Логотип Казан Утлары
Хикәя

МИН НИЧЕК ИР КЕШЕГӘ ӘЙЛӘНДЕМ...


Кырык тугыз ел буе үземне ир кешегә санап йөргән идем. Исемем дә ирләрнеке — Мөнир. Анкетада да «җенесе» дигән графага ир кеше дип яза торган идем. Малайларым да моңа чаклы, аллага шөкер, «әти» дип эндәштеләр, ә менә шушы каһәрле йортка күчкәннән бирле (каһәрле дип, бер дә каһәрле түгел инде, газы, ваннасы, җылы суы, кайнар суы — һәммәсе дә бар) бичәгә әйләндем дә киттем бит. Безнең йортта яшәүче хатыннар үземне: «Аның шикелле ипле, аның төсле басынкы, хатын җанлы ирне барлык Башкортстанны эзләп чык, таба алмассың. Хәзерге кызлар да шундый тыйнак булмый. Ана «почетлы ир» дигән исем бирергә, «Работница», «Азат хатын» журналларында карточкасын бастырып чыгарырга кирәк», — дип мактыйлар. Әгәр ишек алдында гомуми җыелыш була калса, чыдап торырлык та әмәл юк. Космонавтлардан кала иң мәшһүр бер геройга әйләнәм дә китәм. «Тартмый, эчми, келәмен үзе кага, чүп чиләген чыгарып түгә, хатынын курортка ялгыз җибәрә. Ә безнекеләр?..» «Сөйләмә инде... «Шәмсетдин күле»нә унике көнгә генә ялгызымны җибәрде, анда да бер ел җанымны ашады. Имеш, күл буе ул сүнгән йөрәкләргә дә ут кабыза. Имеш, җырда да бит, күл буена кил, дип җырлана». «Ә безнеке, әйкәем, шартлап ярыласыңмыни, кичә дә ләх булып кайткан. Имеш, прорабларының туган көнен «юганнар». Прорабныкын юу, инженерларныкын юу, бичәңнекен юу, үзеңнекен юу... Алайса, ел буе «юышып» кына яшә- мәк кирәк бит. Уңмадым, уңмадым ирдән, әйкәем». «Ии, синең әле,
Ибраһим Абдуллин
ичмасам, эчсә дә, ята да йоклый, тавышы да, тыны да чыкмый Ә минеке бит төне буе керфек какмый, үз-үзе бечән сөйләшеп чыга. Йоклап китсә, хырылдавыннан люстра селкенә башлый». «Күршекәем, синек бер дә генә иренә зарлапырлыгың юк әле. Гомер эчендә бер эчә». «Ә ир булса, бер дә эчмәсен ул. Әнә Мөнир абый эчми дә, тартмый да». «Ә бүген хатыны аягына нәрсә кигән, күрдегезме? Импортный җылы итек. Югославиянеке, ахры, бик модный. Вәт ир дисәк дә ир, ичмасам. Бер магазинда сатмадылар, ә хатынына табып кидергән. Чөнки ул хатын җанлы. Безнең юньсез ирләребез кебек түгел...»
Уф-ф... Менә юкка гына мактыйлар бит үземне. Безнең йортта торучы ирләр миннән артык булмасалар да. бер дә ким түгел. Эчү ягына килгәндә, гафу итегез, булдыра алмыйм. Гастрит. Врачлар кушмый. Ә инде импортный җылы итекне... менә икмәк тотып ант итәм — валлаһи-билләһи. минем тамчы да гаебем юк. Бичәкәемнең ахирәте Ленинградка командировкага баргач алып кайткан...
Ләкин мин боларны егерме ике квартнпага кереп, егерме ике хатынга һәм егерме ике иргә бәйнә-бәйнә сөйләп бирә алмыйм бит инде, иптәшләр. Әйдә, тел сөяксез, сөйләсеннәр, дип кул селтәр идем дә йөри бирер идем, ләкин шул тел бистәсе бичәләрнең ирләре күрә алмый бит үземне. Күрсәләр дә, күрмәмешкә салышып китәләр, инде маңгайлар маңгайга бәрелешсә, читкә борыла алмыйлар, «сәлам» дигәнне аңлатып ияк кагып кына үтәләр. Сизеп торам, әгәр рөхсәт итсәләр, алар мине юлбарыс кәҗә бәрәнен өзгәләп ташлаган кебек өзгәләрләр иде. Шулай итеп, мактауга түзеп, ирләр бойкотына чыдап, башымны иеп кенә йөри бирәм. Ләкин көннәрнең берсендә түзә торган нервым чак-чак шартлап өзелмәде. Бер көн кәефләнеп сызгыра-сызгыра эштән кайтып киләм. Ишек алдында спорт яратучы ирләр транзистор прием- инктан хоккей ярышын тыңлап, күңел ачып утыра. Алтынчы квартира-да яшәүче Хәләф дигән слесарь: «Шырпың бармы, Мөнир абый?». — дип сорамасынмы. Кемдер, абайламый калдым, ни эшләп аның шырпысы булсын, ул Мөнир түгел, Мөнирә дип әйтә салды. Кинәт, граната шартлагандай, бердәм көлү ишетелде. Аяк астымдагы җир җимерелә башлады, күз ачларым караңгыланып китте. Әлеге кешенең үзәгенә үтәрлек каты сүз әйтәсем килде, ләкин, барлык нервыларымны йодрыкларыма учлап тоттым да, башымны иеп, өйгә кереп киттем. Төн уртасына чаклы йоклый алмый, җәфаланып яттым. «Хәзер нишләргә инде бу ирләр белән? Әллә... әллә квартираны алмаштырыргамы? Башка урамга күчәргәме? Әллә...»
Шундый ачыну-пошыну уты белән янып йөргән көннәрдә, куптән күрешмәгән фронтовой дустымны очраттым. Башта, гадәттәгечә, хәл- әхвәл сорашу, үткән хәлләрне искә алып көлешү, аннан . Аннан...
— Очрашу шатлыгыннан әллә берәр йөзне төшерәбезме, Мөнир дускай?—диде бу.
— Юк, юк, гастрит, — дип мыгырдандым. — Алайса, бер-ике кружка сыра каплыйк. Сыра эчкәннән инде әллә...
— Әлбәттә, гастритыңа берни дә булмаячак.
Ач, арыган көе эчкәнгәме, әллә өч ел авызга шәрап заты кермәгәнгәме. ике кружка сырадан исердем дә киттем бит. әй. Баш жиңелчә әйләнә, тамак кытыклана — җырлыйсы гына килә, һәм, үзем дә сизмәстән, капка төбенә җиткәч, «Утыр әле яннарыма...» дип кы чкырып җырлап җибәргәнмен. Гөнаһ шомлыгыма каршы, анда ике хатын басып тора икән. Берсе, «һи-и, әллә Мөнир абый эчеп алган инде», — дип авызын ерды. Икенчесе: «Танавың тоймыймыни, авызыннан аракы мичкәсенең исе аңкып тора бит»,—дип чыраен сытты. Ә мин әллә оялуымнан, әллә күзем томаланудан аяк астындагы кирпечкә абынып, сөртенеп киттем һәм очып барып төштем.
Икенче көнне эшкә барганда безнен йортта яшәүче ирләр, әллә кайдан ук елмаеп: «Мөнир дуска кайнар сәлам!» — дип кулларын күтәреп исәнләштеләр. Хатыннар гына: «Барлык ирләр дә бер чыбыктан сөрелгән ул», дип чыш-пыш киләләр килүен, ләкин мин хәзер андый чыш-пышлар!а игътибар итә торган кеше түгел. Миңа иң мөһиме ир кеше исемен йөртү. Ир!