Логотип Казан Утлары
Публицистика

МӘҢГЕЛЕК ЯШЬЛЕК


(3. Байрашеааның иҗат портреты)
инде, дигән уй башыгызга да килмәгәндер.
Татар җырчылары арасыннан беренче- ләрдәи булып махсус югары белем алган, беренче татар
операларында теп рольләрне башкарган танылган җырчы, Татарстанның атказанган артисткасы. Казан
дәүләт консерваториясенең профессоры Зөһрә ханым
Бәйрәшева әнә шул инде. Узган елның октябрь аенда
республикабыз җәмәгатьчелеге аның 60 еллыгын
билгеләп үтте.
Татар хатыны — профессор, сәнгать профессоры!
Бин гыйбрәтле хәл бу. Нем кеше иткән? Тормышның
нинди шифалы җилләре аны олы юлга чыгарышкан, гади
татар кызын профессор дәрәҗәсенә күтәргән? Мин еш
кына әнә шул турыда уйланам. Зөһрә Бәй- рәшөваның
бай тормыш юлын күз алдына китерергә, аны зур сәнгать
дөньясына алып килгән сукмакларны ачыкларга тыры-
шам.
Сукмаклар исә ерактан, Касыйм өязендәге бәләкәй
генә Җаубиш авылыннан башлана.
Тәбәнәк, ярлы өйнөң тонык тәрәзәләре аша урамга
утлы күмердәй очкынланып- ялтырап торган коңгырт
кара күзләр төбәлгән. Аларда гаҗәпләнү һәм чиксез сок-
лану. һәр бала кобен, аның да тынчу һавалы, ярым
караңгы бу айдан тизрәк урамга чыгып йөгерәсе, тәрәзә
аша серле һәм кызык булып күренгән әйберләрнең һәм-
сәнгать
кешеләре
Казан консерваториясенә нергәләп йерганегез булса, түгарак йезле. куе кара чачле бу
сейнемле ханымга игътибар итми калмагансыздыр. Җыйнак гәүдәле ул ханым
җитез-җиңел адымнар белән ашиынып-дәртланеп
яныгыздан үтеп китнәнда, ихтимал, аның кызларча җиңел хәрәкәтләренә карап, сокланып торган
чакларыгыз да булгандыр. Ул алтмышның еске ягына чыккандыр
изсен тотып-кабып карыйсы килә. Тик чыгармыйлар. Син әле кечкенә, Зөһрә кызым, егылырсың,
диләр. Бераз үсә төш, диләр...
Элекке заманда гаиләдә кыз баланы өнәп бетермиләр иде, дип сөйлиләр. Елтыр күзле шушы
кызы тугач, ниндиерәк хисләр кичерде икән Гәрәй абзый? «Малай көткән идем, булмады, бирмәде
ходай!» дип, эчтән генә уфтанып-көрсенеп йөрдемө икән?.. Кем белә, бәлки, киресенчә, шатлангандыр,
куанычы эченә сыймыйча: «Тере бала булырга охшаган, бәхете белән үсә генә күрсен инде», дип
сөенеп бетә алмагандыр әле.
Ә Зөһрә, чыннан да, бик тере, әти-әнисенә мәшәкать артыннан мәшәкать ясап торучы, тиктормас
бала булып үсә. Әнисе бәләкәй нызының бөтен кыланышларына түзә, тик бер яман гадәтен һич кенә
гафу итә алмый. Башка бөтен шуклыклары өстенә, ул тагын, кече яшьтән үк, җыр-биюгә һәвәс була.
«Йортның бәрәкәтен качырасың, шайтаннар ияләштерәсең», дип әнисе аны орышып та карый: әллә ни
файдасы гына тими. Кем белә, уңай шартлар булганда, бала нүңеленә сабый чакта ук салынган шушы
орлык — җырга, музыкага хиреслек — үсеп, көчәеп тә киткән булыр иде. Әмма тиздән гаилә өстенә зур
кайгы килә: Зөһрәгә 6 яшь тулганда Гәрәй абзый үлә. Нәни кыз әтисез, семья туйдыручысыз кала.
Гамьсез бала чак артык кыска гомерле булып чыга.
Алты баланы туйдырып, киендереп барыр өчен, әнисе байларга ялланырга, таңнан төнгә кадәр
ал-ялны белми эшләргә мәҗбүр була. Әнисе җилкәсенә төшкән авыр йөкнең күпмәсендер хәзер инде
кечкенә Зөһрә дә сөйрәшә. Бер-бер артлы еллар уза, торган саен тормыш кыенлаша. Аптырагач, әнисе
Вологда шәһәрендәге туганнары янына күчеп китәргә уйлый: «Бергә-бергә җиңелрәк булмасмы, аз
гына булса да тормышлар рәтләнмәсме?.. >» Ләкин, күченеп килүгә, үзе тиф белән авырый башлый,
озакламый үлеп тә китә. Унбер яшьлек Зөһрә әнисез дә кала.
Зөһрә Бәйрәшеваның Октябрьдан соңгы тормышы шактый кызыклы һәм гыйбрәтле. Очраклы
хәлләр, һич тә уйламаганда юлыннан мәрхәмәтле кешеләр юллар чатында аптырап калган ятимә
кызны упкыннарга егылып төшеп имгәнүдән саклап калалар, аңа якты сукмаклар аша олы юлга
чыгарга булышалар.
1920 ел. Кояшлы, матур, җәйге җылы кон. Шәһәрнең кеше сирәк йөри торган, тыныч-тын
урамнарының берсендә, тәрәзәләре төбенә кадәр каерып ачып куелган агач йортта, 14—15 яшьлек
үсмер кыз, җырлый-җырлый, рамнар юа. Ул эш белән шулкадәр мавыккан, тәрәз турыларында басып,
байтактан бирле үзенә нарап торучы пөхтә киемле чибәр ханымны да күрми. Ниһаять, озак кына
кызыксынып-күзәтеп торганнан соң әлеге ханым түзми, дәшергә була:
— Чибәр кыз, исемең ничек?
Кыз шунда гына күтәрелеп карый, каршында елмаеп басып торган ят апаны күреп, чиядәй
кызарып чыга:
— Зөһрә...
— Зөһрә?.. Исемең дә, тавышың кебек үк, матур икән, сеңелем. Мәктәпкә йөрисеңме соң?
— Беренче хезмәт мәктәбендә укыйм...
Ят апа бераз уйланып тора, аннан тагын оялчан кызның күзләренә карый:
— Ә җырларга өйрәнәсең киләме?
Тартыныбрак, сөйләшергә уңайсызланыбрак торган Зөһрә, бу сүзләрне ишеткәч, ачылып китә.
— Әйе, — ди ул балаларча куанып, — минем б-и-к артис буласым килә.
— Алайса, иртәгә музыка мәктәбенә кил, яме.
Мариинск театрының танылган җырчысы, тәҗрибәле педагог Л. Ф. Нордштрем белән Зөһрә
Байрашева әнә шулай таныша. Бер ел буена ул музыка мәктәбенә йөри, рус композиторларының һәм
Көнбатыш Европа классикларының күп кенә музыкаль әсәрләрен башкарырга өйрәнә. Ләкин
озакламый Нордштрем Вологдадан Петроградка кайтып китә, башланган эш ярты юлда тукталып кала.
Тормыш яшь кызны, сәнгать дөньясыннан аерып алып, бүтән сукмаклар белән атларга мәҗбүр итә.
Тагын берничә ел вакыт уза. Зөһрә беренче баскыч мәктәпне бетерә, икенче баскыч мәктәпкә күчә.
Анысын да уңышлы тәмамлый һәм, укуын дәвам итү теләге белән, 1924 елда Казанга килә, педагогия
институтының тел бүлегенә укырга керә.
Шулай студентлык еллары башлана. Ул бик тырышып, күңел биреп фән нигезләрен үзләштерә, әйбәт
тәрбияче, югары белемле педагог булырга әзерләнә. Ләкин к үңеленең кайсыдыр почмагында сүнми
дә, сүрелми дә торган тагын бер хис яши. Бала чакта ук кузгалган шул хис һаман тынгылык бирми, аны
гел иләсләндереп, җилкендереп тора. Ахыр килеп, шул хис аны үзешчән сәнгатьнең актив бер вәкиле
итә. Белмим, институтта ул вакытларда Зөһрә катнашмаган, ул чыгыш ясамаган кичә яки концерт
булдымы икән? Мөгаен, юктыр.
Концертларның берсендә Зөһрә Казан Көнчыгыш музыка техникумының дирек торы А. А.
Литвинов белән очраша. Шушы очрашу аның язмышын хәл итә.
Сопрано тавышлы татар кызы башкарган җырлар, күрәсең, Литвиновка бик охшаганнардыр.
Концерттан соң ук ул Зөһрәне эзләп таба һәм икеләнергә урын кал дырмыйча:
— Мондый тавышны әрәм итәргә ярамый! Безгә күч, — ди.
Шулай, көтелмәгәндә очраган әйбәт кешеләр ярдәмендә Зөһрә Байрашева яңадан үзе яраткан
сәнгать дөньясына кайта.
Техникумга күчкәч тә, бәхет дигәнең Бәйрәшева тирәсендәрәк йөри: аны Татарстанның атказанган
артисткасы Екатерина Георгиевна Ковелькова 24 классына билгелиләр. Техникумдагы беренче дәрес
мондыйрак бер кисәтү белән башлана:
— Щырчы-артист хезмәте турында, ни өчендер, гаҗәеп беркатлы һәм җиңел караш яшәп килә, —
ди Екатерина Георгиевна үзенең яңа укучысына. — Янәсе, җырчы булыр өчен укып азапланасы юк,
тавышың булса, шул җиткән... Аң бул, — дип өсти тәҗрибәле педагог, — табигый тавышы, музыкаль
сәләте булмаган кешедән, аны гомер буе укытсаң да, юньле җырчы да. музыкант та чыкмаячак. Әмма
булган сәләтне да үстерә һәм камилләштерә барырга, табигать тарафыннан бирелгән тавышың белән
идарә итә, иркен файдалана белергә өйрәнергә нирәк. Моның өчен ифрат зур ихтыяр көче, тырышлык
сорала. Яхшы җырчы булыр өчен еллар, дистә еллар буенча берөзлексез күнегүләр алып барырга,
гомер буе эшләргә кирәк.
Шуннан китә күнегүләр... Глинка һәм Варламов язган нүнегүләр, Зейдлер һәм Нонконе
вокализлары. Берсен башкарганда музыкаль нәфислек чаралары игътибар үзәгендә торса,
икенчесендә тын алуга басым ясарга кирәк, өченчесендә — динциягә. Бераз соңрак халык җырларын,
татар, рус, итальян композиторлары әсәрләрен өйрәнү... Тырышлык бушка китми: җырчының тавышы
көрәя, тагын да матуррак яңгыраш ала. һәм, Кончыгыш музыка техникумына күчеп бер ел укуга, Зөһрә
Бәйрәшеваны беренче татар операсында төп партияне башкарырга чакыралар.
Татар совет музыка сәнгатенең бүгенге дәрәҗәсеннән торып хөкем йөрткәндә, «Сания » операсы,
ихтимал, алай үлеп искитәрлек әсәр дә булып тоелмас. Әмма ул вакытта, моннан 40 ол элек —
бөтенләй башка хәл иде. Безнең хәзер дистәләрчә опера-балет әсәрләребез, махсус белем алган бик
күп талантлы артистларыбыз, бөтен союзга данлыклы театрыбыз бар. Ул вакытта боларның берсе дә
булмаган. Алай гына да түгол, күпләр бу эшкә бөтенләй ышанмаган яки шикләнеп караган. С. Га- бәши,
В. Виноградов һәм Г. Әлмөхәммәтовларның шундый шартларда опера язарга керешүләре кыю
омтылыш, иҗтимагый-политин әһәмияткә ия булган зур вакыйга ител каршы алына. Операны сәхнәгә
чыгарышуда бөтен җәмәгатьчелек катнаша, һәм Татарстан республикасының 5 еллык бәйрәме
якынлашып килгән көннәрдә Казан урамнары тиздән беренче милли опера куелачагын хәбәр иткән
эур-эур игъланнар белән бизәлә.
Бераз алгарак нитеп, шулкадәресен дә әйтик, беренче милли опера куелган көннәрдә шәһәр
бәйрәм төсен ала. - Сания >нең даны еракларга тарала. Минем алда шул елларда рус, татар, башкорт
телләрендә, СССР территориясендә яшәүче башка тугандаш халыклар телләрендә чыккан газета-
журналлар, музыка сәнгате мәсьәләлә-
24 Е Г. Ковелькова (1876—1964) —30 елдан артык илебезнең нн зур театр сәхнәләрендә тон партияләрне
башкарып килгән. Шаляпин. Собинов кебек җырчылар белән уйнау бәхетенә ирешк >н галантлы артистка һәм
зур педагог нде. М. Рахманкч- лона, Г. Кайбицкая. Ю Гыйззәтуллнн. башка бик күпләр — аның укучылары Ул
Катанда туып. Казанда үлде
рен өйрәнүгә багышланган тарла җыентыклар.
Аларның һәрберсендә диярлек «Сания» операсы, татар совет музыка сәнгате ирешкән уңышлар
турында сөйләүче мәкаләләр басылган. Арада чит илләрдә чыкканнары да очрый. Менә «Zede woche
musik» исемле немец телендәге журнал. Аның
1925 ел 19 денабрьда чыккан санында «Сания»
операсыннан арияләр, аерым взекләр
басылган, төп рольләрне башкаручыларның
рәсемнәре урнаштырылган. Яки икенче бер
басманы, ерак Италиядә чыга торган «Leuro- ра
Orientale» исемле журналны алыйк. Бу
журналда да татар музыкасына һәм «Сания»
операсына багышланган зур гына мәкалә бар.
Ихтимал, шундыйрак материаллар башна
илләрнең газета-журналла- рында да
басылгандыр...
Заманында беренче татар операсы
шундый зур уңыш казанган икән, билгеле, бу
данны яулашуда, әсәрнең авторлары белән
бергә, спектакльдә теп партияләрне башнарган
җырчыларның да, шуп исәптән Бәйрәшеваның
да, мәгълүм өлеше бар.
Ул көннәрне искә төшереп, Зөһрә ханым
үзе болай сөйли: «Композиторлар тарафыннан
Сания партиясе лирик-колоратур сопрано
тавышлы җырчыга исәпләнеп язылган иде.
Минем небек лирик-драматик сопрано
тавышлы кеше өчен, билгеле, бу тональность
югарырак. Нишлисең, аптырагач, дирижер А. А.
Литвинов миңа партияне бераз түбәнрәк
тональностьта, ягъни үз тавышым белән
җырларга рөхсәт иткән иде.
Бик нык каушаганга күрәдер инде, премьера көнне сәхнәгә чыгуга дирижерның алдан —
репетицияләр вакытында әйткән бөтен киңәшләре хәтердән чыккан, һәм мин Саниянең беренче
ариясен авторлар ничек язган булса, шул ук тональностьта башлап та киткәнмен. Җитмәсә, соңгы
куплетның ахыргы сүзләре үк онытылган.
Беренче күренеш бетеп, ял итәргә утырган гына идем, арттан, йөгереп диярлек, дирижер килеп
керде. Аның шул вакыттагы кыяфәтен күрсәгез иде. Кызарынган- бүртенгән, күзләре шундый усал
ялтырый. Үзе өзлексез йөренә, үзе кулындагы бәләкәй таягы белән юлында очраган әле бер нәрсәгә,
әле икенче әйбергә бәреп ала. Китте тезеп минем ялгышларны... Түзеп кенә тор. Орышты, орышты да,
дирижерлык итә торган әлеге бәләкәй таягы шартлап сынгач, бераз тынычланып калгандай булды.
Әллә шушы әрләү килеште инде? Белмим, ни булгандыр: калган күренешләрдә каушау да кимеде,
тавыш та әйбәтрәк чыкты шикелле.
Бүгенгедәй хәтеремдә. Икенче күренеш тәмамланып, соңгы аккордлар тынарга да олгермәде,
тамаша залыннан чәчәк бәйләмнәре яварга тотынды. Бөтен сәхнә чәчәкләр белән күмелде.
Букетларның күбесе гади кыр чәчәкләреннән иде бугай. Спектакль тәмамлангач, бөтенебезне зурлап,
кабат-кабат чакырып котладылар, кыйммәтле бүләкләр бирделәр. Мине брильянт кашлы йөзек һәм
нчмеш самовар белән бүләкләгәннәр иде...»
Зоһрә Бәйрәшеваның II—III курсларда укыган чордагы тормышы телгә алып сөйләрлек
вакыйгаларга бай түгел. «Сания» операсында уңышлы чыгыш ясаганнан соң, техникумда аңа махсус
стипендия билгелиләр: яшь җырчының тормыш шарт
Немец журналында «Сания» операсына
багышланган бит.
лары бераз рәтләнеп китә Бер җаена тешенеп алгач, һәркөн кабатлана торган исәп- сез-хисапсыз
күнегүләр дә артык куркытмый башлый. Ике ел вакыт эчендә Заһрэ күп кенә кызыклы музыкаль
әсәрләр ейрәнә, Вердиның Аида», Чайковскийның ' Евгений Онегин», Даргомыжснийның «Су кызы»
операларыннан аерым взекләр әзерли, җырлау техникасын камилләштерү һәм тавыш диапазонын
киңәйтү юнәлешендә җитди уңышларга ирешә.
Өченче курс бетеп, җәйге каникуллар башлангач, Зөһрә, ялны апасы янында уздыру теләге белән,
Мәскәүгә китә. Биредә ул башкала театрларының күп кенә спектакльләрен карый, танылган
җырчыларны тыңлый. Шулай йөри торгач, үз бәхетен сынап карарга була. Бәйрэшеваны зур театр
хорында, Мәснәү оперетта театрында, К. С. Станиславский һәм В. Н. Немирович-Данченко исемендәге
музыка театрында тыңлыйлар. Оперетта театры җырчысы Г. М. Ярон аңа Мәскәү консерватория сенә
күчәргә тәкьдим ясый, Зеһрә риза була, һәм Казан музыка техникумыннан кил гән җырчы кыз, авыр
имтихан тотып, зур конкурс үтеп, башкала консерваториясенә кабул ителә.
Артистлар белән без, күбрәк, спектакльләр, концертлар вакытында очрашабыз. Гадәттә, ул
спектакль-нонцертлар күңелле бәйрәм төсен ала; артистларга кул чабалар, аларны алкышлыйлар, иң
яхшыларына букетлар бирәләр Моңа карап, артист тормышы бик җиңөл, күңелле икән, дип уйлау —
хата булыр иде. Әйе, тамашачы өчен алар көн дә бәйрәм ясыйлар, ләкин үз тормышлары
бәйрәмнәрдән генә тер- мый. Яхшы җырчы, яхшы артист булып җитешү өчен күп тир түгәргә нирәк.
Мәскәү консерваториясенә кереп укый башлау белән Зөһрә Бәйрәшева тагын бер кабат әнә шуңа
ышана.
Казанда ун башланган күнегүләр, практик дәресләр, лекцияләр аның күп вакытын ала.
Укытучылар да башка, таләп тә зуррак. Турыдан-туры үз өлкәңә караган әйберләр генә унытылса,
тагын бер хәер иде. Юк бит, алай гына түгел. Тарих һәм әдәбият та, чит тел дә, тагын әллә никадәр
башка фәннәр дә керә, һәммәсен укырга, һәрберсен үзләштереп барырга нирәк. Юнса, стипендия
бирерләр дип өметләнмә.
Аның каравы, Бәйрәшовага даннары бөтен илгә таралган җырчылар, атанлы педагоглар кулында
белем алу бәхете тия. Алар арасында В. Н. Петрова-Званцева, Л. Я. Шор-Плотникова, П. А. Ламм, 3. П.
Лодий кебек профессорлар, СССРның халык артистлары Н. С. Голованов, Л. В. Баратов ке- бок мәшһүр
дирижерлар һәм режиссерлар бар. Шул
кешеләр ярдәме белән гади татар кызы сәнгать
серләренә төшенә, һәрьяклап әзерлекле белгеч
булып җитешә, консерватория тәмамлый.
1931 елда Зөһрә Бәйрәшева Казанга кайта.
Шул өлдан башлап аның тормышы, иҗат
эшчәнлеге аерылгысыз рәвештә татар совет
музыка сәнгатенең үсү, камилләшү тарихы
белән бәйләнгән.
Ул радиокомитетта җырлый, кон-
церг бригадаларында катнаша. Мо-
ВаДрашс.а РаЛхаа рменм.
царт, Бетховен, Шуберт, Чайковский, Рахманинов, Белый әсәрләрен татар телендә башкара. Ул
елларда Татарстан радиосы, даими рәвештә, дингә каршы махсус тапшырулар биреп бара.
Радиокомитет солисткасы буларак, билгеле, Зөһрә Бәйрәшева да бу эштән читтә кала алмый.
Мәгълүм булганча, 1934 елда, төзеләчәк опера театрына кадрлар һәм репертуар хәзерләү нияте
белән. Мәскәү консерваториясе наршында татар студиясе оештырыла. Башка талантлы яшьләр:
җырчылар, композиторлар һәм шагыйрьләр белән бергә 3. Бәйрәшева да әлеге студиягә җибәрелә.
Студия укучыларын тәрбияләү эшенә башкаланың зур сәнгать белгечләре җәлеп ителә Бәйрәшева,
мәсәлән, Н. Райский, М. Мирзоева. А. Доливо кебек җырчы-профессорлардан дәрес ала. А. Доливо аны
романслар, халык көйләрен җырларга, М. Мирзоева рус композиторларының ике җырчы эчен язылган
әсәрләрен башкарырга өйрәтә. Профессор Н. Райский ярдәме белән Бәйрәшева зур концерт
программасы төзи. Рус һәм татар композиторлары операларыннан аерым партияләр әзерли. Студия не
тәмамлап чыкканда, аңа түбәндәге сүзләр язылган диплом бирелә: «Махсус комиссия Зөһрә Гәрәй
кызы Бәйрәше- еачы опера сәхнәсендә беренче пландагы партияләрне башкарырга сәләтле җырчы
дип таба».
*
* *
•Кичә Татарстан республикасы культура фронтында ирешкән
зур җиңү бәйрәмен билгеләп үтте. Яшь композитор
Җиһановның •Качкын» операсы белән беренче татар опера
театры ачылды»
•Правда» газетасы. 1939 ел 18 июнь.
Ерактан дәртле, көчле җыр ишетелә. Бу — Булат, Бикә алпавытның Пугачев явына качып киткән
колы туган янларына кайтып килә.
Ул да түгел, дәртле музыка хәвефле, драматик авазлар белән алмашына. Кием нәре ертылып,
чәчләре тузгып беткән бер кыз йөгереп чыга. Аның күзләрендә өметзезлек, дөньядан туйганлык.
Нөтеп-көтеп тә кайтмагач, сөйгәне Булатның исән- сау булуына өмет өзгән, алпавыт утарында күргән
җәбер-золымнарга, мыскыл-хур- лауларга түзәр хәле калмаган Рәйхан, елгага ташланып, үз-үзен һәлак
итмәкчө. Шунда ул Булат белән очраша:
Сине көттем мин таңда су өсте
Кояш чыгуын көткән чагында.
Сине көттем мин күк читенә эңгер
Соңгы нурын, соңгы нурын сипкән чагында.
«Качкын» премьерасыннан сон. Икенче рәттә сулдан беренче 3. Бәйрәшева.
Кызның җырында Булаты кайтуга чиксез сеенү да. авыр, газаплы тормыштан зарлану да,
алпавыт Бинага, аның канзчнеч кешеләренә нәфрәт хисләре дә. Рәйхан- Байрәшеваның күңелләрне
тетрәтерлек җырын хуплап, залда озакка сузылган квчле алкышлар яңгырый.
Менә тагын бер нүренеш. Алпавыт Бикәнең кешеләре Булатны эзли. Халыкны бунт күтәрергә,
Пугачев явына кушылырга котыртучы егетне каты җәза кета. Шуны яхшы аңлап-белеп торган халын
аның кайда яшеренүен әйтми. Куркытып та, янап та эш чыгара алмагач, Бикәнең солдатлары Рәйханны
тотып бәйлиләр. Безнең алда инде свйгәне вчен теләсә нинди җәзага да түзәргә әзер, тәвәккәл һәм
батыр йорәкле Райхан-Бәйрәшева. Изге көрәш юлында ул һәлак була, әмма дошманнары алдында тез
чүкми...
Татар опера һәм балет театрында эшләү дәверендә 3. Бәйрәшева төрлесе төрле характердагы,
төрле пландагы дистәләрчә образлар иҗат итте: Бибисара (Н. Щиһа- нов. Ирен), Саҗидә (Н. Щиһанов.
Илдар), Аембикә (Н Ңиһанов. Түләк), Маргарита (Гуно. Фауст), Татьяна (Чайковский. Евгений Онегин),
Чио-Чио-Сан (Пуччини. Чио-Чио-Сан). Бу һәм башка күп партияләрне татар сәхнәсендә беренче мәртәбә
Бәйрәшева башкарды. Тагын әнә шул ягы белән да аның исеме татар музыка сәнгате тарихына кереп
калган. Ул вакытларда чыккан газета-журналларда басылган мәкаләләргә һәм рецензияләргә
караганда, Бәйрәшева зур эмоциональ тәэсир көченә ия, тамашачыны ышандырырлык һәм истә
калырлык образлар тудыра алган. Шулнадә- ресен дә истән чыгарырга ярамый: җырчы иҗатына уңай
бәя биргән ул рецензияләрнең күбесе Муса Щәлил, Гадел Кутуй кебек музыка сәнгатен тирән аңлаучы,
югары зәвыклы кешеләр тарафыннан язылган.
Тамашачы күңелендә озак вакытлар сакланырлык образлар тудыру өчен исә җырлый белү,
тавыш нына җитми. Моның өчен теге яки бу әсәрдә сурәтләнгән тормышны яхшы белергә, үзең
башкарачак образның рухына төшенергә, композиторның бу образ аша тамашачыга әйтергә теләгән
уйларын дорес сиземләргә, музыкаль әсәрне бер бөтен итеп аңлый белергә кирәк. Болар гына да аз.
Кешенең күңелен тетрәтерлек һәм истә калырлык, табигый һәм тормышчан образ итү өчен, музыкаль
сәләт остенә, зур актерлык сәләте дә сорала. Артистлык темпераменты,
3. Бәйрәшева бер төркем артистлар, язучылар арасында.
Ю. .К. У.* м в.
югары эчке культурага ия булу, табигый сэлат һәм зур тырышлык Заһрэ Бәйрәше- ваны татар
сәхнәсенең күренекле опера җырчылары рәтенә чыгара
1944 елның 15 июнендә, татар сәнгатен үстерүдәге зур хезмәтләре ечен, Зөһрә Гәрәй кызы
Бәйрәшевага «Татарстанның атказанган артисты» дигән мактаулы иссм бирелә.
1947 елда Бәйрәшеваны камера җыр классы алып барырга Казан консерваториясенә укытучы
итеп чакыралар. Тагын бер елдан ул бөтенләй укытучылык эшенә күчә. Менә егерме ел инде
Бәйрәшева шушы тынгысыз һәм җаваплы хезмәтне башкарып килә.
Укытучылар башкарган авыр хезмәтнең күләмен һәм әһәмиятен нинди критерийлар, нинди
үлчәүләр белән билгеләп була икән? Укытып чыгарган балаларының соңыннан тормышыбызда алган
урыннары, даннары беленме? Бәйрәшевада укып чыккан 100 дән артык җырчы арасында андыйлар
бик күп. Мәскәүдә һәм Ленинградта, Казанда һәм Бакуда, Уфада һәм Чабансарда, Чиләбедә һәм
Ульяновснида, Ижевснида һәм Йошкар-Олада, илебезнең башка нүп шәһәрләрендә заманында Бәй-
рәшевада белем алган җырчылар эшли. Аларның байтагы хәзер даннары бөтен илгә мәгълүм булган
мактаулы җырчылар санала.
РСФСРның һәм ТАССРның халык артисткасы 3. Хисмәтуллина, РСФСРның һәм ТАССРның
атказанган артисты Б. Апполонов, ТАССРның халык артисткалары Г. Сәйфуллина һәм Р. Билялова,
ТАССРның атказанган артистлары И. Ишбүләков, Йосыф Гыйззәтуллин, М. Пантюшнн, Г. Тукай
исемендәге татар дәүләт филармониясенең танылган җырчылары И. Шакиров, 3. Ңәләлетдинов, К.
Басыйров һәм башкалар Зөһрә Бәйрәшевада укыдылар.
Бәлки, җыр укытучысының хезмәтен укучыларының культура, зәвык дәрәҗәсе белән
билгеләргәдер?.. Бу яктан да Зөһрә Бәйрәшееаның йозе ак. Булачак артистларны ул түбән сортлы
әсәрләр белән мавыкмаска, репертуар сайлауда таләпчән һәм талымлы булырга өйрәтергә тырышты.
һәр яктан килгән, бүгенге тормышыбызга лаек булырдай чын кешеләр үстерү, сәнгатькә гашыйк
артистлар тәрбияләү — сүз дә юн — ифрат кыен вазифа. Шуны тирән аңлаган һәм үз эшенең
җитдилеген яхшы төшенгән укытучы гына тәрбияче алдында торган күп санлы бурычларны уңышлы
башкарып чыгарга сәләтле. Зөһрә Бәйрәшева — әнә шундый укытучыларның берсе.
Партиябез һәм хөкүмәтебез аның укытучылык юлындагы хезмәтенә югары бәя бирде. 1957 елда
милли кадрлар тәрбияләү эшендәге зур уңышлары өчен Зөһрә Бәйрәшева «Почет билгесе» ордены
белән бүләкләнде. 1958 елда уңышлы педагогик зшчәнлеге өчен аңа доцентлык дәрәҗәсе бирелде.
1963 елда, татар хатын-кызлары арасыннан беренче булып, Зөһрә Гәрәй кызы Бәйрәшева сәнгать
фәннәре буенча профессорлык дәрәҗәсенә лаек булды.