Логотип Казан Утлары
Роман

КҮТӘРЕЛГӘН ЧИРӘМ

Романнан өзек
юнь башларында, җәйгә хас булмаганча, көз көнендәге кебек, яшенсез, җилбез, тыныч яңгырлар ява башлады. Иртәләрен көнбатыш яктагы сыртлыклар артыннан көлсу-күк болыт калкып чыга һәм. үсә. җәелә барып, ярты күк йөзен каплап ала, болытның кара-кучкыл итәкләре дәһшәтле булып агара, аннары кисеядән юка аскы сәләмәләре даладагы курган өстендә торган жил тегермәненең түбәсенә тиярдәй булып түбән төшә; кайдадыр өстә, биектә, чак- чак ишетелерлек юаш калын тавыш белән күк гөлдерәп-гөлдерәп куя һәм шуның артыннан шифалы яңгыр ява башлый.
Яка сауган сөт шикелле җылы яңгыр тамчылары, томанлы тынлыкта яткан җир өсгенә төшеп, кибеп тә өлгермәгән күбекле күләвекләргә ак куыклар булып тамалар; бу җәйге сирәк яңгыр шундый тыныч, шундый юаш. хәтта чәчәкләр дә башларын имиләр, ишек алдында йөргән тавыклар да ышыкка йөгермиләр, каралты-кура тирәсендә, юешләнеп каралыбрак киткән читәннәр буенда мәш килеп тарана- тарана җим эзлиләр, ә яңгырга чыланып беркадәр мәһабәтлекләрен җуйган әтәчләр, яңгыр яуганга да карамастан, чиратлашып, сузып- сузып кычкыралар, аларның шаулатып кычкырган көр авазларына яңгыр суында коенган чыпчыкларның чыркылдашуы, яңгыр һәм тузаИ исе аңкытып ягымлы булып яткан җиргә таба атылып-атылып очкан карлыгачларның чыелдашулары кушыла.
Шунсы гаҗәп: Гремячий Логта һәр әтәчнең үзенә хас тавышы бар икән. Төн уртасы җиткәч, ин алдан уянып, әтәчләр кычкыруын Любиш- киинар әтәче башлап жибәрә. Ул. тырыш, яшь рота командиры шикелле. яңгырап торган көр тавыш белән сузып кычкырып җибәрә; ана полковникларныкыча олы сымак калын тавыш белән Агафон Дубцов- лар әтәче җавап кайтара; шуннан соң инде биш минутлап бөтен хуторда тоташтан әтәчләр кычкырган тавыш шаулап тора, ин соңыннан гына, йокысыннан уянгач, ко-ко килеп кунакчада көчле канатларын шапылдата-шапылдата. генералларча карынкы юаш тавыш белән, командирларча тамак ярып. Майданниковларның хутордагы ин карт, симез кызыл әтәчләре үкереп жибәрә.
Гыйшык тотучылар һәм каты авырулардан кала (Нагульнов боларнын икесе бер иш дип карый иде). Макар үзе хуторда иң соңгы кеше булып йокыга китә Ул. төнге ял сәгатьләре исәбенә, гыры- шып-тырышып инглиз телен өйрәнә. Аның бүлмәсендә урындык аркасына киндер сөлге элеп куелган, почмакта салкын кое суы салынган кувшин тора. Гыйлем дигәнен бик авыр бирелә Макарга. Әнә ул. тиргә баткан, чәчләре тузган, күлмәк изүләрен чишеп җибәргән килеш, тутырып ачып куелган тәрәзә буендагы өстәл янында тел өйрәнеп утыра,
И
тирләгән маңгаен, култык асларын, күкрәген, аркаларын сөлге белән сөртә, вакыт-вакыт. тәрәзәдән тышка сузылып, рәхәтләнеп эһелди- эһелди, кувшиннан башына салкын су да коеп ала.
Өстәлдә тонык кына булып бишле лампа янып утыра, гәзит кәгазеннән ясап куйган абажурга төяге күбәләкләр килеп бәрелә, стенаның теге ягында хуҗа карчык хырылдап йоклап ята. ә Макар үзе өчен бик кирәкле булган әлеге коточкыч авыр телне әкренләп сүзләп-сүзләп жиңә килә... Беркөнне ул төн уртасында, ял итәргә туктагач, тәрәзә төбенә тәмәке тартырга килеп утырды һәм шунда беренче тапкыр чын-чынлап әтәчләр хоралын ишетте. Макар, шаккатып, бик бирелеп тынлап торды да: «Парадтагы кебек бит бу, дивизия смотрындагы шикелле! Гажәп тамаша!» —дип куйды.
Шуннан бирле ул һәр төнне әтәчләр кычкырганны көтеп ала башлады, чут-чут итеп сандугачлар сайраганны күңеле белән өнәмичә, таң әтәчләренең командирларча аваз салып кычкыруларын рәхәтләнеп тынлап тора торган булды. Бигрәк тә аңа генералларча калын тавышлы Майданниковлар әтәче ошый, аның тавышы гомум әтәчләр хорында соңгы аккорд булып яңгырый кебек иде. Тик бер көнне аның күңеленә ошаган гадәттәгечә кычкыру тәртибен бер дә көтмәгәндә хулиганнарча бозып жибәрделәр: Майданниковлар әтәченең куәтле калын тавышыннан соң якында гына, сарайның теге ягында, күрше Аркашка Менок йортында, малайларча чая тавыш белән яшь кенә бер әтәч сәләмәсе кычкырып куйды һәм шуннан соң, бугазына нидер төелеп, байтак вакыт тавык шикелле кыткылдап азапланды. Аннары, тынгач. Макар әлеге әтәч сәләмәсенең, канатларын шапылдата-шапылдата, кунакчага җайлабрак кунаклап маташуын ишетте: үз тавышыннан үзе сискәнеп, кунакчадан егылып төшмәгәем, дип курыкты, күрәсең.
Бу хәл күрәләтә тәртип бозу һәм үзеңнән зур дәрәҗәлеләрне бөтенләй санга сукмау иде Макар күз алдына китергәнчә, бу хәл чын генералдан соң сакау телле берәр надан бүлекчә командирының генералны төзәтеп, сөйли башлавы кебек иде. Макар мондый тәртипсезлеккә түзеп кала алмады, караңгыга карап: «Отставить!..» — дип кычкырды да, авыз эченнән сүгенә-сүгенә. тәрәзәне шап иттереп ябып куйды.
Әлеге хәл икенче, өченче төнне дә кабатланды. Макар, хуҗа карчыкны сискәндереп, тагы ике тапкыр, караңгыга карап: «Отставить!» — дип кычкырды. Таң әтәчләренең кайсысы кайчан тавыш бирергә тиешлеге дәрәҗә зурлыгы буенча тезелгәндәй, тәртип белән, килешле, матур итеп кычкырулары бөтенләй бозылды, һәм шуннан соң Макар төн уртасы узгач ук йокларга ята башлады... Хәзер ул әллә нинди инглиз сүзләрен ятлап, өйрәнеп утырырлык хәлдә түгел иде инде. Уйлары һаман шул әрсез әтәч тирәсендә чуала иде. Бу әтәч тормышта да, хуҗасы кебек, мәгънәсез, җүнсез бер нәрсәдер дип уйлады Макар. Шул гаепсез кошны күңеленнән кабахәт, паразит, мактанчык дип сүкте. Май- данниковларның әтәченнән соң кычкырып маташкан бу күрше әтәче аны тәмам чыгырыннан чыгарды: инглиз телен өйрәнү сәләте бөтенләй кимеде, аның көннән-көн кәефе китә барды... Мондый тәртипсезлеккә чик куярга вакыт иде!
Дүртенче көнне иртән ул Аркашка Меноклар ишек алдына килеп керде һәм. коры гына исәнләшеп, хуҗага:
— Кая, әтәчеңне күрсәт әле, — диде.
— Нигә кирәк булды әле сиңа ул әтәч? —диде Аркашка.
— Кыяфәтен күрәсем килә.
— Ни шайтаныма кирәк сина аның кыяфәте?
— Давай күрсәт! Минем монда синең белән гәпләшеп торырга вакытым юк! — диде Макар, ачуы кузгала башлап.
Ул тәмәке төрә торган арала. Аркашка. кулына чыбык тотып, амбар астыннан бер көтү тавык куалап чыгарды Шулай буласы билгеле инде!
Макар дөрес уйлаган икән: матур-матур чуар каурыйлы, жинел акыллы дистәләгән мут тавык арасында тычкан тиресе төсле күк каурыйлы өтек кенә Вер әтәч бөтерелеп йөри иде. Макар нәфрәтле бер чырай белән әтәчкә күз йөртеп алды да Аркашкага таба борылып:
— Суеп ташла син бу әтәч сәләмәсен! — диде.
— Нәрсә суйыйм мин аны?
— Шулпага, — диде Макар.
— Ни сәбәптән суйыйм? Минем бөтен йортка бер әтәч бит ул. тавыклар янында да бик йөри.
Макар, авызын кыйшайтып, мыскыллы гына көлеп куйды:
— Тавыклар янында йөрүдән башка сәләте юкмы? һи, исең киткән! Анысын аның жүләр дә булдыра.
— Соң, ул әтәчтән бүтән эш соралмый да бит, аның белән бакча сукаларга җыенмыйм, бер төрәнле сабанны да тарта алмый ул...
— Ярый, юкны сөйләнеп торма! Кирәк чагында мин үзем дә юк-бар сөйләүне булдырам...
— Минем әтәчнең сиңа ни зыяны тиде сон? Юлыңа аркылы төшкәнме, ниме? — диде Менок, түземсезләнә башлап.
— Синең бу әтәчең жүләр ул, бернинди тәртип белми.
— Нинди тәртип ул тагы? Синең хуҗаның бакчасына керәме, ниме?
— Бакчага керми ансы, болай, гомумән...
Макар нинди тәртип турында әйткәнен аңлатып бирергә уңайсызланды. Аякларын аерып баскан килеш, күзе белән әтәчне ашардай булып, беравык дәшми торды, аннары күңеленә ниндидер бер уй төшеп, жанланып китте:
— Беләсеңме, күрше: әйдә әтәчләрне алмашыйк?
— Синең атсыз-җирсез хуҗалыгыңа әтәч каян килсен ул? — диде Менок, кызыксына башлап.
— Табарбыз ансын, бу өтектән жүнлерәген табарбыз.
— Әйдә, алайса китер, әтәчең ярардай булса, алмашырбыз, мин үземнекенә ябышып ятмыйм.
Ярты сәгатьтән соң Макар, үтеп барышлый гына сугылгандай, Аким Бесхлебновлар йортына килеп керде. Аларның байтак кына тавыклары бар иде. Тегене-моны сөйләшкән булып, А1акар ишек алдында йөргән тавыкларны караштырды, әтәчләрнең ничек кычкыруына игътибар итте. Бесхлебновларның биш әтәчләре дә сайлап алгандай бик буйлы, матур каурыйлы, ансыннан да бигрәк: бишесенен дә тавышы көчле, килеш-кыланышлары да бик җилле иде. Саубуллашып китәр алдыннан гына Макар:
— Карале, хуҗа, бер әтәчеңне сатмассыңмы мина, ә?—диде.
— Рәхим итәсең, иптәш Нагульнов, шулпада пешкән тавык ите бик тәмле була бит ул. теләсәң кансын ал, хатынның тавыклары күп!
— Юк, миңа әтәч кенә кирәк. Шуны салырга бер капчык та биреп тор.
Бераздан соң инде Макар Аркашка Меноклар ишек алдында капчык авызы чишеп маташа иде. Алыш-бирешкә бик хирес Аркашка, бу эшкә бик сөенеп, кулларын угалый-угалый сөйләнеп тора иде:
— Карап карыйк, кузырың ниндидер бит, бәлки өстәү дә сорарбыз әле. Әйдә, тизрәк чиш инде, маташма! Мин хәзер үземнең әтәчне тотам. Сугыштырып карыйбыз: кемнеке җиңә, шуна мәгәрич тия. Валлаһи, шунсыз алмашмыйм да! Синеке ниндирәк соң? Зурмы? — диде.
Макар, чиләнеп беткән төенне теше белән чишә-чишә:
— Гвардеец! — дип мөгрәп куйды.
Аркашка, бер кулы белән чалбарын тотып, кетәклеккә йөгерде. Озакламый аннан күкле-яшелле әтәч тавышы ишетелде. Аркашка, коты алынган әтәчне куенына кыстырып, бирегә таба килгәндә, Макар, авызы чишелгән капчык өстенә иелеп, җилкәсен кашып тора иде; «гвар-
деен» канатларын салындырып капчыкта ята. әжәл газабыннан бөрлегәндәй алсу күзләрен акайткан иде.
— Ни булган моңа?—дип аптырап сорады Аркашка.
— Осечка булган!
— Чирле нәрсәкәймени?
— Осечка булган дип әйтеп торам бит.
— Әтәчнең нинди осечкасы булсын? Әллә ниләр сөйлисең сип!
— Әтәч түгел, аңгыра адәм, үзем осечка биргәнмен. Монда алып килгән чакта капчыкта кычкырып маташа, халык алдында мине хур итмәкче була — идарә яныннан узып бара идем. — ну. мин моның чак кына башын бордым... Әз генә борган шикелле идем, баксаң, менә ничек килеп чыккан икән. Бар. балта китер, үлеп әрәм булмасын.
Макар башы чабылган әтәчне читән аркылы ыргытты да баскыч тирәсендә эшләп йөргән хужа хатынга:
— Әй. апасы! Суынганчы йонын йолкып ташла, иртәгә шуны салып аш пешерерсең! — дип кычкырды.
Аркашкага ләм-мим сүз әйтмичә, яңадан Бесхлебновларга китте. Аким баштарак: «Болай син минем бөтен тавыкны тол калдырырсың!»— дип карышып маташкан иде дә. аннары икенче әтәчен дә сатып жибәрде. Макар кире килеп. Аркашка белән алыш-биреш ясадылар. ә берничә минуттан соң инде Аркашканың теге әтәче, башы чабылып. читән аша ишек алдына очты, моңа бик кәефе килгән Макар исә шуның артыннан ук хуҗа хатынга:
— Ал шул муркыргырыны, апасы! Ул тәртипсез ләгънәтне йолкы да казанга сал! — дип кычкырды.
Бик кирәкле зур бер эш эшләгән кеше шикелле, урамга чыгып китте. Макарның алар ишек алдына килеп әтәч жаны кыеп йөрүенә шаккаткан Аркашка хатыны, исе-акыллары китеп, аның артыннан башын чайкап карап калды. Аркашка исә. хатынының сүзсез аптырап торуын күреп, имән бармагын маңгаена куеп боргалады да пышылдап кына:
— Акылыннан авыша башлаган! Әйбәт кенә кеше иде бит үзе югыйсә. Тәмам акылы ычкынган, башкача түгел. Төннәр буе күпме утыра бит мескен! Шул каһәр суккан англи телләре белән тәмам барып чыккан инде! — диде.
Шул көннән соң ялгызлыкка бирешми яшәгән Макар төннәрен әтәчләр кычкырганны янадан бернинди комачаусыз тыңлый башлады. Ул хатын-кыз, бала-чагалар белән бергә көн озын басуда утау утый, ә кичен кысыр кәбестә ашы һәм сөт белән генә тамак ялгый да кулына инглиз теле дәреслеген алып утыра һәм төн уртасы җиткәнне көтә иде.
Озакламый бу эшкә Щукарь карт та кушылды. Беркөнне кич ул әкрен генә ишекне шакыды да:
— Керергә рөхсәтме? — дип сорады.
— Кер. Ни йомыш белән килдең? — дип. Макар аны шактый төксе чырай белән каршы алды.
— Ничек дип әйтим инде... — дип аптырабрак калды Щукарь.— Бәлки, үзеңне бик сагынганмындыр. Макарушка. Тукта, мәйтәм, уты бар. кереп хәлен белеп чыгыйм әле, дидем
— Син, нәрсә, мине сагынырга хатын-кызмы әллә?
— Карт кеше бит ул кайвакыт хатын-кыздан да тегеләйрәк сагыну- чан була. Минем эшне үзең беләсең, бик кысыр эш: һаман да ш\ т айгырлар карау. Ул телсез хайваннардан туеп, гарык булдым инде! Әйтик, син анар тәмле телеңне әрәм итеп сүз кушасың, ә ул сиңа ләм- мим бер сүз дәшми, керт-керт солы ашавын гына белә, койрыгын гына селкә. Аннан мина ни мәгънә? Җитмәсә тагы, каһәр суккан теге кәҗ» тәкәсе! Кайчан йоклый ул бөҗәк, ә. Макарушка? Төнлә йоклыйм дип күзне генә йомасын, килә дә житә бит. мөртәт. Мин йоклап ятканда ничәмэ тапкыр өстәмә тоягы белән китереп басканы бар! Котларымны
ала. шуннан сон инде, күземне төртеп чыгарсаң да. күзгә йокы керми. Шундый каһәр суккан әшәке бер бөҗәк — кешегә һичбер тынгылык бирми! Төн буе әле абзарда, әле печәнлектә йөри. Макарушка, әйдә суйыйк шуны?
— Бар, әйдә, юк сүз сөйләп торма монда! Идарә кәҗәләренә мин хуҗа түгел, аларга Давыдов баш. аның янына бар.
— Ходаем, мин бит кәҗә тәкәсе турында сөйләшергә дип килмәдем. просто хәлеңне белим дип кенә кердем Миңа да берәр мавык- тыргычлырак китап бир әле. Мин синең янда, ярыктагы тычкан кебек, тып-тыныч утырырмын. Сиңа да күңелле, миңа да күңелле булыр. Бөртек тә комачауламам!
Макар бераз уйланып торды да риза булды. Щукарьга рус теленең аңлатмалы сүзлеген тоттырып:
— Ярар алайса, утыр. тик. кара аны. эчеңнән генә укы, иренеңне дә чапылдатма, йөткермә дә. төчкермә дә—кыскасы, бернинди тавыш чыгарма. Тәмәкене минем команда буенча гына тартабыз. Мәсьәлә аңлашылдымы? — диде.
— Барысына да ризамын. ә менә төчкерү мәсьәләсендә ничегрәк икән? Әгәр дә. әйтик, искәрмәстән, шайтан коткысы белән, төчкерәсем килсә, ул чагында нишләргә? Минем эш шундый бит: борынга гел печән чүбе тула. Кайвакыт йоклаганда да төчкерәм. Ул чагында нишләрбез икән сон?
— Пуля кебек, чоланга атылып чык!
— Эх. Макарушка, мин инде бернигә яраксыз, күгәргән пуля хәзер! Чоланга йөгереп чыгып җиткәнче мин ун тапкыр төчкереп, биш тапкыр борын сеңгерәм.
— Ә син, картлач, ашыга төш!
— Бер кыз шулай кияүгә чыгарга ашыккан да, ди, кияү табылмаган, ди. Шунда бер яхшы бәндә килеп чыгып, кызга ярдәм иткән, ди. Беләсеңме, никахсыз-нисез дә кыз нинди булган, ди? Бик әйбәт хатын булган, ди! Минем белән дә шулай булуы бар шул: ашыгырмын да йөгергән чакта гөнаһлы булып куярмын, аннары мине моннан куып ук чыгарырсың, ансы инде көн кебек ачык!
Макар көлеп җибәрде:
— Ә син ипләбрәк ашык, авторитетыңны саклабрак йөр. Кыскасы, дәшмә-сөйләшмә, мине эшемнән бүлдермә, укып, культуралы карт бул.
— Тагын бер генә сорау бирергә мөмкинме? Кашыңны җыерма инде. Макарушка, соңгы соравым.
— Я? Тиз бул!
Щукарь карт утырган урынында уңайсызланып кыбырсый-кыбыр- сый сөйләнергә кереште:
— Беләсеңме, нинди нәрсә: нәрсә дип. әллә нәрсә дә түгел инде ул үзе, шулай да андый эш өчен карчыкның миңа бик яман кәефе китә: «йокларга бирмисең!» — ди. Ә минем анда ни гаебем бар?
— Мәсьәләне кыскарак тот!
— Менә шул мәсьәләне әйтәм дә шул. Минем, бүсердәнме, бүтән авыруданмы, бик яман эчем үкерә, яшен болыты шикелле гөлдери! Ул чагында нишләрбез соң? Монда да эштән аеру буладыр бит?
— Чоланга йөгер, бернинди яшен яшьнәү, күк гөлдерәү булмасын! Мәсьәлә аңлашылдымы?
Щукарь сүзсез генә баш какты да, авыр сулап куеп, сүзлекне ачты. Гөн уртасы җиткәч, ул Макар җитәкчелегендә, аның аңлатмаларыннан файдаланып, гомерендә беренче тапкыр әйбәтләп әтәчләр кычкыр! анны тыңлады, ә өч көннән соң икәү, иңгә иң терәлеп, корсаклары белән тәрәзә төбендә ятканда. Щукарь карт таң калып:
— Ярабби, ярабби! Гомерем буе шул әтәчләрнең койрыкларына басып йөрдем, сабый чагымнан ук тавыклар арасында үстем, ә шулар-
ның шундый да матур тавышлы икәнен белмәгәнмен. Ну, хәзер ихласландым инде! Макарушка, әнә теге Майданниковлар мөртәте ничек сузып кычкыра бит, ә? Хас генерал Брусилов инде, койган да куйган!—дип сөйләнде.
Макар кашын җыерды, бик үк ихласланмыйча, пышылдап кына җавап кайтарды:
— Таптый, — диде. — Менә син безнең генералларны тыңлап карасаң икән, картым, — менә аларда чын тавыш, ичмасам! Нәрсә ул синең Брусиловың? Беренчедән, ул элекке патша генералы — димәк, минем өчен шикле әдәм ул, икенчедән, күзлекле бер интеллигент. Аның тавышы да теге без суеп ашаган Аркашкалар әтәченеке шикелле генә булгандыр. Тавышны да политик яктан аера белергә кирәк. Әйтик, мәсәлән, безнең дивизиядә бер калын тавыш бар иде—бөтен армиягә бер тавыш иде! Эт җан булып чыкты бит шул: аклар ягына качты. Шул тавыш минем өчен хәзер дә яхшы тавыш дисеңме? Булмый гына торсын! Хәзер ул минем өчен яхшы тавыш түгел, кабахәт бер сатлык җан тавышы!
— Макарушка, әтәчләргә политика кагылмый түгелме соң? —дип, Щукарь карт өркә-өркә генә сорау бирде.
— Әтәчләргә дә кагыла! Майданниковлар әтәче урынында берәр кулак әтәче булса, мин ул паразитны гомеремдә дә тыңламас идем! Ни шайтаныма хаҗәт мина ул кулак койрыгы!.. Ярый, сөйләштек — булды! Син үз китабыңны укырга утыр, мин үз китабымны, ахмак сорауларың белән мине борчыма, югыйсә кудым-чыгардым!
Шулай итеп Щукарь карт ихлас күңелдән әтәч тавышы яратучы булып китте. Майданниковлар әтәчен барып карарга да Макарны ул котыртты. Алар, эш белән йөргән сыман, Майдан ни коеларның ишек алдына килеп керделәр. Кондрат үзе кырда пар сөрә иде. Макар аның хатыны белән сөйләште, сүз арасында гына сорагандай: «Нигә син утауда түгел?»— диде, ә үзенең күзе ишек алдында түшен киереп эре генә йөргән әтәчтә нде. Әйбәт кенә килеш-килбәтле, матур кызыл каурыйлы бер әтәч иде бу. Макар әтәчтән бик канәгать булды. Капкадан чыкканда тынсыз-өнсез калган Щукарьга терсәге белән генә төртте дә:
— Я. ничек?—дип сорады.
— Килеш килбәте дә тавышына бик туры килә. Әтәч түгел, архирей бу! — диде Щукарь.
Картның мондый чагыштыруын ошат.маса да, Макар сүз әйтмәде. Алар инде идарә йорты янына җитеп киләләр иде, шул вакыт Щукарь, күзләрен алартып, Макарның гимнастерка җиңеннән тотты да:
— Макарушка, суюлары мөмкин бит! — диде.
— Кемне? — диде Макар.
— Ах алла, мине түгел лә инде, әтәчне! Суячаклар, валлаһи! Чыи әгәр, суячаклар!
— Ни өчен суячаклар? Ни сәбәптән? Нәрсә сөйлисең син — һич аңламыйм!
— Нәрсәсен аңламаска? Картаеп-череп беткән бер әтәч бит инде ул, яше белән миңа кордаш тиешле, шәт, картрак тадыр әле. Мин ул әтәчне малай чагымнан бирле беләм!
— Алдашма, бабай! Әтәч җитмеш ел яшәми, табигать законнарында ул турыда бер сүз дә язылмаган Белдеңме?
— Барыбер карт инде ул, сакалындагы каурыйлары агарып беткән. Әллә күрмәдеңме? — дип кызып бәхәсләште Щукарь.
Макар ялг кына кире борылды, һәм эре-эре атлап шундый кызу китте, аның артыннан ияргән Щукарь карт вакыт-вакыт юргалый ук башлый иде. Берничә минуттан алар тагы Майданниковлар ишек алдына килеп керделәр. Макар Лушкадан истәлеккә калган челтәр кырыйлы хатын кыз кулъяулыгы белән тирләгән маңгаен сөртә, Щукарь
карт ярты көн буе телке куган ау эте шикелле әлсерәп сулу ала, алсу тел очыннан сакалына вак кына селәгәй тамчылары тама иде.
Кондратнын хатыны, ачык кына елмаеп, болар янына килде.
— Берәр нәрсәгезне онытып калдырдыгызмы әллә?
— Сиңа шуны әйтергә онытканмын, Прохоровна: әтәчеңне суясы булма.
Щукарь карт, кеянтәдәй бөгелеп, бер кулын алга сузды һәм. каралып беткән имән бармагын йөртеп, мышный-мышный, көч-хәл белән:
— Алла сакласын берүк андый эштән!.. —дип куйды.
Макар ризасыз бер кыяфәттә картка күз кырые белән генә карап алды да сүзен дәвам иттерде:
— Без аны синнән колхоз өчен нәселгә дип сатып яки алмаштырып алырга уйлыйбыз, ник дигәндә, килеш-килбәте белән бу әтәч зат нәселле булырга тиеш, аның бабалары, бездә яңа токым үрчетү өчен, Англиядән яки Голландиядән үк китерелгән булуы ихтимал. Борын өсте орылы галански ата казлар буламы? Була. Бәлки, бу әтәч тә галански милләттәндер, — син аны белмисең бит? Ну, мин дә белмим, шулай булгач, аны һич суярга ярамый.
— Нәселгә ярарлык түгел бит инде ул, бик карт, без аны троицага суймакчы идек, үзебезгә яшьне алмакчы идек.
Бу юлы инде, Щукарь карт, әйттемме мин сиңа? — дигәндәй, Ма- карга терсәге белән төртеп алды, ләкин Макар аның төртүенә игътибар итмәде, хуҗа хатынга үзенекен сөйли бирде:
— Картлык гаеп түгел ул, без аны нәселгә куярбыз, аракыда җебетеп бодай ашатырбыз, шуннан соң тавыклар янында бөтерелеп йөри башлар ул —төтеннәр чыгарыр! Кыскасы, шул: мондый кыйммәтле әтәчне бер ничек тә юк итәргә ярамый. Мәсьәлә аңлашылдымы? Аңлашылса, бик яхшы! Ә Щукарь бабай сиңа бүген үк яшь әтәч китереп бирер.
Макар шул көнне үк Демка Ушаков хатыныннан әтәч сатып алып, Щукарь карттан Майданниковларга илттерде.
Соңгы комачаулык та бетте кебек иде инде. Ләкин хуторда, Макар Нагульнов ни өчендер берәмләп-берәмләп тә, күпләп-күпләп тә кешеләрдән әтәч сатып ала икән, шуларга әллә ничаклы акча түли, имеш, дигән сүз таралды. Мәзәк яратучан Размётнов мондый хәлгә игътибарсыз каламы соң инде? Дустының бу сәер хикмәтләрен ишеткәч тә, ул үзе барып тикшерергә булды һәм кич соң гына Нагульнов янына квартирына килде.
Макар белән Щукарь карт, калын-калын китаплар өстенә иелеп, өстәл янында утыралар иде. Филтәсе кирәгеннән артык чыгарылганга, лампалары төтәп утыра. Бүлмә эчендә корым очып йөри, лампа пыяласына кигезгән кәгазь абажурдан көйгән кәгазь исе таралган иде. Бүлмә башлангыч мәктәпнең беренче классында матур язу дәресе вакытындагы шикелле тып-тын иде. Размётнов шакымый гына килеп керде дә бераз ишек төбендә йөткеренгәләп торды, ләкин укуга чумганнарның берсе дә аңа игътибар итмәде. Шуннан соң ул, елмаюын көчкә тыеп, каты гына тавыш белән:
— Иптәш Нагульнов биредә торамы? — дип сорады.
Макар, башын күтәреп. Размётновның йөзенә текәлде. Юк, төнге кунак эчмәгән-исермәгән, шулай да, көлүен тыя алмаганга, иреннәре кыймылдап-кыймылдап китә иде. Макарның күзләре тонык кына ялтырап, кысыла барды. Тыныч кына тавыш белән ул:
— Андрей, кызлар янына аулак өйгә бар син, минем бушка әрәм итәргә вакытым юк, — диде.
Размётновның күтәренке кәефен уртаклашырга аның бер дә исәбе юк иде. Моны сизеп, Размётнов эскәмиягә утырды, тәмәке кабыза-кабы- за, җитди итеп:
— Юк, чыннан да әйт әле: син ул әтәчләрне нәрсәгә сатып ал* дын? — дип сорады.
— Токмач ашы белән кәбестә шулпасына салырга. Әллә син мине ул әтәчләрдән хутор кызларына мороженый ясый дип белдекме?
— Мороженыйга дип уйлавын уйламадым да. ләкин бик гажәпкә калдым: нәрсәгә моңар шул хәтле әтәч кирәк булды икән, мәйтәм, һәм ни өчен әтәч, мәйтәм?
Макар көлемсерәп куйды:
— Токмач ашында пешкән әтәч кикриген бик яратам — менә шуна ул. Син минем әтәч сатып алуыма гажәпләнгәнсен. ә мин менә. Андрей, шансына гажәпләнәм: нигә утауга йөрмисең икән син?
— Мина анда нишләргә кушасың сон син? Хатыннарга күз-колак булыргамы — аның өчен бригадир бар бит.
— Күз-колак булырга түгел, үзең утау утарсың.
Размётнов, кулын селкеп, көлеп җибәрде.
— Хатыннар янында эт какысы йолкып йөриммени? Юк инде, гафу итәсең, агай-эне! Чүп утау ирләр эше түгел ул. Шуның өстенә, мин андый-мондый гына кеше дә түгел, бәлки авыл Советы председателе.
— Әллә ни зур түрә түгел дә. Тирәңә күрә генә түрә! Нишләп мин бүтәннәр белән беррәттән эт какысы йолкып йөрим дә, син йөри алмыйсың?
Размётнов жилкәсен сикертеп куйды.
— йөри алмаудан түгел, ә просто казаклар алдында дәрәжәмне төшерәсем килми.
— Әнә Давыдов бер эштән дә тартынмый бит. мин дә шулай, ә нигә син фуражкаңны кыңгыр салып кына көн озын үзеңнең Советында утырасын, я булмаса, майланып беткән кәгазь портфелеңне култыгына кыстырасын да тиктомалга хутор буйлап йөрисен? Семья хәле турындагы белешмәне секретарен гына язып бирә алмыймыни? Андый гадәтеңне ташла син. Андрей! Иртәгә үк беренче бригадага барып, гражданнар сугышы геройларының ничек эшләгәнен хатыннарга күрсәт!
— Акылыннан ук яздыңмы син, әллә шаяртасың гынамы? Үтер шушында. — барыбер бармыйм. — дип. Размётнов ачу белән тәмәке төпчеген атып бәрде дә эскәмиядән сикереп торды. — Кеше көлдереп йөрергә теләмим! Чүп утау ул ирләр эше түгел! Бәлки, тагы бәрәңге төбе өяргә дә кушарсың?
Макар, карандаш кисәге белән өстәлгә тыныч кына суккалап:
— Партия нинди эш кушса, барсы да ирләр эше. Мәсәлән, миңа: Нагульнов, бар, контрларны кыр, —дип әйтәләр икән, мин рәхәтләнеп барам! Бәрәңге төбе өй, дип әйтәләр икән, рәхәтләнеп булмаса да. барамын Бар. сыер сау, дип әйтәләр икән, тешем кысып булса да. барыбер барам! Ул муркыргыры сыерны имчәкләреннән тартып-йолкып булса да барыбер савам, булдыра алган кадәр эшләргә тырышам!
Размётновнын ачуы бераз сүрелә төшеп, кәефе ачылыбрак китте.
— Нәкъ синең куллар инде сыер сава торган. Син аны шундук тартып егасың бит! — диде ул.
— Ексам, кире торгызырмын, әмма җиңеп чыкканчы, соңгы тамчы сөтен сыгып чыгарганчы савармын. Белдеңме? — диде Макар һәм. каршы жавап та көтмәстән, уйчан бер кыяфәт белән сүзен дәвам иттерде: — Ул турыда уйла әле син. Андрюха, үзеңнең ир булуың, казак булуың белән артык масайма. Безнең партиялелек намусыбыз анда түгел, минемчә. Өченче көн шулай районга яна секретарьга күренергә барам Юлда Тубянскойның ячейка секретаре Филонов очрый. «Кая сәфәр тотасың, райкомга түгелме?» —ди бу. Райкомга, мин әйтәм. «Яна секретарь янынамы?» — ди. Әйе. мин әйтәм. «Алайса, әйдә атыңны безнең басуга бор, ул анда». — ди. Камчы сабы белән юлдан сулга күрсәтә. Карасам: мәш килеп печән чабалар, алты лобогрейка урдыра.
Сез, нәрсә, котырдыгызмы әллә, ник болай печәнгә иртә чыктыгыз? — дим. Бу әйтә: «Безнең анда печән жире түгел, кырлыкура, шайтан таягы ише чүп үләннәре генә, — ди. — Әнә шуны силоска урдырырга булдык».— ди. Үзегез урдырырга булдыгызмы? — мин әйтәм. «Юк, кичә секретарь килде, безнең басуларны карап йөргәндә, шушы кырлыкура басуына килеп чыкты да: бу кырлыкураны нишләтәбез? — дип әйтә. ди. — Парга сөрәбез, дибез, — ди. — Секретарь көлде дә әйтә ди: сөреп ташлау җүләрлек булыр, силоска урдырсаң, акыллы эш булыр дип әйтә», — ди.
Макар, сүзеннән туктап, Размётновка сынап карап тора башлады.
Размётнов түземсезләнеп:
•— Син аны күрдеңме соң? — дип сорады.
— Күрмичә! Юлдан кереп, ике чакрым чамасы баргач, карасам — ике арба тора, бер бабай утта ботка пешереп маташа; үгез кебек таза бер егет арба астына кереп яткан да, үкчәсен кашып, чыбык белән чебен кугалап ята. Секретарьга охшамаган. Үзе ялан аяк, бите табак кебек. Секретарьны сораган идем дә егет көлеп куйды. «Ул иртәдән бирле минем урында лобогрейкада йөри, әнә басуда, күрәсеңме, ул ташлап бара»,—ди. Мин. иярдән төшеп, атны арбага бәйләдем дә урдыручылар янына киттем. Беренче лобогрейка узды. Монсына салам эшләпәле бер бабай утырган — тир белән мурып беткән ертык күлмәк, арба маена буялып беткән киндер ыштан кигән. Әлбәттә, секретарь түгел. Икенчесенә чәчен кырдырган яшь кенә егет утырган, — күлмәген салып ташлаган, тәне тирләгән — майлаган кебек, кояшта палаш шикелле ялтырый. Әлбәттә, бусы да секретарь түгел. Секретарь урдыр- гычта шәрә тән утырып йөрмәс, мин әйтәм. Басу буена күз салсам, калганнары да күлмәксез! Менә сиңа хикмәт, мин әйтәм, бел кайсысы секретарь икәнен! Интеллигент кыяфәтеннән танырмын әле дип, барысын да карап уздырдым, — юк бит, каһәр суккыры, тәки таный алмадым! Барысы да бил тиңентен ялангач, барысы да бакыр биш тиен кебек бер төсле, берсенең дә маңгаена секретарь дип язылмаган. Менә сиңа интеллигент кыяфәте! Барысы да интеллигент. Менә син озын чәчле, сакаллы попны кыркып, мунчада юынган солдатлар арасына кертеп җибәр әле — ул попны таба алырсыңмы? Монда да шул хәл бит.
Моңарчы тып-тын утырган Щукарь карт кыяр-кыймас кына:
— Макарушка, син дин әһелләренә кагылма инде, гөнаһ булыр! — дип куйды.
Макар аңа таба усал гына итеп күз атып алды да сүзен дәвам иттерде:
— Арбалар янына әйләнеп кайттым да теге егеттән сорыйм: урды-ручыларның кайсысы секретарь? — мин әйтәм. Ә бу ямьсез танау әйтә: секретарь күлмәксез, ди. Мин әйтәм: күзеңне сөртебрәк карале, чебен таплап бетергәндер, урдыручыларның бер бабайдан башкалары барысы да күлмәксез бит, дим. Егет арба астыннан чыгып, кысык күзләрен угалады да шаркылдап көләргә кереште! Мин дә карагач көлеп җибәрдем: мин арбалар янына кире килгән арада әлеге бабай да күлмәге белән эшләпәсен салып ташлаган — киндер ыштаннан гына, иң алдан кырдырыпмы-кырдырып бара, такыр башы ялтырап-ялтырап китә, чал сакалын җил җилфердәтеп аркасына кайтарып сала. Кырлыкура арасыннан аккош кебек йөзеп бара. Менә, мин әйтәм, тамаша бу! Райком секретаре боларга шәһәр модасы алып килгән — дала буйлап шәрә тән гизеп йөриләр, мондый килешмәгән эшкә бөршәеп беткән картны да котыртканнар. Әлеге табак битле егет мине шулар янына алып килеп, секретарьны күрсәтте. Мин лобогрейка кырыеннан моның янына килдем дә, мин, мәйтәм, фәлән-фәлән булам, райкомга сезнең белән таны-шырга баруым иде. дим. Бу көлеп куйды, атларын туктатты да: «Әйдә, ):ыр, ат тотарсың, урдырабыз, ул арада синең белән танышып та
алырбыз, иптәш Нагульнов». — ди. Ат тоткан егетне утыргычыннан төшереп, аның урынына үзем утырдым, атларны атлаттым Ну. дүрт буй әйләнеп килгәнче танышып та беттек Мировой егет икән! Бездә андый секретарьның булганы да юк әле. «Мин сезгә Ставрополь якларында ничек эшләгәннәрен күрсәтим әле, — ди. — Сездә балагына лампас тоткан чалбар кияләр, ә бездә шәбрәк итеп урдыра беләләр»,— ди. үзе көлә. Мин әйтәм: кем алдан эшен бетерер бит —ансын карарбыз әле: мактанчык мактаныр, агач атка атланыр, мин әйтәм. Барысын да аз-азлап сорашып чыкты бу. Шуннан сон: «Бар. иптәш Нагульнов, өеңә кайта тор, озакламый сезгә дә барып житәрмен». — ди.
— Тагы нәрсәләр әйтте? — дип сорады Размётнов, жанланып китеп.
— Шуннан бүтән әллә ни әйтмәде. Ә, әйе, Хопров турында сорашты: ул активист идеме, түгелме? — ди. Нинди активист булсын, мин әйтәм, активист түгел, әдәм имгәге иде, дим.
— Ә ул нәрсә ди сон?
Әче алма ашаган шикелле, иреннәрен бөрештереп торды да, —әллә сүз әйтүе булды, әллә тамак кыруы булды, — «һм. һм» дип кенә куйды, ачык итеп берни дә әйтмәде.
— Хопров турында каян ишетте икән ул?
— Зәхмәт белсен. Район ГПУсыннан әйткәннәрдер.
Размётнов дәшми генә тагы бер тәмәке төреп тартты. Бик бирелеп ни турындадыр уйланып утырды, хәтта Нагульнов янына нп өчен килгәнлеген дә онытып жибәрде. Киткән чакта, саубуллаша-саубуллаша, Макарның күзләренә туп-туры елмаеп карады да
— Баштагыларның барысы да үз урынына утырды! Иртәгә тан сызыла башлау белән беренче бригадага китәм. Тыныч бул, Макар, утау хакына белемне кызганмам. Тик белеп тор: якшәмбе көнне мннем алга ярты литр аракыңны чыгарып утырткан бул! — диде.
— Утыртам, утыртам. — яхшы утасаң, бергәләп эчәрбез. Тик иртәгә иртәрәк кузгал, хатын-кызга эшкә чыгу үрнәге күрсәт. Ярый, хуш нттек! — дип калды Макар һәм яңадан китабына чумды.
Төн урталары тирәсендә, хуторны баскан тирән тынлыкта алар Шу карь карт белән икәү, беренче әтәчләрнең шундый шәп кычкыруларына соклана-соклана, тантанага бирелеп тыңлап тордылар.
Шу карь карт, таң калып, хисләнүеннән сакау лана-сакаулана:
— Архирей соборындагы кебек бит! — дип куйды.
Макар исә, хыялга бирелгән бер төс белән, корымлы лампа пыяласына карап:
— Атлы гаскәр жырлап барган кебек. — дип куйды.
Аларнын әтәч тавышы белән мавыгулары әнә шулай башланып китте, шушы мавыгуы аркасында бервакыт Макар чак-чак кына үлемнән калды..
Давыдов бригадага киткәндә, аны Размётнов кына озатып калды Шунда баручы жнгүле ат туры килде: сукачыларга колхоз амбарыннан азык-төлек, семьяларыннан төрле киемнәр илтәләр иде.
Давыдов тапталып, тузып беткән күн итекләрен арбадан салындырып. картларча бөкрәеп утырган. — салкын гына бер кыяфәт белән тирә-юньгә карангалый. Иңенә салган пинжәге астыннан калак сөякләре төртеп тора, чәчләрен дә күптән алдырмаган: бөтерелеп үскән кара чәчләре баш артына ук төшереп кигән кепкасы астыннан коңгырт таза муенына, майланып каткан пинжәк якасына хәтле төшеп тора. Давыдовның бөтен кыяфәте ничектер ямьсез һәм кызганыч иде
Размётнов, аның өстенә карап, сызланган шикелле йөзен чыта- чыта: «Кара, ничек суырган бит аны Лушка! Каһәр дә суккан хатын инде! Шундый егетне әдәм карамаслык итеп эштән чыгарган бит! Гын-
шык дигәнең әнә нишләтә ул безнең агай-энене: кеше төсле бер кеше иде. ә хәзер кәбестә күчәненнән дә тегеләйрәк булган», — дип уйланды.
Кем дигәндә дә Размётнов «гыйшыкның нишләткәнен» бик яхшы белә инде. Марина Пояркованы. үз башыннан узган тагын кайбер хәлләрне исенә төшергәч, ул ачынып авыр сулап алды, аннары күңелле генә елмаеп куйды да авыл советындагы хәлләрне белешергә китте. Ярты юлны узгач, Макар Нагульнов очрады. Ул гадәтенчә хәрбиләрчә итеп бик ыспай, жыйнак киенгән иде. Размётновка, сүзсез генә, күрешергә дип кул бирде дә урам буйлап китеп барган җигүле атка таба башы белән ымлап:
— Иптәш Давыдовның кыяфәтен күрдеңме? — диде.
— Нишләптер ябыгыбрак киткән әле ул, — дигән булды Размётнов.
— Аның хәлендә чакта мин дә көннән-көн ябыга бара идем. Әйтеп тә торасы юк инде — егет бик сыек! Тот та табутка тык! Миндә фатирда торганда Лушканың хәтәр нәрсәкәй икәнен күрде бит. шул семья контрасы белән аның күз алдында көрәштем бит мин, ә хәзер, менә сиңа мә, килде дә капты! Ничек кенә капты әле! Бүген үзен күргәч, беләсеңме, йөрәк-бәгырьләрем телгәләнеп китте: ябыккан үзе, гаепле кеше төсле гел читкә карана, ә чалбары, валлаһи, ул мескеннең кай җиренә эләгеп торадыр! Күз алдында харап була бит егет! Минем ул иске хатынны кыш көне үк раскулачиваннегэ кертеп. Тимошка Рваные белән бергә салкын якларга сөрергә кирәк иде. Бәлки, анда бераз уты сүрелер иде, ичмасам.
— Ә мин сине белмисендер дип уйлаган идем...
— һа! «Белмисеңдер», имеш! Бөтен кеше белгәндә мин белмиммени? Күземне йомып йөриммени? Миңа ансы Лушка кем белән өстерәлсә дә барыбер, әмма ул, зәһәр елан, минем Давыдовка орынмасын, минем кадерле иптәшемне харап итмәсен. Хәзерге моментта мәсьәлә әнә шулай тора!
— Синең анар алдан ук әйтәсең калган, ник әйтмәдең?
— Миңа әйтүе уңайсыз ич! Көнләшүдән әйтә, фәлән-төгән дип уйлавы бар. Бу мәсьәләдә син менә читрәк кеше, ник үзең әйтмәдең соң? Нигә син аны ныгытып кисәтеп куймадың?
— Шелтә бирепме? — диде Размётнов елмаеп.
— Җүнле-рәтле йөрмәсә, шелтәсен башка җирдә дә алыр ул. Ләкин безгә, Андрей, аны иптәшләрчә саклап калырга кирәк, бүтән сузарга ярамый. Лушка — шундый зәһәр елан ул, Давыдов аның белән мировой революциягә хәтле яшәү түгел, бөтенләй дөньядан ычкынуы бар. Я әҗәл чахоткасы алыр, я булмаса берәр төрле шуңа охшаш сифилис эләктерер — көт тә тор! Мин, ул Лушкадан котылгач, дөньяга өр-янадан туган кебек булдым: бернинди венерик авырудан да курык- мыйм, англи телен бик әйбәтләп өйрәнәм, бернинди укытучы-мазарсыз да үз башым белән күп нәрсә белдем, партийный эшләрне дә әйбәт алып барам, башка эшләрдән дә баш тартмыйм. Кыскасы, буйдак бу-лып калгач, аяк-кулларым да азат, зиһенем дә саф. Ә Лушка белән торганда, аракы эчмәсәм дә, көн саен аракы махмыры башка капкан шикелле була иде. Без революционерлар өчен хатын-кыз ул, агай-эне. чын әфиун! Мин бу сүзләрне эре-эре хәрефләр белән уставка яздырыр идем дә һәрбер партийный, һәрбер чын коммунист һәм теләктәш кеше бу бөек сүзләрне көн саен йоклар алдыннан һәм иртән торгач ач карынга өч кабат укып чыксын иде. Аннары, менә кадерле иптәшебез Давыдов шикелле, бер чорт та андый тозакка килеп капмас иле. Үзең уйлап кара, Андрей, шул каһәр суккан хатын-кыз токымыннан тормышта күпме яхшы кеше зыян күрде бит! Исәбе-хисабы юк! Шулар аркасында күпме акча җитешмәүчелек булды, күпме кеше эчүгә сабышты, шулар аркасында нинди яхшы егетләр партийный линия буенча күпме шелтә алды, күпме халык төрмәдә утыра — котчыккыч тамаша бит!
Размётнов уйга калды. Бераз вакыт алар үткән тормышларын, гомер юлларында очраган хатын-кызларны исләренә төшерә-төшерә, сөйләшми генә бардылар. Макар Нагульнов борын тишекләрен киереп, юка иреннәрен кысып, сафта атлаган кебек, күкрәген киергән хәлдә, шып-шып басып атлап бара. Бөтен килеш-кыяфәте белән үк ул хатын- кызны якынына да җибәрмәс шикелле иде. Размётнов исә әле елмаеп куя, әле ахылдап кулын селкә, әле аксыл бөдрә мыек очын бөтереп җибәрә, әле, тук ата мәче шикелле, күзләрен елтыратып кыса, вакыт- вакыт, бик ачык итеп берәр хатын-кызны хәтеренә китерә иде, күрәсең,— мул гына аракы эчеп җибәргән шикелле, тамак кыргалый һәм озак кына тынып торганнан соң:
— Ай-һай-һай! Менә ичмасам шәп хатын иде! Ах, каһәр суккыры!..— дип авыз эченнән сөйләнеп куя иде...
Гремячий Дог. сөзәк калку артына күмелеп, кайдадыр артта калды, һәм күз күреме җитмәслек киң, иркен дала Давыдовны үз эченә йотты. Төрле үләннәрнең, кибеп җитмәгән кара балчыклы җирнең һушларга китәрлек тәмле исен күкрәк тутырып исни-исни. ул еракта тау-тау тезелеп киткән каберлекләргә озак кына карап барды. Күкселләнеп торган шул каберлекләр кай яклары беләндер давылда айкалган Балтыйк диңгезе дулкыннарын хәтерләтте, һәм Давыдов шул вакыт йөрәгенә килеп тулган рәхәт бер сагыш хисләрен тыя алмыйча, көрсенеп, яман сулап куйды, яшьләнгән күзләрен читкә алды . Аннары тик кенә карап бара торгач, күктәге кечкенә генә бер кара төртке күзенә чалынды. Каберлек түбәләрендә яшәүче дала бөркете, мәһабәт бер ялгызлыкта, биек салкын күктә, әкрен-әкреи генә тәбәнәгәя биреп, әйләнеп оча иде. Ул киң, тумпак очлы канатларын җәеп салган да какмыйча-селтәмнчә, әнә шунда, болытлар астында, җинел генә очып йөри, каршы искән җил аның тонык кына ялтыраган кара каурыйларын сөякчел көчле гәүдәсенә кысып, комсызланып ялый. Бөркет янтаебрак көнчыгышка таба борылганда кояш нурлары аңа каршыдан һәм астан төшә, һәм шул вакыт бөркетнең аксыл каурыйлы канат асларыннан, җем-җем итеп кабынып, шундук сүнә-сүнә. ап-ак очкыннар чәчелә сыман иде.
...Иксез-чиксез дала. Борынгы курганнар зәңгәр томанга өртелгәннәр. Күктә каракош оча. Искән җилдә селкенеп үләннәр кыштырдый... Ялыктыргыч дәрәҗәдәге бу чиксез далага сагышланып күз йөртә торгач. очсыз-кырыйсыз сахрада Давыдов үзен бик кечерәеп, йотылып- югалып калгандай хис итте. Бу минутта аның Лушкага булган гыйшкы да. аралары бозылу кайгысы да. аның белән күрешү өмете дә бик вак һәм мәгънәсез нәрсәләр булып тоелды . Күңелен ялгызлык хисе, бөтен тере дөньядан аерылганлык тойгысы биләп алды. Бик күптән инде, төннәрен корабта «күзәтче» булып басып торган чакларында да шушыңа охшашлы хис кичергәне бар иде аның. Алары әллә кайчангы чаклар шул инде! Күптән күреп, онытылып бетә язган төш шикелле генә.
Кояш инде сизелерлек кыздыра башлады. Көньягыннан искән йомшак җил көчәя бара. Тигезле-тигезсез ташландык дала юлында әкрен генә чайкалгалап бара торгач. Давыдов, үзе дә сизмәстән, башын салындырып. йокымсырап китте.
Ана ябык, арык атлар туры килде, олаучысы да — олы яшьләрдәге Иван Аржанов дигән колхозчы — аз сүзле, хутор халкы фикеренчә. бераз диванарак бер кеше иде. Әле күптән түгел генә үз кулына тапшырылган бу атларны ул бик кызгана иде. шуңа күрә алар бригаданың кыр станына хәтле юл буе диярлек атларны атлатып кына бардылар, ярты юлда Давыдов, йокысыннан уянгач, хәтта түзмәде, усал гына итеп:
— Иван агай ярминкәгә чүлмәк төяп бармыйсындыр бит? Ватыл
магае дип куркасынмы әллә? Нигә һаман атлатып кына барасын? — дип әйтеп тә карады.
Аржанов, башын читкә борып, шактый вакыт дәшми барды, аннары шыгырдавык бер тавыш белән:
— Нинди «чүлмәк» алып барганымны мин үзем беләм. Син, колхоз председателе булсаң да, мине тиктомалга чаптырта алмассын, шаярма, брат! — дип жавап кайтарды.
— Кем сина «тиктомалга» ди сон? Ичмасам, тау түбән юрттыргала! йөк белән бармыйсың бит, буш барасың, факт!
Аржанов, шактый дәшми барганнан соң, теләр-теләмәс кенә әйтеп куйды:
— Кайчан атлап кына барасын, кайчан юртып китәсен хайван үзе белә ул, — диде.
Давыдовның чынлап торып ук инде ачуы кузгала башлады. Ул, ачуын яшермичә:
— Әйттең сүз! Алай булгач, син нәрсәгә соң? Нн өчен кулыңа дилбегә тоттырганнар? Син ни өчен арбада утырып йөрисең? Кая, дилбегәне үземә бир! — диде.
Бу юлы инде Аржанов ачылыбрак жавап кайтарды:
— Бу дилбегәне минем кулга ат тотар өчен биргәннәр, атлар тиешле җиргә генә барсыннар өчен тоттырганнар. Әгәр минем арбага утырып йөрүем сиңа ошамый икән, мин төшеп, арба яныннан җәяү дә бара алам, әмма дилбегәне сиңа бирмим, шаярма, брат!
Давыдов, үзенә карамаска тырышкан бу олаучының йөзенә күз салырга чамалап:
— Нигә бирмисең? — дип сорады.
— Ә син үз дилбегәңне минем кулга тоттырасыңмы соң?
— Нинди дилбегә? — диде Давыдов, аңлап җиткермичә.
— Нинди булсын! Бөтен колхоз дилбегәсе синең кулда ич, халык синең кулга бөтен хуҗалык белән идарә итү эшен ышанып тапшырган. Син шул дилбегәне миңа бирәсеңме? Бирмәссең. «Шаярма, абзы- каем!» — диярсең әле. Менә мин дә шулай: мин бит синең дилбегәңне сорамыйм. Шулай булгач, син дә миннән сорама!
Давыдов пырхылдап көлеп җибәрде. Күңелендә баягы ачуының әсәре дә калмады. Шуннан соң ул:
— Ярый алайса, әгәр дә хуторда янгын чыкса, сулы мичкә белән дә шушындый әдәм хуры тизлегендә барырсыңмы? — дип сорады, кызыксынып җавап көтә башлады.
— Янгын сүндерергә минем ишеләрне сулы мичкә белән җибәрмиләр...
Шул вакыт Давыдов, Аржановка күз салгач, беренче тапкыр аның, яңагын җыерчыкландырып, тыелып кына көлемсерәп баруын күрде.
— Нинди кешеләрне җибәрәләр соң, синеңчә?
— Синең белән Макар Нагульнов ишеләрне!
— Нигә алай?
— Хуторда сез икегез генә чаптырып йөрергә яратасыз бит, үзегез дә йөгерә-чаба яшисез...
Давыдов, кулы белән тезенә сугып, башын артка ташлап, рәхәтләнеп бер көлеп жибәрде. Көлүеннән туктап та җитмәстән, тагы сорады:
— Алайса, әгәр чыннан да янгын чыга калса, Макар белән без икәү генә сүндерергә тиеш булабызмы инде?
— Түгел, нигә алай булсын! Сез Макар белән икәү, атларны җан- фәрманга чаптырып, ак күбеккә батырып, су ташыйсыз, сүндерүен без колхозчылар сүндерәбез, — кайсыбыз чиләк белән, кайсыбыз багор, балта белән. Ә янгын сүндергәндә Размётнов башлык булачак, шуннан бүтән кеше юк.
Давыдов, исе китеп:
«Менә сиңа дивана агай’» —дип уйлап куйды. Ьераз сүзсез баргач:
— Ә нигә син Размётновны янгын башлыгы итеп куясың сон? — дип сорады.
— Үзең акыллы гына егет кебек, үзең шуны да аңламыйсын.— диде Аржанов, ачыктан-ачык көлеп. — Тормышында кеше нинди булса, янгын вакытында да шундый должность бирелергә тиеш ана, холык- фигыленә карап. Менә сез Макар белән йөгерә-чаба яшисез, көн-төн тынгылык күрмисез, башкаларга да тынычлык бирмисез, шулай булгач, сез инде, иң житез, иң өлгер буларак, бернинди тоткарлыксыз, су китереп торырга тиешсез, янгынны сусыз сүндереп булмый бит, дөресме? Андрюшка Размётнов ул — жайга гына юртып яши, чыбыркы күрсәтмәсәң, артыгын узмый-атламый... Шулай булгач, аның ише атаман дәрәҗәсендәге кешегә нишләргә кала? Кулын бөеренә куя да бое- рып-кушып тора, акыра-җикерә, ыгы-зыгы куптара, кешеләрнең аяк астында бутала. Ә без, ягъни халык диюем, хәзергә җайга гына, адымга гына атлап яши бирәбез, шулай булгач, без артык ашыкмыйча- кабаланмыйча эшебезне эшләргә, янгын сүндерергә тиешбез..
Давыдов уч төбе белән Аржановның аркасына шапылдатып сугып алды да аны үзенә таба борды; якыннан гына аның хәйләле елмаеп кысылган күзләрен, сакал баскан ягымлы йөзен күрде. Елмая төшеп:
— Хәйләкәр кеше икәнсең син. Иван агай! — диде.
— Ансы, Давыдов, син үзең дә хәйләкәрлеккә миннән ким түгел! — дип көлеп җавап кайтарды Аржанов.
Алар атларны һаман да акрын гына атлатып бара бирделәр. Давыдов, әйтүнең барыбер файдасы юклыгын күреп, Аржановны инде ашыктырмаска булды.
Ул әле арбадан җиргә төшеп, янәшә атлап барды, әле яңадан менеп утырды Колхоз хәлләре, башкалары турында сөйләшкән саен. Давыдов олаучы Аржановның акылы зәгыйфь кеше түгеллегенә ышана барды; ни турында 1ына сөйләшмә, ул төпле, акыллы итеп фикер йөртә, ләкин һәр нәрсәгә аның үзенә бер төрле, үзенә генә хас карашы, үз калыбы, үз бәясе бар иде.
Еракта бригаданың кыр станы һәм стан янындагы кухнядан җеп шикелле нечкә генә бөтерелеп чыккан төтен күренгәч. Давыдов.
— Юк, чынлап сорыйм. Иван агай, син гомер буе атларыңны шушылай атлатып кына йөрисеңме? — дип сорады
— Әйе.
— Алайса, мондый сәер гадәтең барлыгын ник алданрак әйтмәдек? Сиңа утырып бармаган булыр идем, факт!
— Ни өчен мин үземне-үзем алдан мактап куйыйм? Менә хәзер минем ничек йөргәнне үзең күрдең бит инде. Минем белән бер тапкыр барсаң, икенче барасың килмәс.
— Нишләп син андый булдың сок? — диде Давыдов көлеп.
Аржанов, туры җавап бирмәстән. болай дип сөйләп китте:
— Элекке заманда минем бүр күршем бар иде, балта остасы иде. шуның өстеиә бик эчкече иде. Алтын куллы кеше иде инде, ә үзе бик яман эчә торган иде. Түзеп йөри-йөри дә, аннары рюмка гына иснәсен, шуннан ычкына иде! Бөтен өстендәген, шыр ялангач калганчы, сатып эчеп бетерә иде, дус кеше.
— Ну?
— Ә менә улы авызына тамчы да алмый иде.
•— Ә син уратмыйчарак. туры әйтеп сөйлә әле.
— Шуннан та тагы нинди туры кирәк инде, дус кеше. Минем әти мәрхүм бик яман аучы иде. атта йөрү дигәндә аннан да яманрак иде. Гаскәри хезмәттә чакта полкта ат чабышында, кылыч уенында, джнги- товкада һәрвакыт беренче призларны алып килгән. Гаскәри хезмәттән кайткач та станицадагы ат чабышларында ел саен приз ала тпргаң
иде. Туган атам булса да. әйтим: әшәке кеше иде, мәрхүм! Бик мут, купшы казак иде... һәр көнне, иртән торгач, утта кадак кыздырып, шул кадак белән мыегын бөдрәләтер иде. Кеше каршында, бигрәк тә хатын- кыз алдында бик купшыланып йөрергә ярата иде... Ә атта йөрүен әйт син! Андый булырга ходай язмасын! Әйтик, мәсәлән, берәр йомыш белән ана станицага барып кайтырга кирәк, ди. Гаскәри атын абзардан алып чыгып, иярли иде дә атлану белән үк чаптырып китә иде. Атын ишек алды буйлап чаптырып килеп, читән аркылы гына сикерә, артыннан җил уйнап кала иде. Гомерендә дә юрттырып яисә атлатып кына йөрмәде. Станица белән ике ара — егерме дүрт чакрым җир — шунда атын җан-фәрманга чаптырып барыр, чаптырып кайтыр иде. Әнә шул чаялыгы-тәвәккәллеге аркасында ат белән куян куып тотарга ярата иде. Бел: бүре түгел, куян бит! Кырлыкура арасыннан куянны куып чыгарыр иде, чокырдан бүлеп алып, куып җитәр иде дә. я чыбыркы белән сугып үтерер иде, я аты белән таптатыр иде. Шундый каты чаптырып барганда, егылып, ничә тапкыр имгәнгәне булды, ләкин комарлыгын ташламады. Шуның аркасында хуҗалыгыбыздагы атларны үтереп бетерде. Мин белгәндә генә дә алты атны харап итте, кайсын яндырып үтерде, кайсысының аягын имгәтте. Әни белән безне тәмам бөлдерде! Бер кыш эчендә генә дә атланган ике атын үтерде. Каты чабып барганда сөрлегеп егыла да туң җиргә бәрелеп хәрап була! Карасак, әти иярен җилкәсенә салган, җәяү кайтып килә. Әни, үле озаткандай, чеңләп еларга керешер иде, ә әтигә чүп тә булмый! Ыңгырашкалап бер өч көн ята да, тәнендәге күгәргәннәре дә бетеп җитми, бу тагы ауга җыена башлый...
— Атлары егылып үлгәч, үзе ничек исән калган соң?
— Ат авыр санлы хайван ул. Чабып барганда егылса, җиргә төшкәнче ике-өч тапкыр баш аркылы әйләнә. Ә әтигә нәрсә? Өзәңгесен ычкындыра да карлыгач кебек очып кына төшә. Ну. җиргә килеп бәрелә инде, аңына килгәнче һушсыз ята, аннары тора да җәяүләп өйгә сыпырта. Бик тәвәккәл нәрсә иде, шайтан! Аның сөякләре дә тимердән ясалган кебек иде.
— Көчле егет булган! — дип куйды Давыдов сокланып.
— Көчлесен көчле иде дә, үз башына җитәргә дә көч табылды шул...
— Ә нәрсә булды?
— Үзебезнең хутор казаклары үтерделәр.
Давыдов, тәмәкесен кабыза-кабыза, кызыксынып:
— Ни өчен үтерделәр аны? — дип сорады.
— Миңа да тарттыр әле, дус кеше.
— Тәмәке тартмыйсың ич син, Иван агай?
— Чынлап тартуын тартмыйм да, вакыт-вакыт шаярып тарткалыйм. Әле күптәнге хәлләр искә төшкәч, авыз эчем кибеп, тәмсезләнеп китте... Ни өчен үтерделәр, дисеңме? Сәбәбе булган инде, димәк...
— Шулай да?
— Бер хатын — сөяркәсе аркасында үтерделәр. Ул хатынның ире бар иде. Ну. ире боларның эшен сизеп алган. Әти белән бергә бер очрашырга йөрәге җитмәгән: әти буйга зур булмаса да, бик яман көчле иде. Шуннан соң теге хатынның ире үзенең ике энесен котырткан. Бу хәл масленица алдыннан булды. Болар өчәүләп әтине инеш буенда сагалап торганнар... Ярабби, ничек кенә кыйнамаганнар алар аны! Күсәк белән дә. ниндидер тимер белән дә кыйнаганнар... Иртән әтине өйгә китереп салганда, ул анына килмәгән иде әле, тәннәре чуен кебек кара- лып-көеп беткән иде. Төн буе һушсыз-иссез боз өстендә яткан. Җиңел булмагандыр шул. ә? Боз өстендә яту дим! Бер атнадан соң сөйләшә, әйткәнне аңлый башлады. Кыскасы, анына кайтты. Ике ай буе урыннан тормады, кан төкереп ятты, сөйләшкәндә дә бик әкрен сөйләшә иде.
Бөтен эч әгъзасы имгәнгән иде. Дуслары, хәлен белергә килгәч: «Кемнәр кыйнады сине, Федор? Әйт әле...» дип сорап карыйлар иде дә, әти бер сүз дәшми, чак кына елмаеп, күзе белән генә ымлый, әни өйдән чыккач, пышылдап кына: «Хәтерләмим, дуслар. Бик күп ирләр каршында гаепле мин», — ди торган иде.
Әни. аның алдына тезләнеп, ничәмә тапкыр: «Федюшка бәгырем, үзеңне кемнәр кыйнаганын миңа гына әйт, ичмасам. Алла хакы өчен әйт, кемнәр корбаны өчен гыйбадәт кылганымны белеп торырмын!» — дип ялварып та карады. Әти, сабый бала юаткан кебек, кулын әнинең башына куеп чәченнән сыйпый да: «Кемнәр кыйнаганны белмим. Караңгы иде, таный алмадым. Арттан башыма китереп суктылар, аяктан ектылар, боз өстендә үземне кемнәр тукмаганны күрми калдым..»— ди, яисә тыныч кына елмая да: «Синең, жаным. үткән-беткән- нәрне исенә төшерәсең киләме? Гөнаһымны үзем кылдым, жавабын да үзем бирермен...» — дия торган иде. Үзен тәүбә иттерергә поп чакырдык, попка да берни әйтмәде. Бик каты серле кеше иде!
— Ә син аның попка әйтмәгәнен каян беләсең?
— Мин карават астына качып тыңлап тордым Әни кушты. «Ванятка. бар, карават астына кереп, тынлап тор әле, үзен кемнәр кыйнаганны батюшкага әйтмәсме», — диде. Ләкин әти кемнәр кыйнавы турында бер сүз дә әйтмәде. Попның соравына каршы бер биш тапкыр: «Гөнаһ- лымын, батюшка»,— дип кенә җавап кайтарды, аннары: «Митрий ата, теге дөньяда атлар бармы?» —дип сорады Поп курыкты, күрәсең: «Ни сөйлисең, ни сөйлисең, алла колы! Анда нинди атлар булсын! Жаныңны коткару хакында уйла!» —диде. Ул әтине бик озак үгетләп, тәүфыйкка китерергә тырышты, әти дәшми генә ягты да шуннан соң: «Анда атлар юк дисеңмени инде? Кызганыч икән! Югыйсә, мин анда ла ат көтүчесе булып ялланыр идем . Ат булмагач, минем анда хажәтем юк. Алайса, үлмим инде, сиңа сүзем шул!» — диде Поп аны ашык- пошык кына причастиеләде дә, бик кәефе бозылып, ачуы чыгып, кайтып китте. Мин ишеткәнемнең барысын әнигә сөйләгәч, әни елап җибәрде, «Этнең гөнаһлы булып дөньяда яшәде, гөнаһлы булып дөньядан да кичәр инде!» — диде.
Яз көне, кар беткәч, әти урыннан торды, ике көн өй эчендә йөргә- ләде, өченче көнне, карасам, өстенә сырган сюртугын, папахасын кия, «Ванятка, бар әле, байталны иярләп бир әле». — ди. Ул вакытны йортыбызда өч яшьлек бер байталыбыз гына калган иле. Әни әтинең ни әйткәнен ишетте дә еларга кереште. «Федя. синең хәзер атка атланырлык хәлең юк бит! Аягыңда көчкә басып торасың! Үзеңне кызганма- саң, ичмасам, балаларың белән мине кызган!» — диде. Әти көлде дә: «Анасы, минем гомеремдә дә ат атлатып кына йөргәнем булмады. Ичмасам. үләр алдыннан ияргә атланып, ишек алдыннан атлатып кына әйләним Бер-ике әйләнәм дә өйгә керәм», — диде.
Мин чыгып байталны иярләдем дә баскыч төбенә китердем. Әни әтине култыклап алып чыкты Әтинең ике ай буе сакал-мыегы кырылмаган иде. өй эче караңгы булгач, аның кыяфәте ничек үзгәргәнлеге күренми иде. Кояш яктысына чыккач, йөзенә күз салган илем, үзәк бәгырьләрем өзелеп китте. Ике ай элек әтинең чәче-сакалы чем-кара иде, ә хәзер сакалы яртылаш чаларган, мыегы да шундый булган, ә чигәсендәге чәчләре кар кебек ап-ак.. Әгәр ул хәлсез, мескен бер кыяфәг белән елмаймаган булса, бәлки, мин еламаган ла булыр идем. — шунда тыелып кала алмадым... Әти миннән тезгенне алып, атның ялына тотынды, сул кулы аның сынган иде. әле яңарак гына ялганып киткән иде. Мин аны күтәреп атландырыйм дигән идем дә.— кушмады. Бик тә гор\р кеше иде инде! Хәлсезлеген дә яшерергә тырыша иде. Билгеле инде. анын. таза чагындагы шикелле, ияргә очып кына атланасы килә иде, тик алай барып чыкмады шул... Өзәнгегә басуга,
сул кулы сыгылып китеп, бармаклары ычкынды да аркасы белән җиргә килеп төште . Әни белән икәү әтине өйгә күтәреп керттек. Моңа хәтле әле ул кан төкергән генә булса, хәзер инде тамагыннан чаптырып кан ага башлады. Әни кичкә хәтле тагарак яныннан китмәде, канлы сөлгеләрне юып өлгерә алмый иде. Попны чакырдык. Төнлә ул әтигә собор йоласы ясады. Шул хәтле дә нык кеше булыр икән әти! Собор йоласыннан соң өченче тәүлек дигәндә генә тынычсызланып, караватында чабаланып ята башлады, аннары сикереп торды да тонган күзләре белән әнигә көлемсерәбрәк карап әйтә бу: «Собор йоласыннан соң җиргә ялан аяк басарга ярамый, дип әйтәләр, ярамаса да. мин бераз басып торыйм әле... Мин бу җирдә үз аягым белән дә. ат аягы белән дә бик күп йөрдем, бер дә бу җирне ташлап китәсем килми... Анасы, кулыңны бир әле. синең кулын бу дөньяда бик күп эш эшләгән бит...» — диде.
Әни, аның янына килеп, кулыннан тотты. Әти. чалкан ятып, бераз тынып торды, аннары пышылдап: «Минем аркада күпме күз яше дә сөрткән...» — диде дә, йөзе белән стенага таба борылып ятып, вафат булды, теге дөньяга Василий угодник атларын көтәргә китте...
Аржанов авыр истәлекләр тәэсиренә бирелде, күрәсең, — озак кына сөйләшми барды. Давыдов йөткеренгәләп алып:
— Иван агай, карале, әтиеңне теге нинеи... ну, әйтик, аның теге хатынының ире... һәм иренең энеләре кыйнаганны син каян беләсең? Алардыр дип чамалап кына әйтүенме? — дип сорады.
— Нишләп чамалап әйтим’ Үләренә бер көн калгач, әти миңа үзе әйтте.
Давыдов утырган җиреннән хәтта күтәрелә төште:
— Ничек инде ул — әйтте?
— Ничек әйтсен — тотты да әйтте. Иртән әни сыер саварга чыгып китте, мин мәктәпкә барыр алдыннан, өстәл янында дәресләремне укып утыра идем, бер вакыт ишетәм — әти миңа: «Ванятка, яныма кил әле»,— дип пышылдый. Килдем. «Якынрак иел әле», — ди. Иелдем. Әкрен генә әйтә бу: «Менә нәрсә, улым, син инде хәзер унөченче яшең белән барасың, мин үлгәч, йортка хуҗа булып калырсың, исеңдә тот: мине Аверьян Архипов белән аның ике энесе: Афанасий белән кылый Сергей кыйнадылар, ди. Алар мине шундук үтерсәләр, мин аларга ачу сакламас идем. Аңымда чакта мин аларга инештә шулай дип әйттем дә. Шунда Аверьян миңа әйтте: «Сиңа җиңел үлем булмас, эт жан! Гарип көенчә үз каныңны туйганчы йотып яшә әле. аннары дөмегерсең!» диде. — ди. — Шуның өчен мин ул Аверьянга үч саклыйм. — ди. — Әҗәлем баш очымда гына торса да, мин аңа барыбер үч саклыйм.— ди. — Син кечкенә әле, зур үскәч, минем газапланып үлгәнемне онытма. Аверьянны үтер! —ди. — Бу сүзләрне беркемгә дә әйтмә — әниеңә дә, берәүгә дә әйтмә. Әйтмәм дип тәүбә ит». — ди. Мин тәүбә иттем, тик еламадым, әтиемнең муенындагы тәресен үптем...
— Фу, чорт. элекке заманда Кавказдагы чиркәсләр шикелле! — дип. Давыдов Аржанов сөйләгәннәрдән тәэсирләнеп әйтеп куйды.
— Чиркәсләрдә — әдәм йөрәге, ә русларның йөрәге урынында таш-мыни? Бөтен кеше дә бер төсле ул, дус кеше.
— Шуннан ничек булды соң? — диде Давыдов түземсезләнеп.
— Әтине күмдек. Зираттан кайттым да ак өйдә ишек яңагына аркам белән сөялеп, баш очымнан карандаш белән сызык сыздым. Ай саен буемны үлчәп, тамгалап бара башладым: тизрәк зур үсеп, Аверь- янның башына җитәсем килә иде... Шулай итеп, мин йортта хуҗа булып калдым, — ул чагында миңа нибары унике яшь иде. миннән баш* ка. әнинең тагы береннән бере кечерәк җиде баласы бар иде. Әти үлгәннән соң әни гел авыргалый башлады. Күпме нужа, күпме газап, михнәт күрдек без, ярабби! Әти нинди җүнсез кеше булса да, типтерә дә белә, эшли дә белә иде. Берәүләр өчен ул әшәке кеше иде, ә безгә.
әни белән балаларга.— үз кеше, якын кеше иле: ул безне ашата, киендерә. безнең өчен яздан алып көз житкәнче басуда тир түгә иде... Ул чакта җилкәләрем ябык, сыртым сыек булса да. мина бөтен хуҗалыкны үз өстемдә күтәреп барырга, олы ирләр шикелле эш эшләргә туры килде. Әти исән чакта без дүрт бала мәктәпкә йөри идек, әти үлгәч, дүртебез дә мәктәпне ташларга мәжбүр булдык. Ун яшьлек сеңелем Нюрканы әни урынына аш пешерергә, сыер саварга куштым, энеләрем миңа хуҗалыкта булыша башладылар. Ләкин мин ай саен ишек яңагына буемны үлчәп, тамга салып барырга да онытмый идем. Тик ул елны мин бик начар үстем: кайгы-хәсрәт, нужадан чын-чынлап үсә алмадым. Ә Аверьянны, камыш арасыннан кош күзәткән бүре баласы шикелле, гел күзәтеп тордым. Минаның һәр адымын белеп тора идем; кая киткән, каян кайткан, — барысын да белеп тора идем...
Якшәмбе көннәрне яшьтәшләрем җыелышып төрле уеннар уйный торган иде, ә минем уйнарга вакыт юк. мин — өйдә өлкән кеше. Мондый көннәрне алар мәктәпкә китә, ә мин абзарга чыгып терлекләр карыйм... Шундый авыр тормышта яшәвемә бик гарьләнә идем, бик кимсенә идем. Шулай итеп мин тора-бара үземнең яшьтәшләремнән читләшә, аралашмый башладым. Телсез таш кебек, бер сүз сөйләшмим, кеше арасына чыкмыйм. Шуннан инде хуторда минем турыда, Ванька Аржанов акылга таман, диваналанган, — дип сөйли башладылар. «Ләгънәт суккырлары! Минем урынга сезнең үзегезне куясы иде' Акылыгыз нишләр иде икән аннары?» — дия идем эчемнән. Шуннан соң инде мин хутор д ашлар ымны бөтенләй дошман күрә башладым; берсен дә күрә алмый идем!.. Тагын бер папирос бир әле. дус кеше.
Аржанов ипсез генә итеп папиросны кулына алды. Бармаклары дерелдәгәне сизелеп тора иде. Ул, күзен йомып, иреннәрен мәзәк кенә чөмәкләндереп, авызын чапылдата-чапылдата, Давыдов папиросыннан озак кына ут көйрәтеп азапланды.
— Ә Авсрьян нишләде соң?
— Нишләсен ул Аверьян? Үз ирегенчә яши бирде. Әти белән йөргән өчен хатынын кичерә алмады, үтергәнче кыйнап, бер елдан гүргә кертте. Көзге якта икенче хатынга — үзебезнең хутордан яшь кенә бер кызга өйләнде. Мин шул чакны эчемнән генә уйлап йөрим: «Ну, Аверьян, яшь хатының белән озак яши алмассың...» — мин әйтәм.
Әнигә сиздермичә генә акча жыя башладым, ә көз көне якындагы ссыпкага бармыйча, бер үзем Калач шәһәренә киттем, шунда бер йөк бодай сатып, базарда кулдан бер көбәкле мылтык белән ун штук патрон сатып алдым. Кайткан чакта мылтыкны сынап та карадым, өч патронны әрәм иттем. Бик начар ата торган мылтык булып чыкты. Чакмасы пистонны бер бәрүдә үк тишә алмый, өч патронның икесе осечка бирде, өченчесе генә атты. Өйгә кайткач, мылтыкны амбар кыегына яшереп куйдым, мылтык алганымны берәүгә лә әйтмәдем. Шуннан соң инде Аверьянны сагалап йөри башладым .. Бик озак җай туры килмәде. Я кешеләр комачаулый, я башка бер сәбәп аркасында тегене атып булмый иде. Шулай да бер җаен китердем! Хикмәт шунда: минем аны хуторда үтерәсем килми иде! Покрауның беренче көнендә ул станицага ярминкәгә китте, бер үзе, хатыныннан башка гына. Мии, аның үзе генә киткәнен белгәч, сөенечемнән чукынып алдым, югыйсә икесен дә үтерергә туры килгән булыр иде. Тәүлек ярым ашамыйча, эчмичә, йокламыйча, Юл буендагы чокырда аны сагалап яттым. Шул чокырда. Аверьян станицадан үзе генә кайтсын иде, дип ялынып- ялварып алладан сорадым. Хода-тәгалә мин баланың гозеренә колак салды! Икенче көнне кичкырын карасам — Аверьян берүзе кайтып килә. .Моңарчы мин әллә ничә атлы арба уздырдым, ничә тапкыр, еракта җигүле атлар күренгәч, бу — Аверьян атлары түгелме, дип, йөрәгем дөп-дөп сикерде... Минем турыга килеп җитүгә, чокырдан 0. ,К. Ь-
сикереп чыктым да: «Арбаңнан төш, Аверьян абый, аллага дога кыл!» — дидем, йөзе моның көл кебек агарып китте. Атларын туктатты. Озын буйлы, таза казак иде үзе, ә мине нишләтә ала ул? Минем кулда — мылтык. «Нишләмәкче буласың син, елан?» — дип кычкыра бу миңа. «Арбаңнан төшеп, жиргә тезлән! Нишләргә җыенганымны хәзер белерсең!»— мин әйтәм. йөрәкле әдәм иде, дошман! Арбадан сикереп төште дә буш кул белән миңа ташланды... Мин моны, менә шушы кырлы- курага чаклы, якын ук китердем дә терәп диярлек атып җибәрдем...
— Әгәр мылтыгың атылмаган булса?
Аржанов елмаеп куйды:
— Атылмаган булса, мине теге дөньяга, әти янына атлар көтешергә җибәргән булыр иде.
— Шуннан соң ничек булды?
— Мылтык атуга, атлар өркешеп чабып киттеләр, мин урынымнан да кузгала алмый басып тора бирдем. Аякларым атламый, үзем, җилдә тетрәнгән яфрак кебек, дер калтырыйм. Аверьян янымда гына җирдә үлеп ята, ә мин шуңа таба бер адым да атлый алмыйм, аягымны күтәрәм дә кире басам, егылып китмәгәем дип куркам. Шундый курку алды үземне. Аннары, көч-хәл белән исемне җыеп, янына килдем, битенә бер төкердем дә чалбар, пинжәк кесәләрен актарырга керештем. Янчыгын алдым. Егерме сигез сум кәгазь акчасы, биш сумлык бер алтын тәнкәсе, ике-өч сум вак акчасы бар иде. Аларын инде мин соңыннан, өйгә кайткач санадым. Бүтән акчасына яшь хатынына күчтәнәчләр алган, күрәсең... Янчыгын бушатып, шунда юлга ташладым да үзем чокырга төшеп сыздым. Бик күптәнге хәл булса да, кичә генә булган кебек, бөтенесен хәтерлим әле. Мылтык белән патроннарны чокырга кумеп калдырдым. Кар төшкәч, төнлә барып, казып алдым да, хуторга алып кайтып, мылтыкны кеше бакчасына карт өянке куышына яшереп куйдым.
Давыдов усал гына итеп:
— Акчасын ник алдың? — дип сорады.
— Ә нигә?
— Ник алдың, дип сорыйм?
— Акча кирәк иде. Ул чагында без бик нужа белән яши идек.
Давыдов, арбадан сикереп төшеп, байтак кына дәшми барды. Аржанов та сөйләшмәде. Аннары Давыдов:
— Шуның белән беттеме? — дип сорады.
— Юк, бетмәде әле, дус кеше, — диде Аржанов. — Тикшерүче властьлар килеп, казынмаган, актарынмаган җирне калдырмадылар... Тәки берни таба алмый киттеләр. Мин үтергән дип кемнең башына килсен? Шуннан соң озакламый Аверьянның энесе кылый Сергей урман кисәргә баргач, салкын тидереп, авырып үлде: үпкәсе шешкән булган. Шул чагында мин бик борчыла башладым: мәйтәм. Афанасий да үз үлеме белән үлеп китсә, әтинең «дошманнардай үч ал» дигән фатихасы вежуткә ашмый калыр микәнни?.. Шуннан ашыга башладым...
— Туктале, — диде Давыдов, аны сүзеннән бүлдереп. — Әтиең сина Аверьян турында гына әйткән бит, ә син өчесен дә юк итәргә булдыңмыни?
— Әти ни әйтмәс... Әти үзенә, мин үземә. Менә шуннан соң ашыга башладым мин... Афанасийны кич өендә ашап утырган чагында тәрәзәдән атып үтердем. Шул төнне мин соңгы тапкыр ишек яңагына буемны үлчәдем дә шундагы тамгаларны чүпрәк белән сөртеп ташладым. Ә мылтык белән патроннарны суга ташладым; аларның хәзер кирәге юк иде инде... Мин әти теләген дә, үз теләгемне дә жиренә житкердем. Аннары инде озакламый әни үләргә ятты. Төнлә мине янына чакырып алып: «Ванятка, аларны син үтердеңме?»—дип сорады. Яшермәдем:
«.Мин үтердем, әнкәй», — дидем. Әни мина бер сүз дә әйтмәде, уң кулымны тотып, үзенең йөрәк турысына гына куйды...
Аржанов дилбегәне селеккәләүгә, атлар кызурак атлый башладылар. Шуннан соң ул, балаларныкы төсле саф соры күзләре белән Давыдовка карап:
— Хәзер инде минем ни өчен атта кызу йөрмәгәнемне сорап, бүтән төпченмәссеңме? — дип куйды.
— Аңлашылды — диде Давыдов.—Иван агай, сиңа үгез жигеп, су ташырга гына кирәк икән, факт.
— Шулай дип үзем дә Яков Лукичка ничә тапкыр әйттем инде, тик ул күнми. Соңгы чиккә хәтле миннән көл.мәкче була ул...
— Нигә алай?
— Мин малай чагымда ук аларда ел ярым ялланып эшләгән идем.
— Алаймыни!
— Шулай шул, дус кеше. Ә син Островновларның гомер буена хезмәтче яллап килүләрен белми идеңмени? — диде Аржанов, аннары күзен хәйләле генә кыса төшеп: — Ялладылар инде, дус кеше, ялладылар... Моннан дүрт ел элек, налоглар белән кыса башлагач, тынды, чагарга жыенган елан кебек, бөтерелеп жыелды, әгәр дә хәзер колхоз булмаса, налоглар азрак булса, Яков Лукич кемлеген күрсәтер иде, беләмсең! Иң явыз кулак ул, ә сез шул зәһәр еланны куеныгызга керттегез...— диде.
Давыдов озак кына дәшми барды, аннары:
— Без ул хәлне төзәтербез. Островновны тиешенчә тикшерербез, ә син шулай да, Иван агай, әкәмәтле кеше.— диде.
Аржанов, күзләрен каядыр еракка төбәгән килеш, елмаеп куйды:
— Ул әкәмәт дигәнең бит — ничек дип әйтим... Менә, мәсәлән, чия агачы үсеп утыра, аның бик күп ботаклары бар. Мин бардым да шуның бер ботагын чыбыркы сабына кисеп алдым,— чия сап тазарак була,— шул чия дә әкәмәт булып үсеп утыра иде — әллә ничаклы ботаклары, яфраклары бар, шундый матур иде,— шул ботакны юнып ташлагач, менә ул нинди булып калды...— дип, Аржанов утыргыч астыннан кибеп, корышып беткән коңгырт кабыклы чия таягы алып. Давыдовка күрсәтте...— Менә нинди булып калды ул! Карарлык жире дә юк бит! Кеше дә шулай: бер дә әкәмәтлекләре булмаса. ул менә шушы ялангач чыбыркы сабы шикелле булыр иде. Әнә Нагульнов ниндидер чит тел өйрәнә — әкәмәт кеше; Крамсков карт егерме ел буе шырпы тартмалары жыя — әкәмәт кеше; син Лушка Нагульнова белән йөрисен —син дә әкәмәт кеше; берәр исерек урамнан барганда абынып китә дә аркасы белән читәнне сыдырта — бу да әкәмәт. Дус кеше, председатель, менә син кешенең шул әкәмәт якларын бетер әле. аннары ул шушы чыбыркы сабы шикелле ялангач, бик күңелсез булып калачак.
Аржанов чыбыркыны Давыдовка сузды да, баягыча уйчан бер кыяфәттә елмаеп:
— Менә шушыны кулына тотып, бераз уйланып кара әле, бәлки, синең дә зиһенен ачылып китәр...— диде.
Давыдов, ачуы килеп. Аржановнын кулын этеп жибәрде:
— Маташтырма әле! Мин ансыз да уйлый, аңлый беләм! — диде. Шуннан соң алар, станга барып житкәнче, сүз сөйләшмәделәр.
Яхъя ХАЛИТОВ прзцелисе.