Логотип Казан Утлары
Хикәя

КОЙРЫКЛЫ ТЕЛ

Гадәттә, галим кешене бер караудан танып була: ул яшел яки соры эшләпә кия, галстуксыз йөрми, портфельдән аерылмый. Бу сыйфатларның барысы да Хәбир Мәхмүтовичта. әлбәттә, бар иде. Шуның өстәвенә, ул кара зонт күтәреп чыга, ә аяз була калса, — кәкре башлы таякка таянып йөри иде.
Әмма Хәбир Мәхмүтовичның кыска буйлы булуын һәм шуның белән аның бик кимсенүен әйтергә туры килә. Истә калырлык башка сыйфатлары юк. Аның йөзе хакында күп сөйләп торасым килми, Уфадагы башка биш йөз алтмыш мең дүрт йөз кырык ике йөз арасында бер ягы белән дә хәйран калдырырлык түгел. Хәбир Мәхмүтовичны атна саен диярлек очратып торсам да, алдап әйтмим, аның күзләренең төсе һич тә истә юк, бәлки, аларга игътибар бирмәгәнмендер...
Әле сөйләгәннәр—аның тышкы кыяфәте. Шушы төстә ул өйдән чыга, урам буйлап йөри, үзе укыткан техникумга килеп керә. Гомер- гомергә бер үк кыланыш кабатлана иде.
Иллә мәгәр, һәр кешенең бер караудан күрелмәгән сыйфатлары да була бит әле. Хәбир Мәхмүтович та алардан мәхрүм түгел иде. Кайсы берәүләр галим кешенең үзенә генә хас булган гадәтләрен «холык үзенчәлеге» яки аның җитешсезлеге дип карыйлар.
Ләкин минем Хәбир Мәхмүтовичка авыр сүз әйтәсем килми. Шулай да, ул озын сөйләргә, койрыклы фикер йөртергә ярата дими булмый. Шуның аркасында аңа гомер буена башыннан төрле могҗизалар кичерергә туры килде.
Моннан егерме ел элек ул гыйльми кандидат дәрәҗәсен алыр өчен 321 битле хезмәт язып, аны Мәскәүгә җибәргән иде. Ярты ел дигәндә җавап килде, анда: «Диссертациягезнең күләме бик зур булганлыктан, төп фикерегез ярылып ятмый, — диелгән иде. — Кыскартып карагыз, бәлки, шул чакта хезмәтегезнең бәһасе ачыклана төшәр...»
Хәбир Мәхмүтович кыскартырга дип утыргач, кулъязманың күләме 517 биткә җитте. Озакламый Ленинград каласыннан, аның хезмәте белән танышкан галимнәрдән мондый хат килеп төште: «Шактый ук кыскартканнан соң гына, кулъязманы аңлап булыр дигән өмет туды...»
Шуннан соң Хәбир Мәхмүтович үзенең диссертациясе өстендә биш тапкыр эшләде һәм аны төрле-төрле биш калага җибәреп карады. Бөтен җирдән дә: «Кыскартырга!» дигән хәбәр килгәч, ул үзенең хезмәтенең күләмен тора-бара 3222 биткә җиткерде. Тик шунысы үкенечкә калды, мондый зур кулъязманы укырга теләүчеләр табылмый башлады. '
Әгәр дә бу сыйфат гыйльми өлкәдә генә сизелеп калса, аны ярты бәла дип кенә исәпләргә мөмкин булыр иде. Озын һәм буталчык сөй
КОЙРЫКЛЫ ТЕЛ
Хикая
ләү көндәлек тормышта да гадәт булып киткәч, ул тулы бәлага әйләнде.
Хәтта алты яшьлек Дәръял исемле улы белән сөйләшкәндә дә «Үзеңне акыллы тот» яки «Намуслы бул!» дип бер сүз белән әйтү урынына, ул болай дип сөйли башлый:
— Беләсең килсә, — ди ул. — борын-борын заманда атаклы полко-водецларны хөрмәтләп, тантаналы рәвештә олылаганда, аны колесни- цага утыртып, башкала урамнарыннан йөртеп чыга торган гадәт булган. Шул вакытта аның янында басып торган бер кол: «Эреләнмә!» — дип кычкырып йөргән. — «Син үзеңнең нибары кеше генә булуыңны һич- кайчан да исеннән чыгарма!» Язмыш үзгәрүчән ул дип искәртер өчен, колесницаның артына кыңгырау белән камчы тагып җибәргәннәр, чөнки алар элек җәза кораллары булып исәпләнгән... Менә шушы гыйбрәтне син дә, Дәръял, исеңнән чыгарма! Яме?
Үзе эшләгән техникумда да ул сөйләүдән тыела алмавы белән дан ала. Әгәр бер укытучы: «Тегеләй эшлимме?» — дип киңәш сорап мөрәҗәгать итсә, «Әйдә, тәвәккәл ит!» — дип әйтү җитә бит инде. Ләкин Хәбир Мәхмүтович мондый мөмкинчелектән тулысынча файдаланып кала, әйтәсе сүзен әйтеп бетермичә туктамый.
— Моннан ике менме, өч менме ел элек Рим башында берьюлы ике консул торган, — дип башлап китә ул.—Тарихчыларның әйтүенә караганда, аларның берсе батыр, икенчесе куркак булган, имеш. Бервакыт Римгә каршы сугыш башлангач, ике консул да гаскәрләр белән җитәкчелек итә башлыйлар. Аларның берсе бер көнне, икенчесе икенче көнне командующий вазифасын үтәгән. Батыр консул җитәкчелек иткәндә, гаскәрләр алга таба бара торган булганнар, куркакның нәүбәте җиткәч. алар чигенгәннәр Шулай итеп гаскәрләр бер урында таптанып торганда, дошман армиясе урый барып. Римне яулап алырга да өлгергән... Менә син, энем, шушы ике башлы Римгә охшый күрмә!
Шулай да Хәбир Мәхмүтовичның иң ялыктыргыч сүзләре җыелышларда сөйләнә. Алардан бөтен коллектив арып-талып беткән инде. Гадәттә ул бер сүзне ун тапкыр кабатлый, биш минутта әйтеп өлгерә торган фикерне илле минут буена чәйни. Аның нәрсә әйтәсен халык алдан белеп тора инде, чөнки ул һәрбер чыгышын:
— Акылсызлык — табигать тарафыннан бирелгән байлык булса да. аны еш файдаланып хыянәт итәргә ярамый, — дип башлый.
Әлбәттә, халык көлә. Ләкин ул иптәшләренең нидән көлүе белән кызыксынып тормый, туйганчы сөйли дә һәрбер чыгышын болай дип тәмамлый:
— Кием безне җылытмый, без үзебезне үзебез җылытабыз.
...Бу хикәянең ахыры шул: ярты төн җиткәч тә, Хәбир Мәхмүтович. йокларга яткан бичәсе янына басып, ләззәтләнә-ләззәтләнә сөйләргә тотына. Ә бичәсе:
— Хәбир, зинһар өчен ят инде, йокы килә! —дип ялына.
Ләкин галим кешегә илһам килгәч, аны туктатыр көч табылмый.
— Мәхәббәт ул дүрт төрле була, — ди Хәбир Мәхмүтович. — Берен-чесе— дәртле мәхәббәт, икенчесе — һәвәслек, өченчесе — мин-минлек* тән туган тойгы, дүртенчесе инде — бик якынлык...
һаман әле аны инсафка утыртырга теләп, бичәсе үтенә бирә:
— Җитәр инде! Утны сүндер дә ят! — ди.
— Озак яуланган мәхәббәт ир кеше өчен кимсенү булса, киресенчә, хатын-кызга дан гына өсти,—дип сүзен дәвам итә.
— Ятасыңмы, юкмы?
Нәкъ шул минутта Хәбир Мәхмүтович Хуҗа Насретдин белән булган вакыйганы исенә төшерә;
— Мәгълүм булуынча, Хуҗаның ике бичәсе булган,— ди ул.— Бервакыт карт бичә белән яшь бичә үзара бәхәсләшеп киткәннәр дә: «Безнең кайсыбызны күбрәк яратасың?» — дип, Хуҗага бәйләнә башлаганнар. Алардан котылу өчен: «Икегезне дә»,— дип җавап биргән ул^ Бичәләр ул җавап белән генә канәгатьләнмәгәннәр, мондый сорау куйганнар. «Менә без өчебез дә бер көймәдә барабыз дип фараз итик. Кинәт көймә бата башлый. Я, әйт әле, кайсыбызны алданрак коткарыр идең?» Шул чакта Хуҗа олы бичәсенә борылып: «Кара әле, син үзең дә бераз йөзә беләсең түгелме соң?» — дип сораган, имеш...
Хырылдап йоклап киткән бичәсен күреп, Хәбир Мәхмүтович беразга гына сүзсез кала. Шуннан ул:
— Чак кына түзә алмады, — дип мыгырдый, — яна гына йоклап киткән, ахрысы. Ни эшләргә? Уята башласаң, гауга күтәрәсең көт тә тор. Башка чара юк, тагы да аерым ятмый булмый. Әле дә диван бар әле, шунысы уңайлы. Ул булмаса, ни эшләр идең?