Логотип Казан Утлары
Шигърият

Дуслар җыры


Татарстан һәм Башкортстан — ике кардәш, күрше республика- t лар. Табигый шартлар да. тормышлар да охшаш, әдәбият, сәнгать / өлкәсендә дә күп кенә уртаклыгыбыз бар. Бу ике республика әле- ? дән-әле аралашып. тәҗрибә уртаклашып, кунак булышып яши. Узган i ел Татарстан язучыларыннан бер төркем Башкортстан хезмәт ия- ' ләре арасында чыгышлар ясап, очрашулар үткәреп кайтканнар иде. '/ Бу елның июнь аенда Язучылар союзының Әлмәт бүлеге башкорт ' t язучыларын каршы алачак. Шул уңай белән без журналыбызның бу ! > санында башкорт әдәбиятыннан үрнәкләр бирәбез.
Әнием чирләгәндә
д нием ятып чирли.
Белсәгезче
Миңа ничек кыен икәнен.
Моңа хәтле күрмәдем мин аның Хәтта ятып черем иткәнен.
Таңда торсам — учагында уты.
Төндә кайтсам — көйри күмере. Исеме дә аның Вазифа шул, һәм вазифа — бөтен гомере.
Бер кич әйтте; «Куй шул даруларны...
Үзең озак утыр янымда.
Бергә яшәп, сирәк күрешәбез Без бәндәләр исән чагында.
Йөрәгемә туктаусыз ук ата Авыр уйларымның гаскәре. Чөнки миннән кала сиңа күчә Ике дөньяның да хәстәре.
Син юламан булдың. Юлда булдың, Сагышыма сагыш ялгадың.
Ярты гомерем узды сине көтеп.
Син китә, дип, куркып — калганы.
Юк, юк. сукранмыймын. Мин бит сине Үзем шундый итеп яраттым.
Кавырсынына да тел тидермәм Рухыңдагы чая канатның.
Өч яшеңдә атка менгерделәр. Син чытырдап ялга ябыштың, Ә мин чәчләремне учлап алдым, — Сиңа куәт бирәм, имештер...
Тап шул вакыт йөрәк-бавырымның
Бер тамыры кинәт өзелде:
Атка мендең — кулдан киттең бала, Тәкъдир саклый күрсен үзеңне!
Шуннан машиналар, ярапланнар Сине миннән алып качтылар.
Мин аларны каргамадым, алар Сине кире алып кайттылар.
Урманнарга чыктым сагынудан Чыдамнарым беткән чакларны. «Мостафа-а!» — дип кычкырдым мин
сиңа, Рәхмәт,
Урман жавап кайтарды.
Васыятем юк сина, мирасым юк.
Үгет алыр яшьтән үткәнсең.
Калдыгыз өч бөртек бер башакта, Арада син чалсын, өлкәнсең.
Чирле идең читтә. Төшкә керми Җәфаладың шулай бер заман. Таннан торып Әсхәпләргә керәм, Керәм дә шул зарны зарланам.
Айсылуның
Уналтысы тулган Айсылуны Аккошларга тиңләү аз төсле. Ул үзе бит аккош төркемнәрен Безгә алып килгән яз төсле.
Уналтысы тулган шул Айсылу, An-ак халат киеп өстенә.
Тайны кичкә, язны көзгә ялгап, Тау ягында кошлар үстерә.
Ә бер көнне көзге чебешләрне Барлаганда...
икәү тулмады.
Шуны белгәч, мөдир Әбделкадыйр Үрлс-кырлы килеп дулады.
Аяыр сүзләр, яман сүзләр әйтте. Пычрак сүзләр әйтте балага.
Нурлар чәчеп торыр ике күздән, Ике чишмә булып, яшь ага.
Акланырлык урыны юк кызкайның, Бөтен гаеп анын ягында;
Әбделкадыйр нн әйтсә дә ханлы — Әбделкадыйр дәүләт сагында.
Күпме кнрәк ап-ак туй күлмәген Пычрак атып кына тапларга?
күз яшьләре
Күпме кирәк сабыйның пакь күнелен Кара сөрем белән капларга?
Еламачы, Сылу, тукта инде. Онытырга тырыш жәберне. И кешеләр! Кайчак без соң әле Нигә шулай каты бәгырьле?..
Булачагын, була язганнарын Исәпкә без төгәл алабыз. Каз югалса, оран таратабыз, Чебеш үлсә, сөрән салабыз. Исәпләрне төгәл алабыз.
Ә кырылып калган кәефләрне.
Ә нахакка тамган яшьләрне Исәпләргә вакыт түгел микән? — Кемнән көтик андый хәстәрне?
Айсылуның түккән күз яшенә Чын бәһаләр куйсам мин әгәр. Әйтер идем:
ул — заяга аккан
Алтын чишмәләргә бәрабәр.
Күз яшьләреи юкка түкмәек. Алар да бит дәүләт байлыгы. Ул байлыкны әрәм итмәек.
Әсхәп әйтә бер көн: «Тан алдыннан Мосгафанны күрдем төшемдә.
Акбүз атта чаба. имеш, үзе,
Ап-ак күлмәк, имеш, өстендә...»
Әсхәп алдый, ә мин алданамын.
Икебез дә әрнеп елыйбыз.
Акбүз аткай белән ак күлмәкне Исән күрешүгә юрыйбыз.
Син сугышта чакта
Кышлар суык.
Кар-буранлы булды — зәһәрле.
Сине уйлап дер-дер калтырандым.
Кара көздән язга кадәрле.
Күз алдымда торды: син гел генә ’ Бураннарга каршы барасын.
Билдән карга бата-бата-бата, Бүтәннәргә юллар ярасын.
Шундый бер төн мин. далага чыгып.
Жилгә каршы юлсыз атладым.
Киттем, киттем, Какъ түбәне үттем, Эзләремне карлар каплады.
Бирешмимен, һаман барам, барам. Каршы жилләр жанны өзәрлек. Үзем барам, үзем аваз салам: Түз. түз. бала! Адәм түзәрлек!..
„.Менә шулай, тезмә-тезмә булып. Барысы да килде хәтергә.
Күрәсен. бер жайда кеше үзенсн Әйтер сүзен тиеш әйтергә.
Васыятем юк сина. мирасым юк, Үгет алыр яшьтән үткәнсен.
Калдыгыз өч бөртек бер башакта, Арада син чалсын, өлкәнсең...»
Әсәем!
Мине күптән жицгән булыр иде Каршы жилләр. каты яралар.
Син тормасан әгәр, калкан булып. Хәвеф белән минем арада.
Бирешмәче, зинһар, бирешмәче. Савыга күр инде, әсәем!
Тагы бераз синен ышыгында Хәвеф хәтәр күрми яшәсм.
Көзге катык, көмеш кашык янында Тумады бу йөрәк каны — жырларым. Көне — алтын, өне — ялкын елларым. Эш өстендә туып үсте жырларым.
Вакыт житәр. Мин дә бер чак арырмын.
Дингез юган кыя сымак авырмын.
Дулкын булып, таралып калыр жырларым, Канта-кайта кагып күңел ярларын.
Башкорт теле
Жоң чишмәсе, сандугачтай жырчы ла син. Сыгылма бил, талчыбыктай нечкә лә син. Аллы-гөлле гөлчәчкәдәй нәфис тә син. Әй. илһамлы, әй, кодрәтле, башкорт теле. Күп вакытлар син жырладың курай монын, Күп вакытлар син жырладың көрәш юлын, Инде азаг, шат. Җырлыйсын жинү жырын. Әй, бәхетле, әй, хөрмәтле, башкорт теле. Иң элек миңа син өйрәттең Ленин сүзен, Иң элек миңа син күрсәттең дуслык юлын, Минем өчен син бит тормыш — бәхет үзең, Мәңге яшә, әй, сөекле башкорт теле — . Атам теле, анам теле — минем телем.
Җырларым
Тук песидәй жылы мич башында Аунап-мырлап тумады бу жырларым. Эш өстендә кайнап үтте елларым. Юл унае туып үсте жырларым.
Бәлки, шуңа ширбәт кебек түгелдер, Бәлки, шуна назлы гөлдән түгелдер, Эштә ярсып, ургып туды жырларым. Җырлар булып түгелеп барды елларым
-- □---
Белсәң икән башка һичкемнең дә йөрәгемә якын түгелен.
Кушымта.
Соңгы трамвай
Җыр
Озатып килдем жан кисәгемне, Серләшә торгач, төн дә авышкан. Сискәнеп киттек кинәт янгыраган: «Бу —соңгы трамвай!» — дигән тавыштан.
Соңгы трамвай килә, Соңгы трамвай, Туйга барган сымак ашыга. Күңелемә сеңеп калган урыннар Өзлексез чаба минем каршыга.
Трамвайга табан йөзә тын бакча, Күптәнге бер кич һаман исемдә: Очраттым мин башта иркәмне Менә шушы күркәм бакча эчендә.
Ун якта калды тыныч бер урам. Онытмый күңел шундый иртәне: Шунда иң беренче тойдым иркәмнең Ирене ничек кайнар икәнен.
Талпына сымак минем каршыга Төзелеш барган яңа матур йорт. Шул булыр, бәлкн, бер көн иркәмне Кәләшем итеп алып кайтыр йорт. Соңгы трамвай килә,
Соңгы трамвай, Туйга барган сымак ашыга. Күңелемә сеңеп калган урыннар Өзлексез чаба минем каршыга.
Нигә, иркәм?
Җыр Онытылам Идел буйларында. Уйлар дулкынына күмелеп.
Нигә һаман, иркәм.
Синдә генә икән,
Синдә генә икән күңелем? Йомшак кулың сөя кебек мине, Чәчләремә тисә таң жиле,
Кушымта.
Дөнья балкып китә, күзләреңнән Җылы караш торса сибелеп.
Кушымта.
а о ё
8 а д
а
= 1 а*
Язмыш
Дчиъя булгач, булыр шатлыгы да, Кайгысы да торыр атлыгып.
Бөтенесен кабул итәм, дөнья, Карама тик мина ятсынып.
Шатлыгын да, хәтта кайгысын да
Өсп-өеп кигер алдыма...
Ни булса да кнтер, тарсынма, Тик өлешсез генә калдырма.
Авыр булсын, әйдә, тау шикелле, —■ Күтәрәм мин аны, күтәрәм. Кайсыларын салам нннәремә, Кайсыларын башка күтәрәм.
Әгәр булса ана сагышы, Күз яшьләре икән балаиыц— йөрәкләрем аша үткәрәм— Тик миннән сон туган кешегә Җиңел булсын, дим дә күтәрәм.
Бик күп кирәк А*үп кирәкми, дисен, кеше өчен?.. Бик күп кирәк, уйлап карасан. Таудай кирәк, күл, дикгездәй кирәк, Әгәр шулай әйтү яраса. Бнк күп кирәк — Мең-мен йолдыз төсле, Алтын комы төсле сүзләрнен. Хуш иседәй чәчкә-гөлләрнен. Нуры төсле көньяк жилләрнец. Бнк күп кирәк, кирәк кешегә. Менә мина, минем ишегә. Юк, ул әйбер яки мал түгел, Алтын-көмеш яки дан түгел. Ул күп әйбер — йөрәк жылысы, Хыялларга тулы бай күнел.
4 ----- --
о
rg
с
g
Ышаныч
И ышаныч!
Әкият таңнарыннан. Хыяллардан туган ышаныч. Сабый бала кебек гел сафлыктан, Яктылыктан торган ышаныч.
Шул ышаныч белән алдандым да, Алдадым да бугай кешене.
Тәмле дидем әрем ачыларын. Бигрәк ачы дидем төчене.
Кайчагында караны ак дидем, Кара дидем кардай ап-акны. Түмгәкне дә биек тау дип йөрдем. Акыллы дип йөрдем ахмакны.
Үкенечле атланулар белән Яраланган еллар кызганыч. Ләкин миндә һаман исән әле Сабый бала кебек ышаныч.
Сабый бала кебек әкиятләргә, Хыялларга һаман ышанам.
Ераклыктан якынлыкны көгәм. Җылы язны котом кышлардан.
Түмгәкләрне тау иткем килә. Ак итәсем килә караны.
Юкларны да бар итәсем килә, Юк итәсем килми барлармы.
Аналар бит безне бу дөньяга Шул ышаныч белән яраткан. Шул ышаныч белән алдамасак. Алданмасак иде кабаттан.