Логотип Казан Утлары
Публицистика

АРХЕОЛОГИЯ ДОКТОРЫ АЛЬФРЕД ХАЛИКОВ БЕЛӘН ӘҢГӘМӘ


арлык фәннәр арасында тарих фәне нн
борынгыларыннан нсәплә- нелә Элек-электән
кешеләр үзләренең ата-бабалары, аларнын
тормышлата белән, зур вакыйгалар, зур шәхесләр
белән кызыксына килгәннәр һәм халык тор-
мышындагы ин әһәмиятле фактлар турында киләчәк
буынга язып калдырырга тырышканнар. Шулай итеп,
гасырлар буена тарихи язмалар туплана килгән. XIX
йөзгә кадәр тарих, нигездә, менә шундый язма
документларга һәм халык истәлекләренә таянып
язылган
Әгәр язма документлар булмаса, ул чагында
нишләргә сон? Элекке заманнарда, әйтик, моннан
мен, мен ярым еллар элек барлык халыкларның да
язу системасы, тарихчы галимнәре булмаган лабаса!
Культура ягыннан алга киткән илләрнең тарих-
чылары да үзләрендә яисә күршеләрендә булган
барлык нәрсәләрне күреп, белеп жнткермәгәннәр.
Шулай булгач, язма документларга гына нигезләнгән
тарихны тулы дип әйтеп буламы?!
Менә шунда инде тарихчыларга археологлар
ярдәмгә килә. Археологлар борынгы кешеләр торган
жнрләрне казып карыйлар һәм жир астыннан
табылган материаль культура калдыклары буенча
бик ерек тарихларны <укый> алалар. Язма документ-
ларга әйбер документлар өстәлә. Бары тик
археология барлыкка килгәч кенә тарих фәне чын-
чынлап алга китә алды. Сонгы йөз, йөз илле ел
эчендә археологлар кешелек дөньясын искиткеч
ачышлар белән баеттылар. Бөтен дөнья культурасы
алдында археологларның хезмәте чиксез зур.
Без еш кына: татар язма әдәбиятының ерак тарихы
бар, дияргә яратабыз. Ә менә бездә тарих фәненен
дә ерак тарихы булганлыгын безнең барыбыз да
белә микән? Бездә, мәсәлән, Болгар чорында ук
атаклы тарихчылар булганлыгы мәгълүм. Болгардан
сонгы чорларда да татарлар арасында тарихчылар
бетеп тормаган. Мисалга XIX гасырда яшәгән олы
галимнәр Шиһаб Мәр- жани белән Каюм
Насыйриларны күрсәтү дә житә. Татарлар арасында
тарих фәненен торышы, үсеше мәсьәләсе, минемчә,
киләчәктә аерым тикшеренүне таләп итә.
Революциягә кадәр бездә археология белән
кызыксынучылар да күренә башлый. Шуларнын ин
беренчесе укытучы Гайнетдин Әхмәров була. Шулай
да бу археологлар <кызыксынучылар>дан ары уза
алмыйлар. Бүгенге көннәргәчә безлә фәннәр док-
торы дәрәҗәсенә ирешкән бер генә археологның да
булмавы шул турыда сөйли булса кирәк.
Ләкин бу кимчелек инде артта калды. Күптән түгел
Мәскәүдәге Югары аттестация комиссиясе Альфред
Халиков язган докторлык диссертациясенең
якланганлыгын раслады. СССР Фәннәр
академиясенең Казан тел. әдәбият, тарих
институтының Археология һәм этнография секторы
мөдире. республикабызның күренекле археологы,
тарихчысы Альфред Халнковны, шулай итеп,
татарлардан беренче доктор-археолог дип әйтергә
безнең тулы хакыбыз бар.
Альфред Халиков 1929 елда Татарстанның Октябрь
(Норлат) районы Кизләү авылында туа. Археология
белән ул Казан университетының тарих бүлегендә
укыган чагында ук кызыксына башлый. 1947 елны
Казан археологы Н. Ф. Калинин белән ул беренче
мәртәбә фәнни экспедициягә чыга. Шуннан бирле
Альфред Халиков һәр елның язгы, жәйге. көзге
айларын кырларда- басуларда үткәрә. Хәзер ул
экспедицияләргә үзе житәкчелек итә. Татарстан
археологлары гына түгел, күршебез Марн АССР
археологлары да берничә ел инде аның кул астында
эшлиләр.
Б
Студент чагында ук өйрәнә килгән материаллары
нигезендә А. Халиков 1956 елда «Идел буенда, Казан
тирәсендә бакыр чорында яшәгән кабиләләр
тарихы» дигән темага кандидатлык диссертациясе
яклый Сонга таба яшь галимнең фәнни чикләре
кнңәйгәннән-кинәя бара. Беренче адымнарын шулай
Казан тирәсендә генә башлаган Альфред озакламый
бөтен Урта Иделне өйрәнә. Татарстанда гына
чикләнеп калмыйча. күрше өлкәләргә дә үтеп керә.
Аның 1965 елны якланган докторлык диссертациясе
«Урта Идел буе халыкларының борынгы тарихы» дип
атала.
Альфред Халиковның докторлык диссертациясендә
туган җиребезнең фәндә моңарчы тиешенчә
өйрәнелмәгән ерак чорлары яктыртыла. Үзенең бу
хезмәтендә галим күп кенә бәхәсле яисә ачыкланып
җитмәгән мәсьәләләрне үзенчә, яңача чишә һәм
Урта Идел буе халыкларының үткән тормышын,
фәнни дәлилләргә таянып, тулы итеп күз алдына
бастыра. Идел буе халыкларының борынгы
тормышын өйрәнүчеләр өчен аның бу хезмәте әйтеп
бетергесез дәрәҗәдә кыйммәтле кулланма булачак.
Альфред Халиков әле яшь. көчле. Киләчәктә аның
совет фәнен үстерүдә, туган халкыбызның тарихын
өйрәнүдә яңадан- яна уңышларга ирешәчәгенә без
аз гына да шикләнмибез.
«Казан утлары» журналының тапшыруы буенча, мин
Альфред Халиков янында булдым, редакция
исеменнән, журналның күп санлы укучылары
исеменнән аны докторлык дипломы алуы белән
котладым һәм аның кайбер сорауларга җавап бирүен
үтендем. Түбәндә укучыларны шул сорау-
жавапларның кыскача эчтәлеге белән та-
ныштырмакчы булам.
НУРИХАН ФӘТТАХ
Сорау. Татар халкының борынгы тарихын өйрәнүдә
соңгы елларда нинди уңышларга ирешелде?
Җавап. Бу сорауга җавап биргәнче, ин элек Урта
Иделнең борынгы чорын күз алдына китерергә
тырышып карыйк. Урал таулары борын-борыннан
Азия белән Европаны бүлеп торган булса, Идел.
Чулман (Кама) сулары, киресенчә, ике континент
халыкларын тоташтыручы, аралаштыручы төп сәүдә
юлы булган. Иделдә. Чүлманда төрле халыклар,
төрле культура, дин вәкилләре очрашкан. Монда
яшәүче җирле халыклар да. гасырлар үтү белән,
төрле сәбәпләр аркасында әледән-әле үзгәреп,
алышынып торганнар. Аларнын кайберләре
утракланган җирләреннән күчеп китәргә мәҗбүр
булганнар, кайберләре олы яуларда кырылып
беткәннәр, кайберләре читтән килгән яңа. көчле
кабиләләргә кушылып, этник яктан юкка чыкканнар.
Тик шулай да аларны эзсез югалганнар дип әйтеп
булмый. Безнең борынгы җиребездә әзме-күпме
тормыш кичергән халыкларның җир астында
каберлекләре, торак үрыннары (кала-таулар) торып
калган. Без менә шул каберлекләрне, кала-тауларны
казыйбыз, аларда табылган кеше, мал-туар
сөякләре, таштан, металлдан, балчыктан. пыяладан,
сөяктән ясалган бик күп төрле әйберләр буенча
элекке халыкларның тормыш-көнкүрешен, яшәү
шартларын, динен-идеологиясен өйрәнәбез. Казып
табылган әйберләр — чүлмәк ватыклары, төймәләр,
алкалар һәм бүтән төзәнү-бизәнү әйберләре, ук,
сөңге башлары, акчалар, таш бина калдыклары һ. б
бик күп нәрсәләр — безгә борынгы кешеләрнең
канчан, ничек яшәүләрен генә түгел, бәлки алар- ның
нинди телдә сөйләшкән булуларын да, йөз-бнт, тән
төзелешләрен дә ачыкларга ярдәм итә. Конкрет
алганда. Болгар дәүләтенең тарихын без. башлыча,
менә шундый материаль культура калдыкларына
таянып тикшерәбез.
Болгар дәүләтенең төп төрки халкы, билгеле
булганча. Урта Идел һәм Урал арасындагы киң
территориядә яшәүче татарларның борынгы
бабалары булып саналалар. Татарларның борынгы
бабалары алар гына түгел, әлбәттә. Безнең
«баба»ларыбыз бик күп. Шул күп «баба»лар
арасында иң күренеклеләреннән берсе — Болгар
дәүләте төркиләре.
X гасыр башларында Болгар дәүләте түбән Иделдәге
хазарларга буйсынган була. Борынгы язмалардан
күренгәнчә, хазарлар белән болгарларның теле бер
булган. Алар төрки телдә сөйләшкәннәр. Гарәпләрне
Көнчыгыш Европага үткәрмичә тоткарлап торган,
Византияне гарәп агрессиясеннән саклап калган
Хазар империясе X гасыр азакларында көчсезләнә,
таркала башлый. Менә шул шартларда Болгар
дәүләте мөстәкыйльлеккә ирешә. Көнчыгыш
Европадагы төрки культураның үзәге, шулай итеп,
хазарлардан болгарларга күчә.
Кыска гына вакыт эчендә Болгар көчле, культуралы
дәүләтләрнең берсенә әверелә. Һөнәрчелек, сәүдә,
төзелеш, металл, күн эшкәртү, иген игү буенча һәм
тормыш-көнкүрешнең, хуҗалыкның башка күп кенә
тармакларында Болгар төркиләре үз заманындагы
күршеләреннән бик нык алга китәләр Мисал өчен
чуен кою һөнәрен күрсәтеп үтәргә мөмкин. Болгарлар
XIV гасырда ук инде чуен коюның серен үзләш-
терәләр. Көнбатыш Европада исә (Англиядә) чуенны
беренче мәртәбә XVI гасырда гына коя башлыйлар
Болгар төркиләренең күрше халыкларга культура
тәэсире бәхәссез нәрсә Марилар, удмуртлар,
башкорт, мордва, чувашлар гасырлар буена болгар-
ларның уңай тәэсирен тоеп яшиләр. Болгарларның
тәэсир: шулай ук русларда да сизелә. Рус
елъязмаларында әйтелгәнчә, болгар осталары
русларга, мәсәлән, таш биналар салып бирәләр.
Соңгы елларда Болгар дәүләте тарихын тикшерүдә
шактый уңышларга ирешелде. Шулардай
берничәсен күрсәтеп китәргә була.
Беренчедән, Идел-Чулман буйларына төрки
халыкларның кайчан, кайсы гасырда килүләре
мәсьәләсен алыйк. Тарихта моңарчы: Идел буена
болгарлар VII —VII! гасырларда күчеп килгәннәр һәм.
шулай
булгач. VII — VIII гасырларга кадар монда төрки
халыклар булмаган, дигән караш яшәп килә иде. Бу
карашны раслаган ышанычлы дәлилләр юк иде.
шуңа күрә, бик озак еллар буена бу мәсьәлә бәхәсле
к өе кала килде
1950 елда казыла башлаган һәм елдан- сл
казыла килгән Олы Тархан. Танкеевка каберлекләре
безнен өчен көтелмәгән яна- лыклар ачты. Ул
яцалыкларнын иң әһә- миятлесе шул: Урта Идел һ ә
м Ч у л- ман буйларында. болгарлар килгәнче
берничә гасыр элек үк инде, ниндидер төрки каби-
ләләр яшәгән. Алар бу җирләргә III—IV гасырларда
ук күченеп килгәннәр Бүгенге татарлармын
Иделдәге. Чулманда- гы шул бик борынгы бабаларын
без кайчандыр Европа тарихында яна эра ачкан
хуннарның бер төркеме булырга тиеш дип исәплибез.
Шулай итеп, болгарлар үзләре җирле төрки
кабиләләр иленә басып кергәннәр. аларны үзләренә
буйсындырганнар һәм уз исемнәрендә дәүләт
төзегәннәр. Ләкин культура үсеше ягыннан алар
утрак төркиләрдән түбәнрәк торганнар һәм сонга
таба, җирле кабиләләрнең культурасын үзләштереп.
алар белән тулысынча аралашып беткәннәр.
Болгарларның бары данлы исемнәре генә сакланып
калган. Тарихга мондый <ялгышулар>ны шактый
очратырга мөмкин.
Икенчедән. Болгар дәүләтенең халкы
мәсьәләсе. Болгарларның төрки булуы турында
ышандыргыч язма мәгълүматлар булса ла ^мәсәлән,
XI гасырда яшәгән Махмуд Кашгари сүзлеге), кайбер
тарихчылар монгол яулап алуларына кадәр Болгар
дәүләтенең халкы төрки булмаган, бәлки угро-фин.
славян яисә бүгенге чуваш теле кебек телдә
сөйләшүче кабиләләр булган дип килделәр Аларның
фикеренчә. Урта Идел, Чулман буйларында төрки
халыклар бары тик Алтын Урда чорында гына
утракланып калганнар.
Казан археологларының Олы Тархан. Танкеевка
каберлекләрендә тапкан күп санлы материаллары
шулай ук бу карашның да нигезсез икәнлеген исбат
итте. Болгар дәүләтенең төп халкы, алда күренгәнчә.
монголлар килгәнче дә. монголлар килгәч тә.
һичшиксез, төрки булган Шулай да аларның теле
ниндирәк «төрки» булды нкән соң? Бу мәсьәләдә
әлегә нык урнашкан бер генә фикер юк. Ләкин кайбер
мәгълүматлар болгарларның кыпчакларга якын
булуы турында сөйли. Мәсәлән, князь Всеволод
Юрьевич 1184 елны Киев князе Святославка язган
хатында, кыпчаклар белән болгарларның теле дә.
нәселе дә бер ди Аннары, Махмуд Каштарн сүзле-
гендә кыпчак сүзе яисә болгар сүзе дип күрсәтелгән
сүзләрне без бүгенге татар телендә очрата алабыз
Мәсәлән, «бал» сүзен М. Кашгари кыпчаклар,
суарлар сүзе дип бирә Моңа шулай ук «авые»
(балавыз) сүзен дә өстәргә мөмкин.
Димәк болгар теле, кайберәүләр ышандырырга
тырышканча, һич тә хәзерге чуваш теле кебек
булмаган. Болгар төркиләренең теле кыпчак, угыз
телләренең якын туганы булган һәм. яхтимал.
бүгенге татар теленең нигезе нәкъ менә шул борынгы
заманнарда ук формалаша башлагандыр дип әйтәсе
килә.
Ләкин шуны да онытмаска кирәк. Бсл- гар дәүләтенең
халкы этник яктан бер генә төрле булмаган. Монда,
төркиләр белән бергә, әлбәттә, башка этник
группалар да яшәгән.
Сорау. 1966 елгы археологик эшләрнең нәтиҗәләре
турында бер-ике сүз әйтә алмассызмы?
Җавап. 1966 елда Казан археологлары күп кенә
эшләр башкардылар. Фәнни хезмәткәр Тамара
Хлебникова җитәкчелегендәге бер отряд борынгы
Болгар шәһәре калдыкларын тикшерде Аерым
алганда, фәндә «Кара пулат» («Черная палата») дип
йөртелгән таш бина тирәсе казылды. Элек бу
бинаның кайчан салынуы да. ни өчен салынуы да
билгеле түгел иде. Былтыр бу мәсьәләгә беоннкадәр
ачыклык кертелде. «Кара пулат»ның нигезе тирә-
сендә бик әһәмиятле ике дәлил — бакыр акчалар
белән алтын йөзек табылды. Шулар буенча без 6v
бинаның XHI йөз азакларында яисә XIV йөз
башларында салынган булуын әйтә алабыз.
Хәтерегездә булса. «Кара пулат» дүрткел итеп, өч
яруслы (өч катлы) итеп төзелгән. Ни өчендер аның
тышкы ишеге икенче катта. Бу нәрсә бездә күп кенә
сораулар тудыра иде. Былтыр без мона да җавап
таптык шикелле Бина тирәсен казып карагач, җир
астыннан стена калдыклары килеп чыкты. Кайчандыр
«Кара пулат»нын дүрт ягында да (күрәсең, беренче
кат биеклегендә) кечкенә-кечкенә бүлмәләр булган.
Алар барлыгы унөч. Шулай итеп. «Кара пулат»
төптән (беренче каттан) хәзергегә караганда киңрәк
булган.
Экспедициянең фәнни җитәкчесе. Мәскәү
профессоры А. П Смирнов әлеге бүлмәләрдә
дәрвишләр яисә мәдрәсә шәкертләре яшәгәндер,
дигән фикерне әйтә Ләкин безнен салкын климат
шартларында ул таш капчыкларда дәрвишләр,
шәкертләр яшәвең күз алдына китерүе кыен.
Ихтимал, «Кара пулат» элек суд-хөкем урыны бул-
гандыр дип әйтергә мөмкин Хәзергәчә сакланып
калган үзәк бинада, күрәсең, хөкем иткәннәр,
гаепләнүчеләрне исә нәкъ менә шул беренче каттагы
таш капчыкларда тотканнар. Бакуда. мәсәлән, урта
гасырлардан калган шундый хөкем бинасы бар
Минем җитәкчелектәге икенче бер отряд быел да
Танкеевка авылы янындагы каберлекләрне казу
эшен дәвам итте. Тан- кеевкада барлыгы 800 чамасы
кабер калдыклары ачылды Шүларның 200 тә якыны
1966 елда тикшерелде. Бу каберлекләрдә- ге
кешеләр IX — X гасырларда. Болгар дәүләте
төзелгән чорларда ук күмелгән булганнар Җир
астыннан табылган күп санлы кызыклы материаллар
шул турыда сойли.
Иделнең язын су баса торган түбән урыннарында
көзге айларда су бераз кими төшә Шуннан
файдаланып без сентябрь- октябрь айларында герле
утрауларда, кал
ку урыннарда археологик эзләнүләр һәм казу эшләре
алып бардык. Сонгы 3 — 4 ел эчендә монда 500 гә
якын археологик «нокталар» табылды Шуларның
йөздән артыгы — болгар авылы калдыклары. Һәм
алар күбесенчә Кама тамагы тирәсендә урнашканнар
Узган елны без шундый утрауларның берсендә
болгар акчалары хәзинәсе таптык.
Былтыргы эшләр турында сейләгәндә. фәнни
хезмәткәр Равил Фәхретдинов турында аерым әйтеп
китәргә кирәк. Равил Фәхретдинов. фәнни
экспедицияләрдә катнашу белән бергә, үзлегеннән
дә шактый эшләр башкарды. Ул борынгы Болгар җи-
рен чын мәгънәсендә аркылыга-буйга җәяүләп
йөреп, тикшереп чыкты. 1700 чамасы болгар авылы
калдыкларын табып, картага төшерде Шуңа таянып.
Равил Болгар дәүләтенең чикләрен билгеләде. Төп
болгарлар яшәгән территориянең төньяк чиге,
мәсәлән, хәзерге Казан тирәсеннән, көнбатыш чиге
— Зөя елгасы буйлап үтә. Көньякта ул Иделдәге
Жигули тауларына барып җитә, көнчыгышта исә
Җаек (Урал) суы буйларына сузыла. Билгеле, болгар-
ларга буйсынган яисә болгарлар тәэсирендә булган
җирләрнең чиге моннан киңрәк Мәсьәләгә бу
күзлектән караганда. Болгар дәүләтенең чиген
төньякта — Боз океанына. көнчыгышта — Урал
тауларына кадәр сузарга мөмкин булыр иде. 1966
елда фәнни хезмәткәр Петр Старостин Чуваш АССР
җирендә археологик эзләнүләр алып барды Ул
Чувашиянең төньягындагы Ци- виль елгасы
буйларын һәм башка районнарны тикшерде. Шунысы
кызыклы: Чувашиядә болгарларга караган бер генә
археологик истәлек тә юк.
Сорау Киләчәккә планнарыгыз белән
таныштырсагыз иде.
Җавап. Безнең археология һәм этнография
секторында хәзер зур коллектив эшли. Киләчәктә без
Идел. Кама буендагы төрки халыкларның археологик
истәлекләрен өйрәнүне тагын да көчәйтергә уйлый-
быз Шул исәптән. Болгар шәһәре калдыкларын казу
эше дәвам иттереләчәк.
Кайчандыр Биләр (Бүләр) шәһәре Болгар
дәүләтенең башкаласы булган. Шулай да Биләрдә
әле беркайчан да диярлек казу эшләре
башкарылмаган. 1967 елның җәендә без бөтен
коллектив белән Биләр калдыкларын казуда
катнашачакбыз. Анда без Болгар шәһәрендәгегә
караганда да кызыклырак материаллар табарга
өметләнәбез.
Түбән Кама. Чабаксар ГЭСлары төзелгәч. бик күп
җирләр су астында калачак. Су басуга кадәр без күп
кенә урыннарда археологик эшләр алып барырга
тиешбез. Каманың төньяк районнарын, шулай ук
Казан артын һәм Тау ягын өйрәнү киләчәктә безгә
Казан ханлыгының этник составын. культурасын
ачыкларга мөмкинлек бирәчәк
1969 елда Уфада башкортларның һәм
Башкортстан татарларының килеп чыгуына
багышланган фәнни сессия булачак. 1970 яисә 1971
елда шундый ук сессия Казанда үткәреләчәк. Ул
сессиядә Урта Идел — Урал татарларының килеп
чыгышы мәсьәләсе каралачак Без хәзердән үк менә
шул фәнни дискуссиягә әзерләнәбез. Галимнәрнең
Уфада һәм Казанда булачак очрашулары
халкыбызның тарихын, культурасын. этногенезын
өйрәнүгә, һичшиксез, зур өлеш кертәчәк.
Үземнең киләчәккә шәхси планнарым мәсьәләсенә
килгәндә, хәзер мин докторлык диссертациясен
Мәскәүдәге «Наука» нәшриятында аерым китап итеп
бастыру өчен әзерлим Аннары Равил Фәхретдинов
белән икәүләп без Болгар турында татарча фәнни-
популяр китап язарга уйлыйбыз.