Логотип Казан Утлары
Очерк

УНСИГЕЗ ЯШЬ


ур башлы, ябык кына малай, чыбыркы сабын тотып арбага баскан да. күзләре белән торналар төркемен озата. Моңлы итеп кычкырып, тонык кургаш төсендәге күк буйлап җылы якларга очалар алар. Сугышның бер елын башыннан кичергән Миңнулла икенчесе никадәр авыр буласын йөрәге белән нык сизә. Җитмәсә, әтисе дә фронтта, әнисе алты бала белән берүзе торып калган. Балаларның иң өлкәне ул, Миңнулла, аңа инде унҗиденче яшь. Ләкин буйга бик кечкенә, шуның өстенә ашау ягы да бик такы-токы булганга. бөтенләй үсмер бала гына булып күренә. Шулай да ул ир кисәге. Әгәр чөелдерек яки аркалык өзелсә, хатын-кызлар аны чакыралар. Капчыкның да авыррагы ана өләгә. Сүз арасында шуны да әйтеп китик, Миңнулланың чын исеме Миңнулла түгел, ә Хикмәтулла. Бу турыда эче катып көлә- көлә әнисе сөйли торган иде: Хикмәтулла акыл иясе дигән яхшы сүздән алынган булса да, гади халык арасында аның шаян ягы да бар икән. Тузга язмаган эшләр эшләүчеләрне дә шулай диләр икән. Бер тапкыр, бала вакытында. Хикмәтулла бик каты авырып киткән. Билгеле инде, ул чакта якын-тирә авылларда врач- фәлән булмаган. Тирән борчуга төшкән ата-аналар мәхәллә мулласын чакырганнар. Мулла шунда гаҗәп «акыллы» диагноз куйган: янәсе, исеме җисеменә туры килмәгәнгә күрә бала авырган. Бу хәл баланын ата-анасын тагын да зуррак куркуга салган, алар бик гозерләп мулладан җисеменә туры килә торган исем ку-
I ын үтенгәннәр. Исем кушкан чагында мулла, гадәттә, дога укый, башын әле уңга, әле сулга борып, балага фәлән-фәлән исем бирелә дип, әкрен генә кычкыра, аннары шуны ук баланың колагына пышылдый. Бу юлы бөтенләй гадәти булмаган хәл башкарылганлыктан. мулла хуҗалардан самовар трубасы сорап ала һәм. фәрештәләр игътибар итсен диптер инде, трубаны әле уңга, әле сулга борып, баланың исеме алмаштырыла. ана яна исем — Миңнулла бирелә, дип кычкыра. Әмма үзе метрикада төзәтергә оныта. Соңыннан, куп еллар үткәч, комиссиягә баручыларның исемлеген төзегәндә аңлашылмаучылык килеп чыга: митрика буенча караганда Куки авылында Миңнулла дигән малай гомумән юк, Хикмәтулла дигән малай гына, әмма ул малайның кая киткәнен берәү дә белми...
Беркөнне күрше чуваш авылына бәрәңгегә барырга дип, бәләкәй чана төзәтеп
З
утырганда, естенә иске тун кигән, йөзен сакал-мыек баскан бер кеше ейгә килеп керде. Миңнулла бу ябык һәм авыру кешегә танымыйча бик озак карап торды. Ахырда аның күзләре зур булып ачылып киттеләр:
— Әти!—дип кычкырып җибәрде ул.
Әтисе чолганышта калган булган икән, ачлыктан бик каты газапланган, аннары, фронт аша чыкканда, дошман пулясы кулбашын яралаган. Бәхеткә каршы, ниндидер бер рус карчыгы аны яшереп тоткан. Җае чыккач, үзебезнең якка үткән, хәзер аны хәл алыр өчен авылга җибәргәннәр.
1942 иче елның апрелендә әтисе янадан фронтка китте. Аны озатканда Миңнуллага бик тә кыен булды, ләкин шул ук вакытта ул эченнән горурлана да иде. әтисе яңадан фашистларны кыйнаячак...
Шул ук елның сентябрендә коточкыч авыр хәбәр алдылар: фронтта әтиләре һәлак булган. Өйдә елау-сыкрау купты. Миңнулланың да елыйсы килде, ләкин сеңелләренә күз яшен күрсәтергә ярамый иде. ишек алдына чыгып, бик озак бер ноктага текәлеп утырды. Аннары аны колхоз идарәсенә чакырдылар. Элеваторга ашлык ташырга куштылар.
Миңнулла шулай иртә таңнан кичке караңгыга кадәр колхозда эшләде. Буйга да ярыйсы гына үсте, иңбашлары да киңәйде. Үзен-үзе тотышы да үзгәрде анык. Күп нәрсәне аермачык тешенә башлады, әнисенең күзләрендә яшь күрсә, инде хәзер элек- тәге кебек читкә борылмады. Ул күз яшьләре күңелендә моиарчы булмаган бик күп тойгылар уяттылар.
Тормыш никадәр авыр булмасын, вакыт тукталып тормый. 1943 елның язы да килде. Бу вакытта сугыш барышында зур үзгәрешләр булды. Сталинград эпопеясы Совет Армиясенең җиңүе белән тәмамланды.
Томанлы һәм җылы апрель көннәренең берсе иде. Ул елны яз иртәрәк килде, чәчүгә дә башка елларга караганда иртәрәк чыктылар. Ләкин бу елны Миңнуллага чәчү тәмамланганчы колхозда калырга туры килмәде. Атларны ял иттерергә дип тукталганнар иде. авыл ягыннан ялан аяклы бер кыз бала йөгереп килде:
— Абый. — диде ул Миңнуллага. — сина авыл Советына килергә куштылар, военкоматтан повестка бар...
Егетнең йөрәге сулкылдап куйды. Ул үзен кинәт зур итеп, солдат итеп сизде. Шунда аны хатын-кызлар сырып алдылар, берсе берсеннән уздырып кызгана башладылар: янәсе, бу балаларны кая алалар, алар анда, фронтта, нишлиләр инде? Миңнулла олы күренергә тырышып кашларын җыерды да сүрән генә:
— Кирәк булгач, алалар аны! Атларны карагыз, яме. — дип, беркемгә дә карамыйча. авылга таба китте.
Безнең халык юл кешесен хөрмәт белән озата. Илне сакларга китүчеләрне бигрәк тә инде. Әмма бу елларда юлга җибәрергә хәтта икмәк тә юк иде. Колхоз председателе дүрт килограмм вика бирде. Миңнулланың әнисе шул виканы табада кыздырды. Миңнулла аның да яртысын сеңелләре белән энеләренә калдырды. Юл капчыгына ул мичтә пешкән бәрәңге белән бер пар чабата салды да дәһшәтле сугыш давылына чыгып китте. Бу вакытта ана унсигезенче яшь иде-
Фронтка Миңнулла 1943 елның азагына таба гына эләкте. Җәй буе Мәскәү янындагы запас полкта сугыш эшенә өйрәнделәр. Җитез һәм һәрнәрсәне белергә тырышучы Миңнулла, ару-талуны белмичә, авыр солдат йөген тартты да тартты. Урыны туры кнлеә, шаян сүзләр кыстыргаларга да. шаян такмаклар җырларга да ярата торган иДе ул. Русча «чыктым аркылы күпер* дип кенә сөйләште, родларны бар дип тә белмәде. Әмма политрукларга анардан да күп сораулар бирүче кеше булдымы икән! Ул барысын да белергә һәм төшенергә тели иде. Тышкы кыяфәте дә Миңнулланың шактый алмашынды. Дөрес, буйга әллә ни күтәрелмәде, әмма теләсә кемне келәшчәдәй нык нтеп кысып алырга көче җитә нде.
Ниһаять, аларны фронтка озаттылар. Эшелоннан төшкәч тә, Миңнулла тирә-ягынз бик озак карап торды. Шул була икән инде Украин җире. Әтисе бу җир турында күп сөйләгән иде шул. Чыннан да тәмам җәрәхәтләнеп беткән икән, һәр карышы үч алырга чакыра кебек.
Командирлар килделәр. Ннндн частька алырлар икән? Артиллериягә алмаслар да
алмаслар, буең кечкенә диярләр. ПТРга да ярамас, мондый кәрләгә шундый озын мылтык бирәләр димени. Пулемет белән миномет шулай ук авыр булыр. Автомат дн- сәң тагы, һәм Миңнулла Гыйззәтуллин Егерменче гвардия бригадасының автоматчысы булып китте. Мото-укчы батальонда аны взвод разведкасына билгеләделәр.
Беренче сугыш алдыннан Миңнулла бик нык дулкынланды, кирәгеннән артык ыгы- зыгы килде, борчылды, кызды. Туплар ата. самолетлар үкерә, җир урыныннан куба башлагач, Миңнулланың бөтен эчке әгъзалары бугазына килеп тыгылды, күкрәге мондый киеренкелеккә түзә алмас, ярылыр күк тоелды. Күзләре очкынланып кабынды. Тора-бара калтыравы бетте. Взвод командиры гвардия лейтенанты Ефремов урыныннан торгач, Миңнулла да ана иярде. Ефремовка күп булса кырык яшьләр булгандыр, ә унсигез яшьлек егеткә ул күпне күргән ир булып тоелды. Миңнулла аңа җаны-тәне белән ышанды.
Разведка — командирның күзләре белән колагы диләр. Миңнулла бу сүзләрне күп мәртәбәләр ишетте, әмма сугышта моның ничегрәк буласын күз алдына китерә алмады. Гвардия лейтенанты Ефремов разведчикларын әйләнеч юллардан алып бара башлагач, тәҗрибәсез Миңнулла хә>та пошына калды. Ул үзе сугышның уртасына кереп, һәлак булган әтисе өчен дә, әнисе белән сеңелләренең кайнар күз яшьләре өчен дә үч алырга теләде.
Безнең гаскәрләрнең һөҗүме иртән башланды, ә кич белән Миңнулла Гыйззәтул- лнн кебек сугышта беренче мәртәбә катнашкан кешеләр өчен беренче мәртәбә Верховный Башкомандуюшнйның рәхмәте килде. Эчкә сынмаслык зур шатлык яшь солдатның күңелен биләп алды. Ул үзендә бик зур көч һәм гайрәт сизде: әйдә, буйга барып чык- маса да, акыл белән алдыра ул. Монысы иң кыйбаты!
Хәзер инде сугышлар көнен дә. төнен дә дәвам итәләр. Еш кына йокыны, ялны, ашау-эчүне дә онытырга туры килә. Әле пычрак ерып шуышалар, әле тын да алмыйча яталар, әле дошман өстенә ташланалар. Көрәк белән дә аз эшләмәделәр алар. Миңнулла бер нәрсәне бик нык төшенде: сугыш барыннан да элек кайнар эш икән. Ә эшне Миңнулла кече яшьтән ук татып үсте.
Бер тапкыр кыска ял вакытында өлкән генә разведчик Миңнулла янына утырды да махра төрә-төрә:
— Син. энекәш, начар сугышмыйсың икән, — диде, — кыю да, батыр да икәнсең. Моның өчеи мактарга да ярый. Ләкин бераз шальной син. Сугышта бу һич ярамый. Төшенәсеңме минем ни әйткәнне, Мишутка, ә?III
Миңнулла кызарды. Әлбәттә, разведчикның тел төбен ул төшенде: кыза шул ул. Динары иптәшләре куркак дип әйтмәсеннәр өчен дә тырыша. Түземлеге дә җитенкерәми аның. Хәер, командиры Ефремов берничә тапкыр аны мактап телгә алды. Дөрес, болар барысы да кызу эш арасында гына булды, махсус строй алдына чакырмады. Ләкин җылы сүз таш эретә диләр бит
Ефремов баштарак бурычны кат-кат аңлата, аннары, дөрес аңлаганмы дип, янә кат-кат кайтарып сорый торган нде. Кыю, зиһенле Миңнулла мондый төпченүне бер дә өнәмәде. Командирның кыска гына итеп:
— Миша, алга!—дип әйтүе аңа җиткән иде. Командирны кул хәрәкәтеннән, күз карашыннан, ярты сүзеннән аңламасаң, нинди разведчик син. Ул, күз ачып йомганчы, куаклар арасында югала һәм шулай ук командир алдына тавыш-тынсыз калкып, аңа сугышчан бурычның үтәлүе турында егетләрчә рапорт бирә иде. Ләкин егеткә караганда тәҗрибәләре әллә ничә мәртәбә артыграк булган иптәшләре аңа сиздермичә генә ярдәм кулын сузмаса, мин-минлегенә тимичә генә ана солдат һөнәрен төшендереп тор- маса, Миңнулла исән булыр идеме икән. Моны ул үзе дә бик яхшы сизә һәм уңайсызлануын яшерер өчен, ак тешләрен күрсәтеп, көләргә тотына иде.
— Башым ярык минем, акылым коелган, — дип русча вата-сындыра әйтеп куя иде. — Миңа дигәнне автоматым төшенә.
Сугыш бит ул сугыш инде, кайчакта һөҗүм итүче гаскәргә дә бик кыенга туры килә. Бер карыйсың, дошман аларны алган җайлы позицияләреннән бәреп чыгара, икенче карыйсын, югалтуларның исәбе-хисабы юк, взвод та, батальон да, хәтта брига
III Сугышчан дуслары кайчак Миңнулланы Мишутка дип тә йөртәләр иде.
да үзе дә туздырылган сыман. Мондый сәгатьләрдә. кайчакта. хәтта көннәр буе да унны-сулны белә алмыйсын. Сугышчы, бетен жаваплылыхны үз естенә алып, эш йөртә белергә тиеш. Гомумән, сугыш бик күп бнлгесезлекләрдән торган хисап мәсьәләсе икән, акылың, влгерлеген булмаса. монда берни дә кыра алмыйсын. Бигрәк тә развел* чик. чөнки күп вакыт аның янында командиры да булмый. Ул аерым-аерым кисәкләрдән бер бөтенне тәшкил игәргә тиеш. Дошман бит юләр түгел, карталарын ачып куймый, киресенчә, яшерә генә. Аннары тагын шунысы да бар: разведчик автомат, граната һәм хәнҗәр белән генә эш итә белергә тиеш түгел икән. Кирәк икән ул артиллерист та, сапер да. пулеметчы да була белсен...
Иптәшләре Миңнулланы гел шаярталар иде. Миңнулланың аңа хәтере катмый, шаярып җавап та кайтара белә. Җырлый башласалар, ул шулай ук читтә калмый. Аның тавышы башкаларныкыннан аерылып тора — саф. яңгыравык.
— Каян чыга бу тавышың, шайтан малай. — дип гаҗәпләнәләр иде ана кайбер иптәшләре.
Кыска, бик кыска була разведчикларның ял сәгатьләре. Күбрәк алар хәрәкәттә, алда. Бик еш сугышчан дусларын югалталар. Кемне булса да исемсез сукмаклар буенда я җирләп калдыралар, яки плащпалаткаларына салып алып кайталар. Взводта Миңнулланың якташы бар иде. аны да яраладылар. Бу югалту яшь егеткә бик авыр булды, ул туган җире белән үзен бәйләп тоткан нечкә җепнең өзелүенә бик көенде.
Ничектер бер дә сиздермичә генә кыш үтеп, ИИ4 елның язы кнлде. Хәер, март аенда Татарстанда әле кар була, кырлар ап-ак. Биредә, Буковниада исә. бөтен нәрсә яшеллек эчендә. Составына Егерменче бригада кергән генерал Катуковның танк армиясе, дошманның каршылыгын сындырып, чамасыз пычрак ерып, ташыган елгачыкларны кичеп, зур су — Днестрга якынлаша иде.
Разведчиклар Днестр ярына беренче булып җиттеләр. Мул сулы елганың аръягында. текә ярда, яшел агачлар эчендә курорт шәһәре — Залешнкн күренә иде. Миңнулла Гыйззәтуллиннын гомерендә курортларда булганы юк. ул хәтта кешеләрнең берни дә эшләмичә, ял итеп кенә торуларын башына да сыйдыра алмый нде.
— Өйләре нинди матур!—диде Миңнулла, сокланып. Бу шәһәр аңа кызганыч булып тоелды. Тиздән сугыш уты аны тәмам яндырып, җимереп бетерер бит.
Ул әле яңарак кына комсомол җыелышыннан кайтты — аны комсомолга алдылар. Миңнулланың күңеле моңарчы булмагандай сугышка атлыкты, ләкин бу матур йортларны бер дә ватасы, җимерәсе килмәде. Ул үзенә хас бер дәрт белән;
— Шәһәрне тизрәк азат итәргә, җимерергә ирек бирмәскә кирәк, — диде.
— Чү, тнк кенә тор. шальной, — диде олы яшьтәге бер разведчик. Шул чакта дошман яры меңләгән туплар белән үкереп алды. Тын елга өстеннән ут давылы үтте.
Ефремов йөгереп кнлде.
— Булса, көймәләр, булмаса, кул астындагы башка әйберләрне табарга кирәк. — диде ул. — Понтоннар артта калган, аларны көтеп, вакыт үткәрүдә мәгънә юк.
һәрвакыттагы кебек, беренче булып, елганы разведчиклар кичәргә тиеш иде. Караңгы төшкәнче, алар яр буйларын тикшерделәр. Көймәләр юк иде. тнк салга яраклы аерым агачлар, такталар, ялгыз бүрәнәләр генә таптылар. Ниһаять, алар тәмәке тарттылар да саллары янына киттеләр. Тәмәке тартырга өйрәнмәгән һәм шуңа эшссзлск- тән ялыккан Миңнулла беренче булып салга сикерде.
Гитлерчылар ничек туры килсә, шулай гына аталар, кайчакта аларның снарядлары белән миналары суда да ярыла нде. Вакыт-вакыт ракеталар кабынып китә. Мондый чакта безнең разведчиклар немецлар ягыннан көчле ут көтәләр. Ләкин атышлар юк, әллә аларны күрмиләр, әллә хәйлә коралар. Тагын бераз көткәч, тәвәккәлләделәр. Елганы хәвеф-хәтәрсез кичеп, берьюлы ярга сикерделәр Тып-гын. Дулкыннар һәм сирәк ату тавышлары гына ишетелә. Разведчиклар, барлык көтелмәгән нәрсәләргә әзер булып, ярдан мөмкин кадәр ераграк китәргә тырыштылар. Бераздан инде яр башында аларның автомат тавышлары яңгырады Миңнулла әле шуышып барды, әле автоматтан сиптерде, әле бөтен көченә граната томырды. Беренчеләрнең берсе булып, ул гран- шеяга бәреп керде, каршы очраган ике гитлерчыны атып үтерде.
Төне буе разведчиклар кызу сугыш алып бардылар, төне буенча безнең гаскәрләр Днестр аръягына күчә тордылар Күчкән берсе шунда ук сугышка да керде. Тан
алдында разведчиклар Залешикн шәһәренә аяк бастылар. Алар артыннан калмыйча гвардиячеләр барды. Дошман белән каты бәрелештән сон, алар Залешикн шәһәрен тулысынча азат иттеләр.
Гитлерчылар моның белән килешергә теләмәделәр. Совет сугышчыларын Днестр артына алып ташлау һәм оборона өчен җайлы позицияләрен кайтарып алу нияте белән алар кабат-кабат контратакага күчеп карадылар. Ләкин аларнын һөҗүмнәре барысы да кире кайтарылды. Ниһаять. Залешикн тирәсендә атышлар тынды. Ул арада Мәскәүдән шатлыклы хәбәр дә килеп төште: бик яхшы сугышканы өчен Егерменче гвардияче механикалаштырылган бригадага Залешикн исемен бирергә!
Миңнулла бу сөенечле хәбәрне медсанбатта ишетте: ул мина кыйпылчыгы тиеп яраланган иде. Шатлык өстенә шатлык өстәп, анын беренче сугышчан бүләк — «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнүе турында да хәбәр иттеләр.
Ничек булса да тизрәк взводына кайтып китәсе килде аның. Әйе, хәзер бөтенләй башка бит инде. Әтисе аның җиңү шатлыгының тәмен татый алмады. Ул нн авыр чакта — чигенгән вакытта һәлак булды. Ә Миңнулла инде бүгән солдат, җиңүче армия солдаты, азат итүче. Менә шуңа күрә анын күңеле дә күтәренке. Күңелен көр икән, яра тиз төзәлә ул—
Миңнулла яңадан үз частена кайтты. Ләкин взводта элекке разведчиклар бик аз калган иде: гвардия өлкән сержанты Александр Калашников, әзербәйжан егете гвардия рядовое Рөстәмов һәм тагын биш-алты кеше генә. Калганнары барысы да яналар. Взвод командиры Ефремов та юк инде, ул батырларча һәлак булган...
Яна взвод командиры гвардия лейтенанты Бандура кечкенә буйлы Миңнулладан аз гына калкурак иде. Яше дә әллә ни күп түгелдер. Күкрәгенә «Батырлык өчен» медале таккан разведчикка бераз карап торды да ул, сул күзен кысып, әкрен генә елмайды. Ак, тигез тешләрен күрсәтеп. Миңнулла да елмайды. Бу танышу иде.
1944 елның 16 июлендә Беренче Украина фронты гаскәрләре Львов юнәлешендә һөҗүмгә күчтеләр. Ут валы артыннан кузгалган совет пехотасы, дошман оборонасының беренче полосасын җимереп, гитлерчыларның «Принц Евгений» дип исемләнгән икенче оборона сызыгына килеп чыктылар. Немец командованиесе бу линияне һич тә бирергә уйламый иде. Баш-күз алгач, алар бик куп танкларга ышыкланып, үзләре һөҗүмгә күчтеләр. Ләкин гитлерчыларның язмышы хәл ителгән иде инде. Каты сугышлардан соң, безнең гаскәрләр немецларның икенче оборона сызыгын да алдылар.
. Лейтенант Бандура көннәрнсн берендә берничә разведчикны сайлап алды. Миңнулла Гыйззәтуллинны һәм тагын бер разведчикны баш дозорга билгеләде, калганнарын ян дозорларга.
— Тавыш-тыныгыз булмасын,— диде ул.— Дошман тылыннан барабыз.
Караңгы төште. Әле урман, әле кыр буйлап бардылар. Миңнулла күңеленнән горурланып атлады: әйтүе генә ансат, алар артыннан бөтен бригада бара бит! Анын күзе һәрнәрсәне шәйли, колагы һәр тавышны ишетә. Бармагы — автомат чакмасында. Ләкин атарга ахыр чиктә генә мөмкин.
Киеренкелек ару-талуны оныттыра. Шулай да Миңнулланың яралы аягы үзен шактый нык сиздерә иде.
Төне буе бардылар. Җәйге төн бик тиз узды. Әнә күк йөзе аллана да инде. Урманга кергәч, тагын караңгылатты Шунын өстенә монда аеруча сак булырга кирәк. Алда урман каравылчысы өе күренде. Миңнулла кулын күтәреп иптәшләрен туктатты.
— Әнә, кара! — диде ул иптәшенә, тәбәнәк читән ягына күрсәтеп. — Немец аты.
Ишек алдында бер генә түгел, алты немец аты тора иде. Арбалары да шунда ук, арбалар өстендә гитлерчылар йоклый. Өйдә офицерлар ял итә булса кирәк. Автомат тоткан часовой баганага сөялгән. Анын да башы салынып төшкән — аяк өсте килеш йокыга киткән.
— Болай гына алыйк! — дип пышылдады Миңнулла.
Агачлар арасыннан әйләнеп үттеләр дә бәрәңге бакчасы аша ишек алдына керделәр. Немецлар автоматларын бер читкәрәк сөяп куйганнар. Миңнулла коралларга ишарәләп иптәшенә күрсәтте дә. үзе. аяк очларына гына басып, сакчы янына китте һәм анардан ике адымда туктады. Тиз генә фашистның эшен бетерергә мөмкин иде, ләкин
шул чак Миңнулланың каны уйнап китте. Аяк очларына басып, ул немецның каскасын түбән басты да әкрен, ләкин нык тавыш белән
— Һальт! — дип кычкырды.
Гитлерчы күзләрен ачкач, каушап калды, автоматы твшсп китте, калтырана-кал- тырана кулларын күтәрде. Аннары бүтәннәрен дә уяттылар, йокы аралаш берни аңламыйча. алары да кулларын күтәрделәр. Һәммәсен сарай почмагына алып киттеләр. Биредә разведчикларның берсе гитлерчыларны саклап калды, Миңнулла, автоматын әзер тоткан килеш, ишекне кагарга кереште. Өйдән ике офицер атылып чыкты. Аларга да, үзләренә төбәлгән автоматны күргәч, кулларын күтәрүдән башка чара калмады.
Шулай итеп, берничә минут эчендә, разведчиклар 22 немец солдатын һәм офицерын. алты ат, арбалар һәм коралларны кулга төшерделәр. Аннары, аларны арттан килүче группага тапшырып, дозор яңадан алга кузгалды. Хәзер аеруча сакланып бардылар. Кайдадыр алда зуррак төркем булырга тиеш. Шуның өстенә көн дә шактый яктырып бара иде.
Чыннан да шулай булып чыкты. Урман сакчысы өен узып берничә километр баргач, разведчиклар бер алан авызында агачларны аударып юлны бүлгән урынга килеп життеләр. Алан янында — бик күп машина эзләре. Димәк, кайдадыр, якында гына, әйләнеп үтәргә мөмкин. Бу турыда ядрога хәбәр иткәч, дозор вакыт оту өчен турыдан китте. Бераз киткәч, урман межасына барып чыктылар Димәк, әйләнеч юл биредә зур юл белән тоташырга тиеш. Урман тынлыгына колак салып, беравык торгач, разведчиклар тагын кузгалдылар. Кояшның беренче нурлары яктырткан жиңел томан эчендәге урман гажәеп матур иде. Һәр яфрак, һәр үлән өстендә энже бөртекләре булып чык тамчылары ялтырый. Әйе, мондый матурлык кочагында берничә минут булса да ял итәсе килә, ләкин разведчикларның моңа вакытлары бармы соң?..
Кыр — күз, урман — колак, дип тикмәгә генә әйтмиләр шул. Еракта ниндидер гөрелте тавышы ишетелгәндәй булды. Миңнулла кинәт туктады. Кулын күтәреп, иптәшен дә туктатты. Җиргә ятып та тыңлап карады. Әйе, ялгышмый.
Бераз алга киттеләр. Гөрелте ачыграк ишетелә башлады.
Миңнулла үзе алга китте, иптәшенә бераз арткарак калырга әйтте. Әлбәттә, юлдан читкә чыктылар, юан агачлар артына яшеренеп бардылар.
Шул рәвешчә 200—300 метрлар киткәч. Миңнулла кинәт туктады, юлда бөтен бер автоколонна тора иде! Туплар таккан уннарча автомашиналар! Колонна буйлап өч часовой йөренә. Берсе хәтта күңелле генә итеп ниндидер көй сызгыра. Менә сиңа мә! Шулай да әлеге гөрелте кайдан килә соң? Миңнулла яшеренә-яшеренә алгы машина турысына кадәр барды. Машина тәгәрмәчләре белән чокырга туры килгән икән. Моторы ашли. ә шофер, кабинадан озын аякларын сузып, хырылдап йоклап ята. Өсте ябык жиңел машинада офицерлар йоклап яталар.
Миңнулла кырыктан артык машина һәм туп санады. Солдатлар белән офицерлар барысы өч йөзләп булыр. Мондый группаны тавыш-тынсыз гына алырмын днп уйлама. Ләкин юл тар. әгәр алгы һәм арткы машиналарны шартлатсаң, калганнары капчыкта торып калырлар, борылырга да урын калмый.
Миңнулла иптәше янына китте. Аннары взвод командирын чакырдылар. Гыйззә- туллин аңа барысын да сөйләп, башында туган планы белән уртаклашты. Бөтен взвод берьюлы һөжүм иткәндә берәр машина гына тиячәк иде.
Бандура бу план белән килеште. Менә 37 разведчик, күләгәләр кебек үтеп, колонна буйлап яттылар. Иң киеренке минутлар. Барысын да разведчикларның кыюлыгы һәм әрсезлеге хәл итәргә тиеш. Гыйззәтуллнн белән Бандура күзгә күз карашып алдылар. Вакыт! Миңнулла, күтәрелә төшеп, баш машинага танк гранатасы томырды. Каты шартлау йокыга талган урманны тетрәтеп жибәрде. Шуның артыннан ук разведчикларның автоматлары тырылдарга тотындылар. Миңнулла ннде аякка баскан килеш жиңел машинадагы офицерларны кыра иде.
Сугыш озакка сузылмады. Разведчиклар кырыкка якын төзек машина. 16 туп һәм ике йөзләп әсир алдылар. Аннары яңадан дошманны куу башланды, һәр жайлы урында гитлерчылар каты каршылык күрсәттеләр. Бигрәк тә су буйларында нык тордылар. Ә гвардиячеләр һөжүм иткән полосада эркле-ваклы елгалар һәм елгачыклар бик күп иде. Шулай да төп саклану урыны итеп немецлар мул сулы Висла елгасын
сайлаганнар һәм төп көчләрне мөмкин кадәр тизрәк анын көнбагыш ярына чыгарыр)а уйлыйлар иде. Безнең сугышчылар исә немецларны артларыннан калмыйча эзәрлекләргә тырыштылар. Алар, гитлерчыларның җилкәләренә атланып дигәндәй, Сан елгасын кичеп чыктылар һәм аның аръягындагы бик куп авылларны азат иттеләр.
Бандура разведчиклары яңадан дошман тылына үтеп керделәр. Менә алар зур бер авыл читендә яталар. Авылда гитлерчылар мәж килә, берсе дә китәргә җыенмый шикелле, күрәсен, биредә совет сугышчыларын тиз генә көтмиләр. Бер читтәрәк ялгыз ярым таш йорт тора. Авыл артында сирәк-мирәк автомат тавышлары. Аларга берәү дә игътибар итми, гадәти өйрәнү атышлары булса кирәк.
Разведчиклар беравык күзәтеп ятканнан соң, әлеге ялгыз йортны тикшереп карарга булдылар. Алга өч кеше — гвардия сержантлары Анисимов белән Шиянов һәм гвардия рядовое Гыйззәтуллин киттеләр. Взвод куе куаклык эчендә калды.
Ерактан караганда ялгыз йорт буш сыман күренә иде, әмма Анисимов белән Гыйз- зәтуллнн, яшеренеп, йортка якынлашкач, анда әледән-әле офицерлар кереп-чыгып торуын күрделәр. «Эттә генәсе, — дип уйлады Миңнулла, — штаб түгелме соң монда? Әйе, әнә лапас ышыгында часовой йөренә. Вакыт күпме сон әле? Әһә. 16.00».
Шактый күзәтеп, обстановканы ачыклаганнан соң. часовойны юк итәргә һәм штабка һөҗүм итәргә дигән фикергә килделәр. Озак та үтми, разведчиклар йортны чолгап алдылар. Гыйззәтуллин часовойны юк итте. Шуның артыннан ук тәрәзәгә гранаталар очты. Кара төтенгә уралып, офицерлар өйдән атылып чыга башладылар. Ишек төбендә аларны башына ак кубанка кигән совет разведчигы каршы алды.
— Я әле, тизрәк булыгыз, атмыйбыз. Каршылык күрсәтү файдасыз, сез камап алынган, — дип кычкырды ул.
Өйдән 26 кеше чыкты. Шуларның икесе рядовой, калганнары барысы да офицерлар. алай гына да түгел, алгысы генерал иде.
Шулай көпә-көндез совет разведчиклары немец частеның борын төбеннән бөтен бер штабны туздырып киттеләр.
Әлбәттә, гел шома гына бармады. Гвардиячеләргә бик кыенга туры килгән чаклар да булмады түгел, күп булды. Бер тапкыр, поход колоннасы белән барганда, якындагы куаклыктан чыгып, искәртмәстән немец «Пантера»сы һөҗүм итте, пулеметлардан сиптереп, берничә минут эчендә бөтен взводны аяктан екты. Аннары «Пантера», кырт борылып, туп-туры безнең автомашиналар колоннасы өстенә китте, аларны чылбырлары белән сытып, угы белән ялап алды. Миңнулла башын күтәреп караган ндс: бер үзе калган! Янында бер кеше юк, тик тирә-якта яралылар гына ыңгыраша. Әллә кайдан гитлерчылар ябырылып чыкты. Алар безнең яралыларны котырынып кыра башладылар. Миңнулла йомарланып чокыр төбенә сеңде. Йөрәге сулкылдап типте, гүя менә хәзер аны да эләктерәчәкләр. Тереләй, әлбәттә, бирелмәс, ләкин...
Күп дигәндә нке адымда гына гитлерчылар үтеп китте һәм... Миңнулланы күрмәделәр. Ул монда караңгы төшкәнче ятты. Шау-шу тынган иде инде. Атыш тавышлары шактый ерактан ишетелә. Миңнулла тнрә-якка каранып алды да чамалап сулга таба юнәлде. Таң алдыннан чолганыштан чыгучы бер төркем сугышчыларга очрады. Араларында бер лейтенант та бар иде. Ул командалар бирә башлады. Бер-ике сәгать эчендә сиксәнләп кеше җыйналды. Ләкин арыганлык һәм киеренкелекнең йомшаруы үзенекен эшләде, Миңнулла, агач төбенә сөялгән килеш, йоклап китте. Ә яңадан күзен ачып, тирә-ягына караганда, янында бер кеше дә юк иде. Уятмаганнар, караңгыда берсе дә күрмәгән, ахры.
Шулай итеп төннең калган өлешен аңа ялгыз үткәрергә туры килде. Яктыра башлагач, урман эченнән сакланып кына барганда, ул русча сөйләшкән тавышлар ишетте. Бераз тынлап торды да адымнарын кызулатты. Болар күрше армиянең танкистлары булып чыкты. Билгеле инде. Миңнулланы урап алдылар һәм барысын бәйнә-бәйнә сораштырырга тотындылар. Бер танкист, егетнең чамасыз аруын күреп булса кирәк, кружкасын тутырып аракы салды да Миңнуллага сузды:
— Эч, егет!
— Мин аракы эчмим,— диде Миңнулла.
■— Ул чагында нинди егет син!
Әмма Миңнулла барыбер аракыны алмады Әтисенең әйткән сүзләре исенә төште: бер тапкыр аракыны кеше үзе эчә. икенче тапкыр инде аракы кешене эчә.
Көндез. Миңнулла инде үз подразделениесенә кайтып киткәч, юлда әлеге төнге лейтенантны күрде. Алар әле яна гына чолганыштан чыкканнар иде.
Кара әле, нишләп син безгә юл күрсәтмәден. — диде ул, гажәпләнеп.
Ә миннән сораучы булдымы соң? — дип. Миңнулла кашын сикертте.
Безнең гаскәрләр инде Висла елгасына якынлашалар иде. Сугышлар кызганнан- кыза барды. Вислага илтә торган барлык юллар гитлерчыларның техникасы һәм канлы көчләре белән тулган. Безнең авиаразведка Вислага таба немецларның бөтен бер танк колоннасы — иллеләп машина барганлыгын хәбәр итте. Залешики бригадасы дошманның юлын кисәргә бөерык алды. Бригада командиры моның өчен 140 кешелек отряд билгеләде. Отряд, приказны үтәп, әйләнеч юлдан дошман тылына чыкты. Ташландык траншеяларга һәм блиндажларга урнашты. Әнә. дошман танклары гөрли түгелме?-
Бераздан тау башында танклар үзләре дә күренделәр. Өсләренә пехота утыртканнар. Арада автомашиналар һәм үзйөрешле артиллерия дә бар.
Күренеп тора: көчләр тигез түгел, ләкин озак юанып торырга вакыт юк. гвардиячеләр кулларында булган барлык төр кораллардан көчле ут ачтылар. Артта куаклар арасына яшеренгән жиңел туплар да телгә килделәр.
Немец танкистлары килгән уңайга ата-ата, зур тизлектә траншеяларны үтәргә маташтылар. Безнең ПТРлар да танкларга ут яудырырга кереште. Танкларның кайберләреңә ут капты. Траншеяларны үтеп чыккан танклар естенә яна торган сыекча тутырылган бутылкалар очты. Хәзер инде танклар траншеялар алдында да. артында да яналар иде.
Ниһаять, сугыш тынды. Сугыш кырында немецларның 27 яндырылган танкысы Һәм 500 ләп үле фашист калды Гвардиячеләрнең югалтулары күп түгел иде.
Миңнулланың күкрәген икенче «Батырлык өчен» медале бизәде.
1944 елның 30 июлендә Егерменче Залешики бригадасы Висла ярына килеп жнтте. Миңнулла каскасы белән салкын су чүмереп алды да туйганчы эчте, аннары битен- башын юды. Висла ана кайсы ягы беләндер Кама елгасын хәтерләтте. Тик Кама һәрвакыт әкрен aia, нркәли һәм үзенә чакыра. Висла исә караңгы чырайлы, анда әледән- әле снарядлар, миналар ярыла Аннары аның аръягындагы жирләр дә ят
Миңнулла һәм башка разведчиклар, мул сулы Вислага. билгесезлек һәм ут белән тулы аргы якның текә ярына текәлеп караган килеш, үзләренең авыр солдат уйларын уйладылар. Елганы бүген үк кичә башларлардыр инде, тик беренче булып кемнәр барыр...
Гвардия өлкән сержанты Шаляпин, иң гади солдат эшен эшләгәндәй, разведчиклар арасыннан биш кешене сайлап алды.
— Хәзер үк комбат янына!
Барысы да берьюлы төшенеп алдылар: әйе. алар икән! Чыннан да комбат моны раслады. Ул Висланы кичү турында приказ килгәнлеге, беренчеләр булып разведчиклар барасын әйтте.
— Сезнең хәрәкәтне бригада штабы күзәтәчәк, — диде ул ахырда. — Бурыч — елга аръягында дошманның көчен һәм позицияләрен белү. Елганы чыгу белән тизрәк тылга үтәргә тырышыгыз, сугышка кермәгез. Элемтә — рация аркылы. Погоннарыгызны һәм документларыгызны калдырыгыз... Миңа сорауларыгыз бармы? Барысы да аңлашыламы?
Сораулар юк. тик менә иңнәрдән погоннар салынгач, гимнастерка кесәсендә кызылармеец кенәгәсе дә. комсомол билеты да. хәтта бүтән бер кәгазь кисәге дә калмагач. күкрәк таныш медаль һәм орденнардан бушагач, аяк астында туган жирнең соңгы карышы югалып, күзгә төртсәң күренмәслек караңгыда билгессзлеккә йөзә башлагач, солдат күңеле үзенә бер төрле моңланып китә. Солдат гомерендә Миңнулла Гыйззә* туллин моны ничә тапкыр кичерде инде, тик мондый чакларда салкын канлы булып калырга өйрәнә алмады.
Ярда көймәләр юк иде. Кул астындагы материаллардан кечкенә генә сал ясадылар. Монысы, иң элек, сугыш припаслары һәм рация өчен. Разведчиклар үзләре исә
бүрәнәләргә тотынып йөзәргә буглдылар. Юеш һәм шугак бүрәнәләр белән елганы чыгу бик кыен буласын белделәр, ләкин бүтән чара юк иде. Шуна күрә булса кирәк, Миңнулла яр буен җентекләп карап чыкты һәм, бер чокырда автомобиль шины аунап ятканын күргәч, бик шатланды.
— Мин бәләкәй, мине генә күтәрер әле. — дип сөйләнде ул камераны кия-кия. — Алай-болай булса, куллар буш, ата алам.
Немецлар ерактагы һәм якындагы туплардан һәм минометлардан бу як ярга һаман атып торалар. Ләкин елганы кичәргә әзерләнүчеләрне абайламыйлар булса кирәк, атышлары тәртипсез иде.
Тәмам караңгы төшкәч, комбат:
— Я, вакыт, — диде. Ул разведчикларны озатырга үзе килгән иде.
Сонгы мәртәбә куллар кысылгач, алты разведчик Висланың кара суына керделәр. Дулкын бүрәнәләрне башта ук читкә бәрә башлады. Миннулла аяклары һәм куллары белән хәрәкәт итеп, иптәшләреннән калышмаска тырышты. Менә разведчикларның баш турысында гына миналар ярыла башлады. Миналарның берсе нәкъ алдагы бүрәнәгә тиде, разведчик күз ачып йомганчы упкын төбендә югалды. Аннары икенче разведчикны да үтерделәр. Ләкин рация куелган сал һәм исән калган разведчиклар һаман алга йөзделәр. Салга тотынып йөзгән радист та яраланды. Миңнулла, салның җитәкчесез калуын күргәч, тиз генә ана таба йөзә башлады. Салны югалту — рацияне югалту, ә аннан башка разведчиклар берни дә эшли алмаячаклар — штаб белән элемтәгә кереп булмаячак.
Елганы кичкәч, яралы иптәшләрен яр буендагы куаклар арасына яшереп, рация белән сугыш припасларын аркаларына астылар да. разведчиклар ярдан ераккарак киттеләр. Бәхеткә каршы, бу урында немецларның оборонасы су буйлап ук үтми икән, кайдадыр яр башыннан уза. Өстәвенә тоташ та түгел шикелле.
Таң сызылып килгәндә, разведчиклар Висладан шактый еракта иделәр. Штаб белән сөйләшеп алгач, алар тагын да арырак киттеләр. Бара торгач, алда бер поляк авылы күренә башлады. Авылга якынрак килеп, күзәтергә керештеләр. Үткен күзле Миңнулла шунда ук ялгыз кешене шәйләп алды. Үзара киңәшкәч, аның янына барып сөйләшергә булдылар.
Бер поляк карты булып чыкты ул. Башта ул киемнәре юеш һәм пычрак булган сәер кешеләрне күреп бик курыкты.
Бу авылнын ничек аталуын, немецларның кайда икәнен сорадылар.
— Бу —безнен авыл.— диде карт, авылнын исемен әйткәч. — Дөрес, бездә немецлар юк. безнен авыл кечкенә, алар күрше авылларда.
Ул үз авылларында байтак украин егетләре һәм кызлары яшеренүен әйтте. Гитлерчылар аларны Германиягә куып алып бара торган булганнар, поляклар аларга качарга булышканнар, аннары шул авылга яшергәннәр.
— Сез аларның берәрсе белән безне таныштырмассызмы?—дип сорадылар разведчиклар.
Поляк шактый уйлап торды да:
— Сез советныкылар булгач, нишләп таныштырмаска, — диде.
Бераздан разведчиклар карт полякның өендә утыралар иде инде. Ул аларны хәзинәсендә бары белән сыйлады.
Аннары карт күршеләренә кереп, полякча киенгән өч украин егетен алып килде. Салкын гына исәнләштеләр. Башта тынып торган егетләр, сүз иярә сүз чыгып, яхшы ук ачылып киттеләр. Ахырда Шаляпин приказ биргәндәй итеп:
— Менә нәрсә, егетләр, күп сөйләшеп торырга вакыт юк. Карта ясый беләсезме? Тирә-якны кәгазьгә төшереп, кайда нәрсә барын күрсәтегез, — диде.
Егетләр үткеннәр булып чыкты. Карганы ярыйсы төгәл һәм тиз сыздылар, кайда, нинди немец частьлары торганын да күрсәттеләр. Карт поляк үзеннән дә күп нәрсә өстәде.
Совет Армиясенә ничек кенә булса да булышырга омтылып торучы бу кешеләргә ышанмаска нигез юк иДе. Ләкин разведчикларның алтын бер кагыйдәсе бар: кешегә ышан, ә үзен тикшер!
— Рәхмәт, дуслар,— диде Шаляпин, урыныннан торып. — Хәзер сез күрсәткәннәрне кабат тикшереп карыйк. Безнең белән барасызмы?
— Корал бирәсезме? — дип сорады егетләрнец берсе.
— Биредә коралны сугышта гына табарга мөмкин. — диде Шаляпин.
Егетләр бер-берсенә карашып алдылар да риза булдылар.
Соңыннан барысын да урында тикшереп, сөйләгәннәрнең дөреслегенә ышангач, разведчиклар яңадан таныш поляк карты өенә кайттылар. Чормага менеп, барлык мәгълүматларны штабка тапшырдылар. Аннан рәхмәт әйттеләр, безнең частьларны шунда көтәргә куштылар. Ләкин мондый кызу чакта разведчиклар кул кушырып тик ята алалармы соң! Алар үзләре күрсәткән объектларга безнең авиаторларның бомба ударларын күзәттеләр дә. карт һәм егетләр белән саубуллашып, якадан ярга таба киттеләр. Хәзер инде алар үзләре кирәк тапканча хәрәкәт итә алалар иде. Елганы кичүнең хәлиткеч вакытында разведчиклар гитлерчыларга тылдан һөҗүм иттеләр. Немец траншеяларына якын ук шуышып килделәр дә. гранаталар ыргытып, үзләре дә сикерделәр. Бу сугышларда Миңнулла Гыйззәтуллин бер үзе генә дә егермедән артык фашистны дөмектерде. Әлбәттә, иптәшләре дә аңардан калышмадылар.
Гитлерчылар акылларына килгәнче, байтак вакыт үтте. Соңыннан алар югалткан позицияләрен контратакалар белән кире кайтармакчы булдылар. Ләкин разведчикларны траншеядан бәреп чыгару ансат түгел иде. Елганы кичеп өлгергән совет сугышчылары да аларга ярдәмгә килде. Разведчикларның бу һөҗүме безнең гаскәрләрнең Вис- ланы уңышлы, югалтусыз кичүенә зур ярдәм булды. Елганы беренче булып кичкән һәм елга буенда батырларча сугышкан өч разведчикка, шул исәптән Миңнулла Гыйззәтул- линга да. 1944 елның 23 сентябрь указы белән иң югары хәрби бүләк — Советлар Союзы Герое исеме бирелде.
Аннары сугышлар тагын дәвам итте. Сугышларның берсендә Миңнулла Гыйззәтул- лнн икенче тапкыр яраланды. Дәваланганнан соң яңадан үз взводына кайтты. Бу юлы да аңа таныш сугышчылар взводта бик аз калган иде. Взвод белән элекке сержант командалык итә. Аңа офицер званиесе биргәннәр. Миңнуллага да озакламый сержант исеме бирелде.
Егерменче бригаданың разведчиклары Одерны кичкәндә тагын бер тапкыр егетлек күрсәттеләр. Миңнулла мондагы батырлыгы өчен Кызыл йолдыз ордены белән бүләкләнде. Ул фашистларның ояларын туздырасы көнен дә күз алдына китерә иде инде. Хәтта рейхстаг өстенә Кызыл Байрак кадау турында да хыялланмады түгел. Ләкин эш ул уйлаганча барып чыкмады. 1945 елның 30 апрелендә Миңнулла кабат яраланды. Ә аңына килгәндә... сугыш беткән иде инде.
Икс елдан соң Миңнулла Гыйззәтуллин армиядән дсмобилиицияләиде. Шуннан соң аның тормышында яңа чор — хезмәт чоры башланды. Ул Казанда тнмер-бстои заводына эшкә урнашты. Аның белгән һөнәре юк иде. ләкин ул кайгырмады: баш сау булса, һөнәрне үзләштерәсең аны. һәм ул чыннан да электросварщиклыкка өйрәнде һәм Миңнулла бу һөнәрне бик яратты. Бүгенгә чаклы ул шул эштә.
Иртәләрен, бик күпләр белән бергә, эшкә барганда ул үзләре ясаган панельләрдән аур-зур торак йортлар, предприятиеләрнең гигант корпуслары үсүен күреп, эченнән шатлана. Ни әйтсәң дә. һәрбер панельдә анын да кул җылысы бар бит. Күкрәгендә Алтын йолдыз булган элекке сугышчы хәзер коммунистик хезмәт ударнигы.
Миңнулла гаҗәп тыйнак кеше. Җиңү көненең егерме еллыгын бәйрәм нткә.чтә кадәр иптәшләре үзләре белән бергә эшләгән Миңнулланың Советлар Союзы Герое икәнен дә белмәделәр.
Миңнулла авылдашы Асия исемле кызга өйләнде. Хәзер алар Казан читендә торалар. Сигез балалары бар! Иң өлкәненә инде унсигез яшь. Әтисе фронтка китеп. Советлар Союзы Герое исемен алган яшьтә ул хәзер.
Миңнулла Гыйззәтуллин бик еш пионерлар һәм комсомолецлар белән очраша. Ул коммунист һәм җәмәгать эшлсклесе. Карап торырга ул хәзер дә бик яшь сыман, тик чәчләрендә генә инде чал бөртекләре күренә. Елмаюы һаман яшь чагындагыча саф һәм якты. Кечкенә кара күзләрендә дә. әүвәлгечә, ялкын һәм дәрт ялтырый. Аларга карыйсын да уйга каласын: ниләр, ниләр генә хәтерләтми алар!..