Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАТАР ЯШЬЛӘРЕНЕҢ ДЕМОКРАТИК ХӘРӘКӘТЕ ТАРИХЫННАН


(1910—1914 еллар)
атар хезмәт ияләренең демократик хәрәкәтенә социал-демократларның йогынтысын ачыклаган материаллар, документлар тарихчылар тарафыннан моңа кадәр дә шактый өйрәнелде, тикшерелде, бу мәсьәләгә карата күп кенә хезмәтләр язылды. Ләкин бу хезмәтләрдә татарлар арасында 1910—1914 еллардагы революцион-демократик хәрәкәт җитәрлек чагылыш таба алмаган. Әлбәттә, моның үз сәбәбе бар: бу елларга караган архив материаллары тулысынча сакланмаган. Казан суд палатасы. Казан губернаторы канцеляриясе, хәрби-округ суды архивлары һ. б. материаллар 1918 елда акчехлар тарафыннан яндырылган '.
Икенчедән, җирле властьлар, үзләрен «чиста» итеп күрсәтү, «чүп-чарны тышка чыгармау» нияте белән революцион хәрәкәткә бәйләнешле күп кенә документларның копияләрен үзәк органнарга (полиция департаментына, Мәскәү, Петербург охранка бүлекләренә һ. б.) җибәрми калдырганнар.
1907 елдан 1914 елга кадәр Идел буе охранка бүлегенең үзәге Саратовта була һәм Казан губернасындагы барлык революцион һәм демократик хәрәкәткә кагылышлы документларның копияләре ул вакытта шунда җибәрелеп барыла.
Саратов елкәсе дәүләт архивы фондларында саклана торган документлар 1910—1914 елларда татарлар арасындагы революцион һәм демократик хәрәкәт тарихына кагылышлы күп кенә сәхифәләрне күз алдына китереп бастыра.
Билгеле булганча, 1905 елгы беренче рус буржуаз-демократик революциясе чорында Казанда татар социал-демократлары оешмасы тезелә һәм аның членнары үзләренең эшләрен реакция елларында да дәвам иттерәләр Бу оешма РСДРП директивалары нигезендә эш алып бара, татар телендә прокламацияләр, брошюралар бастырып тарата, эшчеләрдән һәм укучы яшьләрдән социал-демократик түгәрәкләр оеш- 1 «Пути революции» журналы. № 1, Казан. 1922 ел. 185—186 бит.
Р. И. Нафигов. Формирование и развитие передовой татарской обшественно- политической мысли. Казань, 1964 г. тыра. Оешманың эшчәнлеге бер Казан шәһәре белән генә чикләнми, ул үзенең идеяләрен агитаторлар, пропагандистлар аша Уфа, Чнләбе, Оренбург, Саратов өлкәсе дәүләт архивы. 1 фонд,
6 опись, 44 эш, 1911, 81 бит.
2 Саратов өлкәсе дәүләт архивы. 51 фонд, 1 опись, 44 эш. 81 бит.
3 Шунда ук. 98 бит.
Саратов, Астрахань, Баку, Пермь шәһәрләренә, Кавказ һәм башка урыннарга да җәелдерә.
1910 елда Казанда татар эшчеләрен- нән һәм интеллигентларыннан торган яшьләр түгәрәген университет студентлары Хөсәен Ямашев һәм укытучы Гафур Коләхметов җитәкли. Донья әдәбияты |М. Горький, Л. Толстой, А. Пушкин, Г. Гейне, Г. Гете, Руссо, В. Гюго һ. б. ларның әсәрләрен) эзлекле ейрәнү нәтиҗәсендә, түгәрәк членнарында дөньяга алдынгы караш формалаша. Алар демократик идеяләрне матбугат аша пропагандаларга «сул юнәлештәге журнал һәм газета чыгарырга»5 6 телиләр. Ләкин бу теләкләрен тормышка ашырырга мөмкинлек булмый. Яшьләр җәй көне төрле якларга каникулга таралалар.
Түгәрәкнең эше көз көне яңа коч, яңа дәрт белән башланып китә. Бу турыда җирле властьлар да язалар. Түгәрәк белән шул ук X. Ямашев җитәкчелек итә. Аның составында Г. Коләхметов, Рабига Габитова, Әминә һәм Мәдинә Терегулова- лар, Гарифә Арсланова һәм башкалар була. Түгәрәк укучы яшьләр белән тыгыз элемтә тота. Казанда ул вакытта урта уку йортларында Әбрар Мусинов һәм бертуган Аитовлар җитәкчелегендә укучылар түгәрәкләре дә: эшләп килә. X. Ямашев тырышлыгы белән юрист студентлар түгәрәге дә оеша. Бу түгәрәкнең максаты, жандармерия күрсәтүенчә, патша законнарын фаш итү, шул юнәлештә пропаганда алып бару мәсьәләләре була '.
X. Ямашев һәм Г. Коләхметовлар татар яшьләре түгәрәген социал-демократик оешмага әверелдерергә тырышалар. Түгәрәк һәртөрле милләтчеләргә каршы кискен көрәш алып бара. Буржуаз һәм милләтче элементлар түгәрәктән чыгарыла. Жандармерия агентурасы губернаторга
Т
X. Ямашев һәм аның яклыларның түгәрәккә марксистик тенденция бирергә тырышуы аркасында кайбер членнарның түгәрәктән чыгуы турында хәбәр итә . Буржуаз һәм милләтче элементлардан арынгач. түгәрәк 26 июльдә әдәби-политик журнал чыгарырга карар бирә. Г. Тукай, Г. Коләхметов, Ф. Әмирхан һ. б. лар бу журналда эшләргә ризалык белдерәләр < Түгәрәк икенче бер утырышта халыкнын идея остазларын, прогрессив карашлы яшь кадрлар әзерләү мәсьәләсен күтәрә. Г. Коләхметов татар яшьләре ечен һөнәргә өйрәтү мәктәпләре ачу тәкъдимен кертә 7 8 9 10.
Түгәрәк бүтән шәһәрләрдәге, шул исәптән Киевтагы мөселман студентлары оешмалары белән элемтәне ныгыта *.
1912 елның 9 октябрендә Киев оешмасы членнарының берсе (бу оешма җитәкчеләреннән берсе Г. Ибраһимов була) Казандагы түгәрәк членнарына болай дип яза: «Мин революциягә... ышанам... Мин — революционер, изелгәннәрнең, җәберләнгәннәрнең һәм кимсетелгәннәрнең яклаучысы. Мин хәзерге хәлне кулга корал тотып җимерергә, барлык изүчеләрне, коллыкка төшерүчеләрне юк итәргә әзер торам»
Казан түгәрәге членнары даими рәвештә Г. Ибраһимов белән хат язышып торалар. Г. Ибраһимов Казандагы студентларның берсенә: «Мин нәрсәдән башларга икәнен үзем дә белмим. Мөгаен, бу турыда соңгы хатымда барысын да язганмындыр».— дип яза Димәк, Г. Ибраһн- моо та аларга еш кына хат яза торган була.
Г. Ибраһимов күрсәтмәсе буенча булса кирәк, Киевтан Казанга бер студент килә һәм ул, Киев оешмасы исеменнән, интернациональ социалистик оешма тезү идеясен белдерә. Мөселман түгәрәкләре программасын эшкәртү-тикшерү. аларны берләштерү өчен Киевка Казан оешмасыннан вәкил чакыра.
Киев оешмасыннан Казанга делегат килгәнгә кадәр үк, Г. Ибраһимов 1912 елның 13 декабрендә язган хатында Казанга китәчәк Киев студенты миссиясенең, идея күзлегеннән караганда, бик әһәмиятле булуы турында әйтә’.
Казандагы татар студентлары киеалы- ларның чакыруына кушылалар. Киевта үт-кәрелгән съездга Казан университетының бер студенты сайлана, аны ике паспорт белән тәэмин итәләр.
1913 елның 17 апрелендә Киевта де-легатларның утырышы була. Анда башлыча тактик һәм программа мәсьәләләре тикшерелә. Утырышта татар социалистик партия органы булган газета чыгару мәсь-
1 Саратов өлкәсе дәүләт архивы. 51 фонд, 1 опись, 44 эш. 114 бит.
• Шунда ук. 1912. 59 бит.
• Шунда ук. 1913 56 бит. 4 Шунда ук. 63 бит.
‘ Шунда ук. 193 OHI.
• Шунда ук. 194 бит. 7 Саратов өлкәсе дәүләт архивы. 51
фонд, 1 опись, 25 эш. 1913 ел. 255 бит.
9 Шунда ук. 353 бит.
’ Шунда ук. 353 бит.
10 Шунда ук. 490 бит.
4 Шунда ук, 353 бит.
’ Шунда ук. 194 бит.
өләсе дә кузгатыла. Жандармерия документ-ларыннан күренгәнчә, газетаның редакторы «революцион фикерле» татар, «һәр нәрсәгә әзер торган» Г. Ибраһимов булырга тиеш була» .
Әмма бу утырыш җирле властьлар та-рафыннан туктатыла. Оешманың барлык членнарын һәм читтән килгән делегатларны тентиләр, кулга алалар. Галимҗан Ибраһи- мовның кулъязмалары, тенденциоз харак-тердагы китаплары һәм брошюралары кон-фискацияләнә. Үзен, беркадәр вакыт төрмәдә тотканның соңында, яшерен күзәтү астында, туган ягына — Уфага җибәрәләр.
1913 елның августында Казан яшьләре «Аваз» исемле кечкенә генә көндәлек журнал чыгарырга карар кылалар. Бу журнал апрель аенда Киевта кузгатылган мәсьәләне — социалистик партиянең матбугат органын булдыру мәсьәләсен тормышка ашырырга тиеш була. Журналда эшләү өчен Уфадан Г. Ибраһимовны чакырырга уйлыйлар. 1913 елның сентябрендә Г. Ибраһимов чыннан да Казанга килә һәм «Аң» журналына секретарь булып эшкә урнаша. Ул түгәрәкнең сул агымы составына керә һәм Ф. Әмирхан, Г. Коләхметов. Г. Сәйфетдиновлар белән берлектә актив эшкә керешә.
Бу агым, югарыда әйтелгәнчә, X. Ямашев исән чагында үк барлыкка килә. Жандарм управлениесе бу агым турында болай дип яза: «Бу агым узган елны сизелә башлады, ә хәзерге вакытта ул «Шәрык клубы» членнарының гомуми җыелышында аеруча кискен күренде»
Оешманың утырышлары башлыча Г. Коләхметов. Ф. Әмирхан, Ф. Мохәм- мәдъяров. Г. Ибраһимов һ. б. лар квартираларында үткәрелә. Бу утырышларда политик, экономик һәм социаль мәсьәләләр күтәрелә. Шулар белән бергә алар күптән түгел үлгән шагыйрь Г. Тукай исемендәге җәмгыять оештырырга тырышып карыйлар ’. Оешма членнары бу җәмгыять тирәсенә татар яшьләренең демократик элементларын тупларга уйлаганнар булса кирәк. Ләкин бу җәмгыятьне оештырырга җирле властьлар рөхсәт бирми.
Оешма татар халкы арасында демократик идеяләрне тарату ечен «Шәрык клу- бы»и файдалануга зур игътибар бирә. Жандарм управлениесе: «алар ике куллары белән «Шәрык клубыпна тотындылар һәм аны үзәк пунктка әверелдерергә телиләр», — дип яза «Шәрык клубы» җыелышларының берсенә татар яшьләре оешмасы үзенең бетен составы белән катнаша. Провокаторлар татар яшьләре группасының милләтчеләргә каршы агитация алып баруы турында жандарм управлениесенә хәбәр итәләр-. Татар яшьләре оешмасы
«Шәрык клубыпн татарларны иҗтимагый эшкә тарта алырлык агарту учреждениесенә, үзенә күрә «халык университеты»на әверелдерергә омтылалар 1 Жандарм управлениесе бу оешманың X. Ямашев, Г. Коләхметов җитәкчелегендәге әдәбият түгәрәгеннән үсеп чыкканлыгын кабат-ка- бат басым ясап әйтә11 12 13.
Татар яшьләре оешмасы башка шәһәр-ләрдәге вакыйгаларны да җентекләп күзәтеп бара. Петербургта озакламый мо- селман укытучылары съезды җыйнала. Анда татар яшьләре исеменнән милләтче Ф. Туктаров чыгыш ясый. Казан яшьләре аның чыгышыннан бер дә риза булмыйлар һәм аңа каршы матбугатта чыгыш ясыйлар. «Безнең, Казан университеты студентларының,— дип язалар алар, — Ф. Тукта- ровның кыланышларында һичнинди катнашыбыз юк һәм аның үз-үзен тотышы безне бик гаҗәпләндерә...»
Татар яшьләре оешмасының эшчәнлеге торган саен көчәя бара. Хезмәт халкы арасында аның популярлыгы артканнан арта.
Бу вакытта милләтчеләр татар яшьләре арасында киң җәелгән прогрессив хәрәкәткә киртә куярга маташалар. Матбугат битләрендә татарларны «үзара дошманлашмаска, милләтнең гомуми дошманнарына каршы көрәш өчен берләшергә» чакырган мәкаләләр басыла14 15 16. Алар моның белән милләтчелек идеяләрен таратырга, татар халкын интернациональ тәрбияләүне тоткарларга тырышалар. Җирле милләтчеләр җыелышларының берсендә татар эшчеләренең бәйрәмнәрдә руслар белән бергә яп итүләренә дә каршы чыгалар. Большевик Г. Сәйфетдинов бу җыелышта эшчеләрне бәйрәм ялын бергәләп үткәрү мәсьәләсенә дини күзлектән карамаска чакыра. «Диннең эшчеләр мәсьәләсенә бернинди катнашы юк, — ди ул. — Сыйнфый интереслардан чыгып эш итәргә кирәк. Барлык эшчеләрнең дә интереслары бер үк һәм атнага бор мәртәбә булган ял көне рус эшчеләре өчен дә, татар эшчеләре очен дә зур әһәмияткә ия» .
Аннары Г. Сәйфетдинов, профессиональ оешмалар мисалында, эшче сыйныфының гомуми дошманы белән көрәштә бердәмлекнең әһәмиятен ачып бирә.
«...Рус приказчиклары. — ди ул, — якшәмбе көнне профессиональ оешмаларының җыелышларын үткәрәләр. Әгәр татарлар бу көнне эшлиләр икән, татар приказчиклары җыелышка бик соңарып килергә мәҗбүр булалар. Ә профессиональ союзларны милләткә карап оештыру — бу приказчиклар интересына бер дә туры килми» в.
Г. Сәйфетдиновның бу чыгышына каршы милләтчеләр залда шау-шу. гауга куптаралар. Г. Сәйфетдинов һәм аның иптәшләре җыелышны ташлап китәргә мәҗбүр булалар.
11 Саратов өлкәсе дәүләт архивы. 51 фонд, 1 опись, 44 эш, 1912, 71 бит.
12 Шунда ук. 71 бит. 13 ТАССР Үзәк дәүләт архивы. 1 фонд,
14 опись, 6187 эш, 1914 ел, 8 бит.
4 Саратов өлкәсе дәүләт архивы. 51 фонд, 1 опись, 44 эш, 1912 ел, 71 бит.
15 ОР Үзәк дәүләт архивы, фонд ДПОО, сак. бер. 5, 28 бит.
16 Шунда ук.
1 ОРҮДА. ф. ДПОО, 1913 опись, сач. бер. 5, бүлек 28. 5 Шунда ук.
• Шунда ук.
* Саратов өлкәсе дәүләт архивы. 5 фонд, 1 опись, эш 2«, 561 бит.
Чыныккан большевик үзенең партия эшен дәвам иттерә, төрле җыелышларда ялкынлы чыгышлар ясый, татар яшьләренең идея үсешенә һәрьяклап ярдәм күрсәтә. Мәсәлән, 1914 елның 20 февралендә артист Г. Кариев квартирасында үткәрелгән татар интеллигенциясе җыелышында Г. Сәйфетдинов зур речь белән чыга. Жандармерия документларыннан күренгәнчә, ул җыелышка катнашучыларны «идея эшенә» кушылырга чакыра'. Бу җыелышта кайберәүләрнең татарларның демократик хәрәкәтенә тар милли рамкаларда гына юнәлеш бирергә, татарлардагы милләтчелекнең социал-революционерлар һәм социал-демократлар өйрәтүенә туры килә дип ышандырырга тырышуларын Г. Сәйфетдинов кискен кире кага һәм гомуми революцион пролетар көрәшкә чакыра. «Социалистлар идеяләренең Гаяз Исхаков иярченнәренең максаты белән һичнинди уртаклыгы юк», — дип белдерә. Документта Г. Сәйфетдиновның речен җыелышта- гылар бердәм хуплап каршы алуы турында әйтелә. Шул ук җыелышта Г. Сәйфетдинов тәкъдиме буенча, «һәртөрле милләтчеләргә каршы» юнәлдерелгән җыентык чыгарырга карар кылалар. Җыентык большевик Хөсәен Ямашев истәлегенә багыш-ланырга тиеш була.
Яшьләр оешмасы тарафыннан оештырылган мондый җыелышларны большевиклар марксистик революцион лозунгларны пропагандалау өчен трибуна итеп файдаланалар. Мондый җыелышларның тәрбияви әһәмияте турында «Правда» газетасы (1913 ел, 24 ноябрь): «Җыелышларга йөз кеше килә икән, аның нәтиҗәсе меңләгән кешеләргә күренә»,—дип яза.
Әлбәттә, ул җыелышларда большевик-ларның саны күп булмый, ләкин аларның хезмәт ияләренә йогынтысы әйтеп бетергесез зур була. В. И. Ленин болаи дип яза: «Партия — сыйныфның аңлы, алдынгы катламы, аның авангарды. Бу авангардның кече аның санына караганда, 10, 100 тапкыр зуррак» 2.
Билгеле булганча, күптән түгеп Үзәк партия архивында РСДРП Үзәк Комитетының Н. К. Крупская тарафыннан тезелгән адреслар кенәгәсе табылды. Андагы исемлектә Галимҗан Сәйфетдинов фамилиясе дә бар.
Хәзергә кадәр тарихчыларга Г. Сәй-фетдиновның Гассан, Баязит һәм Баязитов дигән партия кушаматлары гына билгеле иде. Шул псевдонимнар белән ул большевиклар оешмасында тора һәм җирле матбугатта мәкаләләрен бастыра. Октябрь революциясенең Үзәк дәүләт архивында
1 Саратов өлкәсе дәүләт архивы. 51 фонд, 1 опись, эш 25. 1913, 590 бит. ОР ҮДА. ДПОО ф., 1914, оп. 240, эш 32, 23 бит.
2 В. И Ленин. Әсәрләр 24 том, 34
б«т.
саклана торган материаллардан күренгәнчә, ул «Ибниәмин» дигән партия кушаматы белән эш алып барган. РСДРП Үзәк Комитетына да, партиянең Үзәк матбугатына да аның бу кушаматы билгеле булган. Ул шул исем астында Үзәк белән элемтәдә торган, аннан партия әдәбияты һәм большевикларны кызыксындырган күп санлы сорауларга җаваплар алган. 1913 елның январенда язган хатында ул «Правда» газетасына «Социал-демократиянең бу күренешкә (рус һәм татар эшчеләренең бергәләп бәйрәм итү мәсьәләсенә) монә- сәбэте нинди булырга тиеш! — дип мөрә-җәгать итә.— Минем бу мәсьәләгә карата нигезле, аерым бер карашым кәк, социал- демократиянең бу мәсьәләгә карашын ачык итеп язуыгызны үтенәм, социал-демократлар, берләшү максаты ечен, татар эшчеләрен христиан бәйрәмнәрен бәйрәм итәргә чакыра алалармы! Сезнең җавабыгызны котәм... «Ибниәмин» I.
Казан губерна жандарм управлениесенең 1913 ел, 4 мартында язган документларының берсендә «Ибниәминпнең танылган социал-демократ Галимҗан Сәйфетди- нов икәнлеге ачык күрсәтелә ■.
Моңа кадәр РСДРП Үзәк Комитетының Казан большевикларына җибәргән күрсәтмәләре генә билгеле иде. Югарыда күренгәнчә, димәк, бу бәйләнеш ике яклап та алып барылган. Бу бәйләнеш В. И. Ленинның һәм РСДРП Үзәк Комитетының татар халкының демократик вәкилләренең идея үсеше турында даими кайгыртып торуын еетәмә рәвештә раслый.
В. И. Ленин идеяләре рухында тәрбияләнгән Г. Сәйфетдг.нов чын пропагандист, актив агитатор булып җитлегә. Ул «Правда» газетасы идеяләрен киң пропагандалый. Казан губерна жандарм управлениесенең 1913 елның 4 мартында полиция департаментына җибәргән донесе- ниссендә болай дип хәбәр ителә: «Ул (Г. Сәйфетдинов — Р. Г.) социал-демократларның легаль органы «Правдапны ала. үзенең танышларына, иптәшләренә аны яхшы газета дип тәкьдим итә»3.
Г. Сәйфетдинов «Правдакны пропагандалап кына калмый, татар хезмәт ияләренә морәҗәгать итеп, мәкаләләр белән аның битләрендә чыгышлар да ясый. Мәсәлән, 1913 елның 25 январенда чыккан «Правда» газетасының 20 санында күренекле татар большевигы Г. Сәйфетдиновның татар эшчеләренә мөрәҗәгате басылып чыга. Бу мөрәҗәгать турыдан-түры В. И. Ленин һәм РСДРП Үзәк Комитеты күрсәтмәсе нигезендә языла һәм басыла. Бу мөрәҗәгатьтә бер Г. Сәйфетдиновның гына түгеп, барлык татар большевикларының политик карашлары чагыла.
Бөтен татар пролетариаты ечен гаять зур тәрбияви әһәмияткә ия булган бу мөрәҗәгатьне тулысынча китереп үтәбез:
«Татар эшчеләренә.
Россиядәге һәр милләт эшчеләренең туган телләрендә эшче газеталары бар. Рус, еврей, поляк, латыш һ. 6. милләтләрнең эшче газеталары чыгып килә. Бары тик татар эшчеләренең генә эшче газеталары юк, ә бит Россиядә, бигрәк тә Казан. Астрахань һ. б. Идел буе шәһәрләрендә. шулай ук Урал һәм Себердә, татар пролетариаты бик күп.
Капитал власте астында безнең барыбызга да тормыш авыр. Хуҗаларыбыз- дан—эксплуататорлардан безгә күпме кимсенү, мәсхәрәләү кичерергә туры килә. Без болар турында дәшмибез, чөнки безнең үзебезнең мохтаҗлыкларыбыз турында язарлык, үзара берләшергә ярдәм итәрлек туган телебездә эшче газетабыз юк.
Казанда татар телендә оч газета чыга, ләкин алар вак буржуйларның интересларын гына яклый торган буржуаз газеталар. Яңа чыга башлаган кендәлек «Кояш» газетасының нәширләре байлар — сәүдәгәр Кәримоалар. Эксплуататор хуҗалар чыгара торган газетаның безнең интересларны яклавын көтү беркатлылык булыр иде...
Киләчәктә без. һичшиксез, үзебезнең эшче газетасын булдырырбыз. Без үзләренең хезмәт тиеннәренә зур тырышлым белән «Правда» газетасын тудырган рус эшче иптәшләребеэдән үрнәк алырга тиешбез. Ләкин безгә хәзер дә күңелебезне төшермәскә кирәк: безнең арабызда русча укый-яза алырлык кешеләр бик күп һәм мондыйларның саны артканнан арта бара. Шуңа күрә мин рус телен аңлаучы барлык иптәшләргә эшче газетасы «Правда»™ булышлык күрсәтергә тәкъдим белән мөрәҗәгать итәм.
Бу газета рус эшчеләренең генә түгел, милләтенә карамастан, барлык пролетарий-ларның, рус, еврей, татар эшчеләренең — капитал изүе астында булган барыбызның да интересларын яклый. Рус хуҗа да, татар хуҗа да бер үк дәрәҗәдә эксплуатацияли. Без капитал белән көрәштә үзебе! кебек үк рус эшчесенә кул сузабыз.
Иптәшләр, бу газета тирәсенә берләшик! Бу газетага үз хаҗәтләрегез, үз тормышыгыз турында языгыз! Русча укый бел- гэннәрегез аңа язылыгыз, аны һәр җирдә таратыгыз, анда язылганнарны русча аңламаучы иптәшләргә татарчага тәрҗемә итеп укыгыз.
Ибниәмин».
Г. Сәйфетдиновның бу мөрәҗәгате газетаның алгы битенә эре хәрефләр белән басыла.
1910—1914 елларда ул Казан губернасында гына түгел, Идел буенда, Уралда да иң зур, эзлекле большевикларның берсе булып җитешә.
Шулай ител татар яшьләренә ул елларда большевикларның йогынтысы зур була һем аларның политик үсешен нык тизләтә. Татар демократларының алдынгы өлеше, большевикларның тырыш эшчән- леге нәтиҗәсендә, халык арасында марксистик идеяләрне таратуда партиянең ыша
нычлы ярдәмчеләре булып җитешәләр. Ш. Әхмәдиев, Ф. Әмирхан. Г. Ибраһимов һ. б.лар әнә шундыйлардан. Нәкъ әнә шулар татарлар арасында милли-азатлык хәрәкәте тудырган политик мәсьәләләрне җәмәгатьчелек алдына бетен кискенлеге баләи куялар.
Шундый мөһим мәсьәләләр тикшерәсе җыелыш 1914 елның февраль башында Г Кариев квартирасында үткәрелергә план- лаштырыла. Җыелышка Г. Ибраһимов, Ф. Әмирхан. Г. Коләхметов һ. б. лар чакырыла. Г. Ибраһимов анда «Татар яшьләре алдында торган бурычлар» дигән темага доклад ясарга тиеш була . Ләкин, ни сәбәптәндер, бу җыелыш үткәрелми кала.
Күп кенә фактлардан күренгәнчә, җыелыш инициаторлары Казан татар яшьләре арасында партия ячейкасы оештырырга уйлаганнар булса кирәк. Жандарм управлениесе документларында Г. Ибраһимов- ның чыннан да социалистик мөселман оешмасы булдырырга тырышканлыгы күренә. Ул: «Россиядәге социалистик партияләр юнәлешендә партия оештырырга туры килер, моның өчен аларның эшчәнлек- ләрен, программаларын һәм уставларын яхшылап өйрәнергә, тәҗрибәләрен файдаланырга». — кирәк дип сөйли.
Әмма 1914 елкың 13 февралендә Г. Иб-раһимов кинәт кенә Казаннан китә. Җирле матбугат аның китүен төрлечә аңлата. Берәүләр иҗат эшен дәзам иттерү теләген сәбәп итеп китерәләр, икенчеләр исә моны оешманың кайбер членнары белән конфликтка керүдән күрәләр. Ләкин сәбәп аларда гына түгел булса кирәк. Шәһид Әхмәдиев тарафыннан «Аваз» журналында эшләргә чакырылгач та, ул Казанда кышка гына калырга риза була; әгәр журнал оешмаса. кыш җиткәнче үк китәргә уйлый. «Аваз» журналы чыкмый, ә буржуаз матбугатта эшләргә ул теләми. Шуңа күрә Г. Ибраһимов 13 мартта Киев, Одесса, Сухуми маршруты белән сәяхәткә китә. Җирле властьлар «Г. Ибраһимовның сер итеп саклый торган максаты бар», дип уйлыйлар . аның сәяхәтен политика белән бәйлиләр. Аның Казаннан кинәт кенә китүе чыннан да революцион эшчәнлеге белән бәйләнгән булырга тиеш.
Г. Ибраһимов 1912 елны ук инде патша самодержавиесе өчен прогрессив язучы буларак кына түгел, революционер буларак та куркыныч фигурага әверелә һәм шуңа күрә җирле мчндарм управлениесе аны көчле яшерен һәм ачык күзәтү астына ала.
Шулай итеп 1905—07 елгы буржуаз- демократик революциясенең беренче көн-нәрендә үк барлыкка килгән социал-демократик оешма членнары үзләренең политик пропаганда эшләрен революциядән соңгы елларда да эзлекле дәвам иттергәннәр.
Архив документлары шуны күрсәтә: 1917 елны М. Вахитов тарафыннан төзелгән Мөселман Социалистик Комитеты белән X. Ямашев җитәкчелегендәге социал- демократик оешма арасында турыдан-туры бәйләнеш булырга тиеш. Татар яшьләре оешмасында актив эш алып барган Г. Ибраһимов. Ф. Әмирхан, Г. Кариевләр белән М. Вахитовның дуслыгы, аларның 1917 ел-да Мөселман Социалистик Комитеты составына кертелүләре дә шушы фикер файдасына сөйли кебек.
1 Саратов өлкәсе дәүләт архивы. 5 фонд, 1 опись, 25 эш, 585 бит.