Логотип Казан Утлары
Этюдлар

САБАНТУЙ КӨНЕНДӘ


Акын исеме Кәрим икән, Мәжлескә ул һич тә көтмәгәндә, кинәт кенә килеп керле Безне, шәһәр кунакларын, күргәч, бераз гына уңайсызланды, аралыкка кереп, мич алдында ризык белән чыш-пыш кайнашкан хужа хатыша нәрсәдер пышылдады. Күлмәк итәкләрен бераз күтәреп кыстырып кунган, мич эссесеннән йө?е кып-кызыл пешкән хужа хатын бик гайяр генә Кәримне өстәл янына китереп утыртты.
— Мин болай гына, сабантуйдан кайтышлый хәлегезне белергә генә кердем, —дип Кәрим тартынып маташты.
— Әйдә бар, түргә үк кереп утыр, — диде катгый тавыш белән хужа хатын. — Чакырып килгәннең аты зур, сөеп килгәннең хакы зур. Бу —минем бертуган энем, Урта Бирәзәдән. Сабантуй саен бер әйләнеп китә ул.
Калын гәүдәле, киң күкрәкле олы бер ир кереп утыргач, өстәл тирәсе тараеп китте. Без ике егет — авыл сабантуе турында газетага очерк язарга дип кайткан ике аксөяк, Кәрим янында ничектер үзебезне уңайсыз хис итеп, бер-беребезгә караштык. Мәҗлес әле башланып кына килә һәм бу йортта квартирада торучы ике укытучы кыз да компаниядән гаять канәгать кыяфәттә безне чымырдап торган әче бал белән чын-чыилап сыйлый башлаганнар иде. Без инде берәр стаканны аллага тапшырып, бүгенге кичне күнелле генә уздырырга дип исәпләп тора идек. Барыбер сабантуй турында юньле очерк чыкмаячак. Авыл бик кечкенә, сабантуе да нибары өч сәгать дәвам итте Батыр калган егетне дә очеркның үзәгенә салып булмаячак. Ул каяндыр шахтадан кайткан шушы авыл кияве булып чыкты. Булсын иде ул шушы колхозның көтүчесе яки механизаторы. Кыскасы, без редакциягә материалсыз кайтып керәчәкбез. Анысына инде без риза идек... Иптәш егетем белән безнең сүзсез калуны сизеп, самовар янындагы хужа агай бу бушлыкны тутырмакчы булды, ахрысы
— Я. егетләр, нәрсә борыннарыгызны салындырдыгыз? Алтмыш яшьлек Каюм абыегызның җырлап биргәнен көтәсезме? — дип кулына стакан алды. Аннан тамагын кырып, карлыккан тавыш белән җырлап җибәрде:
Ленинград бигрәк ерак.
Башыңдай чүкеч-урак шул. Башыңдай чүкеч-урак.
Кемне күрсәм дә аерылалмыйм Сезнең хәлләрне сорап.
— Инде мона да эчмәсәгез. хәзер каенегә тапшырам эшне, — диде Каюм агай.— Әнисе, кая әле, каенснен струментын алып кер әле.
Хуҗа хатын чоландагы бүлмәдән тузан сарган мандолина күтәреп кергәч, без гаҗәпләнешеп бер-беребезгә карадык: Кәрим һәм ман-
долина.. Бу. нигәдер, башка сыеп бетми иде. Нигәдер, бу нечкә инструмент Кәримнең уч төпләре бирчәеп беткән каты, зур кулына килеп керү белән шартлап сытылыр сыман тоелды. Аннан, аның бармаклары! Алар шундый юаннар, тәмәке төтененә саргайган тырнаклары— нәкъ инде өлгереп коелган урман чикләвеге кабыгы. Баш бармагы кайчандыр балта тиюдән урталай ярылган булганмы, анысының төтенгә көйгән зур тырнагы ман коңгызының сыртыдай җөйләнеп тора ... Әнә шул кеше мандолинаның тузанын сөртеп, аны зың-зың чиртеп көйли башлады.
Безнең кызларыбыз, ахрысы, Кәримнең уйный алачагына шикләнмиләр иде, инде кайсы көйне уйнату турында бәхәс башладылар.
— Кәрим абый, зинһар, «Ике аккош»ны уйна!
— Юк, юк, башта «Зәңгәр төймә»не!
— Куйчы, шул көйнең нәрсәсен таптың, аны уйнаганчы «Ромашкаларлы!
Кәрим аларны тыңладымы, юкмы, мандолинаны көйләп бетергәч, өстәл кырыннан бераз гына читкә китеп утырды да. аягын аяк өстенә куйды. Аннары бераз гына башын артка ташлады. Кинәт кенә бөтен кылларын бәреп аккорд бирде, йөзенә елмаю чыкты. Ләкин мин шул вакытта аның күзләренә игътибар иттем: күзләр елмаймыйлар иде. Иптәшем, мәҗлеснең бу юлга кереп китүеннән бик тә канәгатьсезләнгән кыяфәттә, ачык тәрәзә янында тәмәке тартып дәшмичә утыра бирде.
Тирбәлгән кыллар зыңгылдавына Кәримнең йомшак, ягымлы тавышы кушылды.
Һаваларда очкан аккошларнын Каурыйлары коела күлләргә шул. Үзе дә юк. жылы сүзе дә юк Калды сагынып кына сөйләргә...
.. Бу көйгә мин тетрәнеп киттем. Хыялым мине еракка-еракка — бала чакның бер язына чигерде. Без, малай-шалай, әти-әннләребездән мең төрле хәйлә белән качып, кичләрен тау башына — егетләр-кызлар җыелган җиргә бара идек Ул елны яз бик матур килде. Язның караңгы төнендә аста чурлый-чурлый аккан ташу тавышын тау өстеннән тынлап торуы бик рәхәт була иде. Борынга парлы җир исе, тирес исе бәрелеп тора, язгы су чылтыр-чылтыр каядыр ашыга. Безнең капка төбеннән төшкән гөрләвек тә аңа кушыла. Безнең елганы Ка- занкага, ә Казанкапы Иделгә коя диләр. Димәк, безнең абзар кыры-еннан узган сулар Каспийга ук китәләр... 11Һ ны уйлавы бик рәхәт тә, монсу да була иде. Әнә шул елны тау башында безнең авыл егетләре шушы көнне өйрәнделәр. Аны кунак булып барган җиреннән, күрше авылдан кемдер өйрәнеп кайткан, имеш. Ул егетләр барысы да ат җигеп колхозда эшлиләр иде. Барысы да эреләр, барысы да шушы Кәрим кебек киң жилкәлеләр. һәр кичне шунда тау башына җыелалар да. гармунчы килгәнне көтеп, ара-тирә сөйләшкәләп тәмәке тарталар. Кайсыдыр югары очтан ук ташу суына ут җибәргәлн, боз өстендәге бер кочак утлы салам елтырый-елтырый бормалы су буйлап агып китә... Тальян моны язгы кара төндә бөтен авыл урамнарыннан аккан гөрләвек тавышына кушыла, һәм ат җигүче егетләр тирбәлә-тирбәлә салмак кына җырлыйлар;
Һаваларда очкан кошлар кебек Ярсый-ярсый канат кагынып лай, Туган илем, кайттым мин талпынып, Дус-ишләрем, сезне сагынып...
/Кыр тян урталарына кадәр шулай дәвам итә. Бу көй. без малайларны моңландырган кебек, ул егетләргә дә моңлы тоелгандыр, ахрысы Бер кичне шулай безнең к^рше егете Гаффан гармунчының җилкәсенә кулын куеп:
— Их, ичмаса өзмә үзәкне шушы көйне уйнап, — дип, егетләрдән аерылып кайтып китте.
Язгы сулардан ясалган яраларын жир әле төзәтеп кенә килә иде. Көтмәгәндә сугыш... Лтна эчендә авылда ул егетләрнең берсе генә дә калмады. Сугыш башланганга ике ай дигәндә авылга беренче кара хәбәр килде: Гаффан бомбежкага эләгеп һәлак булган. Эре сөякле, юан беләкле егетләрнең сугыштан нибары берсе култык таяклары белән әйләнеп кайтты...
Бу көйне минем шуннан бирле бер генә тапкыр да ишеткәнем булмады. «Үзе дә юк. жылы сүзе дә юк.» Никадәр моң, никадәр фа- жига! Тукта, бу Кәрим каян белә әле моны? Һәм, гомумән, тупас куллы, ситса күлмәкле, кирза итекле, кырыктан узган бу кеше нечкә кылларны ничек алай моң белән жылата ала?
Мин инде ихтыярсыз Кәримнән күземне алмый карап утыра идем. Ә ул, берни дә сизмәгәндәй, төпсез күзләрен тәрәзә өстенә табарак терәгән дә. мандолина кылларын чирткән уңайга башын калтыратып, аякларын көйгә селкетеп йортка моң сибә:
Сезне уйлап иртән, һай, кичләрен. Тыныч көннәр бер дә күрмәдем...
Ясап куйган чәйдән бер йотым авыз иткәч, Кәрим, урыныннан торып, барыбыздан да гафу үтенде. Каюм агайга, мич алдында әле дә мәш килгән апасына кат-кат рәхмәт әйткәч, аларны кунакка чакырды.
— Соңга калмагыз, иртәгә нәкъ сәгать уникегә, — диде. Аннан безгә карап:
— Сезне дә чакырам, безнең авыл сабантуен карарсыз, өебез дә, күңелебез дә иркен, — диде.
Без нәрсә әйтергә дә белмәдек. Апасы аны озата чыгып киткәч, Каюм агай шыпырт кына бер стаканны әйләндерде дә, бер пәрәмәчне тәмләп кенә юк иткәч, сөйләп китте.
— Каене бик задор егет минем. Шәп егет, һай-һай алтын кеше. Пачум зрә харап иттеләр бит үзен теге вакытта. Укытучы иде... Менә сезнен кебек япь-яшь көе кырык бердә үзе теләп военкоматка китте. Унтугыз да тулмаганые әле ул чакта Госпитальдә ятканда пленга эләкте малай Шуннан үзегез беләсез. Кайткач укыта гына башлага- ные—чакыртып алалар районга Вәт, шулай-шулай. диләр, мондый эшкә ярамыйсың син. лиләр. Ә 6v бик шәп укытучы иле. Прәме бәген авыл ярата иде үзен. Менә унсигез ел инде леспромхозда агач кисүче булып эшли. Алдынгы гел Анда да яраталар. Почет тактасыннан төшкәне юк. Хатыны белән дә бик шәп торалар, молодец ул минем каене. Хәзер яңа закун дип әйтәләр дә, ызначит. ^зе теләсә стажын кайтарып мәктәпкә керсә була дип. Юк, ди. бер ияләнгән эштән китмим инде, ди. Иптәшләрдән уңайсызланам, эшемне дә яратам, ди...
Төнгә каршы ике кызны өйлә калдырып, без иптәшем белән һава суларга дип чыгып киттек. Ындыр артына чыгып бик озак йөрдек. Ул да, мии дә дәшмәдек Ахрысы, без икебез дә бер нәрсә турында уйлый идек. Урманчы Кәримнең моңлы тавышы, мандолина кылларының өзгәләнеп тибрәнүләре белән тулган күңелне беребезнең дә ташы- тасы килми иде һәм без ындыр артында таң атканчы йөрдек тә йөрдек
КЕШЕ КҮҢЕЛЕ
Мәгъфурә апа бик яшьни тоя калды. Балалары да юк иде. гомере ялгызлыкта үтте. Ул мәктәптә каравылчы булып эшли иде. Порт-жире, мал-туары да булмаганлыктан, үзенең бөтен рухи һәм матди дөньясын мәктәпкә бәйләде. Мәктәп янындагы кечкенә өйдә үзенә бер почмак ясады, чаршау корды, стенасына конфет кәгазьләре ябыштырды. Стена сәгатенең герен такта чәй укасына төреп асты. Аны вакытында су жылытмагансың дип тә. мәктәп бакчасына тавыклар кергән дип тә ачуландылар. Ә директор һәр алла бирмеш көнне иртән бер. кичеп бер мәртәбә орышып килде, һәр орышуының ахырында ул: «Эшлисең килсә эшлә, эшлисең килми икән, дүрт ягың кыйбла, как хоти», дип тәмамлый иде.
Ләкин Мәгъфурә апа үз гомерендә бер тапкыр да күз яшен күрсәтмәде. Аны ачуланучы күп иде. әмма дәшмичә генә мәктәп хуҗалыгын алып баручы ул үзе генә булды. Аның турында: «Мәгъфурә жы- лый белми ул, аның ялгызлыктан күз яшьләре кипкән», дигән сүз дә йдри иде.
Гомерләр узды, көз айларының берендә мәктәп коллективы тантаналы рәвештә Мәгъфурә апаны пенсиягә озатырга жыена башлады. Бер кичне мәктәпнең коридоры өлкән класс укучылары, укытучылары, мәктәп хезмәткәрләре белән шыгрым тулды Местком председателе кечкенә өйгә кереп Мәгъфурә апаны халык җыелган коридорга култыклап алып чыкты. Жыелган халык Мәгъфурә апаны басып каршы алды. Баянда марш уйнап җибәрделәр. Барабан кагып, быргы кычкыртып тордылар. Мәгъфурә апаны кызыл җәйгән өстәл артына утырттылар.
Мәктәп директоры сүз алды Ул көр тавыш белән укын җибәрде:
«Мәктәп буенча приказ. 135 нче номерлы. Параграф беренче. Мәктәптә утыз ел буенча каравылчы хезмәтен намус белән башкарганы өчен Мәгъфурә Зиятдиновага рәхмәт белдерәм.
Параграф икенче. Ялгызлыгына карамастан утыз ел буе тырыш хезмәт итүен искә алып, каравылчы Зиятдинованы бер күлмәклек штапель белән бүләклим».
Директор сүзне местком председателе Снбгатуллинга бирле.
— Иптәшләр. — диде Сибгатуллин. түшәмгә карап, — безнең кичәге утырышның карарын укыйм. «Протокол номер ундүрт. 19 сентябрь Тыңланды: пенсионерча Зиятдинованы яңа квартирага күчерү турында Карар кылынды: Зиятдинованың утыз ел буе намуслы хезмәтен искә алып. аны. 21 сентябрьдәй дә сонга калдырмыйча, укытучылар өчен салынган квартираның Нәжмиевләр белән тоташ ягына күчерергә. Карар бер тавыштан кабул ителде».
Приказлар укыганда һәм бүләкләр тапшырганда бер өзлексез баян уйнап, быргы кычкыртып, кул чабып тордылар.
Ниһаять. Мәгъфурә апаның үзенә сүз бирделәр. Ул басты, ипләп кенә тамагын кырды, халыкка озак итеп карап торды да... кычкырып елап җибәрде.
Бу — тәбрикләүләргә каршы аның җавап сүзе иде.
ТОРМЫШ ДУЛКЫННАРЫ
Дөнья безне таратты... Хәер, моның шулай булачагы безгә көтелмәгән хәл түгел иде Институтның беренче курсында вакытта хк әле бумази чалбар, зәнгәр вельветка белән йөргәндә үк, бер-беребезнең истәлек дәфтәрләренә мондый сүзләрне язып куйган идек. «Тормыш
дулкыннары безне бервакыт таратыр, шул чагында син дэ бу альбомны алып...» Менә альбомның беренче битендә үк Ишбулат истәлеге. Ишбулат — группада бердәнбер шагыйрь иде. Булачак агроном һәм шагыйрь... Бу инде бик оригиналь хәл иде. Безнең караватлар рәттән иле һәм Ишбулат белән серләшеп таң аттырган төннәр аз булмады. Ш\л чагында аның белән гомергә дус, сердәш булырга, киләчәктә дә кайгыбызны, шатлыгыбызны уртак бүләргә йөзләрчә тапкыр антлар бирештек. Аерым яшәүне күз алдына да китерә алмый идек \л вакытта...
Альбом минем күңелемне йомшартты һәм, шәһәргә килгәч тә, Ишбулатны күрми кайтмам дип сүз бирдем.
Ишек какканда ук йөрәгем типкәнне ишетеп тордым. Биш ел вакыт— уен түгел. Үзгәрде микән? Чандыр гәүдәле дустым ни хәлдә икшР
...Җылытылган ишек шуып кына ачылды һәм ишек тутырып пи- жамлы бер гәүдә күренде. Ишбулат! Без кочаклаштык. Мин үземне баобаб кочаклаган эфиоп кебек хис иттем. Ишбулат та моны сизеп:
— Нәкъ йөз дә биш кило,— диде.— Пальто илле алтынчы. Миндә давление бит, давление.
Кухня ягыннан чуар халатлы, кыйгач кашлы, яшь шөпшәдәй нәзек билле, сөякчел ханым килеп чыкты. Минем кытыршы кулыма бер уч сөяк килеп керде. Чибәр ханым:
— Я, син, түргә чакыр кунакны, сквозняк бәрмәсен, — дип, Ишбулатны бүлмәгә таба этте. Мин бик шатланып диванга чумдым. Биш ел бит. Кайсы почмагыннан тотып сүз башларга? Үземнең ерак бер авылда ел буе ужымнар, камыллар, кар, тузан, пычрак арасында йөрүемнеме, колхозның бу елда ничек алдынгылар рәтенә чыгуы турындамы сөйләргә? .
— Син минем шигырьләр җыентыгын алдынмы әле?
Сүзне шулай итеп Ишбулат башлады.
— Менә өченче жыеитыгым чыкты. Хәзер магазиннарда юк. Авыл хужалыгы темасын белеп язучы бик кадерле хәзер. Менә Мәскәү өчен берне әзерләп утырам Көн саен хат килә, ашыктыралар. Уфада да чыгып ята берсе. Хәзер менә « Молодая гвардия» белән договор төзедем. Авыл темасы бик кадерле бит хәзер әдәбиятта..
Мин нәкъ шул турыда үзем дә сөйләмәкче идем. Әйе, хезмәт кешесен жыр-iapia кирәк Менә, мәсәлән, безнең колхозда...
— Ә авылга кайтырга һич вакыт юк,— дип бүлдерде Ишбулат.— һаман шул китаплар белән. Берсен бетерәсең, уф дигәнче икенчесен көтеп торалар. Аннан соң минем давление бит. чыгып йөреп булмый.
Мин инде Ишбулатка материал булырлык үзебезнең колхоздагы кайбер хәлләр турында сөйләргә дип авызымны гына ачкан идем; менә мин бирәм инде сиңа материалны, мин әйтәч Биш ел буе агроном булып эшләгән кешене тыңлап кара әле син. Ләкин Ишбулат көтмәгәндә:
— Әйдә бер мат куйыйм әле үзеңә, — дип. шахмат күтәреп килде.
Уен башыннан ук кәефсез барды. Чөнки Ишбулат һәр адымын йөргән саен:
— Менә без моны чигерәбез дә сиңа шах бирәбез!
— Менә хәзер без сине китереп терибез. Я әле, чыгып кара*
— Әһә, эләктеңме! Менә ике ходтан мат була, —дип мина авыз да ачырмады. Шуның өстенә, мнн дәшмичә генә тегеме, бумы адымны ясарга торганда, кухня ягыннан теге кәтүк хәтле генә чандыр ханым килеп чыга да:
— Әтисе, син ана атынны бир!
— Әтисе, син аның пешкасын аша хәзер! — дип киңәш биреп тора.
Төнге сәгать унбер булды Без инде дүртенче партияне уйныйбыз. Инде чәйләребез дә суынып бетте. Хужа хатын, үзенең вазифасын бөтенләй онытып. Ишбулатның тезенә утырган да котчыккыч энергия белән уенга катнаша. Ялгышрак адым ясаса, Ишбулатны сүгә, фигурасын урынына кире куйдыра.
— Ж.үләрме син, күрә торып офицерыңны бирергә? — ди. _
Минем кәеф чигеннән чыгып кырылган иде, дүртенче матны куйгач, Ишбулат тагын бергә кыстады.
Сәгать төнге бердә мин гостиницага кайтып егылдым. Төне буе саташып йоклый алмыйча чыктым. Төшемдә чуар .халатлы чандыр ханым кулына ферзь тоткан да, имеш, минем корольгә таба үрелә, шөпшәдәй, һаман колак төбендә әйләнә:
— Әтисе, мат! Җиңелде, мат! — дип кычкыра, үзе шаркылдап көлә.
Мин иртәгесен авылга кайтып киттем.
Дөнья безне шулай итеп таратты.
ГАЛИЯБАНУ
Бу көнне .халык ай ярым көтте. Кемнең кайсы рольне, нәрсә киеп уйнаячагы, кайсы пәрдәдә нәрсә булачагы барысы да мәгълүм иде. Чөнки авыл халкы кечкенә клубта репетиция барганда ай ярым буе актив катнашты, киңәшләр бирештеләр, колхоз хисапчысы Фәсхине инде Исмәгыйль, укытучы Алсуны Галиябану дип кенә йөртәләр иде. Утыз йортлык авылда өй эченнән спектакльгә кешесе катнашмаганнар самовар, читек, камзул, себерке күтәреп килеп сәхнәне әзерләштеләр, клуб янындагы өйдә Галиябануны бөтен авыл хатыннары җыелып би- зәндерде.
Спектакльгә ферма каравылчысы Гарифулла белән сукыр Миңсафа карчыктан б. шка бөтен кеше килде. Мич артында, сәхнә буенда, тәрәзә төпләрендә балалар сырышкан, инә төртерлек тә урын юк иде.
Спектакль шома барды, суфлер тавышын уйнаучылардан берәрсе ишетми торса, алда утыручылар әйткәләп җибәрә тордылар. Тик соңгы пәрдәдә, Фәсхинең бер атна буе эш таш тап PTC мастерскоенда ясап яткан алтатары гына спектакльне бозды. Ягъни. Фәсхи шырпыны сызуга, алтатарның көпшәсенә төйгечләгән кәгазе чыгып китте. Моннан соң инде «шарт» итеп ату турында уйларга да ярамый иде, һәм көпшәдәге дары чыжылдап янып та бетте. Фәсхи бөтенләй өметсезлеккә бирелеп суфлерга пышылдады:
— Чукынып кына китсен, шартлатып булмады, нишлибез?
Халык, моны ишеткәч, тетрәнеп, тынсыз калды. Ләкин берничә секундтан артгагы рәттә тавыш куптардылар:
— Гыйлемханга йөгерергә кирәк!
— Гыйлемхан кайда, чык әле тиз бул!
— Аның өе ерак бит, Нурида да бар ул!
— Чыксын, чыксын, Гыйлемханны чакырыгыз!
Иң алгы рәттә, куян мамыклы шәл бөркәнгән хатынына сыенып, тальян гармунын тоткан аучы Гыйлемхан утыра иде. Эшнең төбен аңлап алгач. 1армунын хатынына бирде дә артка таба кузгалды. Сәхнәдә Хәлил егыла алмый калган иде, шул хәлдә пәрдәне яптылар.
Сәхнәгә ирләр җыелды. Алтатарны әиләндерә-әйләндерә карадылар, Фәсхигә киңәшләр бирделәр. Берәүләр, Гыйлемхан озак торса, дары урынына шырпы күкерте генә салырга кирәк, диделәр. Аста утырган хатын-кызлар кечкенә балаларын җитәкләп клуб артына барып килделәр.
Бер янчык дары күтәреп Гыйлемхан килеп җиткәндә, клубта булган бөтен кешенең шырпыларын кырып алтатарны корып куйганнар
иде инде. Пәрдә ачылганчы дип, ашыга-ашыга. дәррәү түбәнгә төшеп киттеләр. Ыгы-зыгы арасында кемдер Фәсхинең кабызырга тиешле шырпысын алган икән, пәрдә ачылуга:
Фәсхеттин. мә шырпыңны, — дип сәхнәгә ыргытты. Фәсхи шырпыны сызды. Шартлау тавышына кечкенә балалар сискәнеп киттеләр, ләлил дә сузылып барып төште. Кайсыдыр, халыкны тынычландырды:
Үлмәде ул. үлмәде, ядрәсе юк аның'..
Спектакль беткәндә халык:
«Рәхмәт төшсен сезгә, артистлардан да яхшы уйнадыгыз», — дип таралды.
АЛЛА БАРМЫ?
Сәхнәдәге өстәл артында ө<1 кеше—аксыл мыеклы галим, яшь чырайлы галим, сары чәчле, маникюрлы, кып-кызыл иренле чибәр кыз утыра. Алланың юклыгы турында инде ике галим дә озаклап сөйләгәннәр, сораулар бирүне көтеп утыралар. Клуб —шыгрым. Беренче рәттән алып соңгы рәткә кадәр яшьләр утыра, алар көпе буе колхоз басуында бәрәңге чүпләгәннәр дә түземсезлек белән бу кичәнең тәмамлануын көтәләр. Югыйсә, танцыга вакыт калмый. Өлкәнрәкләрдән клубта берничә кеше генә катнаша. Шуның берсе — бригадир Зиннәт. Ул ишек яңагына сөялгән, яхшы ук кызмача. Бәрәңге жирендә ул бүген шәһәрдән килгән галимнәр белән танышкан иде, дин турында сораулары күп булганлыктан, аның лекция вакытында бәхәскә керәсе килә иде. Әнә шунда кыюрак булыр өчен клубка килешли ул берәү белән дә бүлешмичә бер яртыны сындырып килде. Ип алгы рәттә Муллагали карт белән Мәрьямбикә түти. Муллагали агайга 92 яшь, ул сары туннан, каешланган күн буректән. Ул. дөм-чукрак ук бул.маса да, сүзнең күбесен ирен кыймылдауга карабрак тотып алырга тырыша. Берәр кеше аңа сүз башлаганда ук инде ул «Нәрсәме?» — дип сорап куя. Мәрьямбикә түтинең колак та яхшы ишетә, күз дә әйбәт күрә. Чөнки ана 86 гына яшь әле. Ләкин бер бәласе — авыз эчендә им өчен генә дә бер теш калмаган. Кеше сүзен тыңлаганда ул да, ни өчендер, авызын метмелдәтеп тора.
Җыелыш озакка сузылды. Ак мыеклы галим борчылды — сорау бирүче күренми. Бөтен өмет бригадир Зиннәттә иде. Инде мөселман алласы, христиан алласы, будда һәм башка аллалар турында ике сәгать буе сөйләнгән, Вольтер, Ницше, Аристотельләрдән өзекләр китерелеп беткән иде.
— Я, колхозчы иптәш, сезнең нинди дә булса соравыгыз булырга тиеш? — диде ак мыеклы галим. Зиннәт аркасын ишек яңагына ышкып алды, аның битләре чөгендер кебек кызарган иде. ул нәрсәдер әйтергә теләп авыз ачты. Ике сәгатьлек лекцияне ул башыннан ук тыңлаган иде.
— Менә миндә бер сорау бар. — диде Зиннәт, бераз алга узып.— Ничек дип кенә әйтергә инде — Ул фуражкасын салып башын кашып алды Галимнәр жанланлылар. Карт галим чибәр кызга борылып:
— Надя, яз! — дип әмер бирде.
— Менә сез сөйләдегез инде.— диде Зиннәт, —ә шулай да әйтегез әле: дингә ышанырга ярыймы, юкмы?
Шуны гына көткәндәй, өстәл артындагы яшь галим сикереп торды.
— Академик Бартольд.— дип башлады ул үзенең сүзен.— болай дип яза...
— Нәрсәме? — дип жыерылды Муллагали агай.
— Әйе, академик Бартольдның бу фикере Бэкон фикерен юкка чыгара. Бэкон — урта гасырлар философы болай ди.
— Нәрсәме? — дип Муллагали агай алга таба бөгелде.
Яшь галим кызып-кызып Герценга килеп җиткәндә, Мәрьямбикә түти белән Муллагали агай торып ишеккә таба юл тоттылар.
— Әй, әй, сез кая болай?— дип, карт галим сикереп торды. Муллагали агай аңа борылып: «Нәрсәме?» — дигән арада, Мәрьямбикә түти сүз алды:
— Без карт белән, — диде ул. — алла турында сөйлиләр дигәч кенә килгән идек. Үзегез беләсез, утызынчы елда мәчетне япканнан бирле алла турында бер сүз ишеткәнебез юк. Ә сез монда әллә ниткән кәмн- дикләр сүзен генә сөйлисез икән. Белгән булсак, карт белән телевизор янында гына утырасы икәнбез. Бүген анда «Кигәвен» дигән кина күр- сәтәселәр иде. Әйдә карт, карабрак атла...
Алар ишектән чыгып киттеләр, клубта олыраклардан бер Зиннәт басып калды. Ул кыюланып китеп:
— Рөхсәт итсәгез, миндә тагын бер сорау туды. Шулай да, алла бармы, юкмы? — диде...
АХИРИ
Сез Яна Бистәнең Баһауны беләсезме? Белмәсәгез, күп нәрсә югалтты! ыз дип уйлагыз. Нәрсә, әллә сезнең кибетләрдән берәр әйбер эзләп тә, таба алмый йөргәнегез юкмы? Булса — Күл урамда яшәүче Баһауны күрегез. Баһау белән танышу — теге, сез эзләгән әйберне табу дигән сүз. Танышкан вакытта Баһауның менә кай якларына игътибар итегез.
Ана исеме белән дәшәсе гүгел. Аның иң яраткан сүзе—ахири. Үзеңнең дусларың турында әйткәндә — әшнә. Директор, управляющий, мөдир, начальник урынына — хуҗа. Акча дип әйттеңме — бетте диген. Аның гомуми исеме — корт. Унлык — бер акча, йөз сум — бер багана. Ике йөз дә егерме сум дип әйтәсе түгел — ике багана, ике казык. Әйберне саттым түгел, ә биеттем, йөз граммны да эчтем түгел, дөпә- дем. Тәмәке — дохан. «Син мөселман, мин мөселман, әйд^ ярар инде, чорт с ним», — дип тә җибәрсәң, Баһау — синең мәнгеле*дустын. Баһау элегрәк иске пристаньда ларекта эшли иде. Пароход юк вакытта Баһау — күңелсез генә бер кеше. Ларегындагы иске гәзитләрне укып, доханлап тик утыра. Гәзитне ул рәттән укый. Анда Англия королевасының туган көне дә, Гвинеядәге бер егегиең буар еланны үтереп тиресен салдыруы да, Франциядәге почта хезмәткәрләренең забастовкасы да Баһау тарафыннан бертигез кызыксыну белән укыла. Ләкин... ах! Пароход килеп җитте бит! Менә инде шунда Баһау бөтенләй үзгәрә. Ул салам эшләпәсен киеп куя, битенә ярты уч одеколон сибә, ларек алдына куйган күн бүрекләрне, эш бияләйләрен щеткалый башлый. Кәрзин күтәреп җиләк сатарга килүче Ослан марҗаларын, Тәмте татарларын; чия сатарга килүче чувашларны Баһау ерактан чакырып .ала.
— Агай-эне, нәкъ сиңа дип кенә калдырган бер бүрек бар'
— Сеңелем, әтиеңә менә бу эшләпәне алып җибәр, актыгы!
— Абзый кеше, артыш агачыннан ясалган бик һәйбәт трубка бар! Гомереңә рәхмәт әйтерсең!
һәм, ни хикмәт, пароход халкы Баһауга чиратка тезелә. Тузанланып беткән, бәясе төшерелгән күн бүрек, әле җиләгеннән бер тиен табыш тапмаган абзыйның башына инде менеп утыра, кырык җиденче елгы реформага кадәр үк промкомбинат эшләп чыгарган трубка инде чия сатар! а килгән Бәчи агайның сары мыегы астында тирбәлә. Ә Баһауның күзләре елтырый, йөрәге дөп-дөп тибә, шатлыктан куллары калтырый. Ул арада булмый, бер читтә кыюсызланып торган
яшүсмер егетне чакырып ала да күз ачып йомганчы тегенеп чәченә одеколон бөркә:
— Әйдә, син мөселман, мин мөселман, игелеген күр. менә бу синеке,— дип. аның башына салам эшләпәне киертеп тә куя. Пристаньда Баһауның танышы — чутсыз. Сыра сатучы хатын анын ларегына графин белән салкын сыра китерә. Баһау аңа ишеккә кагарга ун метр лампа филтәсе бирә. «Бүтән бер жирдә дә юк. ахири итеп кенә би- рәм», — ди. Галантереяда эшләүче Котдус узышлый гына ана бер пар замша перчатка калдыра — Баһау аңа сигез килолы банка белән ак буяу тоттыра.
— Кортын иртәгә китерермен, күпме тора? — ди Котдус.
— Әйдә күп сөйләшмә, син мөселман, мин мөселман, акча белән башча баш.— дип елмая Баһау.
Халык таралганда Баһауның ларегында тычкан башын ярырлык бушлык була. Ул. инкассатор килгәнне көтеп, тагын күңелсез генә иске гәзитләрне укып утыра. Бу — элегрәк шулай иде.
Заманнар үтте. Баһау сату иткән жирләрне Идел каплады. Яна пристаньда яңа, якты кибетләр ачылды, затлы товарлар күбәйде. Ләкин Баһау пыяладан төргән бу якты кибетләрдә эшләргә кызыкмады. Хатыны аны уз янына заводка алдырды Чир бетәр, гадәт калыр, диләр. Баһауда да нәкъ шулай булды. Баштарак, заводтан арып кайткан көннәрдә, ул төне буе төшендә сату итте. Еш кына:
— Сигез сум кырык биш тиен.
— Нәкъ жиде тәңкә, — дип сөйләнә иде. Хатыны да, моны тынлап, иртәгесен заводка барганда:
— Әй, дим, сигез сум кырык биш тиен нәрсә бәясе, — дип сорый. Баһау ике дә уйламыйча:
— Күн бүрек,— ди.
— Ә ике сум алтмыш тиенлеге нәрсә?
— Салам эшләпә,— ди Баһау һәм авыр итеп сулый. Бу вакытта ул иске пристань ягына таба моңланып карап та ала. Заводта ул. дөрес, алдынгы эшчеләрдән берсе санала. Шулай да фикере белән чын эшче булып бетә алмый Баһау. Иптәшләре эштән кайтышлый стадионга билет алырга чиратка басалар Баһау исә. «Монда минем бер әшнә бар» дип. билетны арттан гына ала да чыга. Кеше гастрономга кереп бернинди чиратсыз селедка үлчәтеп ала — Баһау алай итми. Ул бер селедка алыр өчен берәр таныш кибетчесе очраганчы шәһәр буенча йөри. Очратса:
— Кая, ахири, юньлерәген алып чыгып бир әле. — дип, йомарланып беткән берлекне кассага түләми, кешегә күрсәтмичә генә әшнәнең кулына төртә. Тиенмиенне кайтарып алмый. Хатыны шимбә көн кер сабыны, тоз, шырпы күтәреп кайтса — Баһауның кәефе кырыла.
— Иик үземә генә әйтмәдең, суконныйда минем бер әшнә эшли, шуннан үзем юньлерәген алыр идем, — ди.
Күптән түгел генә Баһауны үзем дә очраттым.
— Бер табак яхшы пыяла кирәк иде. чава-то таныш малай килмәгән эшкә,— дип, хужалык товарлары кибетендә пыялалар өеме янында тора иде.
Әнә шундый инде ул Баһау.
--