Логотип Казан Утлары
Публицистика

«ЭШ» ГАЗЕТАСЫ БИТЛӘРЕНДӘ ӘДӘБИЯТ СӘНГАТЬ МӘСЬӘЛӘЛӘРЕ

Мидхәт Мөхәррәмов,
Азат Әхмәдуллин

Г>ткытлы матбугат — халык тор- ■А'.ышынын көзгесе диләр. Коммунистлар партиясе һәм Совет дәүләте, бу көзгенең саф һәм тутыкмас булуына ирешү өчен, революциянең беренче көннәреннән үк бөтенесен дә эшләделәр һәм хәзер дә бертуктаусыз кайгыртып торалар. 1918 елның 12 мартында чыга башлаган «Эш» газетасы IV шундый кайгыртучанлык нәтиҗәсендә туган татар совет матбугатының беренче карлыгачы иде. Ул большевикларның һәм совет оешмаларының халык арасындагы эшчәнлеген киң һәм дөрес күрсәткән. татар хезмәт ияләренең бу еллардагы рухи дөньясын, эшчәнлеген тулы чагылдырган көзге булды. Шул ук вакытта «Эш» яктылык чыганагы да иле. Ул чәчкән нур татар тормышының иң ерак, иң караңгы почмакларына да үтеп керде. Газета битләрендә бөек чорга күчү көннәренең дулкынландыргыч вакыйгалары теркәлде.
Газета чыга башлап, берничә ай вакыт узгач, илдә гражданнар сугышы уты кабынды. Коммунистлар партиясе һәм бөек Ленин хезмәт ияләрен изге көрәшкә — яшь Совет Ватанын саклап калырга чакырдылар. Англия, Америка, Франция интервентларының һәм эчке контрреволюнияпен берләшкән көчләрен тар-мар итү өчен, көчле регуляр армия төзергә, аны коралландырырга. киендерергә, азык-төлек белән тәэмин итәргә кирәк иде Үзеннән беркадәр вакыт соңрак чыга башлаган башка татарча газеталар — Көнчыгыш халыклары коммунистик оешмаларның Үзәк бюросы органы «Эшче» һәм Үзәк мөселман хәрби коллегиясе газетасы «Кызыл Армия» кебек үк, «Эш» тә игътибарын, ия беренче, шушы тарафка юнәлтте Шул ук вакытта газета яна тормышның башка тармакларына да әһәмият биреп килде. Шундыйлардан берсе — әдәбият
IV «Эш» 1920 елның июленә кадәр, барысы 410 сан чыкты Кызганычка каршы, газета беркайда да тулы килеш сакланмаган. Анын Казан, Мәскәү, Ленинград китапханәләрендәге һәм архивларындагы нөсхәләрен барлап чыкканнан сон. 27 санный житмәве беленде. Ул саннар, бәлкем, аерым кешеләр кулында саклана булыр?
һәм сәнгать мәсьәләләре иде.
Октябрь революциясе һәм гражданнар сугышы вакытында киң колач жәя барган культура төзелеше бик катлаулы һәм күп тармаклы процесс иде. Совет властеның язмышы хәл ителгәндә һәм «кем кемне?» соравы әле көн тәртибендә торган бер вакытта бу пронесены анык эзгә салып, анар житәкчелек итү, ныклы юнәлеш бирү Ком-мунистлар партиясенең зирәклеген һәм даһи акылын, алдан күрә белүчәилеген раслаучы фактларның берсе Эшче, кызылармеец һәм крестьян массаларына Коммунистлар пар-тиясенең, бөек Лениннын идеяләрен жит- керү, мәктәпләрне һәм башка уку йортларындагы эшләрне яна нигездә кору, наданлыкка каршы мәрхәмәтсез ут ачу. яна эчтәлекле сәнгать һәм әдәбият тудыру, театр коллективларының эшен революцион дәвер таләп иткән югарылыкка күтәрү — болар барысы да культура революциясе чылбырының әһәмиятле һәм без күзәгә торгая чорда инде шактый нык эшләнгән божра- лары. Берәм-берәм сүтеп караганда, алар- ныц нигездә бер нәрсәгә — хезмәт ияләрен коммунизм рухында тәрбияләү максатына буйсындырылган булулары ачык күренә.
Яна. социалистик культураны, аның ка-занышларын пропагандалау еш кына буржуаз милләтчеләрнең бу өлкәдәге сатлык политикасының чын йөзен фаш итү аша алып барылды. «Эш» үзенең беренче көннәреннән үк милли һәм хәрби шурачы
ларга, «Болак буе җемһүриятс» оештырып маташкан милләтчеләргә каршы ут ачты. Күренекле ревоноциоиер. атаклы әдип Галимжан Ибраһимов «Ижтимагый революция һәм татар зыялылары» исемле зур мәкаләсендә (1919 ел, 10. 11, 12 март саннары) милләтчеләрнең уйларына һәм тоткан юлларына тирән анализ ясый. «1905 елда кып-кызыл танчы, с-р. булган Гаязның (буржуаз милләтче, соныннан эмигрант Гаяз Исхаков турында суз бара — авторлар) бу революциядә ни беренче сүзе, иң беренче язуы «Берләшегез, мөселманнар!» днмәктәи гыйбарәт булды, — дип яза ул. — Казанда Туктаров’ Уфада Терегулов шул шнгарне эләктереп алдылар, Россиянең һәммә шәһәрләрендә тагы шул 1905 елдагы Мөселман иттифакына «охшаш» «комитет» тудырырга, шунда байны, ярлыны, капиталист белән эшчене, җирсез крестьян белән алпавытны бергә жыеп «дини, милли ботка» пешерергә тотындылар».
Сүз уңаенда әйтеп үтик. «Эш» газетасы политик сизгерлекләре жнтәрлек булмаган кайберәуләрнең башын әйләндерүче бу «мөселманнар берлеге» .мөрэжәгатенсң асы-лын үз укучыларына жае туры килгән саен төшендереп, кирәк икән ачы тәнкыйть уты белән көйдереп торды. Мәсәлән, 1918 елның ноябрендә Мамадышта чыга башлаган «Мамадыш тавышы» газетасы үзенең беренче саннарында «Берләшегез, үз кул көче белән көн күрүче бөтен дөнья мөселманнары!» дигән саксыз чакыру ташлаган иде. <Эш»неи моңа реакциясе тиз һәм кискен булды 13 ноябрь санындагы редакцион мәкаләдә бу лозунгның провокацион максатларга, динче-мнлләтчеләрнең мәкерле концепцияләренә хезмәт итү мөмкинлеге, зарарлыгы, интернационализмга каршы булучылыгы ачык аңлатыла.
Газетаның һәр бите дошманнарны тар- мар итеп, гадел сугышта жинеп чыгуга омтылу рухы белән сугарылган. Кызыл фронтка ярдәм итүдә ул көн белән бергә атлый, бу жәһәттән янадан-яна нәтижәле чаралар уйлап таба белә. Җиңүгә ныклы ышаныч бөркелеп торган ялкынлы публицистик мәкаләләр, яшь совет дәүләтенең халыкара хәлен һәм эчке тормышын яктырткан политик хәбәрләр, революция дошманнарының омтылышын аңлаткан үтергеч фельетоннар, үткен агиткалар, көндәлек сорауларга кичекмәстән жавап бирергә тырышып язылган шигырьләр газетаның эчтәлеген. рухын билгели Редакциялә эшләүчеләрнең" тапкырлыгын. политик сизгерлеген һәм массаларга якыная белүен күрсәткән тагын бер мисалны китереп үтик. Фронтларда хәл аерата кискенләшкән бер чорда була 6v. 1919 елның I маенда «Эш» 11 армия каршындагы «Кызыл көрәшче» газетасының икенче саны белән кушылып чыга Идарә бу хакта шундый игълан бирә:
«Эш» газетасы бу көннән башлап Колмакка каршы сугышучы каһарман кызылармеецлар рәтенә керә «Эш» газетасы үзен- үзе мобилизовать итә һәм гражданский газеталардан чыгып, кызылармеецлар га-зетасы була Һәм «Кызыл көрәшче» исемендә исемләнә.
...Тиз заманда тыныч тормыш кайту белән «Эш» тагын да үз эшенә керешәчәк».
Дөрес, газета бу хәлендә озак яшәми. Колчак жиңелә башлап, фронтларда хәл йомшаргач. 18 майдан үзенең иске исеме белән чыгуын дәвам иттерә Әмма төп хикмәт, безненчә, анда түгел. Бу — киң халык массаларына якынаюның унай бер формасын эзләү иде һәм ул мәсьәләнең жнтди- леген хезмәт иясенә" жнткерүнең отышлы бер чарасы булды.
Менә шундый аек һәм төпле политик нигезләргә корылган газетаның культура, әдәбият һәм сәнгать мәсьәләләренә карашы да эшче сыйныф идеологиясенең төп таләпләренә жавап бирә иде. «Эш» тирәсенә тупланган авторлар, журналистлар һәм язучылар әдәбиятны һәм сәнгатьне көндәлек тормыш сораулары яктылыгында бәяли беләләр, шуна буйсындыра беләләр, алар* иын үзенчәлекләрен яна гасыр таләпләреннән чыгып аяларга омтылалар иде.
Бөек Октябрь әдәбият һәм сәнгать та* рихынын өр-яңа битен ачты Халыкка хезмәт итү сәнгатьнең барлык тармаклары өчен дә ин зарури, беренче чиратта торган бурычка әйләнде. Пролетариат диктатурасы дәверендәге сәнгатьнең чиксез үсү мөмкинлекләре С. Сәетгалневнсң «Безнең сәнаигъ нәфисәбез» исемле зур мәкаләсендә ачык чагыла. «Совет хөкүмәтенең сә- нангъ нәфнеә тугрысында тоткан максаты ошбу нәрсәләрдән гыйбарәт. — дип язды ул. — Беренче, сәнаигъ нәфнеәне акча жыю нияте белән булган эксплуатациядән коткару Икенче, "сәнаигъ нәфнеә белән байлар гына, ягъни бер сыйныф кына файдаланмыйча, бөтен халык анардан файдалануын күз алдында тоту..». Советлар хакимлеге шартларында культура һәм сәнгать үсеше өчен туган кип мөмкинлекләр жир- легендә, дип язды автор « ..безнең сәнаигъ нәфисәбез аякка басар, һәм аны парник ящигыннан алып, чиксез киң бакчага утыртып. аны кояш нурында йөздереп үстерергә кирәк .» (1919 ел, 20 август).
Газета редакциясе һәм аның тирәсенә тупланган алдынгы язучылар, журналистлар. хәбәрчеләр киң халык массаларын тәрбияләүдә сәнгатьчә сүзнең бөек көчен яхшы анлап эш иттеләр. 1919 елның 31 январенда басылган редакцион мәкаләдә:
«.. Бездә әдәбият кытлыгы шикәр кыт-лыгыннан мең өлеш куәтле... Татар проле-тариатын шикәрсез чәй эчү харап итмәсә дә, әмма рухани ачлык харап итүе бик мөмкин», диелгән иде Монда сүз гомумән әдәбият һәм матбугат турында баруы аңлашылса кирәк. Шул ук елның 7 мартында чыккан санда югарыдагы фикерләр тагын да тнрәпәйтелә һәм ачыкландырыла: «Халыкка икмәк берлә су никадәр кирәк булса, хәзерге көндә рухани азык та шулкадәр кнрәк».
Революциянең бөек үзгәртү көченә тирән ышануы һәм әдәбпят-сәнгатьнең үсеше мәсьәләләрен үзара бәйләп каравы белән дә «Эш» политик өлгергәнлек күрсәтте. 1919 елнын 5 февраль санында урнаштырылган «Әдәбият мәсьәләләре» исемле мәкалә бу яктан гаять характерлы- «Шөбһә
юк. хәзерге революция татар халкын киләчәк заманга хаким карашы белән карый алырлык вә хак баһадир, вә граждан булырлык халыкка әверелдерәчәк. Күрербез: заманалар тынычлангач татар халкы, бүтән халыклар кебек үк. көчле туфан шикелле һижаплы вә шау-шулы хәяткә биреләчәк. Аның эченнән зур сәнаигълар, шагыйрьләр. рәссамнар, артистлар, музыкантлар вә галимнәр килеп чыгар».
Әлбәттә, андый көчләр үзләреннән-үзлә- ре һәм кинәт кенә килеп чыкмаячак, аның өчен һич кичекмәстән, революциянең тәүге көннәреннән үк, эш башларга кирәк иде. Шуны яхшы аңлап, «Эш» газетасы югары сыйфатлы әдәбият һәм сәнгать әсәрләрен тудыруга көндәлек әһәмият бирә килде. Ул татар азучыларының революция файдасына әйтелгән сүзләренә һәрвакыт киң урын бирә, аларның нинди һава белән сулауларын сизеп ала. тиешле юнәлешне күрсәтеп, алдынгы көчләрне революция һәм халык файдасына эшкә жигә белде. Аның битләрендә Г Ибраһимов, С. Сәетгалиев, Г. Камал, Ф Әмирхан. К- Тинчурин. В Шәфигуллин. Ф Бурнаш, С. Җәләл, Г. Кәрам. Ф Сәйфи. Ш Әхмәдиев. М. Себхи. И. Кули. М. Дулат-Али. С. Сүнчәләй һәм башка язучыларның, күренекле революционерларның мәкаләләре, әдәби әсәрләре. тәнкыйть материаллары һәм революцион чыгышлары еш басылды. «Эш» Әбрар Сәгыйди. Кәрим Әмири, Мәхмүт Максуд кебек яшь көчләргә каләмнәрен чарларга булышты. Афзал Шамов. Бари Рәхмәт. Мансур Крымов кебек язучы, шагыйрьләргә беренче адымнарын атларга ярдәм итте.
Үткәндә тупланган мираска мөнәсәбәт мәсьәләсе бу дәвердәге әдәбият һәм сәнгать өлкәсендәге катлаулы мәсьәләләрнең берсе төсендә көн тәртибендә торды. Алдан ук шуны искәртик «Эш» үзенең битләрендә искене вату, җимерү. элекке жәмгыятьтән калган һәрнәрсәне тулаем кире кагу рухындагы мәкаләләргә урын бирмәде. Шулай да кайбер материалларда «элекке әдәбият һәм сәнгать буржуазиягә генә хезмәт итте» кебегрәк хата фикерләргә юл куярдай сүзләр очраштыргалады. Икенче яктан, аерым мәкаләләрдә «буржуазия, байлар хәятен төзү эшенә эшчеләрне кушкан кебек. пролетариат хәятен төзү эшенә дә буржуйларны без хәзер эшкә кушарга кирәк». яңа культураны тудыру һәм алга үстерү юлында сыйнфый аерымлык бернинди роль уйнамый, «ижади эшләрдә сыйнфый дошманлык игътибарга алынмаска тиеш» дигән кебек каршылыклы һәм хата фикерләр дә урын алгалады. (1919 ел. 17 январь. «Ижади көчләрне бергә җыю» исемле редакцион мәкалә.) Бу фикерләрнең тамыры капитал ялчыларының «сыйнфый хезмәт-тәшлек» турындагы уйдырмаларына барып тоташырга мөмкин иде.
Әмма, кабатлап әйтәбез. «Эш» газета-сының әдәбият һәм сәнгать өлкәсендәге политикасын югарыдагылар билгеләми. Бур-жуаз жәмгыятьтән калган мирасның аерым әсәрләрен кире какканда, ин әүвәл, алар- нын революцион көрәшкә мөнәсәбәте, яңа культурага ни дәрәҗәдә хезмәт итә алуы күз алдында тотыла.
«Эш» революциянең асыл максаты вату, жимерү түгел, ә төзү, яңаны булдыру икәнен аңлады һәм үз укучыларына жае туры килгән саен шушы хакыйкатьне төшендереп торырга тырышты. Моны раслау өчен. 1918 елның 27 ноябрендә басылган «Театр вә сәнаигъ нәфисә мәсьәләсе» исемле мәкаләне күрсәтергә була. Монда ачыктан- ачык шулай диелә:
«Революция вакытында иске тормыш вә яңа тормышка комачаулый торган киртәләр бер яктан җимерелә барса, икенче яктан яңа тормышка нигез дә салына бара.
...бер нәрсәне вату-жнмерү никадәр җиңел булса, аның урынына яңасын кору аңа караганда ничә өлеш авыр, шуның өчен, табигый уларак. яңаны кору өчен бик күп көч сарыф итәргә туры киләдер».
Бу фикерләр шигырьләрдә дә урын алды. Менә «Тәлгать» 'нең «...мен мин» дип аталган шигыре.
Җир өстендә, жир астында, Диңгезләрдә гизәрмен мин. Көчле кулларга салынган Коллык бавын өзәрмен мин...
Өзәрмен дәл. кулларымны Изге эшкә җигәрмен мин, Эш сөймәүче, кан коючы Дошманнарны җиңәрмен мин...
Җир йөзендә эш тормышын — Якты тормыш төзермен мин... Дус-туганлык дөньясында Рәхәт-тыныч яшәрмен мин, Инсаният бәхете өчен Эшләрмен дә эшләрмен мин э...
Редакция әдәбиятның яңа җәмгыять үсешендә тоткан ролен аңларга һәм аңлатырга тырышкан материалларга киң урын бирә. Бу мәсьәләдә аның позициясе принципиаль һәм анык. «Әдип» имзасы белән басылган «Ихтилал һәм татар әдәбияты» исемле мәкаләдә бу турыда менә нинди сүзләр бар:
«Бу вакытларда (ягъни, революция чо-рында — авторлар) көрәшергә кирәк, эшләргә кирәк, сугышырга кирәк, яңа иҗтимагый тормыш корырга кирәк, тартышырга кирәк, җиңәргә кирәк, яңа тормышның нигезен ныгытырга кирәк. Мондый вакытта нәфис әдәбиятның урыны кая соң? Аның роле бик билгеле, ул да булса ярдәмче — хезмәтче роле. Мондый вакытта әдәбият һәм сәнаигъ нәфисә ихтилалны (. ) ныгытырга. аны тирәнәйтергә хезмәт итсәләр генә яши алалар Аларга шул дәрәҗәдә генә юл бирелә. Рәсем сәнгате ихтилал вакытында күбрәк плакат рәвешендә дөньяга чыкса, әдәбиятта агитационный шигырь һәм тенденциозный хикәя рәвешендә мәйданга чыга.
Безнең татар әдәбияты да шул юлдан китте. Махсус сәнаигъ нәфисә юлыннан 1 «Тәлгать» — Мәхмүт Максудның псевдонимы.
: «Эш» газетасы, 1919 ел, 8 июнь саны.
бара торган әдәбият сүнә төште: анын уры-нына ихтилалга махсус әдәбият чәчәк атты» (1920, 20 январь)
Күренә ки, мәсьәлә беркадәр гадиләш-тереп, әмма гаять кызыклы ксела Газета әдәбиятка халык көрәше күзлегеннән карап бәя бирүне алга сөрә. Революция чорындагы татар әдәбиятының үзенчәлеген дә дөрес тотып алган ул.
«Эш» редакциясендә атаклы драматург һәм шагыйрь Галиәсгар Камал эшләде һәм бу чорда гаять зур активлык белән шигырьләр. шигъри пародияләр, эпиграммалар һәм куплетлар ижат итте Аьын ижа- тында политик лирика үзенен алга таба үсешен тапты Бу елларда ул йөздән артык тезмә әсәрләр язып бастырды Үзенен шул вакыттагы эшчәнлеге хакында язучы соңыннан: «Гражданнар сугышының кызган чоры. Деникин, Колчак һәм башка ак бандалар яшь Совет иленә төрле яктан һө- жүм итәләр. Шуна күрә дә мин, кыска әсәрләр (шигырьләр) язып, көннең кадагына сугып барырга тиеш идем. Ул вакытларда мин икешәр көн өйгә кайтмыйча, редакциядә кунып эшлн идем». — дип искә алды (Г Камал Әсәрләр, 2 том. Казан. 1951. 19 бит).
В. И. Ленин рекрут жырлары турында сөйләшкәндә Демьян Бедпыйга азатлык сугышы хакында! ы яңа фикерләрне халыкка ансатрак житкерү өчен традицион форманы кин файдаланырга киңәш биргән иде. Яна әдәбият алдына тормышның үзе тарафыннан куелган бу таләпне «Эш» редакциясе һәм аның актив бер члены булган Г. Камал яхшы төшенеп эш итәләр. Моны язучының үз шигырьләрендә дә, газетада басылган башка әсәрләр мисалында да күрергә мөмкин «Яна тәкый гажәп», «Тагын гажәп китабы», «Ак» ка шөкер китабы», «Бакырган китабы». «Кызыл алма китабы», «Яна типта халык жырлары» һ. б. шигырьләрендә Г. Камал иске әдәбиятта кип таралган форманы революция дошманнарыннан көлү, аларнын чын уйларын һәм асыл йөзләрен фаш итү максатына яраклаштыра Бу әсәрләре белән язучы татар совет әдәбиятында сатира жанрының тууына һәм үсүенә зур өлеш кертте
Сүз жаеинан шуны ла әйтеп үтәргә кирәк. Г. Камалның «Эш»тә басылган әһәмиятле әсәрләренең кайберләре әле дә аның жыентыкларында урын ала алганы юк «Имля». «Бары да кача», «Безнен файда», «Әсир моны», «Ярлының жыруы» кебек югары идеяле әсәрләре бүгенге көн укучысына жнткерелергә лаеклылар Г Камалның «Эш»тә берничә псевдоним белән язуы («Ишангалн». «Азат», «Кызыл». •Әгьлн». «Матрос») мәгълүм. Бу да тиешенчә өйрәнүне сорый торган, яна фактлар ярдәмендә язучы ижатынын байлыгын тагын да тулырак күз алдына китерергә мөмкинлек бирә торган моментлар.
«Эш» сатирага күп әһәмият бирде. Ре-волюцион халыкка үз дошманнарын таиып- болүдә ярдәм игү ягыннан бу гаять әһәмиятле бурыч иде. Сатирик шигырьләрдән тыш газета битләрендә әдәби фельетон характерындагы әсәрләр кин урын алды Шулай ук аерым хикәяләр дә («һижрәт», «Буржуй мулла». «Спекулянт». «Бәйрәм чәе» һ. б ) бәреп төшерелгән югары сыйныфтан һәм хезмәт иясенә каршы көчләрдән көлү рухында булып, алар сатирик башлангыч белән нык сугарылганнар иде.
Әмма газета редакциясе әдәбиятның роле искене фаш итү белән генә чикләнмәвен. анын асыл максаты япаны раслауда икәнен яхшы аңлап эш итә Шуна күрә дә революниянен һөжүмчән рухын раслаучы. алдынгы көчләргә дан жырлаучы. яна тормышны пропагандалаучы әсәрләргә кип урый бирелә.
Рәхәтләндерә йөрәкне ирек жнлләре. Нинди нурлы безнең ирек илләре, Турайды эшченен бөгелгән билләре. Ни өчен бу сәгадәт моннан йөз ел
элек килмәде, —
дип жырлады Г Камал «Таң» шигырендә (1918. 119 сан). Исмәгыйль Закнрн шундый ук күтәренкелек белән:
Күр әнә син хөр жиһанны. ул хәзер нинди матур,
Нинди ямьле һәм күңелле, һәр жнрендә балкый нур.
И фәкыйрь син, ярлы эшче, кан жылама, инде көл!
Алда киләчәк көннәрен нинди матур:
ал да гөл... —
днп, яңа жәмгыятькә мактау язды («Ярлы халкыма». 1919, 9 декабрь).
«Эш» газетасының идея-политик юнә-лешен билгеләүдә зур роль уйнаган редактор В Шәфнгуллин үзе дә әдәби әсәрләр яза. Анын әдәби эшчәнлеге әле безнең тәнкыйть күзенә эләккәне юк. Хәлбуки, ул — •Әүлия» псевдонимы белән дистәләгән шигырь («Курку юк», «Тәбрик», «Адвокат», «Минем жырым» һ б). Г. Камал белән берлектә («Әүлия һәм анын компаниясе» псевдонимы астында) көннең кадагына сугучы агиткалар һәм сатирик парчалар нжат иткән язучы. В Шәфигуллнннын әдәби тәнкыйть өлкәсендәге эшчәнлегенә дә әһәмият бирелергә тиешле. Аның кулы белән язылган баш һәм редакцион мәкаләләрдә, принципиаль тәнкыйтендә әдәбиятның һәм сәнгатьнең Совет жәмгыятеидә тоткан роле, алар алдында торган бурычлар нигездә дөрес билгеләнгәннәр, алар яшь татар совет әдәбияты һәм матбугатының партия таләп иткән юнәлештә үсүенә билгеле бер күләмдә ярдәм иттеләр
Газетада басылган әдәби әсәрләрдә ре-волюция һәм гражданнар сугышы тематикасы киң урын били. Әсәрләрнең күпчелеге татар укучысын зур көрәшләрдә яулап алынган революцион казанышларны саклап калырга чакыра Көрәшнең асыл макса!ы эшчеләр һәм крестьяннар өчен чын азатлык алып бирү икәнлеге, бу изге эштә интернациональ дуслыкның зур роле тасвирлана аларда. Шигырьдә революция символы буларак Кызыл байрак төрле вариацияләрдә алынып сурәтләнә Революцион чор шулай ук аерым төшенчәләрне яңадан карарга, аларга яна мәгънә салырга мәжбүр нтте.
<Эш»тә яна чыккан әсәрләргә һәм җы-ентыкларга рецензияләр лә басыла. 1919 елның 5 февраль санында «Әдәбият мәсьә-ләләре» исеме астында басылган рецензиядә. мәсәлән, Вакыйф Җәләлнең шигырьләр җыентыгы төпле тәнкыйть ителә. Артык җәелеп сөйләп тор.мастан, шуны гына әйтеп үтик .Монда әдәбият һәм сәнгать алдына куела торган төп таләпләрнең берсе гадилек, самимнлек булуы ачык итеп куелган. һәм. шул ноктадан карап, шагыйрьнең сүз сайлаудагы, җөмлә төзелешләрен- дәге. шигырь техникасындагы чатаклыклар тәнкыйть ителә. Мондый рецензияләр татар совет әдәбиятының төп принципларын ачыклауга җитди ярдәм күрсәтәләр иде.
Газетаның игътибар үзәгендә торган сәнгать тармакларыннан берсе театр булды. Анда татар театрының торышы, анын алдында торган бурычлар, репертуар мәсьәләләре. аерым артистларның уен осталыклары. декорацияләр, костюмнар хакында бик күп мәкаләләр һәм рецензияләр басылды. Алда торган бурычларның нң әһәмпят- лесе һәм иң авыры — театр репертуарын революцион чор таләп иткән югарылыкка күтәрү иде. Газета тарафыннан бу юлда җитди адымнар ясалды Бу юнәлештәге эшен ул. бер яктан, революцион чынбарлыкны дөрес һәм тнрән чагылдырган әсәрләрне пропагандалау ярдәмендә алып барды. Классикларның әсәрләре куелу, революцион эчтәлекле яңа спектакльләр иҗат ителү «Эш» тарафыннан һәрвакыт уңай билгеләнеп узылды.
Икенче яктан. «Эш» идея-эстетик дәрәҗәсе түбән яки зарарлы пьесаларны тәнкыйтьләде. аларны репертуардан кичекмәстән алып ташлауны таләп итте.
Казандагы татар театр труппасының даими җитәкчесе булган тәҗрибәле артист һәм оста драматург Кәрим Тннчурин. «Эш» газетасы битләрендә басылган күп санлы мәкаләләре белән сәхнә сәнгатенең үсүенә күп өлеш кертте. Без биредә К Тинчуринның «Вак милләтләр театры хакында бер-ике сүз» дигән мәкаләсенә тукталып китү урынлы булыр дип саныйбыз. Бик тыйнак аталган бу «бер-нке сүз» асылда культурабыз тарихында зур урын тоткан артист һәм драматургның Октябрь революциясенә кадәр булган театрның авыр хәле, хөкүмәт башыннан капиталист һәм помешикларны бәреп төшергәч, сәнгать осталары өчен туган уңай шартлар турындагы тнрән уйлануларыннан гыйбарәт.
«Иске заманда, ягъни капитализм хөкем сөргән дәвердә,— дип язды К. Тинчу- рнн.— театр, үзенең туры вазифасын и.уеп. бакалейный кибет төсен алган иде.. Файданы күбрәк алу максаты белән, халыкны кызыктырыр өчен сәхнәдә нинди генә эшләр эшләнми иде' Мең, мең шөкер, хәзер театр ул купецлар кулыннан күчеп. Мәгариф комиссариаты хозурындагы хосусый театр шәгъб-юе карамагында калдырыла. Бу исә сәнгатьнең, театрның тәрәккые өчен бик зур адым булды..
. Ләкин бу якты көндә әүвәлгедән артыграк көч сарыф кылырга, эшләргә кирәк.. Татар театрының хәзерге дәвере эшләр өчен ин күңелле бер дәвер. Татар театрының хәзерге барышы көткәннән артык файдалы нәтиҗәләр тудырачак Бары эшләргә кирәк, эшләргә, эшләргә!» (1919 ел. 6 февраль).
Бу елларда пьесаларга кытлык зур иде Шуна күрә тәрҗемә әсәрләргә мөрәҗәгать итү тагын да ешайды Бу уңай күренеш иде. Әмма кайвакытта труппалар, рус һәм чит ил әсәрләрен татарчалаштырганда. вакыйгаларны һәм геройларны ту- рыдан-туры татар җирлегенә күчерәләр, шулай эшләгәч татар тамашачылары спектакльне яратыбрак карый, күбрәк йөри, дип уйлыйлар иде. Мондый мавыгуларның нигезсезлеге һәм ялгышлыгы турында Г Кәрам «Беренче карлыгач» спектакленә язган рецензиясендә күрсәтеп үтте:
«Рус театры галәмендә азмы-күпме исеме мәгълүм булган мөхәррирләрнең әсәрләрен «татарчалаштырып» мәсхәрәлекләр итәргә моннан соңра юл куелмаска кирәк. — ди ул. — Мин рус әсәрләрен тәрҗемә итмәү тарафында түгел. Тәрҗемә ителсен, уйналсын. Ләкин нигә хаҗәт ана татар фамилияләре биреп аны татарчалаштыру.. Андый «тәрҗемәләр» әсәрнең рухын бозалар һәм «Беренче карлыгач» әсәре дә рус рухында уйналса, бәлки карарга лаек бернәрсә булып чыккан булыр иде» (1919 ел, 27 январь).
Театр эшенең башка якларына да игътибар ителде .Мәсәлән, Г Камал 1919 елның башында Казанда куелган «Икенче кат яшьлек» спектакленә анализ ясаганда алда торган әһәмиятле мәсьәләләргә туктала. Шундыйларның берсе, ди ул. ана телен яхшы белү. «Сәхнә телгә дә хезмәт итә торган бер урын булганлыктан, артист вә артисткалар телне бик яхшы белергә, аныи хосусиятен аңларга тиешләр. Ләкин, тәәс- сефкә (кызганычка — авторлар) каршы, хәзергә татар театрында уйнаучыларның күбесендә телгә саксызлык күренә.. Театр эшенә ничек сөйләсәң дә, нәрсә сөйләсәң дә ярый, бары тик тукталып кына калма, дигән карашны күптән ташларга вакыт җиткән булса кирәк». — дип. Г Камал артистларны армый-талмый укырга, үз осталыкларын тагын да югарырак күтәрергә ча-кырды (1919 ел, 3 февраль).
Шул чорда чыккан башка газеталар кебек үк. «Эш»тә Габдулла Кариевның татар театрын оештыруда һәм үстерүдә керткән әчешеп югары бәяләде. Танылган сәхнә осталарыннан Сатирә Латыйпова (1919 ел, 6 август). Гөлсем Болгарская (1919 ел. 31 март). Әшрәф Снняева (1919 ел, 27 январь). Габдрахман Мангушев (1919 ел. 19 ноябрь). Мохтар Мутин (1918 ел. 19 декабрь. 1919 ел, 10 апрель). К Тннчурин, Колмәмәт һ б. турында күп санлы мәкаләләр басылды. Бу сәнгать эшлеклеләре- нең театр тарихындагы роле, аерым образны тудырудагы иҗади уңышлары хакында сөйләүче мондый мәкаләләр бүген дә үз кыйммәтләрен саклыйлар Аерым артистларның уеннары турында гына түгел, ә бәлки кайбер әсәрләрнең куелышы, хәтта
эчтәлекләре хакында бердәнбер чыганак булуларын да исәпкә алсак, бу мәкаләләрнең әһәмиятләре тагын да арта.
«Эш» методик характердагы әйберләр басуга ла игътибар итте. Газетаның 1920 ел 3 май санында басылган «Авыллардагы һәвәскәр актерлар дикъкатенә» исемле мәкалә шул юлдагы беренче уңышлы адымнардан булды
«Эш» — чыннан да бай һәм кызыклы газета. Без монда анын битләрендә урын алган кайбер материалларга гына тукталдык. Фактларны тагын да арттырырга мөмкин булыр иде әле. Газета битләрендәге материалларның күбесе псевтонимнар астында биреләләр һәм аларнын кайберләре әле һаман ачылмаган Әдәбият тарихы галимнәре алдында «Эш»тә очрый торган дистәләрчә псевдонимның кемнәрнеке икәнен ейрәнү бурычы тора Бу псевдонимнарны ачу һәм ул әсәрләрне конкрет өйрәнү поэзиягә, прозага һәм тәнкыйтькә революция тагын да нинди яңалыклар — яна филерлар һәм поэтик бизәкләр алып килүен ачыкларга ярдәм итәчәк. «Мәһди», «М. Каразәдә». «Тимер ага баласы», «Кызыл солдат» кебек псевдонимнар белән язылган хикәяләр, «Бәйкн». «Зәки». «Кре-стьян», «Эшче», «Совдеп», «Ярлы шәкерт» һ. б шундый имзалар куелган яки бернинди имзасыз шигырьләр, поэмалар. «Әбдәз», «Г. Бәди», «Театр сөюче эшче» мәкаләләре, рецензияләре әдәбиятыбыз тарихы өчен гаять кызыклылар һәм әһәчиятлеләр. Шуна күрә дә «Эш»тә яшерен имзалар белән тагын да кемнәр язышуын анык белү бик мөһим Шунсыз, бу әсәрләр турында жәелеп сөйләп тору урынсыз булыр иде.
йомгак төсендә шуны әйтергә кирәк. «Эш» газетасында басылган әсәрләр яна әдәбиятның башлангыч адымнарыннан берсен тәшкил итәләр. Аларда инде яна әдәбиятның төп үзенчәлеге ачык күренә: кешелектән качып, үзенең шәхси интим кичерешләр дөньясына кереп чумарга омтылучы кеше түгел, ә жәмгыять өчен яшәүче шәхес. революциядәге кеше бу әдәбиятның объект үзәгендә тора. Шундый рухтагы әдәби әсәрләре белән, ижат мәсьәләләрен асылда дөрес яктыртучы күп санлы материаллары белән газета социалистик реализмга нигезләнгән татар әдәбиятының һәм сәнгатенең нигез ташларын салышуга булышты.