Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЧӘЧКАП АЛЬБОМЫ


рхивымны актарганда күземә ноталар альбомы чагылды. Анык таушал* ган
битләрендәге Гадел Кутуй һәм Гамир Насрый кулы белән язылган шигырьләргә,
поэмага, газеталардан кисеп ябыштырылган материалларга, хатларга, җыр текстларына
берәм-берәм күз кертеп чыктым. Күз аллыма моннан 25 ел элек булган истәлекле коннар килеп
басты
1941 елның шомлы көзе иде. Гитлерчылар Мәскәүгә ыргылалар Оборона корылмалары
булдыру өчен хезмәт фронты ачылды. Институтларда, учреждениеләрдә оештырылган аерым
бригадалар тезелешкә — Кайбыч. Бха районнарына җибәрелделәр.
Без лә. Татарстан раднокомитетында эшләүчеләрдән 14 кешелек бригада. Кайбыч
районындагы Чәчкап авылына барып, жир казу эшенә керештек. Бетнең бригадада
бухгалтерлар да, машинисткалар да. дикторлар да бар иде. Алар ара- ылда әдәби редакциядән
— Гадел Кутуй. Идрн<? Туктар. Гамир Насрый. музыкаль редакциядән — Рөстәм Яхин һәм мин.
Безне хуҗалары ташлап киткән, тәрәзәләре такталар белән кагылган бер өйгә
урнаштырдылар. Үзебез ашарга әзерлибез, үзебез, утын тапсак, ягабыз. Шуның өчен чиратлап
лежх-р торабыз
Дежур көннәрендә Г. Кутуй та. Г Насрый да, И. Туктар да. үзара дусларча шаярып,
эпиграмма парчалар изалар.
Әнә шул экспромтларның кайберләре минем ноталар альбомын та сакланганнар
Бөек Ватан сугышының авыр көннәрендә дә елмая белгән Гамир Насрыйның һәм Гаде.:
Кутуйнын бригаданың күңелен күтәрү теләге белән шул вакытта шаярып язылган әсәрләре
белән укучыларыбызны таныштыруны үземнең бурычым итеп саныйм.
Гамир Насрый. әле Чәчкапта эшләгән чакта ук. бик тиз арада. «Ундүрт юлчы Tj-.ында»
дигән әкият поэма язган н ie Казанга кайткач, ул аның бер нөсхәсен мина бүләк итте. Анда
авторның кулы белән язылган шундый сүзләр бар
«Җәүдәт иптәшкә!
Хез.иәг фронтында бергә эшләгән кеннәрнең истәлеге булсын!
Гамир Насрый. 6.11.42. Казан Радио».
Менә ул әсәр:
УНДҮРТ ЮЛЧЫ ТУРЫНДА әкият
I бүлек
А
А4 тутнэ йээ ннччиче ел
булгандыр, оныттык... 14 кеше
капчык асып. Бик еракка юл
тоттыц.
Юлда күргән хикмәтләр
Килеп жигтек вокзалга.
Ваюннарга урнаштык
Акырдык та бакырдык.
Көлештек тә җырлаштык.
II бүлек
Без кемнәр
V
v ндүрт юлчы турындагы әкиятемне. Әгәр сезне ялкытмаса. дәвам итәм.
Һәрберсенең исемен һәм гадәтләрен Берәм-берәм иренмичә язып үтәм.
Юлчыларнын арасында бар бер кешеs Тел остасы, тапкырлы һәм үгкен
кеше. Ялкауланмый һәрбер ашкә әзер кеше. Ана хөрмәт белән карый
һәрберебез, Анын белән рәхәт таба күңелебез. Беребезне дә рәнжетми
ул, кимсетми ул. Уйламыйча беркайчан ла эш итми ул.
Әкиятләр сөйләштек.
Гәпләштек тә серләштек.
Талаштык та дуслаштык.
Икешәр булып парлаштык.
Чөнки ирләр — яртыбыз, Ә
җидебез — хатын-кыз. Һәркем
парын сайлады. Ятим булып
калмады.
Кинәт поезд сызгырды. Алга
таба ыргылды.
Кич булды да ай чыкты. Әй,
капшыйбыз капчыкны...
Прянннклар. конфетлар.
Кыздырылган тавыклар, Мае да
һәм ите дә. Калмады бөртеге
дә...
— Барасы жир бик ерак.
Булыйк без җыйнаграк...— Дип
үзара сөйләштек.
Сак булырга кинәштек. Ләкин
инде бу вакыт Шып-шыр иде
һәр капчык.
Тан вакыты булганда. Килеп
җиттек Ормарга. Капчыкларны
астык та. Сафка чыгып бастык
га Юнәлдек тагын ю.иа—
Чәчкап дигән авылга.
Әй. барабыз, барабыз. Тездән
пычрак ярабыз; Мусерма дигән
авылдан Ерак калмый арабыз.
Карангы төшкәч кенә.
Тирләшеп пешкәч кенә. Алда
йортлар күренде...
— Мусерма шул түгелме?
Ничек фатир тапканны,
Тезелешеп ятканны.
Язып тормыйм һәркайсын,
Анысы сер булып калсын.
Иртән сәгать тугызда Кузгалып
чыктык юлга._ Мамадышка
килгәндә.
Хәлдән тандык дигәндә.
Ике кәбестә таптык. Бүлгәләдек тә
каптык.
Ләкин тамак туймады, Эчләрдә җил
уйнады. Ә капчыкта юк икмәк. Бер
җай табарга кирәк.
Арабыздан беребез Уйлап тапты
бит рәген. Коткарды ул бәладән
Язам шунын хикмәтен.
— Җәмәгать,— ди ул безгә.—
Обойдем иписез дә.
Давай ашыйбыз кишер, Ложалый ул
килешер * *.
Кул чаптык, бүрек чөйдек.
— Гажәп шәп фикер.— дидек.
Ярты капчык кишерне
Тын да алмый кимердек.
Көч керде бит. дүрт чакрымны Ял
да итми элдердек.
Кояш баеп килгәндә.
Салтыгаша җиттек без. Кишер
«зур файда бирде», Тәмам
арып беттек без.
Юлчыларның берсе дә:
— Кишер ашыйк,— димәде.
Чөнки барыбыз диярлек Понос
белән чирләдек.
Ашамыйча йокладык.
Иртәгесен дә капмадык, Ләкин
һич сынатмадык, һаман алга
атладык.
Тау өстеннән — ерактан
Күренде авыл — Чәчкап. Арып-
талып, янып-пешеп. Килеп
жи!тек чак-чак-чак...
Нигә монда килгәнне, Авылда
ни күргәнне. Ниләр эшләп
йөргәнне, Ишегкәнне-белгәнне,
Ничек тормыш корганны, Нинди
өйдә торганны.
Юлчылар кем булганны. Һич тә
кергмн ялганны, Язармын
киләчәктә Моннан coni ы
бүлектә.
Тик кайчакта гаделлеген ул югалта, «Җайсыз яткан» утыннарны өйгә алып кайта ’
Яки икмәк булган чакта шыпырт кына Өстәл астында аягын кыймылдата *.
Арабызда түгәрәк йөзле, зәңгәр күзле, Йөрәкләрне эретә торган татлы сүзле,
Нурлы Маһи дип аталган кызыбыз бар Күнелләргә рәхәт биргән мокыбыз бар
Ул озын да һәм кыска да түгел болай, Тик аз гына юанлыкка юан бугай; Төс белән
дә ул кадәрле чибәр түгел, Ә шулай да аны сөя безнен күнел.
Бөтен кеше белән уртак фикер таба. Ни кирәксә, шуны күршеләрдән ала. Чиләккә
дә, чүлмәккә дә аптыратмый, Ләкин инде үзен дә ул һич алдатмый.
Дөрес булса, кичен күршеләргә кереп, Чыга диләр бер стакан сөт чүмереп. Имеш-
мимеш анын исәбе бар икән Кайтырга Казанга тәмам симереп.
Арабызда бар бер кеше — ябык кеше, Ач яңаклы, гүяки ул арык кеше.
Һәркем уйлар бу көчсез һәм хәлсез диеп, Ләкин кан күплеге белән мәшһүр егет.
Бик юмарт ул, һәр вакытны кан алдыра Авыруларны үлемнән саклап калдыра •
Чөнки йөрәгендә бихисап каны бар.
Карт булса да, дәртлек чәчкән яшь жаны бар.
Кешеләрне хөрмәт игә — илтифатлы. Эчкерсез һәм гади йомшак гәбигатьле.
Кайберәүләр шуны аңламый йөриләр. Гаепсезгә «шөреп» исемен бирделәр.
Сүлпән, ләкин һәрбер эшнен җаен белә, Әкрен йөри, аз сөйләшә, сирәк көлә.
Әрәм итми, ул байлыкның кадерен белә. Акчага баш итеп куйдык шуна күрә.
Үзе болай сүлпән булып күренсә дә. Расходка акчаны кызганып бирсә дә. Кулына
кашык эләксә, кимен куймый. Күпме генә ашамасын, барыбер туймый.
Һәр кешенен моңы була үзенә күрә.
Көн чыкса да, чыкмаса да җырлый бирә, Ә безнең арабызда бар бер кеше, Анын
моңын бөтен татар халкы белә.
Ул җырчы да, гармунчы да түгел-түгелеи.
Тик музыка агула!ан анын күңелен. Анын моңын көйләп ләззәт габа һәркем Әйтеп
тормыйм инде исемен һәм кемлеген
3 Ягулык табуны, күбесенчә, Г. КутуП оештыра нае. Җ ф
4 Идрис Туктар арабызда өлкән һәм бик нбык булганга, ипинең дә
зуррак өлешен аңа бирү өчен Г Кутуй шулай аяк белән ымлый нае. Җ Ф
9 Диктор Маһинур Хәбибуллаңа. Җ. Ф
6 Сүз Идрис Туктар турында бара Ул —донор иде Җ Ф г Бусы миндер инде Ж.
Ф
Үзе болай ыктымат һәм пөхтә кеше. Әкрен ашый, әйтерсеңлә үтми теше.
Кайнар чәйнең суынганын көтә-көгә. Иң кимендә 3—4 сәгать вакыт үтә.
Игътибарлы, ләкин бик тиз кәефе китә, Аның кәефен бозу өчен бер сүз
житә. Шунысы яхшы: эчендә ачу сакламый. Барыбызны да якын күрә,
туган итә.
Я тын гына, монсу гына утыра ул. Эш дигәндә жин сызганып готына ул.
Тик кай эшкә бөгелми аның бармагы. Нишлисен бит. дәрг булса да. юк
дәрманы.
Зифа буйлы, нәкъ сум камышы шикелле, Аппак йөзле, мәхәббәтле һәм
сөйкемле. Арабызда безнең яши илһам кызы 1.
Аңа баксаң, искә төшә таң йолдызы.
Ярата ул уйланырга караңгыда. Көлеп куя бик сирәк һәм саран гына.
Күп вакытны тын утыра, сөйләшми ул. Сүз кушмасаң. үзе башлап
эндәшми ул.
Йөргән чакны әле уңга, әле сулга Сынар төсле булып аның биле
сыгыла. Баскан жирем ишелмәсен дигән сыман. Атлап кигә сакланып
кына, шом гына.
Ннкадәр уй булмасын күңелендә.
Сөйләмәскә тырыша ул бөртеген дә: Тик хәтерен уйлар чуалта кай
чакта: Адашып йөри, кайта белмичә Чәчкапка.
Бер сер чишәм, зинһар, үзенә әйтмәгез. Нигә алай икән, диеп
йөдәтмәгез.
Аның күңеле егетләргә бик тиз төшә, Мәхәббәте чиядәй кызарып пешә.
Ләкин ул йөрәк назын сайлый белми, Үзе өчен мәгъкуль чәчәкләрне
күрми.
Аның һәрбер мәхәббәте, шуңа күрә. Бүген янса, иртәгесен инде сүнә.
Салмак атлап, ашыкмый гына йөрүче.
Иң карт кеше һәм дөньяны күп күрүче, Жирен сакаллы бабай бар
арабызда' Аңа хөрмәт белән карый барыбыз да.
Яшьләрдән дә уздырып башкара үз эшен, Башыннан һич төшермәс ул
кәләпүшен. Ашауда да, эшләүдә дә сынатмый ул. Картлар кебек
ыңгырашып һич ятмый ул.
Көязлекне һәммәбездән дә уздырды, Түгәрәк сакалын төптән
кырдырды. Ләкин әйтмим, сәбәбен яхшы белсәм дә, Ни булганын үз
күзем белән күрсәм дә.
Кем яратмый шатланырга һәм көләргә, Эч пошыргыч кызыклы хәлләр
сөйләргә. Ләкин беэнен арабызда бар көләч кыз Шаркылдап көлә һаман
бертуктаусыз‘°,
1 Машинистка Илһамия Ннгъмәтжанова. Җ Ф.
* Анысы каравылчы Галиев абзый иде. Җ. Ф.
10 Җирле тапшырулар инспекторы Тәзкирә Самигуллина.
11 Бухгалтер Матвеева Җ. Ф
и Рөстәм Я.хнн Әле композитор булып танылмаган чагы Радиода аккомпаниатор булып
эшли иле. Җ. Ф
” Без аны продуктлар атырга Казанга җибәрдек Ж Ф
>• «Әкият» Шул урында өзелә. Ж Ф-
Гажәп кеше, һәрнәрсәдән кызык таба. Ул кәлтәмдә тетрәп тора җир һәм
һава. Ләкин инде ачуланса — табып булмый. Аның кәефен ачу эчен
һичбер дәва.
Ифрат чыдам, авырлыкка һич бирешми. Күкеле төшми хәсрәткә дә һәм
уйга да. Ахры, шуна күрә һәркөн симерә ул. Арта бара аркылыга да. буйга
да.
Арабызда картлар да һәм яшьләр дә бар. Тар мантайлы һәм кечкенә
башлар да бар. Мәгънәсез!.! акыл чәчеп, вакчылланып, Тыз-быз килеп
йери торган кешеләр дә бар.
Бер ханым бар. һич өзлексез махра төрә. Эшен онытып, ләззәтләнеп
тәтеп өрә Бер кеше бар. картлар кебек бик аз сүзле. Күп белсә дә.
тотнаклы бер егет үзе -.
Әкиятемне вакытлыча тәмам итәм.
Чөнки бүген Чәчкаптан чыгып китәм А Вакытым барла язуымны
туктатмаска, Укучылар, барыгызга да вәгъдә итәм. ”.
1942 иче е.тлын язында Гамир Н асрый, запастагы офицер буларак, фронтка китте Шул
сәбәпле әкиятнең дәвамы язылмый калган булырга тиеш
II
Гадел КутуП безнең бригадир ите. Аның үпкәләре тә сау түгел. Җитмәсә. ишиас авыруы
белән җәфалана Төннәр буе мич башында ыңгырашып чыга, ә иртәгесен инде берни булмаган
кебек, безне эшкә рухландырыр өчен. көлке сүзләр сөйли, дежурный- ларга күрсәтмәләр бирә,
артыннан ияртеп кырга жир казырга алып китә Эш нормасын үтәүгә килгәндә, безнең арада
аннан ла яхшы эшләүче юк. Шуның өчен апа ударник исемен бирделәр һәм ул паекны да күбрәк
ала. аны безнең белән уртаклаша иде. Җәмәгать эшендә дә ул актив. Безнең тезүчеләр
колоннасының телдән чыга торган газета редакторы. Кичләрен материаллар туплап утыра, ә
көндезен шуны әле бер төркем эшчеләргә, әле икенчеләренә барып укый.
Аның кешелекле тегенә, бетмәс-төкәнмәс энергиясенә таң калырлык иде!
Әнә шул көннәрдә Гадел Кутуй минем ноталар альбомыма Идрис Туктарга һәм миңа
багышлап шаян шигырьләрен язып калдырган. Карандаш белән язылган бу шарж ларның
күчермәсен сезгә тәкъдим итәм.
Туктарга
^^-А»репсеэ» дә. «Полный ход» та диел. Бик cm көлдек синнән.
Туктар, без.
Кайда төште монын шөребе? — диеп, Кыр-суларда тордык туктап
без.
Таптык, таптык шөребемне. Идрис:
Синең шөреп казан төбендә Ләкин казан төбе тишек булгач. Син
туймассын монда өнендә.
Ачуланма. Идрис, бу парчага.
Әүлнядай изге кеше син.
Мин пәрәмәч белән сыйлар илем, Ә ашыйсын хәзер — кишер син.
4/Х1.
Бу шаржга карата түбәндәге искәрмәләрне әйтергә кирәк.
Идрис Туктарга «Шөреп». «Шөрепсез». «Полный ход» дип кушамат бирүнең мондый
сәбәпләре бар:
1. И. Туктар Татарстан радиосында соңгы хәбәрләр редакциясендә эшләгәндә, Казан
заводларының берсендә ясала торган шерепләр турында хәбәр язып, ниндидер хаталар
җибәрә. Аның хатасын летучкада тикшереп, үзен дусларча шелтәлиләр. Шуннан соң инде
радиодагы иптәшләр аңардан «Шөреп» яки «Шөрепсез» дип көләләр иде Барыннан да күбрәк
Идрис Туктар үзе көлә, һәм «Шөреп» кушаматының таралуына үзе сәбәп булды да.
2. «Полный ход»ка килсәк, анысы инде Чәчкапта алган «кушаматы».
һәр эшкә кулы ята торган И. Туктар. «Туктар-туктамас!» дип Г. Кутуйдан дэ кызурак
йөрергә ярата. Ә үзе еш кына, сулышы кысылып булса кирәк, туктап, көрәгенә таянып торырга
мәжбүр була.
«Ник туктап калдың?» дигәнгә ул:
— Полный ход барганда аягымның шөребе төшеп калган Шуны эзлим'—дип җавап бирә.
Тапкыр сүзләр яратучы Гамир Насрый «Полный ход»ны эләктереп ала һәм ул кушамат И.
Туктарга карата еш кулланыла иде.
Гадел Кутуйның икенче парчасы болай:
Җәүдәткә
' * онфет дисән. конфет түгел, ләкин
Балдай татлы анын сүзләре;
Аксап-туксап гел уйланып йөри, — Без
киттек,— дип карый күзләре.
Ул унлаган иде көй кирәк дип,
Көйчеләргә бар да бүләк дип. Ә биредә
көйнен кирәте юк, Икмәк китерүче
кыйммәт бик.
Син түгел бу, Җәүдәт бәгырем, түгел,
Гүзәл җырын рәхәт колакка.
Дөнья шулай инде: һич кайгырма, Без
килгәнбез фәкать кунзкка.
Әйе, мин анлыйм уйларыңны.
Явыз Гитлер—сәбәп бу эшкә;
Ал да көрәгәнне, әйдә кырга, Тирән
кабер казыйк шул аткә.
4/XI-41.
Чәчкапта безнен төп эшебез, ялгышмасам. киңлеге һәм тирәнлеге өч метрлы окоп казу.
Аңлавыбызча, ул дошман танкларына каршы корылма тар өчен кирәк.
Көннәр кинәт суытып җибәрде. Җир туңган. Күбрәк лом белән эш итәргә туры килә.
Норма безнен өчен зур. Минем янәшәмдә генә кирпеч заводыннан килгән Әхәт Шакуров дигән
таза егет эшли. Без барыбыз да аның осталыгына сокланабыз. Бары Г Кутуй белән И. Туктар
гына аңардан калышмаска тырышалар. Калганнарыбызга кая ул — уйлавы да көлке...
Ул көннәрдә безнен төзелештә «Кызыл Татарстан» газетасының күчмә редакциясе
төзүчеләр өчен генә бер битлек махсус листовка чыгара иде. Көннәрнең берендә шул
редакциядә эшләүче язучы Газиз Иделле миңа яңа номерны сузып:
— Мә. үзең турында укы! —диде.
15 ноябрьдә чыккан бу номерда Г. Кутуйның Әхәт Шакуров һәм минем турымда язылган
кечкенә генә очеркы басылган. Каи арада язган ул? «Язам», дип тә әйтмәде бит.
Композитор һәм эшче
Караигы төшеп килә. Эш көне тәмамлана. Кайберәүләр инде ял итәргә, өйләренә кайтырга
җыеналар. Ә композитор Җәүдәт Фәйзи, үзенең бүгенге эшеннән әле канәгатьләнеп җитмичә,
норманы үтәү һәм арттырып үтәү өчен, тагын да күбрәк көч куеп эшләвен дәвам итә.
Җәүдәт Фәйзи — халык арасында гаять популяр булган бик күп сайдагы җырларның
авторы Ул «Комсомолка Гөлсара». «Кавалеристлар жыры». «Ян'ыра. безчек жыр». «Гармун»
кебек гүзәл жырлар тудырган талантлы композитор Биредә эш вакытында да ул ижат эшен
туктатмый Илһамлы минутларда ул бер-бер артлы яна мелодияләр тудыра Тик менә тезелеш
эшендә үз иҗатындагы кебек зур уңышларга әле ирешә алмаганлыгы аны бик борчый һәм ул
монда да зур укышлыклар «улап алу эчен эшкә үзенең бетен кечен бирә
Анын белән янәшәдә — киң җилкәле яшь эшче Әхәт иптәш Шакуров эшли. Бүгеа норманы
ул 200 процентка үтәде Иптәш Шакуров үзеиен эшен шулай бик укышлы, оста, яхшы нәтиҗәле
итеп алып бара
— Әмма эшли дә сон! Мина да шулай эшлисе иде!—ди Фәйзи, тирән соклану белән
— Берни түгел, дускай,—ди ана Шакуров,—таныш булмаган эш берьюлы барып чыкмый
ул. Бара торгач, үзләштерерсең һәм мине дә узыл китәрсен әле
һәм ул композиторны эш алымнарына, инструментлар белән ничек укышлы эш итәргә
өйрәгә башлый
Эш барышында Әхәт «Гармун» кеен сузып җибәрде Моны ишеткәч, композитор га кинәт
җиңел һәм рәхәт булып китте Үзе ижат иткән җырнын тезелеш мәйданындз шулай тирән
мәгънәле, монлы, көчле булып, стахановча хезмәткә. Ватаныбызның куәтен ныгытуга
рухландырып яңгыравы арганлыкны бөтенләй оныттырды, эштә Һәм иҗатта яна дәрт тудырды.
Композитормын һәм эшченең. язучының һәм колхозчының шулай кулга-кул тотынышып,
уз Ватаннарын ныгытуда армый-талмый эшләүләре бүтән тагын нинди нлдә булуы мөмкин!
Эш тәмам булгач, композитор һәм эшче өйләренә кайтып китәләр. Җәүдәт Фәйзи тирән
уйга чумып, әкрен атлый. Анын башында хәзер яңа. патриотик җырлар туа. Анын дусты —
стахановчы Әхәт Шәкүров бу яна жырларны да ятлап алыр һәм төзе леш мәйданында көчле
яңгыратыр.
ГАДЕЛ КУТУЙ.
(Боксер участогы, Игнатов колоннасы.)
Иртүк торып эшкә киткәндә «Гөрләсен безнең жыр»ны, ә кичке караңгыда эштән кайтканда
«Иделкәем»те җырлау безнең гадәткә кергән иде
«Иделкәемәме мин Таҗи Гыйззәтнең «Таймасовлар» драмасына яздым Ул заманнарда
бик популяр булып киткән бу җырны Г. Кутуй аеруча ярата нде Ләкин жыр сүзләренең бер
сюжетка корылмаган булуы аның эчен пошырды Ахырда, түзмәде — үзе яңа сүзләр язды
«Иделкәем алкын, суын салкын» дигән сүзләр гечә сакланып, өч куплеттан торган сюжет лы
яңа жыр туды. Мин дә, башка иптәшләр дә җырны бик яраттык. Хәтта Гамир НасрыА
— Татар «Катюшасы» булды бу!—дип. гадәтенчә, шаркылдап бер көлде.
Шул вакыттан бирле Г. Кутуй сүзләре бу көйдә үзләренең законлы урыннарын алдылар.
Менә ул җыр:
Иделкәем
И
' ‘ делкәем алкын, суың салкын, Кпн лә төшеп шуннан су алам;
Кояш баткан чакта, мин Иделдә Син бәгыремне уйлап юанам.
Иделкәем, суың бигрәк жылы Эссе квндә чумып йөзәргә; Синең
белән үткән айлы кичләр Калды ахры сагынып сөйләргә.
Иделкәем, суын алтын-алтын. Яр өстендә учак яталар;
Ник кайтмыйсын, бәгырем, тиз каЙг инде, йөргән эзләр енне
сагыналар.
Декабрь урталарында мнн иптәшләремне калдырып. Чәчкаптан Казанга кайтып киттем
Сәбәбе «Башмагым»ны язып бетерергә тиеш идем. Эшем шушы хезмәт фро ■ тына китү
белән өзелгән иде. Опера театрының соравы һәм ул вакыттагы Татарстан Верховный Совет
Президиумы председателе Гали нптәш Динмөхәммәтив күрсәт,с буенча, музыка язуымны
дәвам итәр өчен мине өйгә кайтарып җибәрделәр.
Калган иптәшләремнән Гадел Кутуй декабрь азагында һәм калганнары январь
урталарында Казанга кайттылар. Барыбыз да. радиодагы үлебезнең язу өстәлләре без янына
утырып, төп эшебезгә тотындык
«Башмагым» тиз арада язылып бетте. 1942 елның 1 мартында анык премьерасы Татар
дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсендә зур уңыш белән үтте Анын шундый кыска вакыт
эчендә язылуының сәбәпләре шулар дип беләм: беренчедән, хезмәт фронтында чакта ук
комедиямен музыкасын күңелемдә йөрттем, роялемне сагынып кайттым икенчедән. Тажи
Гыйззәт жанрны яхшы аң лап, либреттоны тоткарлыксыз. төгәл эшләде һәм. өченчедән, сәхнәгә
куючы режиссер С. Я. Сульва-Вәлиев һәм дирижер И В Әүхәдиев бик оператив эшләделәр.
Гамир Насрын да. Гадел Кутуй да. Идрис Туктар да минем ижат шатлыгым белән
уртаклаша алмадылар. Алар үз ирекләре белән Бөек Ватан сугышы кырларына китеп, көрәк
урынына кулларына корал алганнар иде инде.
1942 елкын көзендә мин Гадел Кутуйдан Чәчкапны, дусларын сагынып язган хат алдым.
Менә ул хат.
«Җәүдәт дус!
Өйдән язылган хат аша синен жылы сәламен иреште Искә төшерүен өчен рәхмәт. Б\ хатны
алу белән теге Чәчкаптагы көнне жырлап 1 жибәр.
Ижатына уңышлык телим. Гобәйгә. Кавига, Шабайга, Мирсәйгә. Галиягә, Тәзкирәгә.
Матильдага. Доброхотова™ һәм башкаларга сәламемне тапшыр.
Нәжнпнең, Ключаревның һәм жырчы иптәшләрнең кулларын кыс2 3.
Ут астында калганда да. яңгырда чыланганда да Казан һәм сез истә торасыз. Шул дәрт
бирә, шул жылыта. Эх. сиңа да бу сугышны бер күрәсе иде—мәңге онытылмаслык көй чыгарыр
идеи. Сугыш ифрат кңчле бара. Җир яна. һава ярыла, дошман блиндажлары йомычкага
әверелә
Мин үземне үлмәм дип уйлыйм. Көч житсә, яхшы әсәр язарга исәп. Тормышның кадерен
белегез, һәр минутыңны файдалы уздыр. Иң авыр минутта да башынны имә, көчле бул.
Иренмәсән. хат яз —укуы күңелле булыр. Озакламый яңадан сугышка сәфәр кылам ә хатың
мине эзләп табар.
Кулыңны кысып: Гадел.
29.9.42*.
Бу хәлләргә чирек гасыр вакыт узып китте. Яна яшь буын туды. Алар тыныч тормышта зур
ижади эш алып баралар Ә без — Чәчкапта оборона эшләре алып барган 14 кеше—тәмам өлкән
яшькә җиттек. кайрерләребез безнең арада юк инде. Алар уянмас йокыга талдылар. Гадел
Кутуй сугышның безнең өчен жнңү белән бетүен күрсә дә. үзенең Казанына кайта алмады. Аның
данлы кабере Польша жнрендә.
Гамир Насрый сугыштан соң күп кенә матур җырлар, драма әсәрләре язып, татар музыка
сәнгатенә һәм әдәбиятына шактый өлешен кертеп, вакытсыз арабыздан китте.
һәрвакытта күтәренке күңелле, ачык табигатьле өлкән язучы Идрис Туктарга 70 яшь тулу
көнен Татарстан җәмәгатьчелеге жылы итеп билгеләп үтте. Тормышының 6f еонгы 25 елында
ул күп кенә хикәяләр, парчалар, фельетоннар язды. Ниһаять, «Ике егет» романын безгә бүләк
итте.
25 ел элек бер-ике генә әсәре булган Рөстәм Яхин, .минем ул чакта язылган}
«Яшь булса да күп белә. Анда
өмет күп кенә. Канатларын жәяр
әле — Бөрке г булыр, кем белә»,—
дигән юлларымны тулысы белән аклады. Хәзер ул танылган композитор.
Ә Әхәт Шакуров кайда, кем булып эшли? Кызганычка каршы, анысыя белмим.
Әйе, Чәчкаптагы альбомым күптәнге көннәр истәлеген хәтеремнән казып чыгарырга ярдәм
итте.
29 сентябрь, 1966 ел,
2