Логотип Казан Утлары
Шигърият

ЙОЛДЫЗЫМ


'* айсы юллардан атлармын? Кайдан беләсең алдан. ...Үз йолдызымны тапмыйча, Күкләрдән күзем алмам.
Күптән күзәтә күкне Күзләрем яшькә тулып. .Арадан берсе атылды Шигырь юллары булып.
елмим, кеше нидән яралгандыр? Берәү судан, берәү уттан, ди;
Ә берәүләр:
без тик тузан, ди.
Белмим, кеше нидән яралгандыр?
Су булып агабызмы. Ут булып янабызмы. Әллә инде тузан булып. Туфракта калабызмы?
Белмим, кеше нидән яралгандыр?
Су булса, ул — ташкындыр;
Ут булса, ул — ялкындыр;
Җир булса, уп — алтындыр;
Юктыр, юктыр,
Кеше — һәм тузан, һәм су, һәм уттыр.
Наиләгә
Т
* он белән кан кавышканын
Карыйк әле — Ничек икән?
Әйдә, йолдыз саныйк еле
Ничәү икән?
Әнә берсе күзен кыса —
Кемгә икән?
Карау белән уп атылды — Нигә икон?
Күп карасаң, күз тия ди — Тия икән.
Йолдызларны керфек каплы» Нигә икән?
— Мин санадым:
Күктә йолдыз икәү генә — Синең ничә?
...Тон белән кон казыштылар Әллә бүген, оллә киче..
РИМ ИДИЯТУЛЛИН
Кызлар КӨЛӘ
ZZ
■* * ызлар көлә...
Кыш та келә, җәй дә көлә, Яз да көлә, көз дә келә;
Урамда ни, урманда ни, Яңгырда ни, буранда ни, Нәрсәдәндер кызык табып, Кызлар көлә.
Җәен —
Су кергәндә су чәчрәтсәң. Язын —
Кар йомарлап кар ыргытсаң. Кышын —
Юл бирәм дип көрткә чумсаң, Көзен...
Нинди кызык табалардыр, Шайтан белсен.
Урманда ни —
Бүләгем дип чәчкә тоттырсаң, Яңгырда ни — Очрашырга сүз куешып Бик чак кына көттерсәң, Буранда ни — Чәчләренә кар кунгачтын Тының белән эретсәң. Урамда ни, урамда ни — Ялгыш кына каш сикертсәң,' Кызлар коле.
Кайгы килми, шатлык килми. Юк, юк, килә.
Кайгыдан да, шатлыктан да Кызык табып шашып көлә: Шатланганда — Чәче көлә, Кайгырганда — Яше көлә.
...Урамнарга шатлык чәчеп Кызлар килә.
(Ирексездөн елмаясың)
— Исәнмесез?! Кызлар көлә-ә-ә...
9 нчы Май шигыре р
герме ел сугыш беткәнгә; Күптән инде күз-яшь кипкәнгә. ■■Сау булыгыз, бер кайтырбыз» — Күптән инде алар киткәнгә.
Егерме ел инде киткәнгә. <‘Кайтырбыз»лар һаман кайтмаган. Ә аналар көтә, ятмаган...
Кош теледәй кәгазь алучылар Каберләрен һаман тапмаган. “Кайтырбыз»лар һаман кайтмаган. Сандыклар тулы хатлар,— Аналар күпме саклар.
Иле барлар ләкин үлемсез;
Ана күңеле көтә түземсез: ■■Кайтып җитәр бүген-иртәгө...» Иле барлар, әйе, үлемсез.
Музыка г аш очымда чәч кылыма кагылган җил көй уйната. Аяк аста яфракларның шәүләләре шыбырдаша: «Ул ярата! Ул ярата!» Кайтыр алар. менә күрерсез! Г Ч езнең авылны йөрәк өзгеч моңлы көен күреп ярата алмаса дә, тарта иде. никтер бик еш урый иде сукыр музыкант. Йорт күләгәсендәге Малайлар бик сак үрелеп кенә музыкантның йомык күзләреннән чебен куа; ташка утырып, скрипкасын — иң-иң нечкә кылын, Әнкәйләр җиргә текәлгән килеш яшереп кенә яулык читен уа...