Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

Эш
‘-'шнен ниндие лә җинел түгел. Эшнен нинлие лә арыта: Ьилләренне бөгеп. станокта Деталь кырып кара — арыта. Озын көннәр буе комбайнда Иген урып кара — арыта.
Шигырь имен рифма корып кара — Арыта.
Ул арыга беләк мускулларын, Ул арыта акыл мускулын. Арытучы шушы авыр йөкне Үз җилкәмә сала үз кулым.
Бу йөкне мин җинеллектән түгел, Кирәк булган өчен күтәрәм.
Мәҗбүри лә, ләкин кадерле дә
Бу йөк мина бик к\п йөкләрдән.
Ышанычлы бар байлыгым шунда — Ашарыма икмәк шул йөктә. Кияремә күлмәк шул йөктә.
Туган илгә терәк шул йөктә;
Авыр икән, әйдә, авыр булсын! һәм булсын ул һәрчак биектә!
Мин рнзамын, билләремне бөгеп, Станокта деталь кырырга.
Озын төннәр буе йокламыйча
Шигырь өчен рифма корырга...
Арырга!
Тик язмасын минем язмышыма Бер минутка эшсез калырга.
Мирас
(Улыма)
Мин калдырам енна мирас итеп — Юл йөрергә аяк калдырам;
Бу тормышта күпме барыр җирен — Шул аяклар алып барырлар.
Мин калдырам сина мирас итеп — Күрер өчен күзләр калдырам;
Бу тормышта күпме гүзәллек бар — Шул күзләрен ятлап алырлар һәм калдырам сина ик кыйммәтен - Мираслардай мирас — баш бирәм; Бу тормышта ничек торырынны Үзен уйла шушы баш белән. Кешегә нәрсә җитми
г
у кешегә һәрчак нәрсә җитми: Кара икмәк булса, ак җитми. Шуышып йөргән чакта аяк житмн, Җәяү йөргән чакта ат җитми, Аты булса машинасы җитми. Очар өчен ракетасы җитми... Планетасы җитми .
Күк җитми.. Бу кешегә ифрат күп җитми!
Шул кешегә ләкин кайчагында; Башларына кайгы төшепме, Бинахакка гаеп күтәрепме.
I амьсезлектән җаны өшепме, Ап-акны да кап-карага буяп, Матурны да ямьсез күргәндә. Якты дөнья белән бәхилләшеп, Һәлакәтен эзләп йөргәндә,— Шул юлыннан тартып алыр өчен кешегә бит ифрат аз житә — Бер җылы сүз — Күнел эретерлек наз җитә!
V
* зем үлгәч,
сина мирас итеп,
Биреп калдырырлык мөлкәт юк: Алтын-комеш тулы келәт юк, Порт-җирләре белән бакчам юк, Саклык кассасында акчам юк... Унга баксам.
сулга баксам — юк.
Мин калдырам енна мнрдс итеп — Эш эшләргә куллар калдырам;
Бу тормыштан күпме байлык тия — Шул кулларың эшләп алырлар.
Юлда кирәк икән...
''-'лга чыккач, юлда кирәк икән — Чишмәләрдән сорап су алдым; Диңгезенә барып житалмадым. Чишмә тирәсендә чуалдым.
Юлга чыккач, юлда кирәк нкән — Батырлардан сорап көч алдым; Бозау кебек юаш малай идем. Күпме дошманнардан үч алдым. Юлга чыккач, юлда кирәк икән — Юлчылардан сорап тоз алдым Сорар идем, сорар кешесе юк, Сорап тормаенча кыз алдым.Бер
г
аш өстемдә кояш — бер генә. Аяк астымда жир — бер генә, Пөрәгем — бер.
яшәр гомерем — бер... .Мәхәббәт тә микән бер генә?
Тик бер генә микән жан яраткан. Кабатланмас микән кабаттан? Жирдәтене миңа буйсындырып. Күктәгене мина караткан Көнем кайтмас микән кабаттан?
генә
Ул еракта инде, еракта.
Үзе китми ләкин йөрәктән.
Нинди мәрхәмәтсез законнар Кешеләрне шулай өйрәткән — Бер мәхәббәт китми йөрәктән!
Баш очымда янган ут шарыдай.
Аяк аста яткан жир шарыдай.
Мәхәббәт тә икән бер генә Шул бер генә өчен бу дөньяда Газапланмый икән кем генә?!
Үлем килгәч
К
илденме?
Гомер итте —житте. дидеңме?
Фани дөньялардан тегесенә Алып китәргә дип килдеңме?
Рәхмәт инде — исем-фамилиямне.
Адресымны сорап белгәнсең.
Әллә канда, бигрәк ерак тора, Бармыйм димәгәнсең, килгәнсең.
Килгәнсең дә...
Ләкин бик тиз генә Китеп булмас әле биредән. Чөнки жибәрмиләр: Бурычы куш. диләр, бирергә.
Санап бетергесез бурычым күп:
Уттан ялкын алдым — бирмәгән.
Сулан салкын алдым. Табигатьтән
Күпме акыл алдым — бирмәгән; Кешеләрне күпме мәшәкатьләп. Күпме вактын алдым — бирмәгән. Тау зурлыгы бәхет вәгъдә итеп Хатын алдым...
Бәхет бирмәгән.
Бирмәгәнмен жиргә туган өчен, Җирдә торган өчен бирмәгән, Беләгемдә.
йөрәгемдә ята — Биреләсе көчем бирмәгән.
Атып жыйганмын да бирмәгәнмен. Гомер үтеп бара тиктәскә;
Шулай булгач, китеп булмый инде. Туры килә пока үлмәскә.
Үлем тикле олы башын белән, Дәрәжәсен төшереп даныңның. Син башкача үзен килеп йөрмә. Вакыт житкәч, үзем барырмын.