Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЪРИ РЕЦЕНЗИЯЛӘР


Хисам Камалов.
«Әнкәй истәлеге»
Шигырьләр.
Сирәк кенә биреп төчесен. Күп күрсәтте тормыш ачысын, йомшак
табигатьле кеше син. Кырыс хакыйкатьле кеше син, Шул сыйфатлар белән
көчле син!
Шәриф Хөсәснов.
«Зебәйдә — адәм баласы»
Пьеса.
Театрга барасы. Рәхәтләнеп карасы. Күп булмасын арасы, Тизрәк тусын
яңасы!
Равил Фәйзуллин.
«Аҗаган»
Шигырьләр.
Бар иде кызыл шигырьләр... Син язасың ак шигырь. Әгәр булмаса сак
шигырь. Әгәр булмаса вак шигырь. Әгәр булмаса чак шигырь. Әгәр дә
булса хак шигырь — Ник язмаска ак шигырь!