Логотип Казан Утлары
Публицистика

КИҢ ДАЛА—ЧАЛ ТАРИХНЫҢ ҖАНЛЫ ШАҺИТЕ


әкаләләренең берсендә Галимҗан
Ибраһимов:
«Тел. әдәбият, шигырь, мәдәният— болар һәммәсе үзләренең рухларын үзгәртергә. башка милләтләргә дошманлык, милли тәгассәп урынына, дуслык, туганлык, кардәшлек рухы белән сугарылырга, халыкны ла шул рухта тәрбия итәргә тиешле дер». — дип язган иде.
Ижат эшчәилегенең беренче алымнарыннан башлап, гомеренең соңгы көннәренә кадәр ул үзе әлеге мәкаләдә уздырган карашларына тулысынча турылыклы булып калды. Алай гына да түгел, Галимжан Ибра- Һимовны без чын мәгънәсендә халыклар дуслыгы җырчысы итеп саныйбыз, әсәрләрен исә интернационализм идеяләренең гүзәл гәүдәләнеше дип карый алабыз. Шуның матур бер мисалы — «Казакъ кызы» романы.
Мәгълүм булганча. «Казакъ кызы»н әдип 1909 елның жәендә үк яза башлый һәм 1911 елда тәмамлый да. Ләкин төрле нәшриятларга мөрәҗәгать итүенә -карамастан, ул елларда әсәрне дөньяга чыгарырга мөмкин булмый. Еллар буе цензура киртәләрен үтә алмый таушалып йөри торгач, роман бөтенләй югалып кала. Үзендә сакланып калган карамалары буенча. 1912—13 елларда Иб- раһнмов «Казакъ кыЗЫ»н яңабаштан язып чыга. Ләкин монысы да казага очрый Киен вакыйгалары уңае белән барган тентү вакы-тында жандармерия кулына эләгә.
«Казакъ кызы» романы бары тик Бөек Октябрь революциясеннән сои. Совет власте шартларында гына дөньяга чыга һәм чыг. белән күпләрнең игътибарын үзенә тарга Әсәрнең берничә ел эчендә татар.^ рус. үзбәк. казакъ телләрендә күп мәртәбәләр басылуы үзе генә дә аның ни дәрәҗәдә популярлык казануын ачык аңлатса кирәк «Казакъ кызы»иың башка телләргә тәржемә ителүе уңае белән, матбугат битләрендә басылган мәкалә һәм рецензияләрнең генә саны да дистәләр белән исәпләнә» '. Казагыстан җирләренең Россиягә кушылып бетүе уңае белән. XIX йөз урталарын.!* дала тормышында тирән үзгәрешләр күренә башлый. Гасырлар буе ярым йокымсыраган хәлдә тереклек иткән ыруглар арасында күп төрле каршылыклар туа. ызгыш- талашлар көчәя, алар бүлгәләнә башлыйлар. «Казакъ кызы» шундый картиналарны тасвирлау белән башланып китә дә:
«... Болар, меңләгән жылкылары. яхшы нәсел дөяләре, исәпсез куйлары белән Са- ры-Арканың киң далаларында, ак тирмәләр корып, бер җәйләүдән икенче җәйләүгә үзләренең маллары артыннан рәхәт-рэхәт күчен йөриләр иде. Бәхетләре ким түгел me. «Мәгәр каным Чингиздән килә» дип мактанучы кайбер кабиләләр, соңгы заманнарда, жир-суга тарлык кылып, үзләренең җәберләрен арттыра башладылар. Тик менә шул аларңың күңелләрен борчый иде. Болан барса, ике арада яман гауга чыгу куркынычын алга китерә иде»
Әдәбият тарихында барлык кешеләр һәм һәркем тарафыннан сөелеп укыла торган үзенә аерым бер төр әсәрләр бар. Мондый әсәрләр турында сөйләгәндә, гадәттә a.iup- ны бер сулыш белән, бер тын алуда язылган, диләр Галимҗан Ибраһн.мовның «Казакъ кызы» да шундый әсәрләр рәтенә керә. Бу роман әдип каләменең зур мөмкинлекләре, могҗизалар тудыра алырлык куәте турында сөйли. Әйтергә генә ансат: 7 — 8 табаклык әсәрдә бөтен бер халыкның тулы язмышы. бер социаль укладтан икенче укладка күчү вакытындагы хәле чагылган Баштан ахырга кадәр гел фажнгале язмышлардан, контраст тоннардан үрелгән бу әсәр. Әнә — күпме мал-мөлкәтле булырга, күпме бәхетле булырга тырышып та. Байтүрәгә кол булудан узмаган Азым әкә Әнә — киң сәхрәдә япа-ялгыз калган дивана кимпер. Сарсымбайның икенче хатыны, ялчы Жол. кынбай Аерым геройлар язмышы һәм ва-кыйгалар бергә кушылган да халык язмы- һәм «Казакъ кызы» китабы. «Безнең юл». 1928 ел. 2 сан; Л. Климович О старом Казахстане. «Художественная литература». Рус телендә. 1935 ел. 1 сан; Г Шарипова. Аса кернекте суреткер «Казань әдәбияты». 1957 ел. 15 март саны һ б. Һ. б.
1 Г. Нбраһкмов. Сайланма әсәрләр. II том. Казан. 1956. 260 бит.
во
М
шына әйләнгән. Ә ул язмыш авыр, караңгы. фаҗигале Автор бөтен җаны, йөрәге белән шул вакыттагы казакъ тормышының агышын, тормышның төп тенденциясен тойган, һәр кеше язмышына, һәр вакыйгага шул тенденцияне сала алган.
Караңгы, фаҗигале хәлләр уртасыннан, әсәрнең буеннан.буена. Арысланбан белән Карлыгач-Сылуныц гүзәл һәм искиткеч көчле, сокландырырлык һәм тетрәтерлек мәхәббәт язмышы уза. Мәкаләдә игътибарны без күбрәк әнә шул мәхәббәт линиясенә тупларга тырыштык.
Әсәрнең «Казакъ кызы» дип исемләнүе һәм үзәккә гасырлар буе дәвам иткән кы-сынкылыкка. хатын-кызны төрлечә кимсетүгә. мәсхәрәләүгә каршы көрәшкә күтәрелгән казакъ кызы образы куелуы тикмәгә түгел. Көнчыгыш хатын-кызларының дин. төрле гореф-гадәтләр, иске йолалар өстенлек иткән социаль җирлектә соң дәрәҗәдә изелеп яшәве прогрессив акыл ияләрен үткән гасырда ук тирән уйландыра башлаган. Шул чорда ук рус язучылары көнчыгыш хатын-кызларының азатлыкка омтылышын сурәтләгән куп кенә әсәрләр иҗат иткәннәр.
А. С. Пушкин. М Ю. Лермонтов. И. И. Козлов. А II. Подолинский. А. И. Якубович. Ф. Н. Глинка кебек әдипләр ижатында көнчыгыш халыклары вәкилләре образлары зур урый били. XIX йөз рус әдәбияты тарихында күренекле урын тоткан кешеләрнең берсе—В И Даль (1801 — 1872) казакъ. башкорт халыкларының реаль тормыш-көнкүрешләрен сурәтләүгә зур өлеш кертә. В. И. Даль. «Бикә һәм Мәүляна» исемле әсәрен язганда, сигез ел буе Оренбург тирәсендә яши. (В И. Дальнын казакъ халкы тормышын сурәтләүгә багышланган «Майне» һәм «Полуношник» исемле әсәрләре дә бар.) һәм шул чорда ул казакъ халкының гадәт-йолаларын, халык авыз иҗатын бөтен нечкәлеге белән өйрәнә. XIX йөзнең 30 елларында В. А. Ушаков тарафыннан язылган «Кыргыз-кайсак» әсәре бөек рус тәнкыйтьчесе В. Г. Белинскийның югары бәясен ала. «Кыргыз-кайсак» әсәрендәге ана образы мисалында казакъ хатын- кызларының (Октябрь революциясенә кадәрге чорда казакъларны да кыргыз дип йөрткәннәр) фаҗигале язмышы сурәтләнә. «Бикә һәм Мәүляна»да исә үз язмышы белән килешмәүче, иреккә омтылучаи дала кызы Мәүляна турында сөйләнә.
Бөек Октябрь социалистик революциясенә кадәр күбрәк күчмә хәлдә яшәгән, язуы, алфавиты да булмаган казакъ халкы борын заманнарда ук хатын-кыз азатлыгы темасын чагылдырган гаҗәп матур әсәрләр иҗат итә. Казакъ халык әдәбияты хәзинәсендә дин. шәригать кануннарына, һәр төрле йолаларга каршы көрәшкә күтәрелгән батыр йөрәкле хатын-кыз образларының тулы бер галлереясе бар.
Көчле характерлы Җөнара («Җөнара по-ходлары» исемле легендадан). тапкыр Гөлҗанат («Сәүдә ишан» исемле поэмадан), гүзәл Җибек, кыю Баян («Баян-Сылу Һәм Козы Көрпеш) һәм башка образлар шәхес иреге өчен көрәшкә күтәрелгән көнчыгыш хатын-кызлары өчен якты маяк булып балкыдылар.
Г. Ибраһнмовның «Казакъ кызы» һәм Дальнын «Бикә һәм Мәүляна» әсәрләрендә уртак идея үткәрелә. Бу бик табигый. Чөнки. халык язмышына тыгыз бәйләнгән социаль проблема буларак, хатын-кыз азатлыгы мәсьәләсе көнчыгышта өлгереп җиткән иде һәр ике язучы шуны тирән төшенгән булганнар. Ихтимал, Г. Ибраһимов В. И. Дэль тарафыннан иҗат ителгән әлеге әсәр белән таныш булгандыр. Бәлки, бөтенләй күрмәгәндер дә. Бу мәсьәләдә эзләнергә, тикшерергә кирәк. Киләчәк моны ачыклар...
Казакъ әдәбиятының рус культурасы тәэ-сирендә тәрбияләнгән күренекле вәкилләре Чокан Вәлиханов, Абай Кунанбаев. Ибрай Алтынсарнннар да хатын-кыз азатлыгы мәсьәләсенә карата әһәмиятле фикерләр әйткәннәр. Абай Кунанбаевның ике дистәдән артык әсәре хатын-кыз азатлыгы мәсьәләсенә багышланган.
Орынбай. Шоҗе. Сугомбай, Биржаң, Җамбул кебек талантлы акыннар халык күңелен биләгән мәсьәләләр турында җыр-лыйлар. Сара. Аксылу. Манат.’ Болык, Рыс- жан кебек хатын-кыз акыннар иҗатында да ирек, хокук даулау мотивлары кыюрак, тирәнрәк чагыла башлый.
XX йөздә исә С. Торайгыров. С. Кубаев, М Сералин һәм башка демократик карашлы язучыларның әсәрләрендә хатын-кыз азатлыгы мәсьәләсе үзәк темаларның берсенә әверелә.
Дала тормышын яхшы белгән, төрки ха-лыкларның культура үсеше, тел-әдәбият. сәнгать мәсьәләләре белән аеруча якыннан кызыксынган киң колачлы әдип Галнмжан Ибраһимовнын XX йөз башында «Казакъ кызы» романын язуы әнә шул тарихи җирлеккә барып тоташа булса кирәк.
Г. Ибраһимов «Казакъ кызы» романында XIX йөз ахыры өчен характерлы булган ва-кыйгаларны бөтен катлаулылыгы белән тас-вирлый. Әсәрдә феодаль кабиләләр арасында барган көрәш, күчмә халыклар тормышындагы үзенчәлекле күренешләр, хезмәт ияләренең авыр-газаплы тормышы, социаль тигезсезлекләр сурәтләнә, аларның, әкренләп, сыйнфый каршылыкларга әверелә бару процессы күрсәтелә.
Далада яшәүче төрле ыруглар арасында кузгалган ызгыш-талашларны күрсәтү белән бергә. Галимҗан Ибраһимов. инде бер тапкыр әйтелгәнчә, хатын-кыз мәсьәләсенә дә зур урын бирә.
Әсәрдә без казакъ хатын-кызларының да башка көнчыгыш хатын-кызларына хас газаплар кичерүләрен, авыр физик хезмәт башкаруларын, шул ук вакытта аларның үзенчәлекле тормыш-көнкүреш шартларын да күрәбез. Революциягә кадәр казакъ халкының күпчелеге, нигездә, терлекчелек белән шөгыльләнеп, күчмә кабиләләр рәвешендә яшәгәннәр. Мондый тормыш шартларында хатын-кызлар, төрле өй эшләре белән генә чикләнмичә, хайван карау һәм башка шундый хезмәтләрне дә башкарганнар. Шх надыр күрәсең, башка көнчыгыш хатын-кызлары белән чагыштырганда, алар
• Кин дала - чал тарихнын җанлы шаһите
күпмедер күләмдә иреклерәк булганнар, ир-ләрдән йөз яшермәгәннәр, пәрәнҗә капла-маганнар. Ләкин йөз яшермәү, пәрәнҗә йөртмәү генә мәсьәләне уңай якка хәл итә алмый әле. Далада гасырлар буе сакланып үтәлеп килгән кыргый йолалар бар Узып кара снн аларны, буйсынмый кара син алар га! Күпме казакъ баласы шул йолаларның корбаны булган Чират — Карлыгач-Сылуга хәзер әнә Карлыгач эте яшь ярымлык чагында ук. «йөз баш терлек, дүрт йөз алтын. ике сандык асыл зат бәрабәренә. Кара айгырлар ыругысынын ай ярымлык нр баласы Калтайга әйттерелгән булган Айлар. еллар үтә. Калтай белән ' Карлыгач үсеп буйга җитәләр Тик кызның күңеле ан да түгел. Калтайны күрәсе дә килми аның «. . буе тәбәнәк, йөзе яман шадра, борыны томшак, күзе кыйшык, тәненнән яман ис килеп тора! Ул бәндә белән, карагым җиң-гәм. ничек гомер итәрмен?! Кайбер адәм бар йөзе булмаса. сүзе, акылы белән кү- неленне ала. гайрәте, ирлеге белән йөрәгеңне тарта! Ул Калтай дигәннең яман куллары белән күкрәгемә маймыл кебек сузылудан башка эше дә юк. сүзе дә юк'» (264 бит).
Хөр табигатьле Карлыгач патриархаль җәмгыять шартларындагы әхлак нормалары белән килешә алмый Мул тормышта назланып-иркәләнеп үскән кыз гасырлар буе яшәп килгән традицион гадәтләргә каршы көрәшкә күтәрелә Ул башка берәүне — Арысланбайны сөя. һәм үз сөйгәне белән кавышу өчен зур тәвәкәллек күрсәтә. куп көч сарыф нтә.
Карлыгачның мәхәббәт хисләре тәэсирендә үз бәхете өчен көрәшкә омтылуы, табигый рәвештә, иҗтимагый төс апа Гора-бара бу вакыйга түрә сайлау мәсьәләсенә ялганып китә Булачак сайлаулар вакытын да Кара айгырлар белән кода булудан файдаланырга исәп тоткан Сарсымбай кызы Карлыгачның үз карашлары булуын, мәсьәләне үзе теләгәнчә эш итәргә карар кылуын башына да китерә алмын. Карлыгач белән Арысланбайның үз мәхәббәтләре өчен көрәшүләре исә Сарсынбайның зур планнарына каршы төшә Шул рәвешчә, шәхес иреге, мәхәббәт өчен барган көрәш феодаль гадәтләргә, патриархаль тормыш тәртипләренә каршы көрәшкә әверелә. Әсәрдә Арыслапбай белән Карлыгач чорның алдынгы вәкилләре булып күз алдына киләләр Бу образлар һәм аларньш караш лары, хәрәкәтләре аркылы автор Россиядән искән саф җилләр тәэсирендә дала шартта рында туган яна күренешләрне сурәтли. Әсәрнең финалында Арыслапбай белән Карлыгач мәхәббәте тирәсендә барган көрәшнең гасырлар буе дәвам иткән фе одаль мөнәсәбәтләргә каршы юнәлдерел! әп иҗтимагый характеры ачыклана Билгеле, казакъ йортында хөкем сөргән патриархаль тәртипләр алдында баш имәгән КарлыгачСылу образын сурәтләү белән генә хаты кыз азатлыгы проб темасы хәл ителә алмый. Бу катлаулы мәсьәләне хәл итү өчен, тормышның сопиаль нигезен үзгәртү зарурлыгы әсәрнең башыннан ахырына кадәр кызыл җеп булып сузылып бара. Әсәрдәге һәр образның язмышы соңгы чиктә шул мәсьәләгә кнлеп бәйләнә Азым әкәие. Сарсымбайның токал исеме белән йөртелгән икенче хатынын яки Айбала киленчәк образын алыгыз..
Айбала үзен чолгап алган патриархаль тәртипләр белән килешеп яшәргә теләми. Яшь хатынның икенче кеше белән интим мөнәсәбәткә керүе, гомумән, аның яшәп килгән әхлак тәртипләреннән чнткә чыгуы турыдан-туры социаль тормыш күренешләренә барып тоташа Токалнын .Мнндн карчыкка сөйләгән сүзләрендә көнчыгыш халыкларында гадәт булып әверелгән, шәригать законнарына нигезләнгән полигамиягә карата ачы нәфрәт ярылып ята.
Байтүрә һәм Биремҗан аксакал тирмә-ләрендәге хәтләрне сурәтләгәндә дә. озак вакытлар сөргендә йөреп кайткач. Сарсымбай йортына сәлам бирергә килгән кунак егет Арысланбай хөрмәтенә үткәрелгән мәҗлесне тасвирлаганда да язучы социаль тигезсезлекләрне ассызыклап бнрә. Шул ук вакытта әдип далада яшәгән һәртөрле тлртипсезлекләрне. искелек калдыкларын тар-мар итәргә сәләтле яна көчләрне дә күрсәтә Көрәш мәйданына әлегә кад р феодаль кабиләләр арасында барган талашларга катнашы булмаган, зур көч — халык ачуы белән ярсыган Жолкынбайлар килә.
Автор аңа әсәрдә үзәк урыннарның берсен бирә Жолкынбайның тормыш юлы шактый катлаулы Ул көн төн эшли, ләкин аның хезмәте тиешенчә бәяләнми Байның артык комсызлыгы. Жолкынбай белән һич исәпләшмәве аркасында, ул шәхси тормышын да кора алмый Бу образның кылган эшләре һәм сөйләгән сүзләре аркылы автор далада өлешсез кайгырып ияргән хезмәт кешеләренең уяну күренешен хәбәр нтә.
Әсәрнең финалында инде без Җолкын- байның көрәшчеләр сафына басканлыгын, бай вәгъдә нткән бәхетле көнне көтү белән чикләнмичә, үз өлешен даулап яуга чыккан көчле фигура итеп күрәбез
«Кола айгыр, төнге кунакны алып, кызыл уттай яна башлаган ерак таңга таба кар ерып юнәлде», дн әдип Ягъни. Жолкынбай хаксызлык хөкем сөргән җәмгыятькә каршы һөҗүмгә бара Биредә атның ил агасы Биремҗан аксакалдан алынуы да зур бер хакыйкатьне ача Жонкынбэйның Бирем, җанга килүе, аксакалның ана ат бирү һәм озатып калу күренеше белән автор аларның шәхси дуслыгын гына гүгел. бәлки халык язмышы өчен борчылган, халык бәхете өчен көрәшкә омтылган ике буын хезмәт иясе вәкилләренең уртак теләген чагылдыра Г Ибраһимов иҗатына хас булганча, бу очракта да табигать күренешләре геройларның настроеинеләренә тәнгм кнлә «Буран бөтенләй тукталган, ерак күк йөзендә йолдызлар яналар» Хаклык даулап көрәш юлына киткән ҖоЛкынбайга табигать тә теләктәшлек нтә.