Логотип Казан Утлары
Публицистика

КАЙБЕР ИСЕМНӘРНЕҢ МӘГЪНӘЛӘРЕ

Кибеткә чыгып азык-төлек алганда, аларның исеме русчамы, татарчамы яки французчамы икәнлеге турында уйланып тормастан. без аның сыйфаты турында фикер йөртәбез. Уйлап карасаң, ул исемнәрнең байтагы теге яки бу азыкның беренче мәртәбә кайда әзерләнүе, безнең халыкка кайчан һәм ничек килеп җитүе турында сөйли икән ич! Сүзне умачтан башлыйк. Элек бу исемнең ике сүздән он һәм аш сүзләреннән кушылып он ашы формасында йөртелгәне беренче карашта ук күренеп тора. Ә менә колбаса дигән исемне бездә әле дә казылык яки казыдан килеп чыккан дип уйлаучылар бар. Хәтта казы сүзен сәүдә эшчеләре ат казылыгы мәгънәсендә дә куллана башладылар һәм, белемнәре җитешмәгәннәре, аны козы дип ялгыш язалар. Мәсьәләгә кайтыйк. Колбасаны руслар, поляклар — колбаса, украиннар— коебаса, серблар — ковбасина. венгрлар — колбас һәм маламн дип атыйлар. Колбае сүзе безгә таныш булса да, икенче сүз—маламн итальянча сапами сүзеннән алынган. Румын, чех һәм болгарлар да салам дип йөриләр. Колбаса сүзе славян сүзе булган булса, шуңа якын булыр иде Чынлыкта исә, колбаса сүзе татарча сүз булып кул һәм баса дигән сүзләрдән үзгәртелгән, һәм руслардан үзебезгә кире кайткан Әртил сүзе дә татар сүзе булса да. соңга таба бераз үзгәртелеп артель формасына кереп, үз телебезгә кире кайткан.