Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЮК, ТУРГАЙ КАРТАЙМЫЙ...


Юбилей кичәсенең президиум встәле артында утырган Ибраһим ага Газины күргәнебез юк безнең. Ихтимал, күрергә насыйп та булмас. Чөнки теләми: кирәге юк һәм вәссәлам. Хикмәт тыйнаклыкта гына түгел, әлбәттә. Тантана вакытында трибунадан яисә адреслар папкасыннан ишетелүе мөмкин булган арттырулар, купшы сүзләр куркыта булса кирән аны. .
Талантлы зур художникның 35 — 40 еллык фидакарь хезмәтенә тәкъдир йөзеннән генә түгел, бәлки язучылар һәм укучыларның уртак бәйрәме итеп. И. Газины президиум өстәле артына утырырга күндерү начар булмас иде. югыйсә...
Нишлисең, рөхсәт-мазар сорап тормыйча, шушы бәләкәй мәкаләне генә язарга кала. Чын күңелдән әйтелгән сүзләргә, ихтимал, язучы үзе дә йөз чытмас, меңләгән укучыларының фикер-тойгыларын да азмы.нүпме чагылдырып булыр.
Мәгълүм булганча, чын язучының иҗаты аның шәхесеннән аерылмый. Ибраһин Гази әсәрләренә табигыйлен. дөреслек һәм аяусыз реализм хас икән, бу аның ясалмалыкны. һәртөрле фальшьны сөймәвенә, һичшиксез, турыдан-туры бәйләнгән.
Реализм дибез, дөреслек дибез. Моның өчен иң элен тормышны бөтен ваклыклары, ыбыр-чыбырлары, бөтен нечкәлекләре белән белү кирәк, әлбәттә. Ә инде бу мәсьәләдә И. Газиның тиңдәше юк дисәм дә. хата булмас. Хәтерем алдамаса, бервакыт күренекле язучылар, сүз арасында, ношлар дөньясына кагылышлы бик четерекле бер мәсьәләгә килеп төртелделәр. Шунда кемдер әйтә куйды: «Белсә. Ибрай гына белә инде аны»...
Әмма реализм тормышта ни күрдең, шуны тәфсилләп язу түгел әле. Әгәр художник бер этнең төгәл рәсемен эшләсә, дөньяга тагын бер эт ненә артыр иде. дигән бөек Гете. Реализм булсын дисәң, тормышның эчне мәгънәсен тотып аласы бар, әлеге ыбыр-чыбырларны аралап, характерлысын эләктерәсе бар. Моның өчен исә философ күзе, философ акылы кирәк. Ьу очракта да И. Гази ияр өстендә нык утыра. Философиянең аерата катлаулы мәсьәләләре турында сүз кузгалганда да еш кына шул сүзләрне ишетергә мөмкин: «Белсә. Ибрай гына белә инде». Әйтелгәннәргә И. Газиның граж. данлык омтылышын, туган халкына мәхәббәтен һәм чын мәгънәсендәге партиялелегеи дә өстәсәк, аның уңышка ирешү сере нидә икәнлеген аңларбыз.
Язучының ижаты турында уйланырга тотындыңмы, аның йөзләгән геройлары, «менә мин. оныта күрмә» дигәндәй, күз алдыннан үтә башлыйлар.
Онытып буламени сине, лейтенант Сөләйманов?! Язучы агаң сине авызыннан ут чәчә торган начальник, курку белмәс командир һәм таш бәгырьле солдат итеп күрсә,- кән булса, ихтимал, син инде күптән югалыр идең.
Менә бит ул. җаваплы операциягә нитәр алдыннан алга куелган заданиене нечкәләп уйларга тырышып иарый да: «әй. баргач күз күрер әле. барыбер син дигәнчә булмый ул», дип нул гына селти. Яисә дошман борыны төбендә, автомат тотып, япа-ялгыз басып торганда, кое өсте ачын налып, улым төшеп нитмәгәе дип. күңеле белән авыл дагы гаиләсенә кайтып килә. Ә бит аның солдат кыяфәтендәге тыныч хезмәт кешесе булып калуында, бер тамчы суда кояш балкыгандай, шул вакытның олы хакыйкате чагылган иде.
Яиса менә Хәлим. Якуп. Шәрифҗан. Берьярым Миңнулла. Мәгъсүмә. Федюшкин һәм тагын бик күпләр... Буйга артып китеп, аркылыга җитми калган Миңнулланы — революция юлына үз сукмагыннан үзенең мәзәк адым-хәрәнәтләре белән килеп кергән крестьянны — ничек онытырга мөмкин! Изге көрәшкә күтәрелгән бу агай, алпавыт атларын бүтән атсызлар белән бүлешергә теләмичә, үзендә калдырырга тырышып, кендек күтәрмәгән булса, бәлки, бу чаклы җанлы булып нүз алдына басмаган булыр иде Без моны нәнъ менә психологик һәм тарихи дөреслек дип атыйбыз. Һәм гомумән. «Онытылмас еллар» романының гаҗәеп тере геройлары, революциянең олы ха кыйкатен җиткерү белән бергә, аның татар халкы тормышындагы үзенчәлекле бизән һәм оттенокларын да күрсәтеп бирәләр.
Соң И, Газиның язучы буларак үзенчәлеге нидән гыйбарәт? Аек реализм, нечкә юмор һәм сүзгә саранлык, дип җавап бирер идек, ләнин бу сүзләр генә ул үзенчәлекне иңләп бетерә алмый. Өстәвенә художник күңелендә моңарчы тин торган берәр кыл ның чыңлап куеп, без биргән билгеләмәне җимерел ташлавы да мөмкин бит әле. «Тургай картая микән?» исемле хикәясе нәкъ менә шундый кылның чыңлавы түгелме? Хәер, аны хикәя дип булмый, чәчмә белән язылган шигырь ул.
Тургай, әлбәттә, картая да, үлә дә. Ләкин ул — бигрәк тә аның җыры — мәңге картаймый, мәңге күңелләрне кытыклап, хезмәткә дәртләндерә кебек тоела. Миңнулла һәм Якупларның. Мәгъсүмә һәм Хәлимнәрнең меңләгән прототиплары да туып-үскәннәр һәм. гомер итеп, юкка чыкканнар. Тагын да туарлар, тагын да үләрләр... Әмма аларның китаптагы җанлы сурәтләре, тургай җыры кебек, бик озак яшәр, бик озак яң. гырап торыр.
Әнә шул җырны яңгыраткан Ибраһим ага Газига озын гомер телибез!