Логотип Казан Утлары
Публицистика

СӘНГАТЬТӘ ЯҢА ҮРЛӘРГӘ


Билгеле, һәр театрны, беренче чи-
ратта, репертуар мәсьәләсе кызык-
сындыра. Шуңа күрә дә театрларыбыз
хакындагы сүзне нәкъ менә репертуар
мәсьәләсеннән башлыйсы килә. Үткән
сезонда республикабыз театрларында
53 яна спектакль куелды. Аларның 43
е совет драматурглары, 4 се Көнбатыш
Европа язучылары әсәрләре буенча
эшләнде. Тагын ике классик пьеса
(«Зы- ковлар». «һәр акыллыга гадилек
кирәк») һәм ике классик опера («Князь
Игорь» һәм «Тоска») күрсәтелде.
Күрәсез, репертуарның сиксән
проценттан артыграгын совет
язучылары иҗат иткән әсәрләр алып
тора. Сүз дә юк. совет театрлары
репертуарында төп урынны үз язу-
чыларыбызнын әсәрләре алырга тиеш
тә.
Г. Камал исемендәге татар дәүләт
академия театры үткән сезонда сигез
спектакль әзерләде. Элеккерәк еллар
белән чагыштырганда, шактый уйлап
төзелгән репертуар иде ул.
Спектакльләрнең тематик яктан
төрлелеге театрның эзләнүе төрле
алымнар һәм чаралар беләк
тамашачыга йогынты ясарга омтылуы
хакында сөйли. Театрның үткән елгы
репертуарында «Муса Җә лил»,
«Зөбәйдә — адәм баласы» «Күзләре
нинди иде?». «Соңгы хат» «Ата хакы —
тәңре хакы». «Гүзәлен әсәл». «Хуҗа
Насретдин» кебее пьесалар бар иде.
Трагедия, драма лар, комедияләр ..
Рус. башкорт һә» кыргыз
әдәбиятларыннан әйбәт кен< тәрҗемә
әсәрләре.
Икеләнүсез әйтергә була. Акаде
мия театры үткән сезонны унышль
1966 елның ноябрь ахырларында Качалов исемендәге Зур дра
тәмамлады Коллектив иҗади үныш-
ларга иреште. Бу, беренче чиратта.
«Гүзәлем әсәл» спектакленә карый
«Муса Җәлилә һәм «Хуҗа Насретдин»
спектакльләрен дә тамашачы яратып
к аршылады.
Татар дәүләт академия театрында
талантлы өлкән буын актерларның
бөтен бер плеядасы бар тыгын һәркем
белә иде. Ә яшьләр? Алар- нын иҗади
үсеш юллары нинди сон? Бу сорау
безне һәрвакыт борчып килде.
Үткән сезон театрда өметле һәм
ышанычлы алмаш булганлыгы ис-
батланды. «Гүзәлем әсәл», «Муса
Җәлил». «Соңгы хат» спектакльлә-
рендә яшьләр чынлап та талантлы, зур
һәм җитди иҗат эшенә сәләтле
икәнлекләрен күрсәттеләр.
«Гүзәлем әсәл» спектакленең төп
уңышы аның бүгенге заман белән
аваздаш булуында. Бу спектакль бе-
лән театр үз труппасында талантлы
актерлар булганлыгын раслады
Чынгыз Айтматов әсәрендәге персо-
нажлар — безнең заманның гади ке-
шеләре. Игътибар беләнрәк карагыз
әле, нинди зур эчке культурага һәм
акыл көченә бай образлар алар Автор
чын мәгънәсендә шигъри, лирик
хисләргә бай әсәр язган. Театр исә
шул лиризмны һәм шигъриятне түкми-
чәчми тамашачыга җиткерә алды. Бу
—зур казаныш. Беренче карашка,
актерлар үз рольләрен бик җиңел, көч
куймый гына башкаралар кебек тоела.
Әнә шунда режиссерның (әсәрне
сәхнәгә Үзбәк- стан ССРнын халык
артисты Т. Ходжаев куйды) бөтен
осталыгы күренә дә инде. Бу
спектакльдә икенче дәрәҗәдәге
персонажлар, эпизодик рольләр юк
диярлек. Шуна күрә спектакль бөтен
бер ансамбль булып кабул ителә.
Әлбәттә, спектакльдә аерым әһә-
мияткә ия булган рольләр бар. Алар:
Ильяс (артист Р Тажетди- нов), Әсәл
(артистка II. Гәрәена). Хәдичә
(артистка 111. Әсфәндияро- ва) һәм
Байтимер (Ш. Бнкги.меров). Бу
актерларның сәләтле булуына берәү
дә шикләнми иде. Шушы спектакльдән
сон. аларның осталыгы бөтенләй яңа
яктан ачылып китте. Унышиын сере
актерның үзе башкарырга тиешле
образның рухи дөньясын ачу өчен
кирәкле чараларны төгәл сайлый
белүенә, хисләрне тыйнак, гади итеп
тамашачыга җиткерә алуына
бәйләнгән. Әмма бу гадилек образны
ярлыландырмый. Киресенчә, аны
тирәнәйтә генә. Тышкы гадилек
пәрдәсе артында зур эчке киеренкелек
сизелеп тора. Спектакльдә озын-озын
паузалар күп. Ләкин алар эчтәлексез,
«үле» паузалар түгел. Актерның кинәт
сүзсез, тынып калуына карамастан,
тамашачы аның киеренке фикер
агышын, бу минутта нинди уй-кп и-
решләр белән янып яшәвең тоя. Бу
исә, үз чиратында, артистның сәхнәдә
фикер йөртә алу сәләте, югары,
интеллектуаль культурага ия булуы
турында сөйли. Шуңа да «Гүзәлем
Әсәл» тамашачыларның һәм
тәнкыйтьчеләрнең зур бәясен алды, ик
я*шы спектакль дип танылды.
«Гүзәлем Әсәл» —рус драматургы
тарафыннан сәхнә әсәре итеп
эшләнгән Аны сәхнәгә үзбәк ре-
жиссеры куйды Декорацияләрен
немец художнигы ясады. Сәхнәдә
татар артистлары уйнады. Бу —
гыйбрәтле хәл.
Яшь актерларның осталыгы ха-
кында сүз чыккан икән, «Муса Җәлил»
спектакле һәм анда төп рольне
башкаручы Ринат Таҗетдинои
турында аерым әйтел үтмәү килеш-
мәстер.
Тажетдиновнын Мусасы коеп
куйган, курку белмәс герой гына түгел.
Юк. ул —үз Ватанын чиксез ярата
белгән коммунист — көрәшче. кин
күңелле, мөлаем, сөйкемле,
тормышны сөюче совет кешесе. Ләкин
6v әле Муса куркак һәм кыенлыклар
алдында тез чүгүче кеше дигән сүз
түгел. Киресенчә, сугышка ул үз теләге
белән китә һәм алдына куйган
максатына ирешү өчен аяусыз
көрәшә...
Үткән сезонга күз салсак, театрда
яшь артистларның торган саен
активлаша баруларын күрербез. Бу —
шатлыклы күренеш. Чөнки театрның
киләчәге яшьләр кулында. Ә мондый
сәләтле яшьләргә эстафетаны
ышанып тапшырырга мөмкин.
Бер үк спектакльгә төрле буын
артистларны катнаштырып, театр
житәкчеләре дөрес эшлиләр Җәмә-
гатьчелек тарафыннан уңай бәя алган
«Ата хакы — тәңре хакы», «Хуҗа
Насретдин». «Муса Җәлил» кебек
спектакльләр шул турыда сөйли.
Үткән сезонда, уңышлы спекта-
кльләр белән бергә, театр сәхнәгә
начар спектакль дә чыгарды. Сүз
«Күзләре нинди иде?» хакында бара.
Без еш кына олы гражданлык
хисләрен күтәргән әсәрләр булмаудан
зарланабыз. Ә менә Ә. Баянов
пьесасында шундый мәсьәләләр бар
иде. һәм театр бу әсәр аша безнең
тормыштагы әһәмиятле, зур пробле-
малар турында сөйли алган булыр иде.
Әмма коллектив бу бурычны башкарып
чыга алмады.
Аерым-аерым алганда. Татар ака-
демия театрының үткән сезонда
чыгарган спектакльләренең күбесе
ярыйсы гына әйбәт тәэсир калдыра.
Инде шул спектакльләрнең бөтенесен
бергә жыйсан, сәер генә күренешкә тап
буласын. Аның спектакльләрен
караудан алган тәэсир капма-
каршылыклы. Чынлап та. аның
сәхнәсендә барган спектакльләрнең
һәрберсе академия театры
дәрәҗәсендә югары эшләнгән дип
булмый. Татар театрында герле
мәктәпләр, төрле стильләр аралаш-
кан. Театрның үз йөзен булдыру өчен
бер типтагы әсәрләр кую гына
мәҗбүри түгел, билгеле. Коллективның
үз иҗат кредосы, театр сәнгатенә
карата үз фикерләре булырга тиеш.
Моңа ирешү җиңел түгел, әлбәттә.
Әмма ни генә булмасын. Академия
театрындагы иптәшләр бу хакта бик
җитди уйланырга тиешләр.
Үткән сезон Качалов театры өчен дә
үзенчәлекле булды. Сезонның
беренче яртысында ул «Дженни
Герхард», «Берлиндагы эссе җәй»,
«Солдат һәм Ева», «Дүртенче».
«Тауларда» исемле спектакльләр
чыгарды. «Дүртенче»не санамаганда,
калган барлык пьесалар репертуар
сайлауда театрның гаҗәп зур
зәвыксызлык һәм талымсызлык
күрсәтүе хакында сөйлиләр.
Бәхеткә каршы, сезонның икенче
яртысында театр уңай якка кискен
борылыш ясый алды. Репертуарга.
«Синең өчен... исеңдә тот!»,
«Физиклар һәм лириклар». «Зыков-
лар». «Без туган йорт», «Мәзәкче»
шикелле, чын сәнгать әсәре алдына
куела торган зур теләкләргә җавап
бирерлек әсәрләр кертелде. Арада
классик пьеса да һәм татар автор-
ларының әсәре дә бар (югыйсә, Ка-
чалов исемендәге театрда татар
драматургларының пьесалары инде
байтактан күренми иде). Әмма
мәсьәләне әйбәт әсәр сайлый белү
генә хәл итми әле, сайланган әсәрн*
тиешле дәрәҗәдә куясы да бар Бер дә
шикләнмичә әйтергә мөмкин, се-
зонның икенче яртысында тамашачыга
тәкъдим ителгән әлеге спектакльләр
чын сәнгать югарылыгында торалар.
Рөстәм Кутуй һәм Алмаз Бикчән-
тәевләрнең «Синең өчен... исеңдә
тот!» исемле яңа пьесаларын сәхнәгә
Н. Орлов чыгарды. Спектакльдә
театрның бөтен труппасы диярлек
катнаша. Әмма, моңа карап, спектакль
таркауланмый да. эстрада концертына
да охшап калмый. Чөнки әсәрнең күп
төрле компонентлары бер уртак идеягә
— совет кешеләрендәге иң күркәм
сыйфатларны ачып бирүгә
буйсындырылган.
«Синең өчен. исеңдә тот!» —
шигъри-героик спектакль. Анда га-
делсезлеккә. ваемсызлыкка каршы
сугышчан протест белдерелә.
Бу спектакльдә без күреп гадәт-
ләнгән мәгънәдә сюжет та. конкрет
геройлар да. аерым кешеләрнең яз-
мышлары да юк кебек. Анда традицион
конфликт та, геройларның уңай һәм
кирегә бүленеше дә юк. Бу —символик
спектакль. Анда фәлсәфи
гомумиләштерү көчле.
Әсәр «Синең өчен... исеңдә тот!»
дип атала, һәм аның бик төгәл ад-
ресаты да бар — ул бүгенге яшь буын.
Исеңдә тот. йөз меңнәрчә кешеләрнең
батырлыгы синең өчен эшләнде, синең
өчен иң яхшы кешеләр үзләренең
гомерләрен бирделәр! Боларның
берсен дә онытма, берсен дә исеңнән
чыгарма!
Шушы фикер спектакльнең ба-
шыннан ахырынача кызыл җеп булып
сузылып килә. Театр заман яшьләре
белән эшлекле сөйләшү алып бара. Бу
— тормыш турында кешенең
тормышта тоткан урынь
хакында партияле сөйләшү. Театр
кырыс таләпчәнлек белән, тормыш
тагы гаделсезлекләргә, кимчелек-
житешсезлекләргә каршы килеш-
мәүчем көрәшкә өнди. Залда Михаил
Кульчицкийның нәфрәт һәм ачу тулы
юллары яңгырый: «Дөньяда иң
коточкыч нәрсә— ваемсызлык». Бү-
генге яшь буын! Безнең әтиләребез
синең тыныч һәм бәхетле тормышын
өчен көрәштеләр, һәлак булдылар.
Алар синең өчен, жир йөзендә тормыш
дәвам итсен өчен, коточкыч газаплар,
хәтта үлем каршында да куркып
чикмәделәр, һәм үлгәннән сон да исән
калдылар. Алар безнең хәтердә,
безнең йөрәкләрдә яшиләр'
Спектакль Муса Җәлилнең 60 ел-
лык юбилеена багышлап куелды Ул
Муса турында һәм аның турында гына
да түгел. Ул кешенең ныклыгына.
кыюлыгына, анын туры- лыклылыгына,
азатлыкка омтылы шына,
коммунизмның бөек идеалларына дан
жырлаучы гомумиләш- терелгән сәхнә
әсәре буларак кабул ителә. Ул Фучик
турында. Хикмәт турында. Тельман
һәм Габриэле Пери турында, тагын бик
күп көрәшчеләр турында сөйли.
Качаловлылар быелгы сезонны
«Зыковлар», «Без туган йорт». «Мә-
зәкче» спектакльләре белән башлап
җибәрделәр. һәм. әйтергә кирәк, ул
әсәрләр югары сыйфатлы итеп куел-
дылар. Беренче карашка, төрле
эпохалар, илләр, кешеләр турында
сөйләүче, төрле мәсьәләләр күтәрүче
бу әсәрләр арасында уртаклык юк
шикелле. Әмма бу беренче карашка
гына шулай. Чөнки шушы өч
спектакльнең һәркайсы өчен лә уртак
булган төп бер линия бар һәм ул к'.-нр
ко I i.'i. iiiin.iiii.iH и кат пиниясе белән дә
бик тәңгәл килә Сүз гражданлык һәм
кешелеклелек хисе турында бара.
Билгеле, бу хис һәр спектакльдә үзенә
бертөрлерәк итеп бирелә: «Без туган
йорт» спектаклендә. мәсәлән.’шактый
йомшак һәм ягымлы ә «Зыковлар» һәм
«Мә- зәкче»дә, киресенчә, кырыс һәм
таләпчән төс ала Әмма, ничек кенә
булмасын, олы йөрәклелек, кеше-
леклелек хисе спектакльләрнең өчесе
өчен дә уртак һәм шушы уртаклык
беренче карашка үзара һичбер
«. ,к. У." ю 1 охшашлыклары булмаган
өч әсәрнең бер үк театр сәхнәсендә
уңышлы гына уйналып килүләрен
тулысыңча аклый.
Качалов исемендәге зур драма
театры сәхнәсендә бүгенге совет һәм
чех язучылары пьесалары да (ре-
жиссерлар Э Митницкий һәм Г. Со-
колов). М. Горькийның революциягәчә
ук ижат ителгән әсәрләре дә (режиссер
Н. Орлов) заманча яңгыраш таба
алдылар.
«Зыковлар» — сонгы елларда ка-
чаловлылар ижат иткән иң уңышлы
спектакльләрнең берсе.
«Без туган йорт» спектакле дә та-
машачының хөрмәтен казанды, һәм бу
гажәп тә түгел. Спектакль башыннан
алып ахырынача рухи күтәренкелек.
йөрәк җылылыгы. кешелеклелек белән
сугарылган, һәм тамашачыда да
шундый ук тойгылар уята. Монда да
кире образлар һәм кыенлыклар бар,
әлбәттә. Шуның өчен тормыш ич ул.
Әмма Э. Мит- ннцкий тарафыннан
сәхнәгә куелгач бу спектакльнең төп
юнәлешен алар түгел, ә тормышны
әйдәп баручы чын кешеләр
билгелиләр. Спектакль оптимизм
белән сугарылган. Аида катнашучы
актерларның уенына сокланмаска
мөмкин түгел, аларның һәркайсы үз
ролен менә дигән итеп башкаралар,
һәм аларның һәркайсы турында бик
җентекләп сөйләшергә. бик күп мактау
сүзләре әйтергә була. Режиссерның
һәм артистларның осталыгы биредә
бик уңышлы төстә бергә үрелгән. Нәтн-
жәдә, бердәм һәм гажәп әйбәт спек-
такль барлыкка килгән. Сүз дә юк.
качалов.тыларның әле генә атап
үтелгән спектакльләре дә аерым
кимчелекләрдән азат түгелләр Әмма
ул кимчелекләр генә ирешелгән
уңышларның әһәмиятен киметә ал-
мыйлар.
Драма театрларыбызның эш нә-
тиҗәләре әнә шундый. Сүз соңында
тагын бер генә нәрсә өстисе килә:
театрның чын йөзе нигездә аның
репертуары. сәхнәгә нннди әсәрләр
күтәрүе һәм шушы әсәрләрне ре-
жиссураның ничек аңлатуы, алар- нын
тамашачыга ничек җиткерелүе белән
билгеләнә. Шуңа күрә, сән-
гать юлында өзлексез эзләнүче,
һәрвакыт якалыкка омтылучы кол-
лектив кына уңышка ирешә ала.
Хәзер күчмә театрлар турында
берничә сүз. Зур шәһәрләрдән, ягъни
зур культура учакларыннан еракта
булган авылларда һәм про-
мышленность пунктларында яшәү-
челәргә хезмәт күрсәтүчеләр буларак.
алар гаять зур эш башкаралар—
культураны киң халык массалары
арасында пропагандалыйлар Әнә
шуна күрә, аларның хезмәте аерым
игътибарга, хөрмәткә, мактауга лаек.
Моннан бер ел элек күчмә театрлар
арасында иң алда әлмәтлеләр бара
иде. Әмма тормыш һаман да бер көе
генә акмый һәм быел бе- ренчелекнен
Татар дәүләт күчмә театрында
икәнлеген билгеләп үтәбез Моннан
элекке сезонда аның репертуарында
яна оригиналь әсәрләр булмады, ә
үткән сезонда ул үз сәхнәсенә өр-яңа
өч әсәр күтәрде. Болар — Ю
Әмнновның «Мин — Гөлүзә» («Өти
балак»). М. Шәри- фуллинның
«Туганнар» һәм Т За- кировның
«Яучылар» пьесалары Алар барысы
да театр коллективының турыдан-туры
катнашы белән ижат ителгән әсәрләр.
Моннан тыш, театр ике тәржемә
әсәре— Арбузовның «Минем мескен
Маратым» әсәрен һәм башкорт
язучысы В Сәй- фуллиннын
«Умырзая»сын да үз репертуарына
алды Әлбәттә, бу спектакльләр
сыйфат ягыннан бөтенесе дә бер үк
дәрәжәдә тормыйлар. Арада «Минем
мескен Маратым» шикелле унышсызы
да. «Туганнар» кебек урта кул
дәрәжәдә генә куелганы да бар иде. Ә
калган өчесе, һичшиксез, әйбәт
спектакльләр.
Кадрлар мәсьәләсенә килгәндә.
Татар дәүләт күчмә театры, башка
күчмә театрларга караганда, әйбәтрәк
тәэмин ителгән Аның труппасында
хәзер югары белемле ике режиссер.
Казан театр училищесын тәмамлап
килгән бер төркем яшь актерлар бар.
Шуңа күрә бу театрга карата таләп тә
зуррак.
Ә менә Әлмәт һәм Минзәлә
театрларының үткән сезондагы ре-
пертуарлары безне чын-чынлап бор-
чый. Минзәлә театрының репертуа-
рына күз салыгыз: Мдиваниның
«Синең бабаң». Бруштейнның «Шом-
лы төн», И. Соболевның «Үлем ка-
рары», Мирзаһитовнын «Чәчәк tap
бакчасы». Хәй Вахитның «Соңгы
хат»ы...
Бу әсәрләр начар, аларны куярга
ярамый, дип әйтергә теләмим мин һич
юк. Әмма ни өчен арада шушы театр
сәхнәсенә адреслап язылган бер генә
әсәр дә юк соң? Бусы аңлашылмый.
Үткән ел оригиналь әсәрләргә карата
тиешле таләпчәнлек белән килмәгән
өчен, театр бик нык тәнкыйтьләнгән
иде. Ләкин бу бит драматурглар белән
бәйләнешне өзәргә, үзен өчен яңа
әсәрләр әзерләү эшеннән бөтенләй
читләшергә, дигән сүз түгел әле. Театр
житәкчеләре бу нәрсәне искә алырлар
дип ышанасы килә.
Әлмәт театрында да шундыйрак
хәл. Үткән сезонда ул үз репертуарына
төрле елларда Академия театры
сәхнәсендә барган әсәрләрне — А.
Гыйләжевнын «Көзге ачы жил- ләрдә».
Собконың «Икенче фронт артында»,
М. Кәримнең «Ай тотылган төндә». К.
Тинчурннның «Зәңгәр шәл». Ш.
Хөсәеновның «Зөбәйдә—адәм
баласы» пьесаларын керткән иде. Сүз
тагын да алынган әсәрләрнең
сыйфаты хакында түгел, ә театрның үз
репертуарына карата эзлекле бер
фикере булмау турында бара. Бу театр
да үзе өчен яңа авторлар, яна әсәрләр
эзләми, бу театр да драматурглар
белән эш алып бармый.
Хәзерге вакытта балалар театр-
ларына игътибар аеруча зур. һәркемгә
билгеле булганча, балалар белән
эшләү, аларны сәнгать дөньясына
тарту—искиткеч катлаулы,
мәшәкатьле һәм күп көч куюны сорый
торган жаваплы хезмәт. Балалар
театрында сәнгать белән педа гогика
үзара бәйләнеп-үрелеп баралар. Шуңа
күрә театр үз эшен педагогик
таләпләрдән дә чыгып оештырырга
тиеш.
Курчак театрының үткән сезонда
эшчэнлегендә сөенерлек тә. көенер
лек тә хәлләр байтак. Сезон дәва-
мында театр үз группасының ижади
составын яхшырту, ныгыту өчен
кайбер чаралар күрде. '
Әмма Курчак театры турында
сөйләгәндә д *. безне, беренче чират-
та, репертуар мәсьәләсе борчый. Үт-
кән сезонда театр үз тамашачыларына
«Кыю әкият». «Күңелле әкиятләр».
«Янә ел сәхнәсе» исемле спек-
такльләр күрсәтте. Боларның баштагы
икесе әйбәт кенә эшләнгән Сүз
әйтерлек түгел. Әмма алдан уйлап
планлаштырылган берничә спек-
такльне театр сәхнәгә бөтенләй чы-
гара алмады Сүз Габдулла Тукай һәм
Муса Җәлил шигырьләре буенча
эшләнергә тиешле спектакльләр
турында бара. Татар группасы исә
тамашачыларга бер генә яңа спек-
такль дә тәкъдим итә алмады...
Күптән түгел театрга сәләтле, бай
фантазияле баш режиссер килде.
Димәк, Курчак театры якын киләчәктә
уңышлы спектакльләр дә бирә алыр
дип өметләнергә нигез бар. Шулай
була күрсен.
Үткән сезонда опера һәм балет
театры жиде премьера чыгарды:
«Князь Игорь». «Тоска». «Дим буенда»
опералары; «Чегәннәр бароны»
опереттасы: «Золушка» һәм «Мас-
карад» балетлары һәм балалар өчеч
язылган «Песи йорты» операсы.
«Тоска» операсы белән «Золушка»
балеты коллективның зур ижат
мөмкинлекләре барлыгын раслый
торган спектактьләр. Кызганычка
каршы, ул мөмкинлекләр күп очрак
ларда тиешенчә файдаланылмыйлар.
Соңгы елларда театр милли ре-
пертуарны баету хакында жнтәрлек
борчылмый диясе килә Үткән сезонда
татар телен.ы нибары бир спектакль
(«Дим буенда») куелды. Анысы да
республиканың музыкаль тормышын
җанландырып җибәрерлек вакыйга
була алмады. Татар спектакльләренең
репертуарда бул- тан кадәресе дә
әйбәт хәлдә түгел Алар, еш кына,
тузып беткән декорацияләр белән
куелалар, мизансценалар күптән
онытылган...
Ярый, инде милли репертуар ярлы.
ди. Ә классик спектакльләр, тугандаш
халыклар яки чит ил ком-
позиторларының әсәрләре белән эш
ничегрәк тора соң? Шәп түгел.
Шебалин. Тактакншвили. Спадавек-
кия. Баласанян. Равель. Моцарт,
Сметана. Бриттен һәм башка бик күп.
бик күп күренекле исемнәрнең берсе
дә юк.
Дөрес, театр житәкчеләре матур
гына планнар да төзиләр. Ләкин план
реаль репертуар түгел бит әле. Аны
тормышка ашырырга кирәк. Инде
эшләр әлеге планны тормышка
ашыруга килеп терәлдеме — алдан
уйланган исемнәрнең күбесе, теге яки
бу сәбәп аркасында, репертуарга
кертелмиләр, тамашачыга барып житә
алмыйча калалар.
Балет труппасында хәтта андый
план да юк. Ә бу. үз чиратында,
коллективта ижади борчылу һәм
канәгатьсезлек хисе тууга китерә
Балет труппасының эшенә театрда
баш балетмейстерның булмавы да
тискәре йогынты ясый, әлбәттә.
Югарыда әйтелгәннәрдән чыгып,
шундый нәтижә ясарга була. Театр-
дагы күп эшләр үз агымына куелган.
Җирле авторлар белән эшләү бө-
тенләй юк дип әйтерлек. Эш планнары
реаль мөмкинлекләрдән чыгып
төзелмиләр һәм бик еш үзгәреп,
алышынып торалар. Тамашачылар
белән эш алып бару да бик йомшак
куелган. Шуның нәтиҗәсендә театрга
йөрүчеләрнең саны кими бара. Кайбер
спектакльләргә нибары 100—150 кеше
килә...
Әлбәттә, югарыда санап үтелгән
кимчелекләр өчен бөтен гаепне театр
житәкчеләре өстенә генә аударып
калдыру да бик үк дөрес булмас иде.
Без моны яхшы аклыйбыз. Ләкин шул
ук вакытта театр коллективы көче
белән дә күп кенә кимчелекләрдән
арынырга мөмкин бит.
Бу мәкаләдә республика театрла-
рының үткән сезондагы эшләренә
кыскача күзәтү ясалды Хәзер кайбер
нәтижәләр ясыйк
Театрның йөзе, позициясе нигездә
репертуар белән, ягъни сәхнәгә ку
елган әсәрләрнең сыйфаты, сәнгатьчә
кыйммәте белән билгеләнә.
Коллективның әсәрне тамашачыга
җиткерү осталыгы да гаять зур әһә-
мияткә ия.
Сәнгать ул — өзлексез хәрәкәт,
эзләнү, яңа сүз әйтү. Шушы хәрәкәтнең
берәр ноктасында тукталдыңмы. син
инде артта калдың дигән сүз.
Сәнгатьнең яшәү көче, аның
тормышчанлыгы һәм кирәклеге —
яңалыкка омтылуда, даими канә-
гатьсезлек тойгысында, өзлексез
хәрәкәттә. Сәнгатьтә үзгәрешсез
критерийлар юк, үзгәрешсез таләпләр
генә бар. һәм аларның иң әһә-
миятлеләре— идеялелек, партияле-
лек, заманчалык һәм гражданлык
пафосы. Болар — сәнгатьтә яшәтә,
әйдәп бара торган төп, нигез сый-
фатлар.
Үткән елгы сезон безгә нинди генә
уңышлар, казанышлар китермәсен,
тынычланып калырга бернинди нигез
юк. Театрларыбыз алдында торучы күп
кенә проблемалар әле һаман да хәл
ителмәгән көе кала
Булат Гыйззәтуллин *
киләләр. Үз чорыбызга багышлап
язылган яхшы әсәрләр җитешми. Бу
хакта без күптәннән сөйләшеп
киләбез, ә үзгәреш һаман күренми.
Бәлки, моның сәбәбе драматург-
ларыбызның тормышны белеп җит-
кермәүләрендә генә дә түгелдер.
Бәлки, бүгенге тормыш конфликт-
ларын чишү өчен яңа драматик
алымнар табарга кирәктер. Соңгы
елларда безнең драматургиядә әх-
лак-этик проблемаларны күтәреп
чыккан әйбәт кенә пьесалар язылды.
Әмма алар да чорыбызның катлаулы,
зур проблемаларын канә-
гатьләндерерлек дәрәҗәдә хәл итә
алмыйлар.
Без хәзер Бөек Октябрьның илле
еллык юбилее алдында торабыз.
Театрларыбызның хәзер дәвам итә
торган яңа сезоны шушы бөек бәй-
рәмгә лаек булырлык дәрәҗәдә үтсен
өчен, без үзебезнең уңышлары- бызга
да, җитешсезлекләргә дә реаль һәм
аек карап эш итәргә тиешбез.
Булаг ГЫЙЗЗӘТУЛЛИН.