Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЪРИЯТ

Елан кырмыска оясында
Елан, яман ният белән.
Кырмыскалар оясына бәреп кергән.
Ә кырмыска халкы бердәм: Чакырылмаган бу кунакны күрү белән.
Кайный башлый бетен оя. зур казандай. Елан, янган утка китереп
ташлагандай,
Әрнүенә чыдый алмый, Боргалана.
Сыргалана.
Үрле-кырлы сикерә, ауный;
Ары омтыла.
Бире омтыла.
Җәһәннәмнән чыгып ычкынмакчы була.
Әмма ләкин бул.дыралмыи. Кырмыскалар һөҗүменнән котылалмый.
Зәһәрләнеп чагуы да. һәлакәтле агуы да Бу сугышта файда итми ана
һич тә.
Ахыр чиктә
Кычкыра ул сорап ярдәм Урмандагы җәнлекләрдән:
— Коткарыгыз!.. Ах!.. Каравыл!..
Зинһар өчен куймагыз юл
Җинаятькә, хаксызлыкка!
Бер дә юкка
Күрәм жәбер!..
— Хаклык кирәкмени хәзер? — Ди Бал корты. — Ләкин син бел:
Юләрләр юк. алланмаслар. Хаклык монда
Кем ягында —
Сизеп тора һәрбер күңел.
Күрәләр ич: кырмыска тар синдә түгел, Син кырмыска оясында.
Тәэсирле хат
Имеш бер чак Капыл гына
Кара урман башлыгына — Аю картка килеп твшкән шундый бер хат:
«Сәлам сезгә, — дигән, — яшел, кин тугайлан, Кук томанга твренгән
Ялантаудан.
Җәелеп яткан буз яланнан...* Аннан
Тагын шундый сузләр хатта: «...Карурманнын сандугачы. Бар галәмгә
мәгълүм жырчы Килеп чыгып әллә кайдан безнен якка. Кин яланны, Ялантауны,
елга, күлне. Бар жәнлекне, кош-кортларны — бетен илне Гаҗәеп жыры белән
итте хайран,
Сихерләде һәр күнелне.
Җырының тәэсире шундый кечле, Тынлагач та сихри монын.
Бу дөньяда яшәүнең бар матурлыгын Тирән итетт аңлагандай булдык тесле
Рәхмәт сезгә.
Шундый жырчы биргән өчен илебезгә!*.
Шундый жылы хат укыгач, Аю түрә тирән уйга батты чынлап:
— Кара син. ә! Болай булгач. Чакыртып үзем дә бер карыйм тыңлап.
Аптыраш
Берәү
Тәмам аптыраган бер дустына очраган
«Ни булды? Ник тисен китте’» — дип сораган.
Әйткән теге: — Яна тына
Начальнигым чакырып сорау бирде мина:
— Яле тизрәк әйтсәнә, ди.
Кайсы тирәсендә кайсы әйләнә, ди: Кояшмы Жир тирәсендә. Җирме Кояш
тирәсендә?
Шул сораута жанабынны бирәсең дә.
Бушатам ли. кайтып кнгәсен ди хәтта.
— Белмисенмени бу хакта?
— Ничек белмим?
Ул кадәр үк тун түгел мин.
Укыган бар Галилейны. Коперникны.
Бу хакта бик фикерем ныклы.
Бсләм. Кояш тирәсендә әйләнә Жир
— Бар. алайса, тиз шулай дип жаяап та бир
— Ай-Һай ансат килеп чыга бу синснчә!
Бәлки, хужам уйлыйдыр киресенчә?