Логотип Казан Утлары
Публицистика

Галия Гафиятуллина җырлый


Шулай бер вакыг Татарстанны» атказанган артисткасы Галия Гафиятуллннадан мин:
— Сез ничек җырчы булдыгыз? — дип сорадым.
Белмим: ничек җавап бирәсе инде бу кешегә, дип уйланып тордымы, әллә мин биргән
сорау бераз сәеррәк тоелдымы?.." Ул бер мәлгә аптырабрак калгандай булды, ягымлы
күзләрен кыскалап, миңа карап көлемсерәп торды. Аннан сөйләп китте:
үзешчән сәнгатьтә катнашучыларның
шәһәр күләмендәге олимпиада концерты бара. Һәвәскәр җырчылар, музыкантлар, бербер
арглы сәхнәгә чыгып, үзләренең осталыкларын күрсәтәләр. Чират Галиягә җитә.
Мехкомбинатта эшләүче бу яшь кыз үзешчән сәнгать түгәрәгенең актив члены икән. Ул инде
күп тапкырлар төрле кичәләрдә, концертларда чыгыш ясаган...
Яшь җырчы, чишмәдәй саф, көчле тавышы белән, залдагыларның мәхәббәтен яулап ала:
көчле алкышлар янгырын. Беренче рәттә комиссия кешеләре утыра. Арадан берсе — Зөләйха
Әхмәтова. Яшь җырчы Галия Гафиятуллина белән Зөләйха ханым беренче мәртәбә шушы
концертта очраша.
— Җыр яратырга мине әнием
өйрәтте. Аның тавышы бик матур иде. Эш
арасында да, буш вакытларында да гел
көйләп йөри, кайгысын да, шатлыгын да
җыр белән уртаклаша. Хәтга кышкы озын
кичләрдә безгә сөйләгән тылсымлы
әкиятләрен дә еш кына берәр көй белән
тәмамлый иде. Әле әнә шул бәләкәй чак-
лардан ук, аңа кушылып, мин дә көйлим,
әнием шикелле итеп җырларга тырыша
идем.
— Ә инде профессиональ җырчы
булырга,—дип дәвам итте Галия каным,
— Тагар дәүләт җыр һәм бию ансамбленә
бөтен яшьлеген, көчен биргән талантлы
оештыручы, әнием кебек ук бик кадерле
кеше, Татарстанның атказанган
артисткасы Зөләйха ханым Әхмәтова
ярдәм итте...
Бу хәл моннан куп еллар элек була.
Казан сәхнәләренең берсендә
Г. Гафиятуллина (сулда) һәм 3. Әхмәтова.
— Каушап кына сәхнәгә чыккан гадн, үзешчән җырчының. әле кемгә дә ганыш булмаган
Галия Гафнягуллнианын тавышы шулкадәр ягымлы, шулкадәр чиста кнгы- рады, — дип сөйли
3. Әхмәтова, — мин, үзем дә сизмәстән, аны бирелеп тыңладым. Хәтерлим: ул •(агында
Галиянең тавышын Ангара елгасы белән чагыштырган идем. Ангара суына квмеш акча
ташласак, анын бөтерелә-бөтерелә аска төшкәнен гәпкә жнт- кәнче күреп торасын Галиянен
тавышы да үтә күренмәле, чылтырап аккан саф суны хәтерләтте. Анарда табигый талант булуы
ап-ачык иде..
Зөләйха ханым Галия Гафиятуллина белән кызыксынып кына калмый, аны ансамбльгә
жырчы итеп чакыра. Галия беренче гас(рольләр вакытында ук укытучысының үзенә булган
ышанычын тулысы белән аклый. Концертларның берсендә кинәт бер артистка авырып кнтә.
Теләсә теләмәсә дә. Галиягә аны алыштырырга туры килә. Шулай, башлап жырлаучы буларак,
ул беренче тапкыр сәхнәгә чыга, һәм тамашачыларның күңелен били, уңыш казана.
Зөләйха Әхмәтова яшь артнеткапын табигый талантын үстерү, аның тавышын бө тен
үзенчәлекләре белән саклап калу өчен күп тырыша, һәркөн репетицияләр уздыра, хәтта,
ансамбль хорына җырчыларны ла Гафиятуллина тавышына карап җыя Мәс- кәүдә татар
әдәбияты һәм сәнгате декадасы вакытында күренекле композитор, дәүләт премиясе лауреаты
Дзержинский, ансамбль концертын тыңлаганнан сон. бу коллективны. тавышының сафлыгы
өчен, «гыйффәтле» aim атый. Ә Гафиятуллннанын матур жырлавын. репертуары дөрес
сайлануын аеруча билгеләп үтә. Дөрестән дә. артист, каның репертуары бай. ижат диапазоны
(аять киң. Ул борынгы татар һәм башкорт халык көйләрен, совет композиторларының төрле
жанрдагы жыр.тарын зур осталык белән башкара Ялгыз да. хор белән дә жырлый. Галия
Гафиятуллина җырның мәгънәви һәм музыкаль эчтәлеген үзенчә ача. аны үзенә генә хас
бизәкләр белән баета. Берәүне дә кабатламый, беркемгә дә иярми.
Менә «Фазыл чишмәсе». Галия Гафиятуллина башкаруында бу жыр матур, кояшлы көндә
чылтырап аккан саф сулы чишмәне күз алдына китереп бастыра. Артистка* нын үз тавышы да
гүя чишмәдәй чылтырап, тамчылар чәчрәтеп агыла.
— Ул теләсә нинди жырны башкара ала, — диләр Галия ханым белән бергә эшләүче
иптәшләре һәм мисал игеп шундый бер вакыйганы китерәләр:
Бервакыт, ансамбль репертуарын пластинкалар!а язып алыр өчен. Мәскәудән махсус
бригада килә. «Кара урман» көен язабыз антанта генә башлап жырлар!з тиешле җырчынын
ЮК.1Ы1Ы беленә Аптырашта калалар
Галия Гафиятуллина жырлыЯ 123
Шуннан берәү: «Каиле, Галия,
булмаса, син җырлап кара».— ди.
Галия ханым риза була. Никадәр
моң бу кайда! Никадәр сагыш һәм
эчке дәрт анда! Гафиятуллина
башкаруында ул жыр сине кара
урман эченә алып керә, та-
бигатьнең гаҗәеп матурлыгы,
кешеләрнең авыр язмышы турында
сөйли.
Ансамбль репертуарындагы
ни уңышлы җырларнын тагын
берсенә тукталасы килә. Ул радио
һәм концерт тыңлау- чыларыбызга
яхшы таныш: «Бормалы су».
Җырның язылу тарихы
турында композитор Заһнд
Хәбибуллин болай сөйли:
— Культура министрлыгы һәм
филармония җитәкчеләре Нәкый
ага Исәнбәт белән миңа уңган,
тырыш, чибәр кызларыбыз
турында яңа жыр язарга тәкъдим
иттеләр. Без бу эшкә бик теләп
алындык. Нәкый аганың шигыре
гаять матур килеп чыкты.
«бу шундый жыр, аны сылу кызлар
биюе белән алып барырга кирәк»,
диде. Бию әзерләнде. Биюче кызларыбыз су төсендәге
җиңел, ефәк күлмәкләргә киенделәр. Ниһаять, барысы да әзер. Галия Гафиятуллина җырны
башлап җибәрә. Залга, талгын гына аккан елгадай, моң тарала башлый:
Ай бормалы, бормалы ла,
Бормалы су буйлары. Бормалы
су буйларында Үскән Зяфа
буйлары...
Менә ул көчәя, үсә. Солистканың җырына ансамбль дә кушыла:
Ал гөл дә таң гөл. Сез кадерле
яшь кызлар. Сез уңган, сез
чибәр Ил күгендә йолдызлар.
Ул да түгел, алгы планга кабат башлап җырлаучы чыга:
Дан безнең кызларыбызга. Гөл
сибнк юлларына,-
Күз алдына бай табигатебезнең бер күренеше — киң тугайлы елга буйлары килеп
Шигырь мине бик дулкынландырды.
Күңелдә үзеннән-үзе көй яңгырый
башлады. Түз- Уйнап та. җырлап та
күрсәттем. Фәйзи Гаскәрев. көйне
тыңлагач,
Г. Гафиятуллина (сулда). 3. Солтанова.
мәдем. Зөләйха ханым Әхмәтова янына киттем. Ж,ыр
аңа да ошады. Ансамбльнең балетмейстеры
Әйе, Галия Гафиягуллинаны ансамбли а чакырып Зөләйха Әхмәтова ялгышмады. Татар
дәүләт җыр һәм бию ансамбле республикада гына түгел, бөтен Союзда зур популярлык
казанган иҗади коллективларның берсе. Кайда гына булмасын. Мәскәү Һәм Ленинградтамы.
Украина һәм Себердәме. Төньяк районнарында һәм Казагыстан- да. Әзербәйҗан һәм Урта
Азиядә һәм, ниһаять, чит илләрдә чыгыш ясыймы, аның концертларын зур хөрмәт, кайнар
алкышлар белән каршылыйлар. Бу унышта Татарстанның атказанган артисткасы Галия
Гафиятуллинаның да өлеше аз түгел.
Минем алда ансамбль турында төрле елларда язылган газета һәм журнал рецензияләре.
мәкаләләр, очерклар... Татар, башкорт, казакъ, кыргыз, үзбәк һәм башка күп телләрдә.
Аларның һәрберсендә Галия Гафиятуллинаның исеме телгә алына:
«Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбленең башлап җырлаучысы Галия иптәш
Гафиятуллина татар совет композиторлары әсәрләрен һәм халык җырларын бик оста
башкарды. Анын моңлы һәм матур җырлавын тамашачылар кат-кат көчле алкышлар белән
каршыладылар...»
«Галия Гафиятуллина озын, монлы көйләрне, шулай ук дәртле, шаян җырларны да оста
башкаруы белән күптән инде Башкортстан тамашачыларына билгеле...»
«Татар җыры гаҗәеп!
Идел суы кебек җыр дәрьясы
Урал урманнары сандугачларыннан да монлы яңгыраган нркә назның. Татарстан
җиреннән очып. Казакъ даласында канат кагуы бит бу. Менә Алма-Ата өстендә дә татарнын
былбыл кызы Гафиятуллина җыры янгырап күтәрелде...»
Галия Гафиятуллинаның иҗади эшчәнлсгенә 20 ел тулды. Нихәтле җыр җырланган бу
елларда, никадәр җир гнзелгән. Күпме җырлар меннәрчә тынлаучыларнын тормышына ямь
китереп, эшкә, яна уңышларга рухландырган
Хәзер Галия Гафиягуллннанын иҗаты чәчәк аткан чагы, ул үзенең яраткан эшендә
яшьләрчә дәртләнеп эшли, аиын йөрәк ялкыны белән җылытылган җырлары еракларга
таралып яңгырый.
ЗӘМИРӘ САЛИКОВА.