Логотип Казан Утлары
Публицистика

Г. ИБРАҺИМОВНЫҢ «БЕЗНЕҢ КӨННӘР» РОМАНЫНДА РУС ОБРАЗЛАРЫ


зенең «Безнен көннәр» (1914— 1920)
романы1 белән Г. Ибраһн- мов татар
әдәбиятымда тарихн- революцион жанрга
нигез саллы. Бу роман терки халыклары
әдәбиятларында изелгән, җәберләнгән
милләтләргә 1905—07 еллардагы беренче рус
революциясенең тәэсирен күрсәтүче тәүге
әсәрләрнең берсе булды. Россиянен төрле
шәһәрләремдә яшәү, эшче халык белән
якыннан аралашу, яшерен оешмаларда
катнашу, ниһаять, патша властьлары белән
беренче бәрелешләр Г. Ибраһнмовнык дөньяга
карашын кискен үзгәртеп җибәрделәр, һәм
әдип социаль- иолптик характердагы
.мәсьәләләрне кыюрак күтәрә башлый.
Галимҗан Ибраһимов әдәбият халыкка
Һәм җәмгыятькә хезмәт игәргә тиеш дигән
карашта торды. Аннан сон. һәр зур әдәби әсәр
ихтыяҗ булганда гына туа. ул халыкка кирәк
була башлый, соииаль-ижтнма- гый ихтыяҗ
булып формалаша. Әгәр Г. Ибраһн.мовта рус
кешеләре турында әсәр язу теләге туган икән,
димәк ул патша самодержавиесенә каршы ике
милләт көрәшенең көчәюен тойган дигән с\д Г
116- раһпмов иҗатының социаль юнәлеше та-
тарларга рус халкы тормышының асылын
акларга, рус һәм татар халкы арасындагы
дуслыкның сәбәпләрен төшенергә ярдәм итте.
«Безмен көннәр» романымда язучы рус
халкы характерым тагы кешелекле һәм гу-
,майлык сыйфат ларын яратып тасвирлады
Шул ук вакытта ул патша ялчыларының
шовинизмы, кешелексезлеге турында нәф-
рәтләнеп язды. Соңгысын Г. Ибраһимов
жандарм полковнигы Герасимов образында
гәүдәләндергән.
1912 елда Г, Ибраһимов Киевкә бара һәм
андагы революцион мөселман студент-
' Анализ романмын 1934 елдагы икенче
басмасы буенча ясала. Цитаталар I Нб-
раһнмовнын 1956 елла чыккан «Сайланма
әсәрләре»нсң 3 томыннан алынды. лары белән
яшерен бәйләнешкә керә Ләкин бу оешма тар-
мар ителә, һәм Ибраһимов төрмәгә эләгә. Шик
юк. төрмәдәге рәхимсез тәртипләр әдип
күңелендә тирән эз калдырганнардыр. .Монда
ул беренче мәртәбә дошман белән күзгә-күз
очраша, монда беренче мәртәбә аның үзенең
һәм булачак әдәби геройларның ихтыярлары
сынала. Бәлки, шул чакта VK язучы күңелендә
патша ялчыларына булган нәфрәтне әдәби
образлар аша сурәтләү теләге уянгандыр
«Безнең көннәр» романында Г. Ибраһимов
индивидуаль характерлар иҗат итү дә зур
уңышка ирешә. Нинди дә булса бер шәхес
образын тудыруда портрет зур роль уйный
Унышлы портрет идеягә җан өрә. ана көч һәм
ачыклык бирә. Г. Ибраһимов Герасимов
портретын контрастлар ярдәмендә төзи;
«Ләкин бу кешедә бер лә алай куркыныч,
ерткыч төсе юк. Киресенчә, ак чәче, ак сакалы,
ачык көләч йөзе белән, өлкән агаң яки туган
атап кебек ягымлы тавыш белән бу жандарм
безнең тоткынга бик ипле карт булып күренде»
(90 бит). Димәк, патша чиновнигының гышкы
кыяфәте сыйнфый дошманның асылына тәңгәл
килми. Әгәр тәңгәл килсә, ул гади алым булыр
иде.
Ә кайчакта автор полковникның ерткыч
йөзен аныи портреты аша. хәрәкәтләре аша
күрсәтә «Йөзендә арганлык, күзләрендә бер
тынычлык, бер ут уйный, шунла ук куркыныч
ерткычка әйләнә, бугазыннан алырга торган
палач яки алдындагы корбанын чәйнәргә
торган усал лачынга әверелә» (97 бит)
Карт полковникның ерткычлыгы кпнәг
йөзенә бәреп чыга, бу — беренче мәртәбә
очрашкан кешегә лә бик ачык анлашыл.1. һәм
Булатның жандармны тнлгән белән
чагыштыруы Герасимовның чирканыч хез-
мәтен. җәмгыять өчен зыянлы кеше икәнлеген.
яна тормышны һәлак итәргә хәзер торсын бик
төгәл чагылдыра.
Патша властьларының, милләтләрне ка-
балага төшерү һәм надан калдыру политикасы
алып барып, аз санлы халыкларны
Ү
үзләренә тулысымча буйсынган һәм көрәшкә
күтәрелергә базмын торган итеп күрәселәре
килде. Алар кзйчакта үзләренең теләкләрен
чынбарлык итеп тә күрсәтергә маташтылар.
Шуна күрә Герасимов, тәжри- бәле жандарм
булуына карамастан, татар халкы үз-үзен
аклаудан һәм анлы көрәштән ерак тора дип
саный. «Мин татарларны яратам, утыз ел татар
эчендә эш алып барам. Татарлар ак патшага
каршы баш күтәрә торган халык түгел» (23 бит).
Утыз ел! Ышанычлы патша ялчыларының
алгы сафында барып, бөтен милләтләрне изүгә
багышланган 30 ел Шуна күрә дә жандармның,
«...татар халкының бер генә бәласе бар: ул
надан, караңгы» (340 бит) — дип. милләт хәлен
уртаклашырга маташуы күз буяу, алдау булып
кына яңгырын.
Полковник Герасимовны гомум идеяләр
өчен көрәшләрдә ныгыган халыкара дуслык
куркыта. Мондый дуслыкның ныгуы патша
хөкүмәтен бәреп төшерүдә хәлиткеч көч
булачагын сизенә ул.
«Безнең көннәр» романында Г. Ибраһи- мов
революция геройлары образларын иҗат итүне
үзенең төп максаты итеп куя.
Революция алдыннан язылып. Октябрь дан
соң редакцияләнгән бу романда авторның
оптимизмы ишетелә: ул Герасимовларның
революция тарафыннан себерелеп тү-
геләчәгенә. аларның үлеме килеп житү ко-
тылгысызлыгына бөтен барлыгы белән ышана.
Язучы бу үлемне әзерләгән көчне күрсәтә. Бу —
большевиклар. Бөтен Россияне патша
изүеннән коткаруны максат итеп алган бу
кешеләр көрәштә башка милләт вәкилләре
белән бергә атларга тиешлекләрен яхшы
аңлыйлар. Романда иң ачык сурәтләнгән
большевик образларының берсе Коля
Кадомсов. Аны укучыга тәкъдим итү адымы үзе
үк кызыклы автор, геройдагы теге яки бу
үзенчәлекләрне ачу өчен, аның турында башка
кешеләрдән сөйләтә. Дөрес, әсәрдәге һәр
персонаж фикерен иң дөрес дип исәпләргә
ярамый торгандыр. Ләкин автор образларны
шундый итеп кора ки. социаль планда аларның
һәркайсыныц үз максаты ап-ачык сизелеп тора.
Хәтта дошман лагере вәкилләренең фи-
кере дә Колянын типик асылын ачып бирә.
Герасимовның. «Әллә кайчан асылырга тиешле
кешеләрне без трибуналарга мендереп
йөртәбез» (20 б), — диюе. Коланың кем икәнен
ачык сөйли булса кирәк Геройның характерын
ача торган төп сыйфат итеп, автор Коляның
максатка омтылучан- лыгын. кирәкле эш өчен
көчен кызганмавын. революцион эшкә
бирелгәнлеген ала. Анын халык мәхәббәтен
казана алуы әнә шул сыйфатлар белән
аңлатыла да. «Татар эшчеләре партиянең бу
шәһәрдә иң эшлекле ораторларыннан саналган
бу иптәшне. үзләренең Кавказлы Гәрәй Солтан-
нары. Зариф Булатовлары белән бер уңайдан
якын итеп, үз итеп яраталар» (20 б).
Әйе. Коля дошманнарның «ирек» дигән
төшенчә белән уйнауларын, бу уенның про-
летариат өчен никадәр куркыныч икәнен ачып
сала һәм «тәмле телле» буржуазия
ялчыларына каршы көрәштә пролетариатның
корыч сүзен әйтә белә. Шуңа күрә да, татар
эшчеләре аны үзләренең Зарифларын һәм
Гәрәйләрен яраткан кебек үк яраталар. Алар
өчен инде милли аерымлыклар юк. бары тик
омтылышлар, теләкләр уртаклыгы гына бар.
Русларга хас киң күңеллелек, туры сүз.
лелек Колянын һәр эшендә сизелеп тора:
митингта Герасимов Булатны татарча сөй-
ләүдән тыйгач, ул татар иптәшләрен яклап
чыга. 1905 нче ел 17 октябрь манифестының
чын мәгънәсен аңлата башлый. Коля яшь
революционерларга һәм башка милләт
вәкилләренә карата дусларча мөнәсәбәттәге
кеше. Партия комитеты члены буларак. ул
Ризванны марксизм әдәбияты, листовкалар
белән таныштыра, аны җанлы көрәшкә өнди.
Үз чиратында, татар большевиклары да
татарларны патшага каршы руслар белән бергә
көрәшергә чакыралар, аерылуның никадәр
зыянлы икәнен аңлаталар. Зариф Булатовнын
«Рус, татар, димә. Барың бер кулдан дошманга
каршы сугыш* (112 бит) дигән сүзләре шуны
раслыйлар. Ләкин әле рус
революционерларының бөтен сыйфатлары да
Коля Кадомсовта гына тупланган дип әйтеп
булмый. Революционерларның төгәлләнгән
әдәби образын без Нинада күрәбез.
Революцион яшьләрнең типик үзенчәлекләре
Нина характерында әледән-әле кабатланалар
һәм, яна бер яктан яктыртылып, тагын да э i
тәлеклерә.., әһәмиятлерәк булып
гәүдәләнәләр.
Нина — чын мәгънәсендә чиста һәм
намуслы рус хатыны. Ул бөтен йөрәге белән
революция эшенә бирелгән, үзе алып бара
торган көрәшнең асылына төшенеп, шуннан
шәхси ямь, рухи канәгатьлек, ләззәт таба.
Яшерен партия эшләрендә Нина үзе белән
эшли торган башка кешеләрдән берни белән дә
аерылмый. Автор үзенең героинясына Коляга
караганда да күбрәк игътибар иткән. Г.
Ибраһимов көрәшчеләрдә күрергә теләгән
сыйфатларның күбесен Нинада гәүдәләндерә
дияргә була. Нина күп революционеркаларга
хас тормыш юлы үтә: гимназия тәмамлый.
Петербургта курсларда укып йөри, аннан соң
түгәрәкләрдә эшли, соңыннан аны туган
шәһәренә озаталар. Нина Н. К Крулскаялар. Е.
Л. Ста- совалар. А. М. Коллонтайлар төсле
революционерка.
Ул шәхси һәм жәмгыять интересларының
бер-берсенә мөнәсәбәтен дөрес аңлый. Шул ук
вакытта хатынсызларга хас нечкә хисле дә,
катгый да ул. Аның өчен дөньяда ике генә әйбер
бар: Коля һәм революция «Шуңа күрә сөеклесе
сөргенгә җибәрелгәч, ул аз гына да икеләнмәде
— үзенең язмышын аның белән бәйләде» (370
бит).
Аның өчен революция эше белән шәхси
тормыш аерылгысыз. Революция эше өчен ул
үзен корбан итә. ләкин моны корбанга санамый,
аның тормыштагы бөек бурычы — көчсезләрне
рухландыру, аларга көч бирү.
Сөргеннән кайткач. Нина Булат белән
яңадан революцион эш башлый.'Булат Нинада
үзенә ышанычлы ярдәмче күрә, алар
• Г. Ибраһимов романында рус образлары икәү
Үзәк Комитет белән бәйләнешкә керү һәм
иптәшләрен туплау эшен башлап жи- бәрәләр.
Г. Ибраһимов бу образга зур бурычлар
йөкли Нина илдә яна революцион күтәре-
лешләр көтелгән бер чорда кайтып төшә һәм
яшьләр, эшчеләр арасында агитация алып
барырга, гомумән, партия кая кушса, шунда
эшләргә тиеш була
Г. Ибраһимов романда. Гриша образы аша.
рус характерының тагын бер үзенчәлекле ягын
сурәтли. Гриша нык ихтыярлы кеше Әсәрнең
экспозициясендә үк Гриша укучыга үз сүзендә
нык торучан революционер булып таныла.
Төрмәдә үз хәле дә авыр булуга карамастан, ул
көне-төне жәза көтеп яткан Гәрәй турында
уйлый, иң яхшы дусты һәм иптәше һәлак
булачагына бөтен йөрәге белән кайгыра. Гриша
Гәрәйне хөрмәт итә. ана чиксез ышана, аның
өчен Гәрәй татар халкының иң ышанычлы
вәкилләренең берсе. Гриша татар халкы
турында шушы намуслы һем кайнар йөрәкле
кешеләргә карап фикер йөртә. Шуңа күрә. аның
Хәбиб һәм Әхтәм Тангатаров белән якын дус
булуы да очраклы гына түгел. Бу Гриша
характерында бер генә тамчы да шовинизм
агуы булмау турыни сөйли. Рус образларын
ижат итүдә Г. Ибраһимов кабатлаулардан һәм
ялыктыргыч тасвирлаулардан ерак тора Рзс
халкы вәкилләре язучы өчен гомумән кеше генә
түгел, ә һәр конкрет очракта тәмам конкрет.
индивидуаль характер да. анын үзенә генә хас
тышкы рәсеме, үзенә генә хас характеры бар
һәм һәркайсында русларга хас түземлелек,
тормышка ачык һәм кыю караш, тәвәккәллек,
батырлык, башка милләт кешеләренә дус итеп
карау бар.
Геройларның үз-үзләрен тотышларында да.
сүхзәрендә дә татар иптәшләренә карата
кимсетеп карау, аларны политика һәм культура
ягыннан кимсетү-түбәнсетү күрмибез. Алар
революцион көрәшкә бергә чыкканнар икән,
димәк, аларнын политик дәрәжәләре дә тигез.
Бу образларда авторның яшьлек елларда
бергә эшләгән рус революционерларына
булган хөрмәте чагыла. Руслар татарларны
өйрәтүчеләр генә түгел, a.iap бөек эш өчен
бергә көрәшүчеләр, тигез хокуклы кешеләр дә
Бердәм көрәштә халыкларның тигезле;е
һәм аларнын дуслыгы ныгу бу әсәрдә гүзәл
и сбат ителгән.
Автор бу көрәшчеләр турында язганда
риторик чигенүләр ясамый, романтик ха-
рактеристикалар бирмн. чөнки бу револю-
ционерларның эшен реалистик сурәтләү — үзе
үк романтика булып яңгырый.