Логотип Казан Утлары
Публицистика

ДНЕПРНЫ КИЧЕРҮ

Г. Сафиуллин,
Советлар Союзы Герое, запастагы генерал-лейтенант.
овет Армиясе гаскәрләренең көчле һөҗүмен тоткарлау өчен, немец-фашист командованиесе Днепрга зур өмет баглады: янәсе, бу «Көнчыгыш валы* фашист гаскәрләрен һәлакәттән саклан калырга тиеш иле.
Тәҗрибәле инженерлар җитәкчелегендә фашистлар елганыц уң як ярын ныгыту буенча зур эшләр башкардылар. Гитлер һәм аның ставкасы елганың киплеген дә. күп сулы, тирән булуын да, су өсте уч төбе кебек күренеп торган, ныгытылган текә ярын ла — барысын да исәпкә алып, шундый зур су киртәсен үтү өчен, совет гаскәрләренә бик озак вакыт кирәк булачак, дип уй йөртте. Болардан тыш. дошман уенча, совет гаскәрләренең, зур тизлек белән һөҗүм итеп килүләре нәтиҗәсендә, елганы кичү кирәк- яраклары бик еракта артта калган булырга тиеш иде Безнең гаскәрләр Днепрны кичү мәшәкатьләре белән үткәргән вакыт эчендә, дошман чигенгәндә таркалган гаскәрләрен тәртипкә китерергә, тулыландырыр! а. яна пехота, танк, авиация берләшмәләрен тупларга исәп тотты һәм. алар ярдәмендә совет гаскәрләрен отак вакытка тоткарлап, үзе Англия һәм Америка белән сепарат солых договоры төзәргә уйлады.
Әмма дошманның исәбе барып чыкмады: сентябрь ахырында совет гаскәрләре җиле йөз километр киңлектәге арада Днепрга килеп җитте Үзәк фронт таскәрләре. Десна елгасын кичеп. 22 сентябрьдә Припять елгасы тамагы турысында Днепрга чыктылар. Ә Воронеж фронты гаскәрләре Переяславль-Хмельннцк районында 21 сентябрьдә Днепрга килеп җиттеләр. Армия генералы И С. Конев командалыгындагы Дала фронты армияләре дошманның 16 дивизиядән торган көчле группнровкасын туздырып. Полтава шәһәрен азат иттеләр. Кременчуг тай көньяк-көнчыгыштарак 130 километр киңлектә Днепр ярына барып җиттеләр. Көньяк-көнбатыш фронты таскәрләре 2'.’сентябрьдә Днепропетровск белән Запорожье арасында дошманны елганың уң ягына алып ташладылар.
Генерал М. С. Шумиловның 7 нче гвардия армиясе корпуслары Перевалочная белән Орель елгасы арасындагы 30 километрлы фронтта Днепр ярына җитте Bv армиянең үзәгендә, төп удар юнәлешендә, составында 72 нче һәм 81 нче гвардия дивизияләре булган безнең 25 нче укчы корпус хәрәкәт игә иде.
Корпусның Днепрга чыгуы сугышчыларда зур күңел күтәренкелеге тудырды Бер сәгать тын алганнан соң, кичүгә әзерләнергә керештек. Кичү кирәк-яракларының килеп җитүен көтеп тормадык, подразделениеларда берәүләр такталар, ишекләр, башка төрле агач-могачны — кыскасы, ни туры килсә, шуны әзерләделәр, икенчеләре алардан жинелчә саллар әмәлләделәр, өченчеләре балыкчы көймәләре эзләп китте.
Елганың сул ятында һаман миналар шартлый, пулеметлар такылдый иде әле. Утрауларга ныгып урнашкан дошман гарнизоннары белән көчле сугыш дәвам итә иде. Шупа да карамастан, инженер-полковник К П Соколов белән корпусның разведка будете начальнигы майор И. А. Воронцов яр буена киттеләр.
— Елгага килү юлларын, туплану һәм кичү урыннарын үз күзебез белән тикшерик, бәлки, бүген үк разведчикларны уң як ярта күчерергә мөмкин булыр. - диде анда китәр алдыннан Воронцов.
Корпусның штаб начальнигы полковник А. Д. Овсянников барлык мәсьәләләрне урыннарда хәл итәргә күнеккән, югарылан күрсәтмә көтәргә яратмый иде. Үзенең яр-дәмчеләренә штабны урнаштыру һәм маскировкалау буенча боерыклар биргәч, ул
С
72 нче гвардия дивизиясенә китеп барды. Бер сәгатьтән сон инде ул мина яр буеннан шатлыклы хәбәр җибәрде.
— «Восточный» утравы алынды. Әсирләр дә бар. Утрауга телефон урнаштырылды. прямой буенча сөйләшергә мөмкин. Әгәр дә сез каршы килмәсәтез. сезгә һәм 72 нче дивизия командирына күзәтү пунктын биредә әзерләргә булдым. Утраудан ун як яр. андагы курганнар, Барадаевка авылы яхшы күренә. Дошман үзе күренми, ләкин ерактан 150 миллиметрлы батареядән утрауларга а!уын дәвам итә,— дип язган иде ул үзенсн донесениесендә.
Мин штаб начальнигы тәкъдимен хупладым. Ул вакытта инде 81 нче гвардия дивизиясенең разведка отряды. Днепрның беренче тармагын кичеп. «Западный† утравына урнашкан һәм уң як ярны каплап торучы дошман белән сугыш алып бара иде.
Минем замполит, полковник Алексей Петрович Колесник. полн1бүлекнен башка работниклары белән, полкларда эш алып бардылар, партия һәм комсомол җыелышлары үткәрделәр. Днепрны кичү һәм плацдарм яулап алу буенча алда торган бурычларны сугышчыларга аңлаттылар.
Кичке 5 кә корпусның тыл хезмәтен күрсәтүчеләре, медсанбатлары да билгеләнгән урынга килен җитте.
Корпусның артиллерия командующие полковник Журавлев һәм аның кул астындагы офицерлар артиллерия частьларының урнашуларын тикшерделәр. 19 сәгатьтә полковник Журавлев мина укчы полклар белән бары тик полк артиллерия һәм миномег батареяләре генә килеп җигүен хәбәр итте. Аның исәпләве буенча, дивизия артиллерия полклары һәм безнең карамакка бирелгән 263 нче һәм 290 нчы аерым миномег полклары бер сәгатьтән соң гына килеп җитәргә һәм Яңа Орлик районына урнашырга тиеш иде.
Мин ана иртәнгә кадәр дивизия һәм корпус артиллерия группалары оештыру мөмкинлекләре, артиллерия полкларын снарядлар белән тәэмин итү чаралары турында уйланырга, әгәр дивизияләр Днепрны һөҗүм итеп барган унайга кичә алсалар, артиллерия әзерлеге графигы төзергә һәм барысы турында да хәбәр итәргә куштым
— Армия командующие боларның барысы турында да кызыксыныр. Доклад әзер булсын, — дидем мин ана.
— Иртәнгә әзер булыр. — диде полковник.
Мин, замполит Колесникны эзләп, 81 нче гвардия дивизиясенә. Крамаровка авылы читенә киттем. Полковник Колесник һәм дивизия партия комиссиясе секретаре партиягә һәм комсомолга кабул итү мәсьәләләре белән мәшгуль иде.
— Сез канда йөрисез. Алексей Петрович? Иртәдән бирле күргәнем юк.
— һөҗүм вакытында хәл ителәсе эшләр бик күбәйде, ә Днепрга чыккач, алар тагы да артгы. — дип җавап бирде ул. елмаеп. — 72 нче дивизиядә булдым, офицерлар киңәшмәсенә катнаштым. Хәзер менә партиягә һәм комсомолга алуны сорап биргән гаризалар белән танышам. Эш тә зш._
Колесник, блокнотына карап, Лосев дивизиясендә партиягә алуны сорап — 78, комсомолга—128, ә Николаев дивизиясендә партиягә — 38. комсомолта—134 гариза кергәнлеген хәбәр итте. Хәзер, һөҗүмгә күчмәс борын, аларнын барысын да карарга, кабул ителгәннәргә шунда ук партия һәм комсомол билетлары тапшырырга кирәк иде. Партиягә һәм комсомолга алуны сорап гариза бирүчеләрнең барысы да сугышларда үзләрен батырлыклары белән таныткан, орденнар, медальләр белән бүләкләнгән солдатлар, сержантлар һәм офицерлар иде.
Николаев белән Лосевка телефон аша 18.30 сәгатькә минем күзәтү пунктына килергә кушып, штабка киттек.
Штаб начальнигы А. Д. Овсянников анда иде инде Ул машиналар өчен әлегә кадәр чокырлар һәм щельләр әзер булмаганга, комендантны, оператив дежурныйларны кыздыра иде.
— Егерме минутта барлык машиналар чокырларда булсын.— дип әмер бирде ул ачулы тавыш белән аларга. — Личный состав өчен щельләр казылсын! Барысын да маскировкаларга—һавадан гына түгел, җирдән дә егерме адымнан һични сизелмәслек булсын!-
Минем тирәдә ординарец Сидор Новгородов белән повар Рәхимҗанов чуалырга кереште. Ординарец, уңай момент туры китереп:
— Сез бүген ашыйсызмы, юкмы? — дип сорады. Ана кушылып повар да мы|ыр- данлы:
— Барысы да ашап-эчеп туйдылар. Сезнең генә вакыт юк, имеш—
† «
Дивизия командирлары Лосев белән Николаев:
Сезне урман юлы чатында көтәбез. — дип шалтыраттылар. «Биллионы калдырып, урман сукмагы белән «Восточный* утравына таба җәяүләп кенә киттек.
Юлда егермедән артык әсирне озата баручы 222 нче гвардия полкы сугышчылары очрады Алардан сорашып «Восточный» утравында дошманның 106 нчы пехота дивизиясеннән бер рота оборона тоткан булуын, ә «Западный» утравы һаман да фашистларның 320 нче дивизия составына кергән батальон кулында булуын белдек. Бу
дивизияләрнең калган частьлары Днепрның уң як ярына, Барадаевка авылына, чигенгәннәр. Утрауларда оборона тотучы немецлар тап көчләренең елганы кичүен каплап торырга тиеш булганнар һәм аларга теге якка кичү өчен берни дә калдырылмаган. Шуна күрә алар ахырга кадәр каршылык күрсәтәләр икән.
Крамаровка һәм Иске Орлик — икесе дә зур. матур авыл. Йортлар, каралтылар яфракларына сары төшә башлаган бакчаларга күмелгән. Бакчаларга тоташып нараг урманы башланып китә. Без шул урман белән барабыз. Ылысның хуш исен күкрәк тутырып сулыйбыз. Саф урман һавасы арыган буыннарга хәл кертә, аяклар үзләрен- нән-үэләре кызурак атлый.
Itaua салкыная башлады — су якынлыгы үзен сиздерә. Ординарецларны машинада калган шинельләрне алып килергә йөгертергә туры килде.
Урманнан чыккач, утрауга керү юлындагы контроль постында безне полковник К. П. Соколов белән разведка бүлеге начальнигы майор И. А. Воронцов каршылады. Алар безне күзәтү пунктына озаттылар.
Урманнан пычкылар чыжлавы, балга тавышлары ишетелеп тора. Сугышчылар елганы кичү өчен саллар ясыйлар, аларны яр буена китерәләр. «Западный» утразы ягында атыш тавышлары дәвам итә.
Тулганай яктысында тын елга өсте көзге кебек ялтырап ята, кара күләгәләр булып утраулар калкып тора, теге якта, биек яр башында, Барадаевка авылы күренә, калку курганнар еракта, шактый күптән баеган кояш нурлары кызыллыгына төренеп, офыкка барып тоташалар.
Алдыбызда — безнең өчен бик кадерле булган чал Днепр. Днепрның гаҗәеп матур төнге табигате тәэсиреинәндерме, шушы матурлыкка ия булган туган илебез белән горурлану хисеннәндерме, күңелләр ничектер нечкәреп китте. Барыбыз да. бу бэек елгага текәлгән килеш, тынып калдык... Теге якта фашист табаны аегында күпме ватандашларыбыз, туганнарыбыз жәфа чигә әле...
Корпусның кичү полосасында Днепрда ике утрау бар. Картада алар «Барадаевка утраулары» дип исемләнә. Сугышчылар аларга үзләренчә — якынына «Восточный» лип, ераграгына «Западный» дип исем куштылар. Аларның икесе дә куе урман, куаклык белән капланган. «Западный» утравының буе ике. аркылысы ярты километр. Утрауларның икесе дә яр буеннан зур Днепрның тармаклары белән аерылган «Западный».! кадәр тармак тирән һәм көчле агымлы, кннлеге 300 метр. Утрау ярыннан ук ярга кадәр километр ярым киплегендә елганың төп үзәне уза.
Дошман чигенгәндә елганы «Восточный» утравы аша кичкән Анардан бары тик җәяүләп йөрерлек кенә такта күперчек калган. Артиллерия өчен кичү урыннары шартла- тылган.
Курганнар артыннан дошман елга өстскә прнцелсыз-ннсез 150 миллиметрлы ору- диеләрдән снарядлар яудыра.
Елганың уң ярында, тау итәгендә, дошманның беренче граншеясы. ә тау өстеннән 114,5 һәм 147,4 биеклекләре буйлап чәнечкеле тимер чыбык киртәләр белән уратылган икенче траншсясы сузыла. Дзотлар, орудисләр һәм минометлар өчен әзерләнгән позицияләр бик күп күренә.
— Әйе, — диде генерал Лосев. — немсилзр нык тырышканнар. Яр буйларын җиренә җиткереп ныгытканнар. Ә Барадаевка тагы да көчлерәк ныгытылгандыр...
Авылда һәм траишеяларда беркем дә күренми. Уң як яр буе тып-тын.
Безнең янга полковник Соколов белән майор Воронцов килде.
— Иптәш генерал, инженер разведкасы нәтиҗәләре турында хәбәр итәргә рөхсәт итегез, — дип мөрәҗәгать итте миңа Соколов.
Мин рөхсәт бирдем.
— Мин «Восточный» утравының көньяк чите турысы кичү өчен ин уңай урын дигән фикергә килдем. Туплану районы да дошманга күренерлек түгел.
Без апын фикере белән килештек.
— Җәяүлс күперне ремонтлагыз, ә тармак аша юлга чыбык-чабык җәегез.— дидем мин. Моны иртәгә кадәр эшләргә кирәк. Кичү җайланмалары белән тәэмин итү мәсьәләсен дә тикшерегез.
Воронцов «Западный» утравында ныгып урнашкан 300 ләп немец солдатын һәм офицерын юк итү өчен өстәмә көчләр җибәрүне сорады. Ул хаклы нде. Ләкин кешеләр кайдан алырга соң? Дивизияләрдән батальон түгел, рота алу да полкларны зәгыйфьләнзерү дигән сүз. Аларны плацдарм өчен сакларга кирәк.
Мин армия командующиена шалтыраттым, аңа шәхси рекогносцировка нәтиҗәләре һәм шартлар турында хәбәр иттем.
— Утраудагы разведотрядны көчәйтү өчен армия резервыннан файдаланырга рөхсәт итәм, — диде Шумилов. — Отряд командиры белән бәйләнешкә керегез, бе рыч куегыз һәм утрауга'чыгарыгыз. Корпус елганы кичәргә керешкәнче, утраудагы гарнизонны юк итегез
Штабтан А. Д. Овсянников корпус дивизияләре һәм корпус карамагына бирелгән частьлар командованиесепен иртәгә сәгать 10 га командующий күзәтү пунктына җыелырга приказ алынганлыгын әйтеп шалтыратты.
— Елганы кичәргә приказ булыр, ахры,— диде Лосев..
Ай, курганнар артына кереп, күздән югалды. Тирә-як кап-карангы һәм тып-тын иде. м
— Кирпеч заводы (нрәсенә разведка җибәреп, тәвәккәлләп карыйк,— дидем мин генерал Лосевка. — Нигә вакытны юкка уздырырга?
— Мин каршы түгел. Үзем дә нәкъ шул турыда уйлап тора идем. Командующийга әйтикме?
— Хәзергә әйтеп тормыйк. Әгәр беренче траншеяда дошман оборона тота икән, үзен сиздерер: разведчикларны уг белән каршы алыр. Әгәр юк икән, бик яхшы, разведчиклар анда оборона оештырырлар. Аннары разведчикларны көчәйтербез. Командующийга иртәгә иртән хәбәр игәрбез.
— Әйе. кайчан булса да барыбер кичүне башларга кирәк. Никадәр сонрак булса, шулкадәр начаррак. Дошман без елгага чыкканны белә, иртәгә резервлар китерүе һәм яр буен тагы да ныгытуы мөмкин. — диде Лосев, минем фикерне куәтләп.
— Кайсы полктан башлыйсыз? — дип сорадым мин.
— Подполковник Баталов полкыннан. 229 нчыдаи.
Подполковник Баталов тыныч характерлы, нык уйлап эш итүчән һәм шул ук вакытта бик кыю командир булып, ана чын-чынлап ышанырга мөмкин иде.
А. И. Лосев Баталовка шалтыратты, ана разведвзводтан бер төркем ин кыю разведчиклар сайларга кушты.
Кырык минуттан безнен күзәтү пунктына Баталов һәм өлкән сержант Георгий Фокин командасы астында җиде таза. нык. җитез сугышчы һәм бер сапер килеп җитте. Георгий Фокин дивизиядә үзенен куркусызлыгы, җитезлеге, зур тәҗрибәгә ия булуы белән дан тота, аның турында армия газеталары яза, листовкалар чыгарыла иде.
— Разведчиклар елганы уңышлы кичсәләр, аргы якка аерым отряд та күчерергә мөмкин булыр. Көчәйтелгән рота һәм аның өчен йөзү кирәк-яраклары әзерләгез,— дип боерды Лосев Баталовка.
24 сентябрь төне. 23 сәгать. Шомлы тынлык. Елга өзлексез ага, урыны-урыны белән тирән чоңгылларга очрап, зыр-зыр болганырга тотына, аннан котыла да тагын дәртләнеп, омтылып алга ыргыла.
Өлкән сержант Георгий Фокин, өлкән сержант Николай Попов, сугышчылардан: Павел Ржевский, Александр Анохин, Пристенский, Николай Черных һәм сапер Александр Казаков утырган көймә тавышсыз гына «Восточный» утравыннан кузгалып китте. Ике кул пулеметы, автоматлар, танкка каршы гранаталар, ящик белән патроннар — батыр разведчикларның кораллары шул гына. Ә капчыкларда — «НЗ», азык- төлек.
Менә көймә Днепр уртасына килеп җитте. «Западный» утравыннан аларны күрделәр, пулеметлар ут ачтылар. Ләкин ара ерак иде, пулялар көймәдән 100—150 метр читтә суга сибелделәр.
Ун як ярда һаман шомлы тынлык хөкем сөрә. Көймә тиешле юнәлештә тын гына юлын дәвам итә.
Аргы якта дошман бөтенләй юкмы икән әллә? Әллә сизмиләр генәме? Без, тыныбызны алырга да куркып, көтәбез.
Бер сәгатькә якын вакыт үткәннән сон. Александр Казаков кайтып төште.
— Разведчиклар кирпеч заводы каршында кинлеге 100 метр, тирәнлеге 80 метр арада плацдарм алдылар. Сул тармак белән уң тармак кушылган урында агым бик нык көчәя. Идарәне нык тотарга кирәк, — дип хәбәр итте ул.
72 нче гвардия днвизиясенен 8 батыры, 7 нче гвардия армиясеннән беренчеләрдән булып, Днепрны» ун як ярына аяк басты һәм шунда ныгып урнашты.
Без җинел сулап куйдык. Сорауларыбыз ана бик күп. Ләкин вакыт тар. ул үзе- исн көймәсен яна рейска әзерли. Ашыгырга кирәк, беренче уңышны ныгытырга кирәк.
Кырык кешедән торган алдынгы отряд, коммунист капитан Азотов командасы астында, ике станоклы пулемет, дүрт кул пулеметы, танкка каршы ата торган мылтыклар. автоматлар белән коралланып, ярдан кузгалып киттеләр. Беренче көймә белән сапер Александр Казаков идарә итте.
Караңгылык гагы да куерды: елга өсте куе томан белән капланды. Әйтерсен. елга үзе безнең сугышчыларга булышырга, аларны дошман күзеннән сакларга телн иде.
Тиздән саперлар алдынгы отрядның командирыннан шатлыклы донесение китерделәр:
«Кинәт һөҗүм итеп, отряд дошманның икенче траншеясын һәм кирпеч заводын алды. Гитлерчыларның сак отряды каушап, коралларын ташлап, сугышсыз-ниссз Барадаевка авылына чигенде. Отряд разведчиклар группасы белән кушылды һәм оборона боҗрасы оештырды. Разведка алып барабыз...» — диелгән иде анда.
Шулай итеп, уң як ярда өч йөз метр киңлектә, биш йөз метр тирәнлектә плацдарм яулап алынды.
Тан алдыннан Воронцов белән Соколовка мичкәләрдән саллар һәм башка кичү кирәк-яраклары әзерләргә кушып, без үз команда пунктыбызга кайттык.
Командующийның күзәтү пунктында
riu.nn ^снткбрь иртәсе аяз иле. Лосев та. мин дә самолет тавышына уянып киттек, днепр өстендә өч «ЛА-5» очып йөри иде Ике минуттан алар көнбатышка таба юнәлделәр һәм курганнар артында күздән югалдылар.
тлән яфракларында чык бөртекләре ялтырый, һава тып-тын. чалт аяз. болытның әсәре лә юк.
Үземнең күзәтү пунктына шалтыраттым. Майор Воронцов җавап бирде.
— Алгы сызыктан нинди яна хәбәрләр бар?
— Берни дә юк. Искечә. Безнекеләр дә. дошман ла күренми — лиле разведчик.
Аннан-моннан гына капкаладык та 81 иче гвардия дивизиясе командиры полковник С. I. Николаев янына киттек. Нык. таза гәүдәле, пөхтә киенгән Николаев безне |*,,а®ыиза *‘*ршы атды Ул докладка әзерләнә иде
штаб тирәсендә сугышчылар кичү җайланмалары әзерлиләр, көймәләргә утыргычлар кагалар, ишкәкләр ясыйлар, бүрәнәләрне бер-берсенә беркетеп бәйлиләр. Полковник (.околов белән инженер-майор Демичев та бирелә иле. Покламатанлыклары кызарган күзләреннән күренеп тора. Ләкин алар барлык эшләр белән лә үзләре җитәкчелек итәләр, әледән-әле, кулларына балта алып, сугышчыларга ярдәм итүдән лә тартынып тормыйлар иде.
Кадакны менә болай кагарга кирәк.— дип. полковник Соколов бер яшь сугышчыдан чүкеч алды һәм ике-өч сугуда кадакны агачка кертеп җибәрде
Мин Николаевтан «Западный» хәлен сораштым.
— Отряд утрауда Гөне буе каты сугыш барды. Ике әсир кигерделәр. Алар гарнизонда 300 кеше барлыгын, ныклап урнашуларын расладылар. Каршылык күрсәтүләрен дәвам иттерәләр.
72 нче дивизиянең бер ротасы һәм разведгруппаның Днепрны кичеп, плацдарм яулап алуы турында корпуста бик азлар гына беләләр иле әле.
Бу турыда Колесник та ишетмәгән иле Армия штабына ла хәбәр итәргә җитешмәгән илек. Утрауга барышлый, полковник Колесникка ул турыда сөйләп бирдем. Ул миңа карап беравык торды да:
— Чынлапмы бу? — диде, гаҗәпләнеп. — Мина белдермәвегез әйбәт түгел. Мин сезнең белән күзәтү пунктында булырга тиеш идем.
«Западный» утравында каты сугышлар һаман да дәвам итә иде әле. Ә ун як ярдагы плацдармда һаман тынлык хөкем сөрә, безнең сулышчылар дошманның борын астында күзәтү алып баралар иде.
Без армия командующие күзәтү пунктына юнәлдек. Саперлар армия командующие өчен күзәтү пунктын куаклык белән капланган калкулык өстеиә әзерләгәннәр иде. Моннан Днепрның ук як яры да, андагы курганнар да. Баралаевка авылы да. аннан арырак Верхнеднепровск шәһәре дә ачык күренеп тора иде. 25 нче гвардия һәм 49 нчы корпуслар урнашкан полоса куе урманнарга, бакчаларга күмелгән.
Күзәтү пунктына армиянең барлык корпус, дивизия командирлары һәм лларнын урынбасарлары, армия штабы офицерлары — һәрберсе Белгородтан Днепрга хәтле сугышчан юл ү гкән тәҗрибәле хәрби белгечләр җыелган иде Мона ка дәр әле күпләрнең бер-берсе белән танышканнары юк. беренче тапкыр күрешәләр, сөйләшәләр, таныш булганнары бер-берсе белән мона кадәр кичергәннәрен уртаклашалар. Барысының да күңеле күтәренке. Шулай булмый мөмкин дә түгел: чөнки Ватан боерыгын. Хәрби Совет приказларын үтәүләренә — Днепрга билгеләнгән срокта чыгуларына барысы ла канәгать.
—- Бүген иртән барысыннан да өлек үзем Днепрда булдым.— дип сөйләнергә кереште генерал Скворцов. — Днепр суы белән битне юдым Днепр суын Хәрби Совегка күрсәтергә шешәгә салып алып килдем. Менә ул! — һәм ул шешәсен югары күтәреп барысына /та күрсәтеп чыкгы.
Мәзәк һәм шаяртырга яраткан генерал Лосев:
— Coinа калгансыз икән Александр Васильевич. — диде, көлеп. — Без кичә үк инде комкор һәм полковник Николаев белән Днепр суында ике тапкыр коенып чыктык.
Кемдер шунда:
— Бүген иртән барыгыздан да элек Хәрби Совет члены белән командующий үзе елга буена барып кайтты. —дип сүзгә кушылды
Ун туларга унбиш минут калгач. Хәрби Совет членнары, М, С. Шумилов һәм армиянең башка офицерлары килде.
24 нче гвардия корпусы составындагы дивизия командирлары, комкор генерал» лейтенант И. А. Васильев. 25 нче гвардия корпусыннан генерал V 11 Лосев һәм под. ковннк С. Г. Николаев докладларыннан соң, сүзне мина бирделәр. Мин полкларның туплану районнары, артиллериянең, гылнын килеп җитүе, кичү җайланмаларының әзерлеге турында сөйләдем. Командующий барысын тл бик игътибар белән тыңлады. Кичү буенча кабул ителгән карарга күчкән генә идем, сүземне бүлде
— Иптәш Сафиуллин, кичә төнлә Днепрны кичкән разведчикларның һәм отрядның плацдарм яулап алуын нигә әйтмисез? — дип сорады ул. таләпчән тавыш белән — Нн өчен Хәрби Советка һәм штабка бу турыда хәбәр итмәдегез? Генерал Лосев та ул турыда берни дәшмәде.
Киңәшмәгә катнашучылар гаҗәпләнеп безгә текәлделәр.
— Тәвәккәллек һәм инициатива өчен сезгә һәм дивизия командирына рәхмәт.— дип дәвам итте командующий сүзен. — Ләкин бу турыда хәбәр итмәвегез өчен җәзага тартам. Ун як ярга десант чыгаруыгыз турында без генә түгел, хәтга фронтнын Хәрби Советы да белә.
Мин, үземне у найсыз хис итеп, дәшмәдем. Хәер, мин анын үз кул астындагы командирларына карата мөнәсәбәтен яхшы белә идем инде. Ул болай гына куркыта, ә үзе эченнән хуплый. Мин тынычланып, үз-үземне кулга алдым һәм барысы турында да сөйләп бирдем.
— Иптәш Скворцов. Днепр суы тутырылган шешәне чыгарып ташларга була.— диде шуннан сон полковник Козак. Барысы да көлештеләр.
Ахырда командующий Днепрның ун ягындагы торак пунктларда һәм калкулыкларда дошманның ныгуын, әлегә резервлар китерүе күренмәвен әйтте, бүген төнлә һәм иртәгә бөтен укчы частьларның елганы кичүен бурыч итеп куйды.
Армиянең Хәрби Совет члены генерал А. В Мухин Днепрны беренче булып кичкән безнең разведчикларның һәм алдынгы отрядның батырлыгы турында һәр сугышчыга җиткерергә, листовкалар чыгарырга, газеталарга язарга кушты.
Армиянең штаб начальнигы генерал Г. С. Лукин елганы кичү турында приказ укыды. Приказ буенча. 25 нче гвардия корпусы уннан — Крамаровка, көнчыгыш Бара- даевка. Барадаевка азылы каберлеге; сулдан — Иске Орлик. 1.4 биеклеге полосасында Днепрны кичәргә һәм һөҗүм итәргә тиеш иле.
Рекогносцировка тәмамланды. Приказны язып алып, без үз частьларыбызга кайтып киттек.
Корпус плацдарм яулый
Иртәгесен иртүк дивизияләр һәм корпус карамагына бирелгән частьларның коман- аирлары белән «Восточный» утравында мин рекогносцировка үткәрдем, үземнең карарны белдердем. Бу карар буенча корпус, үзенең 72 нче гвардия дивизиясе белән, сул флангтан төп ударны ясарга тиеш иде. Иң якын бурыч — 5.5 километр тирәнлеккә бәреп керү, көннең бурычы —II —15 километр ара үтү: беренче көнне үк корпус Барадаевка хуторы районына чыгу. Артиллерия әзерлеге үткәрмәскә, елганы төнлә дошман искәрмәслек итеп кичәргә!..
Көне буе киеренке әзерлек эше барды. 6—10 кеше сыярлык 36 балыкчы көймәсе, бүрәнәләрдән һәм мичкәләрдән сигез сал ясалды. Балыкчылар, боларга өстәмә итеп, тагын 8 көймә китерделәр. Алар бу көймәләрне дошман борын аегыннан алып килгәннәр иде.
Балыкчылар вакытлыча бездә калдылар, әзерлек эшләрендә сугышчыларга ярдәм иттеләр, көймәләрне ремонтладылар.
Артиллерия һәм миномет полклары ут позицияләренә урнашты. Дивизия һәм корпус артиллерия группалары оештырылды. Һәр дивизиягә бер артиллерия полкы һәм бгзнен карамакка бирелгән миномет полкы ярдәм итәргә тиеш иде. Корпус артиллерия группасына шулай ук туп-артиллерип полкы һәм «М-13» реактив җайланмасы полкы кертелгән иде.
Корпусның сугышчан хәрәкәтен дошман авиациясе һөҗүменнән полковник М. А. Кудрявцевның 5 нче зенит дивизиясе капларга тиеш иде.
Алардан тыш 115 нче аерым гвардия полкы дошман танкларын юк итү өчен махсус билгеләнгән иде. Командующий, боларга өстәмә итеп. 27 нче армия танк бригадасын корпуска ярдәмгә җибәрергә вәгъдә бирде.
Төн Елга өсте яп-якты — күктә тулган ай йөзә. 229 нчы гвардия полкы — кичүне ул башлаячак — «Восгочный»дан йөз метр ераклыктагы туплану районыңда.
Дошман, кичәге кебек үк, сирәк-мирәк утрауларга һәм елга өс генә артиллериядән атып тора.
Аргы яктагы алгы позициядән рация буенча ике донесение алынды:
«Дошман ике ротага якын көч белән ике тапкыр контратака ясады, — дип хәбәр итте отряд командиры. — Атакаларны кире кактык. Позицияләрдә нык торабыз».
Нәкъ 22 сәгать 15 минут га ун көймә, биш зур сал утраудан суга төшерелде: 229 нчы гвардия полкының бер батальоны кичү эшенә кереште Аларга ике 45 миллиметрлы туп, батальон минометлары бирелде. Бу рейс белән полк командиры майор Г. Б. Баталов үзе дә юлга җыенды.
— Минем урыным хәзер аргы якта. Биредә минем урынбасарларым һәм штаб работниклары да булдыра алыр, — диде ул.
Көймәләр һәм саллар белән тәҗрибәле саперлар иларә иттеләр Баталов утырган ин алдагы көймә белән идарә итүне инде ике мәртәбә аргы якка барып кайткан батыр сапер Александр Казаков үз өстенә алды.
Дошман кичүчеләрне күрде. Баралаевка авылы артыннан артиллериядән һәм минометтан тәртипсез ут ачты Әмма пулеметтан ата алмый иде ул. бу юнәлештәге унай позицияләр аргы якта безнең алдынгы отрял кулында иде.
Беренче рейс китеп, 20 минут үткәч, икенче рейс, аннан өченчесе, дүртенчесе китте. Иртәнгә кадәр шулай дәвам итте.
Аргы яктан көймәләр һзи саллар исән-сау әйләнеп кайттылар. Алай гына да түгел, үзләре белән тагын өч көймә алып кайттылар, куаклык арасына немецлар яшереп куйган булган икән
Иртәнгә инде корпусный авангарды — 229 нчы гвардия полкы — үзенен барлык танкка каршы туплары, батальон, полк туплары һәм минометлары белән, көнбатыш ярга күчүне тәмамлаган иде.
Тан алдыннан полк командиры:
— Барадаевка авытының көнчыгыш кырыена һөҗүм игәм. — дип хәбәр итте.
— Үзегез ничек кирәк тапсагыз, шулай эшләгез. — диде ана каршы дизизия командиры генерал Лосев.
Барадаевканың көнчыгыш өлеше күзәтү пунктыннан күренми. кирпеч заводы артында уйсулыкка урнашкан иде ул.
Озакламый шул якта төрле төстәге ракеталар күтәрелде, атыш тавышы, мина, снарядлар һәм гранаталар шартлаган тавышлар ишетелде.
Сугыш иртәнге алтыга кадәр барды. Барадаевка авылының буе бер километрдан артык, аркылысы сигез йөз мегр өлеше дошманнан чистартылды. Полк авылдан көнь- яктарак булган биеклекне алды, Кременчуг — Верхнеднепровск юлын кисеп чыкты. Шунын белән ул 24 иче гвардия корпусының уң флангы.ын төньяк-көнбагыш яктан һөҗүмнән саклады.
Днепрны полкның уңышлы кичүе һәм плацдармны киңәйтүе турында армия коман-дующиена хәбәр иттем.
— Гвардиячеләргә белдерегез: армиядә беренче булып Днепрны кичкән һәм плацдарм яулап алган батырларны армия Хәрби Советы котлый. — дип приказ бирде командующий.
Ул 24 иче гвардия корпусының алдынгы отряды да елганы унышлы кичкәнлеген әйтте. Уң як күршебез — 49 нчы корпус частьларының кичүе турында хәбәр юк иде әле.
Яктыра башлау белән, роталар Барадаевка авылының үзәгенә бәреп керделәр. Дошман оборонасына жан керде. Миномет тавышлары яңгырады, йортлардан һәм дзотлардан пулеметлар, автоматлар атарга тотынды. Полкның ф.тангысына дошман батальоны контратака ясады, сугыш көчәйгәннән көчәйде.
Бу сугышта гвардия сержанты комсомолец Иван Поляков зур батырлык күрсәтте.
Дошман уңайлы позициягә урнашкан иде. Эре калибрлы пулемет безнең сугышчыларга баш күтәрергә дә ирек бирми. Поляков шуышып пулемет янына барып житә һәм аны. расчсгы-ние белән, граната ыргытып юк итә. Рота командиры яралангач. Иван Поляков рота белән командалык итүне үз өстенә ала, аны үз артыннан һөжүмгә алып нигә, һәм рота оборона өчен у най позицияне яулап ала.
Плаидармны юк итү өчен дошман бөтен көчен куйды. Ләкин безнен сугышчылар яулап алынган плацдарм рубежларын киңәйтү өчен тагын да киеренкерәк квч куйдылар Алар Днепрның уң ягында һөҗүмне киңәйтүнең безнең гаскәрләр өчен әһәмиятен яхшы беләләр иде.
Фашистлар өлкән сержант Фокин командасы астындагы группаны камап алалар. Сугышчылар, оборона боҗрасы оештырып, урыннан дошманга каршы көчле ут ачалар. Кинәт разведчик Прнстенский «Фокин, немецлар!» дип кычкырып җибәрә Фокин борылып караса, үзеннән берничә алымда гына шуышып килгән күн кенә немецларны күрә. Фокнн автоматын аларга төби, ләкин автомат-атмын, патроннар беткән. Присген- скипда да патроннар юк.
Сугышның иң кызган вакытында патроннар юк — сугышчы өчен моиардан да кыен, куркыныч хәлнең булуы мөмкннме икән? Фокнн башта каушап кала, ләкин, бнк тиз үз-үзен кулга алып, кинәт тора да, автоматын көпшәсеннән тотып, дошманнар эченә ташлана, автомат түтәсе белән өч фашист солдатын бәреп үтерә, дүртенчесениән кул пулеметын тартып ала һәм озын очередьлар белән дошманнарга терәп ата башлый. Дошманның исән калган егерме солдаты һәм офицеры сугыш кырын ташлап кача. Дошманның икенче пулеметын Прнстенский кулга төшерә, ләкин үзе яралана. Әмма сул ярга китэрт ә теләми.
Ул көнне плацдармны саклаучылар дошманның унөч атакасын кире кайтардылар. Патроннар җитмәүгә дә карамастан, алынган позицияләрдән чигенмәделәр.
Барадаевка авылы кешеләре дә безнең сугышчыларга зур ярдәм күрсәтте Хатын- кызлар окоплар казырга булыштылар, яралыларны бәйләделәр, су белән тәэмин иттеләр. Ә ирләр, үлгән һәм яраланган сугышчыларның коралын алып, дошманга каршы сугыштылар.
26 сентябрьгә каршы төндә командующийдан дивизияләрнең төп көчләре белән Днепрны кичәргә. Барадаевка акылын һәм курганнарны азат игәргә приказ алынды.
Корпусның сугышчан тормышында нн җаваплы һәм аттыр момент башланды.
Кичтән корпус карамагына бирелгән Баш командование разведкасының понтон батальоны белән 329 нчы инженер-сапер батальоны килеп җитте. Бу понтоннардан 12—16 тонна йок күтәрерлек өч паром жынрга м >мкин иле. Аларны тартырга катер да бирделәр. Хәзер тятачлары белән тупларны һәм минометларны да аргы якка чыгарырга мөмкин нле нн.де.
Кояш баегач ук. дивизияләрнең төп көчләрен аргы якка чыгару эшенә керештек.
Су>ышчылар көймәләрне елгага җилкәләренә күтәреп кигерделәр. Саллар өстснә тупларны
һәм минометларны тартып керттеләр.
Караңгы төште Төн ул безнең союздаш Без шуны гына көттек. 229 нчы гвардия полкы
дивизияләрнең кичүен каплап торды. Беренче салларга утырып. И П Качалов батальоны һәм
81 иче гвардия дивизиясенең 224 нче гвардия полкыннан беренче батальон сугышчылары юлга
чыкты Алар арасында корпус штабының майор Степной җитәкчелегендәге оператив группасы
да бар иде. Корпус политбүлегеннән майор Сай- гетдинов белән майор Токарев та алар белән
китте.
Егермедән артык сал. дистәләрчә көймә берьюлы кузгалды. Алар алдан билгеләнгән
интервал һәм дистанцияләрне саклап йөзделәр Ин арттан, полк тупларын һәм минометларын
төягән паромны тартып, катер йөзеп китте
Армиянең инженер гаскәрләре начальнигы генерал-майор В. Я Пляскин кичтән үк
«Восточнын»га килгән иде. Ул иртәнгә кадәр безнен корпус кичкән полосада булды,
инженерлар, саперлар һәм понтончылар эше белән җитәкчелек итте, резервларны һәм
артиллерия полкларын аргы якка күчерергә ярдәм итте Офицерлар да. генераллар да аны
игътибарлы, ягымлы булуы, ярдәмгә һәрвакыт әзер торуы өчен яраталар иде.
Дошман кичүчеләр өстенә артиллериядән һәм минометлардан өзлексез атып тор ды.
Ләкин аларның утлары прицелсыз иде. безнен сугышчыларга зур зарар китерә алмады. Шулай
да берничә снаряд саллар һәм көймәләр арасында шартлады.
Шундый снарядларның берсе элемтәчеләр салы янында шартлый Сал тарала, кабель су
астына китә. Әмма элемтәчеләр чумып кабельне алалар һәм. ярга йөзеп чыгып. сул як яр белән
телефон элемтәсе урнаштыралар.
Билгеләнгән вакытка корпусның барлык полклары ун якка чыгып бетте һәм 229 нчы
гвардия полкы яулап алган плацдармга урнашты.
Плацдармны киңәйтү сугышлары
Тан беленә башлау белән ун як ярдан полкларнын атакага әзер булуын хәбәр иттеләр
Алар сул яктан артиллерия һәм миномет полкларының залпын көтәләр иде Алдан исәпләп
куелганча. Барадаевка авылы үзәгенә һәм авылдан көньяк-көнбагыш- тарак булган
биеклекләргә ун минутлык ут яудырылырга тиеш иде.
Мин Николаев. Лосев. Колесник һәм Журавлев белән гөнне күзәтү пунктында үткәрдем.
— Башлыйбызмы? — дип сорадым мин дивизия командирларыннан.
— Томан бит Артиллеристларга начар күренә. — диде Журавлев
— Анын каравы пехота өчен яхшы. — диде ана каршы Лосев — Калкулык өстендә гоман
юк. корректировшнклар яхшы күрсәтә алалар.
Ун минутлык артиллерия әзерлегенә команда бирелде.
— Барадаевка үзәге шәп актарылды,—дип хәбәр итте ун яктан майор Степной — Хәзер
атака башлыйбыз.
Һөҗүм шундый искәрмәстән һәм омтылышлы булды, дошман авыл читендә бөтенләй
каршылык күрсәтә алмады. Полклар авыл эченә бәреп кергәч кенә, фашист ларга жан керде,
аларнын ут нокталары телгә килде Урамнарда, йортларда, тран- шеяларда каты кул сугышы
башланды. Төрле яктан дошман танклары күренде
Авылның үзәгенә яр буйлап 81 нче гвардия днвизиясенен 233 нче һәм 235 нче полклары
һөҗүм итә нде Бү днвизиянен 238 нче полкы 114 5 биеклегенә атакага ташланды. Ә 72 нче
гвардия дивизиясе полклары авылнын көнчыгыш ягыннан Домоткань юлы буендагы
биеклекләрне штурмладылар.
Армия командующие шалтыратты Аны Барадаевка авылы үзәгендәге һәм авылнын көньяк
читендәге дошман көчләре кызыксындыра иле фашистлар резервлар ки терергә өлгермәдеме
икән?
Танк тупларыннан аткан тавышларны ишетеп булса кирәк, ул борчулы тагы и белән:
— Дошманнын танклары күпме? — дип сорады.
— Күп түгел Барысы унике Минемчә, бу резерв түгел. 39 нчы пехота дивизия :е
танклары.— дип җавап бирдем.
Дошманнын 39 нчы пехота дивизиясе безгә каршы Мерефа янында сугышты. Красноград
янында ул безнен фронттан алынды да Днепрның ун ягына күчерелде һәм кнн оборона
полосасы биләде.
Барадаевка авылы һәм аның тирәсендәге сугышлар көндезге 12 гә кадәр дәвам итте
Немеиларнын бик аз солдатлары һәм офицерлары гына авылнын көнбатыш читенә һәм юл
артындагы биеклекләргә чигенә алды, күбесе кырылып бетте.
Катлаулы сугыш шартларында коммунистларның һәм комсомолецларнын шәхси
батырлык үрнәге барлык сугышчыларны җиңүгә әйдәде.
Василий Сагайда батальоны дошманнын рәттән сигез атакасын кире какты. Фа шистлар
тугызынчы тапкыр атакага ябырылдылар. Сафлары шактый сирәгәйгән батальонга каршы
дошман яна көчләр белән һөҗүм итте Гитлерчылар безнен оборонаның беренче линиясен
өзделәр. Сугышчыларны рухландырырлык, аларда җинүгә ыша
нычны көчәйтерлек нәрсәдер эшләргә кирәк иде. Шул вакыт батальон командиры ком- мунисг
сагаида үзе пулемет артына ятты, озын очередьлар белән дошманга ут өер - мәсе яудыра
оашлады Фашистлар чигенделәр.
Коммунист Григорий Стрепетов җитәкчелегендәге уналты сугышчы бер көн эчендә
дошманның биш атакасын кире какты, сигез танкысын җимерде, утызга якын солдатын һәм
офицерын юк итте.
Партия членлыгына кандидат Сухарев һәм комсомолец Уваров Барадаевка авы лына
беренчеләрдән булып бәреп керделәр, дошман ныгып урнашкан йортны гранаталар аТЫП
шаРтлатгылаР> немецларның җиде солдатын һәм бер офицерын юк итте-
Мондын батырлык, куркусызлык үрнәкләрен йөзәрләп һәм менәрләп китерергә мөмкин
булыр иде
Шулай һич тә көтмәгәндә генә полк командиры Баталов урнашкан пунктка дошманның утыз
автоматчысы үтен керде. Фашистлар ун кешедән торган кечкенә тенә отрядны юк итеп, полк
командирын әсир алырга исәп тоттылар. Безнең офицерлар һәм сугышчылар, ни туры килде,
шунын белән коралланып, дошманга ташландылар, прикладлар белән сугыштылар, гранаталар
ыргыттылар, автоматтан һәм пистолетлардан аттылар. Фашист автоматчылары барысы да юк
ителде
Полклар яулап алынган рубежларда ныгып, дошман оборонасын штурмлауны дә вам
иттерделәр.
Барадасвкадан корпусның разведка начальнигы И А Воронцов шалтыратып, безгә каршы
дошманның 106 нчы. 320 нче һәм 39 нчы пехота дивизияләре сугышканын хәбәр итте. Әсирләр
әйтүенчә. 1116 нчы һәм 320 нче дивизияләр алдагы сугышларда шактый зәгыйфьләнгән, бары
39 нчы дивизия генә тулы составта икән Бу дивизия үзенең танкларын, бронетранспортерларын
һәм артиллериясен шактый тулы саклый алган.
Әсир төшкән дошман офицерлары резервлар китереләсең ишеткәннәр Аларны танклар
һәм авиация кочләре белән ныгытырга вәгъдә биргәннәр. Ләкин алар бу көч ләрнең кайчан
килеп җитәсен белмиләр иде.
81 нче гвардия дивизиясе 72 нче гвардия дивизиясе белән бер линиядә, ачык калган ун
флангны каплан, көньякка таба һөҗүм итте.
49 нчы корпус полклары бездән өч километр төньяк-көнбатыштарак 147.4 биеклеген
штурмлый иде, ә 24 нче гвардия корпусы Домоткань шәһәренең көнбатыш чнтс нә бәреп керде
Дивизия командирлары Лосев белән Николаен күзәтү пунктларын ун якка күчерер - 1ә
рөхсәт сорадылар Мин каршы килмәдем. Шул ук вакытта корпусның оператив труппасына -1-
2,0 биеклеген алгач та. шунда мина күзәтү пункты әзерләргә куштым.
Сугышлар һәр калкулык, һәр каршылык күрсәтү үзәге өчен барды Дошман ют тирәләрендә
аеруча каршылык күрсәтте, бер-бер артлы контратакага күтәрелде һавада дошманның
бомбардировщиклары күренде. Алар күп булмасалар да. кичү урыннарын, гаскәр тупланган
урыннарны бик тырышып бомбага тоттылар.
Сугышның һәр сәгате, алга атланган һәр адым сугышчылардан гаять зур батыр лык.
фидакарьлек таләп итте.
Капитан Михаил Дякнннын танкка каршы ата торган туплар батарсясы. укчылар сафы
арасына урнашып, дошман танкларының унике атакасын кире какты, дүрт танкысын яндырды.
Сержант Алексей Гриб орудиесе расчеты, дошманның алгы танкысын яндырганнан сон,
снарядлары беткәч, автоматлар белән коралланып, фашистларга каршы атакага ташланды
Капшан М В Дякинга һ-.м сержант Алексеи Грибка бу сугышларда күрсәткән батырлыклары өчен
Советлар Союзы Герое нсеме бирелде
Дошман ныгытмаларының өченче линиясе гвардиячеләрне көчле ут өермәсе бс тән каршы
алды Кичкә таба дошманның бомбардировщиклары һәм штурмовиклары очып килеп җитте.
Артиллерия әзерлегеннән һәм һавадан бомбага тотканнан соң. дошманның бер полк пехотас
ы. 15 танк ярдәмендә. 223 нче reap тия полкынын фланг ысына китереп бәрде. 229 нчы гвардия
полкына да фашистларның ун танкысы. бер полк пехотасы һөҗүм итте. Дошманның бу
атакаларын кире кайтару әллә ни авыр булмады. Днвнтия контратакага күчте һәм. һөҗүм игеп
барган унанга дошманның траншея- ларына бәреп кереп, көчле кул сугышыннан соң. барлык
калкулыкларны кулга төшерде. Гвардиячеләр шунын белән бүгенге көн өчен куелган бурычны
үтәделәр һәм ул калкулыкларда ныгып урнаштылар.
Досев белән Николаев, көймәләргә утырып, ун як ярга чыгып киттеләр 4ә минуттан инде
мин аларнын аргы яктан, яна күзәтү пунктларыннан, телефон буенча докладларын тыңладым.
- Дивизии штабын кайда урнаштырырга боерасы»? — дип сорады Лосев
— Авыт эченә урнаштырмагыз Авылдан коньяк-көнчыгыш якта әйбирәк булыр Хәзергә
штабларның һәм тыл частьларының беренче эшелонын гына уң якка күчере гез.
(Ахыры хи.тәсе санда.)
8.