Логотип Казан Утлары
Публицистика

БОРЫНГЫ БАБАЛАРЫБЫЗ КЕМНӘР?


ХӨРМӘТЛЕ РЕДАКЦИЯ!
Журналыгызның берәр санында халкыбызның борынгы бабалары
кемнәр булуы турында язсагыз иде Татар халкы борын-борын- нан Идел
буенда яшәгәнме. ә.г.г.» башка берәр җирдән күчеп килгәнме? Бу сорауга
җавап бирү, минемчә. күпләр нчен кызыклы да. файдалы да булыр иде.
Тәскирә ГАЛИЕВА.
Ижевск шәһәре.
Иптәш Галиеааның бу хатына җавап бирүне үтенеп, без тарих
фәннәре кандидаты Фуаү Вәлиевкә мерәҗәгшь иткән идек. Түбәндә иның Т.
Гилиевага җавабын урнаштырабыз
Идел буе һәм Урал буе татарларының бабалары кемнәр булган? <Татар> сүзе кайдан һәм
ничек килеп чыккан?
Бу сорауларны безгә, тагар делегатларына, донья халыкларының антропологиясе,
этнографиясе һәм сәнгате проблемаларын өйрәнүгә багышланган һәм 1964 елның мәендә
Мәскәүдә үткәрелгән Жиденче Халыкара конгресста катнашкан чит ил делегатлары да биргән иле.
Шул ук сорауны еш кына илебез халыклары арасында да ишетергә туры килә. Әлеге конгресста
катнашкан буржуаз чит ил делегатлары белән сөйләшкәндә шул нәрсә мәгълүм булды: аларның
кайберләре өчен бу мәсьәлә әле һаман «ачыкланмаган». ә кайберләре өчен. киресенчә, ннде
«күптән хәл ителгән». Соңгылары фикеремчә, татарларның килеп чытуы Чынтыз хан
җитәкчелегендәге килмешәк татар- монголларга бәйләнгән. Ләкин тикшеренүләрен марксистик-
ленинчыл методлар нигезендә алып бара торган совет фәне мондый «карашларжың чеп-чи хата
булуын күптән фаш итте инде.
Хәзерге чор буржуаз чит илләр галимнәре генә түгел. Октябрь революциясенә кадәрге
буржуаз рус һәм татар тарихчылары да бу мәсьәләне анты рәвештә бозып, имеш. Идел буе
татарлары XIII —XIV гасырларда Идел ярларында «Бөек Татарсган»- ны (Алтын Урда) төзегән
татар-монголлар токымы алар дип аң латып килделәр.
Ләкин археология, этнография, антропология һәм сәнгать өлкәләрендә алып барыл ан
хәзерге заман тикшеренүләре буржуаз «тарихчылар»ныт« искеләренең дә. яңаларының ла бу
мәсьәләдә ялгыш, уйдырма фикер йөрткәнлекләрен кире катып булмаслык дәлилләр белән
тулысынча раслады Ул «конпепиняжең бернинди фәнни нигезе юк. Ул. бер яктан, рус
самодержавиесенең татар халкына карага алып барган милли- колонналь изү политикасын аклау
өчен уйлап чыгарылган нәрсә булса, икенче яктан, милләтчелек һәм пание гамизм идеяләре белән
саташкан, татарлар арасында русларга нәфрәт уятырга омтылган, яңа базарлар табу өчен алын
барылган политик һәм идеоло- 1нк көрәшгә рус буржуазиясенә таянырга. Россиядәге барлык
тагарлар өстеннән хакимлек игәргә'өметләнгән бер төркем тагар буржуазиясе һәм
интеллигенциясе тарафыннан алга сөрелгән «концепция» генә.
«Татар» исеме белән аталып йөртелә торган төрки телле халыклар күп милләтле илебез
халыклары арасында сан ягыннан шактый зур урын алып тора '. Алар — Себер, Казан, Астрахань,
Кырым. Касыйм татарлары һәм татар-мишәрләр Революциягә кадәр, гәрчә этник чыгышлары
ягыннан башка төр халык булсалар да. әзербәнҗаннарны. чеченнарны һәм күп кенә башка
халыкларны да «татар» дип атап йөрткәннәр.
Күрәсез, татарлар — территориаль яктан шактый кин таралган халык. Ләкин бу мәкаләдә без
барлык татарлар турында да түгел, бәлки Урта Идел һәм Урал буйларында яшәүче Казан. Касынм
татарларының һәм татар-мишәрләрнен килеп чыгышы хакында гына сүз алып барачакбыз.
Сүзне Казан татарларыннан башлыйк. Ин элек шуны ачыклап китик: «казан татарлары»
дигәннән сүз бары тик Казанда яшәүче тагарлар турында гына бара икән дип уйларга кирәкми.
Казан татарлары дигән төшенчәгә без чыгышлары ягыннан бер токымнан булган барлык
татарларны да кертәбез.
Казан татарлары, нигездә, Татарстан АССРда яшиләр. Аларнын аеруча куе ур нашкан. башка
халыклар белән кушылмаган районы — Казан арты, ягъни республикабызның төньягы . Болгар
дәүләте җимерелгәннән сон. XIII—XIV гасырларда монда болгар халыклары килеп урнашкан.
Шулай игеп алардан яна болгарлар барлыкка килгән. Соңыннан аларны казан татарлары дип атын
башлаганнар.
Татарстаннан тыш казан татарлары Советлар Союзынын башка республикаларында һәм
өлкәләрендә дә яши. Урта Идел буен рус дәүләтенә кушканга тикле казан татарлары, тулысынча
ук булмаса да. географик чикләре якынча хәзерге республика территориясенә туры килә торган үз
җирләреннән читкә таралмаганнар, бергә яшәгәннәр. Патша татарларга карата мнлли-колониаль
изү, көчләп чукындыру политикасы алып бара башлагач исә. казан татарлары авыллары-
авыллары белән үз илләреннән читкә китәргә мәҗбүр булганнар Казан ханлыгын яулап алганнан
сон башланган бу хәл XVIII гасыр урталарына кадәр дәвам итә. Менә шул сәбәпләр аркасында
казан татарлары элекке патша Россиясенең тирле губерналарына таралып кала. Киров өлкә-
сендәге Нократ. Карин һәм Уржум. Малмыж (Киров өлкәсе) татарлары да. Удмуртиянең Глазов.
Бел .зин районнарында яшәүче татарлар да — казан татарлары. Нократ, Глазов һәм Белизин
районнарында XIV гасырга кадәр үк Чепец елгасы буенчд килеп урнашкан болгарлар яшәгән
(Карнн князьлеге). Казан ханлыгы җимерелгәннән сон. казан татарлары да шулар янына килеп
урнашкан. Башкортстанда яшәүче «типтәрләр» дип аталып йөргән татарлар да — казан
татарлары. Алар анда Мәскәү князьлеге Урта Идел буен яулап алганнан сон XVI гасыр
урталарында һәм XVII гасыр башларында килеп урнашканнар. Ләкин казан татарлары
Башкоргстанда Казан ханлыгы чорында да яшәгәннәр. Алар күп санлы хезмәтчеләр тоткан Казан
феодаллары булганнар. Ул тагарлар, ихтимал. Башкортстан искренен көнбатыш нлешен биләп
торган Идел буе болгарлары нәселедер. Башкоргстаннын Чишмә районындагы Чишмә авылы
янындагы кабер ташлары һәм XIV гасырдагы болгар архитектура памягнигы булган Кәшәнә *
тәкиясы (мавзолей) әнә шул турыда сөйли булса кирәк.
Казан татарлары Мари республикасының көнчыгыш өлешендә дә яшиләр. Алар да анда XVI
гасырның икенче яртысы һәм XVII гасыр башларында барып урнашканнар.
XVIII гасырның икенче яртысында казан татарлары (нигездә, шәһәр халкы) Оренбург өлкәсенә
дә күчеп китәләр.
Казан татарлары Чнләбе өлкәсенә. Казагыстаннын төньяк районнарына да чәчелгән һәм алар
себер татарлары, казакълар белән бергәләп яшиләр.
Боларлан тыш казан татарлары Донбасста, Мәскәүдә һәм Ленинградта, Бакуда һәм
Астраханьда да байтак.
' 1959 елгы халык санын алу мәгълүматларына караганда. Советлар Соючыитз яшәүче
татарларның гомуми саны 5 миллион кеше. Шуларнын 1.5 мнллионлабы Татар стан
территориясендә яши.
2 Xujypre Арча. Ьэлгач районнары һәм Зетенодольск районынын төнъяк-көнчыгыш елеше
Республик., ,ын төньяк өлешендәге Иделнең ун ир буе да шу на керә.
3 Аны Тура хан дип тә йөртәләр.
Казан татарларынын килеп чыгышы әле безнен эранын беренче мен елында ук жнрле фин-
угр кабиләләре белән Азиядән килгән терки телле токымнар арасында барган катлаулы
этногеиетик процессларга бәйләнгән.
Хәзерге заман фәне алып барган куп яклы тикшеренүләрдән шул нәрсә ачыкланды: X гасырда
Көнчыгыш Европада беренче дәүләтләрнен берсе булган Болгар дәүләтен тезегән болгарлар
килгәнгә кадәр күптән үк инде казан татарларынын борынгы бабалары Урта Идел буенда
яшәгәннәр'. Болгар дәүләте төзелгәч тә. ул дәүләт хал- кынын гөп өлешен фин-угр кабиләләрен
ассимиляцияләгән казан татарларынын бабалары тәшкил итеп торган. Тора-бара болгарлар
үзләре дә, казан татарларынын борын- 1Ы бабалары тәэсиренә бирелеп, ассимиляцияләнгәннәр
Ә казан татарларынын борынгы бабалары кемнәр булган сон? Алар V!—VII гасырларда Идел
һәм Урал буйларына басып кергән терки телле кабиләләр белән Идел- иен сул ярында Болгар
белән күрше һәм шулап ук төрки телле угыз-печенег кабиләләренең катлаулы кушылмасыннан
гыйбарәт булган. Казан татарларынын борынгы бабаларына, ихтимал, массагет-алан һәм һуннар
аралашудан барлыкка килгән эфталиг кабиләләре дә кушылгандыр. Ә X гасырда эфталитларнын
төп өлешен исә болгарлар белән политик бәйләнеш тоткан угыз-ябгу кабиләләре тәшкил иткән.
Хәзерге төркмән- иәр, әзербәйжаниар һәм госманлы төрекләре һ. б. әнә шул угыз кабиләләре
токымнары инде.
Болгар халкы арасында угыз кабиләләре күбрәк булган. Монын шулай икәнлеген болгар
теленең угыз-печенеглар теленә якын, тугандаш булуы раслап тора. Ә Болгар халкының
культурасы исә (монгол чорына кадәр) Урта Азия халыклары культурасына якын булган. Ул
культурада шулай ук Төньяк Кавказ халыклары культурасы элементлары да бар, һәм ул
элементлар шул яктан килгән, сан ягыннан әллә ни күп булма- ca.iap да, соныннан дәүләткә исем
биргән болгарлар культурасы элементлары булырга кирәк.
Казан татарлары культурасы белән угыз-печенег токымы халыклары (әзербәй- жяннар,
госманлы төрекләр һ. б.) культурасындагы якынлыклар казан татарлары орнаментларында һәм
халык сәнгатенең башка төрләрендә шактый ачык чагыла. Менә шул факглар әлеге халыкларның
тугандаш икәнлекләрен һәм аларнын ата-бабалары бер тамырдан барлыкка килгәнлекне раслый
булса кирәк ■.
Болгар дәүләтенең күп кенә Көнчыгыш дәүләтләре белән тыгыз культура һәм эко номик
бәйләнеш тотуы аның халкы тормышына Көнчыгыш илләре культурасы элементлары керүгә дә юл
ачкан Болгар дәүләте чорында төрле төрки гелле кабиләләр, шул исәптән Иделнең ун як ярында
яшәгән күчмә кыпчаклар да (половецлар. комаинар). туктаусыз инфильтрацияләшеп торганнар.
Алтын Урла чорында Болгар дәүләте составында кыпчакларның саны аеруча күбәеп китә. Әмма
культура өлкәсендә алар болгар халкы арасында шактый тиз ассимиляцияләшәләр, икенче төрле
нтеп әйтсәк, болгар халкы культурасын үзләштерәләр.
Көнчыгыш Европа халыклары «татар» сүзен беренче мәртәбә монгол-татарлар басып кергәч
кенә ишетәләр J. Соңыннан «татар» дигән атама монгол-татарлар тарафыннан буйсындырылган
барлык төрки телле халыкларга, шул исәптән. Идел буенын. бигрәк тә анын ун як яр буенын. төп
халкын тәшкил иткән кыпчакларга да тагыла. Бу турыда венгр монахы Юлиан 1236 елда менә
болай дип язган «Бөтен яулап алынган патшалыкларда да... буйсынган халыкларны татарлар дип
атарга мәжбүр игәләр».
Әмма «татар» дигән агама борынгы болгар халкына һәм аннан сонгы Казан хан лыгы халкыиа
да озак вакытлар «ябыша» алмаган Мәскәү князьлеге белән Казан ханлыгының политик
мөнәсәбәтләре ничек булудан чыгып, рус елъязмаларында хан лык халкын я яна болгарлар дип. я
казандылар дип. яисә, кәефләре кырылган чакларда. татарлар дип язганнар Бары тик XVII-XVIII
гасырларда крайны Россиягә кушканнан соң гына «татар» дигән исемне акрынлап элекке Казаи
ханлыгы халкына да әйтә башлыйлар. Шунысы игътибарга лаеклы: Казан арты авылларында
елкай буын кешеләре әле һаман «татар» дигән исемне танымыйлар, үзләрен я болгарлар, яисә
мөселманнар дип йөриләр *. Удмуртлар әле хәзер дә казан татарларын «бигер» (болгар дигән суз)
дип атыйлар.
Инде Урта Идел буе татарларының икенче группасын — татар-мишәрләрне карап үтик.
Крайны Россиягә кушканга кадәр, алар компактлы рәвештә Ока елгасы кушылмалары
бассейнында Темников. Кадом, Шаик һәм Норовчат шәһәрләре тирәсендә яшәгәннәр. Хәзерге
шартларда алар Горький (Арзамас, Сергач, Курмыш, Рязань (Әҗи авылы), Пенза (гөньяк һәм
коньяк-кенчыгыш өлеше), Тамбов (Алчас һ. б.), Ульяновск (төньяк һәм көньяк өлешләрендә),
Куйбышев (Камышлы районы һ. б.). Саратов. Оренбург. Чиләбе (Шадринск районы) өлкәләрендә
һәм Мордва, Чувашия, Татарстан (республикамын ун як яр буе һәм Кама аръягының көнбатыш
өлешләре) һәм Баш- кортсган АССРларда яшиләр. Татар-мишәрләр Идел буе шәһәрләрендә
(Куйбышевта һәм бигрәк тә Казанда, Астраханьда), Мәскәүдә һәм Ленинградта да күп яшиләр.
Мишәрләрнең әнә шулай чәчелеп яшәүләре алар культурасына башка халыклар
культуралары шактый зур йогынты ясауга китергән.
Казан татарларының үз җирләреннән башка җирләргә сибелүе рус самодержавиесенең түзеп
булмаслык каты милли-колониаль политика алып баруы аркасында килеп чыккан булса,
мишәрләрнең таралуы башка сәбәп белән бәйле. Мишәрләр патша Россиясенең оборона-
стратегнк политикасы нәтиҗәсендә төрле урыннарга таралырга мәҗбүр булганнар.
Урта Идел буен Россиягә кушканга кадәр үк әле мишәрләр рус җирләре чигендә яи1Э1әннәр
һәм Алтым Урда чикләрен саклаганнар. Ә Алтын Урда Тимер тарафыннан туздырылганнан сон,
мишәр феодаллары, үзләренең җир биләмәләрен саклап калу ниятеннән чыгып, Мәскәү
патшасына хезмәткә күчәләр. Мәскәү ханы чыннан да алар- ның биләмәләренә тими һәм, шуның
өстенә, тагын байтак кына өстенлекләр дә бирә.
Мишәрләр белән беррәттән, Алтын Урда феодалларының да күбесе үзләренең
хезмәтчеләрен ияртеп Мәскәү дәүләте ягына чыгалар. Аннары мишәрләр дә, Алтын Урда
феодаллары да. рус подданныйлары булып, рус дәүләте чикләрен саклый башлыйлар.
Урта Идел һәм Урал буйларын дала халыклары һөҗүменнән саклау өчен, рус дәүләте XVII —
XVIII гасырларда чик буйларына сакчылар куя, оборона ныгытмалары төзетә. Бу эшне дә, нигездә,
мишәрләргә йөкли. Һәм аларга җир һәм башка төрле льготалар бирә. Шулай итеп, бу хәл
мишәрләрнең Урга Идел һәм Урал буйларына таралуына сәбәпче була.
Мишәрләрнең кайдан һәм ничек килеп чыгышы шактый катлаулы һәм әлегә тик ле ахырынача
хәл ителеп бетмәгән мәсьәлә булып тора. Кайбер археологларның әйтүенчә, мишәрләрнең
бабалары ниндидер дәрәҗәдә VI—VII гасырларда Идел һәм Урал буйларында яшәгән борынгы
төрки телле кабиләләр белән бәйләнгән булырга мөмкин-. Әмма Хазар каганаты (VII гасыр),
Болгар дәүләте (X тасыр), аннары Дешт—Кыпчак (XI гасыр) һәм Алтын Урда (XIII гасыр) чорында
төрки телле халыклар этник яктан шундый нык катышып-кушылып беткәннәр ки. аннан мишәрләр-
нең этник нигезен табып алу бик-бик кыен хәл. Мишәрләрнең кайдан һәм ничек килеп чыгышы
хакында фәнни әдәбиятта да мәгълүматлар бөтенләй диярлек булмавын искә алсак, бу мәсьәләне
хәл итүнең нинди читен эш икәнлегенә төшенү өчен сүз озайтып торуның хаҗәте дә калмый.
Ихтимал, этник яктан мишәрләр, нигезлә, кыпчаклардан, аннары Алтын Урта халкыннан
торган катлаулы төрки телле халыклар синтезыдыр.
XI гасырда ук Идел буйларына килеп урнашкан кыпчаклар теле соңыннан татар- монголлар
арасында да киң тарала һәм соңыннан Алтын Урданың дәүләт теленә әверелеп китә. Улус Дәндчи
язмасы шулай ук кыпчак телендә алып барыла. Алтын Урла составына кушылганнан сон, болгар
халкы да шул ук телдә сөйләшергә тиеш була. Казан ханлыгы халкы да соныннан шул телдә
сөйләшә башлый.
Борынгы төрекләрнен кыпчаклар һәм фин-угр кабиләләре белән катлаулы кушылмасыннан.
ихтимал, мишәрләр барлыкка килгәндер. Ә «мишәр» дигән исем «мещер» дигән сүздән барлыкка
килгән булса кирәк. «Мещер» мордваларга тугандаш борынгы бер кабилә исеме. Элек шул кабилә
яшәгән жирләргә килеп урнашканлыктан. аларны «мишәрләр» дип атый башлаганнардыр,
күрәсен'.
Алтын Урта хакимлек игкән гасырларда Идел һәм Урал буйларында яшәгән тер ки телле
халыклар арасында кыпчак теле бик кин тарала. Мона кыпчакларның крайдагы төрки телле
аборигеннар (болгарлар, башкортлар һ. б.) белән этник кушылуы да сәбәп була.
Шулай итеп Идел буенда ике төрле телле группа — казан татарлары һәм гагар- мншәрләр
барлыкка килә.
Культуралары, сәнгатьләре һәм орнаментлары ягыннан казан татарлары чыгышлары буенча
угыз-печенег токымы булган халыкларга — әзербәйжаннарга, госманлы төрекләренә һ. б. якын
торалар. Ә мишәрләр культурасы һәм сәнгате исә чыгышлары ягыннан кыпчак токымы белән якын
торган башкорт, кыргыз һәм. өлешчә, казакъларга тартым. Әмма шул ук вакытта мишәрләр
культурасына соңыннанрак казан татарлары һәм рус культуралары элементлары да килеп керә.
Казак татарлары һәм мишәрләр культурасынын үзара якынлашуы капитализм чорында
башлана һәм Совет власте елларында аеруча көчәеп китә. Әмма, шулай бу луга да карамастан,
алар культурасында кайбер аермалыклар хәзер дә саклана әле.
Башкоргстанда яшәүче гнптәрләр һәм мишәрләр Урал буе татарларының үзенчәлекле бер
группасын тәшкил итә. Элек яшәгән урыннарыннан инде күптән киткән ул халыкларның, жирле
халык культурасы белән борынгы традицион культуралары ара лашу нәтижәсендә. хәзер үз
культуралары туган
Урта Идел татарларының өченче, чагыштырмача кечкенә группасы — касыйм татарлары.
Алар хәзерге Рязань өлкәсенең Касыйм районында (Касыйм шәһәре) яши ләр. Касыйм
татарларының элек зур булмаган Касыйм князьлеге булган. Вассал рәвешендә Мәскәү
карамагында торган ул князьлек XV гасырга тикле яшәгән һәй Казанга каршы көрәштә ГЛәскәүнсң
форпосты булып хезмәт иткән <
Касыйм князьлегенең барлыкка килүе Алтын Урда патшасы улы Касыйм исеме белән бәйләш
ән. Касыйм үзенең дружинасы белән XV гасырда Мәскәү дәүләтенә хезмәткә күчкән. Шунын өчен
Мәскәү патшасы ана мешер жирләрен биләргә рөхсәт иткән. Касыйм татарлары группасы этник
яктан Алтын Урда татарлары белән мишәрләр һәм соңыннан Казан ханлыгыннан Касыймга күчеп
килгән казан татарлары үзара кушылудан барлыкка килгән.
Идел һәм Урал буе татарларының барлыкка килүен, аларнын төрле урыннарга таралуын һәм
гарихн-кулыура аермалыкларын күрсәткән картина кыскача менә шундый.
Йомгак итеп шуны әйтәсе килә: бу мәкаләдә сөйләнгәннәрдән чытып, татар халкының ничек
һәм кайдан килеп чыгуы инде тәмам ачыкланып беткән икән дигән нәти- жә ясарга кирәкми. Бу
мәсьәләдә ачыкланасы моментлар байтак әле һәм галимнәр аны тагын ла ныграк тикшер ерләр,
халкыбыз гарнхы пәрдәләрен киләчәктә киңрәк игеп ачарлар дип уйлыйбыз.