Логотип Казан Утлары
Очерк

ЯҢА КЫТАЙДА


Порт-Артур шәһәрендә Кытай — Совет дуслыгы җәмгыяте председателе булып эшләүче Бай Цзун-фа иптәшне мин үзенең кабинетында, «Правда» газетасын укып утырган чагында туры китердем. Аның бер кулында русча-кытайча сүзлек, икенче кулында кызыл карандаш иде. Ул әле сүзлеккә карый, әле газетага үрелә һәм газетаның кырыйларына үзенчә ниндидер билгеләр ясап бара иде. Тәрҗемәче безне таныштырганнан соң, мин Бай Цзун-фа иптәштән:
— Сез русча беләсезмени? — дип сорадым.
— Юк шул, белмим, — дип йомшак күкрәк тавышы белән җавап бирде председатель һәм уңайсызланып елмайды. — Белмим шул, өйрәнәм, рус телен яхшыга белү кирәк...
— Сез инде әйбәт кенә сөйләшәсез, — дидем мин, чын күңелдән.
Бай Цзун-фа иптәш тәрҗемәчегә күз төшереп алды да кытайча кызу- кызу нәрсәдер сөйләргә тотынды, аннары тыелыбрак кына елмаеп куйды, шул вакыт аның ап-ак тигез тешләре күренеп калды.
— Бай Цзун-фа иптәшнең күңеленә бик хуш килде сезнең мактау,— диде тәрҗемәче. — Ул әйтә: Кытай яшьләре рус телен бик әйбәт белергә, тәрҗемәчедәй башка сөйләшергә телиләр, ди. безнең күп кенә предприя-тиеләрдә рус телен өйрәнү түгәрәкләре эшли, ди.
Мин моның шулай икәнен элек тә белә идем. Кытайда дүрт елга якын яшәдем мин. Шул вакыт эчендә күп кенә эшчеләр, крестьяннар, ин-теллигенция вәкилләре һәм һөнәрчеләр белән очрашып сөйләшергә туры килде. Алар һәрвакыт русча сөйләшергә тырышалар иде. Минем Бай Цзун-фа иптәш янына бүген килүемнең максаты аның аркылы Яна Кытайның алдынгы эшчеләре һәм крестьяннары белән танышу иде.
— О! Сезгә берничә кояшI танышырга туры киләчәк, — диде ул миңа, килүемнең сәбәбен әйткәч. — Безнең Кытайда хәзер яхшы кешеләр бик күп.
Идәннән бик югары итеп ясалган кысан гына тәрәзәдән сентябрь кояшы карый, җилфер-җилфер җилфердәгән юка кисея пәрдә бүлмәне ике кисәккә бүлеп тора иде. Кояш нуры пәрдә челтәрләре аша төшеп, тонык кына булып Бай Цзун-фа иптәшнең йөзендә уйный. Миңа аның турында күп кенә әйбәт сүзләр әйткәннәр иде. Ул да тормышның газапларын байтак татыган, ул да Кытайга тизрәк бәхетле көннәрнең килүен теләгән һәм Чап Кай-ши котырынган чагында — 1948 елда Коммунистлар Партиясе сафына кергән. Хәзер мин аның битендәге тирән буразналар булып ятып калган җыерчыкларга карап, шул авыр елларда кичергән михнәтләрнең эзедер инде болар дип уйлап утырам.
— Ягузыга барыгыз, — диде ул, бераз тып утыргач, һәм яргаланып беткән чандыр кара кулын селтәп куйды. — Анда бер карт крестьянны
I Кояш — бик күп көннәр мәгънәсендә.
20
эзләп табарсыз. Авылларында беренче активист ул, авыл хуҗалыгы артеле оештыручы...
Без сөйләшеп утырган арада әкрен /енә ишек ачылды, бусагада олы яшьләрдәге бер хатын күренде. Ул өй эченә кереп җитмәс борын ук:
— Ни хоу! II — дип дәште.
Аның шыпырт адымнары миндә, бу апа яшь чагында колодка киеп үскән икән, дигән уйны кузгатты. Кытайның колодка киеп үскән хатын- кызлары шулай шыпырт адымнар белән йөриләр, чөнки аларның аяклары кечкенә булып калган була.
Киеме аныц кытай хатыннарының күбесенеке кебек үк, зәңгәр чичүи- чә чалбардан һәм чичүнчә курткадан гыйбарәт иде. Чамадан тыш кара булуы белән хәтта зәңгәрләнеп күренгән чәчләре тигез итеп артка таралган һәм зур бер төенгә төйнәлгән, ә төен зур бер сөяк приколка белән эләктереп куелган иде. Чал кергән бер тотам чәче маңгаеның урта бер җиреннән башланып, тар гына тасма булып аска кадәр сузыла һәм төен эченә кереп югала иде.
— Цун Цун-мый бу, — дип таныштырды аны миңа председатель. Аның тавышында бу исемне әйткәндә аеруча бер җылылык, аеруча бер ихтирам сизелде. — Менә сезгә ерак барасы да юк. Яңа Кытайның алдынгы кешесе, хатын-кызлардан иң беренче активистка...
Мин председательдән лә, башкалардан да сорашып, Цун Цун-мый турында күп кенә нәрсә белдем, аның тормышы белән танышып чыктым һәм шушы күрер күзгә гади генә, чандыр гына хатын турында, Яна Кытайның яңа кешесе турында, үзем белгәннәрне укучыларга да сөйләп бирергә телим.
Кытайда Халык хөкүмәте урнашканга кадәр Цун Цун-мыйлар семьясы, тәбәнәк кенә караңгы бер фанзада — балчык өндә, базардан ерак түгел бер урында яшәгән. Суднолар ремонтлау заводының администрациясе аныц ирен, авырып кан төкерә башлагач, эштән куып чыгара. Хуҗалары японнар булган заводка авыру эшченең бер тиенгә дә кирәге юк. һәм менә ул — авырып хәлдән тайган, эшсез калган кеше, ач-ялангач яшәүче семьяның башлыгы — юка гына салам түшәктә, кечкенә тәрәзә янында ята. Тәрәзәсе дә аның балалар башы зурлыгындагы дүрт почмаклы уентыктан гыйбарәт. Авыру менә шушы кечкенә тәрәзәдән күренгән зәп-зәңгәр күк кисәгенә комсызланып карый.
Хәзер яхшы аңа: һава җылы, бөтен җирдә коры, шулай булгач аның да хәле җиңелрәк. Әмма аз гына яңгыр явып үттеме — иләктән аккан кебек, түшәмнән шыбырдап су ага башлый һәм балчык стеналар юешләнеп җеби, өй дымлана, черегән-күксегән исләр белән тула.
Менә авыруның күкрәгендә нәрсәдер голдырап куйды, ул карлыгып йөткерергә тотынды, идәнгә биш тиен акча зурлыгында кан килеп төште... Иренең буылып йөткерүенә түзә алмыйча фанзага Цун Цун-мый килеп керде.
— Ичмасам, әзрәк кояшка чыгып җылынып керер идең, бераз җиңеләеп китәр иде, — диде ул, ире янына утырып. — Ашарга бер нәрсә юк,— диде бераз утыргач. — Әнә кечкенә малай кабартма сорый, ә каян аласың аны?
Цун Цун-мыйның күзләреннән кайнар яшь тәгәрәде, авыраеп киткән башы иренең күкрәгенә хәлсез генә сыенды, ләкин ул сырхау ире янында үзенең йомшаклык күрсәтүеннән оялып, шыпырт кына торды да фанзадан чыгып китте.
— Подрядчикка кукурузга барып кайтыр идең, — дигән сүзләр ишетте ул артыннан.
II Н и х оу — исәнмесез.
21
Урамга чыккач кына ул иркенләп елап җибәрде. Подрядчик аца:
— Ирең эш эшләсен,—дип җавап биргән иде.
— Авырын ул, — дигән иде аца ул чакта хатын.
— Язмыштан узмыш юк, ирец авырый икән, балаларың эшләсен. Берни дә блрмим, ялынып торма, — диде подрядчик.
— Алар бик кечкенә бит әле,— диде Цун Цун-мый әрнүле тавыш белән, һәм өч яшьлек кызын күкрәгенә кысты.
— Сез минем улым белән кызымны үтердегез, имансызлар!—дип кычкырып җибәргән иде ул, моңарчы тыеп торган ачуын саклый алмыйча, башка сүз әйтергә хәле калмаган иде аның. Шуннан соң ул шәһәргә юынтык су чокырларын актарырга китте. Аның эше анда да уңышлы барып чыкмады.
— Ычкын моннан яхшы чакта, чокыр пычратып йөрмә,—дип куып җибәрде аны полицейский
— Я алла, ни өчен шулай эшлиләр инде? Безнең ни гаебебез бар, — цип, үз алдына сыкранып алга таба китте Цун Цун-мый. — Без үстергән дөгене ашыйлар, без юган күлмәкләрне киеп йөриләр, без ташыган суны эчәләр, җирәнмиләр, безне чүп чокырлары янына да китермиләр.
Ул, менә хәзер шулариы уйлагач, үзе дә сизмәстән, улый-улый елап җибәрде, куркынып як-ягына карап алды, һәм авыру иренең урамга чыгып килүен күреп, көч-хәл белән күз яшьләрен тыйды.
— Балалар кайтмадымы әле?—дип сорады ире.
— Юк. Хәер, әнә кайтып киләләр.
Өсләренә ертык ыштаннан башка нәрсә кимәгән, каралып-пычранып беткән, яланаяклы малайлар фанзага якынаеп киләләр иде. Аларның кулларында бернәрсә дә юк, шомырт кара күзләре ачлык комсызлыгыннан елтырый иде.
— Юк, юк, мин аларга ач үлемнән үләргә ирек куймам,—дигән уй ананың башыннан йөгереп үтте.
һәм шуннан соң берәр атна үтәр-үтмәс, кояш бик каты кыздырган аяусыз эссе бер көнне Порт-Артурдан ерак түгел генә тимер юл буйлап килгән урта яшьләрдәге кытай хатынын күрергә була иде. Ул кызын кулына күтәргән, ә җиде яшьләрдәге малае үзе белән янәшә атлый. Малайның чебиләп беткән аяклары куе тузан белән капланган, ул шундый чандыр — аяк табаннары олы кешенекедәй зур булып күренә. Малай әнисе артыннан калышмый атлап бара, әнисенең кечкенә аяклары тиз барырга комачаулый иде.
— Ән-ни! Кирәкми, ән-ни,— дип карышып еларга тотынды малай, пычрак кулы белән сөртеп. Хатын дәшмәде. Ул уйлары белән каядыр еракка төбәлгән, аның аңына улының тавышы килеп җитми иде.
— Ән-ни, кая барабыз без?—дип кабат сорады малай һәм юл буе дәшми килгән әнисенә куркынып карап алды.
— Әнә... әнә шунда, улым, — дип, ана тимер юлга таба башы белән изәп күрсәтте. Тимер юлдан ажгырып поезд килә иде.
— Ән-ни! Кирәкми, ән-ни,—дип карышып еларга тотынды малай. Аның тавышына өч яшьлек сабый кыз баланың тавышы кушылды. Ул, кыз бала, әнисенең коры сөяк булып калган күкрәгенә сыенды.
Менә поезд юл борылышына килеп чыкты, менә поезд коточкыч зур, сихри аждаһа кебек, пошкырына-пошкырына, ут чәчә-чәчә, үзенең корбанына таба килә башлады. Балалар инде еламыйлар, куркудан катып калганнар, алар бары тик әниләренә карап, ара-тирә сулкылдап кына куялар. Аларның сабый күзләрендә шулкадәр зур, шулкадәр сүзсез ялвару бар иде, ана бу ялваруга түзә алмыйча, кинәт йомшарып, туктап калды. Аяк буыннары хәлсезләнеп китте...
Поезд, бик каты пар бөркеп, алар яныннан узып китте. Машинист, тәрәзәдән башын сузып, Цун Цун-мыйга ачу белән йодрык селкеде. Пас
22
сажирлар ике баласы белән поезд юлы буенда ук торган хатынга сәерсенеп карап уздылар, алар моннан берничә минут кына элек бу хатынның тормышында коточкыч фаҗыйга булганны аңламыйлар иде.
Әгәр Кытай кешесе дөге ашаса, ул Япониянең экономикасына зыян китерү булып санала иде. Моның өчен төрмәгә утырталар, җинаятьче дип атыйлар иде. Әгәр ике-өч кытай бергә җыелып сөйләшеп торсалар, бу политик җинаять булып хисаплана, моның өчен дә төрмәгә утырталар һәм закон бозучы дип атыйлар иде. Миллионлаган хезмәт ияләре тир һәм кан түгеп эшлиләр, ә бер төркем байлар рәхәт чигәләр иде.
Ниһаять, халык үз язмышына үзе баш булды. Әйтерсең, җир йөзе ир-кенәеп, киңәеп калды, гасырлар буена җәфаланып, изелеп яшәгән халык күкрәген киереп сулыш алды, җилкәләрен киереп куйды, үзендә баһадир көче сизеп, яңа тормыш төзергә тотынды.
— Үлемнән котылдык, хәзер яшибез, яшибез!—диде Цуи Цун-мый да, власть башына халык килгәч. Шатлыгыннан нишләргә белмичә, ул фанзадан-фанзага кереп яшь кызлар кебек йөгереп йөрде. Ул вакытыннан элек картайган, вакытыннан элек хәлсезләнгән тәненең бөтен буынында яңа бер көч сизеп, дәрт сизеп йөрде. Яңа власть — халык власте кытайларның бик күптән көткән хыяллары иде шул!
— Каян дәрт кергән диген син аңа? — дип гаҗәпләнделәр күршеләре.
— Соңгы елларда шундый тын, шундый басынкы йөргән хатын иде, хәзер танымаслык булып үзгәрде...
Әйе. бу Цун Цун-мый өчен, чыннан да, яңадан туу кебек иде.
— Кем идем мин иске Кытайда? —дн ул, сөйләшеп утырган чакта. — Хокуксыз идем мин, кеше түгел идем мшң кол идем мин. Укырга хакым юк иде минем. Кыз балам туса, ул үзенең беренче-тавыш бирүеннән башлап бәхетсез иде.,. Хәзер мин кеше булдым. Мин хәзер халык власте үткәргән бөтен эшкә катнаша алам. Авыр эштән дә. пычрак эштән дә ку- рыкмыйм мин. Мин сасы ис таратып яткан канауларны чистарттым. Япон хөкүмәте моны юри шулай чистартмый асрый иде. Мин өмәләрдә халык белән бергә эштә катнаштым, шпионнарны тотып бирүдә булыштым.
Әйе, Цун Цун-мый бу сүзләрне мактанып әйтми. Бу — анын күңел түреннән кайнап чыккан хәкыйкать сүзләре. Ул хәзер көчен аямыйча вшли. Эштән буш вакытында кер юа, күлмәк-ыштан ямый, ниндидер могҗиза белән генә халык властена кадәр үлмичә исән калган ирен тәрбияли, мондый эшчәнлекнең аның тормышында әле беркайчан да булганы юк иде. Ул эшләп аргач, авыру ире һәм балалары йокыга киткәч, кулына кисть алып, иероглифлар язарга өйрәнә. Улы гимназиягә киткән чакта, башкаларга күрсәтмичә, аңа көй саен задание бирә: дүрт иероглиф өйрәнергә. Ә ул башта алтышарпы, аннары сигезәрне өйрәнә. Кырык тугыз яшенә чыкканда, үз гомерендә беренче мәртәбә, ул ире алдында, танышлары алдында горурлана алу бәхетенә ирешә.
Цун Цун-мый — кеше булды, — дип язып куя.
Менә... кер юу бүлмәсендә егерме җиде машина бер тавыш белән гүли. Вакыт-вакыт бу гөрелте өзелеп китә дә ачулы үкерүгә күчә.
— Авыр кер туры килде. — ди кем дә булса эшчеләрдән.
Рәшәткә белән’ бүлеп куйган икенче бер бүлемтектә тигез тавыш белән тегү машиналары келтери, тегүчеләрнең кайчылары чыкылдап куя. Авыр, кайнар үтүк астында юеш материал чыжылдый.
23
Цуи Цун-мый бу тавышлардан ялыкмый. Ул тегү, кер юу кооперациясенең төзелгән көненнән башлап, эш урынындагы гүләүләрне, чыжылдауларны ниндидер җанга якын музыканы тыңлагандай яратып тыңлый. Әгәр берәр машина туктап калса, ул оста дирижер кебек, бозык урынны шундук күреп ала, шундук төзәтеп куя. Ул хәзер шушы кооперациянең председателе.
Ул сонгы елларда эшләгән эшләрен күңеленнән кичерә: менә ул ерак бер шәһәрдә аналар, хатыннар, кыз туганнар алдында чыгыш ясый. Трибунадан ул кием тегү, кер юу кооперацияләре оештырырга тәкьднм кертә. Биредә эшләү, күмәкләшеп эшләү җиңелрәк, ди ул. Мондый эш безнең материаль хәлебезне яхшырта, мондый эш безнең тормышыбызны күңеллерәк итә.
Чәчләре ап-ак булып агарган, коелып бетә язган, киптерелгән гөмбә кебек куырылган бер карчык кинәт чинап кычкырып җибәрә:
— Кем безгә бина бирер? Кем безгә акча бирер? Син әйткән машиналарны кем бирер безгә?
Күрәсең, монда җыелган халыкның күбесе үлем якасында торган шушы зәгыйфь карчык уйлаганны уйлый иде. Моннан бер генә минут элек гамьсез булган карашлар кинәт Цун Цуи-мыйга төбәлделәр.
— Халык хөкүмәте! Коммунистлар Партиясе! Мао!—дип җавап бирде ул аларга, үз-үзенә ышанган нык тавыш белән. Цун Цун-мый бөтен күңеле белән хәзер генә әйткән сүзләренең чынга ашачагына ышан* ган иде. Ул ялгышмады.
Порт-Артурга кайту белән ул башына килгән планны тормышка ашы-рырга тотынды. Хәрби хезмәткәрләрнең семьялары белән сөйләште, коо-перациянең .файдалы якларын аңлатып йөрде, киләчәктә булачак матур көннәрне һәркемгә аңлаешлы итеп сөйләп күрсәтте.
Бина табып бирү мәсьәләсендә аңа партия органнары булышты. Коо-перацияне ничек оештыру мәсьәләсендә аңа шулай ук партия органнары ярдәм итте.
Цун Цун-мый илле яшь тулган чагында Коммунистлар Партиясе сафына керде.
Ниһаять, менә аның планнары тормышка ашты: Җирле хөкүмәт аңа бина бирде, бер миллион юань акча бирде. Кер юа торган өч машина бирде. Кооперациягә 22 кеше член булып язылды. Ләкин бер җирдә дә ансат кына булып чыкмады, кайчакларда аның уйлаган уена каршы килеп, ышанмыйча икеләнеп карадылар. Бу— 1952 елда шулай булды. Ә хәзер аның кооперациясендә инде 80 кеше, кер юу машиналары инде аның 27. Кер уу кооперациясен — кием тегү һәм кер уу кооперациясе иттеләр. Цун Цун-мыйның кооперациясе турындагы хәбәр Квантун ярым атавының барлык почмакларына таралды.
Хәзер инде Цун Цун-мый ялгыз түгел. Аның теләктәшләре табылды. Аның төсле үк эшкә атлыгып торган, аның төсле үк җанын-тәнен аямыйча тотынган кешеләр табылды. Алар Цун Цун-мыйга киңәшкә килделәр. Цун Цун-мый иренмичә киңәш бирде.
Менә бүген ул 47 яшьлек тегүче хатын белән — Ван Цун-мый белән бергә кайтып килә.
— Мао ниндирәк кеше соң?—дип әкрен генә сорый Ван. — Мин бит аңа хат язган идем, хәзер инде ничек кыюлыгым җитте икән дип, үз- үземне тиргәп йөрим. Аның эше шундый да-шупдый да күптер, ә мин аны үземнең юк-бар нәрсәм белән...
— Юкка борчылма, Ван, — дип юату тавышы белән җавап бирә пред-седатель, үзенең сердәш хатынын култыклап. — Ул бнк гади кеше. Пор-третындагы кебек гади ул, менә күрерсең әле. Ул сиңа һичшиксез җавап бирәчәк.
— Ай аллам, — ди Ван Цун-мый, каушап, — мин бит аңа Дин-Фа белән Чин Ды-фын турында язмаганмын, алар бит тегү машинасына

җайланма керттеләр. Хәзер безнең көнлек норманы үтәүне ул җайланма ун мәртәбә җиңеләйтте.
Кояш инде Бытбылдык сопкасы артына төшеп, баеп бара, һавада якынлашып килгән көньяк төненең салкынча сулышы сизелә. Шәһәр йомшак күләгәләр эченә төренә.
Каршыга кызыл галстуклы укучы малайлар очрады. Алар нәрсә ту-рындадыр күңелле гәп ачып җибәргәннәр иде. Олылар белән якынлашкач, балалар аларга ихтирам белән юл бирделәр. Кайсыдыр берсе иптәшенә шыпырт кына:
— Әнә, халык депутаты шул инде, — дип әйтеп куйды.
— Кара әле, Цун, күпме бала мәктәпкә йөри, — диде Ван. — Ә бит әйтәләр иде, кытайлар укуга сәләтле халык түгел диләр иде.
Алар беравык сүзсез генә атладылар, һәркайсы үз алдына нәрсәдер уйлап барды. Бәлки, алар үзләренең сабый чакларын, кайгы белән тулы вакытларын искә төшергәннәрдер, ә менә кызыл галстуклы бу малайлар алар кебек кайгы күрмәс инде. Аларның мәктәпләре бар. Алар бәхетле балалар. Кояшның соңгы нуры чүлмәк түбәле мәктәпнең өстеннән балкып узып, каршыдагы бинага төшкән. Әйтерсең, бу нур Яңа Кытайның яңа кешесенең — Цун Цун-мыйның юлын яктырткан иде.