Логотип Казан Утлары
Шигърият

Бир кулыңны!

КИЛ әле син, иптәш! Бир син миңа Сөялләнеп каткан кулыңны. Янган йөрәк белән чын ихластан Тәбрик итим изге юлыңны. Бир син миңа, туган, көн-төн эшләп, Таш пулатлар салган кулыңны, Бир син миңа утлар тирәсендә Эшләп, кызарып янган кулыңны. Бир син миңа кырда сабан сөреп, Туфракланып каткан кулыңны, Бир син миңа дошман күкрәгенә Төзәп мылтык аткан кулыңны. Бир син миңа, сугышып, шул сугышта Кызыл каннар аккан кулыңны, Дошманнарның биек кальгаларын 1 Тар-мар итеп ваткан кулыңны. Бир син миңа хәлаль көчең белән Эшләп тиргә баткан кулыңны, Эштән арып, тагын көч җыярга Аска салып яткан кулыңны. Кулга тотыйм синең изге кулны — Күп эш белән талган кулыңны; Бир син миңа, туган, күкрәк киереп, Царицынны алган 2 кулыңны. Бир син миңа гайрәт белән сугып, Дошман башын ваткан кулыңны. Дуслар битен үпкән кебек үбим Сөялләнеп каткан кулыңны. 1920