Логотип Казан Утлары
Роман

Ямашев

Роман

Музыка тынды

Фәрхетдин өй ишеген ачып, муенын сузды. Гаҗби карчык сәкедә йокы сүтә иде. Әйе, бәхет эзләп Казанга килгән егет шәһәрнең бер очыннан икенче очына сөрелеп йөри торгач, Яка бистәгә, татар зираты артына ук килеп җитте. Ул сак кына адымнар белән өй эченә узды да сандык өстендәге чиләктән бер чүмеч су чүмереп алды. Тыгын өй эче күксегән ис белән тулган иде. Карчык мышный-мышный йоклый. Аның мендәр-көрпәсез. ялангач сәке йөзлегендә ятуыннан, баш очында сабы сынган чокыр белән йомры таш шешә торуыннан Фәрхетдин Гаҗбинең исереп азганлыгын бик тиз аңлады. Кортка шулай киндер бәлзәм белән шаяр- галый иде Фәрхетдин уртлый-уртлый туйганчы җылымса су эчте дә. җиң очы белән авызын сөртеп, карчык янына сәкегә барып утырды. Кортка йокы аралаш иреннәрен лебердәтеп нидер мыгырданып куйды. Фәрхетдин, күзләрен тасрайтып, сакланып кына киндер бәлзәм шешәсенә үрелде. Мондый нәрсәдән авыз иткәне юк иде әле аның. Тәвәккәлләп. таш шешәнең нечкә муенын авызына таба янтайтты. Кара син карт дуңгызны! Шундый әче нәмәрсәие рәхәтләнеп эчә бит! Юк. батмый, мондый эчемлек Фәрхетдиннең күңеленә ятышлы түгел. Менә хәзер алты тиен көмешең булсын иде дә. Обжорный рәткә барып, туйганчы өреле үпкә-бавыр ашы ашасаң иде! Фәрхетдин, карчыкны бераз күзәтеп торганнан соң. үзе дә кулларын баш астына куеп сәкегә ятты. Ул. түшәмдәге тараканнарга караган хәлдә, акча табу турында баш ватты, аннары күңеле белән авылына әйләнеп кайтты. Сөеп алган Хафазасы ни хәлдә икән. Хафазасы? Әнисе белән тату гына яшиләр микән? Әтисе бик артык ютәлли микән? Язгы каты җилле көннәрне хасталамыйча гына уздырды микән? Соң- ' Дәвамы. Башы 9 санда. Ф гы вакытларны якташларын бер дә очрата алганы юк шул Фәрхетдиннең! Кортка тагы авызын чапылдатып нидер әйтте. Фәрхетдин аның инбашыннан тотып җилтерәтә башлады. — Әй, Гаҗби әби дим, Гаҗби әби! Тор инде, әнә мәзин азан әйтте, тор! Карчык бер күзен генә ачып Фәрхетдингә карады. Ул бик каты исерек иде. Торды да. аякларын киң ерып, сәке уртасына утырды; кәефләнеп бармак шартлата-шартлата, яшелле-күкле тавышлар чыгарып, нәни бәбиләрдәй, очына башлады. — Гаҗби әби, бүген мин бер урыска утын ярыштым. Ул, иртәгә акчасы булыр, диде, әҗәтемне шуннан соң түләрмен, яме, — диде Фәрхетдин. Ләкин карчыкның колагына дөнья хәлләре керерлек түгел иде әле. Ул һаман очынуында булды. Керле аксыл яулыгы баш түбәсенә үк менеп җиткән, ә эчкелеккә бирелеп шешенгән бүшән йөзендә гамьсезлек билгеләре иде. Ул Фәрхетдинне, ниһаять, абайлады. Селәгәйле тешсез авызын ерып көлемсерәп куйды. — Кайттыммыни әле син, чукынган зимагур?! — Гаҗби әби, акча иртәгә була. — диде Фәрхетдин. Карчыкның йөзе җитдиләнеп китте. — Шулаймыни? Китер алайса. Мин сине бушлай ашатып яткырырга. син бит Апанай марҗасы түгел. — Әйтеп торам бит: акча иртәгә була. Әле бирмәделәр. Бүген эшләдем. бер урыс белән утын ярдык. Карчык өметсез рәвештә кул селтәде дә Фәрхетдингә таба төкереп үк җибәрде. — Иртәгә турында сөйләргә син ишәкмени?! Җүнсез, дармает! һәр көнне иртәгә дә иртәгә. Ичмаса, сүземне тыңламыйсың, җүнсез мажик чабатасы! .Мин әйткән җиргә эшкә керсәң, тамагың тук, өстең бөтен булыр ие. — Бик тә алама җир бит, Гаҗби әби. Ничек шунда мөселман башым белән эшләп йөрим инде. — Мөселман, мөселман, ачыксаң керерсең! Рәхмәт әйт, мин сине тыгындырам. Менә бик ачуымны китерсәң, типкәләп чыгарырмын әле. Часка әйтеп өтермәгә яптырам мин сине бик ачуым килсә! Тик ачуым гына килми әле. Утырган җиреннән тагы «эх-эх!» дип сикергәли башлады. Аннан тагы Фәрхетдингә җитдиләнеп дәште: — Җүләр син. имә? — Нишләп мин җүләр булыйм. Ничек итеп инде мин оятсыз түтәйләрнең лакан-чиләкләрен түгим, аларның пычракларын тазартып йөрим. — Ә-ә. синең шулай минем җилкәдә утырасың киләмени? Мин сине, чабата, острукка яптырам! Якташ дип карап тормам. — Мин бит синнән әҗәткә генә алып торам. Мин синең утыныңны ярмыйммени, суыңны китермиммени?! — Менә, менә, син шул эшне тегендә дә эшлисең инде! Әллә бербер җиремне кисеп алырлар дип куркасыңмы? Курыкма, сине бик за- бидниегә кертмәсләр. Күбрәк ишек алдында йөрерсең. — Анда, Гаҗби әби. эт көненә калмаса, берәү дә керми ди бит. Мин иманымны сатмадым әле. Мин лутчи хәер сорашам анда барганчы. — Эт көненә калгансың инде син. кыяфәтсез тәре! Кашын кара, күзен кара, үз җаеңны үзең кара алайса. Чык та кит! Синең пычрак чабаталарыңны бик күрәсем килеп тормый әле! Гаҗби жәһәт кенә иелде дә идәндә яткан киез катасын Фәрхетдингә атып бәрде. Карчыкның күзләре тонган, салынып торган бит тиреләре ачудан дерелди иде. — Жаның тәмугка олаксын, эзең булмасын, өемне сасытып утырма. хәзер үк чыгып кит! Фәрхетдин башын калкытты. Аның хәле чыннан да хәтәр иде. Соңгы салам иде ич бу! Инде булмаса, бәхет дигән нәрсә ана елмаймый икән, башны иеп. авылга кайтырга гына кала. Хурлыгы ни тора! һай-һай-һай! Әллә күзне йомып кортканың киңәшен тотарга микән? Бик тә мактый бит инде зобани карчыгы! Әллә нинди байлыклар вәгъдә итә. Фәрхетдин; «Әйдә, беткән баш беткән», — дип уйланды. Сикереп торды да җиңгәчиләр йортына эшкә керергә риза икәнлеген әйтте. — Җүләр,— диде Гаҗби, гадәтенчә ике сүзнең беренә оятсыз сүзләр кыстырып. — Син ул җиңгәчәңнең изгелекләрен белсәң иде! Тәме бер йөгергәч, үзеңне куа башласалар да, китмәссең әле. шыксыз багана! Ул бит изге җан, ул хаҗда булган кеше, хаҗия! Аның изгелекләрен, тиле, сөйләп бетерә торган түгел. Иртәгесен алар Кабан күпере аша Суконный бистәсендәге Акком урамына юнәлделәр. Егет Гаҗби карчыкның яшьлеге җиңгәчиләр кулында үткәнлеген ишетеп белә иде. Ул яшь чакларында гына түгел, инде картаеп беткәч тә шунда йөргән. Бәлки, әле дә шул йорт тирәсендә кайнашыр иде, тик артык эчкечелеккә бирелүе генә аны харап иткән. Алдан чапан бөркәнгән Гаҗби карчык атлый иде. Фәрхетдин арт- тарак уйланып барды. Шулай Устьеда крушник булып йөргәндә бер татар белән дуслашып китте ул. Егет аз сүзле, әмма филдәй көчле нде. Шул бервакыт исерек баштан елый-елый ул үзенең мәңге төзәлмәслек җан җәрәхәтләрен ачып салды. Аның сөйгән кызы бер заман шул җиңгәчиләр кулына эләккән Хәзер ипле ул үзенең юньсез эшен ташлап, егеткә кияүгә чыгарга да риза, тик егет аңардан чиркана, аны кешелек сыйфатларын югалткан.' үлгән, беткән дип хисаплый икән. Шулай итеп егетнең бөтен язмышы челпәрәмә килгән, ул сөйгәнен җуйган. Хәтерендә. Фәрхетдин шул чакны үзенең Хафазасын исенә төшереп торды. Аннан соң атна буена алладан Хафазаның шундый көнгә калмавын сорап йөрде. Ә хәзер инде нәрсә булып чыга? Хафазасы түгел, ә ул үзе шул йортка таба бара! Гаҗби карчык яшел чапан чабуларын җилфердәтеп вак-вак җитез алымнар белән йомылып алга таба бара бирә. Әйтерсең лә. Фәрхетдин теләсә аны куып җитә алмый! Егет алымнарын кызулата төште. «Аллага тапшырдык. — дип уйланды. — күрәләтә ачтан үлеп тә булмый бит! Белмәссең, бәлкем әле Фәрхетдин абзагыз көннәрдән бер көнне кәти- ринкәне әйбәтләп кенә төреп, кесәсенә салып куяр да. түшне киереп, жырлый-җырлый Нәдергә кайтып китәр» Шундый татлы хыялларга бирелеп. Фәрхетдин Гаҗбине куып җитте. Озакламый кортка бер катлы зур агач өй янына тукталды. — Артта калма, —диде. Зур капкадан елдам гына кереп тә китте. Фәрхетдин эченнән: «Аллага тапшырдык», — дип. биек коймалар һәм зур агач корылмалар белән әйләндереп алынган ишек алдына таба атлады. Фәхешханә хуҗасы Гайнияне алар ишек алты түрендәге флигельдә очраттылар. Картаюына карамастан, йөзенә кершән-иннекне мул яккан, мич хәтле, карчыга борынлы бу хатынга Фәрхетдинне сынап бер күздән кичерү җитте. Ябык булса да, егетнең җилкәләр киң. куллар таза! Ярыйсы үгез бу! Гайния сүз саен диярлек, күрәсең, гадәтеңчәдер, каш сикерткәләп, ярым елмаеп сораша башлады; 2. .К. У." X» Ю. — Утын яра беләсеңме? — Була, — диде Фәрхетдин. — Ә пүлән ботаклы булса нишләрсең? — Ботак-чатагы булса, чөй белән ярасың инде. — Ә чөйне каян алырсың? Гаҗби пырхылдап көлеп җибәрде. Фәрхетдин, аптырый төшеп, җилкәләрен җыерып куйды. — Ничек инде? Күрәсең, хуҗа хатынның теләгәне булды, ул зур эчен тоткан хәлдә ихахайлап көләргә тотынды. Ләкин болар барысы да кереш сүз урынындагы шаяртулар гына иде әле. Җитди сүз соңрак башланды. Фәрхетдингә нинди эшләр башкарылырга тиешлеге әйтелде, үзен ничек тотарга кирәклеге аңлатылды. Эшнең иге-чиге юк иде. Фәрхетдин шул эшләр саналган чакта бары сүзнең тизрәк бетүе һәм эшкә урнашу турында гына уйланды. .Хыялланды да. Менә, ялчы сайлаганда җүнле бай башта ашатып карый ди бит, әллә, бәлкем, бу бикә дә шулай кыланыр. Алай була калса, Фәрхетдин ашап та карар инде бер! Ләкин хыял хыял булып кына калды. Бикә бу егет тамагын туйдырып килгән дип белде, ахры. ЧәГ» дә тәкъдим итмәде. Шунда ук кухня өчен утын ярырга кушты, аннары ишек алдын себереп алырсың, диде. Шулай итеп, Фәрхетдин эшкә кереште. Ул ара-тирә ишек алдына чыккалаган, бизәнгән, калфаклы кызларны хәйран калып күзәтте. Кызларның яшьрәкләре Фәрхетдин яныннан тавыш-тынсыз гына, башларын иеп узалар Ә олыраклары, инде тәмам әрсезлекнең теге ягына җиткәннәре, егеткә оятсыз, яман сүз әйтми калмыйлар. Фәхешханә үзе — урам якка караган зур өйдә. Фәрхетдин беренче көнне үк ул бинада зур бер зал барлыгын белде, аннан исерек авазлар гына түгел, ә моңлы татар музыкасы да ишетелә иде. Нинди әргән икән соң ул? Гармун дисәң, гармун түгел! Фәрхетдин түзмәде, икенче көнне үк пәрдәсе капланып җитмәгән тәрәзә почмагыннан карап торды. Әлбәттә, музыкантның пианинода уйнаганлыгын ул белми иде. Аңа бу уен коралы могҗизама бер нәрсә булып тоелды. Ләкин, аның каравы, икенче музыкантның скрипкада сыздыртканлыгын ул күрү белән төшенде. Андый каз муенын Нәдердә дә, Казанга килгәч тә күргәне булды аның. Ләкин ул очраткач сукыр музыкантларның скрипкалары күбрәк озынборын безелдәвең хәтерләтә иде. Ә бу скрипка исә адәм баласыдай җырлый, йөрәк тамырларын чымырдатып елый иде. Колагына музыка авазлары кергәндә ирексезләп Фәрхетдиннең күз алдына ямьле Зәй буйлары, андагы тугайлар, болыннар, сабын чак белән бергә бәйләнеп истә калган иң бәхетле минутлар килеп баса, гуган-үскән якларны өзелеп сагыну тойгысы туа. Әнә ул яклар! Сөзәк таулар тезмәсе. Урамдагы биек өянкеләр, челтерәп аккан чишмә сулары... Чын музыканы беренче тапкыр шундый яман агы чыккан юньсез урында ишетүе Фәрхетдиннең күңелен айкалдырып җибәрде. Гүзәллек белән пычраклыкның ни өчендер шулай бер бинада гомер сөрүе хәтта аңа да мәгънәсезлек булып тоела иде. Ул кайчакларны эш арасында, артык тәкатьсез калып, ишек алдына карагай тәрәзә янына бара. Аннан тәмәке төтене, аракы, сыра исләре бөркелә, стаканнар челтерәве, шау-шу һәм сүгенү тавышлары килә. Ләкин шулар арасыннан ук пианино белән скрипкада башкарылган моңлы татар көйләре ишетелә. Көннәрдән бер көнне Фәрхетдин, кыюланып, ачык тәрәзәгә башын тыкты. Музыкантлар тәрәзә янына VK утырганнар, имеш. Алар икәү. Олырагы, еипкеллесе, пианино уйный, ә скрипка тотканы исә —кара тутлы яшь кенә егет. Алар икесе дә кара киемле, икесенең дә башында — хәтфә түбәтәй. Ә залда мәхшәр, анда вак-вак өстәлләр тирәсендә кешеләр утыра. Барысы да татар агайне, кайсы түбәтәй кигән, кайберсе башына кызыл фәс чәпәгән, майлы киемлесе дә, тәкъва киемлесе дә, европача киенгәне дә бар Шулар арасында бизәнгән кызлар... Фәрхетдин аларына бер күз атты — шул җитте. Эчтән генә' кызларны хурлап төкереп куйды. Ул күзләрен зур ачып музыкантларга текәлде. Бик рәхәт иде шуларның уйнауларын карап тыңлаулары. Их, менә кухня кешесенең су сорап интектерүе дә булмаса! Көннәр бер-бер артлы узып. Фәрхетдин, ияләшә төшкәч, күңелләрне тетрәтерлек итеп музыка чалучыларны якыннан ук күрү турында хыяллана башлады. Аныңча, музыка телен белүче кешеләр үзенә бер төрле хикмәт ияләре, сихер осталары, гади кешедән күп өстен затлар иде. Шул ният белән ул чарасына да кереште. Ләкин байтак вакытлар эше барып чыкмады. Ә инде бер көнне бу теләге тормышка ашкач, Фәрхетдин моңа шатланды да, кайгырды да. Ул көнне кичке якта ук күк йөзен караңгы авыр болытлар каплап алган иде. Күп тә узмады, яшенләп, күк күкрәп яңгыр яварга кереште. Инде бер төркем куе авыр болытлар таралып өлгермәде, көнбатыштан икенчеләре күренде. Алар шәһәр өстен тоташ томаладылар, яңгыр төн буе яварга әзерләнә иде. Мондый төндә Печән базары әһелләренең бу якларга ишелеп килү ихтималы чамалы. Күрәсең, шуңардыр, залда тәртип саклаучы ике агайның берсен бикә башка йомыш белән шәһәр якка җибәрде. Тик төн тыныч узар дип ул бик ялгышкан икән Көтелмәгәндә моңарчы биредә күренмәгән сәүдәгәр кыяфәтле бер адәм, яман исереп, җәнҗал куптарды. Башта ул үзенең кампаниясе белән матур гына утырган, һич саранланмыйча, акчаны уңга да. сулга да сипкән, үзе яраткан «Баламишкин»ны музыкантлардан биш тапкыр уйнаткан, барлык кызларны бастырып җырлаткан. Мәгәр соңыннан, тәмам сәрхушләнеп, тирә-юньдәге кешеләр белән бәхәскә кергән. Бераздан бәхәс җәнҗалга күчеп китеп, теге сәүдәгәр үзе белән телләшеп утырган кешенең янак төбенә сугып җибәргән. Мондый хәлләр залда булмый түгел иде, шуңа күрә дә анда тәртип урнаштыручы, үгездән таза ике агач хезмәт итә. Фәрхетдин ул көнне, каты эшләп, тәмам сөякләре таралган хәлдә, изрәп йокыга киткән иде. Төн уртасында аны төрткәләп аякка бастырдылар. Тәмам акылын югалтып, кулына ни очраса, шуның белән кунакларны тукмый башлаган исерекне ялгыз агай үзе генә тынычландыра алмый, имеш. Фәрхетдин залга килеп кергәндә җәнҗалчы бер почмакка кереп аркасын терәгән һәм кулындагы утыргыч белән үзенә ташланырга батырчылык иткән һәркемгә селтәнә иле. Берничәсенә бу тинтәк исеректән эләккән дә инде. Тәртип урнаштыручы Котдус агайга да берне чәпәгән ул. Фәрхетдиннең куркудан тез буыннары калтыранып китте. Ул, чыгып ычкынудан хәерлссе булмас, дип ишеккә дә күз аткалады. Ләкин бу эшнең ахыры үлем белән бер диярлек иде шул. - Әйдә, син сул яктан, мин уңнан, — дип пышылдады Котдус. Агайның йөзе агарган, күзләре тонган, ләкин күңелендә сунарчы комарлыгы уянганлыгы күренеп тора иде. — Гардавуе да күренми бит аның шундый чакны, — дип куйды кемдер. - Мондый яңгырча йөрергә тилемени алар,— диде икенче берәү Залдагы барлык халык, кызыксынып, дуамал исерек тирәсенә җыелган иде. Тәти кызлар куркышып бер почмакка өелгәннәр. Бары музы- з* кантлар гына үз урыннарында, бу мәгънәсезлек кайчан бетәр икән дигәндә:, күңелсезләнеп утыралар. Котырынган сәүдәгәргә Фәрхетдиннең якынлашырга һич исәбе юк иде. Ләкин музыкантларның күзгә чалынуы, аларнын шушы җүләр бай аркасында тынып калуы егеткә уйланмаган кыюлык бирде, һәрхәлдә, ниндидер эчке бер аваз аңа, шушы үзең гашыйк булган ике кешегә син яхшылык эшләргә тиеш, дия иде. — Алайса мин уңнан чыгыйммыни? — дип сорады ул Котдустан. — Мин уңнан, — диде Котдус тупас кына. — Ярый алайса,— диде Фәрхетдин, — бисмилләһкррәхманеррә- хим!.. Ул, бөтен гәүдәсе калтыранган хәлдә, халыкны әткәләп исереккә таба бара башлады. Җәнҗалчы таза гәүдәле, шактый куәтле кеше иде. Аның кап-кара кечкенә күзләрен кан баскан. Берәрсе үзенә дә тондырган, ахры. Чиккән зәңгәр түбәтәе астыннан кан саркып каткан. Бай казакиен салып ыргыткан, жилетчан, сул як кесәдән кендегенә кадәр калын алтын сәгать чылбыры салынып төшкән. Фәрхетдин белән Котдус, халык боҗрасын узып, сәүдәгәргә якынлаша башладылар. Фәрхетдин Котдустан күзен алмады. Ул нинди гамәл кылса, үзе дә шуны эшләде. Ләкин алай да һөҗүм уңышлы чыкмады. Бай Котдуска тагы бер тапкыр утыргыч белән кундырды, ә Фәрхетдиннең эченә типте. Икесе дә мәтәлеп барып төштеләр. Кайберәүләр хәтта кәефләнеп көлеп җибәрде, кемдер ачы черелдек тавыш белән: «Үтерде, кяфер!» — диде. Ләкин Фәрхетдиннең әле алай бик тиз генә үләргә исәбе юк иде. Ул үлсә дә хәзер авыртудан бигрәк гарьлегеннән үләр иде. Егетнең ачуыннан башы чыңлап китте. Ул атылып торды да, халык аңына килгәнче, исерекнең утыргычын тартып алып, башына китереп тондырды. Утыргычның соңгы аягы да шартлап сынды. Кемдер: «Сөбханалла!»—дип куйды. Бай исә, бераз вакыт иләс-миләс килеп Topi аннан соң, гөрселдәп идәнгә ауды. — Афәрин! — диде берәү Фәрхетдингә кул изәп. Кемдер: — Син нишләттең байны, йөзең кара! Үтерде бит, бәдбәхет! — диде. Аяксыз утыргыч һаман Фәрхетдин кулында иде әле. Кузгала башласа, җәнҗалчыга тагы сугыйм микән дип тора иде. Ләкин янында гына әйтелгән сүзләр аны айнытып җибәрде. — Башыңны өтер.мәдә черетәчәкмен мин синең, мәлгунь, әгәр абыйга улбу була калса, — диде бая «үтерде бит» дигән кеше. Кемдер йөгереп кухня яктан чиләк белән су алып чыкты һәм байның канлы башына су коя башлады. — Ә сез, әфәндем, юкка бу егеткә яныйсыз, — диде баягы «афәрин» дигәне,— ул бары үзенең вазифасын гына башкарды. Рәхмәт аңа. — Синнән сорамыйлар, тар балак, — диде теге байның энесе. — Афәрин, афәрин, йөз кәррә афәрин! Ул булмаса, барыбызны имгәтеп ташлар иде ерткыч. Байны яклаучы, хәзергә ачуын йотып, идәндә ухылдап яткан исерек янына иелде. Шул чак Фәрхетдин арттан үзен мактап «афәрин» дип торган кешегә борылды. Тегесе исә дустанә елмаеп, ана күз кысты. Ул европача киенгән, үзе дә әйтеп бетергесез чибәр: янып торган кап-кара күзле, сызылып киткән кара мыеклы. Җитмәсә, беләзекләрендә ман. ет һәм муенында үрә катып торган ак яка. Ул янында торган шәкерт- чәрәк киемле шадра егеткә нидер әйтте дә, сөйкемле генә елмаеп, Фәрхетдиннең уң як иңеннән тотты. — Әйдә. егет, киттек моннан. Әйдә, бу кабахәтне алып китәрләр әле, мин сине сыра белән сыйлыйм. Фәрхетдин тепзәнүеннән айнып җитмәгән иде әле, тегенең әйткәннәренә сүзсез буйсынды. Алар өчәүләшеп музыкантлар янындагы өстәлгә таба юнәлделәр. — Шул кирәк ул кан эчкечләргә! — диде әлеге кеше, һаман Фәрхетдиннең батырлыгын күз алдында тотып. — Исемен ничек синен, егет? Фәрхетдин исемен әйтте дә кеше мактап торганда бераз туарылмый кала алмады. — Мин әле аны кызганыбрак... — дип куйды. — Шулаймы? — Шулай булмый ни! Ул эчкә типкәндә мин карап тора алмыйм инде. Үзе лә бит Котдус абыйның башына утыргыч белән томырды. Мин әле аны кызганыбрак суктым. Юкса... — Җиткән монысы да, Фәрхетдин, — диде чибәр кеше. — Әнә биг әле дә аңына китерә алмый аптырыйлар. Алар өчәүләшеп өстәл тирәсенә утырышканда, извозчик килгәнлеген хәбәр иттеләр. Теге җәнҗалчы байны иптәшләре күтәреп алып чыгып киттеләр. — Җаны җәһәннәм, — дип куйды чибәр кеше, — бик әтәчләнгән ндс! — Әйтмә инде, барлык кешедән батыр булып кыйланган иде, мәлгунь,— диде моңарчы тын гына утырган шадра егет. Нәкъ шул чакны беләгенә тастымал аскан половой күренде. Ул биегәндәй көяз генә басып килде дә өстәлгә озын шешәләр тезеп китте. Фәрхетдиннең күзләре уйнарга әзерләнүче музыкантларга күчте. Чибәр кеше сыраны бокалларга коеп: — Яле, батыр егет, безнең танышу хөрмәтенә берне күтәреп җибәрик әле,— диде.— Мин Җәгъфәр дигән кеше булам, ә бу абыең,— ул иптәшенә күрсәтте. — Баһрам атлы була. Фәрхетдиннең ул кадәр исе китмәде. — Менә мин карап торам да очына чыга алмыйм. — диде ул бокалдагы сырадан авыз иткәч. — Бер карасаң, бу абыйлар нәкъ теге гадәти кеше сыман, ә үзләре ничек өздертәләр. Минем гомеремдә мондый нәмәрсәне күргәнем юк иде. — Син музыкантларны әйтәсеңме? — дип сорады Җәгъфәр. — Музыкантмыни алар? Җәгъфәр лә, Баһрам да көлеп җибәрделәр. — Шул музыкантлар булмаса,—диде Җәгъфәр, — әллә син безне, олы башыбызны кече итеп, яман аты чыккан шушы урынга килер иде дип уйлыйсыңмы? Аңла, татар баласы, милли моңнарыбызны без бары фәхешханәдә генә ишетә алабыз. Җәгъфәр бокалларга тагы сыра салды да җитди сүзне дәвам иттерү өчен Фәрхетдингә таба борылды. Ләкин Фәрхетдин шул дәрәҗәдә музыка белән мавыккан иде. Җәгъфәр, елмаеп, әйтер сүзен йотты. Музыка тыйгач, Фәрхетдин, үз алдына сөйләнгәндәй: — Их, көнозын шуларны тынлап утырыр идем. Хәтта төннәрен дә йокламас идем.— диде. Ләкин Баһрам белән Җәгъфәр арасында җитди сүз башланды. Алар егетнең әйткәннәренә игътибар итмәделәр. — Әгәр кызыксынасың икән, мин әйтә алам.— диде Җәгъфәр Баһрамга шыпырт кына.— мин эле генә Ленинның «Шаг вперед, два шага назад»ын укып чыктым. Мин бу турыла Хөсәен белән дә бәхәсләштем. — Минем ул китапны укыганым юк. — лиле Баһрам, — тик мин синең Хөсәеннән ераклашуыңа гына аптырыйм. Сезне су белән дә аерырлык түгел иле. Мин бит сезнең Мөхәммәдия мәдрәсәсенә бергәләп килеп йөргәнегезне бик әйбәт хәтерлим. — Нишлисең, бпк якын дус иле дә... — дип куйды Җәгъфәр кулларын җәеп. — Белмим, мин бу мәсьәләләрдә бик надан.—диде Баһрам. — Әйдәгез әле. — диде Җәгъфәр. — бокалны күтәрик. Ләкин Фәрхетдиннең бөтен игътибары һаман музыкага кадакланган иде. — Аңлый микәнни бу егет, ә? — дип сорады Баһрам музыкантларга ымлап. — әллә болай гына... сәерсенеп кенә микән? — Аңлый, анлый. ул бит молодец!—диде Җәгъфәр, күз кысып. Ул кәефләнә төшкән иде. — Абый, менә шул сыраны скрипка сыздыртучыга бирим микән әллә? Рөхсәтме, — диде кинәт Фәрхетдин. — Минем шул абыйны сыйлыйсым килә. — Калдык-постык эчеп йөрүче түгел ул сиңа. — диде Баһрам ачулана төшеп. Фәрхетдин чатак сүз әйтүен аңлап, кызарып китте. — Синең музыкантларны сыйлыйсың киләме? — диде Җәгъфәр. — Мин алар өчен җанымны кызганмас ием, тик үземнең акча юк. — диде Фәрхетдин. — Хәзер сыйлыйбыз без аларны. Баһрам. синдә әз генә булса да акча бармы? Биреп тор мина. Мин иртәгә үк кайтарырмын. Баһрам теләмичә генә куен кесәсенә тыгылды. — Бар. менә уйнап туктагач та чакыр музыкантларны. — диде Җәгъфәр Фәрхетдингә, акчаны өстәлгә салып. Фәрхетдин, балалар кебек куанып, музыкантлар янына китте. Халык хәзер кимегән иде. шулай да яңгыр тукталгангамы, я булмаса бая гына барын да өркеткән җәнҗалчы киткәнгәме, залда җанлылык хөкем сөрә. Музыкага кушылып, ара-тирә калфаклы кызларның чыркылдашканы ишетелә, бокаллар чыңлый иде. Фәрхетдин стенага сөялеп уен беткәнен көтеп торды. Ниһаять, пианино уйнаучы сипкелле кеше инструментка таянган килеш башын учына куеп ял итә башлады, скрипка уйнаучы да ялтыравыклы скрипкасын футлярына салды. Фәрхетдин кыяр-кыймас кына музыкантлар янына барды. — Абый, сезнең икегезне дә әнә теге өстәлдә утыручы Җәгъфәр абый чакырган иде. Бераздан алар бишәүләшеп бер өстәл тирәсенә утырышканнар иде инде. Җәгъфәр, бераз исерә төшкән хәлдә, сөйләп китте: — Халкыбызның бердәнбер музыкантлары сез, әфәнделәр. Сез аяныч бер хәлдә яшисез. Ләкин шушы фәхешханәдә генә уйнап булса да, безнең моңнарыбызны халыкка җиткерәсез. Моның бер мисале. әфәнделәр. сезнең каршыгызда утыра. Ул менә шушы гади вә садә вә батыр татар егете. Без дә менә Баһрам дус белән сезнең музыкагызга гашыйк. Хәтта бары сезне тыңлау өчен генә бирегә килдек тә. Ләкин менә Фәрхетдин кебек үк сезгә гашыйк булган кешене минем очратканым юк иде әле. Аның гыйшкы әйтеп бетергесез. Бу сүзләрне ишеткәч, пианист Ситдыйк та. скрипкачы Ибраһим да көлеп Фәрхетдингә борылдылар. — Нигә соң безне бер дә залга кереп тыңламадың? Мин бит синең бу йортның иң зур түрәсе икәнлегеңне беләм. — диде Ибраһим. — Ничек беләсең? — диде Фәрхетдин хәйран калып. — һәр кичне, без уйный башлагач, тәрәзә төбенә килеп тыңлый ул безне. — диде Ибраһим Җәгъфәргә. Бу Фәрхетдин өчен һич көтелмәгән бер хәл иле. Музыкантлар мине күрәләрдер дип аның моңарчы һич уйлаганы булмады. — Мин бәләкәй чактан ук андый саз чалуга әвәс. — дип куйды Фәрхетдин, авызын җыя алмыйча. — Андый табигатең бар икән. •— диде Ситдыйк, — значит, моннан сон һәр көнне безнең янга бер керми калмыйсың инде. Ә нигә анда ишек алдында гына тыңларга, синең мондагы кунаклардан кай җирең ким? — Эштән соң керергә була шул, бикә сүз әйтмәсә, — диде Фәрхетдин. Ул чын күңеленнән шат иде. Менә бит ничек! Ә ул начар урын дип шушында килергә теләми киреләнеп йөргән иде. Менә бит ул нинди кешеләр белән танышты! И-и, болан булгач, Фәрхетдиннең көннәрен ямьләндерә торган нәрсә табылды! Ләкин егет ялгышкан иде. Алар шулай күңелле генә утырган чакны кинәт бинаны полиция камады. Бу хәлне аңлау белән, беренче булып урыныннан Җәгъфәр сикереп торды. Ул ачык тәрәзәгә ташланды. Ләкин соң иде. Алар Баһра.м белән кайсы тәрәзәгә һәм ишеккә генә ташланмасыннар, һәр җирдә полиция торганлыгы беленде. Халыкка урыннарыннан кузгалмаска куштылар. Кая керергә белмәгән Җәгъфәр белән Баһрамны һәм. бары алар белән бер өстәлдә утырган өчен генә булса кирәк, Фәрхетдинне дә эләктереп частька алып киттеләр. Фәрхетдингә, һич гаепсез булганы хәлдә, бер атна төрмәдә ятып чыгарга туры килде. Ә Җәгъфәр белән Баһрамны тоткынлыкта калдырдылар. Фәрхетдин кайтканда көн матур, аяз иде. Ул үзенең иреккә чыгуына куанып, дәртләнеп, ашкынып кайтты. Ләкин ишек алдына узып өлгермәде. Котдус аны утын сараена алып керде дә тәшвишләнеп сөйли башлады: — Үзеңне яңадан төрмәгә утыртканчы тай моннан, егет, — диде. — Ярый, монда булмадың, юкса Хөснетдин бай сине эзләтеп йөрде. Ул үзенә кул күтәрүеңне гомергә онытачак түгел. Фәрхетдин өчен аерата шунысы үкенечле иде: ул бит моннан соң беркайчан да Ибраһим белән Ситдыйкның уенын ишетмәячәк! Шулай музыка тынды дигән сүз. Тизрәк Казанга, Казанга! Хөсәен куркыныч төш күреп, йөрәге авыртуына уянып китте. Чыннан да йөрәк җилкенмәслек түгел иде: ниндидер кара сакаллы явыз бер кеше катырак тоткач та уалырга торган нәфис хрустальдәй яшь кызны камчы белән яра. Юньләбрәк караса, бу кыз Хөсәеннең сеңелесе, имеш. Бодай да туган сеңелесе исенә төшкән саен Хөсәеннең йөрәге әрни иде. Мондый минутларда ул үзенең зур гаделсезлеккә, ахмаклыкка юл куюы турында уйлап газаплана иде. Бу төш күрү утка керосин сибү кебек булды. Хөсәен өйдә юк чакны була бу хәл. Аның сенелесен яучылап Әлмәт бае— икмәк җыючы Якуп Ильясов — кеше җибәрә һәм Хәдичәбикә, күп уйлап тормастан, шул байга кияүгә чыгарга үзе ризалык бирә. Хөсәен бу хәбәрне Казанга кайткач ишетте. Нишләргә белмәстән, сенелесен акылына килергә үгетли башлады. Ләкин соң иде инде, һәрхәлдә, ул чак Хөсәенгә шулай тоелды. Ләкин соңыннан аның күңелендә шөбһә туды. Ә бәлки ул бу эшнең ахмаклык икәнен җитәрлек дәрәҗәдә, тиешенчә исбат итә алмагандыр? Хөсәен бу эше өчен үзен һич кичерә алмый башлады. Ниндидер бер чара күрергә кирәк, дигән фикер белән яшәде. Әле бүген аның күргән төше башта көйдереп алганнан соң аны озак уйланып ятарга мәҗбүр итте. Йокы тәмам качты. Әйе, Хәдичәбикәне тагы бер күреп сөйләшергә кирәк дигән карарга килде ул. Ни булса шул. Мондый мәсьәләдә тирәнтенрәк уйласаң, беркайчан да соң түгел. Өйдәгеләр уянгач. Хөсәен үзенең бүген үк Әлмәткә китәчәген хәбәр итте. Ләкин Хөсәен шул көнне үк китә алмады. Комитет членнары белән очрашып, алардан үзенә тиешле аңлатмалар, белешмәләр алырга кирәк иде. Әл.мәткә баргач-баргач, ул комитет эшен дә башкарырга тиеш... Ниһаять, уйлаганның өченче көнендә ул мәрхүм әтисенең толыбын киде дә. ямшек атына утырып, ерак юлга сәфәр чыгып китте. Әлмәткә Чистай аша барасы. Димәк. Хөсәен каенатасында берәр кич кунмый булдыра алмастыр. Аннары андагы ышанычлы кешеләрне күрми китү дә форсаттан файдаланмау булыр иде. Хөсәен юлга чыкканчы ук боларның барысын да җентекләп уйлады һәм тиешле хәстәрен күрде. Аргы Кабанны унда калдырып, тауга күтәрелгәч, ул борылып Казанга карап алды. Шәһәр үзенең таш өйләре, ерактан аерата күп булып күренгән мәчет һәм чиркәүләре белән гөрләп артта калды. Бераздан соң инде Казан калкулыклар, урманнар артында югалды. Көн әз генә буранлап тора. Хөсәен толып якасы белән битен каплап куйды, кузлада утырган ямшекнең ара-тирә атына чөңгергәләвем, я авыз эченнән генә җыр көйләвен ишеткән хәлдә, уйларына чумды. Калкулыклар, урман һәм елгачыклар белән бизәлгән туган як. Тирә-яктагы еш-еш күренгән салам түбәле фәкыйрь авыллар. Чуар чакрым баганалары, һәм кинәт бара торгач күзләрнең явын алып алга килеп баскан колонналы ап-ак таш алпавыт утарлары. Аннан тагы юл читләрендә калган фәкыйрь, хәерче татар һәм урыс авыллары, авыллар. авыллар... Тынлык. Чакрым баганалары. Кинәт бпк озакка юлны буып тезелеп килүче олаулы атлар кәрваны. Ул ара да булмый, атларын мичәүләп җиккән почта ямшеге. Аны әллә кайдан сизәсең, кыңгыраулар чыңлавы салкын саф һавада җил уңаена бик ерактан ишетелә. Почта атлары һай-һу белән яннан узып китә. Кабан исемле авылга җнтәрәк. ыжгырып торган аргамакларда ниндидер зур түрә очрады. Хөсәеннең ямшеге атларны юл читенә чак каерып өлгерде. Юкса түрәнең шәп юртаклары тәгаен мескеннәрне бәреп егып таптап китәрләр нде. Жегержәй авылы янында Хөсәеннәргә каршы атлы казаклар отряты килеп чыкты. Болар, мөгаен, крестьян чуалышын бастырырга баралар иде. Хөсәен рәхимсез казакларны ачу аша күзәтте. Аның хәтта бу эшне өнәмәвен ямшеккә дә сиздерәсе килде. Тик ямшекнең теле бераздан болай да ачылды. Ул, атлы казаклар киткән якка чыбыркысы белән күрсәтеп: — Тилерә башлады бит бәндә, арт сабакларын укытырга баралар! — диде. Хөсәен, дәшмичә, ямшеккә карап алды. Теге исә бай йоклый ахры дип сорау белән текәлде. «Нужа чигеп яшәүче инде юкса. — дип уйланды Хөсәен.— әмма йөзендәге явыз шатлыкны күр син!» — Әйбәт эшме соң сезнеңчә? — дип сорады Хөсәен. — Әйбәт булмый ни! — диде ямшек. — Бөтен дөньяны житлар болгата бит. Байга итагать кылып, алланы онытмыйча гына тырышып эшләсәң. аллаһы тәгалә беркайчан да адәм баласын рәхәтеннән калдырмый. — Казанда ел саен ачлыктан меңләгән кеше үлә. Шуларның барысы да ялкау микәнни? — Кулдагы бармак тигез түгел бит. Адәм баласы да шулай, кемгә ни язылган. Язмыштан узмыш юк. агай-эне. — Алай икән.— диде Хөсәен, тынып. Әлбәттә, белмәгән кеше белән сак булырга кирәк иле. Охранка соңгы вакытларда бик күп аумакайларны сатып алды. Шымчылык артык ишәеп, көчәеп китте. Хөсәен әле шушы җәй башында булып узган вакыйганы хәтерләде. Алафузов эшчесе Шәрифулла абзыйларның квартираларында чәй мәҗлесе исеме астында чираттагы түгәрәк утырышы җыелган иде. Фәкыйрь булса ла, бик чиста өй эче. Түр якта чүпрәк палас өстенә җәелгән киндер кызыл ашъяулыкка әзерләнгән табын Тәрәзә пәрдәләре төшерелгән. Кунаклар ашъяулык тирәсендә чәй эчә-эчә сүз алып баралар. Хөсәен өчен бу «мәҗлес»кә җыелган барлык кеше таныш. Ул инде аларны күптән белә, һәрберсе белән аерым-аерым озаклап сөйләшкәне бар. Ул аларнын исемнәрен генә түгел, ничек яшәүләрен, нинди холык иясе икәнлекләрен дә белә. Хөсәен халык җыелып беткәнче янәшәсендәге абзый белән сөйләшеп утырды. Бу, Җиһанша исемле кеше — Алафузовның күн заводы эшчесе. Иркен күңелле, түгәрәк йөзле, кара сакаллы кеше. Хөсәен белән ул һәрвакыт ничектер оялчан елмаеп, күн буяулары сеңгән кулларына карап сөйләшә. — Менә бит ничек килеп чыга ул, Хөсәен туган, — диде Җиһанша, — минем кызга Габдесамат мәхдүмнең күзе төшкән, и нәрсә бут- ган: әле тегесе яучы да җибәрмәгән, имеш-мимешләр ишетелү белән, хатын бирик тә бирик дип колак итемне ашый башлады. Менә бит хатыннар! Хөсәен көлеп куйды. — Кызыгызны әнисе үзенчә бәхетле итәсе килә, значит. Мәхдүм бит — бай. Тамак тук, өс бөтен булачак. Ләкин кыз ничек карый соң бу эшкә? — Кыз белми әле, берни дә белми... Әле болай сөйләвем безнең сыйнфый аңның кайчак ни дәрәҗәдә түбән булуын күрсәтү өчен генә. Тиздән табын тирәсе түгәрәкләнде, килергә тиеш кешенең барысы да җыелды. Хөсәенгә әңгәмәне башларга вакыт икәнлеген әйттеләр. Бирегә җыелучылар — Ала^фузов эшчеләре. Тукучылар, күнчеләр, шорниклар, кара эш башкаручылар... Хөсәен араларыннан тик бер кешене генә танымый. Ахры, яңа кеше иде. Чандыр гәүдәле, ач яңаклы, кап- кара кашлары уртада тоташып ук торалар. Әйе, яңа иптәш икән. Хөсәен өчен бу барыбер түгел. Ул аны, әлбәттә, белергә тиеш. Конспирация кагыйдәсе шулай куша. — Биредә бер яңа иптәшне күрәм мин. Кем дип белик инде сезне? — диде Хөсәен. Түгәрәккә йөрүчеләрне инәсеннән җебенә кадәр башта Садыйк тикшерергә тиеш иле. Ышанычсыз кеше монда булырга хаклы түгел. Ләкин шулай да Хөсәен Садыйк аша түгел, ә үзе сорашып белергә теләде. — Мин ремонтный мастерскойдан. Слесарь,— дип куйды егет. Хөсәеннең сизгер күңеле эшченең интонациясеннән үк нидер тойды. — Исемегез ничек соң сезнең? —диде Хөсәен. — Мортаза. — Күптән эшлисезме Алафузовта? — Әле икенче ае гына, — диде Садыйк, егет өчен җавап биреп. — Моңарчы кайда булдыгыз соң? — Абын дип әйтимме, кордаш дипме, күп йөргән кеше инде мич. Әле Казанга килгәнче Урал якларында себерелеп йөрдем Булдым Злагауста, булдым Миястә, соңгы вакытны, монда килгәнче, значит, булдым Нижний Тагилда. — Моргаза үзе яшь булса да, дөньяны күп күргән инде, — диде Садыйк. Хөсәен артыгын сорашмады, ләкин күңеленә беренче танышудан соң ук ниндидер юшкын утыруын тойды. Үткән әңгәмәдә ул кешелек җәмгыятендә сыйныфларның барлыкка килүе турында сүз алып барган иде. Бүген нсә әңгәмә феодализмга алмашка килгән капитализм турында барачак. Ул, гадәтенчә, мөмкин кадәр аңлаешлы итеп, сүзен тормыш мисаллары белән бизәп аңлата башлады. Барысы да гадәттәгечә ихлас күңел белән тыңлыйлар иде Алар аңларга тырыштылар. Хөсәен Мортазаны да күзеннән ычкындырмады. Ә теге исә бер үзе, башкалардан үзгә буларак, ышанычсыз көлемсери төшеп утыра. Кинәт ул утырган урынында кыбырсый башлады. Ахырда түзмәде: — Эшчеләр оешырга тиеш дисең дә син, иптәш, — дип куйды, — тик бит андый эшнең ахыры хәерле булып бетми! — Шулаймы? — диде Хөсәен.—'Сез шундый фикердәме? Ә моны ничек исбат итә аласыз? — Ә мин аны уз шкурамда татыдым. Без Златауста шулай дулап карадык. Арт сабагыбызны бик шәп укыттылар. Менә шул булды. Сез әйткәнчә булмый ул, туган. Әкият сөйләшеп утырудан бернинди дә файда юк монда. — Ә нишләргә кушасыз соң, иптәш? — Нишләргәме? — Әйе. Мортаза үзенә текәлеп сүз көткән кешеләргә ачу аралаш карап алды. — Берәм-берәм һәрберсен акылга утыртырга! — Ничек, террор ясапмы? — Кем ничек булдыра. — Юк инде, Мортаза туган,—диде Хөсәен, — без андый юлдан бара алмыйбыз. Монда, минемчә, сезгә социал-революционер әфәнделәрнең карашы йоккан. Мортазаның йөзенә кан йөгерде, болай да куе кара кашлары тагы да күперенкерәк булып киттеләр. — Мин сезнең тел төбегезне сизенеп торам, иптәш, — диде ул, — сез эксплуататорларның канэчкеч аждаһалар икәнлеген онытасыз. Онытасызмы, әллә яшерергә тырышасызмы, — бусы да мөмкин. — Ни өчен мөмкин? Мортаза елмаеп куйды. — Сез үзегез дә сәүдәгәр малае түгелме соң? Миңа шулай диделәр. Белмим тагы! Хөсәен, кашларын җыерган хәлдә, үзен юкка чыгарырга тырышкан Мортазага текәлде. Ләкин җавап бирергә өлгермәде, аны яклап берничә тавыш ишетелде: — Син, егет, безнең Хөсәенне шельмовать итмә, аны бел, — диде Миңнулла Вахитов. — Син кем дә, ул кем. Без сине беренче тапкыр күрәбез әле, ә ул безнең өчен җанын фида итәргә әзер тора. Кинәт Мортаза тезләнгән килеш күтәрелде дә кулларын җәеп җибәрде. — Иптәшкәйләрем! Мин тәпи йөри башлаганнан бирле байларга ялчылык итәм. Инде бер дә яшәргә әмәл калмагач. Себер якларына ычкындым. Мин инде ул Хөсәен иптәш әйткән сыйнфый дошманның кем икәнлеген сезнең барыгыздан да яхшырак беләм. Монда, егетләр, акыл сатышып, гыйлем өйрәнеп утыруның совсем кирәге юк. Байлар безнең каныбызны гомер буена эчтеләр и эчәләр. Чыдар тәкатьләр калмады бит, егетләр! Безгә аларны берәмберәм менә кандала урынына сытып үтерергә кирәк. Мортаза еш-еш сулый, күзләре кызарып киткән, артык киеренкелектән куллары дерелди иде. Ул, тыела алмыйча, аты-юлы белән сүгенеп җибәрде. Тыңлаучыларга бу шактый нык тәэсир ясады. Мондый буталчык тудыру остасы белән көрәшүе, әлбәттә, җиңел булмаячак. Ләкин Хөсәен каушап калмады, ул тынычлыгын югалтмаска тырышып, ачык, аңлаешлы дәлилләр китереп, ни өчен террорга юл куелмаска тиешлеге турында һәм ни өчен, меньшевиклар әйткәнчә, дошманны йон уңаена сыпырмаска кирәклеген аңлата башлады. Ул озак сөйләде, тыңлаучыларның йөзләренә карап, ул үзенең җиңгәнлеген белде. Әйе, ялгыш сүзләр әйтүче кеше провокатор да, явыз ниятле дә түгел, бары ялгы- шадыр кебек иде ул чак ана Бары ул эшче белән ныклап шөгыльләнергә генә кирәк, дип уйланды Хөсәен. Шулай уйланып, сорауларга җавап бирергә керешкәндә кинәт Хөсәен турысындагы тәрәзәгә чиртә башладылар Бу — хәвеф, бик зур хәвеф икәнлеген белгерткән, хәзер үк ычкынырга дигән сигнал иде. Барысы да тиз генә өйалдына чыктылар. Анын уң як стенасында яшерен ишек ачылып китте. Барысы да берәм-берәм өй белән койма арасындагы аралыкка керделәр. Бераздан өйгә тентү белән полиция ябырылды. Ләкин бу вакытта «кунаклар» аралыктан шулай ук яшерен капка аша күрше ишек алдына узганнар иде инде. Ни өчендер яңа иптәш Мортаза гел Хөсәен тирәсендә булды. Моның серен Хөсәен соңыннан гына белде. Ә ул чакны башына да китермәде. Киресенчә әле. Хәвефсез урынга килеп чыккач, алар иртәгесен кичкырын Бакыр бабай бакчасында очрашырга булдылар. Мортаза Хөсәеннән татарча язылган прокламацияләр һәм китаплар китерүен үтенде. Хөсәен дә вәгъдә бирде. Тәгаен, ул шулай артык ышаныч күрсәтеп тозакка төшәчәк икән. Ләкин шул ук төнне аның өенә Садыйк килеп чыкты. Төс- бит юк иде егеттә. Ул эчке әрнү белән бу Мортаза дигән кешенең провокатор, охранка кешесе икәнлеген һәм иртәгә анын янына бармаска кирәклеген хәбәр итте. — Ачык авызлык күрсәттем, сизми калдым, оят. билләһи, диде ул. — Син аның шундый кеше икәнлеген кайдан белдең, моңа дәлилләрең бармы? — дип сорады Хөсәен. Дәлилләре бар иде. Кичә үзләре утырган өйнең капкасына күмер белән тәре билгесе куелган булган — бусы, тәгаен, полиция өчен. Инде бу эшне аңлау белән Миңнулла Вахитов дәрес вакытында тышка чыккан булып, алгы якта эленеп торган өс киемнәрен тенти башлаган һәм менә шул Мортазаның кесәсеннән күмер табып алган. Хөсәен уйга калды. Ни әйтсәң дә, моны аныклау өчен ниндидер тагы берәр гамәл кирәк иде. Шунда ук план кордылар. Ләкин барысы да үзеннән-үзе хәл кылынды, иртәгесен Мортаза юкка чыкты. Әлеге Мортаза кебек үк төксе йөзле ямшекнең сүзләрен тыңлагач. Хөсәен шул хәлләрне хәтерләде. Сак булырга кирәк иде. Казаннан яктырмас борын ук чыккан булсалар да, юлчылар көч кичкә авышкач кына Лаеш юлы чатлыгындагы мәгълүм постоялый дворга җиттеләр. Сукырда гына алыштырылган булса да. атлар арыды, чөнки декабрь ахырларында гына дөньяны айкаган бураннардан соң юл рәткә кермәгән иде. Капканы җирән сакаллы юан урыс үзе ачты. Ул постоялый двор хуҗасы. Күрәсең. Хөсәенне әтисенең толыбы буенча таныгандыр, ачык чырай белән каршы алды. Иркен ишек алды йөк төялгән чаналар, өсләренә чикмән яки чүпрәк палас ябылган атлар белән тулы. Хөсәен бу постоялый дворда бик тыгын буласын, үзенең моннан киткәндә җитәрлек кандала ияртәсен яхшы белә иде. Ләкин нишләмәк кирәк, ямшек киреләнде. Шуңа күрә биредә төн уздырырга күнми булмады. Алар шапшак, караңгы бинага керделәр. Бүлмәнең буеннан буена зур такта өстәл сузылган. Идәндә лә. эскәмияләрдә дә юлчылар яга. Ачы тир исе, тәмәке һәм сарымсак сасысы бөтен өй эчен тынчыткан. Хөсәен бусаганы атлау белән, бәлки моннан чыгып китү хәерлерәктер дигәндәй, беркавым тукталып торды. Ләкин, ни әйтсәң дә, өй эчендә җылы иде Ул кулындагы әйберләрен өстәл буендагы озын эскәмиягә ташлады. Йокларга иртәрәк иле әле. Хөсәен, утка якынрак урнашып, куен кесәсеннән газеталар чыгарды. Идәндә ятучылар шунда ук баш калкыта башладылар. Ә бераздан Хөсәен укырга керешкәч, кызыксынуларын һич яшерә алмыйча, өстәл тирәсенә елыштылар Асылмалы дампа тонык яктылык сибә, хуҗа зур буфет шкафы тирәсендә үзенең чәйнекләре. шешәләре белән маташа. Хөсәен ана мөрәҗәгать итте. Хужа, барысына да баш өсте дип, самоварның бик тиз әзер буласын әйтте. Тиздән, эшләрен бетереп. Хөсәеннең ямшеге дә керде. Почмакта чикмәнен идәнгә җәеп яткан сары сакаллы рус сорап кунды: — Порт-Артур турында газет ниләр яза, аңлатмассызмы икән, әфәнде? Хөсәен үзе дә. Петербург газетасын кулына алу белән, узган елның февраленнән бирле барган рус-япон сугышы хәбәрләрен карый иде. Менә рәхимсез диңгез сугышы баш танганга елга якын вакыт узды инде. Әле һаман бетәргә уйламый. Әйдә, җимерелсен патша армиясе. Революцияне тизләтер. Хөсәен Казанда чыга торган «Волжский листок» газетасыннан бу ген япон гаскәрләренең Мукденга таба юнәлергә тиешлеге турында укыды. Алсыннар Мукденны да! Хөсәен укыган җиреннән башын күтәрде дә әле генә Порт-Артур турында сораган сары сакаллы агайга текәлде. — Әллә ни ян.алык юк,—диде,—Японнар йөз мең кеше югалту бәрабәренә крепогтьны алганнар. Шул. Хөсәеннең тыныч кына җавап бирүе, күрәсең, картны һич тә канәгатьләндермәде, ул: — Крепостен белмим, — диде, — минем улым шунда хезмәт итә иде, шул беткәндер дип куркам. — Тегеләр ягыннан йөз мең солдат кырылганны, бездән ул иксезчиксездер инде, — дип кунды өстәлнең аргы башында утыручы кеше. — Бардыр, — диде Хөсәен. Газетаны кычкырып укый башлады. Ул тынгач, бүлмәдә сүз кызып китте. Барлык кеше диярлек әңгәмәгә кушыла иде. Адмирал Макаров һәм матросларның фидакарьлеге турында бара сүз. Хөсәен сак кына әңгәмәгә юнәлеш бирде, агайлар үзләре дә сизмәстән нәр.ә бирә соң ул безнен батырлыклар, үзебезгә нинди өлеш чыгара, дип бәхәс башладылар. Ниһаять, алар шәһәрләрдә эшчеләрнең баш күтәрүләре, стачкалар турында, сигез сәгатьлек эш көле өчен көрәшүләре хакында сүз куертырга керештеләр. Хөсәеннең төксе йөзле ямшеге түзмәде, кашларын җимереп, мыгырданып алды: — Яһүдләр болгата. Барысы да шулар аркасында... — Нигә сез революционерлар белән танышмыни, беләсезмени алар- ны? — дип сорады Хөсәен. Ямшек имәнеп китте. Ләкин җавап кайтарырга өлгермәде, ул арада тузган аксыл чәчле, ябык гәүдәле хезмәтче өстәлгә дыңгырдатып бер чиләкле самовар китереп куйды. — Әйдә чәйләп алабыз,— диде Хөсәен ямшеккә. Самовар борынына үрелде. Ул чынаякка су агыза гына башлаган иде. хуҗа, фонарен күтәреп, кемнедер каршы алу өчен ишек алдына чыгып’ китте. Ишек ябылып җитмәс борын суыктан тәмам күшегеп беткән бер кеше бүлмәгә атылып килеп керде. Аның өс-башы юка. артык фәкыйрь иде. Кеше өйгә керү белән утыннары чатнап янып торган мич авызына барып иелде. Хөсәен, эшен бүлеп, студент шинеле кигән бу сәер кешене күзәтеп торды. Ниһаять, теге, мич авызында кулларын уталыйуталын. тирә- ягына күз салды. ' ' ’ — Җәгъфәр! — диде Хөсәен кинәт аны танып. Җәгъфәр ут капкандай сискәнеп Хөсәенгә таба борылды. Хөсәен аның кулга алынуын ишеткән иде. ләкин ни өчен биредә ул хәзер? Җәгъфәр Хөсәен янына килде дә тирә-ягына ялт-йолт каранып алды. — Алла хакы өчен миннән берни дә сорашма! Бик-бик сәер иде бу. Хөсәен, ни дип уйларга да белмичә, хәйран калып. Җәгъфәрне күздән кичерде. Әле күптәйме бу егет бик батырланып Хөсәен белән бәхәсләшкән иде. Ни булган моңа, шул кадәр мескенләнгән?! — Бир кулыңны, башта исәнләшик һич булмаса, — диде Хөсәен. — Исәнме, туган,— диде Җәгъфәр. Ул тәкатьсез булып ач күзләре белән өстәлдәге ашамлыкларга текәлде. — Әйдә, сал бу «җөббәңне», — диде Хөсәен, — утыр, чәйләп алыйк. Җылынырсың. — Хөсәен, гафу ит, җаным, ал бер шкалик хәмер. Суык минем җелеккә кадәр үтте, мин чәй белән генә җылына алмамдыр, ахры. Хөсәен чәй эчкәндә, әле һаман җылына алмаган куллары белән стаканны кысып каршысында утырган Җәгъфәрнең саргайган йөзенә карап. төрлесен уйланды. Менә ул адәм язмышы! Үзен арслан дип исәпләп йөргән кешегә бер селтәнеп сугу җиткән — пыяла өлгеседәй уалган да төшкән. — Бөтенләйгәме? — дип сорады Хөсәен. — Әйе. — Димәк, азат иттеләр. — Атай карт янына кайтам, —дип куйды Җәгъфәр, сорауга туры җавап бирмичә, — белмим, кабул итәрме, юкмы? — Нигә итмәсен. — диде Хөсәен. Ул Җәгъфәрнең Биләр ягыннан булуын, бер карун байның малае икәнлеген белә иде. Хөсәен аның белән беренче тапкыр Мөхәммәдия мәдрәсәсендә танышты. Егет ислахчылар арасында, янача укыту өчен, мәдрәсәләрдә Европа мәктәпләрен- дәгечә укыту булсын дип көрәшеп йөрде. Кайнар йөрәкле, кызу канлы иде ул. Ниһаять, ул мәдрәсәне ташлап чыкты. Хосусый укытучылардан русча дәрес ала башлады. Ләкин күп тә үтмәде, бу хәлне ишетеп, әтисе аны ярдәменнән калдырды. Әмма Җәгъфәр анда да үзенекен итте, чибәрлеге, кыюлыгы җитәрлек иде. — бер тол бай хатынга йортка керле. Хатынның сәүдә эшләренә тыгылмады — аны алганда ук шулай сөйләшенгән иде, — үз эше белән: укуы һәм. үзе әйтмешли, «азатлык эше» белән шөгыльләнде. Ул башта эсерлар белән чуалды, ләкин соңыннан социал-демократлар партиясенә керде. Кая барып сугылырга белмәгән, сөрлегеп, адашып үзенең кыйбласын табарга тырышып та таба алмаган бу егет Хөсәенгә якын, кызганыч иде. Ә инде менә берничә ай төрмәдә ятып чыгу аның бөтенләй канатын сындырган, күрәсең. Ни өчен соң ул шундый өтек люмпен кыяфәтендә? Җәгъфәр китерелгән аракыны стаканга берьюлы салып эчеп бетерде дә Хөсәең турап өстәлгә салган казылыкны комсызланып кимерергә кереште. Бераздан аның маңгае кызарынды, күзләре ялтырый башлады. — Җәгъфәр. — диде Хөсәен. — безгә барыбер төнне бергә уздырырга туры киләчәк. Монда йоклый алмабыздыр. Әллә хуҗадан бер бүлмә сорап, шунда төн чыгабызмы? — Шулай шул. — диде Җәгъфәр, — аның өске катта номерлары да бар иде бит. Эй. хозяин!—дип кычкырды ул. батырланып китеп. Хуҗа сакалын сыпырып өстәл янына килде. Ул тагы аракы сорыйлар дип уйлады ахры, бүлмә дигәнне ишеткәч, бераз аптырый төште. — Минем таныш кеше бу, — диде Хөсәен, — авыру, бик туңган, апа йокларга урын кирәк. Бераздан алар ләхеттәй тар. тыгын бер бүлмәдә икесе дә шыгырдавык караватларда яталар иде Ичмаса, монда иркенләп сөйләшергә була, һәр сүзеңне эләктерергә тырышкандай, авызын ачып тыңлап утырган ямшек юк монда. — Я. Җәгъфәр, сөйлә? — диде Хөсәен. — И Хөсәен туган. Хөсәен туган, — диде Җәгъфәр уфтанып, — мин барысыннан да ваз кичеп, авылга кайтырга булдым. — Ни өчен? — Шулай, Хөсәен, башка чара юк. — Ничек инде алай? Кайда синен ялкынлы яшьлек антларың? Сине төрмәдә бик җәфаладылармы әллә? — Төрмәдә мине сатып алырга тырыштылар, — Хуш? — Сатылмадым һәм сатылмам да, алла боерса! — Ә менә шул ваз кичүең соң?.. — Хөсәен, тыңлале, — диде Җәгъфәр. Яткан җиреннән күтәрелде дә үз башыннан кичкәннәрне сөйли башлады. Аны фәхешханәдә музыка тыңларга кергән җирендә кулга алалар. Филерлар аны күптән күзәтеп килгән булалар. Ләкин, бәхеткә каршы, бу юлы аның үзе янында бернинди дә тыелган әйбер булмый. Үзен кулга алганнан соң ясалган тентү вакытында гына өеннән цензура рөхсәт итмәгән берничә китап табалар. Шуннан соң һәр көнне үзәккә үткеч допрослар башлана. Гадәттә ул бик матур тонда башлана, әйбәт мөгамәлә, папирос тәкъдим итүләр, үз кеше булып сөйләшү. Ләкин, кагыйдә буларак, азагы бик начар бетә. Мәсхәрә итү, куркыту, җикеренү. Төрле-төрле ысуллар белән Җәгъфәрне сатылырга, охранкага хезмәт итәргә үгетлиләр. Чыннан да. шундый байлыкка-мөлкәткә ирешкән кешегә җыен чит ил шпионнары белән җүләрләнеп йөреп ни калган? Аның киләчәге тәэмин ителгән, бәхетле, матур тормышта яшәргә хаклы кеше ул. Ә бит Җәгъфәрдән әллә ни сорамыйлар да: бу бозыклыкларны оештыручы кайбер кешеләрне генә күрсәтсен. Җәгъфәр бирешми, барлык көченә көрәшә, барысыннан да баш тарта. мин берни дә белмим, ди. Ниһаять, көннәрдән бер көнне, һич көтелмәгәндә. аны иреккә чыгаралар. Бу нинди хәл, димәк, тегеләрне җиңдем, үземнекен иттем, дип уйлый ул. Ашыгып, ни өчендер моңарчы һич очрашуга килмәгән бай хатыны янына кайта. Кайта һәм тагы бер тапкыр көтелмәгән хәлгә тара. Хатыны, хурлап, Җәгъфәрне куып чыгара. Үзен төрмәдән азат иттерүче ул икән. Бай хатын дөнья кадәр акча исраф иткән. Ләкин Җәгъфәр, зинһар, үзе өчен эшләнгән эш бу дип уйламасын, бары Җәгъфәрнең төрмәдә дигән исеме үзен пычратмасын өчен генә Гөлҗиһан акчасын жәлләмичә шуны эшләгән. Инде котылып кайттың, бик шәп булды, — дүрт ягың кыйбла хәзер! Ни өчен дип аптырыйсынмы. — бер дә прокламацияләр таратып, урысча укып йөргәнең өчен түгел, бары фәхешханәгә йөргәнең өчен. Барысын да гафу итәм, иллә мәгәр монысын гафу итә алмыйм... Җәгъфәр Хөсәенгә шуларны сөйләде дә, эче бушап калганга тынычлангандай, караватына кире ауды. Хөсәен сүзсез генә уйланып ятты. Үзен революционер дип атаган кеше ничек шундый очракта чигенә ала? Аның иптәшләре, дуслары юкмыни? Ни өчен ул чын ирек сөюченең хыялы булган профессиональ революционерга әверелеп идән астына китмәгән Эш нәрсәдә? — Әйткәнпәреңнең очы очка ялганмый, Җәгъфәр, — диде Хөсәен, — син хата артыннан хата ясап гомер уздырасың. Нигә кирәк ул синең, үзең яратмаган хәлдә, бай хатынга ияләшүең?! — Революция өчен, көрәш өчен кирәк булды ул. — Инде синең хәзер чигенеп, шулай ук үзең яратмаган әтиеңнең канат астына ташлануын нигә кирәк? Анысы да. бәлки, революция өчендер! * — Анысы яшәү өчен. Мин ул син теләгән рәвештәге кан коюларны экспроприацияләрне эченә алган рәхимсез революцияне теләмим, чөнки мин аның файдасыз, кирәксез бер нәрсә икәнен ачык күрә.м. — Син чын мәгънәсендә умырткасыз меньшевикка әверелгәнсең. Әгәр дә шул юнәлештә тагы бер адым ясасаң... — Анысы булмас. — диде Җәгъфәр кискен рәвештә — Хәтереңдәме безнең беренче адымнарыбыз. Без ул чакны бернинди чигенүләрсез көрәшергә, гомер буе көрәшергә ант иткән идек. Бу эшкә күп булса өч ел вакыт узды, ә син инде чигенүдән оялмыйсың. Аны хурлык санамыйсың. — Син бу карашың белән Марксның диалектикасын инкарь итәсен. — Ничек итеп? — Шулай. Синеңчә, кешенең күңеле бер дә үзгәрмәскә тиеш. Син метафизик, Хөсәен. Кайчандыр ант эчкәнбез, имеш. Бәлки, мин шул ике-өч ел эчендә баш чатнаганчы көннәр-төннәр буе уйланып дөреслекне эзләгәнмендер һәм тапканмындыр. Мин ант иттем дип эзләнү хоку- кы.мны югалтырга тиеш идеммени? Бу бит үз-үзеңне кол итү. иректән мәхрүм итү. Без шул ирек өчен көрәшмәдекмени? — Кызык икән синең фәлсәфәң! Әгәр инде эзләп тапмагансың икән, шул юлга басам, дип ант итмә. Син. турысын гына әйткәндә, куркак. Рәхмәт әйт бикәңә. Әгәр ул ришвәт биреп коткармаса, син, мөгаен, охранка кешесенә әверелгән булыр идең. Мин бит синен ниятләреңне. уйларыңны аңлыйм. Синең котып алынган, шуннан соң син революция юлыннан ваз кичкәнсең. Син барына да кул селтәп, үзен яратмасаң да, ашатып тоткан байбикәңә сыенмакчы буласың. Ләкин син теләгәнчә барып чыкмаган, очраклылык комачау иткән. Син хәзер... Хөсәен сүзен әйтеп бетермәде, Җәгъфәр җәһәт кенә яткан урыныннан сикереп торды. Караватын каты шыгырдатып, аякларын салындырып утырды да кулларын селки-селки сөйләргә тотынды. — Син мине юкка хакарәтлисең! Син мине аңламыйсың Бу синең бары тирәнтен уйлый белмәвеңнән, рәхимсезлегеннән генә килә. Сез. большевиклар, барыгыз да шундый рәхимсез. Кеше турында, аның тирән эчке кичерешләре турында уйламыйсыз сез. Мин сезне белом инде. Мин сезне сынадым инде. Барысын-барысын төрмәнең тар караңгы бүлмәсендә башымнан кичердем. Мин барысын да бәяләдем! Ул ачуыннан, гарьлегеннән тәмам буылып, ни әйтергә белмичә тукталып калды. Әйе, хәзер аның белән бәхәсләшүдә мәгънә юк иде. «Ләкин ул шулай да жәл, каһәр, — дип уйланды Хөсәен, — жәл, жәл». Хөсәен утны сүндерде дә, бераз черем итеп булмасмы дип. урынына ятты. Тышта чатлама суык һәм күгелҗем ай яктысы. Бәләкәй тәрәзәдән туктаусыз җил өрә. Хөсәен толыбына әйбәтләбрәк төренде. Инде йокыга китом дигәндә, Җәгъфәрнең сүз башлавына айнып, күзләрен ачты. — Мин җанкай-җанашым тарафыннан сөрелгәч, иптәшләр янына бардым, — диде ул. — Мин аларныц ярдәменә мохтаҗ идем. Ләкин, гөнаһ шомлыгына каршы, алар миннән шикләнделәр. — Синең иптәшләрең хәзер кем икәнен беләм. Әйдә йоклыйк, —• диде Хөсәен, башыннан ук ябынып. — Юк. син мине тыңларга тиеш. — диде Җәгъфәр,— мин авыр бер хәлдә калдым. Ә минем мескен буласым килми... — Соң алайса нигә безгә мөрәҗәгать итмәдең? Җәгъфәр бер сүз дә дәшмәде. Ләкин аның әйтер сүзе бетмәгән иде әле. — Хөсәен,— диде ул кинәт исенә төшкәндәй җанланып, — син Петербурдагы хәлләрдәй хәбәрдармы? Соңгы көннәрдә булган вакыйгалардан. Патшаның Кышкы сарайга килгән эшчеләрне аттыруы турында? Хөсәен селтәнеп толыбын ачып җибәрде. — Кем әйтте сиңа? — Менә бүген әйттеләр. Китәр алдыннан. Ике йөз мең эшче тәреләр, иконалар күтәреп патшага барганнар. Хөсәен терсәкләренә таянып башын күтәрде. — Нигә барганнар, нигә? — Ничек нигә, тормыш шартларын яхшыртуны сорап... — Шуннан? — Шуннан теге солдат тезгән дә, халык Сарай алдына җыелгач, аттырган. Хөсәен бөтенләй аякларын салындырып ук утырды. — Син моны белеп лыгырдыйсыңмы, әллә үз башыңнан чыгарыпмы? Җәгъфәр карынкы тавыш белән көлеп куйды. — Ә ниемә хәҗәт ул миңа алдау?! Белмим, син ничек ишетмй калгансыңдыр. — Бу бит, беләсенме, искиткеч вакыйга! — диде Хөсәен җанланып. — Син, ахмак, шуны ишеткәннән соң да әле авылга әтиеңнең җылы мич башына' киткәнсең! — Ә мин шул вакыйганы ишеткәч киттем дә. беләсең килсә. Хөсәен шул дәрәҗәдә үз уйлары белән мәшгуль иде. Җәгъфәрнең ни әйткәнен дә ишетмәде. Ничек соң. ничек ишетмичә калды ул? Ах, кичә беркемне дә күрә алмады шул! Димәк, вакыйга бары бүген генә мәгълүм булган. Тукта, бу бит бөтен Россия хәрәкәткә килә дигән сүз! — Патша эшчеләрне аттырган дисеңме? — диде ул аякка басып. — Шулай, аттырган. Хәзер бөтен Петербур туздырылган кырмыска оясы шикелле, ди. Хөсәеннең бөтен тынычлыгы юкка чыкты, барысы да — бу Җәгъфәр дә. хәтта сеңелесенең язмышы да киләчәк вакыйгалар каршында кечкенә. әһәмиятсез булып калдылар. Ах, нишләп соң ул бүген иртәнчәк берәр иптәшен күрмәде, тәгаен, комитетка ул кичә үк билгеле булгандыр инде. Анда ашыгыч утырышлар уздыралардыр, барлык кешегә эш йөкләнгәндер. Юк, юк, болан кул кушырып утырып булмый. Хәзер үк. хәзер үк Казанга кире кайтырга кирәк! Хөсәен утны яндырды да каударланып киенә башлады. — Нишләвең бу? — диде Җәгъфәр, аптырый төшеп. — Башта ук әйтәләр аны, сафсата, — диде Хөсәен, киез итекләренә үрелеп. Берничә минуттан соң ул почта ямшеге белән Казанга таба оча иде инде. Төньяк комитетыннан вәкил Санкт-Петербургтагы канлы якшәмбе вакыйгалары бөтен илне тетрәтте. Вакыйгалар, шашкын дулкыннар өермәседәй. Казанны да үз эченә алып кереп китте. Казан социал-демократлар партиясе комитеты җитәкчелегендә беренче булып Алафузов заводы эшчеләре баш күтәрде. Алар артыннан типографияләрдә, мастерскойларда, башка вак предприятиеләрдә чуалышлар башланды. Ул арада университет студентлары. ветеринария институты студентлары һәм тагы бик күп урта мәктәп укучылары баш күтәрде. Әйтерсең лә. моңарчы буылып торган куәтле ташкын үзенә юл ачып, алга омтылган иде. Ләкин шундый җд- ваплы көннәрдә Казан комитеты меньшевиклар басымы аркасында ленинчыл «-Вперед» газетасын танудан баш тартты. Мондый хәлгә, әлбәттә. юл куелмаска тиеш иде Шуңа күрә Казан большевикларына ярдәмгә, үзәкнең киңәше буенча, РСДРПның Төньяк комитетыңнан вәкил җибәрелде. Ул февраль аеның буранлап торган бер кичендә Зеленый Дол дачный поезды белән килеп төште. Вәкил Зөягә кадәр Мәскәү поездында килгән иде. Иделне, күпер булмау сәбәпле, җәяүләп кенә боз өстеннән үтте. Ул Казанга җиткәндә, инде кичке сигезенче яртылар иде. Вәкил бик яшь иде әле. Гади генә өс-баш: кыска тужурка, колакчынлы бүрек, эшчеләр кия торган арзанлы итекләр. Әгәр аның пенсне күзлеге булмаса һәм интеллигентларча шактый нәфис йөзенә игътибар итмәсәң, тәгаен бу берәр яшь эшчедер дип уйларга булыр иде. Хәлбуки, вәкил сыйфатында Казанга килгән Яков Свердлов, әле егерменче яшендә генә булса да, җитлеккән профессиональ революционер иде. Яковның кулында кечкенә генә төенчектән башка нәрсә юк. Аны ерактан килгән кеше дип уйларлык та түгел иде. Ул, шау-шулы перронны узып, вокзал алды мәйданына чыкты да, гадирәк извозчик яллап, тиз арада станция тирәсеннән китеп барды. Ярты сәгатьтән сон ул Казан большевикларының иң активларыннан берсе саналган Иван Адамович Саммер квартирасында иде инде. Явка Саммерга билгеләнгән иде. Иван Адамович исә Казанны яхшы белүчеләрдән, үзенең тәҗрибәсе һәм тапкырлыгы белән үзәк каршында да, җирле иптәшләре каршында да зур абруй казанган ышанычлы бер революционер. Дөресен әйткәндә, бу укымышлы кыяфәтле, эре сөякле кеше Яковны шактый сәерсенеп, хәтта күңелсезләнә төшеп каршы алды. Артык яшь, малай сыман, артык өтек кыяфәтле иде шул ярдәмгә килгән бу вәкил. Тик шулай да Иван сер сынатмады. Төньяк комитет тәкъдим итеп, ышанып җибәргән икән, димәк, беренче тойгыга бирелмәскә кирәк, дип уйлады. һәм, чыннан да, алар өстәл янына утырышып бераз сөйләшкәннән соң Саммериың шикле уйлары тарала башлады. Яковның күп нәрсәләрдән хәбәрдарлыгы, принципиальлеге ачыла барды. Саммериың комитет хәлләре турындагы сүзен тыңлаганнан соң, Свердлов хәзер үк, хәтта мөмкин булса бүген үк, комитет утырышын җыярга кирәклеген әйтте. —Моның өчен безгә кайбер иптәшләрне күрергә кирәк бит,—диде Саммер. — Күрәбез, кирәк икән, күрәбез, — диде Свердлов Саммер бераз уңайсызлангандай кулларын җәйде. — Ә сезнең иминлегегез мәсьәләсе ничегрәк соң? Свердлов күзлек пыялаларын ялтыратып, башын калкытып алды. — һо! Мине монда танымыйлар, ә сезнең кебек юлдаш булганда, күзәтеп торсалар да, курыкмыйм. — Алайса, кузгалдык, — диде Саммер тәвәккәлләп. Ләкин шундук туктап, уйчан бер төстә Свердловка текәлде. Полициядән качып гомер сөрүче профессиональ революционер, юлдан әле яңа килеп төшкән. Ул бит бөтенләй ачтыр. — Карагыз әле, бәлки, без чыгып киткәнче бераз тамак ялгап алырбыз? — диде Саммер. — Шулай дисезме? Алайса әйдәгез, мин бер стакан чәйдән баш тартмыйм. Саммер үзенең тар, караңгы бүлмәсенә чәй, шикәр һәм ашамлык алып кергән арада Свердлов бик җитди кыяфәттә Казан газеталарын караштырып утырды. Аның чәчләре куе, йөзе ябык, өстендә вак кына шакмак бизәк төшерелгән билбаулы ситсы күлмәк. Яковның ябыклыгына һәм өс-башының артык фәкыйрьлегенә карап та аның авыр яшәгәнлеген белергә булыр иде. Саммерга шунысы ошады: бу егеттә төшенкелекнең әз генә дә эзе юк иде. Киресенчә, ул көләч, шаян, барысына да өмет белән, якты чырай белән карый. Менә ул газетаны читкә куйды да кабыклы килеш пешерелгән бәрәңгене әрчергә кереште. Ул бәрәңгене дә оста әрчи иде. Саммер әле яртылаш кына әрчелгән бәрәңге белән з ,К. У.’ м ш. маташканда, ул инде бәрәңгесен тозга манып, тәмләп, арыш ипие белән ашый да башлады. Яков ашаганда да Саммерга сораулар биргәләде. Казанда революцион хәрәкәт көчәйгәннән-көчәя, ләкин шулай да җитәрлек оешкан бер төс алмаган икән. Ничегрәк соң, эшчеләр белән аралашу ничек? Меньшевиклар белән эшчеләр алдында турыдан-туры бәхәс корып караганыгыз бармы? Тамак ялга> күп булса ун минут дәвам итте. Саммер чәйнекне икенче бүлмәгә чыгарып кире кергәндә, Свердлов өстенә киенгән, йөнтәс бүреген кулына алган иде. Алар, караңгы өй алдын узып, тәбәнәк, чалыш баскычтан аска төштеләр. Урамда җәяүле буран әле һаман кар себерә иде. Городовой будкалары янындагы тонык яктылык сипкән фонарьларны юлчылар читләтеп уздылар. Ниһаять, ике ишек алдын кичеп, алар бөтенләй аулак, тын бер тыкрыкка килеп чыктылар. Бу Суконный бистәсендәге Кабан күле буе урамнарының берсе иде. Хәзер ул кадәр ашыкмаска да була. Алар, тынычланып, әңгәмәләрен дәвам иттерделәр. Бу юлы сүз хәрбиләр арасындагы эш турында иде. Хәзер алар арасында большевистик пропаганда алып бару соң дәрәҗәдә мөһим. Бу эш белән дә комитет җитәрлек шөгыльләнмәгән. Свердлов Казанны районнарга бүләргә кирәклеге турында, аерым группалар төзү, шул җөмләдән хәрби группа төзү, кирәклеге турында үз фикерен әйтте. Саммерча да бу дөрес иде. Ләкин большевиклар тәкъдим иткән политик власть өчен көрәшне бары комитетта меньшевиклар йогынтысы беткәннән соң гына җәелдереп җибәрергә мөмкин. Хәлбуки, бу хәлне бер селтәнүдә үзгәртеп булмый. Чөнки комитетта күп тәҗрибә туплаган, оста һәм хәйләкәр меньшевиклар бар. Алар шулай кызып сөйләшеп барганда, кинәт фонарь баганасы янында тукталып калдылар, һич көтелмәгәндә каршыга бер кеше килеп басты. Саммер алга чыкты, Свердловны артына яшерде. Беравык тукталып, теге ят кеше белән күзгә-күз карашып тордылар. Ләкин куркырлык берни дә юк иде. Юлларында очраган кеше гади бер исерек булып чыкты. Исерек яңадан черек такта коймага сөялде. Ул Яковка ят бер телдә нидер сөйләнеп сукрана башлады. — Ни сөйли ул? — диде Свердлов. — Сез аңламыйсызмы? — Аңлыйм. Ул русларны сүгә,— диде Саммер көлемсерәп. — Сезнең аркада без бәхетсезлеккә дучар ителдек, ди. Денебезне дә, телебезне дә кысасыз, үзебезне хайван рәтеннән йөртәсез, ди. Свердлов, хәйран калып, башта ни әйтергә белмичә торды. — Кара син аны! Ул сукранып калган әлеге кешегә борылды да кискен рәвештә Саммерга: — Беләсезме,—диде,—без барысы турында да сөйләштек, ә менә мондагы рус булмаган халыклар турында, алар арасындагы эш турында ләм-мим сүз булмады. — Анысы шулай, рәхмәт аңа,— диде Саммер көлеп. —Ләкин ике- безнен берсе чыгышыбыз белән рус булсачы, ичмаса... — Юк, мин шаяртмыйм, Иван Адамович. Комитетта җирле халык белән эш алып барыламы соң? Бу бит бик, бик җитди мәсьәлә. — Алып барыла, Яков Михайлович. — Түгәрәкләр эшлиме? — Әйе, түгәрәкләр дә эшли. Саммер үзе белгән татар большевистик түгәрәкләрен санап китте. — Ә тел белү мәсьәләсе ничегрәк соң, сездә татар телен белүчеләр бар инде алайса? Саммер, чак кына мактана төшеп: — Безнең оешмада татарлардан профессиональ революционерлар да бар, Яков Михайлович, — диде. О*0 »—лип куйды Свердлов Күрәсен, ул мондый җаваптан бик канәгать иде. Бездә җаны-тәне белән бирелеп эшләүче бер татар егете бар. Ана үз халкы арасында революцион эш алып баруны без ышанып тапшырдык. — Ул комитет члены инде, әлбәттә? — Юк, ул комитет члены түгел. — Менә мин тагы меньшевистик йогынтының исен тоям,— диде Свердлов. — Алар бүген рус патриотлары булып ходайдан Япониянең җиңелүен телиләр, ә иртәгә, язмыштан узмыш юк, дип, чын шовинистка әверелерләр! Бераз вакыт сүзсез бардылар. — Кем дигән кеше ул? — диде кинәт Яков. — Теге татар турында сорыйсызмы? — Әйе. — Ул учительская школаны бетергән кеше. Исеме — Хөсәен, фамилиясе — Ямашев. , — Сез мине шул иптәш белән очраштырырсыз әле, зинһар,—диде Свердлов. Тәгъзимә нишләргә кирәген белә Менә өченче көннән бирле инде Тәгьзимәнең үтереп башы сызлый* Имче карчыкны да чакырып карады. Тик өшкертүләр, ырымнар килешмәде. Инде докторның нәрсә икәнен дә белми түгел иде Тәгъзимә, бергә баракта торганда дуслашып киткән Анфиса исемле марҗа, докторга күрен син, диде. Ә анда бару җиңел эш түгел, аның өчен болай да такы-токы ризыкның бер өлешен балаларыңның авызыннан өзәргә кирәк. Тәгъзимә, әллә бәлкем, болай да җайланыр әле, дип, бүген дә мастерскойга килде. Тик әбәткә свисток булганчы ук бөтенләй хәлдән тайды, йөзе күм-күк булды, аяк-куллары дерелди башлады. Күршесендә постау тузаннарын туздырып, онытылып, ач яңаклы җирән марҗа эшли иде. Тәгъзимә түзмәде, шуңа дәште. — Нишләргә инде миңа. Маруся, үләм бит, җаным. Әллә мастер белән сөйләшеп багыйм микән? Җибәрмәс микән кайтарып? Этлек ясамас микән? Маруся, җәһәт кенә борылып, Гәгьзимәгә карады да аптырап ук китте. Тик мастерны абайлап, йөзен чытты — Бик җене чыккан чак ахры этнең. Ай-Һай. — дип куйды. Шулай да түзмәде, машинасын тукта нлп, урыныннан купты. — Әйдәле! Алар, тотынышкан килеш, машиналар шау-шуы эчендә мастер янына киттеләр. Тәгъзимәнең аяклары камырга әверелгән кебек, йөрәге авырттырып кага, күңеле тәкатьсез болгана иде. Ул бераз барганнан соң, туктап, хәл алды, бер урында салкын таш стенага сөялеп торды. Ниһаять, алар рәхимсезлеге белән даны таралган мастерга якынлаштылар. Мастер Пальчиков, илле яшьләрендә булыр, — сакал-мыексыз, бү- шән йөзле күсә кеше. Аның хатыны да. бала-чагасы да юк. Әйтүләренә караганда, гомумән, ул семья корырга сәләтсез, гермафродит. Хәлбуки, ул күңелендә хатын-кызга карата һәрвакыт ачу саклый иде. Эчми дә, тартмый да, әмма телендәге әшәкелек башка беркемдә дә бу кадәр юктыр. Әйтүләренә караганда, аны завод администрациясе дә өнәп бетерми Тик ул фидакарь бирелгәнлек белән хуҗаларның күңелен табарга тырыша Күрәсен. шуның аркасындадыр, ана җил-давыл тими. һәрвакыт бүредәй астыртын карап кына сөйләшүче бу кешедән Тәгъзимә җаны-тәне белән курка, мөмкин булганча, аның күзенә чалынмаска тырыша иде. Ләкин хәзер бүтән чара калмады. Мастер кисүчеләрдән тегүчеләргә постау ташып йөри торган житен* дәй ак чәчле, ябык чырайлы бер кыз бала белән сөйләшеп тора иде. Дөресрәге, ул аны ялкау дип тирги, штраф салам дип яный иде. Арты белән торуына карамастан, хатыннар якынлашканын тойган кебек ул буякка таба борылды. — Ни кирәк? — диде. Маруся Тәгъзимә өчен әйтте: — Матвей Савельич, Тәгъзимәнең хәле бик начар. Отгул бир, зинһар. — Отгул? Шул гына җитмәгән иде! — Юк, Матвей Савельич, күрмисеңмени? Ходайдан оял! — Ходайдан? Басурманка өченме? Үлмәс. Эшли бирсен. Тәгъзимә, авыртуын жицеп, үзе сүзгә кереште. — Авырмаганда мин эшләмим түгел ич, Матвей Савельич. — Тинтәк, мастерскойның патша хәзрәтләре заказын башкарганын беләсеңме син? Син нәрсә, үзең антихрист булгач, японнар безнең изге Россияне тар-мар итсеннәр дисеңмени?! — Мин берни дә әйтмим. Мин моңарчы начар эшләмәдем, үзең дә күреп торасың. Бүген менә эшләрлек хәлем калмады... — Җибәр инде, — диде Маруся, ялына төшеп, — күреп торасың ич. Матвей Савельич. һич көтелмәгән бер хәл булды, кинәт мастерның йөзе уйчанланып китте. Күзләрендә Тәгъзимәгә карата сынап карау, хәтта ниндидер бер рәхим-шәфкать җылысы чагылгандай булды. — Бар. син эшеңдә бул. — диде кинәт Пальчиков А1арусяга, — мин үзем ни эшләргә кирәклеген белермен. Аптырап, бу эшнең төбендә берәр начарлык ятмыймы, дигәндәй. Һаман кузгала алмый торган Марусяга ул: — Бар дип әйттеләр бит сиңа,—диде. Аты-юлы белән сүгенеп куйды. Ләкин мастерның тавышында әле дә ниндидер ышаныч бар кебек иде. Тәгъзимә: «Тырышлыкларымны исәпкә алган, ахры»,—дип уйлады. Маруся үз машинасына таба киткәч, Пальчиков Тәгъзимәне конторкасына алып керде. Хатынга бер сүз әйтмәстән, стенада эленеп торган телефонның боргычын әйләндерергә кереште. Тәгъзимә. чалыш урындыкка утырып, шыксыз бәләкәй бүлмә эчендә мастерның сүз башлавын көтте. Кинәт бүлмәгә бер ир кеше килеп керде. Ул очлары бөтерелгән сары мыеклы, яшькелт күзле, башына котелок кигән, франтрак киемле иде. — Менә сезгә яраклы хатын, — диде Пальчиков, кул биреп күрешкәч бик төче елмаеп, — уңган, әйткән сүзне тыңлый.' Ярый торган.., христианка булмаса да. — Аның мөселман кешесе булуы кирәк тә, — диде мыеклы. — Менә нәрсә, — диде Пальчиков, Тәгъзимәгә мөрәҗәгать итеп,— бу әфәнде әйткәнне башкарсаң, сиңа отгул булыр. Кирәксә, өеңә докторын да чакыртырбыз. Тик әйткәнне тырышып башкар. Ә инде әйткәнне эшләмәсәң!.. — Мастер бармак янап куйды. — Ул кадәр куркытма! ыз мадамны. — диде котелоклы кеше көлемсерәп. — Ул эшне башкару аның өчен чүп тә түгел. — Алайса сез үзегез сөйләшегез, — диде мастер тагы төчеләнеп һәм конторка ишеген каты ябып чыгып та китте. Тәгъзимәнең башы һаман үтереп сызлый, күңеле болгана иде. Ләкин шулай да ул, көчләнеп булса да. әйткәнне тыңларга һәм аңларга үзен мәҗбүр итте. «Әйдә, чәнчелеп китсеннәр, көчем җитсә, рәхәтләнеп үтәрмен, тик хәзергә җибәрми генә газапламасыннар», — дип уйлады. Мастер чыгып китү белән, мыеклы кешенең йөзе җитди бер кыяфәткә керде, һич көтелмәгәндә саф татар телендә сөйләшә башлады ул. — Мөселманча >кый-яза беләсеңме? — Белмим шул. Хәреф танымыйм, абый, — диде Тәгъзимә куркына төшеп. — Ярый, отыры яхшы, — диде мыеклы кеше, хатынны тынычландырып— Менә нинди йомыш сиңа, сеңел дип әйтимме, апа димме,— диде ул бераздан. Кесәләреннән пачкалап төрелгән кәгазьләр чыгарды. Шикләнеп ишеккә күз атты, аннары Тәгъзимәнең янына ук килеп шыпырт кына тагы сүз башлады: — Менә бу кәгазьләрне күрәсеңме? Алар язулы кәгазьләр. Әлбәттә, Тәгъзимә күреп тора. Зәңгәр кара белән юка гына кәгазьгә нидер язганнар. Шундый язулы кәгазьләр бик күп. — Менә шуны үзең белгән татарларга өләшергә кирәк. Бөтенесенә. Кемне беләсең, барысына да Тик яшерен генә. Сизмәсеннәр. Мыеклы, тәгаен, рус иде. Ул татарча бик әйбәт сөйләшсә дә, Тәгь- зимә аның татар булмаганлыгын анык сизде. Ходаем, Тәгъзимәнең ниндидер яшерен кешеләр турында, аларның патшага дошман икәнлекләре турында, начар сүзләр язылган язулар таратып дөньяны болгатып йөрүләре турында ишеткәне бар иде бит. Инде үзе шул тозакка килеп каптымы?! Моның ахыры хәерле булып бетмәсен Тәгъзимә аңламыймы сои! Хатынның башы әйләнеп китте. Ул авып төшмәс өчен, үзе утырган урындыкның тактасын тотты. «Менә нинди була икән ул патша дошманнары! Кара, һич кенә дә әйткәнчә түгел. Алар качып-посып кына йөриләр, дигәннәр иде. Бу бит. » Тәгъзимә бу патша дошманының эшне үзләренең мастерлары аша йөртүенә хәйран калып утырды. Бик тиз арада мастер т) рында әллә ниләр уйларга өлгерде. Ләкин аның катнашы белән эшләнә микән соң бу эш? Тәгъзимә түзмәде: — Нәрсә язылган монда? — дип сорады. — Мондамы? — диде әлеге кеше көлемсерәп, аннары мыек чылгыйларын бөтереп куйды. — У, монда! Иң дөрес сүзләр язылган монда. Язуда синең нидән бәхетсез булуың турында күрсәтелгән. Тәгъзимә тагы сорарга батырчылык итте: — Безнең Матвей Савельич та сезнең яклымыни? Кеше чак кына уйланып торды. Кысык яшькелт күзләрен терәп Тәгъзимәгә карап куйды. — Юк, ул берни дә белми, —диде. — Аңа да бер сүз дә әйтә күрмә. Үзең генә бел. Кемнән алдың дип сорасалар, мастерскойга килгән иде берәү, кем икәнен белмим, диген. Революционер диген, социал-демократ диген. Әйтә белерсеңме? — Юк, әйтә белмим, — диде Тәгъзимә. — Ярый алайса, әйтмә. Таптым, урамнан таптым, диген, сөйләштекме? Кинәт котелоклы кешенең мәсхәрәле елмайган күзләрендә ачу очкыннары кабынып алды. — Но таратмасаң, сиңа начар булачак! Тәгъзимә ике ут арасында калганын тойды. Күрәсең, бу дәһшәтле тойгы аның йөзенә үк бәреп чыкты. Мыеклы кеше моны күреп дустанә көлемсерәде дә, Тәгъзимәнең иңбашына орынып: — Курыкма, курыкма, — диде, — сиңа бит бу эшне эшләү берни түгел. Хәзер кайтып ял ит. Бераздан доктор җибәртербез. Ул дару бирер. терелерсең. Борчылма. Тәгъзимә. аллага тапшырып, төргәкне кулына алды. Урыныннан купты. Чыгып китәр алдыннан, исенә төшкәч, тагы сора\ бирде; — Ә син соң минем кайда торганымны беләсеңме? — Мин барысын да беләм, — диде котелоклы кеше. Бу һич көтелмәгән, уйланмаган бер хәл иде. Тәгъзимә хатыннардан ишетмәде түгел. Кайберәүләре хәтта теге патша дошманнарын ничектер үз итеп тә сөйлиләр иде әле. Тик моңарчы Тәгъзимә ул эшнең асылы белән кызыксынмады. Андый куркыныч нәрсәләр башына килсә, өч бәләкәченең язмышы турында уйлап тиз айный иде. Ә хәзер нәрсә инде? Тәгъзимә, кулындагы төенчегенә әледән-әле куркынып карый-карый, өенә кайтып китте. Бик куркыныч иде. Куркуы шундый көчле иде, хәтта башының чатнап авыртканы да ничектер артык сизелми, күңел болгануы да беткән кебек нде. Ул хәзер прокламацияләрне төенчеге-ние белән атып бәрергә дә риза. Тик белмәсләр дисеңмени? Теге кеше: «Мин барын да беләм», — диде бит. Тизрәк котылырга кирәк бу хәерсез нәрсәләрдән! Тәгъзимәнең бистәдә якын кешеләре бар иде. Шушында узган авыр, михнәтле елларда байтак кешеләр белән аралашылды, күрше-күлән, дус-иш, авылдаш, хәтта ерак кардәш-ыру да табылды. Менә өйгә кайтып житәргә бер чат кына калды инде. Тәгъзимә өч тәрәзәсе урамга караган, үзе янтая төшеп жиргә иңгән бер катлы өй алдына килеп житкәч, ирексездән тукталып, уйга калды. Шушы өндә аның авылдашы Шәрифулла абзый тора бит. Тол хатын каршында ул бик абруйлы, хөрмәтле кеше. Теге, Әгъзам вафат булган авыр көннәрдә шул кешеләр Тәгъзимәнең беләгеннән тотып калдылар ич. Шул бит инде Тәгъзимәнең иң якын киңәшчесе. Инде хатын баш житмәс- лек авыр бер мәсьәлә алдында калган икән, бәлки шул олы кеше белән киңәшү мәслихәттер? Шәрифулла абзый да Алафузовта эшли иде. Ул ат белән йөк ташып, мастерскойдан мастерскойга, цехтан цехка йөри. Бу эше аңа бераз гына булса да хөрлек бирә, шәһәр тирәсендә йомышы булганда ул күрше-күлән үтенечен бөтенләй дә бушлай башкаргалый. Көндез атын ашатырга өенә кайта. Тәгъзимә кечкенә капкадан ишек алдына күз салды. Тик берни күрергә дә өлгермәде, каяндыр атылып капкага Шәрифулланың төпчек улы Гыйззәтулла килеп житте. — Атаң өйдәме? — диде Тәгъзимә. Малай, жавап кайтарганчы, беравык күзләрен шарландырып, ни әйтергә дә белмичә торды. — Хәзер белеп чыгыйм алайса, шунда тор, — диде ул. ниһаять Ләкин Тәгъзимә Шәрифулланың өйдә икәнлеген сизгән иде инде. Чөнки аның ак бәкәлле көрән-чаптар аты ишек алдында, чанадагы печәнгә кушылган иде. Гыйззәтулла озакламый әйләнеп чыкты. Шәрифулла абзыйларда бүген кунаклар бардыр, дип уйланды Тәгъзимә. Хужа яңа кунакны озак көттермәде, Тәгъзимә өйгә керү белән, түр яктан алгы якка чыкты. Шәрифулла, чыннан да, бер күрү белән үк күңелгә ягылып кала торган бер абзый иде. Аның ябыграк аксыл йөзе дә, яшь соры күзләре дә. хәтта жеп кебек мыегы һәм ияк очында гына калдырып татарча китәрткән сакалы да, ару күлмәк өстеннән кигән жнңсез камзулы да —барысы да көлеп елмаеп тора кебек иде. Тәгъзимә,'ирексездән, әллә булмаса берәр бәйрәм-мазармы бүген, днп уйланды Ләкин бу турыда сорамады. Шәрифулланың хатыны — Маһитап апа Гыйззәтулла янына йомыш кушарга чыккан арада, гозерен әйтеп калырга ашыкты. Тәгъзимәнең сүзләрен ишеткәч, картның йөзе үзгәреп китте. Башта сагайгач кебек булды, аннан куркынган төс чыкты. — Кая әле,— диде ул. Төргәкне алып, сәке читенә утырды да, бераз язуларны караштыргач, коры гына: — Кем бирде моны? — диде. — Мастерскойдан биреп чыгардылар дисеңме? — Юк инде, мастерскойдан түгел, Шәрифулла абзый, — дип алдашты Тәгъзимә,— әйтәм ич, кайтышлый. Шәрифулла сәкегә ятыбрак тәрәзә пәрдәсенә үрелде, аның бер читен күгәреп, күзәтүче юк микән дигәндәй, карап алды. Тәгаен. бик хәтәр эш кушканнар иде Тәгьзимәгә. — Язу үзебезчә, мөселманча икән, — диде Шәрифулла. — Кәнишне. әллә ни зур грамыты юк миндә, шулай да, үзебезчә язылган булгач, шәт, укып чыгарбыз. Иреннәрен селкетеп авыз эченнән генә язуны укый башлады. Прокламацияне күзләренә бер якынрак китерә, бер ераграк чигерә иде карт. Кинәт аның йөзендәге кызыксынуы тирән аптыра} га күчте, авызы ачылып ук китте. Ул бер Тәгьзимәгә карап нидер әйтмәкче дә булган иде, ләкин эчтән тынды, бары: «Менә сиңа!» дип кенә мыгырданды. — Грамыты җитенкерәми шул, грамыты, — диде ул тагы. — Танымыйсыңмыни, ул инде теге... ни .. әрвәлүтснянир язуы Берүк син башка кешегә әйтә күрмә инде апын турында. Иик дисәң, миңа шулай куштылар, юкса син, Шәрифулла абзый, минем башны Себер җибәртерсең. — Юк бит, алай булмый ул, —диде карт кыркурак бер тонда, —ничек инде, килен!? Ни язылганын белми торып, аны агай-энегә таратырга була димени?! — Алла хакы өчен, Шәрифулла абзый, алай димә. Әгәр без әйткәнне эшләмәсәң, башың бетә синең, диделәр. Инде бичара сабыйларым ятим калалар бит. — Тукта, килен, булмаган хафага бирелмә, мин теге якка чыгып күзлегемне табыйм әле, әллә, бәлкем, анда әйбәт сүзләр дә язылгандыр. Карт шулай диде дә түр бүлмәгә юнәлде. — Кеше булса, берүк күрсәтмә инде,— дип калды Тәгъзимә, авырткан башын учы белән тотып. Шәрифулла ишекне ачып эчкә узды. Анда идән уртасында ашъяулык тирәли өч ир кеше утыра иде. Шәрифулла бирге якта, самовар янында утыручы кара тутлы, калын иренле егеткә язуларны сузды. — Кара әле, Гафур, минем баш җитми, бу нинди хикмәт тагы? — Шәрифулла бу язуларны каян алганлыгын әйтте. Гафур өрә-өрә чәй эчә иде. Үзенә сузылган кәгазьләрне сәерсенебрәк алды. Калкурак зур кара күзләрен озак кына язуга төбәп торды, бераздан, эчтән генә укыса да, аның иреннәре хәрәкәтләнә һәм кара куе кашлары тибрәнә башлады. Шәрифулла да мөгаллимнең язуны укып хәйранга калуын тойды. Ниһаять, егет прокламацияне укып чыкты да: — Кем бирде моны? —дип сорады. Аның тавышы калын, ягымлы, дулкынланган минутында да артык сабыр, тигезлеген үзгәртми торган тавыш иде. Шәрифулла Тәгъзимә турында сөйли башлады. —Берни дә аңламыйм, валлаһи, — дип куйды Гафур бот чабып. Хәзер аның йөзенә әллә елмаю, әллә нәфрәтләнү, әллә бүлмаса тагы да ныграк сәерсенү галәмәтләре чыккан иде. Ул әле һаман үзе язган прокламация караламалары белән шөгыльләнүче, бернигә дә игътибар итмичә, ниндидер кечкенә китапка чумган Хөсәенгә дәште. Хөсәен, тез чәнчеп утырган килеш, укуында булды, ишетмәде. — Хөсәен, — диде Гафур кабатлап, — аңлатып бирче безгә, бу нәрсә бу, ни дигән суз? Хөсәен, ниһаять, эшеннән аерылып, үзенә таба сузылган прокламацияне алды. Прокламация гектографиядә зәңгәр кара белән басылган. Хөсәен язып бастыра торган прокламацияләргә охшаган лде. Боларның башына да теге прокламацияләрдәге кебек үк: «Российский социалдемократический рабучий партия. Тоташыгыз, бөтен дөньяның эшче* ләре», — дип язылган иде. Ләкин болар барысы да күз буяу өчен эшләнгән нәрсәләр. Чөнки эчтәлеге нәкъ партия өндәүләренең киресе иде. Хөсәен ачуыннан кызарына төшеп укуын дәвам итте. Бу прокламация аша халыкка мөрәҗәгать итүче ниндидер кешеләр татар халкының барлык бәхетсезлеген руслар аркасында дип белдерәләр иде. Алар татарларны, берләшеп, русларга каршы канлы көрәшкә өндиләр. — Провокация. — диде Хөсәен, ачу белән янган күзләрен күтәреп.— ничектер моңа чик куярга кирәк.—Ул авыр сулап уйланып торды. — Каяле, — диде аның уң ягында утырган Садыйк, — нәрсә язганнар соң? Хөсәен бер сүз дә әйтмичә прокламацияләрне сузды. — Мин үзем дә аптырап киттем, — дип куйды Шәрифулла, кулларын җәеп. — Мөгаен, моның төбендә охранканың мәкерле эше ята, — диде Хөсәен.— Шәрифулла абзый,— диде ул, бераз уйланганнан соң.— бу язуларны бер эшче хатын китерде дидегезме? — Әйе шул, Тәгъзимә атлы бер хатын. Тегү мастерскоенда эшләүче минем авылдаш. — Нинди кеше соң ул? — Нинди дип, ялгыз хатын инде. Өч баласы бар. Ире анау елны вабадан үлеп киткән иде. хәзер көнкүреше ташка үлчим инде. — Укый-яза белми инде, әлбәттә? — Кая! Язу тану тагы ул бичарага! Хөсәен ачуыннан кызарып ук китте. — Кабахәтләр! Сайлый белгәннәр үзләре дә! — Җитмәсә, бу араларда хасталанып та йөри әле бичара. — диде Шәрифулла. Хөсәен кашларын җыерып бик җитди уйланды да: — Сез аңа бу язуны башта укып күрсәтегез, Шәрифулла абзый,— диде. — Инде таратырга кушканнар икән, таратсын. Садыйкның күзләренә куркыну билгесе йөгерде. — Ничек инде алай, Хөсәен?! — диде ул, кулларын сузып. — Ничек күрәләтә үз-үзебезгә начарлык эшлик?! Минемчә, Хөсәен туган, хәзер үк бу язуларны хатыннан алып ертып ташларга кирәк. Үз кешеләребез үзебезгә этлек ясап йөрмәсеннәр, к чорту матерь! Хөсәен салмак кына җилкәсен сикертеп куйды. — Хатын таратмаса, ана көн бетәчәк бит! Шунысын уйлыйсыңмы? Гафур да сүзгә кушылды: — Әлбәттә, әйткәннәрен үтәмәсә, ул хатын мотлакан бетәчәк. — Берни дә эшләтә алмаячаклар,—диде Садыйк, үз сүзендә нык торып. — Нигә шулай дим мин? Чөнки тегеләр хатынга кул тидерсәләр, үзләренең фальше корып ятканлыкларын ачачаклар. Хөсәен мыек астыннан гына елмаеп куйды. — Садыйк дус! Аңардан иртәгә үк, тараттыңмы, дип сораячаклар. Әгәр ул «юк» дисә... — Нигә, «юк» димәсен! - • Хөсәен көлеп үк җибәрде. — Нинди беркатлы кеше син! Аннан менә нәрсә, — диде ул җитдиләнеп.— Әллә син охранка бары шушы хатынга гына биргән дип уйлыйсыңмы? — Бирмәсә соң! Барыбер. Ичмаса, без күргән хәтлесе эшчене агуламасын. Ертып ташларга, мондый эш белән шөгыльләнмә, Себер китәсең, дияргә кирәк. — Юк, юк. алай түгел, — диде Хөсәен, йөзен чытып. — Болай итегез, Шәрифулла абзый: хатынга нәрсә язылганын укып күрсәтегез. Аннары мондый язуның ялган икәнлеген аңлатыгыз, социал-демократлар эше түгел бу, диегез. Әгәр охранканың беренче йомышын үтәсәң, сиңа икенчесен дә бирәчәкләр, син әкренләп шулай шымчыга, эшчеләрнең дошманына, сатлык җанга әвереләчәксең дип әйтегез. Менә шул. Калганын үзе хәл итәр. — Ә киңәш сораса, «Нишлим соң?» — дисә? Ул бит шулай дип керде. — Сез, аның күзләренә карап: «Белмим шул», — диегез. Тәгъзимә исә бу арада борчыла ук башлаган иде инде. Шәрифулла абзыйның теге бүлмәдә артык озак торуы аның күңеленә әллә нинди уйлар кертте. Инде хуҗа хатыныннан. «Ни булган, бик озаклады»,— дип сорарга авызын ачканда гына, урта ишектән Шәрифулла килен чыкты. — Чәнчелгере, күзлекне таба алмый мием череде, — диде ул. Шәрифулла сәкегә утырып язуны тотлыга-тотлыга укырга тотынды. Башта сүзнең ни турында барганлыгын Тәгъзимә аңламыйча торды. Бәлки, чыннан да, шулайдыр дигән уй узды аның башыннан, ә бераздан тирәнтенрәк уйланырга мәҗбүр булды. Аның күңелендә язудагы сүзләргә каршы дәлилләр, үзе белгән җанлы вакыйгалар, бер-бер артлы калка башлады. Туктале, алар сезнең кан дошманыгыз — урыслар, диләр. Ә бит менә бүген марҗа башы белән Маруся аның өчен тырышып йөрде. Тукта, ире үлгәч, аны Анфиса заводка урнаштырмадымыни? Ни өчен аларны Тәгъзимә дошман күрергә тиеш була соң?! Пальчиков— мастер, рәхимсез, зобани кеше. Ул Тәгьзимәне эттән дә болайрак күрә. Ләкин бит шул ук Пальчиков Маруся белән Анфисага да эткә караган кебек карый. Юк, юк, мондагы сүзләрнең очы очка ялганмый. Пальчиков — җир бит; рус кешесе булганы өчен Тәгъзимәнең дошманы түгел, ә кабахәт булганы өчен, миһербансыз, комсыз булганы өчен дошман. Ә Марусялар, Анфисалар? Алар ничек дошман булсыннар, ди. Әгәр үзенә яхшылыклар итәргә торган бу иптәш .хатыннарына Тәгъзимә кул күтәрсә, җир йотар аны. Әгәр Анфиса, Маруся кебек яклаучылары булмаса, Пальчиковлар Тәгьзимәне тере килеш ашаган булырлар иде. Ходаем, бу нинди хәл инде! Болай булгач, теге мастерскойдагы хатыннарның ниндидер әрвәлүтснннәргә өметләр баглап сөйләнүләре дөрескә чыкмады. Алар шундый явыз җаннар икән ләбаса! Шәрифулла, прокламацияне укып чыгу белән. Тәгъзимәнең фикерләрен аңларга теләгәндәй, бераз вакыт тынып, күзлеге аша хатынга карал торды. — И алла,— дип куйды Тәгъзимә, көрсенеп. — кемгә ышанырга инде болай булгач. Шул язуларны таратучы явыз җаннарны мактаган хатыннарны беләм бит мин. Шәрифулла кәефләнеп мыек астыннан гына елмаеп куйды. Хатын үзе дә дөреслекне ялганнан аера белә иде, шунысы куанычлы Кара сип Хөсәенне! Белә шул адәм күңелен, ә? Кинәт Шәрифулла кыюланып Тәгьзпмәгә аңлата башлады. Тәгъзимә таратырга тиешле прокламациянең башына: «Тоташыгыз, бөтен дөньяның эшчеләре», — дип язылган иде. — Мин сиңа бу прокламациянең ялган икәнлеген бик ансат күрсәтә алам,— диде Шәрифулла.—Пичек инде ул язуның бисмилласы итеп «Тоташыгыз» ди. ә эченә «аерылышыгыз» дип яза. Бары безнең татарның башына җитү өчен язган моны дошман! — Ихластан да шулай шул, — дип кунды Тәгъзимә. Кинәт ул сәкедә яткан кәгазьләр төргәгенә кыргый, усал бер караш ташлады’. Шәрифулла ни дип уйларга да өлгермәде, Тәгъзимә калтыранган куллары белән аларны алды да янып торган учак авызына таба атлады. Юк, Шәрифуллага нинди дә булса киңәш бирергә туры килмәде. Хатын ни эшләргә кирәген үзе белә иде. Ә өч көннән соң РСДРП комитеты татар телендә халыклар дуслыгына багышланган прокламацияләр басып таратты. Анда охранка провокациясенә карата да язылган юллар бар иде. «Татар иптәшләр! Патшаның ярдәмчеләре — жандармнар, Кулаков сә башкалар үзләренең провокаторлары аша сезнең арагызда төрле язулар тараталар. — диелгән иде анда. — Алар татарлйрны русларга каршы котырталар. Ул листовкалар социал-демократлар исеменнән таратыла. Ләкин аларга ышанмагыз, иптәшләр! Исегездә тотыгыз, без Россия халыкларын җәберләүче вә изүче рус хөкүмәте белән сезне көрәшкә чакырабыз. Әмма уртак дошманны бары тик рус халкы белән союзга кереп кенә җиңеп була, дибез...» Учаклар дөрләп янсын Моңарчы шәкертләр хәрәкәте пыскып торган сүрән учакны хәтерләтсә. канлы якшәмбе көннәреннән соң ул дөрләп, ялкынланып яна башлады. Хәзер шәкертләр арасында төрле-төрле җәмгыятьләр баш калкытты. Фатих Әмирхан оештырган «Әл-ислах» гектографта гына булса да үз газетасын бастырырга әзерлек алып бара. Кемнәрдер прокламацияләр, язма журналлар чыгара. Хәрәкәт көчәйгәннән-көчәя. һәм, бәхеткә каршы, шул ук шәкертләр арасында Хөсәеннәрнең дә ышанычлы ярдәмчеләре бар. Алар шәкертләр арасында яшерен прокламацияләр тараталар, җыелыш һәм моназараларда әйтәсе сүзләрен әйтәләр, бәхәскә керәләр. Әйе, мәдрәсә.— начармы, яхшымы,— татар егетенең беренче тапкыр китап белән танышу урыны. Хөсәен дә бит үзенең уку юлын шул мәдрәсәдән башлады. Мәдрәсә белән исәпләшмичә, аны игътибар даирәсендә тотмыйча булмый. Шәкертләрнең күпчелеге— авыллардан килгән кешеләр. Аларның фәкыйрьрәкләре җәйләрен казакъ, башкорт арасында укытучы-мулдәкәлек итә. Ахыр чиктә мәдрәсә аша киң катлау татар, казакъ, башкорт крестьянына йогынты ясап та була ич. Февраль кичләренең берсендә Хөсәен «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенә барышлый шулай уйланды. Аны иртә белән үк җыелыш турында кисәткәннәр иде. Ул хәбәр итүчеләргә: барам, чыгыш ясыйм, дип сүз бирде. Андый мәдрәсә җыелышларында күп тапкырлар булганы бар аның. Ак чырайлы, шау-шулы шәкертләр дөньясы. Тормыштан ерак торган тәҗрибәсезлек, сукырлык. Ил хәсрәтен чигеп сөйләшү урынына бары шәкерт зары, бер якны каеру. Хәер, бу эштә аларны гаепләп тә булмый инде. Алар шундый шартларга куелган кешеләр. Хәлбуки, халкыбызның дәртле яшьлеге башлыча шунда бит. Менә ул ике катлы кызыл кирпеч бина. Хөсәен чәчәктәй үсмер елларын шул мәдрәсәгә йөреп уздырды. Монда һәр нәрсә таныш. Хөсәенне мәдрәсә ишек алдында Гафур Коләхметов, Галимҗан Сәйфетдпнов һәм Габдрахман Мостафин каршы алдылар. Болар өчесе аә — ышанычлы якын дуслар. Мәдрәсәнең үзендә укып, шунда яшәп, Хөсәеннәр ягыннан эш алып баручы кеше — Габдрахман Мостафин дигәне. Аның шәкерт икәнлеге киеменнән үк күренеп тора. Гафур да, Галимҗан да европача киенгән булсалар, Габдрахман ак илтер бүректән. читек катадан. Хөсәен һәркайсы белән кул биреп күрешкәч, алар ашыгып өске катка менеп киттеләр. Залда җыелыш башланган иде.'ахры, өскә күтәрелүгә, ябылып бетмәгән ишектән тавышлар ишетелде. Кемдер кычкырып нидер аңлата, кемнәрдер риза булмыйча гүлиләр иде. Коридорны узып, шактый зур залга кергәч, җыелышның башланганлыгы анык беленде. Зал шыгрым тулы. Урын җитмәү аркасында, байтак кеше аигүрә басып тора. Алар стеналарга сөялгәннәр. Арада тәрәзә төпләренә урнашканнары да бар. Хөсәен, ишектән керү белән, түрдә яшел постау ябылган өстәл артындагы кешегә игътибар итте. Пенсне күзлекле, өстенә костюм, башына хәтфә кәләпүш кигән, чандыр гына, зифа буйлы бу кеше шәкерт реформасы башында торучы Фатих Әмирхан иде. Хөсәен, Габдрахман артыннан калмыйча, тыгызланып халык арасына узды, һәм, ниһаять, алар үзләренә буш тәрәзә төбе табып, утырыштылар Фатих Әмирхан, кулындагы кечкенә кыңгырауны булдыра алганча каты чылтыратып, шәкертләрнең шау-шуын бераз басты да: — Җәмәгать! Шәкерт әфәнделәр! Әгәр сез мине җыелышка рәис итеп сайлагансыз икән, буйсынырга да авырсынмагыз, — диде. — Тәр- тип-низамга чакырам! Ул тагы бераз вакыт кулындагы кыңгыравын чыңлатып торды, Хөсәен таныш-белешләрдән кемнәр килгәнен белер өчен залны күздән кичерде. Әйе, хәтәр бәхәсләр булачак. Чөнки шәкертләр арасында төрле карашлы кешеләр, эсерлары да, меньшевиклары да, либерал буржуазия вәкилләре дә, милләтчеләре дә бар. Сүзне җитү чәчле, ак якалы, манжетлы яшь егеткә бирделәр. Ул шәкертләрнең кул чабып каршылауларына бик шат иде, ахры, чыгып, нәзакәтле генә баш игәннән сон, халыкның азатлыгы, мәдрәсәләрнең янар- тылуы — барысы да дини реформага бәйләнгәнлеген аңлата башлады. Янәсе, дин ул — безнең төп корал, шул ислам дине аркасында гарәп халкы кыргыйлыктан котылып, зур культура тудыра алды һәм Европаны уятты. Ораторның сөйләвенә караганда, акылсыз муллалар тара* фыннак ислам диненең бозылып китүе генә эшне харап иткән. Ораторга гөр килеп кул чаптылар. Нәүбәттәге оратор шулай ук европача киенгән, җитү чәчле, ләкин башына чуклы кызыл фәс кигән иде. Ул милләтнең бәхете төрки халыкларның берләшүенә бәйләнгән дип сөйләргә тотынды Аныңча, әгәр дә Россиядәге төрки телдә сөйләшүче егерме биш миллион халык бер байрак астына җыелса, үзенең көчен-гайрәтен күрсәтсә, барысы да ал да гөл булачак. Чыңгыз, Бату хан заманнарын хәтерләгез. Әнә шул көннәрне кире кайтару өчен көрәшергә кирәк, диде. Шәкерткә барысы да бата иде. Беренче ораторны алкышлаган кебек, икенчесен дә алкышлап кул чабып озаттылар. Әйе, шәкерт өчен асылда ислах — яңару, реформа кирәк иде. Аның күпчелеге өчен ахыр чиктә нинди флаг астында моңа ирешеп булуы хәлиткеч әйбер булып күренми н де. Хөсәен, записка җибәреп, Фатих Әмирханнан үзенә сүз сорады. Хөсәенне күпчелек шәкерт белә иде монда. Соңгы вакытларда аңа, митингларда булсын, җыелышларда булсын, күп кенә чыгышлар ясарга туры килде. Шәкертләр дә хәзер мәдрәсәдә генә утырмый бит. Алар да һәркайда булалар, шуңа күрә Хөсәенне күпчелек таный иде. Хөсәен, сүз бирелү белән, Фатих Әмирхан утырган өстәл янына чыгып басты. Зал бер мәл гүләп алды. Күпчелеге казаки, түбәтәй, читек кигән, әле мыекка пәке тидермәгәненнән алып инде сакал-мыекны шартын җиткереп үстерә торганнарына кадәр, барысы да ораторга текәлделәр. Хөсәен, гадәтенчә, тыныч һәм үзенең хаклыгына ышанган хәлдә сүзгә кереште: —Иптәшләр, шәкерт дуслар! —диде ул. —Сезнең зарларыгыз, сезнең чын белемгә, мәгърифәткә ашкынуларыгыз минем өчен бик яхшы аңлашыла. Чөнки мин үзем дә шәкерт булган кеше, үзем дә шушы диварлар арасында яшьлегемне уздырган кеше. Әлбәттә, ислах кирәк, әлбәттә, урта гасыр схоластикасы арбасына утырып, без халкыбызны тәрәкъкый иттерә алмаячакбыз. Ләкин моңа ирешү өчен безгә нишләргә кирәк соң? Беренче булып сүз алган әфәнде әйткәнчә, ислам байрагы астына җыелыргамы, я булмаса икенче оратор тәкъдим иткәнчә, милләтчелек байрагын күтәрергәме? Социал-демократларның, ягъни безнең, бу мәсьәләгә карашы ачык. Бернинди дин дә, милләтчелек байрагы да халыкларга азатлык һәм, шул җөмләдән сезгә, шәкертләргә реформа бирмәячәк! Динне яңартырга кирәк дип сөйләгән әфәнде сезгә тарихи дөреслекне бозып күрсәтә. Беркайчан да ислам диненең дә. башка диннәрнең дә мәгърифәткә хезмәт иткәне булмады Ислам дине белән гарәп галимнәре беркайчан да тату яшәмәделәр. Рәсми дин аларны һәрвакыт эзәрлекләде. һәм ул әле дә шулай, иптәшләр. Кинәт шәкертләрдән бер төркем бик каты тавышлана башлады. Уртада утыручыларның берсе: — Дәһри! Денсез! Сатлык мөкаллид! — дип кычкырды. Хөсәен тукталырга мәҗбүр булды. Ул мондый хәлнең буласын күздә тоткан иде, тик ул әйтәсе сүзен әйтми китмәячәк! Фатих Әмирхан тагы, аягүрә басып, кечкенә кыңгыравын чылтыратырга кереште. — Тәртип, тәртип, туганнар! — Сөйләмәсен, долой!—дип кычкырды баягы тавыш. — Бу ни дигән сүз! Без ирек, хөрлек турында сөйләтмибезмени? Хөсәен әфәнде дә бу иреккә хаклыдыр бит, — диде Әмирхан. Ниһаять, бер төркем шәкерт: — Сөйләсен, сөйләсен! Без тыңларга телибез! — дип кычкыргач, валның тына төшүеннән файдаланып. Хөсәен сүзен дәвам иттерде. Динне, анын тарихын әйбәт белгән шәкертләргә авызлары капланырлык итеп, тарихи фактларга таянып сөйләргә кирәк. Бәхеткә каршы, Хөсәеннең бу җәһәттән әзерлеге начар түгел иде. Ул марксизм тәгълиматын үзләштергәннән соң үзендә булган, шул исәптән, мәдрәсә биргән белемнәрен яңадан тикшереп чыкты Моңарчы игътибар ителми узылган куп кенә нәрсәләрне янача бәяләргә кирәк булды, чөнки аның шул ук белемнәрне алган, шулар белән үк тукланып яшәүче кешеләр арасында да эшлисе бар иде бит. Хөсәен инкарь ителмәслек фактларны тезеп, исбатлый башлагач, зал ирексездән тынычланып калды. Хөсәен сүзне католик чиркәвеннән, фәннең шул чиркәү белән көрәшеннән башлады. аннан әкренләп ислам флагы астында хакимлек сөргән хәлифәләрнең гарәп галимнәрен җәберләвең, аерым кешеләрнең нинди авыр золмәт астында хакыйкатьне эзләвен әйтте. Ораторның үзенә дә тыңлаучыларның ышанырга мәҗбүр булуы сизелә иде. Мәсьәлә ачыкланды. һәр төрле караш үз урынын алды. Җилгәртелгәп ашлыктай аерылды. Дингә реформа ясарга кирәк, аны хәзерге чор таләпләренә җайлаштырырга кирәк, барлык ислам дөньясы шул флаг астына кушылса, барлык төеннәр чишеләчәк, дигән кеше һәм аның тарафдарлары түзмәделәр. сызгырырга, идән дөбердәтергә керештеләр. Фатих Әмирхан тагы җитез генә аягүрә торып басты, Хөсәен исә, мондый дулауның булачагын көткәндәй, хәтта шуны алдан сизүенә шатланган кебек, тыныч кына елмаеп, шау-шу басылганын көтә бирде. Ниһаять, каршы як та. Хөсәенне аңлаган һәм аңларга тырышкан кешеләр дә телгә килде. Алар: «Сөйләсен, комачауламагыз!» — дип кычкы-- рырга, рәиснең тәртип урнаштыруын таләп итәргә керештеләр, зал өч- дүрт минут каты гүләгәннән соң гына тына төште. Хөсәен, берни булмагандай. сүзен дәвам иттерде. Ул тагы мисаллар китерде. Әбугалиси- на, Фараби. Якуб Кәндиләрнең ислам галәмендәге тормышы, атарның, голә.мә тарафыннан нинди зур җәфалар күреп, хезмәт итүләрен сөйләде. — Миңа сезнең әйткән туры сүзне күтәрә алмавыгыз аңлашыла, әфәнделәр, — диде Хөсәен теге үзе алдыннан чыгыш ясаучыларга.— Сезнең өчен, әлбәттә, марксизм байрагына караганда, ислам байрагы файдалырак, кулайрак. Ләкин мин ышандыра алам, сезнең бу көчәнү- ләрегездән берни дә килеп чыкмаячак. Чөнки әйткәннәрегезнең берсе дә тарихи дөреслек түгел. Ислам байрагы никадәр генә хәтәр булып күренмәсен, ул байрак тузган, искергән инде, аның белән әллә кая ерак китә алмассыз! Менә мин икенче ораторның сүзләренә тукталыр идем. Ул милләтчелек байрагын күтәреп чыкты. Менә монысы хәтәррәк. Чын азатлык өчен көрәш барган чакта хәрәкәткә буталчыклык кертү куркынычы бар. Шулай да без, марксистлар, аннан да курыкмыйбыз, чөнки безнең анарга каршы куярлык һәм аның да дөреслеккә корылмаган, инсаният бәхетенә хезмәт итә алмый торган бер теория икәнлеген исбат итәрлек дәлилләребез бар. Хөсәен милләтчелектән ярдәм эзләгән ораторга мөрәҗәгать итте. Ул алгы сафта, кулларын күкрәгенә кушырып, әгәр кирәк икән, хәзер үк әтәчтәй сугышырга әзер икәнлеген сиздереп, кукраеп утыра иде. — Сез, әфәндем, тарихка мөрәҗәгать итеп, чыгышыгызны Чынгыз ханнан башладыгыз вә вакытыгызны шундый шәүкәтле заманнарның яңадан кайтуы белән хыялланып уздырдыгыз. Ләкин, чынлыкта, әфәндем, безнең кайнарыбызның Чыңгыз хан биргән өлеше иранлылар канындагы Хулагу хан өлешеннән, Мысыр гарәпләре канындагы мамлүкләр биргән өлешеннән бер дә артык түгел. Сездә, әфәндем, милли горурлык юк, безнең каннарыбыз үзенең мәдәиияты белән Европа кыйтгасында беренче урынны алучылардан булган Болгар халкына барып тоташа. Без карт, чал тарих иясе булган тырыш, зирәк бабаларыбызны онытмыйк. Инде миңа ышанмыйсыз икән, мәшһүр галимебез Шнһаб Мәрҗапи хәзрәтләренең «Мостафадел-әхбәрженә мөрәҗәгать итегез. Әйе, әйе, әфәндем, сез милләт өчен ут йотасыз, хәлбуки, милләт тә, халык та, аның мәдәнияты да, туган теле дә кирәкми сезгә. Сезнең ты- рышлыкларыгыз бары милләтне, татар халкын бетерүгә генә китерәчәк. Сез төрки халыклар, госманлылар дисез, әфәндем. Ләкин сез бу төрки халыкларның бер милләттән тормаганлыгын ачык беләсез бит. Шәкертләрнең күбесе—казакъ далаларында, төрекмәннәр арасында, ниһаять, Бохара якларында булган кешеләр. Әйтегез, зинһар, тел, гореф-гадәт, тормыш шартлары ягыннан бездән аермаслыкмыни алар? Сез аңларга тиеш, алар үзләренә бер милләт һәм аларның безнең белән уртаклыклары руслар белән поляклар арасындагы уртаклыктан артык түгел. Шулай булгач, тарихи шартлар аркасында барлыкка килгән милләтләрне ничек игеп көчләп бер кунычка тык.макчы буласыз сез? Димәк, бу мөмкин булмаган бер нәрсә, алар уртак социаль максатлар өчен кулга-кул тотынышып көрәшсәләр дә, барыбер үзләренең милли үзенчәлекләрен югалтмаячаклар. Димәк, бу веҗүткә ашмый торган ми череткеч бер утопия генә. Инде сез милли азатлык дисез, милли азатлык булмыйча торып шәкертләр өчен ислах мөмкин бер нәрсә түгел, дисез. Нәрсә, сез рус дәүләтенә каршы сугыш ачмакчы буласызмы? Явыз, рәхимсез ак патша мондый хәлдә бөтен Казан губернасын кан дәрьялары белән күмеп ташлаячак. Нәтиҗә нәкъ көтелгәннең киресенчә чыгачак. Тодсуш Костюш коның, яхут дагстанлы Шамилнең азатлык хәрәкәтләре ни белән беткәнен белмисезмени? Ләкин, кадерле шәкерт иптәшләр, халкыбызны бәхет-сәгадәткә ирештерү, алдынгы милләтләр сафына бастырып озын гомерле итү, бөтен дөнья мәдәниятына лаеклы өлешен керттерү имканияте юк түгел! Моның өчен мнллият байрагы да, ислам байрагы да кирәкми, ә марксизм байрагын күтәрергә кирәк. Хөсәенне тагы бүлдерделәр. Арттан берәү дулап- — Безнен мөселман агай-эне сыйныфларга бүленмәгән! Бездә эшче юк, без барыбыз да — хәллеләр дә, хәлсезләр дә — бер җәфаны кичерәбез, урысларына барып сөйлә бу әкиятеңне!—дип кычкырды. — Дөрес түгел бу, иптәшләр, — диде Хөсәен тавыш-гауганы басарга тырышып, — дөрес түгел! Бездә дә нәкъ башка Европа милләтләрендә- гечә сыйныфлар бар. Ышанмасагыз, иптәшләр, үзегез барып белешегез: Алафузов фабрикаларының өчтән бер эшчесе татардан тора, вә һәркай- да татар эшчесе икеләтә изелә! Ә авылларда нинди хәерчелек хөкем сөргәнлеген сез үзегез дә яхшы беләсез бит, туганнар! Авыл байгуралары, алпавытлары ярлы крестьянның канын тереләтә эчәләр. Бары дөм-сукыр, яхут акны кара дип күрсәтергә теләгән явыз җаннар гына бездә сыйнфый көрәш юк дип әйтергә базалар! Сыйныфлар бар. Сыйнфый дошман көчле. Чөнки аның хөкемендә гаскәр бар, дәүләт бюрократиясе бар, төрмәләр, жандармнар бар, ниһаять, патша үзе алар ягында. Хөсәен сүзен тәмамларга җыенган иде инде. Ләкин ишек ачылып китте дә махсус күзәтү өчен куелган шәкертнең куркынган йөзе күренде. Ул кулын күтәреп шундук Фатих Әмирханга ниндидер ишарәләр ясый башлады. Рәис тиз генә аягүрә басты, Хөсәенгә мәгънәле караш ташлады һәм: — Иптәшләр, әфәнделәр, — диде. — Сүзне хөрмәтле шагыйребез Мәжит Гафури әфәндегә бирәбез! Хөсәен тиз генә яндагы ишеккә таба китте. Мостафин белән Галимҗан Сәйфетдинов күптән кул изәп аны чакыралар иде инде. Кемнәрдер шул ук ишектән йөгерә-йөгерә чыгып киттеләр. «Димәк, полиция, я булмаса филерлар!» дигән уй узды Хөсәеннең башыннан. Ах, аның Мәҗит Гафурины да күрәсе килә иде бит. Моңарчы Троицк, Уфа якларында яшәгән шагыйрьнең башлангыч хикәя һәм шигырьләре белән ул таныш иде. Ниһаять, ул аның хәзер Казанга килгәнлеге турында да ишетте. Күрергә кирәк иде аны, танышырга, сөйләшергә. Әгәр дә Гафури кебек шигырь язарга сәләтле кешеләр ана ярдәм итсә, нинди әйбәт булыр иде. Хөсәен ишек янында тукталды да күзләре белән халык арасыннан Гафурины эзли башлады. Сул кул як стена кырыннан урта буйлы, чандыррак егет зал алдына таба ашыга-ашыга бара башлады. Ул сул аякка аксый иде. Менә ул рәис өстәленә сул кулы белән таянды, бернинди кереш сүз әйтмәстән, кычкырып шигырь укырга тотынды. Тәгаен, барысы да баштан ук уйланып куелган иде. Шәкертләрнең политик җыелышын үзенә күрә шулай гөнаһсыз гади әдәби кичә итеп күрсәтү иде бу. Хөсәен тагы ишеккә карап алды. Залда әлегә ят беркем дә күренмәгәч, ул тагы тукталып шагыйрьне тыңлый башлады. Гафуриның тавышы артык көчле булмаса да, ягымлы һәм ничектер моңлы иде: Вакыт җитте һәрбер эшне тикшерергә, Ярамас күзне йомып тик йөрергә, һиммәт итсен һәрбер кеше хәл кадәре, Җитешмәгән урыннарны житкерергә... Барчабыз уйлап карап, карар биреп, Тиештер бер-бер эшкә тиз керергә, Авыр йөкне тартып барган кешеләрне, Ярамас артка таба чигерер! ә Кеше артыннан иярсәң дә белеп ияр. Шул вакытта иярүдән файда тияр. Белмәенчә тәкълит кылып юлга керсәң, Ахырда янган утка эчең көяр... Бөтен зал бер булып кул чаба башлады. Фатих Әмирхан тагы аягүрә торып басты. Кемдер залда; «Себер тимер юлы! Себер тимер юлы!» — дип кычкыра башлады. Ләкин Хөсәенне иптәшләре кулыннан тарталар, тизрәк күздән югалырга чакыралар иде Хөсәен залнын аргы очындагы ишеккә тагы бер тапкыр күз атты да, анда ниндидер хәрәкәт булып алганын күргәч, тиз генә үзе артыннан ишекне япты. Алар караңгы бүлмә аша үтеп, аска төштеләр. Комганнар, кәвешләр тулган госелханәне, аннары әчкелтем-төчкелтем исләр белән ысланып беткән кухня-ашханәие узып, арткы юлдан ишек алдына чыктылар. Капка төбендә якасын күтәргән бер филер йөренә иде. Егетләр койма ярыгы аша берәм-берәм күрше ишек алдына чыктылар. Андагы утын сарайлары артына кергәч, тукталып сөйләштеләр. Хөсәен сорау белән Моста- финга текәлде. — Я, ничегрәк соң, синең белән сөйләшергә вакыт та булмады,— диде. — Булды, тараттык,— диде Мостафин. барысын да аңлап. — Ничегрәк кабул иттеләр? — Ярый,—диде Габдрахман, елмая төшеп —Берничәсе белән сөйләштем. Иртәгә эшкә керешәбез. Әлбәттә, сөйләнгән сүз шәкертләр арасында революцион-больше- вистик прокламация тарату, төркем туплау һәм аларның түгәрәкләрендә эш алып бару турында иде. Хөсәен Галимҗанга ишарә итте. — Менә сезгә Галимҗан Сәйфетдинов килеп йөриячәк. — Әйе. ул миңа әйтте. — диде Мостафин — Аяныч, — дип куйды Хөсәен. — Мәжит Гафури белән бер сөйләшеп утырып булмады. Кайчаннан бирле җыенам... — Теләсәң, синең теләгеңне аңа җиткерәм мин, — диде Габдрахман.— Әйтимме соң? Сиңа барсынмы? — Болай итәрбез,—диде Хөсәен,— син аны Габитовларга алып бар. Шунда... — Менә нинди гәп. Хөсәен туган, — диде Галимҗан Сәйфетдинов,— иртәгә көндезге унда Апанаевларда тегеләрнең җыелышы була Рәшит казый үзе катнашачак. Син аны беләсеңме? Хөсәен белгәнлеген әйтте. Рәшит казыйның менә ничә елдан бирле инде, зур тырышлык күрсәтеп, пантюркизм хәрәкәтен җәелдерергә йөргәнлеген ул яхшы белә. Аның «Миръат»ын Хөсәен чыккан саен алып укымый калмый иде. Хәлбуки, бу елдам һәм оста эш йөртүче дин әһеленең татар җәмәгатьчелеген зур хәвефләргә дучар итүе мөмкин. Менә ничә елдан бирле инде ул халыкны Төркиягә китәргә өндәп, миссионерлык кылып йөри. Аның исәбенчә, рус арасында торуга караганда, татарга Төркиядә яшәү мең тапкыр хәерлерәк. Янәсе, төрекләр — безнең кан кардәшләребез, янәсе, шул ук тел, шул ук дин. Нинди зур ахмаклык! Әле Хөсәен, иптәшләреннән аерылып, бер үзе генә Екатерин- ская буйлап киткәч, шулар турында уйланды. Гайнулла будкасы яныннан узды. Елмаебрак дәшсәң, ара тирә акча төрткәләсәң, барысын да сагарга әзер торган бу бәләкәй полицейский белән араны бозмаска кирәк иде Шул ришвәтче аркасында күп кенә хәлләрдән котылып калды бит Хөсәен. Комитетта хәтта, аның белән ныграк элемтәгә кереп булмас микән, дип тә әйттеләр. Ләкин тиздән Хөсәен бу эшнең мөмкин түгеллеген белде. Унтер абзыйның, тегеләрне саткан кебек, үзе өчен файдалырак булса, сине дә ике тиен көмешкә сатуы бик ихтимал иде. Шуңа күрә Хөсәен аның белән артык ачылмыйча гына танышлыкны дәвам иттерде. Әле ул постында торган Гайнуллага сәлам бирде. — Ә-ә, Хөсәен икән, — диде унтер. — нихәл, энем, әниең исәнме, җәмәгатең саумы, ниләр бетереп йөрү? Бик алан үзеңне нитмиләрме соң?.. — Юк әле хәзергә, әлхамделнлла. Яз сулышы кичләрен лә үзен сиздерә, өй кыекларыннан салынып төшкән озын та.мчы бозлары язның якынлашуын ачык күрсәтә. Хөсәен, шуларга карап, бозлар озын, яз быел бик озакка тартылыр, ахры, дип хйланды. Әле соң булмавына карамастан, урамнарда халык аз иде. Гөрләп килгән революция жиле мещаннарның котын алган. Сирәк- мирәк узган извозчик атлары һәм дөбер-шатыр килеп йөргән трамвайлар гына тын урамны җанландыра иде. Хөсәен, өенә кайтып җнтәрәк, каршы яктагы капкадан чыгучы кешегә игътибар итте. Ул ишек алдында вәисевчеләр мәзһәбенең канцеляриясе урнашкан иде. Таш капка өстендәге яшел төстәге калайга шулай дип язылган да. Өстә гарәп хәрефләре белән: «Мәктәп гыйрфан мәхкәмәң шәргыйяи мөхәммәдия», аста русча: «Всего мира молитвенный дом мяктябгирфан, т. е. мусульманская академия и автономное духовное управление и канцелярия сотрудника всего мира духовного отца сардара староверского о-ва мусульман ваисовского божьяго полка» диелгән. Биредә татар агай-энене эләктерергә чамалап торган күп тозакларның берсе һәм шактый куркынычы урнашкан. Соңгы вакытларда аның капкасы артык киң ачыла башлады. Әле хәзергә сардар Гайнан сөргендә булуына карамастан, аның ярдәмчеләре һич йоклап ятмыйлар. Хөсәен урам аркылы бу якка чыгып килүче кешене күзәтеп торды. Кеше якынрак килгәч, аның өс-башы, фәкыйрь киемнәре ачык күренде. Хөсәен елмаеп куйды. Бу бит кайчандыр Хөсәеннәрнең керен чәлдереп чыгарга теләгән теге әкәмәт егет. Ул бит әле, җитмәсә, өйгә кереп ашап- эчкәч, рәхмәт тә әйтмәстән, чабаталарын күтәреп чыгып сызган да иде. Исеме ничек әле? Әйе, Фәрхетдин. Хөсәен, бу якка чыккач, югары очка китә башлаган Фәрхетдинне кычкырып туктатты. Егет аңгармыйча калды. Ул, акылын җыеп, Хөсәенне танып алганчы, «бай» аның янында ук иде инде. — Нихәл егет? Фәрхетдин бит әле син? — диде Хөсәен. Фәрхетдин, аптырап, күзләрен зур итеп ачты. Аның чыраенда курку галәмәтләре иде. — Нәрсә кирәк сиңа, бай абый? Нишләтмәк буласың мине? — диде Фәрхетдин. . — Син теге капкадай чыктың, шулаймы? — дип сорады Хөсәен. — Тегеннән шул. — Анда нигә кергән идең? Фәрхетдин, әйтимме, юкмы дигәндәй, дәшми торды, аннары өметсез рәвештә кул селтәп, авыз эченнән диярлек: — Әй лә, булмады ла, — дип куйды. Ул бераз шикләнә төшеп Хөсәенгә карады. «Теге чакны качып китеп эшне бозмадыммы икән?» Ләкин Хөсәеннең мөгамәләсе һич тәшвишләнергә урын калдырмый иде. Теге чакны да ул яхшылык теләде бит Фәрхетдингә. Фәрхетдин үзе юләр булды. — Божье полкка язылмакчы булган идеңмени? — диде Хөсәен. — Акча алып булмасмы дигән ием, — диде Фәрхетдин, мескенләнеп, борынын тарта-тарта. — Бирмиләрме? — Бер авылдашны очраткан ием. Шул әйткән ие. Әгәр шунда кереп язу алсаң, син инде бөтен салымнардан азат, сиңа беркем берни әйтә алмый, рәхәтләнеп авылыңа кайтасың да, күпме теләдең, шул чаклы җир чәчеп, рәхәтләнеп гомер сөрәсең, дигән иде. Булмады, үзе акча сорый. Аннан, минем пачпорт та юк .. Пачпортыңпы’ калдырып тиешле суманы бирсәң, сиңа кәгазь бирәбез, ди. " Хөсәен ирексездән көлеп җибәрде. — Фәрхетдин, — диде ул йомшак кына итеп,— ышанма андый шарлатаннарга! — Нигә алай? Минем авылдаш Җантимер абый белә, ул бик әйбәт икән, аның язуы. Беркемгә буйсынмыйсың, беркемнән курыкмыйсың, мәчеткә йөрмисең, инде китереп муллага сәдака да бирмисен, ә җирнең дисәтинәсенә сигез тиен көмеш түлисең дә, мин татар түгел, мин крәстиян түгел, мин денсез дә түгел, мин татардан, жир күктән, ут судан ничек аерылса, шулай аерылам, дисең дә тик ирекле мөрит булып яши бирәсең. — Барып чыкмады дисен инде алайса? — Чыкмады шул, абый жаным. Пачпорт та юк, акча да юк. — Фәрхетдин күңелсезләнеп башын иде. — Әнә төнәген берәү киңәш бирде бирүен, — дип куйды ул бераздан. — Тик никтер күңелем бер дә тартмый. Күнел тартмаса, булмый бит ул. Шулай күнел тартмаган бер жиргә урнашкан идем узган ел, адәм хуры булдым. Чак төрмәгә утыртмадылар үземне. Хөсәен сагая төште. — Нинди эш сон ул? — Юк, әйтүе дә оят инде, бай абый. — Әйт, әйт. монда бит үзебез генә. Фәрхетдин Хөсәеннең колагына үрелде дә Суконныйдагы кызыл фонарьлы йортта эшләгәнен әйтте. — Ә, анысы әйбәт түгел инде! — диде Хөсәен. Фәрхетдин куркынып китте. Юкса бит ул <бай абыйэсыннан үзен кызгандыру өчен генә, и бичара, дип әйттерү өчен генә чишелгән иде. — Ипле менә нишләргә дә аптырыйм, — диде Фәрхетдин еламсырап.— Җирләр кибә башлау белән, алла боерса, чәчүгә авылга кайтырмын дигән идем. Тик бит. абый жаным, кулыңда бераз гына да акчаң булмаса, синең кемгә кирәгең бар. Атлык акча җүнәйтеп булмасмы дигән идем. Юк шул... — Күпме җитми соң? — дип сорады Хөсәен. — Бер аягына җыйдым инде...—диде Фәрхетдин. — Шуннан гайри юк. Бусы да һәр көнне ике тиенгә кими — Нигә, ул акчаны бит син берәр заводта да эшләп таба аласың. — Кем алсын мине забутка, бай абый. Анда хәзер эшләр бик кыйтылашты. Анда беркем дә жүнләп эшләми хәзер. Эшчеләрнең үзләрен эштән куалар. Мин бер забастуфка чыккан җиргә кермәкче идем Теге эш ташлаучылар урнына. Бер урыс эшчесе ат башыдай йодрыгын борын өстендә генә уйнатты. Җаныңны алам, әгәр сатлык җан булып, без эш ташлаганда бай күңелен тапсаң, ди. — Дөрес әйткән, — диде Хөсәен. Фәрхетдин аптырап Хөсәенгә текәлде. — Бәй, син үзең дә бай ич, абый җаным! Ничек инде ул алай? — Ә мин бай түгел. Фәрхетдин. Фәрхетдиннең коңгырт күзләре тагы зур булып ачылып китте. Ул, ни әйтергә дә белмичә, бераз вакыт сүзсез торды да, сүзне икенчегә борып: — Төнәген бер иптәш очрап тагы бер акча табу юлын өйрәтте өйрәтүен Тик никтер ансы да ошамый, —дип тагы сүзен башлады. — Ниндирәк эш соң ансы? — диде Хөсәен. — Әнә теге Печән базары чиркәвенә барып чукыну. Үзебезнең деп- нән язып, урыс дененә күчкән өчен поп уч тутырып акча бирә, ди. Теге кеше миңа сөйләп торды Мин. ди. чукынып акчаны алып кайтам да. бер атна намаз укып, гөнаһларымнан арынып утырам, ди, аннан, ди, акча беткәч, тагы чукынырга кнтәм, ди. Поп. ди. карт, бик бәлтерәгән нәмәрсә, ди, мин икенче тапкыр килгәндә ул мине оныткан була инде, ди. I. ,к. У." ми. Көләрлек тә. еларлык та иле. Хөсәен былтыр гына үз күз алдында булып узган куркынычлы вакыйганы хәтерләде. Яшьтән үк алынып тәрбияләнгән ниндидер ятим татар малаен Җылан тавы монастыреннан шул Фәрхетдин әйткән евангелистлар чиркәвенә китерделәр. Көфер почмагындагы абзыйларның берсе баланың чукындырылу өчен китерелгәнлеген белеп калган. Бөтен Печән базарын шаулатып мөселман агай-эне кузгалды. Теге баланы монахлар кулыннан йолып алдылар, рәхимсез рәвештә кыйнарга тотындылар. Тәгаен, бала үтереләчәк иде, бары приставның килеп җитүе генә эшне үзгәртте. Мәгәр пристав артыннан ук пәйда булган атлы казаклар, сылтау чыгуыннан файдаланып, камчыларына татар агай-эне канын җитәрлек сеңдерделәр. Хәтәр нәрсә белән шаяра иде бу Фәрхетдин дә. — Әйдәле, туган, — диде Хөсәен. — Безгә кереп, берәр чынаяк чәй эчик әле булмаса. — Ә миңа андый-мондый начарлык эшләмәссеңме соң, бай абый? — Юк. — диде Хөсәен, Фәрхетдиннең терсәгеннән тотып. Алар кызу-кызу атлап Хөсәеннәр капкасына таба юнәлделәр. Ә өч көннән соң Фәрхетдин Алафузов мастерскойларының бер тимерчелегенә чүкеч сугып торучы булып эшкә урнашты. ГАБИТОВЛАР ӨЕНДӘ Шушы өйдә булган саен. Хөсәен туйганчы ял итеп, җан рәхәтлекләре алып кайта иде. Бернинди тәкәллеф ваклыклары булмаган урын. Барлык кеше тигез, сөйләнгән сүз әдәпле һәм тапкыр. Ә барыннан да битәр гүзәл музыка рәхәте... Гафифә ханым, кырык биш яшьләрендәге таза гына гәүдәле мөлаем хатын—семья башлыгы. Ул ире Шәрәфетдин үлгәннән соң ерак Синь- цзяннан Казанга кайтты һәм ике улы. ике кызы белән туган-үскән якларда гомер сөрә башлады. Ире з\р белемле. Европа культурасын үзләштергән, рус. кытай, уйгур телләрен шәп белә торган кеше иде. Ул соңгы көннәренә кадәр Гүлҗәдәге Россия илчелегендә хезмәт итте. Рус патшасына хезмәт итте, мәгәр җаны-тәне белән туган иленең азатлыгы турында уйланып яшәде. Аның мондый хөр фикерлелеге, әлбәттә, эзсез калмады. Балалары ла. хатыны да шул рухта тәрбияләнделәр. һәм менә шуңа күрә Гафифәләр өе алдынгы карашлы Казан яшьләре арасында абруйлы урыннарның берсе булып санала. Хөсәен бик яхшы белә: биредә еш кына «-Шимбә» түгәрәге утырышлары уздырыла. Бу да алдынгы яшьләр оештырган нәрсә. Ислах хәрәкәтенә башлыча шәкертләр катнашса, шимбәчеләр күбрәк русча укучы татар яшьләреннән тора. Бу түгәрәк утырышларында алар кызыклы бәхәсләр алып баралар. Матур әдәбият, рус һәм көнчыгыш классикасы белән танышалар. Юк, алай гына да түгел, биредә белем арттыруда бер-берсенә ярдәм дә итешәләр. Мәсәлән, Хөсәен Мулланур Вахитов- ның Гарифҗан Мостафин дигән шәкерт белән үзара ярдәмләшүен белә. Мулланур Гарифҗанга рус телен үзләштерүдә ярдәм күрсәтә, ә соңгысы исә Вахитовны татарча укыта. Хәер, ул гынамы сон... Бүгенге чәй мәҗлесе күп нәрсәләр вәгъдә итә иде ШУНЯ күрә Хөсәен Гафифә апаларга барабыз дигәч, биредә узган ел бер'тапкыр булган Хәдичә, иртәдән театрга баруны планлаштырган булса да, бу ниятне шатланып үзгәртте. Зур аш бүлмәсенең буеннан-буена сузылып киткән өстәлдә табын. Теге башта Гафифә ханым үзе утыра. Зур оркестрның оста дирижеры кебек, ул әңгәмәнең барышы белән үзе идарә итә Кунаклар табын яныннан кузгалганнан соң гына, ул яшьләрнең үзләрен ялгыз калды- рачак. Шул вакыт инде кунаклар төрле бәхәс, әңгәмәләргә, уеннарга керешәчәкләр. Уң якта Фатих Әмирхан, анын белән рәттән Галиәсгар Камал, өстәл тирәсендә тагы ветеринария институты студенты Сөләйман Чанышев. Әминә Терегулова. Шакир Мөхәмм дьяров. Әбүбәкер Терегулов, Гафур Коләхметов, Габдрахман Моста фин. Гыймад Нугайбек, Солтан Рах- манкулов һәм тагы Хөсәен танымаган яшьләр, урта мәктәп укучылары, гимназист, гимназисткалар. Юк, биредә бөтенләй башка дөнья, башка мохит иде. Монда, гадәттәге татар өйләрендәгедәй. хатын-кыз ирләрдән аерым утырмый, йөзен яшерми. Күпчелек хатын-кыз ялан баш. ак кофта. кара юбкадан, вакытның модасы буенча ефәк бантлы. Ирләрнең күбесе европача киенгән, күбесе җитү чәчле. Хөсәеннең каршысында гына реальный училище формасыннан Мулланур Вахитов утыра. Аның дулкынланып торган кызгылт-сары чәче, матур чиста зәңгәр күзләре, йөзенең аклыгы күпләрнең игътибарын үзенә тарта. Күрәсең. Мәҗит Гафури исәнләшкәндә Мулланурның исемен хәтерендә калдырмагандыр. Хөсәен ана бу чибәр реалист турында сөйләп утырды. Мулланур янәшәсендә аның туганнан туганы Нәби Вахитов, художество училищесы укучысы. Чәй эчү ахырына якынлашып килә иде инде. Чынаяклар чынлавы сирәгрәк ишетелә башлады, көлкеле сүзләр дә кимегән кебек б\лды. кайберәүләр «рәхмәт» әйтеп, чокыр каплый да башлады инде. Моны сизенеп һәм күреп торган Галиәсгар Камал аякка басты. Аның матур чем-кара күзләре нурланып, көлемсерәп тора. Хөсәен эченнән хәзер берәр кызык сүз әйтә инде, дип өметләнде. Ләкин Хөсәеннең атаклы күршесе бары белдерү генә ясады: — Табынны җыештырырга тиешле кешеләрнең чәйдән соң монда калуы үтенелә. — диде. — Без андый өмәгә катнашырга барыбыз да риза. — диде Фатих Әмирхан. Галиәсгар, хәйләкәр генә елмаеп, мыегының сул як чылгыен бөтереп куйды. — Юк. Бу эшнең махсус билгеләнгән кешеләре бар. Монда да призвание кирәк. — Алайса, аңлашыла инде.— диде Фатих Әмирхан, —тик минем бер үтенечем бар: бу өмәдән Рабига туташны азат итегез. Галиәсгар ни өчендер Гыймад Нугайбеккә карап алды: — Нишләтәбез? — Минемчә, ярый. Аның роле... Шул сүз аркасында бөтен сер чишелде. Калырга тиешле кешеләрнең театр уйнаячакларын аңлап, шунда ук мәҗлес г«р килеп көлешергә тотынды. Мәҗит Гафури Хөсәеннең күзләренә сорау белән текәлде. — Хикмәт шунда. — диде Ямашев аңлатып, — алар, гадәттә, спектакльләрне күрше залда куялар. Ә андагы сәхнәгә ишек шушы бүлмәдән. Мәҗит тагы кызыксынды: — Ә Рабига туташ кем соң ул һәм ул нигә азат ителергә тиеш? — Ә ул Гафифә ханымның кече кызы. — Хөсәен ак тешләрен җемелдәтеп елмайды да:—Ә калганын бераздан үзегез күрерсез, — диде. Күрәсең, аның шагыйрьгә барысын да әйтеп бетерәсе килми, ниндидер күңелле бер сюрприз ясыйсы килә иде. Чыннан да. тиздән кунаклар күршедәге зур, иркен залга чыктылар. Анда зәңгәр чаршау корылган сәхнәдән тыш, ул заманнарда татар өйләрендә бөтенләй сирәк күренгән зүр купшы рояль да ялтырап тора иде. Яшьләр залга чыгу белән төркем-төркем булып стена буендагы утыргыч һәм кәнәфиләргә урнаштылар. Бераздан Рабига туташның му- зыка уйнавын үтенә башладылар. Кыз, артык ялындырмастан, инстру» мент янына килде. Рояль капкачын ачып ноталарын барлады. Мулланур нота битләрен ачып тору өчен кыз янына ашыкты. Тиздән иркен зал эчен Чайковский музыкасының гүзәл авазлары күмеп китте. Барлык кеше тынып калды. Җайлы урнашкан кунаклар авазлар тудырган рәхәттә коена башладылар. Рабига туташ композиторның «Ел фасыллары» дигән пьесасын уйный иде. Хөсәеннең күз алдында табигатьнең уянган чагы җанланды. Яз жыры. Яз сулышы. Кояшта күзләрне чагылдырып аккан гөрләвекләр, кошлар сайравы... Хөсәеннең йөзенә жнңелчә елмаю кунып калды, һәм бу елмаю пьеса тәмамланганчы югалмады. Аның күзләрендәге төсмерләрнең үзгәрүе генә күңелендә музыка тудырган вакыйга-хәлләрне кичереп ләззәтләнүен белдереп тора иде. Рабига уеннан туктагач, зал эчендә байтак вакыт серле тынлык хөкем сөрде. Кешеләр күңелләрне тутырган рәхәтлекне чайпалдырып җибәрүдән куркалар иде, ахры. Ниһаять, Рабиганың олы абыйсы Мөхәммәтгариф тынлыкны бозды. Ул сеңслесе янына килде дә хәзер Моцартның < Бишек җыры» уйналачагын белдерде. — Соң бит, абый, аны җырларга кирәк, — диде Рабига уңайсызланудан кызара төшеп. Мөхәммәтгариф: — Борчылма, сеңелем, монда җырлаучысы да табылыр, — диде. Ул читтә ялгызы гына утырган кара тутлы, реалист формасындагы яшь егеткә мөрәҗәгать итте: — Яле, Солтан, кунакларга үзеңнең һөнәреңне бер күрсәт әле! Оялчан егет каушавыннан нишләргә белмичә куырылып килде. Мөхәммәтгариф исә аның саен: — Хәзер, кунаклар, безгә Солтан Рахманколый җырлап күрсәтә,— диде. Рабига тагы телгә килде. — Ничек инде, аәый, бернинди репетициясез, нисез?.. Син кунакны уңайсыз хәлгә куясың! — Сеңелем, хафа булма, зинһар. Әгәр син ул егетнең гармунда, мандолинада ничек шәп уйнаганын белсә идең! Ул инде бу көйне миңа үзе уйнап бер тапкыр гына җырламады! Бу сүзләрдән сон. әлбәттә, яшь җырчыга бөтен залның игътибары юнәлде һәм барлык кеше кул чабарга кереште. Егеткә халык алдына чыгып басудан башка юл калмады. Ул, чыннан да, моңлы, матур җырлый иде. Тавышы артык көчле бул- маса да, тигез һәм күңелгә үтеп керә торган бер тавыш икән. Җыр башкарылгач, Мәҗит Гафури түзмәде: — Менә сез, туган, башкорт көйләренә әйбәт җырлар идегез, ________ диде. — «Буранбай»ны белми торгансыздыр? Кинәт чаршау калтыранып, барлык залдагы халыкны үзенә таба каратты. Сәхнә алдына Галиәсгар Камал чыгып басты. Солтан җавап бирергә өлгерми калды. — Хөрмәтле кунаклар, — диде Галиәсгар, — без бүген сезгә шушы сәхнәдән беренче мәртәбә үзебезчә театр уйнап күрсәтмәкче булабыз Зал тынып калды. Йөзләргә шатлык шәүләсе йөгерде. Ул да булмады, барысы бердән кубып кул чабарга тотындылар. J — Сабыр, сабыр, —диде Галиәсгар. Ул. елмая төшеп, уң кулын өскә күтәрде, —әле кул чабарга иртәрәк. Ни нәрсә килеп чыккандыр бит. Анысын тамашадан соң әйтербез. Хөсәеннең яшьләр куйган берничә спектакльне караганы бар иде Ләкин алар рус телендә иде. Бүген исә һәвәскәр яшьләрнең үз ана телләрендә уйнарга батырчылык итүе чын мәгънәсендә шатлыклы бер вакыйга Галиәсгар әсәрнен авторы төрек язучысы икәнлеген, тәржемә- чесс исә үзе булуын әйтеп баш иде дә пәрдә артына кереп юк булды. Залдагы лампаларны сүндерделәр. Түземсезлек белән кунаклар пәрдәнең ачылуын көттеләр. Мондагы күпчелек әле беренче тапкыр үз ана телендәге уенны карый иде Әйе, бу әле һәвәскәрләр уены. Барысы да моңарчы күп тапкырлар караган һәм күп тапкырлар сокланган рус театры түгел иде бу. Шулай да сәхнәгә чыккан егет һәм кызларның уеннары ни дәрәжәдә беркатлы һәм ясалма чыкмасын, кунаклар барысын да гафу итәргә әзер тордылар. һәрбер катнашучы никадәр грим астына яшеренмәсен, бер сүз әйтү белән үк үзенең кем булуын сиздерә иде. Кунаклар һәр яна артистны танып үзара елмаешалар һәм ана уңыш телиләр. Хәлбуки, бер «артист» ролен житәрлек ятламаган иде, күрәсең, сәхнәгә чыккач, ул, таптанып, ни әйтергә белмичә, ык-мык килеп тора башлады. Сәхнә артыннан суфлер Гыймад Нугайбекнен пышылдап текстны укуы ишетелде. Юк, барып житми иде мескенгә. Суфлер тагы кабатлады. Бу юлы инде нинди сүз әйтелергә тиешлеген барлык тамашачы ишетте. Барысы да «бата башлаган» артистны коткару өчен суфлерлык итәргә кереште. Өнгә килә алмыйча азап чиккән егетне, ниһаять, мең бәла белән уятып, роленә кертеп жибәрделәр. Уен мавыктыргыч пде. Беркемнең дә моңарчы артистлар өчен бу дәрәжәдә үк янып-көеп спектакль караганы юк иде әле. Инде пәрдә төшәргә якынлашканда, Хөсәен, янтыгына орынып, хатынының үзенә нидер әйтергә теләвен тойды. Борылып караса, артта өй хужасы Гафи- фә ханым тора иде. Ул Хөсәеннең колагына иелде, хуш исләр аңкытып пышылдады: — Сезне ниндидер бер ир кеше чакыра, Хөсәен әфәнде. — Мине?—диде Хөсәен хәйран калып. Күңелне сызып төрле шикле уйлар узды. Бәлки, өйдә тентү-мазардыр? Бәлки, иптәшләр белән берәр бәхетсезлек килеп чыккандыр? — Нинди кеше сон ул? — дип сорады Хөсәен. — Эшче булса кирәк, шундый гади кеше, — диде Гафифә ханым. Хөсәеннең күз алдына шул ук секундта Гыйльфан килеп басты. Мөгаен, шулдыр. Бер-бер хәл булгандыр. Хөсәен ашыгып алгы якка чыкты һәм чыннан да гади эшче киемендәге кешене, ләкин Гыйльфанны түгел. ә Җәгъфәрне күреп аптырап калды. Хөсәен аның Казанга кире кайтуын һәм сабын заводына эшкә урнашканлыгын ишеткән пде. Ләкин ничек, пи сәбәптән ул биредә? Хөсәен гажәпсенә төшеп. Җәгъфәрнең кулын кысты Шунда егетнең бераз кызмача булуын анлап йөзенә карады. — Мин синең Казанга кайтып урнашуыңны ишеттем. Ләкин монда очрашырбыз, дип уйламаган идем, — диде ул. — Гафу ит, Хөсәен дус, гафу ит, — диде Җәгъфәр. Ул ничектер авызын чалышайтып, исерек бер кыяфәт белән текәлеп торды. — Берәр ашыгыч эш килеп чыктымы әллә? —диде Хөсәен.— Сине монда кем жибәрде. Син бездә булгансыңдыр, ахры. — Мин синең монда булуыңны бөтенләй белмәдем дә, — диде Җәгъфәр, — әгәр беләсең килсә, син мина бөтенләй кирәк тә түгел. — Ничек инде алай, син бит атап мине чакырткансың? Димәк, минем монда икәнлегемне белгәнсең? Җәгъфәр Хөсәенне кочаклап алды — Хөсәен, Хөсәен, — диде ул еламсырап. Башын Хөсәеннең жилкә- сенә куеп мышкылдарга кереште. Юк, бу исерек белән хәзер рәтлән сөйләшү мөмкин түгел, аны тизрәк озатырга кирәк иде. — Туктале, туктале, ничек син үзең белмәгән чит кешеләргә сәрхуш килеш керергә оялмадың? — диде Хөсәен. Ул арттан үзләрен күзәтеп торган Гафифә ханымга: «Хәзер без..» — диде дә киенә башлады. Бераздан Җәгъфәр белән Хөсәен өй янында тротуарда басып торалар иде инде. — Менә монда рәхәтләнеп теленә ин килде шуны сөйли аласын инде, — диде Хөсәен корырак тон белән. — Я ничек урнаштың? Кара эштән курыкмыйча, заводка керүең өчен мактаудан гайри бер сүзем юк... — Шулай дисең син, ә мине — рабучине — байлар өеннән үзең фыот, ә? Киемнәрдән сасы ис киләмени? — Киемнәреңне гаепләмим, ләкин үзеңнән чыннан да сасы ис килә. Бу урынга исереп килмиләр. — Ха-ха, әйтерсең лә, мин белмим. Мин сине, Хөсәен, болан гына, бәлки ярдәм итәрсең дип кенә чакырттым. — Нинди ярдәм? — Хәзер әйтүдә файда юк. Хөсәеннең чын-чыилап хәтере калды. — Бу нинди хәл инде, Җәгъфәр, син ниндидер сәер табышмакка әйләндең. — Әйдәле, утырыйк әле шушында, — диде Җәгъфәр күрше өй капкасы янындагы эскәмиягә таба атлап. Утырышкач, Җәгъфәр бирегә бары Гафифә ханымның кече кызы Рабиганы күрү өчен генә килгәнлеген әйтте. Ул күптән белә икән аны. Ул аңа гашыйк икән. Ләкин моңарчы килә алмаган. Ә бүген исә Җәгъфәр Рабига белән турыдан- туры сөйләшергә тиеш. Хәтта ул менә шуның өчен генә хәмер эчкән дә. Җәгъфәр юри үзенең рабочий киемнәреннән килгән. Күрсен. Гади эшче икәнлеген белсен. Аннан үзенең карарын чыгарсын. Сөяме ул Җәгъфәрне, юкмы? — Мин аңа үзен өзелеп яратуымны изһар итмәкче идем, — диде Җәгъфәр. — Соң Гөлҗиһан ничек инде болай булгач? — диде Хөсәен, хәйләкәр көлемсерәп. — Мин Гөлжиһанны беркайчан да сөймәдем, — диде Җәгъфәр җитдиләнеп. Ул Рабига турындагы сүзен дәвам иттерде. Әле Җәгъфәр бик батырланып Габитовларга килеп керә, ләкин каршысына кызның анасы чыккач, тәмам каушап, өнсез кала. А1оңарчы корган планнары шундук җимерелеп, Гафифә ханымның нурлы ак йөзен, аның кешене үтәли күрердәй итеп каравын аңлагач, егет коелып төшә. Шунда ничектер хәтеренә Хөсәен килә һәм ул, үзе дә сизмәстән, шуны эзләп килгән идем мин, ди. — Менә нәрсә,— диде Хөсәен, урыныннан торып, — синең ахмаклыгың аркасында мин бик ләззәтле бер нәрсәдән коры калдым. Бар син өеңә кайт, иртәгә сөйләшербез. Кил. Ләкин исерек булма. — Нәрсә, син мине куасыңмыни шулай? — Мин сине кумыйм. Яраткан кызың янына исереп керергә ярамый икәнлеген әйтәм. — Менә күрдеңме ничек? — диде Җәгъфәр ачынып. — Мин бай чакны мине якын күрә идең, ә хәзер кара эшчегә әверелгәч, миннән чирканасың! — Ахмак сүз сөйләмә. Иртәгә барысын да сөйләшербез. Бар. Хөсәен кулың да бирмәде, ашыгып парадный ишегенә таба китте. Тоткага үрелер алдыннан Җәгъфәргә күз салды. Бу вакыт Җәгъфәр чайкала-чайкала гаудан төшеп бара иде. «Тинтәк.—дип уйлады Хөсәен,—әгәр син ул Гөлҗиһаныңнан котылып, саф мәхәббәт артыннан йөрисең икән, сиңа хөрмәт һәм мактау. Тик нигә исерергә?!. Тинтәк!» Ул бераз вакыт Җәгъфәрне карап торды. Егет тау астына китеп күздән югалгач, тиз генә ишекне ачты. Аның Мәҗит Гафури белән сөйләшәсе бар, аннары Фатих Әмирханга да әйтәсе сүзе калган иде. Теге көнне Галиәсгар Камал белән бәхәсе дә төгәлләнмәгән иде. Татар телендә куелган беренче спектакльне дә карап бетерергә кирәк бит.

(Дәвамы бар.)