Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЯКТЫ ЮЛЛАР СЫЗЫП

(Татар совет әдәбиятының үсеш этаплары) Кешелек җәмгыяте тарихында зур борылыш пунктлары, ашкын эпохалар була. Шуларның иң зурысын, иң ашкынын Беек Октябрь революциясе ачып җибәрде. Революция капитал дөньясының, сыйнфый һәм милли изүгә корылган иске җәмгыятьнең нигезен җимерде. Илебез җир шары халыклары гасырлар буе хыял иткән яңа җәмгыять — коммунизм җәмгыяте төзү юлына чыкты. Кешелек җәмгыяте тарихында әдәбият, сәнгатьнең шаулап чәчәк аткан чорлары була. Ярты гасыр вакыт эчендә без узган данлы юл мәдәният тарихына шундый эпоха булып керер. Әле 1905 елда ук, яңа, социалистик әдәбиятның үзенчәлеген һәм асыл бурычларын билгеләп, В. И. Ленин болай дигән иде: «Бу азат әдәбият булачак, чөнки ул рәхәткә туйган героиняга түгел, эч пошудан һәм симезлектән җәфа чигүче «өстәге ун меңнәргә» түгел, бәлки илнең чәчәге, аның көче, аның киләчәге булган миллионнарча һәм ун миллионнарча хезмәт ияләренә хезмәт итәчәк. Бу азат әдәбият булачак, кешелекнең революцион фикеренең соңгы сүзен социалистик пролетариатның тәҗрибәсе һәм җанлы эше белән җимешләндерәчәк, үткәннең тәҗрибәсе... белән хәзергенең тәҗрибәсе (эшче иптәшләрнең хәзерге көрәше) арасында үзара даими тәэсир булдырачак». Чыннан да, революция ирекле әдәбиятның, халык арасыннан чыккан талантларның үсүе өчен чикләнмәгән мөмкинлекләр тудырды, язучы белән дәүләт, язучы белән халык арасындагы элекке мөнәсәбәтләрне тамырдан үзгәртеп корды. Революция мәдәният үсеше тарихында яңа дәвер башлап җибәрде. Ленин һәм аның партиясе иҗат кешеләренә якты юллар сызып бардылар Партиябез совет сәнгатенең торышына төпле бәя бирә торды, әдәбият һәм сәнгать әһелләре алдында торган мөһим мәсьәләләрне кузгата килде, безнең алга баруыбызны һәм совет сәнгатенең үсешен тоткарлаган тискәре күренешләрне тәнкыйть итте. Шундый җитди һәм эшлекле ярдәм, даими кайгыртучанлык, иптәшләрчә принципиаль тәнкыйть сөнгать кешеләрен, шул исәптән язучыларны да, яңа иҗат уңышларына рухландырып торды. Октябрь революциясе элекке мирасның иң яхшы традицияләрен үзенә алган бердәм совет әдәбияты, күпмилләтле әдәбият тудыру өчен җирлек әзерләде. патша Россиясендә изелеп яшәгән милләтләргә үз сәнгатьләрен, үз әдәбиятларын үстерү өчен уңай шартлар тудырды. Союздаш һәм автономияле республикалардагы «сәнгать эшлеклеләренең күп кенә таланглы яңа әсәрләре киң Бөтенсоюз аренасына, юк, Бөтенсоюз аренасына гына да түгел, бәлки халыкара аренага да чыкты. Бездә сәнгать һәм әдәбиятның теге яки бу өлкәсендә бик шәп казанышлары, күренекле талантлары белән горурланмый торган бер генә республика да юк» Моны үзебезнең татар әдәбияты мисалында да бик ачык күрергә мөмкин. Ярты гасыр вакыт эчендә, халык хуҗалыгының башка тармакларындагы кебек үк. татар совет әдәбияты үсешендә дә алга таба кискен сикереш ясалды. Әдәбиятыбыз зур яңарыш, үсү процессы кичерде. Аның социалистик чынбарлык, халык тормышы белән бәйләнеше тирәнәйде, тематикасы төрлеләнде, идея һәм сәнгать камиллеге Л. И. Брежневның партиянең XXIII съездында сөйләгән докладыннан. үсте, чикләре киңәйде, авторитеты бик нык күтәрелде. Татар язучылары әдәбиятны тирәнтен аңлый һәм тоя белүче йөз меңнәрчә укучы тәрбияләделәр, Бөтенсоюз һәм дөнья киңлекләренә чыгарлык дистәләрчә роман-повестьлар, сәхнә әсәрләре шигырь- поэмалер иҗаг иттеләр. Татар совет әдәбияты узган юл ачышларга шулкадәр бай: илле ел эчендә язучыларыбыз ирешкән уңышларның зурлыгын, бөеклеген бетен тулылыгы, киңлеге һәм тирәнлеге белән хәтта күз алдына китерүе дә кыен. ♦ • * Татар совет әдәбияты тарихы гражданнар сугышы елларыннан башлана. Әнә шул авыр елларда, ут, дары төтене эчоьдә резолюция алып килгән яңалыкны сурәтләүгә багышланган беренче әсәрләр — революцион җырлар һәм шигырь-поэмалар язылган. Халыкны эчке һәм тышкы дошманнарга каршы рәхимсез көрәшкә күтәрелергә өндәгән, революция казанышларын яклап һәм саклап калырга чакырган бу әсәрләрне, М. Гафури, Г. Камал, Ш. Бабич, И. Йосфи, Ш. Фидаи, Г. Харис, К. Әмири, Ә. Сә- гыйди, С. Сүнчәләй, 3. Ярмәки, С. Кудаш, Н. Исәнбәт кебек әдипләр белән бергә, кызыл сугышчылар, укытучылар, эшчеләр һәм игенчеләр иҗат иткән. Кызганычка каршы, ул авторларның күбесен без хәзер бөтенләй белмибез. Гражданнар сугышы елларында чыккан газета-журнал битләрендә псевдонимы, исем-имзасы ачыкланмаган күпме шагыйрь, никадәр поэма онытылып-чәчелеп ята.. Дәрес, бүгенге әдәбиятыбыз күзлегеннән торып хөкем иткәндә, ул еллар поэзиясеннән һәртөрле җитешсеэлөкләр, кимчелекләр табарга мөмкин. Өйе, гражданнар сугышы елларында язылган әсәрләрдә тотып, капшап карарлык, тере, җанлы образлер юк диярлек, күп кеиэ әсәрләрнең сәнгатьчә эшләнеш дәрәҗәләре шактый зәгыйфь. Абстракт хисләр, риторика ташкыны астында күмелеп калган поэзия әсәрләрен дә байтак табарга була. Әмма, шуның белән бергә, ул чор әдәбиятының үз матурлыгы, үзенә генә хас үзенчәлекләре, көчле яклары бар. Терле архив, китапханә шүрлекләрендә тузанга күмелеп яткан иске газета-журнал подшивкаларын эзләп табыгыз да кулыгызга алып карагыз. Алар кулны пешерә, аларда басылган әдәби әсәрләрдән гражданнар сугышы елларының кайнар сулышы бәрелеп тора. Революцион пафослары, ашкынулы романтика һәм героик оптимизм хисләре белән көчле ул әсәрләр. Каилы сугыш кырларында иҗат ителгән әнә шул әсәрләргә революция уяткан яңа кешенең, яңа герой образының теләк-омтылышлары, ихтыяр көче, бунтарь рухы сеңеп калган. Гражданнар сугышы елларындагы поэзия татар совет әдәбиятының алга таба үсешенә көчле йогынты ясады. Фронт кырларында, ут-тотен эчендә туганга күрә дә, безнең әдәбият гомор-гомергә сугышчан әдәбият, көрәшче әдәбият булып килде 20 еллар! Иске белән яңаның каты көрәш еллары, искене җимерү, яңаны тозу, төрле «измнар», ялгышлар һәм зур ачышлар ясалган еллар. Романтик ашкынулар, төрле каршылыклар белән тулы давыллы еллар. Ул чорны без әнә шулайрак күз алдына китерәбез. Чөнки әдәбияты шундый аның. Бу елларда, башка күп кенә мәсьәләләр белән бергә, әдипләр каршына, үзенең бәтен зурлыгы һәм мөһимлеге белән, бер төп мәсьәлә килеп басты. Яңа чорның, социализм эпохасының үз әдәбиятын тудырырга кирәк иде. Шагыйрьләр һәм драматурглар, прозаиклар һәм әдәбият галимнәре миллионнарга аңлаешлы әдәби форма, чорга лаек иҗат методы эзләделәр. Бу исә шактый катлаулы, четерекле һәм кыен мәсьәлә булып чыкты. Бу эшкә кайсы яктан тотынырга, яңа бинаның беренче кирпечләрен нинди нигездә сала башларга?.. Эзләнүләр терле юнәлештә барды һәм һәр очракта да җиңү белән генә тәмамланмады. Бу юлда әдипләрне тирән упкыннар да. хәтәр чоңгыллар да сагалый иде. Берәүләр, адашып, формализм сукмагына килеп чыктылар, реакцион романтизм җәтмәсенә эләгүчеләр дә булгалады. Кыен эшләрнең тагын берсе әдәби мираска мәнәсәбет мәсьәләсе иде. Бу хакта да капмакаршы фикерләр әйтелде. Берәүләр революциягә кадәр иҗат ителгән ә дә- биятны тулысынча кире кактылар, Габдулла Тукай, Фатих Әмирхан мирасын, Г. Ибра- һимов, М. Гафури, Г. Камал, Ш. Камал кебек әдипләрнең Октябрьга кадәрге әсәрле- рен сызып ташларга чакырдылар. Икенче берәүләр исә иске мирасны тикшерми- нитми, тулаем килеш пролетариат ягына алуны куәтләделәр. Әмма ни генә булмасын, ялгышулар, һәртерле тайпылулар никадәр генә күп күренмәсен, егерменче еллар әдәбияты нигездә дерес юнәлештә үсте. Әкренләп хаталар төзәлде. Әдәбият алдында торган бурычларны дөрес хәл итә барып, язучылар чорның уңай героен иҗат итү буенча да, миллионнарга аңлаешлы стиль тудыру юнәлешендә дә җитди уңышларга ирештеләр. Татар язучыларына ярдәмгә Габдулла Тукай иҗаты килде, алдынгы рус әдәбияты килде. Маяковский, Горький традицияләренең шифалы тәэсире дә көчле иде. Әдәби хәрәкәтнең алгы сафында шагыйрьләр барды. Үзеннән-үзе аңлашылса кирәк, чорга хас каршылыклар да поэзия өлкәсендә аеруча калку һәм тулы гәүдәләнде. Әдәбият тарихыбызның гаять үзенчәлекле, матур сәхифәләре 20 еллар башында яшәгән һәм иҗат иткән шагыйрьләр катнашы белән язылды. К. Нәҗми, Г. Ку- туй, Ф. Бурнаш, Н. Исәнбәт, X. Туфан, М. Җәлил... Саный китсәң, алар бик күп. Шулай да ике шагыйрьне аерым билгеләп үтәргә кирәк. Аларның берсе — Мәҗит Гафури, икенчесе Һади Такташ иде. Егермечче еллар поэзиясендәге иң зур фигуралар — шулар икәү. Җитди кимчелекләре һәм йомшак яклары булуга да карамастан, егерменче еллар татар поэзиясе тәэсир көченең зурлыгы, сугышчан рухы белән аерылып тора. Ул поэзия мещанлык мораленә, дини фанатизмга, нэпманнарга туктаусыз һөҗүм итте, капитализм җәмгыятенә, аның черек законнарына, һәртерле искелеккә каршы рәхимсез ут ачты '. Драматургия өлкәсендә дә иҗади эзләнүләр барды, кызыклы ачышлар ясалды, социализм чорының конкрет күренешләрен чагылдырган үзенчәлекле әсәрләр язылды. Г. Ибраһимоаның «Яңа кешеләр», Ш. Усмановның «Канлы көннәрдә» һәм Ф. Сәйфи- Казанлының «Дошманнар» исемле драмаларында, К. Тинчуринның «Американ», «Җилкәнсезләр» кебек комедияләрендә, М. Фәйзи һәм Ф. Бурнаш, һ. Такташ һәм Т. Гыйззәт пьесаларында чорның сулышын, егерменче елларга хас тенденция һәм омтылышларны шактый тулы күзалларга була. Революция алып килгән яңалыкны киңрәк, тулырак чагылдыру теләге торган саен үсә. көчәя барды. Бу — язучыларны зур күләмле эпик полотнолар иҗат итәргә этәрде Егерменче елларның икенче яртысыннан проза әдәбияты җанланып китте. Зур-зур романнар, повестьлар, озын хикәяләр күренә башлады. Яңа кеше образын иҗат итү юлында кызыклы омтылышлар ясалды («Кызыл чәчәкләр», «Тирән тамырлар». «Рәүфә» һ. б.). Әмма бу чор прозасы һәр яктан килгән, эпик бөтенлек алган типлар бирде, дип әйтеп булмый. Югары таләпләргә җавап бирерлек чын сәнгать әсәрләренең күбесе үткән тормышка, капитализм җәмгыятен фашлауга юнәлдерелгәннәр иде. «Кара йөзләр», «Казакъ кызы» кебек, әдәбиятыбызның алтын фондына кергән гүзәл сәнгать әсәрләре шул елларда язылды. Бу чор әдәбиятының һәм гомумән совет әдәбиятының иң зур вәкиле — Галимҗан Ибраһимов иҗатына киңрәк тукталасы килә. Галимҗан Ибраһимов мирасының әһәмияте киләчәк буыннарга калдырган хикәя, повесть һәм романнар саны белән генә билгеләнми. Безгә ул үз мәктәбен, үз иҗат стилен тудырып калдырды, социалистик реализм әдәбиятын тудырып калдырды. Беренче карашка, аның һәр әсәре үзенә башка яңа бер дөнья кебек. «Кызыл чәчәкләр» «Тирән тамырлар» романыннан нык аерылган кебек, «Безнең көннәр» белән «Казакъ кызы»н да янәшә куеп булмый. Тема-проблемага, алынган материалның характерына карап, һәр әсәрдә образлар да. сюжет-композиция төзелеше дә башкача, яңача. Ләкин, игътибар беләнрәк караганда, ул әсәрләрнең хикәяләү алымында, образлар иҗат итү принципларында Галимҗан Ибраһимов кулы, Галимҗан Ибраһимов стиле ярылып ята. Галимҗан Ибраһимов каләме киң массаларны, зур иҗтимагый коллективларның керәшен тасвирлауда тиңдәшсез иде. Ул үз әсәрләрендә бөтен бер халыклар язмышын, бер иҗтимагый хәрәкәт аша миллионнар язмышын бирергә омтылды. Эпик киңлек, зур иҗтимагый хәрәкәтләр аның әсәрләоенең геройлар составын да билгели. Төгәл булмаган исәпләүләрдән чыгып кына караганда да, «Безнең көннәр» романында 130 дан артык, «Тирән тамырларпда 60 лап образ-персонаж бар. «Яңа кешеләр» драмасында катнашучылар саны да шуннан әллә ни ким түгел. Шунысы аеруча кызыклы, күл кеше катнашкан массовый сценаларны аның әсәрләрендәге иң уңышлы кисәкләрдән санарга була. «Безнең көннәр.>дәге Дума алды җыелышын һәм мәдрәсә чуалышларын, «Яшь йөрәкләр»дәге солдатка алу күренешләрен, «Яңа кешеләр» драмасының икенче пәрдәсен, «Кызыл чәчәкләр»дәгө ашлык сугу өмәсен, «Казакъ кызыпндагы үлек күмү, кымыз, ит мәҗлесләрен генә алып карагыз! «Тирән тамырлар»дагы суд залы һәм суд барышы үзе генә ни тора! Никадәр җанлылык, динамика, табигыйлек, тормыш сулышы аларда! Галимҗан Ибраһимов каләменең гомумиләштерү һәм тасвир кече гаять югары булуын әйтергә кирәк. Ул кечкенә мәйданнарда зур вакыйга сыйдыра, бик аз вакыт эчендә бөтен бер иҗтимагый хәрәкәтнең җанлы сурәтен тудыра ала. Шуңа күрәдер, ахры, аның әсәрләре бик тиз башланып, җәелеп китәләр дә. Иң күбе 10—15 бит, иң азы берничә җөмлә укыгач, сез инде Галимҗан Ибраһимов әсәрләренең эченә керәсез, шундагы кайнап торган тормыш стихиясенә бирелгән буласыз. Әдәби телнең нинди могҗизалар тудыра алуын белергә теләгән кеше Галимҗан Ибраиимов әсәрләрен күбрәк укысын. Музыкаль симфония кебек аның теле. Ул тел настроение тудыра, тон ясый, рәхәтлек бирә. Әгәр сез, «Безнең көннәр»не укыганда, татар дөньясына, диңгез дулкыннары кебек шаулап, революция килүен, «Казакъ кы- зымчда дала киңлеген, дала кояшы кызулыгын тоясыз икән — моның өчен сез Галимҗан Ибраһимовның гаҗәп бай, музыкаль теленә бурычлы. Әсәренә, алынган материалның характерына карал, искиткеч җылы, якты лирик та, кырыс, шомлы да ул тел. «Тирән тамырлар» романы: «Фәхрине үтереп ташладылар» дигән җөмлә белән башлана, һәм шушы бер җөмләдән генә дә әсәрнең бөтен ритмикасын тоярга, сөйләнәчәк вакыйгаларның характерын сиземләргә була. «Кызыл чәчәкләр» әсәренең зур уңыш казануы, һичшиксез, Галимҗан Ибраһимов теленең матурлыгына да бәйле. Үэ заманында да, соңгарак та Галимҗан Ибраһимов иҗатының татар совет әдәбиятына тәэсир көче гаять зур булды. Татар совет прозаиклары иҗатын, татар прозасының алга таба үсешен Галимҗан Ибраһимов мирасыннан аерып карау мөмкин түгел, һәм ул тәэсир бер татар әдәбияты белән генә дә чикләнми. Галимҗан Ибраһимов иҗаты казакъ, кыргыз, башкорт, әзербәйҗан язучылары өчен дә тәҗрибә мәктәбе булды. 20 еллар прозасының күп кенә үзенчәлекләре тагын бер язучы — Ш. Усманов иҗатында шактый ачык һәм тулы чагылып калган. Ш. Усманов иҗаты язучының үэ биографиясеннән, реаль тормышта ул үзе күргән вакыйгалардан, үзе кичергән хәлләрдән аерылгысыз. Ул белгәнне, күргәнне генә язган. Аның әсәрләренең тормышчанлык сыйфаты, ышандыру көче шуннан килә. Революциягә кадәрге тормышка багышланган хикәя һәм пьесаларында фабрика эшчеләре, шәһәр тормышы. Бу тормышны иң тулы тасвирлаган әсәрләренә мисал рәвешендә «Беренче адым» пьесасын китерергә була. Революциядән соңгы тормышка Караганнарында — гражданнар сугышы. «Легион юлы» шул темага багышланган әсәрләр арасында иң җитешкәне, иң әһәмиятлесе. Бер группага кергән әсәрләрендә еш кына уртак геройлар, уртак эпизодлар очрый, бер үк вакыйгалар кабатлана. Беренче карашка, Ш. Усмановның күләмле әсәрләре аерым эпизодлар җыелмасын хәтерләтә кебек. Аларда эшләнгән образлар да күренми, буйдан-буйга килүче үзәк бер вакыйга, конфликт, сюжет линиясе дә юк шикелле. Ләкин бу тыштан караганда гына шулай тоела. Чынында исә аның әсәрләрендәге менә бу характерлы эпизодлар җыелмасы күзгә күренми торган җепләр белән аерылмаслык итеп тоташтырылган, беркетелгән була. Аерым кисәкләрне, таркау күренгән эпизодларны бер үзәккә җыючы автор, мещанлыкның, бюрократизмның теләсә нинди чагылышларына кискен отпор бирүче, революциягә чын күңелдән бирешен революционер образы бар аларда Мещанлыкка көчле нафрәт — Ш. Уема- нов әсәрләрендә кызыл җеп кебек буйдан-буйга сузылып килүче теп мотив, шул хис аларны бетем итә, шул хис аләрны сәнгать әсәре итә. Әгәр Ш. Усманов әсәрләрендәге иксез-чиксез энтузиазмны, революция зше өчен чын күңелдән яну һәм ашкынулы романтиканы, революцион рух һәм пафосны, мещанлыкка, бюрократизмга көчле нәфрәт хисләрен истән чыгарсаң — аның әсәрләре таркау, аның ижатында эшләнгән образлар юк, аның иҗатына башка күп төрле кимчелекләр хас. Әгәр 20 еллар прозасының шул төп сыйфатларын игътибарга аямасаң, бу проза көчсез, йомшак. Инде шул көчле якларын искә алып хөкем йөрткәндә, очерклык, типик образлар булмау — бу чор прозасының кимчелеге түгел, ә үзенчәлеге булып чыгар. 20 еллар әдәбиятының көчле яклары соңыннан бөтен совет әдәбиятының, социалистик реализм методының да аерылмаслык сыйфатлары булып киттеләр. Шуннан 30 еллар килде. Бу елларда проза әдәби процессның алгы линиясенә чыкты, үсү, җитлегү дәрәҗәсе ягыннан поэзия һәм драматургия белән тигезләнде. 30 еллар озын хикәя һәм повесть жанрының чәчәк атуы белән характерлы. Дерес, берничә роман да дөньяга чыга. Арада иң уңышлысы — Ш. Камалның «Матур туганда» романы. Кызганычка каршы, бу әсәрнең бүгенге көнгә кадәр үзенә лаеклы бәя алганы юк. Поэзия төп ике юнәлештә үсә. Берьяктан, зур күләмле эпик поэма активлаша. Колхозчы крестьяннар һәм эшчеләр, кызыл сугышчылар һәм интеллигенция тормышына багышланган, мораль, әхлак проблемаларын күтәргән дистәләрчә поэмалар басылып чыга. Шуның белән бергә, поэзиянең кечерәк күләмле төрләре — җыр, романслар күбәя. Бу исә язма поэзия белән халык авыз иҗаты арасындагы бәйләнешләрне тагын да көчәйтеп, үстереп җибәрде. Язма әдәбиятка, мул булып, фольклор традицияләре үтеп керде. Шагыйрьләр халык әдәбиятын, андагы тел һәм образлар байлыгын өйрәнүгә күп көч куйдылар, үз әсәрләрен халык агыз иҗаты элементлары белән баеттылар. М. Җәлил, Ф. Кәрим, Ә. Фәйзи, Н. Баян, Ә. Исхак, С. Хәким, Ш. Маннур кебек шагыйрьләрнең фольклор традицияләрен өйрәнеп язган әсәрләре халык ерасында зур популярлык казанды. Драматургия һәм балалар әдәбияты өлкосендә дә шундый ук җанлылык хөкем сөрде. Хәер, татар совет балалар әдәбиятының чын-чынлап активлашып китүе 30 еллардан гына башлана да, дияргә мөмкин. 30 еллар әдәбиятына хас үзенчәлекләр һәм тенденцияләр аз өйрәнелгән. Хәлбуки, бу — шактый үзенчәлекле һәм кызыклы чор. «Кайда өзеклек, кайда эш бармый, анда сыйнфый дошман кулы тыгылган булыр». Бу сүзләр М. Әмирнең «Безнең авыл кешесе» исемле әсәреннән алынды. Аларны егерме биш меңче колхоз председателе, коммунист Бикташев әйтә. Аның шул сүзләрендә 30 еллар әдәбиятының төп үзенчәлеге, төп пафосы чагыла. 20 еллар белән чагыштырганда, беренче бишьеллыклар әдәбиятының тематикасы да, идея эчтәлеге һәм образлар системасы да нык үзгәрә. Әдәбият заман темасына йөз белән борыла. Социалистик индустрия эшчеләре һәм колхозчы крестьяннар тормышы бу чор әдәбиятының төп темасына әйләнә. Язучылар промышленность предприятиеләрендә, шахталарда, тезелеш участокларында, колхоз-совхоз кырларында булалар, язылачак геройлары белән очрашалар, җанлы тормыш эчендә кайныйлар. Бу — аларга идея-политик яктан чыныгырга булыша, тормышны тирәнрәк аңларга ярдәм итә. 30 еллар әдәбиятында чорның уңай героен иҗат итү юлында уңышлы адымнар ясала. Мисал рәвешендә, Ш. Камалның «Матур туганда» романын, Г. Кутуйның «Тапшырылмаган хетлар»ын, Г. Бәшировның «Сиваш«ын, М. Әмирнең «Агыйдел»ен, һ. Такташ, X. Туфан, Ф. Кәрим, Ш. Маннур, Н. Баян, С. Хәким, М. Җәлил поэмаларын, К. Тинчурин, Ш. Камал, Ф. Бурнаш, Н. Исәнбәт, Г. Иделле пьесаларын һәм башка куп кенә уңышлы әсәрләрне күрсәтергә мөмкин. Нинди иде ул герой, аңа нинди сыйфатлар хас иде? Бу еллар әдәбиятының топ уңай геройлары җаны-төне белән социализм төзү эшенә бирелгән, революция интересларын барыннан да естен санаучы большевик, эшче, крестьян, кызылармеец. Җәмгыять интереслары эчен, социализм интереслары өчен, шулар бәрабаоенә ул герой шәхси бәхеттән баш тартырга да, үз шәхси интересларын корбан итәргә дә риза, кыенлыклар, мохтаҗлыклар күрергә дә әзер. Ул геройның без күбрәк социализм ечен көрәш юлында йөргән чагын күрәбез, аның белән күбрәк коллектив хезмәт процегсында, көрәш процессында очрашабыз. 30 елларда иҗат ителгән күлчелек әсәрләр җыйнаклык, әдәби бөтенлек, кискен драматизм, укучыга булган эмоциональ тәэсир көченең зурлыгы, активлыгы белән характерланалар, алар конфликт бөтенлеге, конфликт кискенлеге белән аерылалар. Шушы көчле ягыннан ук бу чор әдәбиятының, әгәр шулай әйтергә яраса, бер кимчелеге, җитешсез ягы да килеп чыга. Бу елларда иҗат ителгән кайбер әсәрләрдә җанлы кеше образы машиналар тавышы астында күмелеп калгалады. Андый әсәрләрнең авторлары, кеше хисләре турында сөйләүдән бигрәк, социализм төзү, машина ясау, күмер чыгару, колхозлар төзү турында сөйләделәр. Образларда «иҗтимагый» як «шәхси» якны каплап киче. Беренчелек иҗтимагый якка — көрәш, төзелеш мәсьәләләренә бирелде. Инде язучы күпмедер күләмдә геройларның шәхси кичерешләренә, эчке дөньяларына керергә мәҗбүр була икән, аларны да ул сыйнфый көрәш идеалларына буйсындыра иде. Моннан хәтта иң талантлы язучылар да котыла алмады. М. Әмирнең «Агыидел» позэстенда комсомолец Ильяс кулак кызы Маһибикәне ярата, ләкин сыйнфый керәш идеаллары хакына ул бу мәхәббәттән баш тарта. Г. Толымбайның «Куян солдат» әсәрендә ярлы кызы матур Маһибәдәр, сы-<фый дошманның чын йөзен ачу өчен, кулак малаена кияүгә чыгарга ризалык биргән булып кылана. Мондый мисалларны драматургиядән дә, поэзия өлкәсеннән дә байтак китерергә мөмкин. Бу, әлбәттә, шул заманның үзенчәлекле шартлары, әдәби-эстетик карашларның үсеш дәрәҗәсе белән аңлатыла торган күренеш иде. Әмма ни генә булмасын, «иҗтимагый» якка артык зур игьтибар бирү әдәби образларның тәэсир һәм ышандыру көчен киметте, җанлы типлар иҗат итүдә билгеле бер схематизмга китерде. Андый әсәрләрнең уңай геройлары ярата, сея, кайгыра, шатлана белүче тулы канлы җанлы образлар булудан бигрәк, идеяләр колы булып күз алдына басалар. 30 елларда завод-фабрикалардан, колхоз кырларыннан, төзелеш мәйданнарыннан әдәбиятка бик күп яшьләр килде. Бүген илледән узган, алтмышка җиткән яэучыла- рыбызның күбесе әдәби хәрәкәткә шул еллардан актив катнаша башладылар. Әдәбиятның зур өлеше әнә шул яшьләр тарафыннан иҗат ителде. Бу чор әдәбиятының көчле һәм кимчелекле яклары турында хөкем йөрткәндә, мәсьәләнең бу ягын да истән чыгармаска кирәктер, мөгаен. Сугыш башланды. 1917 елдагы кебек үк, әдәбият яңадан ут, давыл эченә, канлы көрәш кырларына күчте, нәфрәт ташкынына әйләнеп, дошманга каршы күтәрелдэ. Әнә шул авыр сынау көннәрендә татар әдәбияты халык белән бергә атлады, тагын бер мәртәбә Ватанга тирән мәхәббәт хисләре тәрбияләүче сугышчан әдәбият булуың раслады. Бар җырымны илгә багышладым. Гомеремне дә бирәм халкыма. Барыбызга да таныш бу шигъри юллар — Муса Җәлилнеке. Бу юллар патриот шагыйрьнең безнең көннәрдә чыккан барлык җыентыкларына кертелгән. Бу юллар безнең күңелләргә язылган. Өгәр дөньяның төрле почмакларында, чит-ят җирләрдә ятып калган солдат- едипләр — әсәрләре миллионнарча кешеләр тарафыннан сөелеп, яратып укыла торган танылган, зур шагыйрьләр; менә бу якты җир йөзен, аның иксез-чиксез киңлекләрен, мәһабәт тауларын туйганчы, рәхәтләнеп бер карап калырга да өлгермәгән, язылмаган хикәя һәм повестьлары, поэма һәм романнары калган яшь язучылар — бер генә минутка баш күтәреп, телгә килә алсалар иде.. Алар беравыздан: — Әйе, Муса безнең уй-теләкләрсбеэне бик тегел, бик матур итеп әйткән. Без җырларыбызны да, гомеребезне де туган илгә багышладык, — дияоләр иде. Искиткеч талантлы шигырь-поэмалар иҗат итеп калдырган Ф. Кәрим дә. ялкынлы публицист Г. Кутуй да, күренекле балалар язучысы А. Алиш та, Австрия кырларында ятып калган татар шагыйре, подполковник Н. Баян да, фашистлар тарафыннан җәзалап үтерелгән патриот шагыйрь X. Мөҗәй дә шул ук сүзләрне кабатлар, шул ук фикерне куәтләр иде. Алар шуны үзләренең үлемнәре белән расладылар. Сугыш елларында әдәбиятның бөтен жанрлары, татар язучыларының барысы да — окоплардагылары да, тылдагылары да — фронт ечен эшләде. Яшь аермалары, сәләт һәм талант дәрәҗәләре, әдәбиятыбызны баетуга керткән өлешләренең күләме төрлечә булуга карамастан, татар совет әдипләренең барысы да бер бөек максат — Ватан иминлеген саклау өчен көрәштеләр. Даһи Ленин төзегән данлыклы Коммунистлар партиясе җитәкчелегендә күп милләтле совет әдәбияты да, үзен барлыкка китергән һәм үстергән совет җәмгыяте белән бергә, фашизмга каршы авыр көрәш сынауларыннан җиңүче булып чыкты, үзенең зур адымнар белән яңа күтәрелешкә баруы юлында тулы бер эпоха узды '. Сугыш тәмамлануга, халык җимерелгән авыл, калаларны, промышленность предприятиеләрен торгызу эшенә кереште. Совет язучылары алдына да тормыш яңа таләпләр куйды, аларга яңа бурычлар йөкләде. Язучылар ул бурычларны мөмкин кадәр тулырак, яхшырак үтәү өчен көчләрен кызганмадылар. Әдәбият, сәнгать өлкәсендә яңа күтәрелеш чоры башланды. Әдипләребез тарафыннан актуаль темаларга багышланган, зур күләмле бик күп әсәрләр язылды. Сугыштан соңгы әдәбиятның уңышлары безнең күз алдында. Моны барыбыз да беләбез, күреп торабыз. К. Нәҗминең «Язгы җилләр», «Г. Бәшировның «Намус», Ә. Фәйзинең «Тукай», Г. Әпсәләмовның «Алтын йолдыз», «Газинур», «Сүнмәс утлар», М. Әмирнең «Саф күңел», И. Газиның «Онытылмас еллар», «Гади кешеләр», Ф Хөснинең «Җәяүле кеше сукмагы», Ә. Еникинең «Рәхмәт, иптәшләр!», «Саз чәчәге», «Йөрәк сере», Г. Гобәйнең «Замана балалары» кебек повестьлары, күп санлы хикәяләр сугыштан соңгы прозаның характеры, колачы һәм күләме хакында хөкем йөртергә бай материал бирәләр. X. Туфан, С. Хәким, Ә. Фәйзи, С. Баттал, Ш. Маннур, Ш. Мөдәррис, 3. Мансур, Ә. Ерикәй, Г. Хуҗи, М. Садри һәм башка шагыйрьләр күп кенә поэмалар, лирик шигырьләр яздылар. Драматургия өлкәсендә Т. Гыйззәт, Н. Исәнбәт. М. Әмир. Р. Ишморат, Г. Насрый кебек әдипләрнең иҗаты аеруча уңышлы һәм нәтиҗәле булды. Сугыштан сонгы елларда татар әдәбияты яңа темалар, яңа идеяләр, яңа образлар белән баеды Әдәбиятта тормышчан образлар тудыруга, геройларның эчке тормышын тулы һәм дөрес ачуга омтылыш көчәйде. Габдулла Тукай һәм Муса Җәлил поэзиясе, «Тапшырылмаган хатлар», «Язгы җилләр», «Намус», «Алтын йолдыз» кебек әсәрләр татар әдәбиятын дөнья аренасына алып чыктылар. Соңгы ун ел илебез тормышының барлык тармакларында барган тирән үзгәрешләр белән характерлы. Партиябез Үзәк Комитеты җитәкчелектә ленинчыл нормаларны һәм принципларны яңадан тормышка кайтарды. XX съезддан соң урнашкан иҗади атмосфера гел ныгый, гел көчәя барды. Илебез тормышындагы уңышлар әдәбиятыбыз, сәнгатебез үсешенә дә уңай йогынты ясады. Иҗат кешеләре өчен киң мөмкинлекләр, яңа горизонтлар ачылды. Бүгенге татар әдәбияты бертуктаусыз үсә һәм ул үсеш, беренче чиратта, әсәрләребезнең сыйфаты күтәрелү хисабына бара. Язучыларның әдәби осталыклары артты, чынбарлыкны фәлсәфи үзләштерү куәтләре көчәйде. Алар бөтен ил күләмендәге проблемаларга багышланган, зур иҗтимагый конфликтларга корылган әсәрләр иҗат итү югарылыгына күтәрелеп киләләр... Без күреп үттек: әдәбият тарихының төрле баскычларында аерым жанрларның үсеш дәрәҗәсе төрлечә булган. Бер чорда поэзия алга китә, әдәби процессны шагыйрьләр җитәкли. Икенче бер вакыт бу вазифаны драматурглар башкара. Бүгенге әдәбиятта проза алданрак бара. Проза әдәбиятының үз эчендә исә соңгы 7_____________________8 елда повесть жанры аеруча активлашып алды. Танылган өлкән прозаикларыбыз һәм яшь аяторлор тарафыннан бик күп яңа повестьлар иҗат ителде. Ә счики белән Р. Тех- фәтуллин гына да татар әдәбиятына дистәгә якын повесть бирделәр. И. Гази, Ф. Хөс- ии, Г. Минский, С. Баттал, Н. Дәүли, А. Гыйләҗев, Н. Фәттах, башка күп кенә азучыларыбыз бу жанрны үстерү, камилләштерү эшенә зур елеш керттеләр. Нинди сәбәпләр повестьларның шулай активлашып китүенә китерде соң әле? Күп инде алар. Шулай да тел сәбәпне чынбарлыктан, тормыштан, аның үзенчәлекләреннән эзләргә кирәктер. Партиянең XX съездыннан соңгы еллар нәкъ менә повесть жанры ечен күп уңай шартлар тудырды. Илебез тормышында булып узган күп төрле яңалыклар, зур үзгәрешләр язучыларга бай иҗат материалы бирде. Яңа проблемалар һәм темалар, өр-яңа мәсьәләләр күбәйде. Хикмәт аларның күплегендә генә дә түгел. Барыннан да бигрәк, алар гаять актуаль һәм үтә җитди иде. Күбесенчә хәзер үк, бүген үк беренче җавапны да бирергә кирәк иде. Язучылардан темп, оперативлык соралды, һәм проза әдәбиятының андый актуаль мәсьәләләрне хәл итү ечен иң кулай жанрларыннан берсе булган повесть активлашты. XX съезддан соңгы әдәбиятның тагын бер әһәмиятле үзенчәлеге повестьлар активлашуда зур роль уйнады. Әдәбият гади кешеләр белән, аларның язмышы белән ныграк кызыксына башлады. Язучылар замандашларыбызның тулы канлы, тормышчан образларын тудыру юлында күп тырышлык күрсәттеләр. Ә кеше характерын, кеше психологиясен тасвирлау өчен бу жанрның зур мөмкинлекләре бар. Шуның белән бергә, соңгы вакытта көчәеп килүче икенче бер тенденцияне дә онытырга ярамый. Роман жанры, тормышның бүгенге, актуаль мәсьәләләренә багышланган романнар активлашып килә. Укучылар Г. Әпсәләмоөның "Ак чәчәкләр», Ш. Маннурның «Муса», И. Салаховның «Кукчәтау далаларында», А. Расихның «Язгы авазлар» һәм «Ике буйдак», Г. Ахуновның «Хәзинә». Н. Фәттахның -Бала күңеле далада». Э. Касыймовның «Гомер ике килми», М. Хәсәновның «Саф җилләр» һәм башка яңа романнар белән таныштылар. Дөрес, элеккерәк елларда да халкыбыз тормышының үткәне һәм бүгенгесе турында әйбәт кенә романнар язылып торды, басылып торды. Әмма бу кадәр түгел иде. Татар совет прозасы бүгенге көннең яңа. үзенчәлекле, бик актуаль проблемаларын роман кебек зур, катлаулы жанрда сурәтләү юлында яңа бер баскычка күтәрелде дигән сүз бу. Әйе, прозабыз бик нык үсте, камилләште. Моңарчы безнең әдәбиятта авыл темасы гына тулырак яктыртылып килә иде. Хәзер безнең фән һәм вузлар, интеллигенция һәм эшчеләр тормышына, семья, әхлак, мораль һәм башка темаларга язылган әсәрләребез күп. Яэучыларыбыз схематизмнан һәм максатсыз тасвирлаулардан, иллюстрациядән арынып киләләр. Бүгенге прозада күтәрелгән, хәл ителгән, чишелгән проблемаларны санап чыгу өчен генә дә зур урын, күп вакыт кирәк булыр иде. Типик образ иҗат итү принциплары тагын да яңарды, баеды, төрлеләнде. Шундый ук хәлне поэзия өлкәсендә дә күрергә мөмкин. Поэзиянең колачы киңәйде, укучыга булган тәэсир көче артты. Бүгенге поэзия һәрберсенең үз тавышы, уз стиле булган уннарча талантлы шагыйрьләр көче белән иҗат ителә. X. Туфан, С. Хәким, С. Баттал кебек өлкән буын шагыйрьләр үзләренең яңа әсәрләре белән безне әледән-әле куандырып торалар. Ш. Галиев. Г. Афзал, И. Юзеев, С. Селәймано- ва, X. Камаловлар артыннан Р. Фәйзуллии, Р. Гатауллин, Г. Рәхим кебек яшь буын шагыйрьләр үсеп чыкты. Драматургия күзгә күренерлек уңышларга иреште. Р. Ишморат, X. Вахит. Ю. Эминов, Ш. Хөсәеноо, А. Гыйләҗев, С. Кальметов пьесаларында яңа. әһәмиятле темалар һәм проблемалар күтәрелә. Балалар әдәбияты өлкәсендә эшләүче язучыларыбызның иҗат җимешләре дә куандырырлык. Г. Гобәй. Җ. Тәрҗеманов, Л. Ихсанова, Ә. Бикчәнтәева, Г. Бакир һәм башка уннарча әдипләребез нәни укучылар ечен бик күл шигырьләр һәм поэмалар, хикәяләр һәм повестьлар, пьесалар яздылар. Татар совет балалар әдәбиятының иң яхшы үрнәкләре СССР халыклары телләренә һәм чит телләргә дә тәрҗемә ителә бара. Әдәби тәнкыйтьнең һәм әдәбият фәненең үсеше елдан ел киңрәк колач ала бара. Соңгы берничә ел эчендә генә дә күренекле әдип, шагыйрьләребез иҗаты турында зур-зур монографияләр язылды, борынгы татар әдәбиятын һәм татар совет әдәбия- тын өйрәнүгә багышланган тарих китаплары чыкты, әдәбиятыбызның аерым чорлары турындагы фәнни хезмәтләр дә ел саен күбәя тора. Аеруча куандырганы шул: әдәбият мәсьәләләре буенча язылган хезмәтләрнең ышандыру көче, фәннилек дәрәҗәсе артты, галимнәребез торган саен батыррак була баралар, тикшерүчесен кетеп яткан зур, кыен темаларга кыюрак алыналар. Бездә хәзер һәр яктан әзерлекле әдәбият галимнәре үсеп җитте, чын мәгънәсендәге фән өлгереп килә. Шулай итеп. Бөек Октябрьның илле еллыгын татар совет әдәбияты зур уңышлар белән каршылый. * * * Илле ел эчендә әдәбиятыбыз гаять бай, гыйбрәтле үсеш юлы үтте. Әдәбият үсешендәге һәр яңа баскыч сыйфат үзгәрешенә китерде, татар әдәбиятының алтын фондына керерлек әсәрләр калдырды. Әгәр илле ел эчендә әдәбиятыбыз ирешкән ачышларның һәм сыйфат үзгәрешләренең төп асылы нидән гыйбарәт дип сорасалар, бер сүз белән: — Әдәбиятны чынбарлыкка, кеше тормышына якынайтуда,— дип җавап биреп булыр иде. Әйе, илле ел эчендә татар совет әдәбияты даими һәм эзлекле рәвештә тормышка, кешегә якыная барды. — — □ -------- Иске дөнья безгә кирәк түге