Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАТАР МӘДӘНИЯТЫНЫҢ КӨНДӘЛЕК ДӘФТӘРЕННӘН

1925 ел ‘ 6—1! январь. Мәскәүдә пролетар язучыларынын I нче Бөтенсоюз конференциясе эшләде. Конференциядә Татарстан язучылары исеменнән Г. Гали, М. Максуд, Г. Кутуй һ. б. катнашты. II январь. Татар театры М. Җәлилнең «Бибкәй кыз» исемле музыкаль драмасын сәхнәгә куйды. 23 январь. «Сулф*. «Октябрь» күмәге һәм студентлар әдәби түгәрәгенең берләштерелгән жыелышы булды. 28 январь. «Кызыл Татарстан» газетасында С. Сәетгалиевнең «Татар :ган җөмһүрияте һәм иптәш Ленин» исемле истәлеге басылды. 4 февраль. Татарстан Мәгариф халык комиссариаты коллегиясе җыелышында Гыйльми үзәк янындагы та tap коллегиясенең составы расланды. Председатель Г. Иб- раһимов, әгъзалар Ш. Әхмәдиев. И. Рәхмәтуллин. Ф. Сәйфи-Казанлы, Л. Гомәр, М. Парсин, Г. Толымбайский, М. Корбангалиев. Г. Рәхим һ. б. 15 февраль. Татар театры бинасында Каюм Насыйриның тууына 100 ел тулуга багышланган гыйльми җыелыш уздырылды. Күренекле галимнең тормыш һәм иҗат юлы турында докладлар белән Г. Ибраһимов, М. Парсин, М. Корбангалиев, Г. Рәхим чыкты. 6 март. «Красная Татария» газетасында профессор В. Смолинның Идел буе болгарларына багышланган «Описание местного края, сделанное 1000 лет тому назад» исемле мәкаләсе басылды. 8 март. «Кызыл Татарстан» газетасында түбәндәге игълан басылды: «Татар әдәбияты көтепханәсен булдыру өчен, әдипләрнең, шагыйрьләрнең 150—200 табак чамасы күләмендә әсәрләре басылачак. Шуның өчен соңгылар үзләренең биографияләрен, рәсемнәрен, әсәрләренең исемлекләрен Гыйльми үзәккә җибәрергә тиешләр». I апрель. Шәрыкне өйрәнү институтының (Мәскәү) гыйльми совет утырышында Г Гобәйдуллин Каюм Насыйриның моңарчы билгесез әсәрләре турында доклад белән чыкты. 5—15 май. Матбугат көненә багышлап, Комклуб бинасында рус һәм татар матбугаты күргәзмәсе ачылды. 25 май. Казанда Та1арстан хәбәрчеләренең беренче съезды эшли башлады. 18 июнь. РКП(б) Үзәк Комитеты «Матур әдәбият өлкәсендә партия политикасы» исемле резолюция кабул итте. Резолюциянең тагарча тексты «Безнең юл» журналының 1926 елгы 5— 6 саннарында басылды. 25 июнь. Беренче татар операсы «Сания»нең премьерасы булды. 8 июль. «Эшче» газетасында Ш. Усмановның «Памирдан радио» исемле фантастик хикәясе басыла башлады. 15 июль. «Коммунист» газетасында А. Әхмәтнең «Аклар вәхшәте онытылмас» исемле хикәясе басылды. Июль. Казанда әдәби, сәяси, фәнни «Авыл яшьләре» журналы чыга башлады. Редакторы Фәхретдинов. 1 Журналыбызның бу саныннан татар әдәбияты һәм сәнгате хроникасының филология фәннәре кандидаты 3. Усманова әзерләгән өлешен урнаштыра башлыйбыз. Редакция. 2 август. «Кызыл яшьләр» газетасында X. Госманның «Эш көнендә авыл балалары» һәм Н. Баянның «Пароходта» исемле хикәяләре басылды. Август. Татарстан матбугат нәшрияты комбинаты «Кызыл Армия сафында татарбашкортлар» исемле рәсемле альбом бастырып чыгарды. Мәскәүдә татар телендә «Фән һәм дин» исемле журнал чыга башлады. 2 сентябрь. Казанга Мәҗит Гафури килде. 4 октябрь. «Красная Татария» газетасында М. Гафуриның «Эшче» поэмасыннан аерым өзекләр басылды. Поэманы русчага П. Радимов тәрҗемә иткән. 30 октябрь. «Кызыл яшьләр» газетасында һ. Такташның «Байрак тегәбез» исемле яңа шигыре басылды. 4 ноябрь. К- Тинчуринның «Нәни абый» пьесасы белән татар театрының 1925—26 елгы кышкы сезоны ачылды. 1 декабрь. «Кызыл Татарстан» газетасында М. Мутинның «Татар театрының 20 еллык бәйрәме» исемле мәкаләсе басылды. 4 декабрь. Татар театры сәхнәсендә Ф. Бурнашнын «Камали карт» комедиясе күрсәтелде. 6 декабрь. Карт педагог Корбангалиевнең 30 еллык хезмәг бәйрәме үткәрелде. 1926 ел 28 январь. Театр бинасында татар театрының 20 еллык юбилеена багышланган тантаналы җыелыш уздырылды. Татарстанда театр сәнгатенең торышы һәм бурычлары турындагы доклад белән Галимҗан Ибраһимов чыкты. 7 февральгә кадәр. Партиянең Татарстан өлкә комитеты үзенең икенче пленумында татар телен гамәлгә ашыру турында карар кабул итте. 7 февраль. Тагар театрында К. Әмнринең «Печән базары» исемле яңа әсәре куелды. 25 февраль — 6 март. Бакуда тюркологларның беренче съезды эшләде. Съезд эшендә Татарстаннан Г. Ибраһимов. С. Атнаг^лов, Г. Шәрәф. Г. Максудов, Г. Сәгъди һәм башкалар составындагы зур бригада катнашты. 9 март. Атаклы татар язучысы Фатих Әмирхан үлде. 16 март. Уфада күренекле татар шагыйре Сәгыйт Рәмиев үлде. 20 март. «Кызыл Татарстан» газетасында Г. Ибраһимовның «Тюркология съездында тикшереп үтелгән мәсьәләләр» дигән мәкаләләр инклы басыла башлады. 28 март. Мәскәү Үзәк татар эшчеләр клубында Ф. Әмирханны искә алу кичәсе уздырылды. Март. «Безнең юл» журналында А. Шамовның «Шәлле хатын» («Рәүфә») исемле озын хикәясе басылып чыкты. II апрель. «Кызыл Татарстан» газетасында К- Нәҗминең «Үпкәләштән булмасын, чынын әйтик» исемле мәкаләсе басылды. 13 май. «Кызыл Татарстан» газетасында Ә. Еникинең «Балалар әдәбия1ы кирәк» исемле мәкаләсе басылып чыкты. Июнь. Партиянең Татарстан өлкә комитеты органы — «Җитәкче» исемле айлык журнал чыга башлады. Редакторы Зәки Гыймранов. 4 июльгә кадәр. Шахта эшчеләренең хезмәте һәм тормышы белән танышу өчен Гадел Ку туй Донбасска китте. 21 июль. Яшь шагыйрь Исмәгыйл Закнри үлде. 5 август. «Кызыл Татарстан» газетасында К- Нәҗминең «Үтелгән юл» исемле яңа романыннан өзекләр басыла башлады. Август. «Азат хатын» журналы чыга башлады. 25 сентябрь. Казанда яшь язучы Ф Әсгат үлде. 20—25 октябрь. Казанда хәреф киңәшмәсе эшләде. Киңәшмә. 1926—27 елларда татар телендә дәреслекләр чыгаруда кулланыр өчен, гарәп шрифтында 30 хәрефтән торган алфавит кабул итте. 26 ноябрь. Татарстан Халык Комиссарлары Советы Китап палатасы ачу турында карар кабул итте. Декабрь. «Азат Себер» газетасында Ш. Маннурның «Ахыр заман» исемле хикәясе басылып чыкты. 24 декабрь. «Кызыл яшьләр» газетасы Г. Минскийның «Төнге бураннарда» исемле хикәясен басып чыгарды. 1927 ел 8 январьга кадәр. Пролетар язучыларының әдәби кичәсе уздырылды. Кичәдә бүгенге әдәбият һәм алдагы агымнар турында доклад тыңланды. 14 январь. Татар театрында Р. Ишморатның «Янача үлем» әсәре буенча эшләнгән спектакльнең премьерасы булды. 17 январь. «Урал» газетасының чыга башлавына 20 ел тулу уңае белән, театр бинасында тантаналы җыелыш уздырылды. 20 январь. Казанга В. В. Маяковский килде. Кичен театр бинасында «Лицо новой литературы» дигән темага доклад сөйләде. 21 январь. Маяковскийның Казанга килүе уңае белән, «Кызыл Татарстан» газетасында Гадел Кутуйның «Маяковский» исемле мәкаләсе чыкты. 21 февраль. Г. Кутуйның «Казан» исемле яңа пьесасы сәхнәгә куелды. Спектакльдә Мулланур Вахитов ролен артист Шакир Шамильский башкарды. 28 февраль. Татар сәхнәсенең өлкән көчләреннән берсе, хезмәт каһарманы Нури Сакаев үлде. 13 март. Татар сәхнәсенең танылган артисты Барн Болгарский (Фәйзуллин) үлде. 19—20 март. Казанда яңалифчеләрнең беренче конференциясе эшләде. «Яңалиф» җәмгыятенең председателе итеп Ф Сәйфи-Казанлы сайланды. 24 апрельгә кадәр. Шәриф Камалның «Таң атканда» исемле яңа романы басылып чыкты. Май. «Безнең юл» журналының чыга башлавына биш ел тулды. 14 июнь. Партиянең Татарстан өлкә комитеты бюросы «Милли культура мәсьәләсе турында» резолюция кабул итте. Июнь. Казанда «Тагар дәүләт академия театры» исемле журнал чыга башлады. Соңыннан аның исеме «Тамашачы» дип үзгәртелде. 4 июль. Казанда татар мәдәнияты йорты ачылды. 3 август. Татарстан Үзәк Башкарма Комитеты һәм Халык Комиссарлары Советы «Татар язуында латин шрифты куллану турында» карар кабул иттеләр. 15 октябрь. «Кызыл Татарстан» газетасының 2000 нче саны чыкты. 4 ноябрь, һ. Такташның «Күмелгән кораллар» пьесасы буенча эшләнгән спектакльнең премьерасы булды. -