Логотип Казан Утлары
Очерк

СОЛДАТ ДАНЫ

Вәгьдә бүген эштән соңгарак калып кайтты: товар кабул итте, атна буе җыелган акчаны илтеп килде. Бер уңайдан Яльчик тегермәненә дә шалтыратты: авылдашлары белән бергә улы Ренат та ак он тарттыру «мен трактор чанасына теяп оч капчык бодай алып киткән иде — исән-сау барып җиттеләрме икән! Барып җиткәннәр, тарттырганнар, ләкин кайтырга чыкканда гына тракторлары ватылган икән. Үзе генә түгел, естендә толып, ашарына бар, тен уртасында булса да кайтып җитәрләр әле... Тәмам караңгы тошкән иде инде. Кече капканың пружиналы биген ычкындырды да ишек алдына атлады. Ни күзе белән күрсен, сыер да. сарыклар да шушы вакытка кадәр ишек алдында йериләр. Алларына да салмаганнар, эчергән кеше дә юк икән — терлекләр аны сырып кына алдылар. Инде караңгы дип тормадылар — болдыр астыннан казлар да каңгылдашып чыкты. Аларга да ашаткан кеше юк. Ул кен саен Исламга караганда да, балаларга караганда да соңгарыбрак кайта, ә мондый хәлнең булганы юк иде. Терлекләр ашатылган, эчертелгән, абзарларга ябып куелган була иде. Әллә Исламга берәр хәл булдымы! Алай дисәң, үзе ейдә булса кирәк. Әнә, түр тәрәзәдә •стал лампасы яна... Сәгъдә терлекләргә иркәләп бер-ике сүз әйтте дә тавыш чыгармыйча гына алгы ейгә керде. Самовар үкереп кайный, әстенә лар күтәрелгән: куйган да оныткан, ни гаҗәп хәл булды икән! Суы бетеп эремәсен тагын,— Сегъдә тиз-тиз генә самоварның С морҗасын алып, «стен япты. Аннары пальтосын салды да, әкрен генә ишекне ачып, түр ейгә карады. Ислам маңгаен уч тебенә терәп, остәлдә яткан ниндидер кәгазьләргә күзләрен тобәгән дә уйга калган иде. Берәр җитди, кирәкле зше бардыр инде, я колхоздагы терлекчелек эше буенча отчет әзерлидер, я халыкара хәл буенча лекция укырга кушканнардыр үзенә. Согьдә Исламны эшеннән бүлдереп тормады, естен-башын алмаштырды да терлекләрне карарга чыгып китте. — Ислам, әллә ейдә сугыш музее ачарга булдың инде! Ислам, сискәнеп, кинәт урыныннан торды, ишеккә карады. Анда аксыл сары чәчләре бәсләнгән, арткарак шуышкан шәленә печән валчыклары кунган хатыны елмаеп басып тора иде. Аннары ул алдына, эстәп өстенә, күз тешерде. Чыннан да естәл осте орденнар, медальләр, Башкомандующийның рәхмәт кәгазьләре белән тулы иде. — Менә ни™ Эзтабарлар... — диде дә Ислам, гаепле эш естендә тотылган бала кебек каушап, тукталып калды. — Нинди эзтабарлар,—диде хатыны. — Монда утырып нинди эз тапмак буласың! — Юк ла. Ни... Терлекләрне карарга да онытканмын. Хәзер чыгам. — Ул хатыны каршысына юнәлде. Сегъдә урыныннан кузгалмады, һаман элеккечә елмайган килеш, аңардан күзен алмады. — Тиз генә ашарларына салып керим. Самавыр куйган идем. Сүнмәдеме икән!.. Хатыны һаман урыныннан китмәде. — Сораганга җавап бир инде син, — диде. — Нинди эзтабарлар! — Каяндыр белеп алганнар. Пионерлар аптыраталар: безнең белән очрашу үткәр әле дип. Ә мин ни сейләргә белми азапланып утырам менә. Кайчаннан бирле. — Алай гына булса ярый, — диде Согьдә һәм, урыныннан кузгалып, эш киемнәрен салды. — Әйдә, чәй әзерлибез, тамак ялгап алабыз. Рушания кайда! — Дәресен әзерләде дә җиңгәләренә китте. Хатыннар җыялар икән, сине дә чакырганнар. Чәй эчәргә. — Барсам барырмын. Әйдә, үзең турында уйла. Кондез дә ашамагансыңдыр әле!.. — Менә ни™ Сугыш турында уйлап булмый икән хәзер, Сегъдә,— дип сейләп китте Ислам, чәен open суыта-суыта. — Башта гел колхоз хәлләре. Ни бит™ Коз коне барлык чегендерне биреп җибәрергә ашыктык. Садыйков әйтмешли, бүгенге кон белән генә яшибез. Терлеккә тамыр азыкны күбрәк калдырган булсак, менә хәзер икеләтә сет, ит алган булыр идек. Моның очен колхозга акчасы да икеләтә артыграк булыр иде. Ие, ул вакытта да колхозчыларга түләр очен акча бик кирәк иде. Ну, ләкин, безнең колхоз сет буенча да. ит буенча да районда әйбәт бармый бит. Сәбәбе—азык мәсьәләсе. Болын юк, силос аз. Салам белән ерак барып булмый. Үзкыйммәт арта диеп Мехетдинов остәмә түләүне дә кыса. Иртәгәге конгә карый белергә кирәк. Моны бит бер председательдән генә түгел, миннән дә сорыйлар... — Колхозчылар терлеге турында ни уйлыйсыз! — диде Согьдә. — Ботен кеше зарлана: корма юк, ди. — Үзең уйлап кара, — диде Ислам, чынаягын самовар янына этәреп, — Вахитов колхозына кергән Чирмешән, Бакырчы, Багыш, Аю Койдергән, Тәүгилде авылларында меңнән артык хуҗалык. Меңгә якын сыер, биш меңләп сарык дигән сүз бу барысын исәпләгәндә. Колхозның терлекләре дә шуннан әллә ни артык түгел. Барысы очен дә азык шул ук җиде мең гектардан™ — Сугыш вакытында ул терлекләре белән 25 сотый бәрәңгесе кешеләрне ачлыктан коткарды. Сыер җигеп кәлтәсен дә ташыдык, икмәген дә илттек, сотен дә бирдек, үзебезгә дә кала иде әле.. Ярар инде. Моны синең белән мии генә хәл итә алмыйбыз. — Согъдә, торып, савыт-сабаларны җыештырырга кереште. — Бар, эшеңдә бул. Балалар да белсеннәр сугышның ни икәнен. Әйе. балалар да белсен сугышның ни икәнен. Егерме елга якын сандык тебендэ яткан орденнарын, медальләрен, Башкомандующийның рәхмәт кәгазьләрен актарып алды. Ничә еллар буена колхозның партия оешмасы секретаре булып эшләгәндә бу турыда исенә дә кертеп карамаган иде. Колхозның кендәлек эшләренә генә күмелеп калырга тиеш тугел иде бит ул. Партия җитәкчесенә тәрбия мәсьәләсе дә —балаларны гына тугел, олыларны тәрбияләү мәсьәләсе дә — турыдан-туры карый бит. Дарес, эш барышында бу мәсьәлә Исламның игътибар үзәгеннән ташмәде. Ләкин мәктәп, балалар белән бәйләнеш ничектер сүрән иде. Янәсе, никадәр укытучылар коллективы бар, алар шуның ачен акча алалар. Ә яшьләрне Ватанга бирелгәнлек рухында тәрбияләүгә партия һәм хакүмәтебез ничек зур әһәмият бирә икән. Эзтабарларның Мәскәүдә үткәрелгән ботенсоюз слетында маршаллар, генераллар катнашты. Алар да моңа кадәр халыкка билгеле булмаган сугыш батырларын эзләүче пионерлар белән якын бәйләнештә. Старшина Исламның да фашистларны җиңүгә керткән алеше аз түгел. Ул бу сугышта чигенү ачысын да татыды, аннары Сталинградтан Эльба елгасына кадәр алгы сызыкта дошманнарны кырды. Батырлыклары ачен аны хакүмәтебез Беренче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, Беренче, Икенче. Өченче дәрәҗә Дан орденнары. Кызыл Йолдыз ордены, ике «Батырлык ачен» медале, ике «Сугышчан хезмәтләр ачен» медале, «Сталинград оборонасы ачен», «Варшаваны азат итү ачен», «Берлинны алу ачен» медальләре һәм Башкомандующийның бик күп рәхмәт кәгазьләре белән бүләкләде. Дарес, ул моңа кадәр сугышта күргәннәре турында искә ташерергә яратмый иде. Газеталардан укып, радио тыңлап, сугышка омтылучыларның планнарына карата аның җен ачулары чыга. Ләкин бу ачудан кемгә файда да кемгә зыян — бүтәннәргә дә сугышның ни икәнен аңлатырга кирәк икән. Дарес, сугыш турыдан-туры бу тирәләргә кагылмады. Ләкин аның җила тиде. Сугышның бер елы эчендә ике мәртәбә яраланып, ике мәртәбә госпитальдә ятып чыкты Ислам. ...1939 елда армиягә алынды ул. Башта ездовой булды, аннары аны артиллерия полкына күчерделәр. 122 мм лы гаубицаның наводчигы булган хәлендә, үзенең яшьтәшләре белән бергә, ул бу дәһшәтле ату коралының үзенчәлекләрен оирәиде. аңардан ничек итеп дошманга тоз ату һонәрен үзләштерде. Орудие нааодчигының хәрби әзерлегенә командирлар аеруча зур игътибар юнәлттеләр, ченки расчатта аның эше гаять җаваплы. Кон артыннан кан күнегүләр белән үтте. Маршлар, туптан ату күнекмәләре, тактик оирәнүләр яшь сугышчыларны чыныктырды. Бу чыныгуның кирәге зур булды. Тиздән алар полкын Ленин шәһәренә куркыныч тудырган ак финнәргә каршы сугышка керттеләр. Атаклы Маннергейм сугыш корылмаларын, ныгытмаларын җимерүгә Исламның да алеше керде. Алар расчеты дошман астенә йезләрчә эре калибрлы снаряд яудырды. 1941 ел. Армиядә кадровой хезмәтнең соңгы елы. Ул да, аның кордашлары да быел запаска чыгарылачак, алар туган якларына кайтып китәчәк. Күз алдында аның туган авылы Багыш, әнисе, туганнары, кайдадыр Чуаашстан якларында башланып, Зая елгасына коя торган Чирмешән суы. Әлбәттә, фин сугышы батыры, кызылармеец-отличник, җиде класс белемле Ислам Насыибуллннны бетен Багыш авылы зурлап, ихтирам болан каршы алыр иде. Хәрби тормыш, хәтта сугыш мәктәбен узган, шул ук вакытта заманына күрә ярыйсы гына грамотный булган яшьләр күп түгел иде ела авылларда. ..Лакин... ләкин иомец- фашист бомбалары аның кизләү чыганагы кабак саф хыялларын, ташка кояш кебек якты емотлорен чоялерәмә китерел, җимерел ташлады. Исламны — тәҗрибәле артиллерист-наводчикны — Мәскәү янында тора торгам махсус частька күчерделәр. Аны һәм бик сайланып алынган иптәшләрен моңа кадар беркемгә дә билгеле булмаган яңа корал белән эш итәргә өйрәтә башладылар. Тырышлыгы белән дә, җитезлеге белән дә Исламның аерылып торганын күреп, — өстәвенә, аның артиллерия буенча тәҗрибәсе дә шактый иде, — машина командиры итеп билгеләделәр. Ә бу машина — гвардия минометы — Бөек Ватан сугышында үзен данга күмгән «Катюша» машинасы иде. 1941 елның 17 сентябре. Өсте яшел брезент белән капланган машиналар илебез башкаласыннан чыгып китте. Алда Украина. Каршыга юлындагы һәр нәрсәне җимереп, яндырып каһәр төшкән фашист үрмәли. Машиналар ашыга. Ял итәргә дә тәүлеккә ике мәртәбә генә тукталалар — капкалап алу өчен генә. Гвардиячеләр ашкынып фронтка ыргылалар. Менә фронт якынлаша инде. Моны шуннан белергә мөмкин: ала алган кадәр йорт-җир җиһазларын атлы арбаларга төягән колхозчылар күбәйгәннән-кубәя бара. Алар сугыштан качып көнчыгышка чигенәләр. Исламның боларны күргәндә күңеле тула: алар бит ата-бабадан калган җир-суларын, гомер иткән йорт-җирләрен, — кыскасы, үзләренең күңелләре, җаннары-тәннәре береккән урыннарны ташлап китәргә мәҗбүрләр. Шул муены астына килгере немец аркасында. Менә машиналар олаулар яныннан узалар. Йөзгә якын булыр. Олауларга бала- чагалар, карчыклар утырган. Бүтәннәре җәяүләп атлыйлар. Чыр-чу, елашу. Олаучылар артыннан сыерсарык көтүе — терлекләрне дә калдырмаганнар. Аналарын югалткан яшь бәрәннәр тавышы Исламның йөрәген телеп-телеп ала. Аларның тавышлары шундый ялварулы, шундый үзәк өзгеч — Исламның күзләренә яшь килә... Сугышлар Полтава шәһәре тирәсендә бара иде. Аяз тән. Батарея командиры көнбатыш яктагы йолдызларның берсен наводка ноктасы итеп алырга кушты. Кая атасы, миналарның кайда төшәсе командирларга гына билгеле булгандыр — ул вакытта бу машина бик яшертен хәрәкәт итә иде бит — Ут! Батарея бер залп бирде дә тиз генә кузгалды. Урман юллары буйлап алар Харьков шәһәренә таба киттеләр. Бу залпның нәтиҗәләре ничек булганын Ислам белмәде. Әлбәттә, көчле булгандыр. Күктә фашистларның разведка самолетлары кинәт күбәеп китте. Төрле урыннан берничә залп биргәннән соң, батарея көннәрнең берсендә Бого- духовка шәһәре тирәсенә тукталды. Тукталып, дошман ягына залп бирүе булды, бу урынга фашистларның еракка ата торган орудиеләреннән снарядлар яварга тотынды. Димәк, күзәтүчеләре булган... Ислам аңына килгәндә, күзләре күрми, колаклары ишетми иде. Тора-бара колак нәрсәдер шәйли башлады: тук-тук, тук-тук, нәрсә соң бу! Пулемет тавышы дисәң, тукылдау сирәк. Тукылдаган саен, гәүдә селкенеп киткәндәй була. Ул кайда! Әйе. ул чалкан ята. Җир өстендә түгел, мендәр өстендә, постельдә ята. Димәк, ул вагонда. Тукылдау тавышы — вагон тәгәрмәчләре тавышы. Колакка сөйләшкән авазлар да ишетелгәндәй булды. Әйе, ул санитарный вагонда. Борынга ниндидер сасы ис керә, укшыта. Ул ыңгырашканга килгән санитар аның йөзен бәйләгән бинтларга ничектер кагылып китте, колактан шуыштырды. Колак яхшырак ишетә башлады. — Сезгә нәрсә кирәк! — Битем авырта... яңадан бәйләгез. Косасым килә, — диде Ислам. — Госпитальгә барып җитмичә ярамый, түзегез, — диде аңа хатын-кыз тавышы. Колакка ирләр тавышы керде — аның турында сөйләшәләр булса кирәк: — Башын-йезен бәйләгәннәр, танк эчендә калып янган, ахры. — Юк, киеме танкист киеменә охшамаган, пехота да, авиатор да түгел... Ул тагын һуштан язды_ » * * Башта Харьков, аннан Сталинград госпитальләре. Ниһаять, ул шәһәрдән ерак түгел Монастырское авылындагы запас пехота полкында. Әлбәттә, элек үзең хезмәт иткән гвардия минометлары полкына кайтыр идең, кайдан һәм кемнән, ничек итеп табасың... 1942 елның мартында тупчы Ислам — хәзер инде укчы дивизия солдаты — Таганрог шәһәре янында тагын сугышка керде. Тагын яраланды. Тагын госпиталь. Бу юлы ул тиз савыкты — ярасы авыр тугел иде. Госпитальдән чыккач, аны 260 нчы дивизиянең Ю30 полкына 76 мм лы орудие командиры итеп җибәрделәр. Фашистларга каршы сугышка керүенә нәкъ бер ел дигәндә, Исламнар дивизиясе Сталинград янындагы Котлован станциясендә вагоннардан сугыш кораллары бушата иде. 1942 елның 17 сентябре. Алда тип-тигез дала. Иртәдән ук үзенең рәхимсез нурлары белән кыздыра башлаган кояш астында дивизия укчылары алгы сызыкка таба юнәлде. Укчылар артыннан атларга җигелгән 76 мм лы туплар сейрәлә. Шул тупларның берсенә һәм аңа хезмәт күрсәтүче 6 кешегә Ислам командалык итә иде. Өч-дүрт километрдагы алгы сызыкка югалтусыз барып җитү өчен тонне кетәргә кирәк булгандыр. Кетәргә ярамый, өстәмә көчләр кирәк. Өстә дошман самолетлары. Алар пулеметлардан сиптерәләр, бомбалар ташлыйлар. Сугышмыйча, дошманга каршы атмыйча, шулай юлда үлсәң, гарьлеге ни тора... Дивизия төш вакытында билгеләнгән урынга килеп җитте һәм полк артиллериясе дә ут позицияләренә урнашты. Төн буе саклану чаралары күрелде, окоплар, траншеяләр, пулемет, миномет һәм туп урыннары казылды. Иртәнгә укчылар да, тупчылар да җир куенына кереп урнашканнар иде инде. 18 сентябрьдә таң белән бергә немецларның артиллериясе дә телгә килде. Исламнар батареясы урнашкан урынга гитлерчыларның ун танкысы һәм йөзләп солдатларыннан, офицерларыннан торган пехотасы һөҗүм итте. Каты сугыш башланып китте. Батарея туры наводка белән танкларга каршы ут ачты. Сталинград янындагы сугышның беренче конендә ук Насыибуллин Ислам командалык иткән орудие фашистларның ике танкысын юк итте. Әйе, Куйбышев шәһәре егете наводчик Николай Краюшкинга ике әйтеп торуның кирәге юк, ул командирның боерыгын күз карашыннан ук аңлап ала иде. Бу яндырылган танкларның да ярдәме тиде: хәлиткеч һеҗүмгә күчкәнче, алар ориентир булып хезмәт итте. Бер атна буена 1030 нчы укчы полк дошманның йөзләгән атакасын кире какты, бер метр да артка чигенмәде. Дөрес, югалтулар да күп булды, Исламнар багарея- сындагы 120 сугышчыдан бары 27 се исән калды. Ләкин һәр солдат ике. өч, биш кеше очен сугышты, артка чигенү турында да, үлем турында да уйларга вакыт юк иде. Җитмәсә тагы Сталинград тирәсендә ул елны сентябрь ае бик кызу булды. Эсседән тын кысыла. Тирә-юньдә чокырлар күп, ләкин аларның барысы да коры, су эчәсе килүгә чама юк. Тылдан да җитәрлек итеп китерү мөмкин түгел —безнең позицияләр көнен дә, төнен дә фашистлар күзәтүе астында. Бер йотым суга әллә нәрсә бирер идең. Кенен-төнен дәвам иткән сугышларда үлгән кешеләрнең мәетләрен җыеп алырга да мөмкинлек юк иде —җир куеныннан чыксаң, үзең мәеткә әвереләсең. Шуңа күрә сугыш кырында пулялар гына түгел, зур яшел чебеннәр дә мыжгып тора. Сугышчылар арасында эчәк авырулары да таралды. Исәннәрнең рухы көчле булды. Күңелләрдә бары шул: үз гомереңне арзан бирмәскә! Ислам исән калуына өмет багламады. Тик үлгәнче әни карчыкның итәгенә ятып, баштан үткәннәрне елыи-елыи бер сөйлисе иде — бар теләге шул булды аның. Әни карчык ерак, үзенә хат язарга да вакыт юк. Көтә торгандыр, беренче кат тәпи басканны искә ала торгандыр... Тудырып үстергән анаң һәм туган җир. Икесе дә йөрәкләрне сызлатып сагындыра, икесе до чамасыз якын, кадерле... Никтер бу авыр вакытларда алар берләшеп, бер бупып, берегеп күз алдына киләләр иде. Мөгаен, менә шундый авыр чакларда гына аны шулай киңрәк, ныграк итеп аңлый торгансыңдыр.. һәм шулай аңлау сәбәбедер инде: Ислам үз гомеренең иң авыр шушы чорында — һәр минут, һәр сәгать үлем көтеп йөргән бер вакытта — дошманның чираттагы атакасы башланыр алдыннан партиягә керергә (ариэа бирде... 7. .К. У." М10. ~Уп көннәрдән соң менә чирек гасыр вакыт узып китте. Әйе, вакыт уза тора, аның үлгәннәрдә дә, калганнарда да эше юк. Тирән һәм куәтле агым ул вакыт дигән нәрсә, аңа каршы һич йезә алмыйсың. Ләкин бу куәтле агымның тизлеген арттырырга мемкин бит. Вакыт агымын тизләтүгә сәләте булган кеше — зур кеше, батыр кеше. Ә сугышның һәр сәгате, һәр кене күп вакытта елларга тиң иде. Шушы елларга тиң сәгатьләр, коннәр, хәтта минутлар ничәмә-ничә кешеләрнең, типсә тимер озәрлеи ирләрнең, сылу хатын-кызларның гомерләрен йотты. Бер Вахитов исемендәге колхозның үзәге булган Чирмешән авылында гына да 150 дән артык кеше һәлак булды. Бакырчыдан, Багыштан, Аю Көйдергәннән тагын күпме кеше кайтмады. Барысы 500 дән ашып китә. Бу бер колхоздан гына. Алар бит барысы да үз гомерләре бәрабәренә йөзләгән кешеләрнең гомерләрен саклап калу, тормышның матур дәвамын тәэмин итү өчен һәлак булдылар. Әйе, вакыт агымы хәзер инде бу авыр көннәрнең күп хатирәләрен хәтердән юган, ләкин һәр минут саен үлем көтеп, туган җирнең һәр адымын азат итү өчен корбаннар биреп алга омтылу көннәрен, йортсыз-җирсез, атасыз-анасыз калган ятимнәрнең күз яшьләрен онытып буламыни!! Сугыш беткәнгә дә инде егерме елдан узып китте. Ләкин юеш окопларда дошман снарядлары, миналары яуганда үлем көтеп ятулар Исламның тешенә бик еш керә. Салкын тиргә батып уянгач, янындагы Сөгъдәсен күреп кенә тынычлана ул. Сугышта түгел, үз өендә, хатыны, балалары янында булуына шатланып бетә алмый. Әмма йокы кача. Сугышта күргәннәр бер-бер артлы кабат күз алдыннан уза башлый... Ике ай буена, җир куенына ышыкланып, Исламнар полкы дошман атакаларын кире какты. Ниһаять, частьларны тулыландырдылар. Төн буе алар батареясы урнашкан тирәгә төрле калибрдагы туплар, гвардия минометлары тупланды. 19 ноябрьга каршы кичтән батарея командиры Сталинград фронтының Хәрби Советы мөрәҗәгатен укыды. «Сугыш бара. Без фашист тоткынлыгында интегүче туганнарыбызны азат итәр өчен сугышабыз. Бөек совет халкының язмышы безнең кулларда, иптәшләр», — диелгән иде анда. Ниһаять, һөҗүм! Менә таң беленде. Сирәк-мирәк кенә кар төшкәли. Гадәттәгечә безелдәп дошман ягыннан пулялар оча. Кинәт, дөньяның асты-өскә килгәндәй булып, тирә-якка кочле гөрелте авазы яңгырады. Баш өстеннән, утлы сызыклар калдырып, «Катюша» миналары очты. Артиллерия әзерлеге ике сәгатьтән артыграк дәвам итте. Мондый дәһшәтле көчне күргәне юк иде әле Исламның. Аның расчеты да, ару-талуны белмичә, дошман өстенә бер-бер артлы снарядлар яудырды. Танклар, алар артыннан пехота атакага ташланды... — Дошманга үлем!.. 23 ноябрьда Көньяк-Көнбатыш һәм Сталинград фронты гаскәрләре. Калач шәһәреннән кәньяк-көнбатыштарак гитлерчыларның 330 мең кешелек гаскәрләрен — барлыгы 22 дивизиясен, 4 танк армиясен камалышта калдырып, бер-берсе белән кушылдылар. Ләкин камалышта калган фашистлар теш-тырнаклары белән каршылык күрсәтүләрен дәвам иттерделәр. Аларга каршы каты сугышлар 1943 елның 2 февраленә хәтле дәвам итте. Сталинград сугышы безнең бөек җиңү белән тәмамланды, исән калган фашист солдатлары һәм офицерлары бирелделәр. Менә әсирләр колоннасы. Башларында пилотка, арык битләрендә җирән сакаллары тырпайган. Аякларына одеал чорнаганнар. Кеше төсе дә калмаган үзләрендә, бакчага куйган карачкы диярсең... 260 укчы дивизияне, ял иткәннән һәм тулыландырганнан соң, командующие генераллейтенант И. И. Федюнинский булган 11 армиягә, Брянск фронтына китерделәр. Июль ае. Җәй уртасы. Берничә кон дәвам иткән яңгырдан соң га>ңәеп эссе коннар башланды. Яңгырдан соңгы мондый матур коннәрне Кайбыч тирәләрендә бик мактый торганнар иде: җир күперә дип. Ләкин хәзер анда да инде урак осте. Файдасымы, зарарымы күбрәк икән] Рәшә. Дулкын-дүлкын булып җирдән су парлары күтәрелә. Шуңадыр инде, гаҗәеп борку, сулыш алырга да авыр... Юл ниндидер бер авыл аша үтә. Авыл диярлеге дә юк. барлык йорт-каралтылар янып колгә әверелгән. Мичләр генә тырпаеп калган. Хәтта миче дә җимерелгән бер йорт нигезендә, әниләренең үле гәүдәсе янында оч ир баланың елап торуы Исламның игътибарын үзенә тартты. Олысына күп булса ун-унбер яшьтер. Ислам алар янына килде, бердәнбер калган шикәр шакмагын бүләргә дип тирә-якка карангалаганда, Краюшкин белән Одинцов килеп җиттеләр. Өчесенә еч шакмак шикәр, юату сүзләре, ипи балаларга, әлбәттә, шатлык китермәде. Ләкин мөлдерәмә күз яше тулган олысы Исламны килеп кочаклады. Малайның ябык битләрен, зур булып ачылган күзләрен үзенең кипшенгән, ярылган иреннәре белән шундый үз итеп, яратып үпте Ислам, бала аның муенына тагы да катырак сарылды. — Без ашыгабыз, — диде Ислам. — Хәзер апаларыгыз килеп җитәр. Ул баланы урынына утыртты, кипшенгән ирененә тамган тозлы күз яше әчесе шактый вакыт йорәген телгәләде... Днепрның бер тармагы булган Сож елгасын 1030 нчы укчы полк беренчеләрдән булып кичәргә приказ алды. Сож елгасының ионбатыш ярын немецлар бик кочле ныгытканнар. Елганың аръягында Гомель шәһәре... Бу шәһәрне саклау очен гитлерчылар бетен чараларны күргәннәр. Шәһәрнең читләрен, ул тирәдәге авылларны ныклы терәк пунктларына әверелдергәннәр. Бу ныгытмалар турыдан-туры Гитлер кушуы буенча ясалган. «Көнчыгыш вал» дип исемләнгән бу оборона сызыгы Днепрның урта агымыннан башлап Нарва елгасына кадәр сузылырга тиеш булган. Гомель шәһәрен немецлар 1941 елда ук Мәскәү һәм Кневка һөҗүм әзерләүдә плацдарм итеп санаганнар. 1943 елда исә бу шәһәрнең гитлерчылар оборонасы өчен әһәмияте гаять зур иде. Гомель шәһәре — тимер юлларның да, таш юлларның да үзәге. Сож елгасының уң як яры да каршы тору өчен уңай. 1030 нчы укчы полк командиры Охонцев Насыйбуллин расчетының нинди хәлдә дә каушап калмаячагын, узган сугышлар тәҗрибәсеннән чыгып, яхшы белә иде инде. Иң беренчеләрдән булып, аргы якта плацдарм тоту очен, Ислам расчеты Сожны кичәргә тиеш иде. Салны расчет үзе ясады. Орудие дә. җитәрлек кадәр снарядлар да салга төялгән. Расчет ишкәкләргә тотынды. Елга өсте снаряд һәм мина тошеп ярылудан кайнап торса да, Насыйбуллин расчеты аргы якка исән-сау чыгып җитте һәм, уңайлы урыннар табып, позиция әзерләргә кереште. Ләкин эшне төгәлләргә момкинлек булмады. Гитлерчылар бу кечкенә плацдармга каршы атакага ташландылар. Ярый әле снарядларны җитәрлек алганнар иде, төн буе, картечь белән атыл, дистәгә якын дошман атакасын кире кайтардылар. Насыйбуллин расчеты урнашкан позиция каршында бер тон эчендә дошманның 52 солдаты һәм офицеры теге дөньяга олакты. Иртә белән сугышлар яңадан башланды. Плацдарм көчәйтелгән иде инде. Дошман пехотасы танкларга ышыкланып һоҗүм итте. Ләкин, берничә үлем машинасын һәм күп кенә солдатларын сугыш кырында калдырыл, кире чигенергә мәҗбүр булды. Әйе, солдат хезмәте — авыр хезмәт, бигрәк тә сугыш вакытында. Ул батырлык турында да уйламый, үлем турында да уйламый, чөнки батырлык та, үлем дә — сугышта бик гадәти күренеш. Әгәр батырлык очен мактыйлар, хөкүмәт бүләге бирәләр икән, — солдатның гаҗәпләнүе бик табигый. Ул макталу, бүләк алу очен сугышамыни! Ул үз бурычын үти! Бөдрә чәчле, мөлаем матур чырайлы, тыйнак татар егете коммунист Ислам Насыйбуллинның батырлык турында да, дан турында да, бүләк турында да уена китергәне булмады. Ул — бала чактан ук үзенә кушылган эшне җиренә җиткереп үтәргә күнеккән авыл егете. Менә сугышта да ул башкача булдыра алмый. Бүтәннәр күкрәкләре белән утка, тимергә каршы торганда, ул алардан калып яшеренсенмени! Күкрәгендә йөрәге типкәндә, ул андый хурлыкка төшмәс! Ислам инде күп сугышты, һәр минутта аны үлем куркынычы сагалый. Ләкин ул исән. Кечкенә генә булса да ул һаман командир. Кул астындагы кешеләр аңа хөрмәт белән генә түгел, якын итеп карыйлар. Ләкин сугышка күнегеп буламыни! Кешегә төбәп ату, кеше кешене үтерү — гайре табигый нәрсә бит ул. Немец дисәң дә — фашист булып тумаган инде ул. Ничек итеп кешедә ерткыч хисләре тәрбияләп була икән! Ислам болар турында күп уйланды. Ләкин аларны куп үтерүе өчен мактаганда, бүләкләр биргәндә, һич тә уңайсызланмады. Алар бит аны, аның әти-әнисен, туганнарын үтерер өчен, йорт-җирен яндырыр очен, халкын кол итәр өчен килгәннәр. Бер снаряд мең булып төшсен аның башына!.. ...Сталинград та, Курск, Орел далалары да күптән артта калды. Украина һәм Белоруссия җирләре дә инде азат ителеп бетеп килә. 1944 елның язы. Алда зур тимер юл үзәге — Ковель шәһәре. Исламнар батареясы һаман шул ук 1030 нчы укчы полк составында ике ел эчендә каты сугышлар белән ике мең километрга якын юл узды. Немец җиренә якынайган саен, юлның һәр үлчәм җире авырая, күбрәк корбаннар сорый иде. Әмма, аның карасы. солдатның үз көченә карата ышанычы зурая, дошманны тизрәк җиңеп, туган илләренә кайту омтылышы артканнанарта бара иде. Командование приказы буенча 1030 нчы укчы полк Ковель шәһәренә беренче булып бәреп керергә тиеш иде. Ковель шәһәре уннарча километрга сузылган сазлыклар эчендә утыра. Өстәвенә язгы ташу вакыты. Билдән су ерып, Исламнар батареясы һәм бер батальон пехота шәһәр читенә бәреп керде. Каты сугышлардан соң шәһәрнең ике кварталы азат ителде. Исламнар дошман фронтын 200 метр арада өзеп, 200 метрлап алга уздылар. Яулап алынган шәһәр эчендәге бу плацдармны, төп көчләр килеп җиткәнче, ничек тә кулдан җибәрмәскә кирәк иде. Сугышлар көнен дә, төнен дә дәвам итте. Дошман, ничек кенә булмасын, фронтны өзеп, үз позицияләренә үтеп кергән безнең сугышчыларны камалышта калдырырга, полкның бүтән частьларын шәһәргә кертмәскә тырыша иде. Ислам расчетына полкның шәһәргә бәреп кергән көчләрен флангтан дошман танкларыннан саклау бурычы куелды. Дошман танклары флангка сазлык аша үткән таш юл белән генә бәреп керә ала иде. Ислам, укчылар позициясеннән 50 метрлап алдарак уңайлы урын сайлап, юлның һәр метрын ут астында тотарлык итеп орудиене шунда урнаштырырга булды. Төн буе, 150 метрлап кына алда торган гитлерчыларга сиздермичә, орудие өчен ныгытылган ут позициясе әзерләнде. Кояш чыгып кына килә иде әле. Күзәтүдә торган Иванов ял итәргә яткан тупчы ларны тревога белән күтәрде. 150 дән артык фашист солдаты, 7 танкка ышыкланып, таш юлдан безнең флангка һөҗүмгә килә иде. Ислам броня яндыргыч снаряд белән тупны корырга әмер бирде. Наводчик Краюшкин тупны җентекләп төзәде. — Ут! Беренче снарядтан ук дошман танкларының берсеннән кара төтен күтәрелде. Фашистлар Исламнар расчетының кайдан атканын абайлап өлгергәндә, аларның өч танкысы дөрләп яна иде инде. Ислам расчеты өч яклап ут эчемдә калды: аларга каршы дошманнар пулеметтан да, минометтан да, орудиедан дә аталар иде. Ләкин чигенергә ярамый. Бөтен полкның язмышы алар кулында, үләргә дә хаклары юк: әгәр юлдан дошманны үткәрсәләр, бетен полк чолганышта калачак. Расчетта 4 кенә тупчы калды. Иванов үлде. Трудное каты яраланды. Менә якында гына эре калибрлы снаряд шартлады, орудиега зыян килмәде, Исламның аркасын снаряд кыйпылчыгы сыдырып узды. Ләкин яраны бәйләргә вакыт юк, танклар һаман килә иде. Аларга каршы Ислам расчеты бер-бер артлы снаряд яудырды. Гитлерчыларның тагын ике танкысы сафтан чыкты. Ислам як-ягына әйләнеп караган иде, пулеметтан атып ятучы полк командиры Охоицевны курде, йөгереп аның янына барды. — Иптәш полковник, сез нишләп биредә! — Штаб камалыш хәлендә. Дошманны юлдан уздырырга ярамый,— диде полк командиры. Штабның барлык хезмәткәрләре ут сызыгында иде: кайсы автоматтан, кайсы пулеметтан, кайсы пистолеттан якын ук килергә өлгергән фашистларны кыралар. Исламның ярасын тиз генә бәйләделәр. Сугыш оч сәгатьләп дәвам итте. Ниһаять, фашистларның исән калганнары уз позицияләренә чигенделәр... Беренче май. 1030 нчы полк сугышчылары бәйрәмне ут эчендә каршыладылар. Тел көчләр һаман килеп җитмәгән иде әле. Немецларның 30 апрель иртәсендә башланган контрһөҗүмнәре менә инде тәүлектән артык дәвам итә. Дошманның ничә атакасы инде кире кайтарылды, ә ул һаман полкка каршы яңа көчләрен ташлый. Ислам расчеты бер җимерек йортның подвалына урнашкан. Беренче май көнне фашистлар һөҗүмне тагын да көчәйттеләр. Исламга расчетны икегә бүләргә туры килде: наводчик Краюшкин, коручы Скоба һәм үзе лафетта калды, өч тупчыны автоматлар белән якынрак үрмәләгән гитлерчыларны юк итәргә җибәрде. Исламнар туры наводка белән дошман өстенә туктаусыз ут яудырдылар, арулар да, яралар да онытылды. Хәтта тирә-якта сызгырган пуляларга да, снарядлар шартлавына да игътибар итмәделәр. Ә ул көнне бер алар урнашкан йортка гына да төрле калибрдагы 28 снаряд тиеп шартлады. Хәл торган саен кискенләште. Скоба һәм Одинцов каты яраланды. Кешеләр сорап, комбатка шалтырату да мөмкин түгеп, телефон чыбыклары өзек иде. Алгы сызыктан, утка чыдый алмыйча, кайбер сугышчылар артка йөгерә башладылар. Ислам автоматын тотып, аларга каршы чыкты, сугышчыларны уз позицияләренә кире кайтырга мәҗбур итте. Ә кайберләрен расчетка һөҗүм итүче дошманнарга каршы оборонага куйды. Тылга китеп баручы бер поварга да эш тапты, снаряд ташып торырга кушты. Ике кон эчендә Исламнар полкы участогында дошман бик күп солдатларын һәм офицерларын югалтты. Ниһаять, полкка ярдәмгә безнең гаскәрләрнең бүтән часть лары да килеп җитте. Ковель шәһәре азат ителде. Бу сугышта күрсәткән батырлыкларының билгесе булып Ислам күкрәгендәге орден һәм медальләргә Беренче дәрәҗә Ватан сугышы ордены өстәлде... Илебезнең вакытлыча фашист оккупацияләгән җирләрен азат итеп, Совет Армиясе Көнчыгыш Европа илләренә аяк басканда, Исламның күкрәген ике «Батырлык ечени медале, Кызыл Йолдыз, Беренче дәрәҗә Ватан сугышы орденнары бизи иде. Ә менә солдат данының, солдат батырлыгының иң югары дәрәҗәсен билгели торган оч Дан ордены фашист тоткынлыгыннан Польша халкын азат итү. Көнчыгыш Помераниядә, ерткычның уз өнендә, Эльба ярында, Берлинда күрсәткән батырлыкларының истәлеге. Өч зур йолдыз. Берсе көмеш йолдыз — III дәрәҗә Дан ордены; икенчесе алтын йөгертелгән көмеш йолдыз — II дәрәҗә; өченчесе саф алтын йолдыз — бусы — иң югары, беренче дәрәҗә Дан ордены. Ислам әле дә хәтерли. Дан ордены статусында бу орденнарның солдатка, сержантка, старшинага — алар офицерга да, генералга да, адА«иралга да. маршалга да бирелмиләр — гаскәрләребезнең сугышта уңышка ирешүенә ярдәм итәрлек зур шәхси каһарманлык үрнәге күрсәтүе өчен бирелүе турында әйтелгән. Насыйбуплин расчетының Польша һәм немец җирләрендә барган сугышларда күрсәткән батырлыклары, хәлиткеч, киеренке моментлары күп булды. 1030 нчы полк сугышчылары 1945 елның 15 январенда пуля һәм снаряд яңгыры астында Висла елгасын кичтеләр, Польшаның башкаласы Варшаваны штурмладылар, тукталышсыз сугышлар белән 500 километр юл утеп, немецның уз җиренә килеп чыктылар. Немец җиренең һәр метры каршы тору очен җайлаштырылган, һәр торак пункты ныгытылган районга әверелдерелгән иде. Немец җирендә алга бару тизлеге шактый кимеде. Фашист генералы Генрих Кох: «Без Пруссия җиренең бер карышын да русларга бирмәячәкбез, без ул җиргә ябышып ятачакбыз», — дип юкка гына әйтмәгән иде шул. Гитлерчылар, Кенчыгыш Помераниядә безнең гаскәрләргә нык каршылык күрсәтеп, вакыт отарга һәм Америка магнатлары белән сепарат солых төзергә, аннары барлык гаскәрләрен Совет Армиясенә каршы юнәлдерергә тырышты. Ләкин аның бу тырышулары барып чыкмады. Хәзер бернинди ныгытмалар да, бернинди коч тә совет гаскәрләренең тарихта булмаган куәтле омтылышын туктата алмый иде инде. 1945 елның февралендә Исламнар полкы Помераниянең әһәмиятле коммуникация үзәге һәм куәтле ныгытмасы булган Шнайдемюль шәһәренә бәреп керде. Артиллериягә эш куп иде. 1933 елда ук корылган «Померания валы» тоташ озакка чыдамлы ут корылмаларыннан, тимербетон ныгытмалардан, танкка һәм пехотага каршы җайланмалардан тора иде. Җитмәсә, атналар буена сузылган яңгырлардан соң, исәпсез күп елгалар, инешләр, күлләр ярларыннан чыкты, фашист ныгытмаларына килү юлларыннан үтү дә бик кыенлашты. Шнайдемюль шәһәре бу ныгытмаларның үзәге булып, аның тирәсендә озакка чыдамлы ут нокталарының, танкка һәм пехотага каршы тору җайланмаларының исәбе-хисабы юк иде. Дошман күп мәртәбәләр контратакага күтәрелсә дә, 1030 нчы укчы полк сугышчылары 13 февральдә, гитлерчыларның ныгытмаларын үтеп, ут нокталарын юк итә- итә, берснчеләрдән булып, шәһәрнең кырыена ук килеп җиттеләр. Сугыш кызганнан- кызды. Шнайдемюль өчен сугышларда гына дошманның берничә озакка чыдамлы ут ноктасын җимергән Насыйбуллин расчеты, үз батареялары составында, аэродром янына килеп җитте. Аэродромда ыгы-зыгы. Фашистлар камалышта калган шәһәрдән самолетларга төялеп качарга тырыштылар. Ислам, расчетка уңайлы позиция сайлап, очарга торган самолетларга туры наводкадан ут ачарга боерды. Ике атуда ике самолет күккә очты. Ниһаять, аэродром безнең кулда... Аэродромны яулап алу гитлерчыларның Шнайдемюльдә камалышта калган гаять көчле гарнизоны өчен зур кыенлык тудырды. Шулай да аның исән калган көчләре төньяк-көнбатыш яктан шәһәрне калдырып чигенергә җай таптылар. Ләкин аларның бер өлеше генә гитлерчыларның тел көчләре белән кушыла алды. Апрель ахырында Беренче Белоруссия фронты гаскәрләре төньяктан, Беренче Украина фронты гаскәрләре көньяктан фашист ерткычларының өнен — Берлинны ту- лысынча камап алуны төгәлләделәр. Одерны кичкәндә һәм Бранденбург шәһәре очен барган сугышларда шактый сирәгәйгән 1030 нчы полк сугышчыларына моннан соң көнбатышка таба һөҗүмне дәвам иттерергә приказ булды. 7 май көне иде. Эльба елгасы буендагы ниндидер бер торак пункты өчен сугыштылар алар. Төштән соң батарея бу торак пунктыннан конбатыштарак бер калкулык өстенә тупларны урнаштырды. Еракта Эльба елгасы сузылып киткән. Аның Һәр ике ягы үзәнлек. Бу якындагы уйсулык җирләр Зөя буйларындагы болыннарны хәтерләтә. Уң якта кечкенә генә урман. Машиналарга төялгән гитлерчыларның шул урманга җыелулары уч төбендәге кебек күренеп тора. Бу тамашаны командирлар да, солдатлар да хәзер инде яшерен мичә күзәтәләр — каршыга пулялар да, снарядлар да очмый. — Соңгы һөҗүмгә! Суышчылар «ура!» кычкырып таудан түбән алга ыргылдылар. Немецлар бөтенләй диярлек каршылык күрсәтмәде, күбесе кулларын күтәрде, бер өлеше, ни туры килсә шуңа ябышып, Эльбага ташланды. Елганың аргы ягында — Америка гаскәрләре, бу якта — безнекеләр. «Аптыраган үрдәк арты белән суга чума»,— диләр. Нәкь шул инде бу. Безнең сугышчылар, һөҗүм ашкынуына бирелеп, алар «стена автоматтан сиптерергә керештеләр. Ләкин полк штабы начальнигы майор Хвалин утны туктатырга приказ бирде... Кон кичкә авышкан иде инде. Кояш каршы яктан безнең сугышчылар остенә үзенең җылы нурларын сибә, әйтерсең, ул бүгенге к«н белән канәгать, әйтерсең, ул саена. Алда Эльба елгасы казге кебек ялтырап ята, җилнең әсәре дә юк. Тоташ га- ренте, атыш тавышларына күнеккән колакка кичке тынлык ничектер ят тесле. 9 май кенне, бик күп газаплар чигүнең ахыргы иенендә, Исламның күзләре мел- дерәмә яшь белән тулды. Иптәшләренә Ислам 1941 елда термит снаряды утында пешеп, күз нервларына зыян килүдән, дип аңлатты бу күз яшьләрен. Бу канне аңа солдат батырлыгының, солдат данының иң зур билгесе Беренче дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнүе турында әйттеләр. Одерны кичү аченме, Бранденбург сугышлары оченме — Ислам бу бүләкнең ни ечен икәнлеген хәзер дә тәгаен әйтә алмый. 2500 тәүлектән артык дәвам иткән солдат хезмәтенең кайсы каннәрен, кайсы сәгатьләрен Ватан иң кыйммәтле, иң кирәкле дип санагандыр, ул белми. Ислам аларның һәрберсен алгы сызыкта уздырды, һәрберсен Ватан ечен, халыкларның бәйсезлеге ечен багышлады. ...Сегъдә кибетен тизрәк ябарга ашыкты. Аны да, Исламны да пионерлар Чирме- шән урта мәктәбенә чакырганнар иде. Улының да. кызының да класс җитәкчеләре түгел, юк, пионерлар отряды, эзтабарлар чакырды аларны. Ислам инде кыш кене мәктәптә берничә мәртәбә булды. Балаларга сугыш турында да, үзенең баштан үткәннәре турында да сойләде. Эзтабарлар белән тәмам дуслашып китте. Менә бүген тагын чакырдылар. Ислам, башта фермаларны йереп чыгарга исәпләп, иртән үк киткән иде. Өлгерим дип бик ашыкты Сегъдә, Багыштан Чирмешәнгә килеп җиткәнче, тәмам тирләп чыкты. Ә мәктәптә тып-тын иде. — Барысы җыелышып клуб янына киттеләр.— диде җыештыручы апа. Мулланур Вахитов исемендәге колхоз идарәсе һәм Чирмешен авыл Советы урнашкан бина артында, клуб каршында зур гына бакча бар. Анда ерәнгеләр, сирень агачлары үсә. Шул бакчаның нәкъ урта бер җирендә очына йолдыз куелган таш һәйкәл тора. Постаментка: «Илебезнең азатлыгы һәм бәйсезлеге ечен һәлак булган геройларга мәңгелек дан!» дип алтын хәрефләр белән язылган. Аны колхозчылар Беек Ватан сугышыннан кайтмый калган якташлары хермәтенә куйганнар. Димәк, бүген пионерлар слеты шунда үткәрелә. һәйкәл тирәсенә тезелгән пионерлар арасыннан Сәгъдә алгарак узды. Укучы формасы кигән кечкенә генә бер кыз Исламның муенына кызыл галстук бәйли иде. — Безнең кадерле якташыбыз һәм дустыбыз Ислам абый, — дип башлады сүзен ул кыз, — без сезнең тырыш колхозчы, игътибарлы партия җитәкчесе, авыл Советы депутаты, колхоз председателе урынбасары икәнлегегезне күптән белә идек. Ләкин сугыш батыры икәнлегегезне безнең эзтабарлар районның хәрби комиссариаты аша гына белә алды. Сезнең Бәек Ватан сугышында солдат данының тулы кавалеры булуыгыз, башка күп орден-медальләр белән бүләкләнүегез, безнең бәхетле бала чагыбыз эчен зур батырлыклар күрсәтүегез белән горурланабыз. Сезне, Ислам абый, безнең оешманың почетлы пионеры итеп кабул итәбез. Шушы һәйкәл янында без, яшь ленинчылар, хезмәттә, әгәр империалистлар коммунизм тәзүче илебезгә һәҗүм итсә, сугышта да Сезнең, әтиләребезнең һәм абынларыбыэиың сугышчан батырлыкларын дәвам итәргә сүз бирәбез... Сәгъдә Исламга карады. Иренең йезе җитди һәм кырыс иде. Ул белә: Ислам бик нык дулкынланган вакытларда, барлык ихтыяр кечен җыел, шулай кырыс, җитди булырга тырыша. Аннары озак вакытлар нәрсәдер турында уйланып, дәшми йери. Ләкин бу юлы ул кинәт пионерлар сафына күз ташлады һәм кор тавыш белән: — Пионерлар, Ленин эше ечен корәшкә һәрвакыт әзер булыгыз! — диде. — һәрвакыт әзер,— дип бердәм җавап бирделәр пионерлар. Солдат данына, ир намусына тормышта да, хезмәттә дә тап тошермәгән Исламның хәрбиләрчә тоз басып торган гәүдәсенә, язгы җилдә җилфердәгән кызыл галстугына, инде яртылаш чал кергән чәчләренә, каядыр еракка тобәлгән зәңгәр күзләренә карап тагын бер сокланды Сегъдә...