Логотип Казан Утлары
Повесть

Мөдир Саҗидә

Беренче булек I ■ нче июль көне гомергә онытылмаслык булып минем хәтеI ремдә калды. Ул көнне мин иртәрәк тордым. Тиз-тиз генә ашадым-эчтем дә көзгегә карандым. Көзге белән эшемне бетергәч, китапдәфтәр арасындагы дипломымны алдым. Ике битлек катыргы кисәген кул очына тоттым да урамга чыгып киттем. Райздравка барып кергәндә, мин бөтенләй дулкынланмадым. Рай- здрав мөдире әле килмәгән иде. Секретарь миңа утырырга, көтеп торырга кушты. МӨДИР Утыра торгач, бүлмәгә кыюсыз гына атлап бер кыз килеп керде 11 |> Ж бу П .1Н и ф Моны мин бары соңыннан гына, эш узгач кына аңладым. IX — Арбага яхшылап урын әзерләгез! — дидем мин. — Иөгәмәшкә больницага алып барабыз. Монда бернинди шартлар юк. Дару юк, шприцлар юк, стерильность турында әйтеп тә тормыйм... Барысы да аптырап калдылар. Өйдә тынлык урнашты. — И. балакаем, котылыр вакыты житә хәзер, — ди әби, сукранып. — Юлга чыгарга ярамас, әллә ни булуы бар. — Үзем озата барырмын, — дидем мин. Мин моны нык итеп, үз-үземә ышанып әйттем. Минем үзсүзлелек йөкле хатынга да, аның каенанасына да тиешенчә тәэсир итте. — Ярар, барыйм әйдә, Сәлимәттәй. Бырач кеше белми әйтмидер әле,— диде Рәмзия апа. — Беләдер дә соң, балакаем, — диде кендек-әби күңелсез генә.— Барасы жире бигрәк ерак шул. Мин тиз генә халатны чишеп сумкага салып куйдым. Аннары мендәрләр алып чыгарга куштым. Мендәрләрне жайлап арбага салдык та, йөкле хатынга арбага утырырга булыштык. Хатын, ыңгырашмаска тырышып, йөзен чытып, ипләп кенә сузылып ятты. Хәерле юл теләп капка төбендә безне хуҗа хатын белән кендекәби озатып калдылар. Инде төш ауган. Көн шулай да кызу. Безгә унике чакрым юл барырга кирәк. Бер-ике чакрым арба юлы белән баргач та, таш юлга чыктык. Мин Фәриткә атны кызуларга куштым. Ат юрта башлагач, моңарчы тыныч кына яткан хатын ухылдарга тотынды. — Фәрит, әкренрәк алып барчы атны, селкетә, — диде бу еламсырап. Ул шулай дигәч. Фәрит атны әкренәйтә төште. Хатын беразга тынычланып калды. Ат әкренләгәч, минем эч поша. Болай атлатып кына барсак, кичкә дә барып житә алмабыз, чыннан да юлда ул-бу булыр кебек. — Фәрит, чаптыр атны, йоклама! димен малайга. Беркадәр вакыт кызу гына бардык та, хатын тагын ухылдарга тотынды. X Әхмэгэңанов рәсемнәре. — Фәрит, туктат атны! Үләм... әкренрәк... — ди. Әле әкренләп, әле кызулап бара торгач, бер вакытны йөгәмәшкә керә торган юл чатына килеп җиттек. Фәрит атны читкә борды. Ат юлы тузанлы, ләкин таш юлга караганда тигезрәк. Арба хәзер бөтенләй диярлек дыңгырдамый, тузан өстеннән йомшак кына селкенеп тик бара. Ике якта да урылган арыш басуы. Арырак, чокыр-чакырлы урыннарда, биш-алты уракчы күренә. Алар комбайн керә алмаган кый- тыкларны урып яталар. Беркем сөйләшми. Бары тик хатынның әледән-әле ухылдап куйганы гына ишетелә. Әлеге дә баягы атның коры җиргә дөп-дөп басканы, камыт-ынгырчак селкенгәне ишетелә, ара-тирә мае беткән арба тәгәрмәче шыңшып ала. йөгәмәшкә тикле, күп булса, ике чакрым ара калды. Еракта биек агач башлары күренде. — Җитәбез, апа, җитәбез! Бу сүзләрне мин, йөкле хатынны тынычландырудан бигрәк үземне тынычландыру өчен әйтәм. Миңа чыннан да күңеллерәк була башлый. Ләкин авырлы хатын көтмәгәндә көйсезләнергә тотынды. Кинәт каты гына итеп: — Фәрит, туктат атны! — диде. Фәрит дилбегәне тартып җибәрде. Ат туктады. Күз ачып йомган арада хатын урыныннан торды, арбадан төште. Төште дә. шунда юл буена, арба янына чүгәләде. — Фәрит, артың белән борыл! - дип кычкырды каенесенә. Мин аптырап калдым. Аягыма бастым да торам нишләргә белмичә. Шулай да телгә килдем. — Апа. нишлисез! Ярамый! — димен. — Хәзер үк арбага ятыгыз. Ярамый, рөхсәт итмим! Минем кисәтү хатынга чебен безелдәгән кебек тә тәэсир итмәде, ахрысы. Ике куллап арба читенә тотынган көе бу һаман көчәнүендә булды, ух-вах килде. Бар көченә ах! дип бер кычкырып җибәрде дә кинәт тынып калды. Мин тетрәнеп киттем Иелдем, чүгәләгәндәй иттем. Берни эшли алмаганга, үгетләп, шелтәләп, тагын нидер сөйләнгән булдым. Искәрмәстән хатын ачу белән миңа кычкырып җибәрде: — Тот баланы! Нәрсә каттың! — диде. Күп тә үтмәде, дөньяга бер бала туды. Теп-тере, шәП-шәрә бер бала туды. Мин кабаланып аны кулыма алдым. Кендекне кистем. Баланың кызыл, җылы тәпиләре бераз гына җиргә тиде, тузанга буялды. Әллә басарга ирек бирмәгәнгә үпкә белдереп, әллә дөньяга чыгуына шатланып. үзенең уймак чаклы гына авызы белән бала кычкырып елап җибәрде. Чын кеше танышы белән, чын хис-тойгылар акырып җибәрде. Мин Фәриткә сумкадан ак халатны алып бирергә куштым. Халатны алдыма җәйдем дә баланы шуңа төрдем, аннары меп юр өстенә салдым. Бала белән эшне бетергәч, ана кешегә булышыйм гына дигән идем хатын, берни булмагандай, җитез генә кыланып, арбага менеп тик бара! Менде дә бу арбага, баласы янына чалкан сузылып ятты. Мин баланы яңадан кулыма алдым, хатынның баш астындагы мендәрен җайладым, күлмәк итәген каплаттырып куйдым. — Кем? —диде ана бераздан, хәлсез генә Баланы карарга да онытканмын икән. Халатны сүгеп карадым да, күңелсез генә: ■ Мала-ай... — дидем. Хатын тынып калды, күзләрен йомды. Ул арада мин дә бераз айныгандай булдым Як-ягыма күз төшерел алтым. Күктә кояш кыздыра. Баш очында гына тургайлар сайрый. Юл буенда үләндә, камыл арасында, бср-берсен узышып, чикерткәләр 9» чәкелдәшә. Исе китеп, хәйран калып Фәрит тын гына арба янында басып тора. Кара бия. тынычсызланып, койрыгын селтәштереп куя, башын борып әледән-әле безнең якка күз ташлап ала. Бездән арырак, урылмаган арышлар янында, кайсы кулын маңгаена куеп, кайсы биленә таянып, безгә таба уракчылар карап тора. Уракчыларны күрү белән, мине оят-хурлык хисе көйдереп алды. Менә сиңа врач! Менә сиңа мөдир! Эшкә башлавыңның беренче адымыннан ук хурга кал, имеш! Бөтен халык алдында! Бөтен дөнья алдында!.. — Әйдә... Фәрит... — дидем төшенке генә. — Кузгал. Баланы җайлап тоттым да арбага менеп утырдым. Берничә минуттан без больницага барып җиттек. X Мәсәгуткә без Фәрит белән икәү генә кайттык. Инде кич булып килә. Урамда бала-чагадан башка беркем күренми. Фәрит мине капка төбенә кадәр китереп куйды. Мин ишек алдына уздым. бүрәнәдәге ярыктан ачкычны алдым да. ишекне ачып өйгә кердем. Бүлмәләр әйтеп бетергесез дәрәҗәдә ят булып, чит булып тоелды. Стеналардагы плакатлар да, тәрәзә пәрдәләре дә, ак җәймә җәелгән сәке дә— барысы миңа шелтәләп, ачуланып карыйлар шикелле тоелды. Чемоданнан Галиянең фотосын эзләп таптым да өстәлдәге графинга сөяп куйдым. Озак кына аның күзләренә карап тордым. Күңелемнән: «Нишләргә? Нишләргә?» дип үз-үземә сорау бирдем. Дус кызымның бераз гына кысылган очкынлы күзләренә, нечкә иреннәренә карап торгач, күңелгә ял булып киткәндәй булды. Өйдән алып килгән суык бәрәңге белән бер телем икмәкне алдым да, иренеп кенә, теләр-телә.мәс кенә ашарга керештем. Карама коелып утырам шулай тимер караватта. Инде бөтен авыл белгәндер. Сөйлиләрдер, гайбәт саталардыр... Шулай нишләргә белми утырганда, кемдер бүлмә ишеген ачты да: — Мөмкинме? — диде. Мин ишеккә борылып карадым. Минем «мөмкин» дигәнне дә көт- мәстән, бүлмәгә чая гына бер кыз килеп керде. Керде дә бу, елмаеп, туп-туры минем янга узды. — Исән-имин килдегедме? — диде. — Сез инде өлгергәнсез дә... Фәритне очраттым. Тау-авылда булгансыз икән. Авыздагы бәрәңгене чәйнәмичә йотып җибәрдем. Кып-кызыл булдым. Ишеткән! Барысын да белә! Кем соң бу? Ник килгән? Җитмәсә, үзен шундый иркен тота. Яшькә дә, буйга да ул минем чама. Ләкин, миңа капма-каршы буларак, искиткеч җиңел сөякле. Нечкә билле. Төскә-биткә матур, бик матур. Нәфис кара кашлар, кыю кара күзләр. Җыйнак кына, матур гына борын. Иреннәр дә җыйнак, матур. Чокырланып торган ирен асты, түгәрәк кенә ияк. Маңгае гына бераз тәбәнәк сыман. Аннары, калку, тулы күкрәк. Кашлары, күзләре аеруча матур. Шәрә беләкләре кояшта янган. Тулып, күзгә бәрелеп тора. Өстенә авылчарак тегелгән алсу штапель кофта кигән. Җиңе, кыска булса да. терсәккә җитеп тора. Анысы бик үк килешле түгел. Аннары — кара трико юбка. Юбкасы нечкә билен тагын да нечкәртеп күрсәтә. Аягында биек үкчәле кара туфли. Чәче кистерелгән, шпилькалар белән тоттырып, артка җыеп куелган. Әллә минем Тау-авылга барганны белгәнгә күрә, әллә үз-үзен чамадан тыш кыю тотканга, беренче караштан ук ул мина ошамады. Кем белә, бәлки, бераз гына көнләшү дә булгандыр. — Сез кем буласыз сон?—дидем мин, ашавымнан туктап. — Мин Зөһрә булам, —диде кыз җиңел генә. — Мин пунктта сани тарка булып эшлим. Әле әйтмәдем дәмени? Менә, мин инде ул Зөһрә... сезнең санитарка! ' Без сөйләшеп киттек. Мин аннан пункт хәлләре турында, минем киләчәк эшемә кагылышлы кайбер нәрсәләр турында сораштырдым. Зөһрә әйтте: мин инде монда дүртенче ел эшлим, диде, шушы дәвер эчендә өч фельдшер алышынды, менә сез дүртенчесе, диде. Баштарак ул шулай «сез» дип эндәште, аннары, ияләшә төшкәч, «син»гә күчте. Минем белән ул бер дә санитарка булып, мина буйсынган кеше булып сөйләшмәде. Үз-үзен ул миннән зуррак, өстенрәк итеп тотты. Ничәнче елгысың, диде; кайдан килдең, кайда укыдың, диде; әтиен- әниең бармы, Янавылда йортыгыз кайсы урамда, ничәнче номер, диде. Шуннан соң Уфа турында, шәһәр тормышы турында сораштыра башлады. Баштарак аның өстенлегенә эчем пошса да. Уфа турында сорагач, шундук ачылып киттем. Зөһрәдә күз алдында үзгәрде. Йотлыгып, авызга керердәй булып тыңлый! — Эх. ятабыз инде шушында әрәм булып! — диде бу, көрсенеп. — Кеше кебек, ичмасам, читкә дә китеп булмады. «Чынлап та, авылда әрәм булып ята шундый чибәрлеге белән», дип уйлап куйдым. — Ничә класс бетердең соң? — дидем. — Кая инде ул! — диде Зөһрә, кулын селтәп. — Җиде... Аның белән кая барасың? Авыл капкасыннан чыгарга да ярамый. — Әзрәк шул, — дидем мин. — Ник, шулай да техникумга керергә тырышып карарга була. — И, уку белән дә берни кырып булмый инде хәзер. — диде Зөһрә, үзенә үзе каршы килеп. — Әнә, бездә әле унны бетергәннәр дә беркая китә алмый йөриләр... чабата киеп... тирес түгеп.. — Сездә әле дә чабата кияләрмени? — дидем мин. — Кимиләр дә соң. Итек кисә дә чабата кебек инде ул. Кайсы тракторда эшли, кайсы фермада. Берсе бригадир ярдәмчесе. Көтүче кебек. Белемем булса, шушында чиләнеп ятырыеммы сон! «Минемчә уйлый бу!» дидем мин үз-үземә. Ә мин барыбер монда чиләнеп ятмаячакмын. Җай чыгу белән Янавылга сыпырачакмын. Инде икеле-микеле уйланып торасы юк. Янавылда больницада эшләрмен дә. тагын Уфага, я Казанга юл тотармын. Монысында инде институтка. Туп-туры институтка! Зөһрә чыгып китәргә ашыкмады. Минем янда эше булмаса да, тәрәзә пәрдәләрен сыпырыштыргалап, өстәлдәге графинны бер урыннан икенче урынга күчергәләп, тегесен-монысын сөйләнгәләп, һаман минем янда булды. Мин ашамлык төрелгән кәгазьне читкәрәк алып куйдым. Үзеңнең санитаркаң алдында ярлы кеше кебек суык бәрәңге ашап утырмассың лабаса! Шуннан соң чемоданнан үземнең китап-дәфтәрләрне. бер-ике күлмәгемне алдым. Әйберләремне тәртипкә китерә башладым. — Их, карыйм әле! —диде Зөһрә. Күлмәкләрнең берсен минем кулдан тартып диярлек алды да, сүтеп яктыда карарга да тотынды. Аның нинди материядән тегелүенә игътибар итте, ничә метр китүен, ничә сумга төшүен сорады. Тегелешендәге кайбер яңалыкларны күреп алды. Берсен карап бетерде дә икенчесенә тотынды. Анысын да җәеп җибәрде, үзенә үлчәп карады. Метрлар, сумнар турында сорашты. Уфада хәзер ничегрәк киенәләр диде. Фәлән апа Чиләбе 1ән кайткан, аның күлмәге фәләнчә тегелгән дип такылдап алды. Күлмәк турында аның шулкадәр фәлсәфә сатуы миңа бер дә ошамады. Киемсалым, мода турында сөйләшү ул, минемчә, наданлык. мещанлык. Мәктәптә безне шулай өйрәттеләр. Мода турында, киенү- ясану турында элек бай хатыннары, бай кызлары гына сөйләшкәннәр. Чөнки аларның башка эшләре булмаган. Аларга менә минем кебек фельдшер булырга да туры килмәгән, башка төрле мәктәптә укырга да т>ры килмәгән. Чын кеше, алдынгы карашлы совет кешесе, минемчә, бары тик уку турында гына, илгә, халыкка хезмәт итү турында гына уйларга тиеш. Күлмәкләр турында сүз булып алгач. Зөһрәне ошатмау тойгысы яратмауга әйләнде. Аның белән бөтенләй сөйләшәсе килми башлады. — Берәрсендә үтүк юк микән? — дидем шулай да. — Ярар, хәзер. — диде Зөһрә. Күз ачып йомганчы ул кемнәрдәндер үтүк алып чыкты. Кайдан күмер алырга, кайда кыздырырга, ничегрәк үтүкләргә кирәклеген аңлатты да: — Мин киттем. Клубны җыештырасым бар. Мин бит клубта да эшлим. Заф булып. — диде. Ничек килеп кергән булса, шулай ук ялт кына чыгып та китте. XI Икенче көнне Зөһрә килеп ишек шакыганда әле бик иртә иде. Мин тиз генә сикереп тордым, ишекне барып ачтым. Бүген Зөһрә кызыл бизәкле ситса күлмәк кигән. Бөтенләй икенчеләнеп калган. Тагын да нечкәргән, җыйнакланган. Мин аңа сокланып, көнләшеп карадым. Кичәге яратмау тойгысы каядыр юк булды. Үзләреннән алып килгән калай чәйгүн белән бу миңа чәй кайнатырга куйгач, бөтенләй күңелем эреп китте. Мин тора торган бүлмәдәге плитәгә ягып җибәргәч, Зөһрә, җитез генә кыланып, юеш чүпрәк белән өстәл өсләрен, шкафларны, тумбочкаларны сөртеп чыкты, тәрәзә пәрдәләрен караштырды, урындык-өстәл- ләрне кузгаткалап алды. Ул бик тиз эшләде, ялт-йолт кына эшләде. Эшкә уңганлыгы, булдыклылыгы аның әллә каян күренеп тора иде. Бүген мин анда тагын бер яңалык күреп алдым. Эшләгән арада ул әледәнәле минем белән сөйләшкәли, сөйләшмәгәндә җырлап-җырлап ала. Тавышы шундый матур. Искиткеч матур! Юеш чүпрәк белән өстәл- шкаф сөрткән кебек җиңел генә, көчәнмичә генә җырлый. «Нинди бәхетледер бу!» дип уйладым мин үз алдыма. Егетләр үлеп яраталардыр моны. Ләкин егетләр турындагы уйны мин шундук куалап җибәрергә тырыштым. Үзем дә сизмәстән, көрсенеп куйдым. Бит әле миңа оер генә егетнен дә чын-чынлап гашыйк булганы юк! Кайбер кил- де-киттеләрне исәпләмәгәндә... Минем өчен бу бик зур нәрсә. Серле, тирән нәрсә. Мин моны кузгатырга да куркам. Котым алына. Юындым да, сүзсез генә чәч тарарга тотындым. Кинәт кузгалган күңел үз урынына утыргач, ачыктан-ачык мактау белдереп: — Тавышың бик матур икән, Зөһрә. — дидем. Зөһрә көлде, юеш чүпрәген карават башына куйды. Аннары, бернинди тартынусыз, минем чәчләрне тоткаларга керешеп китте. — Синең чәчең матур,—диде, үзен мактаганга әз генә дә исе китмичә. Миңа ничектер җылы булып, рәхәт булып китте. — Чәч белән генә нишлисең, — дигән булдым мин.— Мин бит юан... күәс кебек... — һи, кияүгә чыксаң әле бал корты кебек кенә калырсың, — диде Зөһрә. Чәчне тарап бетергәч, чәй эчтем. Чәй эчкәйдә утыз яшьләр чамасындагы, ягымлы гына бер хатын килеп керде. Бу акушерка булып чыкты. Мона кадәр ул пунктның мөдире дә булып торган Бөтен эшне бер үзе алып барган. Хәзер пунктны миңа тапшырырга килгән. Танышкач-белешкәч, мин аңа кичә Тау-авылга барганда булган теге күңелсез хәлне дә сөйләп бирдем. Аның мона бер дә исе китмәде. «Дөнья булгач, булыр инде», дип кенә куйды. Тәжрибәле кеше авызыннан мондый сүз ишеткәч, минем өстән тау-таш ишелеп төшкәндәй булды. Хәзер шул турыда ныграк, тәфсилләбрәк сөйлисем килеп китте. Ләкин хатынның тыңлап торасы килмәде. Шуннан без икәүләп авыл Советына киттек. хһ Авыл Советында эш сәгате башланган да. Председатель дә, секретарь да шунда. Бер хатын белән бер ир кеше дә бар. Без исәнләштек, түргә уздык. — Менә, Галим абый, минем урынга килгән. — диде акушерка хатын, миңа күрсәтеп. Калын иренле, тәбәнәгрәк буйлы, тыныч кыяфәтле Галим абый (күрәсең, авыл Советы председателе) өстәлдәге салам эшләпәсен кулына алды да: — һо, яна фельдшермени? — диде. — Бик шәп, сеңелем Бик кирәк кеше син безгә. Кайчан килдең? ■ Мин, үз-үземне кыю тотарга тырышып: — Кичәгенәк, — дидем. — Менә пунктны кабул итәргә кирәк... сез кирәксез. Кулына кәгазь кисәге тоткан бер хатын шунда сүзгә катышып: — Алар халкына тынычлык бармыни, — дип куйды. — Кичәгенәк килеп төшү белән, мескенкәемне, алып та киттеләр. — Каян килеп алдылар? — диде председатель, кызыксынып. — Тау-авылга, бер хатын янына,— дидем мин, теләмичә генә. — Бик яхшы булган, — диде Галим абый. — Килгән дә, китеп тә барган. Эшне кабул итәсем бар дип көтеп ятмаган. — Әйтмә инде, мескенкәем, — дип куйды тагын да әлеге хатын, мине кызганып. — Нишләп мескен булсын? — диде Галим абый. — Яшь кеше, көче ташып тора. Белеме бар. Дөрес эшләгән! Бу турыда сөйләшәсе килмичә мин сүзне тизрәк икенчегә борып җибәрергә ашыктым — Нишләрбез икән, Галим абын? — дидем. Галим абый авыл Советы секретарена безнең белән пунктка барырга кушты. Җәенке борынлы, ямьсез генә бер агай шомарып беткән өстәле яныннан торды да безнең янга килде. Өчәуләшеп пунктка киттек. Пунктны тапшыру, кабул итү ике-өч сәгать эчендә тәмам булды. Кирәкле кәгазьләргә кул куйгач та, элекке мөдир белән авыл Советы секретаре, миңа эшемдә уңышлар теләп, саубуллашып чыгып та киттеләр. Мин кабул итү өстәле янына килеп утырдым Халат төймәләрен барлап чыккан булдым, чәч тузгымаганмы дип, халат якасы үз урынындамы, киемсалымда андый-мондый кимчелек юкмы дип, шкаф пыяласына карап алдым. Өстәлдәге кара савытына, журналга, дару шешәләренә кагылгалап алдым. Пичектер кисәк кенә шүрли башладым. Гомергә калтыранмаган кул, тез буыннары калтырый. Үземнең бер дә юктан авыз ерыла. — Керсеннәрме? — ди Зөһрә — Эшкә барасы бар диләр, ашыктыралар Ашыктырганнарын үзем дә ишетеп торам. Ашыктырмыйлар да. Берәү генә ашыктыра. — Керсеннәр... берәмләп... — димен. Тавышым әллә нинди ят булып, ямьсез булып чыга. Авырулар белән сөйләшкәндә дә тавышым шулай бозылып чыкмасын дип. тамак кыр- га.тыйм. Шул вакыт, авыр кирза итекләре белән шак-шок басып, ашыктырган егет килеп керә. Таза. Юан. Кызгылт йөзле. Киемнәре каралып беткән. Күренеп тора — я тракторчы, я комбайнчы. Сул кулын күтәрә төшкәй. Кул аркасында җәрәхәт күренә. — Илла да. апасы, көттерергә яратасың икән!—ди бу, бөтен бүлмәгә шаулап. — Кайчан килгәнием инде — эшкә китәргә кирәк. Шуның өчен никадәр вакытны әрәм итәргә туры килә. — Утырыгыз, — димен мин. Тавышым җитди, тыныч чыкты. — Исемегез, фамилиягез ничек? XIII Ул көнне мин бпш-алты кеше генә кабул иттем. Авыруларны бик җентекләп, озаклап карадым. Үземчә диагнозлар куйдым, рецептлар яздым. Кулына ялгыш чүкеч белән суккан тракторчы егетнең ярасын бәйләдем дә аңа тагын икенче көнне дә килергә куштым. Аның артыннан урта яшьләрдәге бер апа керде. Моның тамагы авырта булып чыкты. Эштән тирләп кайткач, кое суы эчкән. Ападан соң. корык-корык йөткергәләп, саргылт йөзле, ябык кына бер агай керде. Үпкәсе авырта икән. Ана Янавылда күренергә язу бирдем, чөнки диагноз куя алмадым. Йөрәге авырткан яшь кенә бер хатынга икенче көнне килергә куштым. Зөһрә авыруларны берәм-берәм кертеп торды. Чираттагы авыруларны керткәч тә, ишекне ябып куйды. Шуннан соң минем янга килде, мин әйткәнне дә көтмәстән, миңа ярдәм итеп, кайберсенең кулын тотып торды, кайберсенә сәкегә ятарга булышты. Бер малайның чалгыга киселгән аягын бәйләп ятканда, кемдер ишекне ачты да. башын тыгып: — Мөмкинме? — диде русча. Мин. башымны калкытмыйча гына: — Сабыр итегез, — дидем. Малай соңгы кеше иде. Таягына таянып ул ишеккә юнәлде. — Кем бар анда — керсен, — дидем Зөһрәгә. Зөһрә ишекне ачты да икенче як бүлмәгә кычкырып: — Керегез! — диде. Бүлмәгә озын гына, чандыр гына бер кыз килеп керде. Өстенә зәңгәр бизәкле чуар ситса күлмәк кигән. Күлмәгенең зур ак якасы әллә каян күзгә ташланып тора. Нечкә биленә ак пластмасса каеш буып куйган. — Утырыгыз. Фамилиягез ничек? — дидем русча. Кыз утырды. — Бородуля, — диде. — Ничә яшьтә? — Унсигездә. — Кайда торасыз? •— Мәсәгуттә. — Кай җирегез авырта? Кыз елмаеп җибәрде. — Мин авыру түгел, — диде. — Мине монда акушерка итеп җибәрделәр. Менә приказ. Кыз мина бер кәгазь кисәге тоттырды Чыннан да шулай, акушерка итеп җибәргәннәр. Шуннан без ныклабрак таныштык. Мин бераз гына авырулар белән сөйләшкәндәге шикелле сөйләштем. Кызның исеме Таня икән. Украинадан килгән. Иптәшләреннән бераз соңга калган булган. Мин теге Соломой Моисеевич бүлмәсендә очраткан украин кызлары аның иптәшләре булган икән. Фельдшерлык-акушерлык мәктәбен быел гына тәмамлаган. Дипломына теркәлгән кәгазьгә караганда, мәктәпне бик яхшы бетергән. Менә дигән итеп бетергән! Бер генә «яхшы»сы да юк, барысы да «отлично!» «Оһо!» дип куйдым үз алдыма. Ләкин нишләп соң ул монда эшкә килгән? Ана бит турыдан-туры институтка керергә мөмкин булган. Бернинди имтихан тапшырмыйча! Кем бу. нинди ахмак бу? Үзем турында мин аңа кыска гына итеп сөйләдем. Менә мин дә бүген генә кабул иттем әле, дидем; килүегез бик яхшы булган, дидем. Аннары өстәп куйдым: үзегезне өегездәге кебек хис итегез, дидем; юлдан соң арыгансыздыр, хәзер менә урнашырсыз, ял итәрсез, дидем. Таня тыйнак кына тынлап торды. Сөйләшү-аңлашу тәмам булгач, көтеп тору бүлмәсенә чыктык. Анда Таняның чемоданы белән зур гына төенчеге тора. Чемоданны мин алдым, төенчекне Зөһрәгә күтәрергә куштым. Таняны үзем төн кунган арткы бүлмәгә алып кердем. Шулай итеп, минем штатта тагын бер кеше артты. XIV Мәсәгут фельдшерлык-акушерлык пунктына барлыгы җиде авыл карый. Бу күп. бик күп. Мәсәгуткә иң якын авыл — Алдар. Ераклыгы бер чакрым. Иң ерак авыл — Куштирәк. Анысы унике чакрым. Аннары: Кызыл Яр, Тау-авыл, Түбән Чат. Югары Чат. Менә шушы авыллардан безгә таң ату белән авырулар килә. Җәяүләп киләләр, атка утырып, машинага утырып киләләр. Бер авылдан берәр авыру булганда да, көненә җиде кеше. Гадәттә җиде генә булмый. унҗиде, егерме җиде була. Зөһрәнең әйтүенә караганда, миңа кадәр бер дә болай күп кеше килгәне булмаган. «Зина апа» дигән фельдшер эштән киткәч тә, пунктның эшләре таркала башлаган. Бөтен пунктка баш булып калган теге акушерка хатын авыруларга кул селтәгән. Рәтләп карамаган, кычкырынган, авыруларны бер дә юкка тиргәп чыгарган чаклары да булган. Аның үзенең тормышы рәтле булмаган — ире белән начар торган, аерылышып йөргән. Шуңа күрә үзенең төп эшен тиешенчә алып бара алмаган. Аннары, аның вакыты да булмаган. Бер үк вакытта ана фельдшерлык эшен дә, акушерлык эшен дә башкарырга туры килгән. Ә без Таня белән икәү. Ул яктан караганда, безнең эшләр җайлы. Шулай ук безнең ирләребез белән талашып торасыбыз юк. балалар турында, йорт-җир турында да кайгырта<-ы юк. Безнең бөтен кайгы- мәшәкать—эш. Шуның өстенә, без яшь. без әле каешланмаган, шомармаган. Эш безнең өчен яна нәрсә, тансык нәрсә. Шуңа да без җилләнеп, дәртләнеп эшлибез. Авыруларны кабул игүдә Таня сирәк була. Аның үз эше бар Ул авырлы хатыннарны исәпкә ала, аларның хәлләрен белешеп тора, бала табуда булыша, яшь балаларны тикшерә — патронаж сесгра ролен дә үти. Менә шулай көннәр безнең бик киеренке үтә. Безнең буш вакыт бөтенләй диярлек калмый. Кичләрен, караватка яту белән, йокыга китәбез. Ә кайчакта бик озак кына сөйләшеп, серләшеп ятабыз. Таня үзенең Украинасы турында, әнисе, әбисе турында сөйли. Кичләрен, йокларга ятар алдыннан, кайчагында баскычка чыгып утырабыз, китап укыйбыз. Караңгы төшә башлагач, аяк очтагы, елга буендагы бакалар тавышын тыңлыйбыз. Алар бер-берсен уздырып кычкыралар. сайрыйлар... Берсе бер көйгә сайрый, икенчесе икенче көйгә сайрый. Бөтенесе бергә кушылгач, ниндидер оркестрны, музыканы хәтерләтә. Чынлап, музыканы. Аннары, бака сайравыннан башка, кичләрен тагын икенче төрле тавышлар да ишетелә. Караңгы төштеме, яшьләр клубка җыела. Алар безнең яннан гына үтеп китәләр. Төн уртасына кадәр клуб ягында сөйләшкән, көлешкән тавышлар яңгырап тора. Андый чакларда бигрәк тә моңсу була. Күңел тынычсызлана башлый. Нидер җитми кебек, кемнедер көтәсең кебек. Бер сәбәпсез елыйсы килеп куя. Авыр гына көрсенәсең дә тып-тын. буп-буш бүлмәгә кереп ятасың. Башта бераз йоклый алмый азапланасың, аннары кинәт кенә онытылып китәсең. Берничә сәгатькә чынбарлыктан юкка чыгасың. Иртән иртүк тагын Зөһрә килеп җитә. Тагын эш көне башлана. XV Унынчы классны бетергәч мин Башкортстан медицина институтына укырга кермәкче булдым. Гариза бирдем, имтиханнар тапшырып йөрдем. Ләкин конкурстан үтмәдем. «Балл» җитмәде. Җиңелеп, хур булып кире Яңавылга кайтуны күз алдыма да китерә алмадым. Шуннан соң мин Уфада торып калдым Шәһәрдә берәр эшкә кереп, бераз чарланырга. ныклап торып имтиханга әзерләнергә, икенче елны тагын бәхетне сынап карарга булдым. Шуларның барысын да әйтеп әтигә хат яздым. Озакламый җавап хаты да килеп төште. Әти миңа киңәш биргән: син, кызым, дигән, бер дә алай бетеренмә — дөньяның кендеге институт түгел, дигән; алай чынлап медик буласың килгәч, тот та фельдшерлар мәктәбенә укырга кер, дигән; үзеңә бер һөнәр булыр, телисең икән, соңыннан институтка да керерсең, бәлки, дигән. Мин әтинең сүзен тотарга булдым. Өйлә чакта да ул миңа нәкъ шунда керергә киңәш иткән иде, институтка керә алмассың, азапланма юкка, дигән иде. Техникумга мине бернинди имтихансыз алдылар. Туп-туры өченче курска. Аида барлыгы ике ел укыдым. Үземне язмыш тарафыннан рәнҗетелгән итеп хис иткәнгә, теләмичә генә укыдым. Шуңа күрә минем теоретик белем сай булды. Практикасы да инде... Таниның эшләр башкача. Фельдшерлык-акушерлык мәктәбендә ул дүрт ел укыган, ягъни җидене бетергәч тә кергән. Үзенең әйтүенә караганда. ул институт турында уйламаган да. Ул чеп-чи авыл кызы. Тормышка ул ачыграк күз белән карый, авылчарак, практик буларак карый. Ул гомере буена «кушарка» булып эшләү өчен укыган. Мин моны эшкә башлауның беренче көннәреннән үк аңлап алдым. Шулай бер көнне сорый бу миннән: — Нәрсә ул аорта? — ди. Мин көлеп куйдым. — Китаптан карарга кирәк булыр, — дигән булдым. — Ю-ук, андый аорта түгел, — ди бу, сузып. — Татарча «аорта» нәрсә? — Ә-ә! Авырта? — дидем мин. — Әйе, аворта!—ди Таня, татарча әйтергә тырышып. Мин аңа «авырта»ныи нәрсә икәнен аңлатып бирдем. Чемоданыннан тиз генә бу башланмаган калын дәфтәр алды да, беренче биткә: «авырта — болит» дип язып куйды. Бер тотынгач, тагын сораштыра башлады. Үзе мин әйткән бер сүзне дәфтәренә теркәп бара. Мин аңа авырулар белән сөйләшкәндә еш кулланыла торган сүзләрне, «Кай җирегез авырта?», «Кайчаннан бирле авырта?» кебек җөмләләрне яздырдым. Буш вакыты булдымы. Таня дәфтәрендәге сүзләрне, җөмләләрне ятларга тотына. Тапкырлау таблицасы ятлаган кебек ятлый. Бирелеп, тырышып өйрәнә. Ул, гомумән, тырыш, карусыз. Бер көнне, кичке ашны ашагач. Таня белән икәүләп татар теле өйрәнеп утырганда, тышта ишек ачылган тавыш ишетелде. Дөбер-шатыр килеп кемдер кереп ята. Без тынып калдык, көтә башладык. — Мөмкинме, апалары? —дип кычкыра Равил, такта ишекне ачкандай итеп. — Кер әйдә. кер. Равил! — дип кычкырдым мин. куанып. Теге көннән соң Равил пунктка бер-ике мәртәбә кереп чыккан иле. Болай гына, хәл-әхвәл сораштырыр өчен генә. Ничек урнаштың, диде, ошыймы, диде. Аннары клубка чакырды. Икенчесендә чирле булып, аягым сызлый дип керде. Ике керүендә дә мин аны дусларча каршыладым, иркенләп сөйләшеп утырдым. Бүген дә мин Равилне түргә чакырдым, утырырга урын тәкъдим иттем. Равил алай кыстатып тормады — лап-лоп атлап туп-туры өстәл янына килде, утырды да елмаеп мина карады. Таняга карады — Тавык кебек әллә кунакларга да җыендыгыз? — дигән булды.—* Бүген клубта кино була. Таня аның нәрсә сөйләгәнен бик үк аңлап җитми. Шулай ла нидер чамалый, сораулы караш белән әле миңа, әле Равилгә карый. Шунда минем күңелгә бер уй килде. — Равил, — димен. елмаеп. — Безгә укытучы кирәк але. — Кирәк булса, каян алыйм мин аны? — ли Равил. *— Үзең бул. Равил аңламады. Йөзенә аптырау билгесе чыкты — Кем булырга? Укытучымы? ■— Укытучы... профессор. — димен мин. көлеп. — Менә Таня татарча өйрәнмәкче була. Шуңа укытучы кирәк Үзе турында сөйләгәнне сизеп торган Таня. ачуланган булып, мине шелтәләп алды: нәрсә син анда «Таня» дип лыгырдыйсың, дигән булды Равил, ниһаять, аңлап алды. Күңеллеләнеп елмаеп җибәрде. Таняга борылды да татарча — Шулайменн, апасы? — диде. — Нярся-я? — диде Таня. сузып. Равил белән без көлеп җибәрдек Мин Таняга анлтгып бирдем — Була ул. апасы! —диде Равил, урыннан торып.— Әйдә, кинога барасыңмы минем белән? Барганда өйрәтермен. Мин тәрҗемә итеп бирдем. Таняга җитә калды. Ул инде моңарчы да кино турында, клубка чыгу турында сүз кузгаткалап караган иле Мин каршы килдем. Клублар, кинолар турында минем ишетәсем дә килми Ләкин бүген мин Равил белән клубка барырга Таняга үзем әйттем. Таня шундук әзерләнергә тотынды. Алар мине дә өндәп карадылар. Мин риза булмадым. Шуннан соң ■болар икәүләп кенә чыгып киттеләр. Буш. тын бүлмәдә мин бер үзем торып калдым. Мина никтер ямансу булып китте. Тоттым да Галиягә хат язарга утырдым. XVI Хатымны язып та бетермәдем, тышта тагын кемнеңдер кергәне ишетелде Мин. тын калып, көтә башладым. Соңгы вакытта мин әллә нишләдем. Бигрәк тә кичкә таба. Урамда сөйләшеп узган кешеләрне ишеттемме, шундук тәрәзәгә капланам, узып баручыларның йөзләрен күрергә тырышам. Тышта, ишек алла кыштырдык ишеттемме, тагын колак үрә тора, күнел никтер тынычсызлана башлый. Кемнедер көтәсең, кемнедер күрмәкче буласың. Соңыннан, беркем юклыгын аклагач, тнрә-якта бушлык, моңсулык барлыкка килә. Кайчагында төннәрен сискәнеп уянам. Үземчә мин моны күп эшләгәнгәдер дип уйлыйм, әллә чирләдем инде дип тә куям. Чынын гына әйткәндә, үземнең ни өчен үзгәргәнемне мин бик яхшы сизенәм. Шуны да сизенмәгәч! Тик менә үз-үзеңие алдыйсың килә. Чын сәбәпне юри оныткан буласын, бөтенләй булмаган сәбәпләр эзләгән буласың. Миндә, гомумән, үз-үземне алдарга тырышу гадәте бар бугай. Миндә, Такташ әйтмешли, ике «мин». Шул ике «мин» арасында һәрвакыт каршылык чыгып тора. Бер «мин» дөреслекне сөйләргә тели, икенче «мин» нәрсәдәндер курка. Әллә кеше сүзеннән курка... Эшкә башлавымның беренче атнасында ук миңа Яиавылга ран- здравка барырга туры килде. Дару, марля-бинт алырга. Анда баргач, билгеле. Соломон Моисеевич янына керми булмый. Соломон Моисеевич минем белән елмаеп кына сөйләште, эшләп буламы, коллега, диде; иптәш начальник, диде. Мин апа нәрсә дип җавап биргәнмендер, хәтерләмим. Бары шуны гына хәтерлим: аның алдында мин никтер оялдым, кызарындым. Аның янып торган зур кара күзләренә карадыммы, ни хикмәттер — коелам да төшәм. Телем көрмәлә, күзем күрми башлый. Тагын шуны хәтерлим: аның яныннан чыккач мин үземне исерек кебек хис иттем. Өйгә кайткач әти әйтә: әллә, кызым, начальнигың тиргәдеме — бик кызарынгансың, ди. Булыр, булыр, аны бер дә рәтле кеше түгел дип сөйлиләр, ди. Минем әти белән бәхәсләшәсем, Соломон Моисеевичны яклыйсым килде. Ләкин аны яклап берни әйтә алмадым. Бары: тиргәмәде, дип кенә куйдым. Мәсәгуткә кайткач, атна буена Соломон Моисеевич турында уйланып йөрдем. Яңавылдан әллә кайда читтә яткан бер караңгы авылга, шушындый бер вакытта аның килеп чыгуы мөмкин түгеллеген аңласам да. аннары, урамда бернинди машина тавышы ншетелмәсә дә, тиле бер өмет белән мин хәзер аның бүлмәгә килеп керүен көтә башладым. Ниндидер кеше чолан ишеген ачты, тамак кырды, безнең бүлмә ишегенә таба килә башлады. Ишек шакыган тавыш ишетелде. — Керегез! — дип кычкырдым мин. Бүлмәгә кояшта янган таза, яшь бер егет килеп керде. Мин аны танып алдым. Тимерхан дигән егет. Үзеннән бигрәк, исеме истә калган. Бераз гына искечәрәк булса да, колакка ягымлы исем. Кешесе яшь булгач, искечәрәк икәнлеге дә сизелми. Мин аның белән комсомол учетына кергәндә таныштым. Танышмадым. күрдем генә. Шунда аның бригадир ярдәмчесе булып эшләвен белдем. Никтер колакка чалынып калды. Бары шул. Язылып бетмәгән хатны читкә этәреп куйдым да керүчегә күтәрелеп к. радым. «Әллә мине дә кинога алырга килгәннәрме?» дип уйладым, үз алдыма елмаеп. Тик нишләптер бу кинога алырга кергән төсле күренми, йөзе җитди. Киеме дә эш киеме. Кырынрак салынган кепкасы астыннан тотам-тотам булып чәче чыгып тора. — Вакыт соң булса да, килдем әле, — диде бу. — Әнинең хәле начар. Барып карамассыз микән? — Нәрсә булды? — дидем. — Лапас түбәсеннән егылып төшкән. — диде бу. — Эштән кайтып ашарга гына утырганыем, кычкырган тавыш ишетелде. Чыксам, егылып төшкән... «Ай. аягым!» дип бер генә ыңгырашты да. тыны да бетте. Өйгә дә алып кермәдем, менә монда сезгә йөгердем. — Хәзер! — дидем мин. тиз генә урынымнан торып. Без Тимерханнарга барып житкәндә, анын әнисен инде өйгә алып кергәннәр иде. Ул инде һушына килгән. Караватта чалкан сузылып ята. Шунда ук ике -өч хатын кайнаша. Алар ана су бөркегәннәр, киемнәрен чылатып бетергәннәр. Кемдер башына юеш сөлге бәйләп куйган, кемдер аягы астына мендәр кыстырган. — Аягы тайган, аягы! — диештеләр хатыннар мин килеп кергәч тә. — Аны бырачлар берни эшләтә алмайлар. Хәбирәттәйне алып килергә кирәк,— дип куйды шунда олы авызлы бер хатын. Үземнең алда минем дәрәҗәне төшереп торган хатынга ачуым килеп куйды. — Ышанмагач, чакырмаска кнрәгне! — дидем каты гына. — Ышанам, балакаем, ышанам. — диде Тимерханның әнисе, ыңгырашып. — Ышанмаска, менә! Шул да булдымы сүз, Маһирә җиңгән... кешенең хәтерен калдырып... — Минем хәтер калмый, — дигән булдым мин. Аннары ыгы-зыгы килгән хатын-кызга борылдым да кырыс кына: — Тавышланмагыз әле, — дидем. — Авыру яныннан чыгып торсагыз да ярар. Хатыннар мыштым гына чыгып киттеләр. Мин шундук эшкә керештем. Апаның аягыннан ипләп кенә оекларын салдырып алдым. Җентекләп капшап карадым. Аяк таймаган да, сынмаган да Күрәсең, сеңере тартылган, кан сауган. Карап бетергәч, артыма борылдым да, Тимерханга табак белән салкын су китерергә куштым. — Аягыгызны хәзер салкын суга, бераздан жылы суга тыгып утырырсыз,— дидем апага. — Хәзергә йөрмәскә кирәк булыр. — Йөрүләр юк инде ул! — диде апа. — Котым алынды. Сынгандыр дип торам. Мопдай көнне кеше күзенә карап яту күңелле эш түгел, балакаем, аллам сакласын. — Курыкмагыз, ике-өч көннән төзәлер, бернәрсәсе калмас, — дидем мин. — Шулай булсын, алла бирсә, шулай булсын, балакаем, — диде апа, сүзчәнләнеп. — Имгәк аяк астында. Карап йөрмәсәң, аллам сакласын, вакыт җиткәнне сизми дә калырсың. — Әйттем мин сиңа! — диде Тимерҗан, әнисен шелтәләп. — Әйткәч тә бит, балакаем, — диде әнисе.— Син эштә, атаңнан булмый, ул печәнне өяргә кирәк ләбаса. Тарауда яткырып булмый ич инде. — Үзем өярмен дип әйттем ич! — диде Тимерҗан, үртәлеп. — Биек җирдә башың әйләнгәнне үзең дә беләсең. Кем кушкан сиңа анда менәргә? — Казалгыры диген, ялгыш басканмын, сизми дә калдым, — дигән булды апа, акланырга тырышып. Минем алда алар шулай җиңелчә генә әйткәләшеп алдылар. Мин кулыма сумкамны эләктердем дә чыгып китәргә җыендым. — Балакаем, бырачны озатып куй, куркыр,— диде Тимерханның әнисе. — Юк. юк, мәшәкатьләнмәгез! Курыкмыйм, — дидем мин, ишек тоткасына тотынып. — Мин шул якка барам. Клубка, — диде Тимерҗан. Бу сүзләрне ул болай гына сөйләнгән кебек әйтте. Үзең кара, миңа барыбер дигән сымаграк итеп кенә. Мин апаны караган арада ул инде юынып, өстен-башын алыштырып өлгергән иде. Ьез ишектән икәү бергә чыктык XVII Тимержан белән сөйләшми генә барабыз. Икәүдән-икәү генә булганда. житмәсә, әле бер-берең белән тиешенчә таныш та булмаганда, нәрсә турында гына сөйләшәсен? Каян сүз табарга да каян кыюлык табарга? Барабыз әкрен генә атлап. Кайбер йортларда ут алганнар. Шулай да күпчелек өйләрдә бернинди жан әсәре күренми — әллә ятып беткәннәр, әллә үлеп беткәннәр. Бары тик онытканда бер анда-санда эт өргән тавыш ишетелеп куя да. басынкы гына сөйләшкән, капка шыгырдаткан тавышлар ишетелгәли. Чыш-пыш көлешеп, кызулап безнең яннан гына ниндидер кызлар узып китте Бераз киткәч, берсе артына борылып карады, иптәшләренә нидер әйтеп алды. Кызлар, ераклашып, караңгыла юк булдылар. Берсенең ак күлмәк итәге озак кына күренеп барды. Алар узып киткәч, мин. тагын берәрсе килмиме дигән сыман, артыма әйләнеп караган булдым, аннары күккә карап алдым. Күктә йолдызлар. Шундый зур булып, якты булып күренәләр. Әллә соң ул төнне йолдызлар бөтенләй юк иде микән? Менә хәзер инде истән дә чыккан! — Ник сез бер дә клубка чыкмыйсыз? — диде Тимержан, сүз башлап. — Анда нишлим? — дидем мин. •— Нишлим дип инде... — Мин бит клуб мөдире түгел, пункт мөдире, — дигән булдым мин. шаяртып — Клубта күңел ачарга була, — диде Тимержан. — Минем күңел болай да ачык, — дидем мин. Тимерханның шундук сүзе бетте. Сизеп барам: аның сөйләшәсе килә, ләкин минем тиз генә ачылып китмәвем эчен пошыра. — Буш вакытларыгызны ничек уздырасыз соң? — дип куйды бу тагын да бераз баргач. — Иртә йоклыйсыз, ахрысы. Тәрәзәгездә ут күренми. — Тәрәзәләрне без мендәр белән томалыйбыз, — дигән булдым мин. — Мәдрәсәләрдәге кебекме? Аның бу сүзе миңа бик тапкыр булып тоелды. Мин нәрсә әйтергә дә белми калдым. — Кичләрен без баскычка чыгабыз, бака тавышы тыңлыйбыз,— дидем, соңлап булса да. Бака тавышы гармун тавышына караганда күңеллерәктер ул? — диде Тимерхан, көлемсерәп. — Әйе, күңелле! — дидем мин. Тимержан. көлеп жибәрде. — Тагын ниләр эшлисез? — диде бу. башланган сүзгә өзелергә ирек бирмичә. — Тагынмы? Китап укыйбыз. Таня татарча өйрәнә. Мин аны өйрә- тәм, укытам. — Кызык. Китаптан карапмы? — Татарча мин китапка карамыйча да беләм, — дидем мин. Хәзер инде минем үз сүзләрем миңа бик тапкыр булып тоела. — Сез унны кайда бетердегез? — ди Тимержан. — Татарчамы, русчамы? Уку темасы — минем иң яраткан темам. Бу турыда мин сәгатьләр буе сөйләшә алам, үз-үземне, дөньямны онытып сөйләшә алам. ' Ул төнне без чыннан да дөньяны онытып сөйләштек. Безнең арада искәрмәстән ниндидер уртаклык барлыкка килде. Мин аңа үземнең моннан ике ел элек Янавыл татар мәктәбен бетерүем, шуннан соң Уфага баруым, конкурстан үтмәвем турында сөйләдем. Тимержанның да язмышы бөтенләй минеке төсле булып чыкты. Ул да моннан ике ел элек урта мәктәп тәмамлаган. Янзвылла тугел, Ямадыда. Ул да минем кебек үк институтка кермәкче булган. Бер үк елны! Ихтимал, Уфага без аның белән бер үк автобуста утырып барганбыздыр әле! Тимержан авыл хуҗалыгы институтына керергә исәпләгән. Беренче имтиханда ук «икеле» алган да, кайткан да киткән. Баштарак ул да минем кебек кайтмаска уйлаган. Ләкин ана кайтмыйча ярамаган. Әти-әниләрен үзләрен генә калдырырга батырчылык итмәгән. Әнисе карт, әтисе аннан да картрак. Җитмәсә, гарип икән, авыр эшкә ярамый икән. Шуның аркасында Тимержанны армиягә дә алмаганнар. Шулай итеп, кайткан да киткән. Кайткач колхозда эшкә йөри башлаган. Нинди эш кушсалар, шуңа йөргән. Механизаторлар курсына жибәрмәкче булганнар — бармаган, һаман институтка керү турында хыялланган. Кыш көннәрендә имтиханга әзерләнгән. Икенче елны тагын шул ук институтка барып караган. Тагын керә алмаган. Тагын Мәсәгуткә кайтып килгән. Икенче мәртәбә уңышсызлыкка очрау моның барлык хыялларын юкка чыгарган. Шуннан соң бөтенләйгә авылда торып калырга уйлаган. Былтыр көз көне аны бригадир ярдәмчесе итеп куйганнар. Сөйләшә-сөйләшә без клубны да, пунктны да узып киттек. Урам уртасында өелешеп йоклап утырган казларны уята-уята, авыл башына кадәр барып җиттек. Алдан килешеп куйган кебек, бер сүз әйтмичә, күперне чыктык та, басу юлы белән китеп бардык. Бераздан алда, уң яктарак, караеп ферма каралтылары күренде. Фермага чаклы барып тормадык, кире борылдык. — Инде бөтенләй укырга исәп юкмы? — дидем мин әкрен генә. Мин бу сүзләрне эчке бер киеренкелек белән, сагаю-шомлану белән әйттем. Әйтерсең, әгәр дә мәгәр ул киләчәктә минем кебек институтта укырга уйламаса, ниндидер начарлык булырга мөмкин иде. Тимержан эндәшмпчәрәк барды. — Юк дип әйтеп булмый,— диде ул. икеләнгәндәй итеп,— Синең кебек укыган кешеләрне күрсәм, авылга иптәшләр кайтса, студентлар күңел тузына башлый. Кыен була, көнләшәсең, кызыгасың. Эшкә чыктың исә, онытыла. — Гомергә шушында, шушы авылда калырга уйлыйсыңмы? — дидем мин. котым алынып. Үзебез дә сизмәстән без бер-беребезгә «син» дип эндәшә башладык. «Сез»не мин бөтенләй яратмыйм. Элекке байларны хәтерләтә. Аристократияне. «Син» ул шундый якын. Туганың кебек, әтнең-әниең кебек якын. — Ник, калса ни булган? Мин — шушы авылда туган кеше. — диде бу тыныч кына. —Бөтен кеше шәһәргә китеп бетсә, авылда кем калыр? Мондый сүзләрне мин кайчандыр ишеткән идемме укыган идемме — хәтерләмим. Шулай да бу миңа чын күңелдән әйтелгән шикелле тоелды. — Юк! — дидем мин. һөҗүмгә ташланган сыман. — Дөрес түгел, дөрес түгел! Ун класс бетер дә бригадир ярдәмчесе булып йөре, имеш! Ярый, бригадир да булдың, ди. хәтта колхоз председателе дә булдың, ди. Шуннан сон нишләргә? Гомергә катып калыргамы? Авыл кешесе булып?.. Ышанмыйм. Шундый япь-яшь кеше . Мин дәртләнеп, ялкынланып сөйләдем. Чын күңелдән сөйләдем Үз сүзләремә үзем нык ышанганга күрә, Тимержан да ышаныр дип уйладым. Тимержан исә. беравык тын гына барды да, үзсүзләнсп: — Алай түгел ул, —дип куйды. Ул да моны үз-үзена ышанып әйтте. Нык итеп әйтте. — Л1нн дә баштарак шулай дип уйладым, — диде аннары. — Укырга. укырга! дидем. Безне бит шулай тәрбияләделәр. Ни өчен укырга, кем өчен укырга — рәтләп әйтүче булмады. Без уку өчен укыдык. Үзебез өчен. Укыган кеше шәһәрдә генә түгел, авылда да кирәк. Шуны безгә аңлатучы булмады. Хәзер әнә әйтеп карыйлар да. бер дә тәэсир итми. Әзме-күпме язарга-укырга өйрәндеме, шәһәргә таю ягын карый. Институткамы анда, техникумгамы... Кинәт минем йөрәк сугып куйды. Тимерҗанга берәр усалрак сүз әйтәсем килеп китте. Ләкин тел очына бер генә усал сүз дә килмәде. — институтка, техникумга эләгә алмый икән, һөнәрчеләр мәктәбенә керә, слесарьлыкка, токарьлыкка керә, — диде Тнмерҗан.— Анысы да булмый икән, урам себереп йөрергә дә риза. Бары шәһәрдә генә булсын! Мин алай булдыра алмыйм. Шәһәрдә урам себереп йөрүгә караганда, авылда көтүче булу мен артык мина. — Кеше көтүчесе булып! — дидем мин һәм искәрмәстән пырхылдап көлеп җибәрдем. Тнмерҗан туктап калды. Миңа карап алды да, бөтенләй үзгәргән, чит бер тавыш белән: — Көтүче дә кеше, — диде. — Менә... килеп җиттек. Хәзер инде курыкмассыз. Хушыгыз. Минем йөрәк кинәт урыныннан купкан кебек булды. Каушап калдым. Үземнең ни дәрәҗәдә ахмаклык эшләгәнлегемне әле тулысымча аңлап та җитмәдем, шулай да, сер сынатасы килмичә, тыныч булырга тырышып: — Хушыгыз. Рәхмәт... китереп куюыгыз өчен, — дидем. Тнмерҗан иңбашларын кызу селкетеп, ашыгып китеп барды. XVIII Мин дә үзебезгә кереп киттем. Таня чыгып ишек ачты. Ул әлерәк кенә кинодан кайткан, йокламыйча мине көтеп тора икән. — Кайда йөрдең? — ди бу гаҗәпләнеп. Күңеле күтәренке. Күрәсең, кино ошаган. — Чакырдылар. Бер авыру хатын янына бардым, — дидем сүлпән генә. Таня минем күңелсезлекне сизеп алды, борчылгандай итеп: — Нәрсә, хәле бик авырмыни?—диде. — Авыр, — дидем мин. Шулай бер-ике сүз сөйләшкәләп үз бүлмәбезгә кердек. Минем эч поша. Елыйсы килә. Үкенү тойгысы бөтен нәрсәнең астын-өскә китерә. Нәрсә булды соң әле бу? Шундый күңелле башланган сөйләшү нишләп шулай күңелсез бетте соң әле? Чишендем дә урынга яттым Түшәмгә карап ятам. Күзгә йокы керми. Йокларга тырышмыйм да. Уйланам. Юк, уйланмыйм да. Ниндидер билгесезлек. Бүлмә эче кап-караңгы, тып-тын. Теге якта бүрәнә аша тонык кына булып бала елаган тавыш ишетелә. Уй җепләре шул якка юнәлә. Дөнья кайгысы баскан укытучы агайны, аның йомры, бәләкәй хатынын кызганып куям. Миңа аларны еш күрергә туры килә. Йорттагы бар эшләрен хатыны эшли. Көн-төн печән ташый, сыер сава, бәрәңге бакчасында булаша. ашарга пешерә, балаларын карый. Эшли дә эшли, һич тик торганы юк. Агай шушы арада Янавылда югалып торды. Аны Тау-авылга башлангыч мәктәпкә укытырга куйганнар. Өч чакрым җиргә ул җәяүләп йөриячәк. Ничек йөрер ул анда? Әллә күченеп китәрләр микән? Менә шәп булыр иде! Авыл Советы секретаре инде мине ике мәртәбә котыртып алды. Чыгыгыз дип әйт син аларга, ди. Мин, тиле, чыннан да әйттем: апа, кайчан чыгасыз инде, безгә бүлмә кирәк, дидем; без анда бала табу бүлеге ачарга уйлыйбыз, дидем. Апаның кәефе кырылды. Шуннан алар безгә рәтләп эндәшмәс булдылар. Өч балалары белән кая китсеннәр инде алар? Минем өчен барыбер түгелмени? Торалар икән, тора бирсеннәр. Бала табу бүлеге турында уйлап та карамыйлар алар... авыл Советында... Юри генә сөйләнәләр. Безнең тилелектән файдаланалар. Ул секретарь, чыннан да, бик алама кеше. Утыз яшькә кадәр өйләнмәгән. Авылда аны беркем яратмый, диләр. Мәкерле, эчкерле, диләр. Торсалар ни, тора бирсеннәр! Шул балаларны кызганмый ничек куалап чыгарырга кирәк! Агай да кызганыч, хатыны да, балалары да кызганыч. — Сиңа нәрсә булды? — ди Таня кинәт, мине уйларымнан бүлеп. — Бернәрсә дә булмады, — лимен мин. — Юк, нидер булган сиңа. — Кино күңелле булдымы? — дигән булам, сүзне икенчегә борып. — Бик күңелле булды! —ди Таня. — Клублары ошадымы соң? — Ошады. Бик ошады! — Нәрсәсе ошады сон? — Бөтенесе дә. Халкы да, клубы да. — Равил ошадымы соң? Таня эндәшмичәрәк ята. — Ул да ошады. — диде, көттеребрәк. Аннары, никтер Равилне яклыйсы килеп, әйтеп куйды: — Аксаклыгы гына бар,— диде. — Нәрсәсе ошамаслык? Сип теләсә нәрсә диген, ләкин ул миңа ошый. Үзе кыю, шаян. Мин эндәшмәдем. — Миңа аның аксаклыгы бөтенләй сизелми, — диде бу, яңадан сүзгә башлап. Күрәсең, шулай да күңелен тырныйдыр. Тырнамый ни, шәп нәрсә түгел инде ул аксаклык. Мин тагып берни эндәшмим. Минем тын гына ятуны Таня хупламау дип уйлады, ахрысы. ’— Мин үзем дә әллә ниткән чибәр түгел лә! — диде бу бераздан, үз-үзен кимсетеп. — Син ябык, мин симез, — дидем мин, уфтанып. — Шулай шул, —диде Таня, сөенеп. — Юанлыкның беразын гына сиңа биреп булсыные ул! —дидем мин, буш хыялга бирелеп. — Үзебез медик, үзебез берни булдыра алмыйбыз, — диде Таня, көлеп. — Шуның өчен укырга кирәк! — Нәрсә-ә? — Бер кешедәге юанлыкны икенче кешегә күчерү өчен! Мин моны чынлап әйтәм. Бернинди шаярусыз. Таняга бу, күрәсең, кызык тоелды. Миннән көләргә тотынды. — Ник көләсең? — дидем тупас кына. — Уку дип саташкансың инде син,— диде Таня бераз тый ятканнан соң, жиңелчә шелтә белән. — Нәрсә, әллә син дә шушы авылда торып калырыеңмы? — дн.меи, әтәчләнеп. Мин моны тиргәшкәндәге кебек усалланып әйттем. — Чынлап, тилергәнсең син, — ди Таня. — Тилерсә тилерер, әйт: гомергә шушында торып калырыеңмы? — дип кычкырам мин. — Шулкадәр белемең була торып, сәләтен була торып, шушы караңгы авылда торып калырыеңмы? — Ник калмаска, туры килә икән... кирәк икән, иик калмаска? — ди Таня, уйланып. — Ә уку? — Мин инде үземә кирәген укыган. Мина житкән. — Ничек оялмыйсың шулай дип әйтергә?!—димен мин, кызганнан- кыза барып. — Япь-яшь көеңә! Шундый дипломың була торып! — Нәрсәсеннән оялырга анын? — Киләчәктә нишләргә уйлыйсың сон син? Шулай димен дә, нәрсә әйтер икән бу дип, тынып калам. Мин моны үземчә бик авыр сорау дип, бик туры куелган сорау дип исәплим. Ләкин Таня һич тә аптырап тормый, гап-гадн нәрсә турында сөйләгән кебек, тыныч кына: — Бер нәрсә дә эшләргә уйламыйм, — ди.—Үз эшемне тиешенчә эшли алсам, миңа шул житкән. — Юк, ул гына җитмәгән! Син дә укырга тиеш, институтка керергә тиеш! Ничек кенә авыр булмасын, барыбер керергә тиеш! — Кирәге барые! — ди Таня киреләнеп. — Унбер ел укыдым, җитәр. Тагын биш-алты ел ач торып туберкулез аласым юк. Мондый сүз ишетеп мин ни әйтергә дә белми аптырап калдым. Җен ачуларым килде. Аның шундый аңсыз, шундый кире булуына, үземнең берни аңлата алмавыма ачуым килде. — Укыйсым килми, кияүгә чыгасым килә! — дидем, мыскыллап. — Грибоедовның теге Митрофанушкасы кебек... — Фонвизин... — ди Таня, мине төзәтеп. — Ярый, Фонвизин да булсын, — димен, кинәт сүрелә төшеп. Уй җепләре өзелеп, тынып калдым. Шул вакыт мин тагын да Таниның миннән белемлерәк икәнлеген аңлап алдым. Аннан наданрак була торып та, тилереп-тилереп аны укырга өндәвем үземә дә мәгънәсезлек булып тоелды. Шулай да мин үземнең хаклы икәнлегемне бик яхшы аңлыйм. Укырга, укырга кирәк! Бу мәсьәләдә минем карашны беркем дә, берни дә үзгәртә алмаячак! — Әйт. кияүгә чыгасың киләме? — димен, Таняның эндәшми ятуын күреп. Мондый туры куелган сорауга Таня ничек җавап бирергә дә белми. — Син уку турында хыяллангансың, мин хыялланмыйм, — ди.— Нәрсә тагын ми черетергә? Миңа җиткән. Минем үз эшем бар. Бөтен кеше врач булып бетсә, кем акушер булыр? Алты ел буена мине кем туйдырыр? — Үзеңне үзең туйдырырсың! — Стипендиягәме? Рәхмәт! — Дүрт ел торгансың бит әле. — Тордым. Әни ярдәм итте. Кайчанга чаклы ярдәм итәр ул? Юк, хәзер, киресенчә, мин ана ярдәм итәргә тиеш. Мин аңа каршы берни әйтә алмыйм. Билгеле, ул хаклы. Әти-әни- ләргә ярдәм итәргә кирәк. Ярый әле минем әти эшли. Ул миннән бернинди ярдәм өмет итми. Үзеңне үзең карый алсаң, безгә шул җиткән, кызым, ди. Күңеленнән, бәлки, аның да миннән ярдәм өмет иткән чаклары буладыр. Әйтми генәдер. Нәрсә алып кайтырга икән киләсе атнада? Әти белән әнигә генәме, әллә барысына дамы? Алар бит дүртәү. Өмет итсәләр, барысы да өмет итәдер. Таняның рәхәт —әнисе дә әбисе. Күңелгә шундыйрак уйлар килә. Минем инде бәхәсләшәсем дә килми. Барысы да надан, барысы да туң баш. Ничек аңламыйлар алар?! Күңелдә шулай да бер нәрсә калган икән әле. — Бүгеннән кияүгә чыгарыенмы, Таня?—димен әкрен генә. — Чыгарыем, — ди Таня. — Яраткан кешем булса... ул МИне яратса, мин — аны... Тотарыем да чыгарыем! — Равилгә дә? — Ә ник «дә?» — ди Таня, хәтере калып. — Әллә ул кеше түгел? Мин телемне тешләп тынып калдым. Шул чакны кемдер колак төбендә генә: «Көтүче дә кеше!» дигән кебек булды. XIX Икенче көнне без соңгарак калып тордык. Нишләптер Зөһрә дә сояга калган. Минем кәеф кырылды. Көндәгечә иртәрәк килеп уятмаган өчен Зөһрәгә ачулан.макчы да булып карадым, ачулана алмадым. Зөһрәнең дә йөзе чытык. Килеп керде, эндәшмәде-нитмәде, дөбер- шатыр килеп плитәгә ягарга кереште. — Сиңа тагын нәрсә булды? — дидем, аптырап. Зөһрә җавап кайтармады, ишетмәгән кеше шикелле кыланып, тышка чыгып китте. Чыккач авыруларга кычкырынып алды. «Нәрсә булган ана? Кем кушкан аңа кешеләргә кычкырырга?» дип уйладым, ачу белән. Кергәч тә шул турыда үзенә әйтергә дип күңелемә салып куйдым. Ләкин эш сәгате башланганчы Зөһрә бүтән күренмәде. Юындым ла, ашап-эчеп тә тормыйча, кабул итү бүлмәсенә чыктым. Таня бүген Кызыл Ярга, яңа туган бала янына барырга тиеш иде. Татарча әле яхшы аңламаганга, үзе белән Зөһрәне лә алып барыр дип сөйләшкән идек. Мин беренче авыруны кабул иткәндә, каяндыр ашыгып Зөһрә кайтып керде. Минем янда тукталып тормыйча, бу безнең бүлмәгә, Таня янына кереп әйләнде. — Кызыл Ярга Таня хәзер үк бармакчы була, — диде, миңа каш астыннан карап. Сөйләшү буенча. Кызыл Ярга алар авыруларны карап бетергәч китәргә тиеш иде. Мин аңлап алдым: Таня түгел, Зөһрә үзе китмәкче була хәзер үк. Берәр ашыгыч йомышы бар микәнни Кызыл Ярда? Дөресен генә әйтсә, ни булган инде! — Ярый, барыгыз, — дидем, рөхсәт итеп. Авыруларны мин үзем генә карадым. Үзем кешеләрне сораштырам, үзем әледән-әле тәрәзәгә карап алам, көтеп тору бүлмәсендә ишетелгән тавышларга колак салам. Кемнедер көтәм. Мин аны көтәм. Мин аны көне буе көттем. Кичкә таба бу көтү газаплы бер тынычсызлыкка әйләнде. Күңелемнән әллә нәрсәләр уйлап бетердем. Ныклап торып уйлап карагач, мин үземнең бик нык гаепле икәнлегемне, бер дә юкка аның хәтерен калдыргаплыгымны аңладым. Мин ана «көтүче», дидем. Дөресен әйткәндә, мин аны үзем дә уйлап тапмадым. Мин аны Зөһрәдән отып калганмын. Шулай да беренче мәртәбә диярлек күргән кешегә шулай дип әйтергә минем ни хакым бар? Мин кем аңа? Беркем түгел. Мин бары Саҗидә генә, пункт мөдире генә... Уйлана торгач, үзем дә сизмәстән, шүрләп куйдым. «Көтүче» дигән өчен әгәр дә мәгәр комсомол җыелышына куеп тикшертсә? Менә аннан булыр!.. Бик мөмкин. Персональ эш, дип. Совет яшьләренә хас булмаган караш, дип. Мещанлык, капитализм калдыгы, дип... Шуннан торып сөйләрләр, кыздырырлар Безнең Тимерханны көтүче дип атаган, диярләр. Ул көтүче булгач, без алайса көтүмени, диярләр. Сезне әллә Уфада шуңа өйрәтеп кайтардылар, иптәш Фаррахова, диярләр, Сез аксөяк, диярләр, безнең комсомоллар арасында андый мораль яктан череп таркалган кешеләр булмаска тиеш, диярләр. Мин чынлап та куркуга төштем. Тотып кына күрсәтерлек бернинди гаебем булмаса да, үземне мин ниндидер җинаятьче итеп сизә башладым. Баскычка чыгып утыргач та әле озак кына баш ваттым. Бары тик яныма Таня килгәч кенә курку-өркү кимегәндәй булды. Аның чандыр гәүдәсеннән кочаклап алдым да. үз итеп, якын итеп, аны үземә табарак тарттым. Кызыл Ярда күргәннәре турында сораштырдым. Татарча өйрәнгән яңа сүзләрен әйттереп карадым. Шуннан соң Фатыйма-тау ягына, сүнеп барган кызгылт офыкка текәлдек тә, тынып калдык. Таняга да күңелсез, миңа да күңелсез. Икебезгә дә ямансу, бик ямансу.

(Дәвамы бар )