Логотип Казан Утлары
Хикәя

КЫЗЫЛ ТОМАННАР АРТЫНДА...

Ленин! Ленин! Ленин! Баррикадаларда', Сарайларны җимергәндә, Бомбалар, Утлар эчендә, Төрмәләрдә, Шахталарда Син идең безнең белән. Канлы кырларда сугышканда, Синең шәүләң һаман Безгә ак юллар сызып торды Азатлыкка табан!

ҺАДИ ТАКТАШ

 

Тау өстеннән Иделгә капап тора торган борынгы шәһәр урамын ча бер карт йөри. Ул эшләпәсен басып кигән (шәһәрдә жил!), таякка таянган, ун аягын өстерәбрәк атлый. Бара- бара ла туктый, карап тора, аннары янә кузгалып кнгә .. Ул инде картайган, ашыгыр жире юк. Туктаган чагында нидер ү« алдына сөйләнеп тә куя бугай... Аның янында тагын берәү бар. БУСЫ ЯШЬ. Бусы малай гына. Күп булса унбишләрдәдер. Ябык. Какча Иңендә винтовка Шомарып беткән иске винтовка Уставча әйтсәк, винтовка образца восемьсот девяносто первого года. Өч кырлы үткен штык, малайның башындагы кепкасын узып китеп, зәңгәр к\ккә барып кадалган. Кадалып ук житмәсә дә, кадалырга нияте юк түгел. Егетнең (ул үзен, әлбәттә, егет саный!) каты алымнары астында иске шәһәрнең такта тротуарлары шак-шок итеп Т калалар. Картның өстерәлә торган уң аягы тротуарны сыдырып-сыды- рып куя. Икесе дә сөйләшми генә атлыйлар. Болар кемнәр дисезме? Болар картлык белән яшьлек. Үзенең яшьлеген иярткән карт борынгы шәһәр урамыннан бара. Штык очы белән зәңгәр күкне тырнап, урамнан җил-җил атлаучы какча малай аның яшьлеге ул. Аның комсомол чагы... «Әтчәйни башка» чагы... Искә төшерү рәхәтенә бирелеп, абзагыз кайчандыр үзе яшәгән, үзе бандитлар белән түбәләшкән, кызлар сөйгән шәһәрдә йөри... ...Яна урамнар... Яна биналар... Шәһәр үзенең элекке урынына сыеша алмый башлаган. Яна киң мәйдан эзләп, кырга таба чыгып киткән... Абзагыз янага исе китеп, яңага куанып, яңа арасыннан искене табарга тырышып йөри. Үзенең моннан күп еллар элек «төшеп калган» яшьлек эзләрен табарга йөри ул. Шәһәрне ул таный алмый. Шәһәр дә аны таный алмады. Ә бит кайчандыр аны монда белмәгән кеше юк иде. Җыелышларда аның ялкынлы сүзләрен йотлыгып тыңлыйлар иде. Стеналарны дер селкетеп кул чабалар иде. Ә бүген бер төркем яшь-җилкенчәк, тротуарга сыеша алмыйча, абзагызны этеп узып китте. Үпкәләми, һич. Яшьлек шулай игътибарсыз була инде ул. Ниндидер аксак карт синең юл өстеңдә комачаулап басып торсын, имеш тә. син төртеп тә узма, имеш. Үпкәләми генә түгел, куана әле абыегыз, шәһәрне тутырып йөри торган матур яшьлекне күреп куана. Әнә бит алар ни рәвешле очынып, атлыгып, җилкенеп баралар... Бара бирсеннәр, замана аларныкы. Килер бер көн, аларны да төртеп узып китәрләр. Бүгенге көн аларныкы. Яшьлек, матурлык алар кулында... Менә картыбыз болай да акрын адымнарын тагын да акрынайта төште. Басып кигән эшләпәсен күтәребрәк җибәреп (әйдә, җил алса алсын!—дөньяда бер иске эшләпә кимрәк булыр), ике катлы таш йортның тонык пыялалы зур тәрәзәләренә карап тора башлады. Гүя бу тонык тәрәзәләр, тәрәзә булмыйча, абзагыз өчен бик кадерле матур күзләр! Гүя бу күзләр аңа әллә нинди серләр сөйлиләр... Менә агайның иреннәре кыймыл-кыймыл итеп тордылар да сизелер-сизелмәс кенә елмайдылар. Таш йортның серле карашына ул гүя шулай серле елмаю белән җавап бирде. Чү! Кемнең ул анда күз төпләрендә яшь тамчысы елтырап китте? Күрмәгез, елтырый бирсен. Абыегыз эшләпәсен күзенә үк төшереп киде дә капка төбендәге иске эскәмиягә авыр гына килеп утырды. Заманында бу йорт бик мәшһүр иде. Шушы йортның бит инде залларында ялкынлы ораторлар, йодрыкларын чөя-чөя. төнлә дә. көндез дә митингларда кайнадылар. Шушы йортның юнылмаган такталардан корыштырган сәхнәсендә бит инде, кызыл сугышчылар файдасына «Галиябану»ны уйнаганда, абзагызны иңчәмә тапкыр атып үтерделәр, һәм. ниһаять, шушы йортның кайнап торган залыннан бит инде. Колчак явына каршы «Тимер батальон» сугышчылары язгы таңда сугышка чыгып китте. Ә бит аларның күбесе үз өйләренә кире борылып кайта алмады (эшләпәбезне салып, ул изге җаннарны искә алыйк!), һәм, ниһаять, җәйге аҗаган ялкыныдай ялтырап, бер Кешенең, безгә бик таныш Кешенең, беренче шашкын мәхәббәте шушы йортның тынгысыз залларында кабынды бит... Абыкаем. таш йорт.. Картайгансың, җаным. Син дә картайгансың. Баскыч такталарыңны агач корты ашаган. Тәрәзә пыялаларың яшел' чәчәк аткан... Агагыз, җиңелчә көрсенеп куеп, эскәмиядән күтәрелде. Бу баскыч басмалары кайчандыр япь-яшь иде. Аларны көн саен сап-сары итеп юып чыгаралар иде. Шушы сап-сары, чип-чиста баскыч басмаларыннан ул, кулына корал тоткан килеш, бер матур җәйге иртәдә чыгып киткән иде. Әнә күрәсезме, штык очы белән иртәнге салкын томаннарны ертып, унбиш яшьлек бер кеше бара... Кепкасын баш чүмеченә генә элеп куйган. Аяк атлаулары ут. Кыяфәтендә бераз гына яшь әтәчлек тә бар бугай. Янәсе, диңгез безгә тубыктан!.. Әнә ул. иңбашын сикертеп куеп, винтовкасын уңайлабрак җибәрде дә адымнарын кызулый төште. Кояш Идел аръягындагы кызыл томаннар артыннан яңа гына күтәрелеп килә, ә егетнең иңендә винтовка .. Юк. ул Колчак явына каршы сугышка китми. Аны «Тимер батальон»га алмадылар. Янәсе, бик яшь. (Нишләп соң ул бер икеөч елга алданрак туасы итмәгән?) Ярый ла ана уналты тулганчы Колчакны бетереп куймасалар. Алмадылар. Колчакка каршы бару насыйп булмады. Ул бүген бандит тотарга бара... Урманда бандитлар күп. Алар анда хуҗалык корып, сыерлар, кәҗәләр асрап яшиләр. Крестьяннарның көтүдән аерылган терлекләрен тотып суялар, үсеп утырган бәрәңгеләрен казып алып китәләр. Хәтта шәһәр пекарнясының яна пешкән бер мич икмәген талап качтылар. Менә шул талаудан соң инде шәһәрдә комсомоллардан кораллы отряд оештырылды. Абзагыз үзенең картлыгын да онытты бугай. Эшләпәсен салып, чал ч «чләрен җил ихтыярына бирде. Ирен почмакларында елмаю нуры тетри .. Аның тәҗрибәсез Яшьлеге, винтовка асып, җәйге таңда бандит тотарга китте бит. ...Кызыл томаннар куеныннан чыгып килә торган кояш артта калды. Ак чәчәктә утырган алма бакчалары да артта... Шәһәр йортлары өелешеп шулай ук артта калдылар, алда серле урман. Серле һәм бандитлы... Бандитлы һәм шомлы... Кесәдә биш патрон... Янында иптәше Салих. Салих инде олы кеше —быел унҗидене тутырды. Буйга да аллага шөкер генә. Тәне мускул да сөяк, сөяк тә мускул. Спектакль уйнаганда аңа эшчеләр ролен бирәләр. Бу роль гадәттә сүзсез була. Салих үпкәләми. Җиңнәрен сызганып торып җибәрә дә (ходаем, биргәнсең кешегә мускулларны!), чыраена җитди төсләр чыгарып, сәхнәдә арлы-бирле узгалап йөри. Салих белән аларнын икесен комсомолга бер үк кичне аллылар. Җыелыш ябылгач ук, ячейка секретаре . Ногманов (мәрхүм. Ватан сугышы кырларында ятып калды) «табадан гына кубып төшкән» бу ике комсомол кисәген кораллы отряд исемлегенә теркәп куйды да әйтте: — Озакламый сынау үтәрсез! Менә бүген алар сынауга бара. Яннарында тагын ике кеше... Болары өлкәнрәк, хәтта бик өлкән инде: егермедән узып киткәннәр. «Яшел» комсомолларга башлык булып баралар. Берсе боларга бөтенләй дә таныш түгел Икенчесе таныш. Комсомолның өяз комитетында эшли. Фамилиясе Кояшов. Ләкин үзе бер дә кояшка охшамаган. Кигән киеме кара күн пинжәк, кара күн итек. Пннжәгенен уң кесәсен авыр наган басып ерткан. Кояшов аның үз фамилиясе түгел, комсомол биргән фамилия. Исем-фамилия алыштыру чиргә әйләнеп бара. Салих, мәсәлән, комсомолга керүе булды, исемен Спартак дип үзгәртте. Хәтәррәк исем табылса, безнең егетнең дә алыштырырга нияте юк түгел. Кепканы бу тикле «әтчәйни» итеп кырын сала белгәч, күкне күк хәтле штык белән тырнатып йөри алгач, бандит тикле бандитны ауларга йөрәге җиткәч, нишләп ул Габделмәҗит дигән, мулла кушкан иске заман исемен тагып йөрсен? Нишләп ана, әйтик, Марат дигән, француз буржуйларының йөрәген тетрәткән атаклы исемне алмаска да үзенә дә атаклы булмас- к-1? ҖаяПоль Марат! Яисә Робеспьер! Ярый, анысы соңыннан. Бандит тотып кайткач... Габделмәҗит күргән саен аптырый: ни чуртыма дип Кояшов күн итек өстеннән тагын резни калош га киеп йөри икән? Күн итек үзе бит инде пычрак ярыр өчен киелә... Илдә аяк киеме житмәгән бер заманда... Бер үзе ике аяк киеме туздырып пәри. Ә муенында Кояшовнын ефәк шарф! Жән көне ефәк шарф!? Абзыкай шушы урында тагын көлемсерәде. Эшләпәсен учы белән басып куйды (жил тәмам тилерде!). Ул вакытта кем уйлаган бит аны... Кояшов шушы ак ефәк шарфы белән үзенең якасын каплап йөридер дип кемнең башына килгән... _ Башлыкларның икенчесен Габделмәжит танымый. Анысы да баштанаяк карага киенгән. Тик чалбары гына кызыл. Кызыл галифе! Аны барлык кеше дә кия алмый. Үлем белән бер котелоктан тары буткасы ашаган батыр сугышчының гына кызыл галифе кияргә хакы бар. Чырайлары яман да кырыс. Күз карашлары яна кайралган пәке очы! Кара-каршы очрашып, күзгә-күз карашканда, бу караштан сискәнеп куясың... Ул. бер сүз дәшмичә, шым гына атлый. Ә болар, ике пешеп житмәгән. сынау узмаган комсомол валчыгы, бу «пәке күздән» читкә- рәк тайпылып, кояш кебек үк якты булмаса да. шактый ук якты чырайлы Кояшовка сыеныбрак баралар. Артта арба тәгәрмәче зурлыгы кызыл кояш... Чәчәк аткан дымлы бакчалар... Баш өстендә иртәнге тургай жыры... Алда урман. Бандитлы, шомлы... Урман түгел — яшел стена. Килеп туктадылар. Атлы милиционер каршы алды. Яшь кенә милиционер. Елмаеп кына сөйләшә торган матур милиционер. «Бандитны да ул елмаеп кына тотамы икән?» дип гаҗәпләнде бүгенге Габделмәҗит, иртәгеге Робеспьер. — Шушылармыни? — диде милиционер, ак ияген комсомолларга таба сузды. Аннары Кояшов белән нидер сөйләште дә сикереп яңадан атына атланды. Чаптырып китеп барганда, артына әйләнеп карап, тагын елмайды... — Сигналны онытма! — дип кычкырды. Ул заманнардан бирле илле елга якын вакыт үтеп китте. Илле ел... Абзагызның күз алдында әле бүген дә яшь милиционер елмаеп басып тора. Гомерлеккә ул шулай елмаеп күңелгә кереп калды. Аннары тагы атына камчы орып чаптырып китеп баруы күз алдында... Яшь милиционерның шул бәрелештә үтерелүен Мәҗит соңыннан гына ишетте, чөнки үзе дә больницада озак ятты. Тәненнән ярып бандит пулясын алдылар. Аягыннан түгел, аяк өстерәлү анысы Ватан сугышыннан калды. Ул полк комиссары иде. Мина шартлап, Висла елгасы буендагы плацдармда аягын яралады. Милиционер чаптырып китеп барганнан соң, урманның зур яшел авызы боларны әкрен генә йота башлады. Кошлар сайрый-сайрый озата бардылар. Биш патрон... Биш патронда биш пуля . Биш үлем... Биш гомер... Габделмәҗит әле кайчан гына бу серле урманда җиләк җыеп чабып йөргән иде. Ул вакытта урман бу тикле серле дә, шомлы да түгел иде. Кайчан гына әле ул юеш борынлы бер малай иде. Бүген бандит тотарга бара... «Пәке күз», ауга чыккан ерткыч җанвар кебек, сак һәм йомшак атлый. Юеш үләндә Кояшовнын резин калошлары чыланды, ялтырады... Салих җиңнәрен сызганып җибәргән — гадәт! Габделмәҗитнең аяк астында коры чыбык шыртшырт сына... Винтовкалар корулы.. Көпшә «төкертергә» әзер тора... Яфраклар чатырын үтеп, беренче җылы нур урманга керде — иртәнге кояш нуры... Урман эче баягы кебек караңгы түгел. Урман эче күңелле яшел Агач очлары арасында кул яулыгы хәтле генә күк бите, зәнгәр күк бите... «Моннан ерак түгел чишмә булырга тиеш», — дип, Мәҗит үткән җәй су эчкән чишмәне исенә төшерде. — Син, — диде Кояшов. Аның наган көпшәсе Габделмәҗиткә таба сузылган иде. — Син... Аның сүзен бүлеп, Салих: — Юк, мин барам,— дип алга килеп чыкты. — Син, — дип дәвам итте Кояшов, Салихның бүрткән мускулларына тамчы да игътибар итмәстән, Габделмәҗиткә карап —Син югалган сыерыгызны эзләп йөрисең. Безнең алда чишмә юлы. Бандитлар шул чишмәдән су эчәләр. Аңладыңмы? Калганын «Пәке күз» аңлатып бетерде. Алар икәү чишмәгә килеп җиттеләр. Чишмәнең салкын сулышы битләренә бәрелде. — Винтовкаңны бир, — дип боерды кинәт кенә «Пәке күз». — Сал ботинкаңны. Кепкаңны да... Сукмак сине туп-туры землянкалар эченә алып чыгар. Онытма—син сыер эзләп йөрүче авыл малае. Я, уныш телим! Ул Габделмәҗитнең чат сөяк аркасыннан кочты: хикмәт... күзләрендәге «пәке очлары» юкка чыктылар. — Эләксәң, дөньяда юкны ялганла. Эләкмәскә тырыш! Син артистмы? — Клубта уйныйм. — Эләгә калсан, сыер эзләүче авыл малаен уйна. Мин сине чишмә янында көтәм. Хәерле!.. Тукта!.. — дип, ул Мәжитне кинәт яңадан туктатты. — Билетыңны калдыр. Габделмәҗит комсомол билетын кесәсеннән чыгарып бирде дә тиз- тнз үргә таба менеп китте. Сукмак туп-туры гына землянкалар өстенә алып чыкмады. Сукмак чәбәләнде, боргаланды, урады... Тирән чокырлар эчләп чапты... «Дөньяда юкны ялганла»... Ялганла, ялганла. Каеннар Мәҗитне ышыклап алып бардылар. Тирән чокырлар яшереп алып барды. Агач очлары арасындагы «зәңгәр тәрәзәләр» табигый матур дөнья белән бәйләп торды... Габделмәҗитнең беренче күргән нәрсәсе сыер башы булды агачлар арасында ак маңгайлы зур баш. Сыерның корсак астында сакаллы түти сыт савып утыра иде. Мәҗит, тын алырга да куркып, абага үләннәре өстенә ятты... йөрәге дөп! дөп! тибә. Гүя күкрәк эчендә чүкеч белән бәреп торалар... Землянка морҗаларында ак төтен. Өч землянка. Өч төтен. Сыер койрыгын селти, кигәвеннәрне куа... Сакаллы түти савэ да сава... Мәҗитнең сулышы күкрәгенә сыймый... Землянкадан тагын бер Сакал килеп чыкты. Чыкты да, нигезгә утырып, тәмәке кабызды... Чакмадан очкын очырып кабызды. Бандитның авызыннан гөтеп чыга, землянкалар морҗасыннан да төтен чыга... Сыер койрыгын селти... Мәҗит бандитларны санын. Сыер белән бишне санады. Ике мөгез, дүрт сакал... Бер Сакал винтовка тоткан. Ары-бире йөреп тора... Сыер савучы, савытын тотып, землянкаларга таба китте. Бер бандит тегенең кулыннан савытны аллы да күтәреп эчте. Икенчесе дә эчте. Савыт кул- дан-кулга китте... Иң ахырдан сакаллы түти үзе эчте. Сөяп куйган винтовкалар... Сакаллар бер керә, бер чыга... Мәҗит буталды. Берсенең билендә граната... Карт кешенең үткәнгә хәтере бик яхшы. Абзагызнын бүгенге кебек күз алдында: винтовкалы бандит Мәҗит поскан якка карап торды-горды да әкрен генә килә башлады. Килә.. Кояшка җылынырга чыккан яшькелт кәлтә еланы елт-елт яфраклар арасына кереп югалды. Мәҗит елт-елт чокыр эченә шуышып төшеп китте. Чүкечләр дүрт куллап күкрәкне кыйный башладылар. Бандит әллә күргәндер дә... Атып калучы булмады. Сукмактан ун адым алга сикерергә дә өлгермәде, кзршысына .. Мәжит кычкырып җибәрә язды. К фшысына наган тоткан «Пәке күз» килеп басты. Габделмәҗит тыны бетеп, лып туктады: «Ышанмаган, артымнан килгән...» ЛАәҗитнең үз күзләрендә дә хәнҗәр очы ялтырап куйды. — Ышанмаган дип уйлама, — диде «Пәке күз», Мәҗитнең уйларын күңеленнән укыган кебек. — Сине саклап килдем... ... Чуалып беткән чал чәчләрен җил иркенә ташлап, тротуарда басып торучы сәер картка яшьләр карап узалар. Әллә тиле кешеме? Күзләре бик аларган! Картның күзләре чынлап та иләс-миләс... Үтеп баручы яшь җилкенчәкләрне әллә ул бөтенләй дә күрмидер... Аның уйлары еракта. ...Бәрелеш вакытында беренче Мәҗит яраланды бугай. Яраланганнан соң да ул әле берара йөгереп барды, аннары гына егылды. Мәҗит тагы шуны хәтерли: агач очлары сәер генә мәтәлделәр дә җиргә кадалдылар. үләннәр аның битенә сикерде... Аңына килгәндә ул яфраклы агач носилкада тирбәлеп каядыр бара иде. Дөресрәге, кемнәрдер аны алып баралар... Яныннан «Пәке күз» атлый. Карт милиционерлар атлыйлар. Аннан соң больница, ак халатлы кешеләр... Дару исе... Хәл белергә Кояшов та килде. Бу юлы ефәк шарфын бәйләмәгән иде. «Пәке күз» килеп бер шакмак шикәр биреп китте. Зур шакмак. Зәңгәр шакмак... — Икесе төрмәдә, берсе күрше палатада ята, — диде ул. Мәҗит сүзнең бандитлар хакында барганын аңлады. Салихка тагын эшчеләр роле биргәннәр. Бу юлы бер-ике сүзе дә бар. Салих аларны инде күңелдән бикләп тә өлгергән. Мәҗиткә сөйләп күрсәтте. — Мин хәзер, беләсеңме, өч потлы гер белән менә болай гына уйныйм.—дип мактанды. ... Аксак агайны бүген Идел баскычыннан пароходка төшеп барган чагында күрделәр-. Кулында эшләпәсеннән, таягыннан гайре бер нәрсәсе юк иде. Баскыч тоткасына сыенып, ул шау-шулы яшьләрне уздырып җибәрә, яшьләр йөгерә-йөгерә төшәләр, ул аларга сокланып карап кала... Аннары ул зәңгәр күккә таба менеп киткән текә баскычка әйләнеп карый, текә тауларга карый. Көрсенә. Полковник Баязитовның («Пәке күз») Ржев янындагы каты сугышларда һәлак булганын ул белә иде. ә менә Кояшовның исәнлеген тик бүген генә ишетте. Кояшов- ны ул соңгы тапкыр утыз җиденче елны Казанда очраткан иде. Аны: «Ник кеше фамилиясе белән йөрисең?» дип гаепләгәннәр. Чөнки метрикасында Кояшов түгел. Әбсәлямов. Партиядән чыгарганнар иде. Ә Салихның эзен ул инде күптән югалтты. Агрономлыкка укыган дип ишеткән иде, дөрес булгандырмы? Ул хәтле каты мускуллар белән агроном кеше нишләде икән? Менә шундый хәлләр. Июль, 1967.