Логотип Казан Утлары
Публицистика

КАЗАНДАГЫ ТОРМЫШ

Иске дөнья безгә кирәк түгел, Күккә очсын аның көлләре, Алтын аллаларга үчле күңел, Кирәк түгел патша түрләре. Без барыйк ярдәмгә мазлумнарга, Без барыйк ачларга, ярлыга. Ләгънәтләр яудырып явызларга, Без чыгыйк көрәшкә, давылга. .ЭШЧЕ МАРСЕЛЬЕЗАСЫА.

 

 

Арча кырыннан ерак булмаган Беренче тауда, Орлова йортындагы флигельдә квартира алдык. Квартирабызның балконы һәм тау битендә матур гына бакчасы бар иде. Беренче катта нигәдер ике кухня, ә калган бүлмәләр өске катта иде. Кухня өстәге бүлмәләргә караганда тынычрак һәм укыр ечеи у канлырак булганга, Володя үзенә икенче, ягъни артык, кухняны сайлап алды. Ут анда күп кенә китаплар кертеп куйды һәм көннең күп өлешен китап укып шунда үткәрә иде. Биредә ул Карл Маркс «Капитал>ынын I томын яйрәнэ башлады. Шуны хәтерлим, кичләрен, анын янына сөйләшеп утырырга төшкән чагымда, ул миңа Маркс теориясенең нигезләре турында һәм бу теория ача торган яңа горизонтлар турында бик кызып һәм дәртләнеп сөйли торган иде. Газеталар жәелгән плита яегенә утырган килеш кулларын селки-сслки сөйләгәне хәзергедәй хәтеремдә. Аңардан ныклы ышаныч аңкый һәм бу аның белән сөйләшеп утыручыларга да күчә иде. Шул вакытта ук инде ул үзенең сүзе белән ышандыра һәм мавыктыра белә иде. Шул вакытта ук ул. берәр нәрсәне өйрәнеп, яңа юллар тапканда, шулар турында башкалар белән уртаклашмыйча, башкаларны үз ягына тартмыйча калмый иде. Андый тарафдарларны, шулай ук марксизмны өйрәнүче һәм революцион фикерле яшь кешеләрне ул тиздән Казанда тапты. Безнең семья махсус күзәтү астына алынганлыктан, бу танышлар безгә килмиләр иде диярлек, алар жыела торган квартирага гадәттә Володя үзе бара иде. Уа телгә А алган фамилияләрдән ике кешене генә —олы яшьләрдәге народоволец Четвсргованы (аның турында Володя бик яратып сөйля торган иде) һәм студент Чириковны гына (университеттан чыгарылганмыдыр — анысын белмим) хәтерлим; ул беллетрист-язу- чы булып китте, соңыннан революциядән читләште һәм хәтта дошманнар лагерена күчте. Владимир Ильич әнине кайгыга салмас өчен шактый сак эш итә иде. Александрны югалту бәхетсезлеген әнинең гадәттән тыш батыр кичерүе хәтта чит кешеләрдә дә гаҗәпләнү һәм хөрмәт тудырды. Без. балалар, моны аеруча нык сиздек, ул безнең ечен, безнең турыда кайгыртып үзен бик зур ихтыяр кече белән тыеп тора иде. Надежда Константнновнаның мина әйтүенә караганда. Владимир Ильич аңа да энем Александрны, ә соңрак сеңелем Ольганы югалтуны әни искиткеч батырлык белән кичерде, дип сөйләгән. Әнинең безгә йогынтысы бала чагыбыздан ук бик зур булды. Мин бу турыда тулырак итеп бүтән урында сөйләрмен, биредә исә Казандагы тормышыбызда булган бер эпизодны гына искә алам. Володя тәмәке тарткалый башлады. Әни. аның сәламәтлегенә зарар килүдән куркып (чөнки бала чагында һәм яшүсмер вакытында ул бик үк таза түгел иде), аны тәмәке тартуны ташларга үгетли башлады. Тәмәкенең сәламәтлек өчен зарары турындагы бөтен дәлилләрне китереп бетергәч, — ә ул дәлилләр, гадәттә, яшьләргә аз тәэсир итә.— әни Володяга, син әле үзең эшләп акча тапмас борын, хәтта бик аз гына булса да (ул чакта без барыбыз да әни пенсиясенә яши идек), артык расходлар тотарга тиеш түгел, диде. Бусы — хәлиткеч дәлил булды, һәм Володя шунда ук — һәм бөтенләйгә — тәмәке тартуны ташлады. Әнн мнңа бу вакыйга турында канәгатьләнү белән сөйләде һәм, расходлар турындагы дәлилне, әлбәттә, соңгы дәлил итеп китердем, дип өстәп куйды, Володя мина кайбер җыелышлар, аларда укыла торган рефератлар турында рухланы п сөйли торган иде. Һәрвакыттагыча. язга таба түгәрәк эше активлаша төште. һәм Володя еш кына кичләрен өйдә булмый башлады. Соңгы вакытларда чыккан тикшеренүләрдән күренгәнчә, ул чакта Казанда берничә түгәрәк булган. Алар, конспирация таләпләре буенча, берләшә, хәтта очраша да алмаганнар. Бер түгәрәкнең кайбер членнары хәтта башка түгәрәкләрнең барлыгын да белмәгән, ә кайберләре, белсә дә. яки сизенсә дә. ул түгәрәкләргә кемнәр керүен белә алмаган. Фамилияләрне бик кирәк булганда гына әйтә торган булганнар. Ул вакытта үзәк түгәрәктә бик актив яшь революционер, нык ышанган социал-демократ Николай Евграфович Федосеев дигән кеше була. Гимназиянең соңгы классыннан ук чыгарылган Федосеев актив рәвештә революцион эш алып бара башлый. Үзәк түгәрәк каршында легаль булмаган (яшерен) һәм рөхсәт ителми торган китаплардан китапханә оештырыла, ә яздан алып җирле басмаларны һәм сирәк очрый торган яшерен китапларны яңадан бастырып чыгару техникасы җайга салына. Владимир Ильич бу планнар турында ишетә, ләкин үзе ул түгәрәккә кермәгән иде. Ул Федосеевның үзе белән дә якыннан таныш түгел, аны ишеген кенә белә иде. Ә шулай да, 1889 елның июлендә Казанда булган кулга алуларны ишеткәч, ихтимал, мин дә эләккән булыр идем, диде ул. Федосеев кулга алынган, аның түгәрәге тар-мар ителгән. Владимир Ильич йөргән түгәрәкнең дә кайбер членнары кулга алынган иде. 1889 елның маенда безнең бөтен семьябыз Самара губернасына, Алакаевка авылы янындарак М. Т. Елизаров ярдәмендә әнием сатып алган хуторга күчеп килде; шушы хәл генә Владимир Ильичны коткарып калды. Шул елның көзеннән мин М. Т. Елизаровка тормышка чыкканнан соң, без бөтен семьябыз белән Самарада урнашып калдык. Шулай итеп, Владимир Ильич Казандагы погромнан очраклы гына котылып калды; бу погром нәтиҗәсендә Федосеев ике ел ярым чамасы гомерен төрмәдә — элек судка кадәр, ә аннары суд карары буенча «Кресты»да (Петербургтагы Выборг төрмәсе шулай дип атала, төрмәгә хөкем ителгәннәрне шунда ябалар иде) үткәрде. Аулак Самарага күчеп килү Владимир Ильичка марксизмны тынычлап өйрәнергә, ә соңрак университетка имтихан бирүгә әзерләнергә мөмкинлек бирде. Җәй көнен сәламәтлек өчен бик файдалы, матур урындагы хуторда үткәрү, әлбәттә, аның сәламәтлеген ныгытты. Н. Габитов тәрҗемәсе.