Логотип Казан Утлары
Публицистика

КАБАТЛАНМАС ДОКУМЕНТ

•1923 нче елның май урталары. СССР илчесе иптәш Воровскийның Швейцариядә... үтерелгән көннәре. Советлар иленең бөтен шәһәрләрендә дошманның ерткычлыгына каршы протест демонстрацияләре бара. Казан завод-фабрикалары да, уку йортлары да урамнарга агылганнар. Әнә шуларның тыгыз колонналары арасында, газета сатып йөрүче малай кебек, берәү ниндидер кәгазь таратып йөри. Тузган, озын көлсу чәчле, зур зәңгәр күзле, өстенә юка соры пальто кигән бу егет турында безнең ТКУ (татар коммунистлары университеты — ред ) студентлары арасында «Һади Такташ?» дигән сүзләр таралды. Әле ул чагында 22 генә яшендә булган Тамбов егете, кичен иптәш Воровский үтерелү хәбәрен ишеткән дә, төн буе утырып шигырь язган. Иртә белән • Шәрык» матбәгасенә барып, шундагы наборщиклардан җыйдыртып. ^американка»да бастырып та өлгергән. Хәзер шул шигырьне бер култык астына кыстырып, икенче кулы белән өләшеп йөри икән». Бу юлларны Такташның замандашы тәнкыйтьче Гомәр Гали язып калдырган. Листовканың үзеннән бер данә дә сакланмаган дип исәп ителә иде. Ләкин, бәхеткә каршы, аның бер данәсе Мәхмүт Максудта сакланган булган икән. Язучының иптәше Гөлсем ханым Максутова-Жиһаншина аны безгә тапшырды. Татар совет әдәбиятының кыйммәтле документы буларак, без аның белән уку чыларыбызны да таныштырырга булдык.