Логотип Казан Утлары
Публицистика

Габдулла Тукай альбомы


■ әгыйт иптәш Исәнбаевнын күпьел-
'•*лык тырышлыгы. I Халит. Р Баш- куров һәм
башка иптәшләрнең ярдәме белән төзелеп,
Татарстан китап нәшрияты тарафыннан дөньяга
чыгарылган бу альбом XXI культурабыз үсешенә
зур өлеш кертә I Тукай үз эченә генә бикләнеп яшә.
ән шагыйрь булмаган кебек, ана багышланган
альбомда да Тукайга чаклы и.кат иткән, ул яшәгән
чорда пәм аннан соңгы елларда культура
тарихыбызда билгеле роль у final ан күн
кешеләрнең рәсемнәре, аларнын халык шагыйре
турында әйткән сүзләре, аның әсәрләренә
багышланган сәнгать үрнәкләре, фотолар кертелү
бик табигый чыккан һәм бөек шагыйрьнең тарихи
ролен дөрес билгеләргә ярдәм иткән
Яшь гали.мнәребездәй Рөстәм Башку
ровный матур һәм җыйнак язылган кереш сүзе.
«Кушымта» рәвешендә рус телендә би релгән
аңлатма һәм искәрмәләр аны татын да
тулыландырганнар.
һәрбер зур эштә булуы мөмкин кайбер
кимчелекләр бу альбомда да юк түгел Аларны
берничә төркемгә бүлеп күрсәтергә мөмкин Башта
рәсем һәм иллюстрацияләр хакында
XIX йөзнең күренекле галим һәм мәгъ-
рифәтчесе Каюм Насыйрннын рәсеме, аның
мәхәббәт тудырырлык рәсеме, әле һаман ла у
зенең иҗатчысын тапмаган икән Аның бу
альбомдагы рәсеме дә. безиенчә. шактый
шыксыз чыккан
Мәржайй һәм Насыйрнлар белән беррәт кд
тезелергә тиеш булган һәм Тукайның зур
ихтирамын казанган Заһир Бигиевнсч рәсеме, ни
өчендер, төшеп калган Шулай ук үз чорында
Тукайга һәм аиын фикердәшләренә зур бәя биреп,
аларнын рухла рын күтәреп килгән зур галим Риза
Ф Арет айнов, соңгы сулышларына каюр Тукай
янында булган профессор Клячкин рәсемнә ре ла
альбомда күренми.
Художник Б Альмеиов иптәшнең ’Нәни
Габдулла Кырлай авылына. Сәгъди абзый
йортына килгәч» дигән рәсеме уңышлы түгел. Бу
рәсемдә Тукай чаган картны күз алдына китерә,
балалар ла ул заманныкы түгел.
«Авыл мәдрәсәсе» исемле иллюстрацияне
дә күптән басылып килүенә карамастан, уңышлы
дип булмый. Тукай шигырьләрендә тасвирланган
авыл мәдрәсәсе, x.nepie тел белән әйткәндә. 9—15
яшьлек балалар укый торган башлангыч мәктәп
ул. Тукай «.Мәҗ- иүн мөритләр .хилкасе» дип
әйткән икән. бу авыл мәктәпләрендәге укыту
тәртипләренә карый. Ә рәсемдә исә 50—60
яшьлек картлар җыелып утырган Әйтерсең. 1919
еллардагы ликбез мәктәбе укучылары!
Художник Якуповнын «Габдулла Тукай
крестьяннар арасында» картинасында да татар
крестьяны юк Тик беР «мәчет карты» гына бар
Калганнарын ул замандагы тагар крестьянын
белмәгән кеше ясаган.
Гомумән, мин художникларга элекке
XXI Габдулла Тукай Фотоальбом Тезүчесе С Исәнбаев Татарстан китап нәшрияты 1966 ел
заманның типларын өйрәнеп, аларнын үз
кыяфәтләрен, кием салымнарын художество
картиналарында алып калырга кннәш бирер
идем. Тарих югалмасын иде
Рөстәм Башкуровнын матур язылган сүз
башын ямьсезләүче стилистик уңышсыз
җөмләләрен. тарихи дөреслеккә туры килеп
бетми торган фактларны күрергә теләмәгән идем
Ләкин канберләрен әйтми үтеп булмый
Өчиле һәм Кырлан тирәләрендә «асрарга»
дип түгел, «асрамага» дип сөйлиләр иде
Тукай үзе дә аны «асрамага» днп яза. Р
Башкуров исә. куш жәяләр эченә алып, димәк.
Тукай сүзләре итеп, «асрарга, рәвешендә язган
Тукайның ижат эшчәнлеге 1902 елдан
башлана днп күрсәтү дә дөрес ук түгел. Р 11
Нафигивнын «Казан утлары» (196Б ел. 8 сан)
журналындагы мәкаләсеннән күренүенчә. Тукан
һәм иптәшләре 1903 елда Уральскила «Ә.i-
мәгариф» исемле кулъязма газета чыгаралар
Аныи. Крыловтан һәм «Кәлнлә нә Димнә»дәп
алып, «Мәжмугвн мөфн лә»не язуы да 1903 елга
туры килә. Ә l90i елда нинди әсәрләр язуы хәзергә
билгесез.
Т укай турында сүз башлагач, тагын бер
фикер әйтәсе килә Безмен тәнкыйть әдәбия-
тында, Туканны зурлау өченме. Мәҗит Га- фурнны
гүя Тукайның шәкерте. Тукай мәктәбе кешесе итеп
курсэц кич таралган. Р Башкуров мәкаләсендә дә
шул тенденция сизелә Дөреслектә. ,М Гафури
Тукайдан элек матбугатка чыккан, аннан сон ла 18
ел я<\ эшен ләнам иттергән, үченә хас почерклы
әдип Моны үз заманында Р Фәхретлннов
билгеләп, бу ике шагыйрьне гарәбнен ике
классигы белән тиңләштереп үткән иле Ф
Әмирхан ла Гафури стиле белән Гукай стиле
арасында зур аерма булганын күрсәтеп үтте.
Идея-политик тенденцияләре берлегенә
карап кына шагыйрь һәм гомумән әдипләрне бер-
берсенә ияртү дөрес түгел, днп УЙЛЫЙМ
X ХИСМӘТУЛЛИН