Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЮЛНЫҢ ДӘВАМЫ ҺӘМ ЗУР ХЫЯЛЛАР

Тормышта күп кешенең йөрәк түрендә саклап килгән олы хыялы була, һәм ул бө­тен гомере буена шуңа омтыла, үзенең иң якты уй-хисләрен, теләк-омтылышларын, барлык көчен шул хыялына багышлый. Шул хыял, маяк сыман, кешене киләчәкнең ма­тур иртәсенә чакыра, озын юллар үтәргә, куп кыенлыкларны җиңеп чыгарга аңа көч бирә.

Белмим, ничек алай булгандыр, кем сәбәпчедер: Зәкиядә бик яшьләй, әле авыл мәктәбендә укыганда ук, артистка булу теләге уяна. Әнә шул чаклардан башлап, аның хыялын артистлар тормышы били, ул кайчан да булса үзенең дә сәхнәгә менәсенә ышанып, өмет­ләнеп яши. Җиденче классны тәмамлагач, Зәкия, Казанга килеп, ФЗО мәктәбенә керә һәм беренче көннәрдән үк Вахитов клубы каршындагы драм­түгәрәккә языла. Күп тә үтми, ул үзешчән коллективның иң актив һәвәскәрләреннән берсе бу­лып китә. Шулай бервакыт, драмтүгәрәк җитәк­чесе үзе белән Зәкияне дә сәүдә эшчеләре драмколлективы тарафыннан әзерләнгән «Галиябану» спектакленә алып бара.

Матур итеп бизәлгән бәләкәй генә зал халык белән шыгрым тулы. Халык түземсезләнеп пәрдә ачылганны көтә. Башлагыз инде, вакыт җитте бит дигәндәй, вакыт-вакыт дәррәү кул чабып ала­лар. Ә һәвәскәр артистларның үз кайгылары кайгы: яучы карчыкны уйнарга тиешле кешеләре килмәгән. Кыен хәлдә калган артистлар, ярдәм сорап, кечкенә Зәкиягә мөрәҗәгать итәләр. Тиз арада аңа текст тоттыралар, япь-яшь, үсмер кызны, карчыклар гримы салып, Бәдегый ролендә сәхнәгә чыгаралар Һәм һич көтелмәгән нәтиҗә! Бу роль спектакльдәге иң уңышлы образларның берсе итеп билгеләнә. Спектакльне карарга килгән комиссия яшь кызнын артистлык сәләтен сиземли һәм аңа театр студиясенә керергә тәкъдим итә.

Шулай итеп, Зәкия күптәнге хыялын тормышка ашыру юлында беренче уңышлы адым ясый.

Студент еллар! Гомернең яшьлек яме белән шаулап торган кызыклы, күңелле ел­лары. Кайнап торган тормыш эчендә ул елларның ничек узганын сизми дә каласың - Зәкия дә тиздән артист булачак, алда сәхнә, кызыклы да, мавыктыргыч та тормыш көтә... Мәскәүгә барабыз, анда үткәреләчәк әдәбият һәм сәнгать декадасына катнаша­быз дип дәртләнеп, ашкынып йөргән көннәрнең берендә ил өстенә зур афәт килә — су­гыш башлана. Бар өметләр, бар хыяллар чәлпәрәмә килеп җимерелгәндәй була.

Сугышның беренче көннәреннән үк Зәкия Кетгут заводына эшкә керә, ә 1942 нче елның май аенда, үз теләге белән, фронтка китә. Снаряд-туплардан җәрәхәтләнгән, бомбалар шартлавыннан зар елаган җир Зәкия Туишева өчен беренче сәхнә була: ул дивизия клубында артист булып эшли. Бии, җырлый, солдатларга төрле әсәрләрдән өзекләр уйнап күрсәтә.

Фронт оборонадан һөҗүмгә күчкәч, Зәкия, санитарка булып, медсанбатка күчә һәм сугыш беткәнче шунда хезмәт итә. Фронтташларының тормышын саклап калу өчен ул үзенең йөрәк җылысын да, ярдәмен дә, канын да кызганмый. Сугыш еллары Зәкия Туишева тормышында иң авыр һәм иң озын юллар булдылар. Җиңү таңын - аларның гвардия дивизиясе Чехословакиядә каршылый.

Юлның дәвамы 133 Туган Татарстанына Зәкия җиңүче-батыр булып кайта. Анын күкрәгендә Кызыл йолдыз ордены һәм медальләр балкый. Җиңү шатлыгы, җиңү тантанасы күптәнге те­ләкләрне кабат яңарта, һәм Зәкия еллар буе хыялланган сәхнәсенә аяк баса. Баштарак ул Республика күчмә һәм Мамадыш колхоз-совхоз театрларында эшли. Ә ннде 1951 елдан Әлмәт дәүләт драма театрына күчеп килә. Шулай итеп чын-чынлап сәхнәгә аяк басканда, Зәкия Туишева инде авырлыкларга чыныккан, бай тормыш тәҗрибәсе туп­лаган кеше иде. Сәнгатькә ул тормышта үз урынын аңлап аяк басты. Бәлки, нәкъ менә шуңа дадыр, бик аз вакыт эчендә ул күренекле сәхнә остасы, үзенчәлекле артист булып формалашты.

Зәкия Туишеваның иҗат почергы ачыкланган. Аның өчен хас сыйфатлар — кыю­лык, тирән эзләнү һәм тормыш дөреслеге. Ул иҗат иткән образлар төгәл сызымланган, эчтәлекле һәм хисләргә бай булалар.

Әлмәт театрында эшләү дәверендә Зәкия Туишева татар һәм тугандаш халыклар драматурглары әсәрләреннән дистәләрчә кызыклы образлар иҗат итте. Алар арасында актрисаның биографиясендә аеруча тирән эз калдырган рольләрдән А. Островскийнын «Гаепсездән гаеплеләр» драмасындагы Кручинина һәм Иван Франконың «Урланган бәхет» драмасыннан Анна образлары бар. Башкаручыдан зур көч һәм сәхнә осталыгы таләп итүче мондый образлар белән очрашу һәр актрисаның иҗатында кызыклы һәм күңелле вакыйга. Инде шул рольләрне син еллар буе йөрәгеңдә саклап, аларны уйнарга хәзерләнеп тә йөргәнсең икән, ул чагында шатлык та бермә-бер зуррак була. Кручинина Туишева өчен шундый образлардан берсе иде. Әле студиядә укыганда ук Зәкия бу об­разны диплом эше итеп хәзерли... Бары тик егерме елдан соң гына аңа образ белән тамашачы алдына чыгу насыйп була.

Зәкия Туишеваның актерлык биографиясен бизи торган образларның тагын берсе — Машенька. А. Афиногеновның «Машенька» пьесасындагы төп героиня Машенька образы белән очрашу бер генә актриса өчен дә эзсез үтә торган вакыйга түгел. Үзенең характеры, сәхнә үзенчәлекләре белән яшүсмер кыз Машенька роле алда телгә алын­ган образлардан нык кына аерылып тора. Тышкы буяулары тоныграк, хәрәкәтләре аз­ рак булган бу героиня артисттан эчке җыйнаклык, төгәллек һәм зур осталык сорый.

Машенька — әле мәктәптә укучы гына. Һәртөрле ялган, каты сүз һәм ачулы карашка да, олыларның кечкенә генә ялгыш адымына да сизгер күңелле бала үз мөнәсәбәтен белдерергә ашыга. Хис­ләрнең иң нечкә, иң саф, иң чиста чагы, һәм ул барлык кешеләрдән шун­дый ук сафлыкны, чисталыкны таләп итә. Туишева бу рольдә беркатлы бала булырга гына тырышмады. Бу образның асылын, аның кеше буларак характер үзенчәлеген ачарга тырышты. Безгә яшүсмер кызның ачык һәм юмарт таби­ гатен, көчле ихтыярлы характерын да күрсәтте.

Әлмәт драма театрының соңгы ел­ларда чыгарган спектакльләре арасын­ да Аяз Гыйләҗевның «Яланаяклы кыз» исемле драмасы да бар. Актриса монда Әлфинур образын уйный. Әлфинур бай фикерле, олы җанлы кешеләрнең йөрәк тавышын сизә, матурлыкның кадерен белә торган хатын. Болан тышкы кыяфәте белән ул йомшак табигатьле ке­шегә бөтенләй охшамаган да, хәрәкәтләре һәм тавышы кискен, энергиясе ташып тора. Тик кызының югалуы исе­нә төшкән минутларда гына ул, ничек­ тер, таштай катып кала сыман, газета- 3. Туишева Әл Финуо ролендә.

журналлар актарганда гына артык кабалана һәм каушый сыман. Ул яктылык-ачыклыкны ярата, хезмәте белән кешеләргә бәхет, шатлык, матурлык китерергә тели. Үз кызы булмавын белә торып, Әлфинур Гөләндәмгә карата аналарча мөнәсәбәт күрсәтә, бу кешенең күкеле киң. Әлфинур иң авыр хәлләрдә, иң кискен очракларда да үз эшенә, фикер һәм идеалларына турылыклы кала. Кешелекле булу өчен юмартлык, яхшы күңеллелек кенә җитми, яхшылык өчен көрәшергә дә кирәк, ди безгә үзенең бу образы белән актриса. Узган сезонда Әлмәт театры Таҗи Гыйззәтнең «Ташкыннар» әсәрен сәхнәгә кунды. Бу спектакльдә Зәкия Туишева Зәмзәмбану образын иҗат итте. Актриса, беренче чиратта, образның эчтәлеген, Зәмзәмбануны тү­бәнлеккә төшергән сәбәпләрне ачарга тырышкан. Һәм ни кызыклы ягы шунда: актриса бу образны, кеше буларак, яклап чыга, төп игътибарын аның әйбәт, яхшы якларын күрсәтүгә юнәлдерә. Зәкия Туишева башкаруында Зәмзәмбану караңгылык, наданлык, авыр тормыш шартлары нәтиҗәсендә югалып, томана булып калган хатын булып күз алдына баса.

Әлмәт театры — күчмә театр. Аның эш шартлары шактый кыен һәм үзенчәлекле, һәркөнне яңа авыл, яңа клуб, яңа сәхнә. Өзлексез юлда булу, гел күченеп йөрү, бил­геле, бик җайлы түгел. Шуңа карамастан, бу хезмәтнең үзенең мактаулы ягы, романти­касы бар. Авылдан авылга, шәһәрдән шәһәргә йөргәндә һәркөнне диярлек яңа кеше­ләр, яңа тамашачы белән очрашасың, аның ихтыяҗлары, омтылышлары белән якын­нан аралашасың. Зәкия Туишева — Әлмәт театрының олы патриоты: актрисаның шәхси тормышы театр тормышыннан, аның иҗади эшеннән, көндәлек мәшәкатьләреннән ае­рылгысыз. Театр коллективы репертуар сайлауда, башка мәсьәләләрдә булсын 3. Туишеваның сәләтенә һәм зур тәҗрибәсенә таяна, шул ук вакытта актрисаның иҗади хыялларын тормышка ашыруда ярдәм дә итә.

Хәзерге конда театрның художество җитәкчесе булып ТАССРның атказанган сән­гать эшлеклесе, тәҗрибәле режиссер Габдулла ага Юсупов эшли. Ул Зәкия Туишеваның иҗатына югары бәя бирә, аның сәләт көченә, фикер кыюлыгына зур ышаныч белән карый. Соңгы вакытта куелган күп кенә спектакльләрнең режиссер ассистенты итеп ул 3. Туишеваны билгеләде. Татарстанның атказанган артисты Зәкия ханым Туишева бүген дә зур иҗат планнары белән яши. Актриса күптән инде күңел түрендә В. Вишневскийның «Оптимистик трагедия»сеннән комиссар образын саклап килә.

Кем белә, бәлки, аның бу хыялы да тормышка ашар. Һичшиксез, без аның бу теләгенә кушылабыз һәм үзенең иҗат көченә нык ышанган актриса бу образын да уңышлы гәүдәләндерер дип ышанабыз.

Зәкия Туишева үткән юллар озын. Бөек Ватан сугышы фронтларында ул меңнәрчә километр юл үткән. Хәзер исә республикабызда ул булмаган почмак, ул булмаган җир юктыр. Соңгы сүз итеп шуны гына әйтәсе килә: иҗат юлыгыз озын һәм дәвамлы, уңышларыгыз мул һәм бай булсын!

Д. ГЫЙМРАНОВА.