Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАТАР ЯШЬЛӘРЕ ХӘРӘКӘТЕ ҺӘМ ФАТИХ ӘМИРХАН

 

(Истәлекләр буенча)

 

Татар мәктәпләрен ислах итү, мәктәп-мәдрәсәләргә реформа кертү мәсьәләсе халкыбызны» алдынгы вәкилләрен күптән борчып килде. Узган йөзнең соңгы елларында бу эш, бик чикләнгән рәвештә генә булса да, гамәлгә дә куела башлаган иде инде. «Мөхәммәдия» (Казан), «Хөсәения» (Оренбург), «Буби» (Әгерҗе), «Рәсүлия» (Троицк) һәм башка кайбер мәдрәсәләрдә элекке схоластика шактый киме­телде, тарих, география, математика кебек дөньяви фәннәр кертелде, хәтта аз гына русча да укытыла башлады. Әмма белемгә омтылган алдынгы карашлы яшьләрне өстән кертелгән мондый аз-маз үзгәрешләр генә канәгатьләндерә алмады. Бөтен ил күлә­мендә барган гомум революцион хәрәкәт белән бәйләнешле рәвештә, егерменче йөзнең беренче елларында демократик рухтагы татар яшьләре хәрәкәте тагын да көчәеп, күтәрелеп китте. Бу хәрәкәт, берьяктан. алдынгырак мәдрәсә шәкертләре арасында дөньяви фәннәрне укытуны, рус телен өйрәнүне тормышка ашыру өчен көрәш рәвешендә, икенче яктан, хөкүмәт мәктәпләрендә укучы татар яшьләренең яшәп килүче стройга каршы чыгышлары төсендә барды. 1905 ел революциясе демократик рухтагы яшьләргә, бигрәк тә шәкертләр хәрәкә­тенә, яңа рух өрә, яңа дәрт бирә. Электә бер мәдрәсә икенчесенә дошман булып килсә, хәзер инде уртак интереслары өчен көрәш алып бару Казан мәдрәсәләрен үзара якы­найта, дуслаштыра. Төрле мәдрәсә шәкертләренең уртак җыелышларын уздыру матур бер традициягә әйләнеп китә. Әнә шул үзара киңәшүләр, сөйләшүләр нәтиҗәсендә Казан шәкертләренең «Мәркәз әлислах комитеты» исемле яшерен бер оешмасы да бар­лыкка килә. Фатих Әмирхан шул комитетка башлык итеп сайлана. Хәзерге көндә Уфа­да яшәүче 81 яшьлек пенсионер Гарифҗан Мостафин яшерен «Мәркәз әлислах комитеты»ның члены.

Ибраһим Әмирхан, Вафа Бәхтияров, Габдрахман Мостафин, Нургали Мамин, Гариф­җан Мостафин. шагыйрь Миргазиз Укмасый, Кашшаф Патиев, Хәлил Әбелханов һәм башкалар бар иде. Комитет, урта Россия һәм Себер шәһәрләрендәге мәдрәсәләр белән элемтә алып бару өчен, вәкилләр (агентлар) билгеләде. Шундый вәкилләрдән исемдә калганнары: Себер шәһәрләрендәге мәдрәсәләр белән элемтә өчен Ризван Ибраһимов.

Казан мәдрәсәләре өчен күл буе мәдрәсәсе шәкерте Хәмит иптәшләр (бусының фами­ лиясе хәтердә калмаган) билгеләнгәннәр иде».

Ислах комитеты татар мәктәп-мәдрәсәләрендә уку-укыту эшләрен баштанаяк үз­гәртеп кору өчен көрәшә, шәкертләр арасында тәрбия-аңлату эшләре алып бара. Коми­тет шәкертләрне уку-укыту эшләрен яхшырту, мәдрәсәләрне үзгәртеп кору өчен даими рәвештә көрәш алып барырга, әгәр дә мәдрәсә идарәләре аларның урынлы таләпләрен

Татар яшьләре хәрәкәте 115 кабул итмәсәләр, андый мәдрәсәләргә бойкот игълан итеп, аларны ташлап чыгарга чакыра. Шул максатларын тормышка ашыру өчен, комитет 1905 елның 29 ноябреннан Фатих Әмирхан редакторлыгында «Әлислах» исемле атналык яшерен газета чыгара башлый. «Беренче садә», «Икенче садә» исемле шигырьләр беренче башлап шушы газетада чыга. Бу газета шәкертләрне уянырга, революцион хәрәкәтләргә кушылырга чакырып язылган прокламацияләр дә бастыра. Яшерен «Әлислах» газетасы, шулай ук гектографта бастырылган шигырь һәм прокламацияләр, Казанның үзендә генә калмый­ча, урта Россия һәм Себер мәдрәсәләренә дә җибәрелә торган була. 1906 елда шәкертләр хәрәкәте иң көчле ноктага җитә. Алар инде, мәдрәсә тәртип­ләрен үзгәртү, яңа уку программалары булдыру белән генә чикләнмичә, самодержавие­нең үзен бәреп төшерү турында да сүз кузгаталар. Шәкертләр арасында «Инсан улан өстенә даг төшсә дә хәүф итмәсен, батинан хәүф итсә итсен, заһирән белгертмәсен...» (кеше өстенә тау төшсә дә курыкмасын, эчтән курыкса да тыштан белгертмәсен...) дип башлана торган шигырь бик популяр булып китә. Аның әле «Бәйлә золмың даим улса и, Николай, аңлагыл! Күрәчәгең күрсәтерләр балалары татарын» дигән юллары да бар. («Мөхәммәдия» хәлфәләреннән Ә. Мостафин тарафыннан язылган бу шигырьне хәзер тулысынча белүче юк, тик әнә шул өзекләрне генә хәтерләүчеләр бар.) Шул ук елның февраль аенда «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенең 82 шәкерте, ислах турындагы таләпләре кабул ителмәү сәбәпле, бойкот ясап, мәдрәсәне ташлап чыга. «Мөхәммәдия»не ташлап чыккан шәкертләрне квартираларга урнаштыру, өйләренә кайтып китәргә теләгән шәкертләргә ярдәм күрсәтүне дә ислах комитеты алып бара.

Моның өчен мәдрәсәдә калган шәкертләрдән һәм аңлы приказчиклардан акча җыела.

Чыккан шәкертләргә квартиралар алына, икмәк-күмәч илтү эшләре оештырыла.

Мәдрәсә ташлап чыккан 82 шәкертнең берсе — Мирза Гозәеров ахырдан озак ва­кытлар Казанның 13 нче татар урта мәктәбендә укыту бүлеге мөдире булып эшләде.

Моннан ике ел элек, үләр алдыннан гына, М. Гозәеров иптәш бу вакыйга турында безгә түбәндәгеләрне сөйләгән иде: «Мәдрәсәне ташлап чыгучылардан бер төркем шә­кертләр Арча кырындагы искерәк агач йортка урнаштырылды. Минем мәдрәсәдәге урындашым Кәрим Тинчурин да шунда иде. Без урнашкан йортның капка төбендә һәрвакыт бер полицейский тора. Мин узганда ул, ачу белән, «бунтовщик малай» дип кычкырып кала иде. Аның белән очрашмас өчен, күбрәк йортның икенче ягыннан, биек койма аша чыгып йөри идем». Иптәш Гозәеров алар урнашкан квартирага Фатих Әмирханның һәм башка җитәкче шәкертләрнең еш кына килеп йөргәнлекләрен, һәрва­кытта күңел күтәрә торган сүзләр сөйләгәнлекләрен әйтте.

Мәдрәсә ташлап чыккан шәкертләрнең акчасы азая башлагач, ислах комитеты га­зеталар аркылы халыкка мөрәҗәгать итә. Татар халкының алдынгы вәкилләре арасын­ да бу чакыру кайнар теләктәшлек таба, һәркем, хәленнән килгәнчә, ярлы шәкертләргә ярдәм кулын суза.

Хәзерге көндә Ташкентта яшәүче 82 яшьлек пенсионер Шакир Мөхәммәдьяров бу турыда шулай сөйләгән иде: «...«Мөхәммәдия» шәкертләренең мәдрәсәне ташлап чыгулары үз вакытында Казанда зур шау-шу тудырды... Көннәрнең берендә, «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенең ябы­ луы турында хәбәр таралгач, «шәкертләргә материаль ярдәм күрсәтү өчен халык арасында акча җыю, подписка ачу кирәк» дип, «Казан мөхбире» газетасына хат язып, беренче взносны керткән идем...

Шул юл белән җыелган акчага теләгән шәкертләрне русча укыту оештырылды. Ул елларда (1905—06 елларда — Ш. Б.) Татарская учительская школа укучылары белән мәдрәсә шәкертләре арасында контакт бик киңәйгән иде. 1901 нче елдан соң Учитель­ская школага күп кенә мәдрәсә шәкертләре керде. Алар күбәйгәч, аңарчы Уфаның мирза балалары белән тулган бу школа гади рус бурсалыгыннан (дин мәктәплегеннән) чыгып, революция учагына әверелде».

Шәкертләргә материаль ярдәм күрсәтүгә рус яшьләре дә актив катнаша. «Шәкерт­ләр мәдрәсәне ташлап чыккан көннәрдә Казан университеты студентлары шәкертләргә ярдәм итү өчен үз араларында акча җыйганнар. Шул акчаны тапшыру өчен, алар комитеттан вәкилләр җибәрүне үтенгәннәр. Бу хәбәрне алгач, Фатих Әмирхан белән 1 «Беренче садә»не Г. Мостафин. «Икенче садә»не М. Бәдигый язган.

мин билгеләнгән вакытка Лядской бакчага бардык. Аллеяларның берсендә безгә ике студент очрап 50 сум акча тапшырдылар һәм тагын да акча җыячакларын вәгъдә итеп, шәкертләргә үз юлларында нык булырга киңәш бирделәр», — дип сөйләгән иде безгә Вафа Бәхтияров.

Мәдрәсә ташлап чыккан шәкертләр, бер төрле урнашып алгач, яңа дәрт, яна энергия белән укырга, белем алырга тотыналар. Кайберләре югары уку йортларына (университет һәм институтларга) керү өчен өлгерү аттестатына хәзерләнә башлыйлар, икенчеләре исә Учительская школага керәләр (Хәлил Әбелханов, Гариф Богданов, Зәкәрия Бәхтияров һәм Габдрахман Дәүләткилдиевләр шул төркемгә керә). Шәкерт­ләрнең зур гына өлеше ул вакытта инде төрле урыннарда ачыла башлаган тәртипле мәктәпләргә мөгаллим — укытучы булып китә. «Мөхәммәдия» шәкертләренең бу адымы башка мәдрәсәләрне дә кузгата. Казан, Оренбург, Уфа һәм башка шәһәрләрдә, көчле бер дулкын булып, шәкертләр хәрәкәте күтәрелеп китә. Бойкот ясап, мәдрәсә ташлап чыгулар гомуми төс ала. 1908 елда, мәсә­лән, «Галия» шәкертләренең бөтен бер сыйныфы мәдрәсә ташлап чыга, һәм бу хәрәкәтне оештыручы, шул эшнең башында торучыларның берсе Галимҗан Ибраһимов була. Шул ук елда «Хөсәения»нең дә 33 шәкерте мәдрәсә ташлап чыга. 1906 елның 10— 15 майларында, «Ислах комитеты» инициативасы белән, Казанда Россия татар шәкертләренең беренче съезды үткәрелә. Яшерен рәвештә үткәрелгән бу съездга Казан, Уфа. Оренбург, Астрахань. Буби, Троицк, Самара һәм Сибирия мәдрә­сәләреннән 25—30 лап вәкил катнаша. «съездны ислах комитеты жыя. Ләкин бөтен программасы, докладлары, шул җөмләдән мәдрәсәләрне ислах турындагы доклад һәммәсе Фатихның (Фатих Әмирханның — Ш. Б.) үзе тарафыннан, яки аның юл күр­сәтүе буенча эшләнәләр. Съездның рәисе, рухы Фатих була».

Россия татар шәкертләренең бу беренче съезды Аркадия бакчасыннан ерак түгел җирдә, Кабан күле өстендә көймәләрдә уздырыла. Власть органнарының күзен тома­лау өчен, съездга шәкертләрнең хозурга (күңел ачуга) чыгулары төсе бирелә. Съездда түбәндәге мәсьәләләр карала: I. Ислах комитетының үткәргән эшләре турында инфор­мация; II. Мәдрәсәләрне ислах турында доклад; 111. Съездның экономик ягын тәэмин итү. Ахырда съездга катнашучылар җыелышып рәсемгә төшәләр.

Уртада, ялан баш килеш, Фатих Әмирхан утырган. Аның тирә-ягында озын казакидән һәм кәләпүштән 20 дән артык шәкерт тезелгән. Бу рәсемне мин революциядән элек Гарифҗан Мостафин өендә күргән идем, ләкин ул бу рәсемне югалткан. Фатих Әмирханның туганнары да ул рәсемнең канда саклануы турында берни дә әйтә алма­дылар.

Ислах комитетының барлык әйберләре Н. Мамин квартирасында саклана торган була. 1906 елның июль аенда Нургали Мамин квартирасында Казан жандармериясе тарафыннан тентү ясала. Комитетның барлык материаллары, печате һәм башка әсбап­лары конфисковать ителә, Нургали Мамин үзе кулга алына. Шулай итеп, яшерен «Мәр­кәз әлислах комитеты» һәм аның органы булган «Әлислах» газетасы яшәүдән туктый. 1907 елда оешма членнары легаль «Әлислах» газетасын оештыру эшенә керешәләр. «Әле һаман дәвам иткән шәкертләр хәрәкәтен, мәдрәсәләргә реформа кертү мәсьәлә­ләрен яктырту өчен, татар телендә легаль газета чыгарырга рөхсәт сорап, Казан губернаторы исеменә гариза яздыру өчен, Хәлил Әбелханов белән берлектә, без хәзерге Тукай урамы 79 йорттагы балалар приютында рус теле укытучы Мөхетдин абый Корбангалиевка бардык. Ул безгә гариза язып бирде һәм шуннан соң губернатор тарафын­нан рөхсәт бирелгәч, газетаны чыгарырга керештек», — ди В. Бәхтияров. «Әлислах» газетасының редакциясе хәзерге Тукай урамы 63 нче йортта (элекке Апаковлар йортында) урнаша. Габдулла Тукай үзенең «Яна Кисекбаш» исемле поэма­ сында:

Калды ун якта «Китапларханәсе» Сулда — «Әлислах» идарәханәсе. —

днп. Бу -газета редакциясенең, Тукай урамы буйлап Вахитов заводына таба барганда, урамның сул ягында калуын күрсәтә. 1 «Кызыл Татарстан» газетасы. 1926 ел, 12 март.

* Татар яшьләре хәрәкәте 117 Легаль «Әлислах»ның рәсми редакторы Вафа Бәхтияров булса да. фактта исә га­зетаның бетен җаны, үзәге, аңа идея юнәлеше бирүче Фатих Әмирхан иде. «Әлислах» газетасы, үзенең барлык саннарында диярлек, мәдрәсәләрне ислах итү, мәктәп һәм мәдрәсәләрдә рус теле, татар тел һәм әдәбияты укыту, уку-укытуга бәйлә­нешле башка мәсьәләләр буенча мәкаләләр һәм хәбәрләр урнаштырып килә. «Мөхәм­мәдия». «Хөсәения». «Галия» кебек зуррак мәдрәсәләрнең эчке хәлләре, уңышлары һәм җитешсезлекләре газетада системалы рәвештә яктыртылып бара. 1907 елның октябреннән 1909 елның 23 июленә кадәр, ягъни шул газета чыгудан тукталганга чаклы, Ф. Әмирхан «Әлислах» белән турыдан-туры җитәкчелек итә. Халык шагыйре Габдулла Тукай да бу газетага актив язышучыларның берсе була, үзенең шул чорда язган шигырьләрен һәм проза әсәрләрен ул «Әлислах»та бастыра. Искелеккә каршы көрәшкә өндәве, яңалыкка, яктылыкка чакыруы белән газета үз тирәсенә татар­ның күп кенә прогрессив көчләрен туплый. Мәгълүм булганча. Галимҗан Ибраһимовның «Зәки шәкертнең мәдрәсәдән куылуы» дигән хикәясе. Фатих Әмирханның туры­дан-туры булышлыгы белән, шул газетаның күп кенә саннарында басылып бара. Галиәсгар Камал. Сәгыйт Рәмиев, М. Укмасый, Кәбир Бәкер, Ш. Әхмеров, И Биккулов, С. Рахманкулов, Хуҗа Бәдигый һәм башка күп кенә язучылар, шагыйрьләр һәм жур­налистлар бу газетада актив катнашалар. Культурабызны, әдәбиятыбызны үстерүгә, матбугат эшен яхшыртуга Ф. Әмирхан җитәкчелегендәге «Әлислах» газетасы зур өлеш кертә.

1907 елда Казанда татар шәкертләренең икенче съезды үткәрелә. «Кызыл Татарстан» газетасы 1926 елның 12 мартында чыккан санында: «1907 елда Казанда җыелган икенче Бөтенроссия шәкертләре съездына үзе (Фатих Әмирхан— Ш. Б.) катнашмаса да. һаман юлларын күрсәтеп, ярдәмләшеп торды», — дип яза. 84 яшендәге пенсионер, карт коммунист Фәрит ага Хәсәнев тә 1907 елның җәендә Казанда татар шәкертләренең икенче съезды булып үткәнлеген раслый. Иптәш Ф. Хәсәнев шәкерт­ләрнең икенче съездының, полиция эзәрлекләүләре сәбәпле, рәтләп эшли алмавын.

Казаннан Зөя каласына күчеп, аннан кире Казанга кайтып йөрүен, ахырда аның тара­лып китүен сөйли.

Татар халкының иҗтимагый тормышында 1905—1907 еллар революциясе дулкын­нары белән кузгалган демократик культура хәрәкәте, уку-укыту, матбугат-әдәбият һәм театр өлкәсендәге башлангыч адымнар моннан соң килгән кара реакция елларын­ да да акрынлап алга атлады, революция чәчеп калдырган бәрәкәтле орлыклар тише­леп чыгып үсүдә дәвам иттеләр. Бу барыш, әлбәттә, шома гына, тигез генә булмады.

Яна тип мәктәпләр ачуга каршы, берьяктан, самодержавие вәкилләре, миссионерлар көрәш алып барсалар, икенче яктан, реакцион татар руханилары, һәртөрле сатлык җаннар бу культура хәрәкәтләре турында патша властьларына төрле ялган, пычрак донослар ясап тордылар. Нәтиҗәдә, күп җирләрдә мәктәп-мәдрәсәләр ябылды, укыту­чылар сөргенгә җибәрелде. 1910—11 елларда. Буби мәдрәсәсе ябылып, аның җитәкче­ләрен, укытучыларын төрмәләргә яптылар. Тәтеш шәһәрендә русча-татарча мәктәп укытучылары Исхак Казаков һәм Фатих Шәмсетдиновны да. донос буенча кулга алып, төрмәдә яткырганнан соң, сөргенгә җибәрделәр. Күп җирләрдә тентүләр, кулга алу­лар, мәктәп, мәдрәсәләрне ябулар дәвам итте. Реакция елларындагы бу кысынкылыклар байтак кешеләрне пессимизмга төшерде, бишенче ел революциясе идеалларына хыянәт итү очраклары да күренгәләде. Ләкин татар демократик укымышлыларының зур күпчелеге киң халык массасына хезмәт итү юлында турылыклы булып калды.

Казандагы «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә реакция елларында да айга ике яки өч тапкыр «Әдәбият кичәләре» үткәрелеп килә. Ул кичәләрдә, төрле кинаяләр рәвешендә генә булса да, илдәге политик хәлләрне тикшерү дә дәвам итә. Минем хәтеремдә: 1907 ел­ның көзендә мәдрәсәнең дәресханә дип йөртелгән зур залында шундый бер мәҗлес уздырылган иде. Бервакыт тышта сакта торган бер шәкерт кереп мәдрәсәгә жандарм отряды килде, дип игълан итте. Җыелышның җитәкчеләре тарафыннан ясалган ишарә буенча, без. бер-ике яшь шәкерт. Хөсәен Ямашов белән Гафур Коләхметовны дәрес­ханә залының арт ишегеннән күрше йорт ишек алдына озатып җибәрдек. Бу җыелыш­ларга әнә шул иптәшләрнең катнашып йөрүләре аларның ниндирәк характерда баруларын ачык күрсәтсә кирәк.

I I

1903—04 елларда, шәкертләр арасында барган ислах хәрәкәте белән параллель рәвештә, рус мәктәпләрендә укучы татар яшьләренең культура хәрәкәте шактый киң төс ала. Бу хәрәкәт 1904 ел башында «Шимбә» исемендәге түгәрәк оештырылу белән башланып китә. «Шимбә» түгәрәгенең оештыру җыелышы Шаһбазгәрәй Әхмеров йор­тында (хәзерге Муса Җәлил урамы, 16 йорт) уздырыла. Җыелышта Әминә Терегулова, Суфия, Сара, Ильяс Әхмеровлар, Зәйнәп Габитова, Гайшә Богданова, Нәби һәм Мулланур Вахитовлар, Фатимаи-Зөһрә, Зәйнәп, Солтан Саиновлар, Әхнәф Мамлиев I, Сөләйман Чанышевлар катнаша". Мәдрәсә шәкертләреннән Фатих Әмирхан белән Гыймад Нугайбеков та була. Югарыда исемнәре аталган кешеләрдән Әминә Терегулова, Суфия һәм Сара Әхмеровалар, Гайшә Богданова, Зөһрә һәм Зәйнәп Саиновалар гимназиядә, Ильяс Әхмеров, Мулланур Вахитов, Солтан Саинов реальное училищеда, Нәби Вахитов художество мәктәбендә, Әхнәф Мамлнев университетта, Сөләйман Чанышев ветеринария институтында укыйлар. Тора-бара «Шимбә» түгәрәге членнары 39 кешегә житә, алар арасында шәкертләр саны да күбәя төшә. Түгәрәкнең җыелышлары гадәттә Ибраһим Терегулов, Шаһбазгәрәй Әхмеров, Габнтовлар һәм Саиновлар кебек, үз йортлары булган гаиләләрдә үткәрелгән; түгәрәк җыелышларын­ да, рус һәм көнчыгыш классикларының әсәрләрен өйрәнү белән бергә, яңа татар әдәбияты әсәрләрен укып өйрәнүгә дә зур игътибар бирелгән. Габитовларның иң кечесе, хәзерге вакытта бу фамилиядән бердәнбер исән кеше, Рабига ханым Габитованың сөйләвенә караганда, түгәрәктә беренче башлап укылган татар әсәре Заһир Бигиевнең «Меңнәр яки гүзәл кыз Хәдичә» романы булган.

«Шимбә» түгәрәге членнарыннан бер төркем.

Гарифҗан Мостафин «Шимбә» түгәрәгенә катнашучы шәкертләр белән рус мәктәпләрендә укучылар арасында бер-берсенә шефлык итү практикасы яшәп килгәнен сөйли. Шәкерт рус мәктәбендә укучы иптәшен татарча уку-язуга өйрәтсә, тегесе аны русча укыта. Мәсәлән, Гарифҗан Мостафин Мулланур Вахитовка, Габдулла Сөләйманов Зәйнәп Терегулова-Габитовага беркетелгән булган. Гарифҗан Мостафин, Мулла­нур Вахитовка барып, аннан русча өйрәнеп һәм үзе аны татарча укытып йөргән.  Әхнәф Мамлнев М. Вахитов белән берлектә Петербург политехника институтын­ да укып, озак еллар инженер булып эшли 1961 елның февралендә Мәскәүдә үлде. 1 Сөләйман Чанышев беренче дөнья сугышына офицер булып катнаша, 1915 елда фронтта үлә.

* Татар яшьләре хәрәкәте. 119 Күпмедер тынып торганнан соң, 1906 елда «Шимбә» түгәрәгенең эше тагын җан­ ланып китә. Бу елларда аны марксизм әдәбиятын өйрәнү түгәрәге итәргә тырышыла, бу эшнең башында Мулланур Вахитов тора. Түгәрәккә барысы 7—8 кеше катнаша.

Мулланур Вахитов өендә түгәрәкнең бер-ике утырышы да була. Ул, җитәкче буларак, темалар билгели, әдәбият күрсәтә. Ләкин бу җыелышларны полиция сизеп ала, һәм түгәрәк тарала.

Педагог Солтан Саинов 1 «Шимбә» түгәрәге утырышларының берсе Хөсәен Ямашев квартирасында булганлыгын сөйләгән иде. Ямашев, социал-демократларның Казан ко­митеты члены буларак, шәкертләр хәрәкәте белән, аерым алганда, үзе укып чыккан «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе шәкертләре белән якын элемтәдә тора. Шул чорда мәдрәсә­нең подвалында урнашкан ашханәсендә, Хөсәен Ямашевның тәкъдиме һәм аның кат­нашы белән, бер митинг та үткәрелгән. Ул анда шәкертләр массасын большевиклар партиясенә якынаюга чакырып чыгыш ясаган. Яна Бистәдәге Каюм мулла мәдрәсәсен­ дә дә шундый ук митинг билгеләнгән була, ләкин жандарм килү сәбәпле, митинг үткәрелми кала.

1 Солтан Саинов 1962 елның март аенда Казанда үлде. ’ 1904 елда Р. Алушига язган хатында Ф. Әмирхан татарча өй спектакльләренең 1903 елда ук куелуын әйтә. Ред.

«Шимбә» түгәрәгенең актив членнарыннан берсе, хәзер Ленинградта яшәүче пен­сионер Гайшә ханым Богданова-Ибраһимова болай яза: «Шимбә» түгәрәген алдынгы татар яшьләре төзеде... Түгәрәк үзенең эшен нык конспиратив (яшерен) рәвештә алып барды, чонки патша хөкүмәте татар яшьләренең нәрсә эшләүләрен өзлексез күзәтеп тора иде. Түгәрәк революцион эш алып бара, аның мәкъсуды татар массасының аның күтәрү һәм ана революция идеяләре кертү булды.

Мулланур Вахитов бу түгәрәкне төзүчеләрнең, татар яшьләренә революция рухы өрү­челәрнең берсе булды. Аннары ул Петербург политехника институты студенты булган вакытында башкаладан үзенең туган шәһәренә (Казанга) кайтып, безне Петербург түгәрәкләренең эшләре белән таныштыра һәм андагы революцион хәрәкәтнең барышы турында безнең белән бүлешә иде... Бу чорда язучы Фатих Әмирхан һәм атаклы боль­шевик X. Ямашев иптәшләр дә күренекле роль уйнадылар. «Мәдрәсәи Мөхәммәдия» шәкертләре ул елларда алдынгылардан саналалар иде. Алар татар яшьләрен рево­люциягә әзерләүдә зур хезмәт күрсәттеләр». «Шимбә» түгәрәгенең тагын бер әһәмиятле инициативасы — татарча өй спектакль­ләре оештыру. Бу турыда Гарифҗан Мостафин түбәндәгеләрне искә төшерә: «...1904 нче ел башында түгәрәк членнарыннан Фатих Әмирхан, мин һәм Габдулла Сөләйманов, мөселман бәйрәме мөнәсәбәте белән. Габитовларга чәй мәҗлесенә бардык. Безне өй хуҗалары Гафифә ханым Габитова, гимназиядә укучы кече кызы Рабига, олы кызы Зәйнәп Габитова (Терегулова) каршы алдылар. Без анда утырган вакытта реальный училище укучылары формасында киенгән 17—18 яшьләрендә ике егет килеп керде.

Аларның Габнтовлар семьясында электән үз, таныш кешеләр икәне күренеп тора иде.

Буйга озынрак, сары чәчлесе Мулланур Вахитов иде. Чәй мәҗлесендә сүз күбрәк татарча өй спектакльләре кую турында барды. Сүзгә Мулланур да катнашып, ул бу матур эшне мәдрәсә шәкертләре башлап җибәрергә, алар бу турыда үрнәк күрсәтергә тиешләр», диде.

Шуннан соң өй спектакльләре куюга әзерлек башлана. Бу спектакльләр, гадәттә, рождество бәйрәме көннәрендә, хөкүмәт мәктәпләрендә укучыларның кышкы ял вакы­тында үткәрелә. Башта берничә тапкыр рус телендә спектакль куела, аннары татар­ чага күчәләр Татар телендә беренче өй спектакле 1905 елда' хәзерге Ульянов урамы 31 номерлы йортта (элекке Суханов йортында) Габитовлар квартирасында була.

Беренче башлап Галиәсгар Камалның төрекчәдән тәрҗемә иткән «Кызганыч бала» пьесасы һәм «Гыйшык бәласе» комедиясе уйнала.

Пенсионер Рабига Габитова иптәшнең «Шимбә» түгәрәге һәм аның тарафыннан куелган өй спектакльләре турында 1951 елда Татарстан дәүләт музеена язып биргән истәлегендә уенга катнашучылардан Әминә Терегулова (Гириева), Зәйнәп Габитова- Терегулова (Солтанова), Шакир Мөхәммәдъяров (Бузурҗомһнров), Газиз Сәйфелмөлеков (Газизов), Әбүбәкер Терегулов (Юнусов), Шәриф Сөнчәләев (Субаев), Гафур Коләхметов (Ширгали). Суфия Коләхметова (Морадова). Габдрахман Мостафиннарны (Алмазов) санап чыгыла. Җәя эчендә һәвәскәр артистларның театр кушаматлары күрсәтелгән. Суфлерлык хезмәтен һәрвакытта Гыймад Нугайбек үтәгәнлеге әйтелә. Әминә ханым Терегулова әйтүенчә, бу спектакльләрдә Солтан Рахманкулов та катнашып килгән.

Ф. Әмирхан татар театрының ун еллыгы уңае белән язылган «Сәхнәбезнең ун яше мөнәсәбәте белән» исемле мәкаләсендә «Шимбә» түгәрәгенең эше турында түбәндәгечә яза:

«Бу түгәрәкнең әүвәлге татарча уены Гафифә ханым Габитованың Первая Гора урамындагы квартирасында булды. Хәтеремдә ялгыш калмаган булса, уйналган нәрсә «Кызганыч бала» иде...

Татар сәхнәсенең бу дәвере сөйләнгәндә Габитовлар гаиләсен гомумән, Ибраһим абзый Терегулов гаиләсен һәм мәрхүм Шаһбазгәрәй Әхмеров балаларын әүвәлге мәшариклар (катнашучылар— Ш. Б.) вә әүвәлге күңелле уенчылар буларак зикер итми (телгә алмый — Ш. Б.) китәргә мөмкин түгелдер». (Ф. Әмирхан. Сайланма әсәрләр.

II том, 481—83 битләр.) Ф. Әмирханның «татар сәхнәсенең бу дәвере сөйләнгәндә Габитовлар гаиләсен гомумән... зикер итми китәргә мөмкин түгелдер» дип, бу семьяга аерым басым ясап әйтүе шактый әһәмиятле момент. Без сөйләгән чорда бу семьяның башлыгы Шәрәфет­ дин Габитов инде үлгән була. Ул Кытайның Синь-Цзян өлкәсендә (Кытай Төркстанын- да) Гүлжә (Кульджа) шәһәрендәге Россия илчелегендә озак еллар хезмәт иткән; үзе яхшы укыган кеше булып, күп кенә көнчыгыш телләрендә сөйләшә алган. Ул үлгәч, семьясы Россиягә, Казанга кайтып яшәгән. Монда, җәяләр эченә генә алып булса да, тагын бер әһәмиятле әйбергә тукталып үтәсе килә. 1906—09 елларда Ф. Әмирхан кай­наган тормыш, ул белгән, аралашкан, йөрешкән кешеләр ахырдан аның әдәби әсәр­ләрендә дә шактый ачык һәм тулы чагыла. «Фәтхулла хәзрәт» повестенда Фәтхулла хәзрәтнең протатибы итеп үзенен надан­лыгы, фанатиклыгы белән мәшһүр ахун Йосыф Сәгыйтовны алганлыгы ул замандагы Казан жәмәгатьчелегенә ачык мәгълүм иде. «Яшьләр»дә аталар һәм балалар арасын­дагы көрәш шул вакытта Казандагы берничә семья эчендә барган тартышны, шул исәптән, авторның үз тормышындагы хәлләрне дә күз алдына китереп бастыра.

Ф Әмирхан әсәрләрендә очрый торган гимназисткалар, курсисткалар, студентлар, аттестатниклар һәм башка укымышлылар югарыда «Шимбә» кичәләрендә күренгән шәхесләрне искә төшерәләр. Языла башлап та тәмамланмый калган «Урталыкта» исем­ле романында бу нәрсә аеруча нык сизелә.

Фатих Әмирхан Рабига ханым Габитовага бер роман язуын, аның геройлары ара­ сында «Шимбә»челәр дә булуын, Рабига ханымның үзен Нәсимә исемле гимназистка итеп алуын сөйләгән. Романда бу семьяның Сөләймановлар дип алынуының да бер хикмәте бар икән: Гафифә ханым Габитованың кыз вакытында фамилиясе Сөләйманова булган. Берничә дистә кеше катнаша торган бу романдагы барлык геройларның прототипларын эзләп табып булмас, әлбәттә. Шулай да, тагын бер геройны әйтеп ки­тәргә кирәк: романның төп герое булган Хәсән Арслановның учителе Сергей Нико­лаевич исемле студент «озын буйлы, озын борынлы, сап-сары озын чәчле 29—30 яшь­лек бер студент иде» дип күрсәтелә. Бу геройның тышкы күренеше Фатих Әмирханны, Габдрахман Мостафинны һәм тагын берничә шәкертне (шул исәптән соңыннан татарлардан беренче тарих профессоры булган Газиз Гобәйдуллинны) өлгерү аттестатына хәзерләгән большевик-студент Сергей Николаевич Гассарга нәкъ туры килә. Күрәсез, монда геройның прототипка охшавы, исеме һәм атасы исеменә кадәр туры килә. Мен битләр тирәсендә итеп язылырга уйланган бу роман, үкенечкә каршы, тик башланып кына калган һәм шул сәбәпле татар халкының культура тарихында гаять әһәмиятле урын тоткан бу чор матур әдәбиятта тулысынча чагыла алмаган.

Архив материаллары күрсәтүенчә, Габитовларда Казан жандармериясе тарафын­нан тентүләр ясалган. Шулай ук алар яшәгән квартираның йорт хужалары Суханов­ларда да тентү булганлыгы мәгълүм. Бу аңлашыла да. Сухановлар үзләре дә револю­цион настроениедәге кешеләр булалар, Сухановаларның берсе атаклы большевиклардан Абрам Комлевка тормышка чыга.

Беренче рус революциясе чорында Казан демократик яшьләре хәрәкәте (мәдрәсә шәкертләре һәм башка укучылар хәрәкәте) нигездә, социал-демократлар ориентация­сендә бара. Бу мәсьәлә турында Фатих Әмирхан үлүенә карата язылган мәкалә­ дә 1 болан диелә: 1906 нчы елның башларында социал-демократлар партиясенең Әхтәмов кул астында Казанда татар группасы төзелгән иде. Фатих (Фатих Әмирхан — Ш. Б.) монда да әгъза булып, күбрәк прокламацияләр язу вазифасын үти иде. Шушы группаның инициативасы белән май аенда Казанда беренче мәртәбә татарча ачык (публич­ный) театр куелып. Фатих шунда иң баш рольләрне үтәде». Аннары, сызык астына төшереп, бу социаль-демократлар группасы әгъзалары: Әхтәмов, Сара Әхмерова, Габдрахман Мостафин, Зариф Садыйков, Фатих Әмирхан, Ибраһим Камал, Муллахмәт Бәдигый, Ибраһим Биккулов иде, дип өстәп куела Казан мәдрәсәләрендә укучы шәкертләрнең, башлыча «Мөхәммәдия» шәкертләре­нең, 1905—07 еллар революциясе чорында социал-демократ большевиклар йогынтысы астында булулары 1905 елның 19 һәм 20 Октябрьларында, полицияне коралсызландырып, аның урынына халык милициясе төзүдә актив катнашуларында да күренә. Мәгълүм ки, бу вакытта Казанда власть берничә көн буена халык милициясе кулында тора. «Мөхәммәдия» шәкертләреннән Гарифҗан Мостафин, Баязит Борнай, Мөхәммәд Яушев иптәшләр күрсәтүенчә, күнелле булып язылган милиция работниклары арасында «Мөхәммәдия» шәкертләреннән Ибраһим Килдиев, Закир Шакиров. Нургали Мамин, Г. Мостафин, Ибраһим Әмирхан һәм башкалар булганлыгын күрәбез. 19—20 октябрь көннәрендә полицияне коралсызландыруга һәм аннары халык милициясе төзүгә катнашкан шәкертләргә җитәкчелек итүдә атаклы язучы Галиәсгар Камал зур активлык күрсәткән. Бу вакытта халык милициясенең баш штабы хәзерге шәһәр Советы бина­ сында урнашкан.

Мостафин һәм башкалар большевик-студент Сергей Николаевич Гассардан универси­тетка керү ечен өлгерү аттестатына хәзерләнәләр. Гассар гимназия программасы буен­ча укыту өстенә, аларга идеология ягыннан да зур йогынты ясый. «Кызыл Татарстан» газетасының югарыда китерелгән мәкаләсендә: «Гассар ул вакытта аттестатка хәзер­ләнүче байтак татар шәкертләрен укыта һәм аларга сәяси, иҗтимагый тәрбия дә бирә иде (шуның тәэсире белән булырга кирәк. 1905 ел революциясендә мәдрәсәи «Мөхәм­мәдия» шәкертләре С. Д . лар ориентациясендә иделәр)», диелә.

 «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенең Әхмәтҗан хәлфә Мостафин улы. Ул X. Ямашев бе­лән якын мөнәсәбәттә була. Беренче империалистик сугышка врач буларак катнаша. 1915 нче елда фронтта үлә.

Юкка гына демократик татар яшьләре һәм алдынгы фикерле күренекле язучыларыбыз патша жандармериясенең даими күзәтүе аегында яшәмәгәннәр бит. Аларнын һәр эшендә, һәр адымында полиция агентлары яшәп килүче стройга куркыныч күргән­нәр. Алар, бөтен көчләрен куеп, татар халкының алдынгы вәкилләрен большевиклар йогынтысыннан сакларга тырышканнар. Г. Камал. Г. Ибраһимов кебек. Ф. Әмирхан да патша охранкасының даими күзәтүе астында яши. Казан жандармерия идарәсендәге материалларның күрсәтүенчә, мондый күзәтү астындагы прогрессив язучылар, журна­листлар һәм укучы яшьләрнең барысына ла гомуми бер тамга — панисламист, пантюр­кист дигән мөһер басылган. Түбәндә Казан губернаторының Казан жандармерия начальнигына Фатих Әмирхан турында язган документының копиясе китерелә -.

Бөтенләй яшерен Эчке эшләр Казан Губерниясе жандармерия министрлыгы начальнигы әфәндегә Казан Губернаторы канцелярия буенча Кереш № 18509 15 декабрь 1914 ел 18 дек. 1914 ел № 14982

эш № 26

Казан шәһәре Шушы елның 26 ноябрендагы 15944 номерлы эш кәгазенә (җавап итеп), үзенең пантюркизм идеяләре белән атаклы Фатих Әмирханның эшчәнлеге артыннан бик игъ­ тибарлы һәм өзлексез күзәтү оештырылуын, шушының белән бергә минем тарафтан Казан Полициймейстерына боерык бирелүен Сез Галиҗәнапларга белдерәм Патша хәзрәтләре Сараеның баш начальнигы Камергер (имза) Канцелярия мөдире ( имза) Канцелярия башлыгы ярдәмчесе өчен (имза) Казан жандармерия идарәсенең Ф Әмирхан турындагы икенче бер документында аяклары параличланган булу сәбәпле, өеннән бик сирәк чыгып йөрсә дә, ул үз тирә­сенә жирле тар милләтче яшьләрне туплый торган бер үзәк булып тора, диелә.

Жандармерия материаллары күрсәтүенчә. Казан университеты студенты Әбдрах-ман Мостафннның земство чакыруы буенча Златоуст һәм Эстәрлетамак өязләрендә авыл халкына гигиена буенча лекцияләр уку өчен Уфа губернасына киткәнлеге әйтелеп, аның артыннан да күзәтү оештыру турында боерык бирелә. Атаклы татар большевигы Хөсәен Ямашевның якын иптәшләреннән берсе булган Ә. Мостафин, шулай ук революциягә чаклы журналист, революциядән соң озак еллар Татарстан АССР Мәга­риф комиссары булып эшләгән карт коммунист Шәһит Әхмәдиев иптәш тә охранка материалларында «панисламист-пантюркист» итеп күрсәтелә.

Патша жандармериясе, аның сатлык агентлары татар халкының алдынгы вәкиллә­рен күпме генә кысмасыннар, күпме генә җәберләмәсеннәр, алар үзләренең идеалла­рына турылыклы булып калдылар, үз халкына хезмәт итү юлыннан читкә тайпылма­ дылар. 1905 еллар мәктәбен узган алдынгы кешеләребез Октябрь революциясен зур шатлык һәм күтәренкелек белән каршылады. Аларның күбесе, җиң сызганып, яңа җәм­гыять төзү эшендә катнашты.

Классик язучыларыбыздан Фатих Әмирхан да. революциядән соң «Кызыл Армия» һәм «Татарстан» газеталарында актив катнашып, татар демократ укымышлыларын совет властена һәм Коммунистлар партиясенә нык бирелеп эшләргә чакырган ялкынлы мәкаләләр белән күп тапкырлар чыгышлар ясады һәм ахыр гомеренә кадәр шул пози­циядә торып эш итте.