Логотип Казан Утлары
Хикәя

Поши баласы

 

Күкнең төбе тишелгәндер, валлаһи, яңгыр бер туктаусыз коя да коя. Ике-өч көн генә яуса, сүз әйтер идеңме, яз яң­гырсыз булмый, язгы яңгыр — көзге муллык. Ләкин һәр нәр­сәнең чамасы бар бит. Тоташ­тан бер ай коя башласа, туй­дыра, теңкәне корыта. Ә язда, картлар әйтмешли дә, фән әйтмешли дә, көннең генә түгел, сәгатьнең дә кадерен белергә кирәк, чөнки язның бер көне елны туйдыра. Ә монда көннәр генә түгел, атна­лар, айлар үтә! Нинди генә гөнаһ шомлыгы булды икән? Югыйсә быел игенчеләрнең язгы чәчүне бик кыска тотарга исәпләре бар иде, механи­заторлар эшне дүрт-биш көндә төгәллибез дип кыш буе әзерләнделәр, өйрәнделәр. Яна техника да, элекке еллар белән чагыштырганда, шак­тый күп кайтты, халыкның кәефе дә шәп иде. Кыскасы, һәр игенче эшкә җилкенеп тора иде, шундый чакта, мә сиңа пәрәмәч! Ай буе тоташтан коя, май бетеп килүгә карамастан, чәчүлек җирләренең шактый өлеше җылбыр-җылбыр килеп торган яңгыр сулары астында ята...

Язгы чәчүне пычракка булса да чәч, ди борынгы халык мәкале. Пычрагы игенчене куркытмый, чәчәр иде, әмма тракторларны кырлар­га ничек чыгарасың? Чыккан берсе, нәкъ сазлыкка кергән кебек, бата да кала бит. Райком секретаре Нурислам Гатин әле яңа гына шундый тракторларның берсе янына туктаган иде. Шундый баткан, кабинасына чак пычрак тулмый. Элекке танк механигы Нурислам үзе рульгә уты­рып карады, кая ул! Икенче трактор китереп сөйрәтеп чыгармасаң, тә­мам пычракта күмелеп калачак.

Үзе дә пычракка буялып беткән, атна буе рәтләп йокы күрмәгән, ял итмәгән, колхоздан колхозга, басудан басуга чапкан Нурисламның ачуы килде. Ләкин бу ачуны кая орырга?! «Күзең чыкканмы әллә, кая керәсең!» дип тракторчыны җан тиргә батырып әрләргәме, яки трактор­чыга кырга чыгарга боерык биргән бригадирны, агрономны яки колхоз председателенме тетеп салырга (үзе бер минутны да әрәм итмәгез дип ашыктырып, тикшереп, булышып йөргәндә!), яки синоптикларны якала­рыннан тотып селкергәме? Бу тирәдә синоптиклар дүртәү: берсе Удмуртиянеке, икенчесе Киров өлкәсенеке, өчен­чесе Татарстанныкы, дүртенчесе Баш-кортстанныкы. Дүртесенең авызыннан рәтле сводка чыкмый, гел «явым да явым» дип торалар. Бу яклар, гадәт бу­ларак, Казан синоптикларының хәбәрлә­ренә караганда Ижевскиларныкына күб­рәк колак салалар, ник дисәң, Ижевск моннан кырык-илле километрда гына, ә Казан берничә йөздә. Әмма тегеннән дә, моннан да күңел юаткыч бер хәбәр юк.

Бераз чистарынгач, Нурислам яңадан үзенең шоферы янына күчеп утырды һәм радиоалгычны тоташтырды. Ләкин вакыт бик иртә булганлыктан, Киров та, Ижевск да, Уфа да, Казан да сөйләми иде әле. Нурислам, выключательне кире борып, яңгыр сулары тәгәрәшкән юеш пыяла аркылы күңелсез һәм моңсу кыр­ларга карап бара башлады. Башында аның кара кепка, өстендә ябык якалы фу­файка һәм кара плащ, аягында күн итек. Тыштан ул бик сабыр, тыныч сыман кү­ренә, дөньясына аз гына да исе китми ке­бек. Хәтта борын эченнән җырлап та ала, кайчакта шоферына берәр шаян сүз әй­теп тегене шаркылдап көлдертә дә. Әмма кашлары өстенә үк төшерелгән козырегы астыннан төбәп караган коңгырт күзлә­рендә шундый әрнү, күңелендә шундый каты киеренкелек, йөрәгендә шундый авыр тойгы, — илнең икмәксез калу кур­кынычы бу синең шәхси кайгың гына тү­гел инде! — эчендәге кайсыдыр тамыры менә-менә шартлап өзелер кебек. Була бит кеше белән шундый хәл: ул артык бер генә минут та бу киеренкелеккә чыдый алмас кебек, чыдаса, йөрәге ярылыр, сулышы киселер кебек. Мондый чакта аңа нәрсәдер — нәрсә икәне артык мө­һим түгел — ләкин нәрсәдер эшләргә, бә­рергә, сугарга, торып йөгерергә, тәмәке тартырга я булмаса кемгәдер кычкырыр­га кирәк. Кызурак холыклы кешеләр мондый чакта дуамаллык та эшләп таш­лыйлар. Фронтта шундый адәм чыдый алмаслык киеренке минутларның берсендә Нурисламның танк белән таранга барга­ны бар. Фронт шартларында бу, ихти­мал, аклангандыр да, әмма хәзер кемгә таран ясыйсың? Күкие таранламассың бит!

Кинәт Нурислам башын чайкап алып, кычкырып көлеп җибәрде:

— Бригадир бәхил булсын дип әйтте­ме әле тракторчы? Әнкәсе белән, хатыны белән бәхилләшми, бригадиры белән бә-хилләшә! Ха, ха! Ә син, Кәбир, кем бе­лән бәхилләшер идең? Минем беләнме? Әллә командующиеңа чабып, башта ки­ңәш сорар идеңме?

Сугыш елларында да шофер булган һәм ниндидер бер армиянең командующиен йөрткән Кәбир җае туры килгән саен үзенең командующие белән макта­нырга ярата торган иде. Янәсе, аннан да батыр, аннан да акыллы кеше дөнья­да булмаган, пәйгамбәрләр, әүлиялар кебек барысын да алдан күргән, һәр очрак­та бердәнбер дөрес киңәш бирә торган булган.

— Минем командующием мондый чак­та солдатның канатын каерып китмәс, кыен ул солдат хезмәте дип әйтер иде.— дип җавап бирде Кәбир секретарьның көлүенә каршы.— Кешедә душа бар, душасына кагылырга ярамый аның.

— Ә мин кагылдыммы әллә? — дип кискен итеп сорады Нурислам.

Кәбир аның соравын ишетмәгәндәй, үзенекен дәвам итте:

| — Кешенең хәленә керсәң, аның душасы тынычлана. Ә кешенең душасы ты­нычланса, ди торган иде минем коман­дующием...

— Карабрак бар әле, душабыз белән күпер астына очмыйк.

‘ — Язмаган булса, очмабыз әле.

— Ә синең Гегельны укыганың бармы, Кәбир? — дип кинәт сорады Нурислам, һәм аның коңгырт күзләрендә шаян оч­кын кабынды.

— Гегельны? Юк, очрашырга туры килмәде. Кем соң ул?

— Синең кебек бер фәлсәфүн. Душа турында сөйләргә яраткан.

— Ә... Душа турында сөйләүчеләр күп, әлбәттә.

Кыяфәте белән татардан бигрәк уд­муртка охшаган Кәбиржан аксыл чәчле, зәңгәр күзле, утыз биш-кырык тирәсендә­ге ир; чандыр гына, озын гына, бер атна кырынмаса да, йөзендә сакал-мыегы си­зелми. Өстендә карага манган хәрби ки­тель, галифе чалбар, аякта күн итек, башта шулай ук карага манган фураж­ка. Сөйләшкәндә көлемсери төшеп, әкрен тавыш белән сөйләшә һәм шушы көлем­серәгән чакларында аның үткенлеге дә, мутлыгы да, эчкерсезлеге дә бик ачык чагылып китә кебек.

Алар иң элек тракторы баткан колхоз­га кагылдылар. Нурислам идарәгә кереп китте, ә Кәбир кабинага кырын ята төшеп күзләрен йомды: кайда туктаса, түшәге-мендәре үзе белән шоферның, кош йокысы белән черем итеп алырга да өл­герә.

Иртәнге бишләр чамасы иде, бу ва­кытта авылда инде йокламыйлар. Кәбир дә, күзен йомса да. йоклап китә алмады, ничектер үзеннән-үзе тормыш җебе сүте­лә башлады. Командующийдан соң ул тагы бер дәү генералны йөртә. Әмма ул озын гомерле булмый, Кәбир белән икәү машинада барганда бомбежкага эләгә­ләр. Кыйпылчык тиюдән генерал үлә, Кә­бир үзе дә бик каты яралана, машина тәмам янып бетә. Армиядән кайткач, Кә­бир Казанда Татарстан Верховный Сове­ты президиумы председателе Гали аб­зыйны йөртә Гади халык кебек простой Гали абзыйга Кәбирҗан бик нык ияләшә һәм аны шулхәтле ярата. Гали абзый үл­гәннән соң Казанда кала алмыйча, рай­онга китеп бара һәм райком секретарен йөртә башлый Райком секретарен йөртү кебек аерата тыңгысыз бер эштә генә ул үзенең кайгысын беркадәр оныта. Анна­ры Нурисламга да ияләшеп китә, аны да ярата башлый, чөнки аңарда да Гали абзый сыйфатларын күрә. Бигрәк тә аңа Нурисламның халыкка булган мөгамәлә­се ошый: төчеләнми дә, койрык та болга­мый, ялагайланмый да. әйтәсен дә әйтә, шулай ук халыктан качмый да. сүзе үтәрдәйләрнең сүзен тыңлый белә, акыллы киңәшкә һәрвакыт колак сала, эреләнми дә, тәкәбберлек тә юк. Шуңа күрә, кая барсалар да, безнең Нурислам килде дип кенә торалар.

Менә машина яңадан пычрак ерып ялангач кыр буйлап бара, тәрәзә пыяласы өстеннән яңадан эре-эре яңгыр тамчылары тәгәри. Кәбир чак кына башын бора төшеп Нурисламга карап ала: аның күзләрендә сагыш ярылып ята. Өйдән чыгып киткән чагында бәләкәй кызы авы­рып калган иде. Шалтыратып хәлен дә сорый алганы юк. Ә кайтып керүе белән кызы муенына сарылып:

— Әткәем, поши баласын күрдеңме?— дип сорар.

Арганлык, йокысызлык үзенекен итте. Нурисламның башы күкрәгенә салынып төште. Шунда ук төш тә күрә башлады. Күк йөзе тәмам чистарган, имеш, бер бо­лыт калмаган, саф зәңгәр күктә таң сы­зылып килә, офык буен алсу нурга манып кып-кызыл кояшның бер кырые күренә, имеш. Әнә ул югарырак күтәрелә, бөтен тирә-як, кырлар, болыннар, әрәмәлекләр, су буйлары яктыра, ямьләнә, әллә кайда биектә-биектә, баш турысында, тургай сайрый, имеш. Кайдандыр бик тәмле ис тә аңкый кебек. Чәчәк исеме әллә? Нур­ислам кулына чәчәк тотканмы? Юк, авылда туган, авылда буразнада аунап үскән, балачактан тырма тырмалаган, сука сукалаган, кырык ел гомеренең ни­бары дүртесен — сугыш елларын — чит­тә үткәргән Нурислам, ата-бабадан кал­ган гадәт буенча кулына парланып, җы­лынып торган бер уч туфрак алган да шуны борынына китереп исни, имеш...

Кинәт машина сикереп куйды, каты бә­релүдән Нурислам күзен ачты һәм бер минут чамасы аңына килә алмыйча тор­ды: ал таң да, тургай тавышы да, учына тоткан җылы туфрак та юк, кулында ба­ры тик әвәләнеп беткән папирос кына. Кырлар да әүвәлгечә соры, күңелсез, бо­лытлар да җиргә сыдырылып кына агыла сыман. Нурисламның иркенәеп киткәндәй тоелган күңелен тагын түзә алмаслык авыр тойгы сарды, яңадан башны әйлән­дерә, акылны җуя торган, бер секунд эчендә үзеңне дә, бүтәннәрне дә сындырып ташлаттыра торган ачу аны калты­рата башлады һәм юл чатын күрүгә шо­ферга:

— Кая барасың, Алмалыга бор!—дип кычкырды.

Рульгә чатырдап ябышкан Кәбир моңа каршы берни әйтмичә көлемсерәп кенә куйды.

— Нәрсә иренеңне кыйшайтасың? — дип сорады Нурислам кырыс кына.

— Бу вакытта паромчылар буламы соң анда, — диде ул, дөресен әйтмичә. — Кунак кызы да йоклый торгандыр әле.

— йокласа, тәрәзәсен чиертеп уятыр­быз. Анысы синең кайгың түгел.

Җәй көннәрендә яшел бөдрә таллар арасыннан күзгә күренмичә диярлек тын гына ага торган елга быел бер галәмәт җәелгән. Аргы як чак күренә. Районның байтак кына колхозлары әнә шул елга аръягында. Ләкин бит Нурислам Пуш­кин исемендәге колхоз идарәсе урнашкан Салагызга дип әйтмәде, Алмалыга диде.

Алар килеп җиткәндә яр буе, чыннан да, буп-буш иде, анда бер генә җан иясе дә күренми иде. Нурислам белән Кәбир машинадан төшеп, яр якасына килделәр дә кулларын авызларына куеп: «Паааро- ммм!!! Пааароммм!»—дип кычкыра баш­ладылар, ләкин аргы якта кыймылдаганкеше күренмәде. Бары тик яңгыраш кына елга аръягындагы урман буйларыннан кире әйләнеп кайтты. Ә дымлы, салкын жил, нигә монда килдегез дигәндәй, аларның чабуларыннан тарткалады, яңак очларыннан чеметкәләде. Әгәр учак як­мыйча шунда бер ярты сәгать басып тор­саң, кәбестә күчәне кебек катарсың.

— Бар, кабинаңа кереп йоклап ал,— диде Нурислам Кәбиргә, — ә мин көймә эзләп карыйм. Шунда булырга тиеш Әх­мәтша агайның көймәсе.

— Туңарсың, әзрәк көтик, — диде Кәбир Ләкин Нурислам аны тыңламыйча яр буендагы әрәмәләр арасына кереп югалды. Бераздан инде аның көймә белән су киңлегенә чыгып барганы күренде. Кәбир тагын бер-ике минут карап торды да кабинасына кереп утырды Биредә җылы иде.

— Йөрәгенә чыдый алмый, — дип уй­лады ул, сыңар ишкәк белән ишеп, һаман ераклаша барган Нурисламга карап. Теге якта да аны күреп алдылар, ахрысы, паром тирәсендә кыймылдаша башлады­лар. Әмма паром килеп райком секре­тареның машинасын алганчы байтак ва­кыт үтте, Кәбир черем итәргә дә өлгерде. Ә инде ул машинасы белән аргы як ярга барып төшкәндә, Нурислам учак янында ике кулы белән тез башларын кочып, ут­ка карап утыра иде. Ул гүя оеган, әмма арка сөягенең торышы, беләкләренең ка­баруы аның һаман коточкыч киеренке­лектә булуын сөйли иде. Кәбир аны кызганып куйды. Язга чыкканнан бирле шу­лай бит. Бу киеренкелекнең кайчан бетә­се дә билгеле түгел, һәм, гомумән, бетәме икән ул райком секретаре тормышында Көн саен ак икмәк ашаучы кешеләр ик­мәкнең никадәр кыенлык белән үстерел­гәнлеген бер уйлыйлармы икән?! Йөрәк маен суырып үсә бит ул икмәккәй!

Борчулы кешенең йокысы бервакытта да рәтле булмый, күзен йомдымы, хәзер әллә нинди саташулы төш күрә башлый. Кайчагында саташу да булмый, бәлки, кайчандыр булып узган хәлләр гаҗәп бер ачыклык һәм төгәллек белән хәтердә ка­батланалар. Менә Нурислам, башка рай­ком секретарьлары белән бергә, Өлкә ко­митеты бюросында, имеш. Өстәл өстенә күкрәге белән ята төшеп утырган секре­тарь, күзләрен зур итеп ачып, астан өскә таба карап, аягүрә баскан райком секре­тареннан:

— Туп-туры итеп әйт: ике мең пот өс­тәмә ашлыкны ике көннән бирәсеңме, юкмы? — дип сорый.

Район инде планны да тутырган, өстә­мәсен дә, өстәмәсенең өстәмәсен дә тапшырган, тагын кайдан алырга? Әмма бу турыда секретарьга авыз ачарга да бир­миләр. Тагын ике мең пот таләп итәләр. Ул уйлап карарга бераз вакыт сорый — вакыт та бирмиләр. Райком секретареның йөзеннән

— Тырышырмын, — ди ул.

— Юк, син тырышма, —дип бүлдерә­ләр аны, — әйт: буламы, юкмы!

Булмый дип әйтеп кара! Ләкин бирәм дисәң дә вай. Ике мең пот бит! Миллион­нарны тапшыру берни түгел, менә кырып себереп алганнан соң мең потны түгел ун потны табуы кыен. Шуңа күрә райком секретаре туры җавап бирмичә:

— Бөтен чараларны күрермен, — дип әйтеп карый.

— Анысы безне кызыксындырмый, ике меңне ике көннән бирәсеңме, юкмы? Шу­ны әйт! — дип тагын почмакка китереп кысалар. — Я партбилетыңны өстәлгә чы­гарып сал диләр..

Төше шул җиргә җиткәч, ничектер ба­рысы да буталып китте. Кайдадыр, кемдер аңа хәзер ул заманнар үтте инде, хәзер барысы да үзгәрде дип кычкыра башлады кебек... Юк, берәү дә кычкыр­мады, Нурислам үзе Мәскәүдән, Үзәк Ко­митет Пленумыннан кайткач, партактив­та яңа үзгәрешләр турында сөйли, имеш.

Бераздан Нурислам белән Кәбир ма­шинада баралар иде инде. Урманны чыгып, Кәбир машинаны авылга таба бора башлагач, Нурислам:

— Урап, урап бар! — дип кычкырды.

Кәбир шунда ук машинасын авыл ар­тыннан уза торган юлга борды. Бу хәйләне фәлсәфүн Кәбир кирәгеннән артык яхшы белә иде. Райком секретарен рай­комнан яки Өлкә комитетыннан эзләсә­ләр, колхоз һәм авыл советы председа­тельләре барлык юл чатларына кешеләр чыгарып куялар һәм райком секретаре­ның газигы кайда гына күренсә дә, аны тотып алып,

Поши баласының кечкенә тарихы болай: Камада боз киткәннән соң, шундагы исәпсез-хисапсыз утрауларның берсендә, ничектер, бер поши баласы бүленеп кал­ган. Мескенкәй ныгып җитмәгән аяклары белән әле анда чаба, әле монда, — әйлә­нә-тирәсе су. Ялварып-ялварып, моңлы һәм кызганыч тавыш белән әнкәсен ча­кыра. Ә әнкәсе юк, күрәсең, харап бул­ган, югыйсә бозлы суны ерып булса да баласы янына килмичә түзмәс иде. Мон­нан берничә ел элек баласын югалткан ана пошиның язгы ташкыннарда Каманы ике тапкыр йөзеп чыгып, бозаулар фер­масы янына килгәнлеге турында сөйлә­деләр. Күрәсең, бозаулар тавышын ише­теп килгән ул. Утраучыкта бүленеп кал­ган поши баласын умарталыкка баручы колхозчылар күреп алганнар. Көймә белән утрауга төшеп, поши баласын тота­лар да ярга алып чыгалар, аннары мо­тоцикл арбасына салып бозаулар ферма­сына — Алмалыга алып кайталар. Шун­нан бирле бу иркә урман кызы бозаулар белән бергә яши. Ул алардан әллә ни аерылмый, тик авыз-борын тирәләре генә бераз зуррак, бозауларныкы кебек нә­фис түгел, аннары бик куркак, һәр кыштырдаган тавышка колакларын торгыза.

Ферма янында Нурислам машинадан төште дә туп-туры бозаулар аранына юнәлде. Бозаулар караучы олырак яшь­тәге хатын белән ягымлы гына исәнләште.

— Кунак кызы ни хәлдә, Маһирә апа-у? — дип Нурислам поши баласы торган почмакка узды.

— Тәмам ияләште инде, Нурислам. Сөтне дә әйбәт кенә эчә, яфрак, печән дә чемчи. Кызым дисәм, артымнан иярә.

Нурислам иелеп поши баласын коча­гына алды да уртага, иркен җиргә бастырып. башыннан, сыртыннан сыйпый башлады. Поши баласы бөтен гәүдәсе белән калтырый иде.

— Курыкма, юләркәй, тимим бит. Нур­ислам абыеңны танымыйсыңмыни? Һәй, юеш авыз, зур күз. Әнкәсе күренмиме, Маһирә апа?

— Юк шул, күренми, Нурислам, — диде Маһирә апа көрсенеп. — Исән түгелдер, югыйсә ана йөрәге килми түзмәс иде.

— Шешәңне бир әле, Маһирә апа.

Бозау караучы хатын башына имезлек киертелгән сөтле шешә алып килеп, Нур­исламга сузды:

— Вакытлы-вакытсыз имезеп, режи­мын бозасың, Нурислам.

— Мин дә иркәләмәсәм, минем райком секретаре икәнемне каян белер ул, Ма­һирә апа? Алмалы кызлары кебек, үскәч, сәлам дә бирмәс әле. Һай, назлыбикә түгел икән үзе, кара ничек суыра,— диде Нурислам һаман да бер кулы белән бо­зауның башыннан сыйпый-сыйпый. — Маһирә апа. бу кызың, мин әйтәм, мода­дан бер дә калышмый икән,— кызлар малайларга, ә бу колынга охшап бара. Сыйраклары нечкә, торыгы озын. Ә күз­ләре? Пешкән кара сливамыни! Әллә инде сөрмә тартырга да өйрәтәсең әз­рәк. Маһирә апа,— дип көлде Нурислам.

— Я инде, әйтерсең, Нурислам. Бик мактама әле, я күз тидерерсең сылуыма.

— Кара, кара, Маһирә апа. безнең сөйләшкәнне аңлый бит, колакларын ни­чек торгыза. Тыңла, тыңла, чибәркәй, кеше усал түгел ул, кешедән курыкма, кешедән качма... Маһирә апа, элек аның күзләрендә кара курку гына иде бит, хә­зер нур балкый башлаган, сөенеч нуры­дыр инде, ә?

— Я, җитте инде, Нурислам, — диде хатын. Нурислам кулыннан буш шешәне алып. — Әйдә әле, кызым, ял итик. — һәм поши баласы райком секретарена борылып та карамыйча, апасы артыннан иярде.

Бозаулар араныннан чыккач. Нурис­лам Кама ярына таба китте. Кама мон­нан нибары йөз-йөз илле метрда гына ага иде. Нурислам текә һәм биек ярга басты да елга киңлегенә карап тора башлады. Яңгыр туктаган иде. Офык буенда аз-маз ачыклыклар да күренгәли. Җил шактый көчле. Димәк, озакламый болытларны да туздыра, тарката башлар. Райком секретареның күңелендә дә ерактан, бик ерак­тан әлегә чак сизелеп торган сөенеч тойгысы кузгалды, күңелен зынжырлап торган салкын киеренкелек гүя йомшара төште, ул башын күтәреп, түбәсе туры­сына карады. Чү, тургай сайрый түгел­ме?! Быел бит аның тургай сайравын да ишеткәне юк.

Нурислам җитез адымнар белән маши­на янына килеп кабинага кереп утырды да көр тавыш белән:

— Пушкин хәзрәтләре янына! — ди­де.— Тукай ничек әйткән әле, Кәбир? Хәзрәти Пушкин вә Лермонтов, Тукай өч йолдыз ул, дигәнме?

Хәзер яңадан Нурисламның күңелендә таулар актарырлык көч бар иде. Ә рай­ком секретаре йөрәгендәге көч һәм дәрт озакламыйча колхоз председательләре, бригадирлар, механизаторлар йөрәгенә күчәчәк, йөзләгән тракторлар, чәчкечләр тавышы булып яңгыраячак һәм алар бергәләп табигатьнең барлык капризланрын җиңеп чыгачаклар, илгә менә дигән мул уңыш үстерәчәкләр.

Нурислам радиоалгычны тоташтырды. Казан соңгы хәбәрләр тапшыра иде. Рес­публикада язгы чәчүләрнең барышы ту­рында сөйлиләр. Үз районының исеме әйтелгәндә Нурисламның колаклары үрә торды. Соңгы көннәрдә, диде диктор, һа­ва шартларының начар булуына да ка­рамастан ... районы механизаторлары республикада аеруча яхшы эшләделәр, алар... мәйданда...

Калганын Нурислам үзе дә белә иде. Ул елмая башлады, аңа карап фәлсәфүн Кәбир дә елмая башлады.

— Кунак кызын сөт белән сыйладык, бу шуның изге теләгедер, мөгаен.— диде ул шаяртып һәм нәкъ шул чакта һава торышын әйттеләр. Бүгеннән башлап республикада яңгырлар туктый.

— Һай, авызыңа бал да май! — диде Нурислам һәм шуның артыннан ук Галия Гафиятуллина «Бормалы суны» сузып җибәрде, әйтерсең, зәңгәр күктә тургай сайрый башлады. Ә юл чатында «хәзрә­ти Пушкинның», ягъни Пушкин исемен­дәге колхоз председателенең зур гәүдәсе күренде. Ул райком секретарен каршыларга чыккан иде.