Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЛЕ КОРБЮЗЬЕ ВАФАТ

 

Шундый кешеләр була: алар синең күңелеңдә тирән хөрмәт, гыйззәтләү тойгысы тудыралар, кадерлисең килә, аларга багынасың. Миллиардлаган кешелек дөньясында маяк булып нурланган, үзенә караткан шундый кешеләрнең безнең арада яшәгәнлеге белән горурланасың, алар сине җилкендерә, күңелгә шатлык бирә, аңыңда ашкыну, кыю өметләр тудыра, үзеңнең дә, шулар кебек үк, кешелеккә, халыкка зур хезмәт күр­сәтәсең килә.

Узган ел августның соңгы көннәрендә Парижда вафат булган Ле Корбюзье шундыйлардан нде. XX гасырның беренче чирегендә сынлы сәнгать күгендә калкып, бөтен җир йөзенең төзү-архитектура сәнгатенә олуг йогынты ясаган, үзенең сынлы сәнгать мәйданындагы әсәрләре белән дөнья күләмендә дан тоткан бу останы — кешеләргә уңайлы, матур көнкүреш ясау өчен тыйлыкмастан көрәшкән сәнгатьчене — искә алып китү изге бурычыбыздыр.

Ле Корбюзье кушаматы белән танылган, сәнгатьтәшләре, дуслары арасында үзсе­неп, садәләштереп «Корбу» диеп кенә аталган Шарль Эдуард Жаннере 1887 елда Швейцариядә дөньяга килә. 1910 елларда ул Парижга күчеп килә һәм 1924 елда үзенең карендәше Пьер Жаннере белән бер ательеда эшли башлый. Бу ательега Ле Корбюзье җиңел аяк белән керә. Тиздән монда шулай ук бөтен дөньяга танылган алдынгы архитекторлардан Оскар Нимейер һәм Жозе Люи Сертекс тә хезмәт итә башлыйлар. Икесе дә азатлык, халык бәхете өчен көрәшүчеләр: беренчесе 1933 елны Германиядән, Гитлер режимыннан качып котылган; икенчесе Франко Испаниясеннән качып киткән. Боларның әсәрләренә Ле Корбюзье принципларының йогынты ясавы ачык сизелә.

Ле Корбюзьенең төзүчелек сәнгатендә тоткан принциплары, ясаган биналарыннан башка, матбугатта чыккан әсәрләрендә ачыкланган. Шул төп фикерләрен тормышка ашыру өчен ул гомер буе көрәш алып бара. Ле Корбюзьенең ачык, аңлаешлы төзү концепциясе, новаторлыгы тиз арада бөтен җир йөзенә таралып, бигрәк тә, яшь буын төзүчеләрнең мәхәббәтен казана. «Юманите» газетасының Ле Корбюзьенең вафатына багышланган санындагы мәкаләләрнең «Безнең өчен яшь коммунист архитекторлар...» дип башланган берсендә мондый сүзләр бар: «Әгәр без, яшь коммунист архитекторлар.

Ле Корбюзьенең доктринларындагы кайбер кирәгеннән артык күпертелгән урыннарны аера алсак, сәнгатьтә яңалыкны үстерү өчен ул безнең үрнәк итеп тотарлык остазыбыз­дыр...» Һәм, чыннан да, хәзер җир йөзендә Ле Корбюзьенең хезмәтен тәкъдир итмәгән, аның иҗаты белән кызыксынмаган төзүчеләрне уйга китерү мөмкин түгел. Үзебезнең Казаныбызны алсак та, яңа корылышларыбызның төзелешендә Ле Корбюзьенең йогын­тысы барлыгын инкарь итеп булмый. Ле Корбюзье, төзелештә гасырлар буе хөкем сөргән борынгы традицияләрне кире кагып, яңа заман, яңа көнкүреш таләпләрен күз ал­ дында тотып, яңа техника байлыклары кушканча яңа төзү рәвешләре эзли, гомер буе эзләнә. Аның шул юлдагы ачыш-табышлары җир йөзенең һәр төшендә эшкәртелә.

Ле Корбюзье төзегән биналар дөньяның һәр биш кыйтгасында бар. Мәскәүдәге ЦСУ бинасы шундыйларның берсе, аны «Корбюзье өе» дип йөртәләр. Ул безнең илдә кору техникасы бик рудиментар заманда, 1930 елларда салынган. Шул ук заманнарда «Советлар сарае»на проект ясау өчен дөньякүләм конкурс үткәрелеп, Ле Корбюзье проекты өстен чыга, беренчелекне ала. Ләкин «культ дәверендә» төзелеш борынгы традицияләргә авыша, неоклассицизм, дөресрәге, псевдоклассицизм алымнары белән ясал­ ган биналар модага керә, бер кавымга Корбюзье онытылып кала.

Ләкин тимер-бетон һәм пыяла за­маны яна техника һәм формалар таләп итте. Бу юлда Ле Корбюзьенең эзләнү­ләре, базык фикер һәм иҗади кыюлык белән ясаган проектлары кайвакыт хәй­ ран калырлык табышлар белән нәтиҗәләнде. Аның шәкертләреннән берсе Роланд Добруль: «Ул иске тузанны безнең аңыбыздан сыпырып түкте», — ди.

Добрульнең «иске тузан» дигәне — хә­зерге заман шартлары белән исәпләшмәстән, гасырлар буенча традиция, йола булып килгән борынгы грек храм­ нарын, борынгы рома сарайларын үрнәк итеп ясалган төзелеш рәвеше, архитек­тура стиле. Бу борынгы төзү сәнгате архитектура академияләрендә схоластик рәвештә укытылып килде. Парижның уртасында, Франциянең нәфис сәнгать академиясендә иске фикерле, иске йо­лалы төзүче академиклар үзләренең авторитетлары белән һәртөрле яңа ка­рашны, новаторлыкны басып торган бер заманда Ле Корбюзьегә яшьләрнең аңыннан «искелек тузанын» сыпырып тү­гү, үзенең радикал принципларын эшкәр­ түгә юл ачу җиңел булмагандыр. Лә­кин Корбюзье, бирешмәс базыклык бе-  ью -йорк. Ле Корбюзье проекты ' Ре а к ц и о н ретроградлыкка, схоластиенча салынган БМО бинасы к а г а к а Рш ы КӨ РЭШӘ Л е Корбюзьенең төп фикере — кешенең яшәеше, көнкү­реше өчен уңай торак, өй һәм калалар төзү. Кояш, үсемлек-куак, киң аралык — кала төзү өчен нигез материал. «Минем шәһәрләрем — куаклы шәһәрләр», — ди Корбюзье.

Корбюзье гомер буе яшәр өчен уңай, үсемлек-куаклар белән уралган һәм кояш нүрлары белән мул нурланган шәһәр кору дәрте белән рухланган һәм үзенең практик хезмәтләрендә шул теләкләрен тормышка ашырырга тырышкан.

X IX гасырның ахырында, XX гасырның башында Корбюзьедән башка да яңа фикер­ле төзү осталары булган. Шулардан америкалы Франк Ллойд Райтны һәм башкаларны атарга мөмкин. Ләкин Райтның теземнәрендәге романтизм алымнары аның эшләренә иҗтимагый һәм техник проблемаларны эпохабыз кушканча хәл итәргә мөмкинлек бирми. Корбюзьенең реализмы, эпохабыз таләпләренә җавап бирерлек төзү принцип­лары соңгы 20—30 ел эчендә җир йөзенең күп төшләрендә зәмнн таба. Алжирда, һиндстанда. Стокгольмда. Антверпен, Барселона, Рио-де-Жанейро, Буэнос-Айрес, Нью- Порк, Мәскәү, Париж һәм башка илләр, олуг калаларда Ле Корбюзье проектлары белән корылган биналарның булуын әйтеп китү җитсә кирәк.

Парижны иң соңыннан атадык. Шәмнең нуры төбенә төшми, диләр. Ле Корбюзье дә, Франциядән бигрәк, башка илләрдә игътибар казанган. Олуг останың якын дусла­рыннан Жан Никола «Юманите» газетасының Ле Корбюзье вафатына багышланган санындагы мәкаләсендә: «Франциянең өлеше кызганыч, күп чит ил университетлары тарафыннан дипломланган, армый-талмый иҗат иткән бу оста Франция тарафыннан иҗади сәләтенә, осталыгына лаек, тиң булган бер эш тапшырылмастан вафат»,— дип көенеп язды.

Ле Корбюзье сынлы сәнгатьнең янәшә төрләре белән дә шөгыльләнә. 1961 елны Мәскәүдә үткәрелгән индустрия һәм сәнгать күргәзмәсендә аның эшләреннән берничә келәм һәм декоратив тукымалар бар иде. Архитектура сәнгатендәге кебек үк, аның бу эшләрендә дә классик садәлек һәм ачыклык күренә. 1963 елда җир шарының ике ягында ике күргәзмә үткәрелә. Парижда, беренче мәртәбә буларак, аның бөтен өшләрен җыйган күргәзмә оештырыла. Монда ул төзегән биналарның фотолары, басма әсәрләреннән парчалар, макетлар, картиналар, скульптуралар, декоратив тукымалар, келәмнәр һәм башка әсәрләре җыйналган була. Икенчесе — Ныо-йоркта. Бу күргәзмә­ дә Корбюзьенең икенче дөнья сугышыннан соң һиндстан һәм Европада төзегән бинала­рының бөтен комплексы тулы рәвештә тамашага куела һәм бу зур сәнгатьченең иҗаты бәя ала.

Бу мәкаләчекне илебезнең күренекле архитекторларыннан Н. Коллинең «Правда» газетасында басылган мәкаләсеннән бер өзек белән тәмамлыйсы килә: «Сокланырлык, әмма катлаулы һәм тигәнәкле-чәнечкеле булды архитектор Ле Корбюзьенең иҗат юлы. Бу юл тирән һәм самими эзләнүләр, кешенең рәхәте өчен иң яхшы төзү чараларын куллану юлы. Ул һәр эшнең кыйммәтен кешегә файдалы булуы белән үлчи иде. Бу юл төзү сәнгате остасының кешелек дөньясы алдындагы җаваплы- лыгын тулы аңлау, ялланмас принципиальлек, бервакытта да компромисска разый булмаучы оста юлы иде».

Сәнгатьчегә моннан да лаек мактау булуы мөмкин түгел.

БАКЫЙ УРМАНЧЫ.

Казан. 10 сентябрь. 1965 ел.