Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЧУВАШ ЖУРНАЛИСТИКАСЫ КАЗАНДА ТУГАН

(«Хыпар» газетасының чыга башлавына 60 ел тулу уңае белән)

Казан элек-электән культура, фән һәм мәгърифәт үзәге булып килгән. Казанда ба­сылган китаплар, журналлар һәм газеталар Ерак Себергә, Урта Азиягә киткән. Урал таулары һәм Идел буйларында яшәүче җирле халыклар арасында таралган Мари телендәге беренче календарь, якут, бурят, удмурт телләрендәге әдәбият үрнәкләре баш­лап шушы шәһәрдә басыла. Чуваш журналистикасы да Казанда туган: моннан 60 ел элек, 1906 елның 8 январенда «Хыпар» («Хәбәр») исемле беренче чуваш газетасы чыга. «Хыпар» 1907 елның 27 маена кадәр яши, һәм шул вакыт эчендә 16 битле бу газетаның 65 саны чыгып өлгерә.

Чыга башлавының беренче чорларында газетаның идея йөзе, тоткан кыйбласы шактый буталчык була. Редакция коллективының үз эчендә бер-берсенә капма-каршы ике агым барлыкка килә. «Хыпар» битләрендә башта либераль демократизм рухындагы материаллар күп урын ала. Озакламый газетаның беренче редакторы Николай Васильевич Никольский укытучылар семинариясенә эшкә күчә, редактор булып С. К. Кириллов эшли башлый. Яңа редактор килгәч. «Хыпар» нык аякка баса, газетага Казан большевиклары йогынтысы көчәя. Газета шул чорның актуаль мәсьәләлә­рен күтәрә, тормыштагы луп төрле җитешсезлекләрне. аларның сәбәпләрен күрсәтә. «Хыпар» битләрендә дингә каршы язылган мәкаләләр, фельетоннарга киң урын бирелә. Билгеле булганча, патша самодержавиесе, Россиядәге төрле милләт халыкларын бер-берсенә каршы котыртып, аларны үзара сугыштыру, дошманлаштыру политикасы алып барды. Газета самодержавиенең бу эшен һәм кабахәт политикасын фаш итү юлын­ да да зур эш башкара. «Русларның, чувашларның, татарларның уртак дошманнары — бер. Әгәр без яшәп килүче тәртипләрне үзгәртергә телибез икән, барыбыз да руслар белән дус булырга һәм авыр көрәш алып бару өчен берләшергә тиешбез». — дип язды газета чираттагы саннарының берсендә. «Хыпар» газетасында катнашучы барлык чуваш язучылары диярлек татарча әйбәт белгәннәр, үзләренең байтак әсәрләрен турыдан-туры татар газета-журналларында да бастыра торган булганнар. Беренче чуваш шагыйрәсе А. В. Васильева — Итесь үзе­нең «Чувашлар һәм татарлар» исемле шигырендә татар һәм чуваш халыкларын дус һәм тату яшәргә, бергәләшеп уртак дошманга каршы көрәшкә күтәрелергә чакырды.

Чуваш халкының күп кенә талантлы язучылары башлап «Хыпар»да чыныгалар, шул газетада иҗат тәҗрибәсе алалар. «Хыпар» Т. С. Семеновның (Тайр Тимкки) халыкны кораллы күтәрелешкә чакырган революцион шигырьләрен баса Т. С . Семенов РСДРПның Казан комитеты членнары белән элемтәдә яши, татар халкының данлык­лы улы, күренекле революционер Хөсәен Ямашевның якын дусты була. Р С Д РП коми­тетының соравы буенча. «Интернационал». «Эшчеләр марсельезасы», «Варшавянка», «Крестьян марсельезасы» кебек революцион җырларны ул чуваш теленә тәрҗемә итә.

Шул ук газетада чуваш халкының икенче бер язучысы — М. Ф. Акимов иҗатына да киң мәйдан бирелә. М . Ф. Акимов үзе дә редакция аппаратында эшли. Килгән материалларны эшкәртә, яшәп килүче стройга каршы юнәлтелгән үткен мәкаләләрен, фельетон, памфлетларын яза. Михаил Акимов чуваш журналистикасында политик юмор һәм сатира жанрын башлап җибәрүчеләрнең берсе булды. «Хыпар» газетасы турында сөйләгәндә, без чуваш журналистикасын, культурасын һәм әдәбиятын үстерергә зур өлеш керткән Н. И Полоруссов-Шелеби. Т. Абрамов.

Д . Демидова. С. И Игнатьев. П А. Алексеев. В. И. Иванов. Ф. Н . Николаев һәм башка күпләрнең исемнәрен зур хөрмәт белән искә алырга тиешбез. «Хыпар» милли матбагада беренче карлыгач иде. Ул озак яшәмәде, кара реакция елларында хөр фикерле мондый газета, билгеле, иркенләп, озаклап яши алмады. Әмма, шул кыска бер вакыт эчендә дә. ул милли журналистиканы үстерүгә лаеклы өлеш кертте, файдалы эш башкарды.