Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЗАМАН ҺӘМ ТЕАТР

Театр сәнгате һәм драматургиябезнең торышы киң җәмә­гатьчелек вәкилләрен күптән борчып килә торган мәсьәләләр­нең берсе. Шуны искә алып, «Казан утлары» журналы редакция­се бүгенге театр сәнгате һәм драматургиябез турында фикер алышу уздырырга булды.

Хөрмәтле иптәшләр! Язучылар һәм тәнкыйтьчеләр, театр белгечләре, режиссерлар һәм артистлар, тамашачылар! Ре­дакция сезне фикер алышуга катнашырга чакыра һәм сездән мәкаләләр көтеп кала.

 

 

Мин Галиәсгар Камал исемендәге Ленин орденлы татар дәүләт академия театрының сезон йомгакла­ры, бүгенге хәле турында сөйләргә телим. Үтә җаваплы һәм җитди, шул ук вакытта, күп төрле сәбәпләр буенча, бик кыен бер эш бу.

Татар академия театры. Бу исем — халкыбызның мактанычы һәм горурлыгы. Бу исем белән сән­гатебезнең ярты гасырдан артык үсеш тарихы бәйләнгән. Заманын­да Г. Камал исемендәге театр база­сында уннарча татар театр коллек­тивлары үсеп чыкты. Урта Азия республикаларында милли труппа­лар оештыруда бу коллективның зур хезмәтләре бар. Исемнәре бөтен илгә мәгълүм язучыларның, артист­ларның иҗаты шушы театр белән бәйләнгән. Халкыбызга күрсәткән зур хезмәтләре өчен, каршына ки­леп, баш иярлек хөрмәтле бер театр бу. Менә шуңа күрә дә инде театр­ның бүгенге хәле, андагы җитешсезлекләр, авыру яклар турында язарга кыен да, читен дә, газаплы да.  Нишлисең авыр булса да, алар турында да сөйләргә, язарга туры килә. Бурычын яшергән — бөлгән, чирен яшергән — үлгән, диләр бит.  Узган сезон йомгаклары турында уйлана торгач, шундый фикергә киләсең. Театрдагы җитешсез як­лар кичә, бүген генә башланмаган. Ул житешсезлекләрнең еллар буен­ча җыела, туплана килгән объектив сәбәпләре бар икән, һәм шуңа да, узган сезондагы аерым спектакль­ләрнең уңышлы һәм кимчелекле як­лары турында сөйләүдән дә бигрәк, театрны еллар буена артка сөйрәп килгән әйберләр турында язу урын­лырак та, файдалырак та булыр шикелле. Сәнгатьтә кичәге көн бе­лән бүгенге көн бертөсле була ал­мый, театр сәнгатендә бигрәк тә. Чөнки сәнгать ул —өзлексез хәрә­кәт, өзлексез эзләнү, яңа сүз әйтү, ачыш ясау. Шул хәрәкәтнең берәр ноктасында тукталдыңмы, син инде артта калдык дигән сүз. Сәнгатьнең яшәү көче, аның тормышчанлыгы һәм кирәклеге—яңага омтылуда, даими канәгатьсезлек тойгысында, өзлексез хәрәкәттә. Сәнгатьтә бер дә үзгәрми торган, мәңгелек крите­рийлар юк, мәңгелек таләпләр генә бар. Һәм аларның иң әһәмиятле- ләре — идеялелек, заманчалык, гражданлык пафосы. Заманчалык һәм гражданлык пафосы сәнгатьне яшәтә, аны бар итә торган төп.ю ни­гез сыйфатлар: болардан башка сәнгать яши алмый. Гражданлык позицияләренең анык булмавы, тор­мыш күренешләренең төп юнәлеш­ләрен дөрес билгели алмау чорны берьяклы һәм беркатлы, примитив аңлауга китерә. Театрда бүген язылган, заман темасына багыш­ланган әсәрләр барырга, ул әсәр­ләрне бүгенге артистлар уйнарга, бүгенге режиссерлар куярга мөм­кин. Бер очракта әсәр зур уңыш казаныр, икенче очракта заманча­лыкның эзе дә булмас. Ни өчен? Чөнки бүгенге тормышның өстә ят­кан, тышкы билгеләрен һәм аерым фактларын күпләп тутыру гына әле сәнгать әсәрен заманча ясамый. Заманчалык төшенчәсе күп мәртәбә тирәнрәк. Ул бүгенге тормыш күре­нешләренең асылын ачу, замандаш­ларыбыз образларын тулы һәм ти­рән чагылдыру дигән сүз. Шуның өчен артистлар уеныннан, репер­туар сайлау принципларыннан, сай­ланган әсәрләрне сәхнәгә кую рәве­шеннән чыгып кына театрның чын йөзен, аның позицияләрен билгеләп була.

Инде мәсьәләгә якынрак килсәк, бүген татар театрында хәл шулайрак тора. Озакка сузылган ремонт аркасында, узган сезонны театр кыш урталарында гына ачып җи­бәрде. Шулай да,  зур киеренкелек һәм тырышлык белән эшләп, кол­лектив спектакльләр кую һәм фи­нанс планын үтәп чыга алды. Бу як­тан караганда, коллективның эше һәртөрле мактауга лаек. Сәхнәдә без «Карлыгач канат кага, «Яшь йөрәкләр», «Бертуган Таһировлар». «Һиҗрәт», «Тормыш җыры», «Ай тотылган төндә» дигән яңа спек­такльләр күрдек. Барысы алты спектакль, шуларнын бишесе үз драматургларыбызның әсәрләре, берсе башкорт драматургы Мостай Кәрим әсәре буенча эшләнгән. Хә­зер шул әсәрләргә сәнгатьчә эшлә­неш дәрәҗәләре, күтәрелгән проб­лемаларның актуальлеге, граждан­лык пафослары ягыннан якын ки­леп карыйк. Төгәл һәм дөрес режис­сер трактовкасы табылган очракта, «Бертуган Таһировлар», «Һиҗрәт», «Тормыш җыры» һәм «Ай тотылган төндә» кебек әсәрләр, ягъни репер­туарның зур өлеше, партияле дә, заманча да яңгырый алган булыр­лар иде. Бу пьесалар җирлегендә, куелышлары буенча да, чишелеш­ләре буенча да, бер-берсен кабатла­маслык, менә дигән спектакльләр эшләргә мөмкин иде. Аларның һәр­берсе төрле жанрдагы, төрле план­дагы чын сәнгать әсәре.

Репертуарда оригинал әсәрләрнең шулай күп булуы бик шатлыклы, күңелле күренеш, билгеле. Бу — безнең драматургиянең байлыгы ту­рында сөйли, һәм милли театрда репертуарның төп, күпчелек өлешен милли пьесалар алырга тиеш тә. Тик төп өлешен генә, ә бөтен репер­туарны түгел. Шунда инде репер­туар сайлау мәсьәләсенең дә күлә­гәле яклары күзгә ташлана баш­лый. Театрның узган елгы репер­туарында бер генә классик пьеса да юк. Ә бит тиздән безнең театрга 60 ел тула 20—30 еллар турында сөйләп тә тормыйбыз инде. Әле ре­волюциягә кадәр үк. театр форма­лашып кына килгән чорда да, аның репертуарында классик әсәрләр байтак булган. Хәзерге репертуар­дан Шекспир,Чехов, Гоголь, Шиллер, Пушкин исемнәре әкренләп югала бара. Классик драматурглар­ның әсәрләре югалу шулай гадәти бер хәлгә әйләнгән икән, бу турыда шулай ук уйларга кирәк. Безнең театр өчен классик драматургия, бәлки, искергәндер, коры музей экспонаты гына булып калгандыр?.. Әнә грузин, үзбәк, әрмән, Балтик буе республикаларының милли теа­трлары классикадан һәм тәрҗемә әсәрләре куюдан курыкмыйлар, зыян да күрмиләр.

Дөрес, мәсьәләне нинди әсәр кую гына тулысыңча хәл итми. Хикмәт репертуарда гына түгел әле. Иң мө­һиме — сайланган әсәрләрнең ничек куелуы, спектакльләрнең эшләнеш, җитлеккәнлек дәрәҗәсе. Соңгы ел­ларда без барыбыз да драматургия­нең артта баруы турында дау кубарырга, театр эшендәге бөтен җитешсезлекләрне бары драматурглар өстенә генә аударырга гадәтләнеп киттек. Сүз дә юк, драматургиянең хәле дә әллә ни шаккатырлык түгел. Бу өлкәдә дә кимчелекләр байтак. Әмма, ни генә булмасын, безнең тулы канлы сәхнә әсәрләребез бар бит, һәм алар шактый гына. Безне иң нык борчыган нәрсә дә шул: безнең һәр яктан килгән, тулы кан­лы пьесаларыбыз, сәхнәгә менгәч, ничектер, сүрелеп, төссезләнеп, чы­райсыз булып калалар. Академия театрының соңгы еллардагы кайсы гына спектаклен алма, алар барысы бер анадан туган игезәкләр сыман. Әйтерсең лә, һәммәсе бер үк пландагы, бер үк жанрдагы әсәрләр, аларның барьгсын да бер автор яз­ган. Әйтерсең лә, аларның һәммәсен бер үк режиссер куя, бер үк артист­лар уйный. Төбендә, барысы да эт­нографик, тормыш-көнкүреш спек­такльләре. Театр сәхнәсендә без зур фикер, халкыбызның үткәне һәм киләчәге турында уйланулар, иҗти­магый каршылыкларның асылын ачарлык гомумиләштерүләрне күр­мибез. Узган сезонда чыгарылган алты спектакльнең берсе икенчесен­нән берни белән дә аерылмый ди­ярлек. Алты спектакль дә психоло­гик драма планында куелган, алты­сы да бик шома һәм бер дәрәҗәдәрәк, һәм берсе дә артык дулкын­ландырмый. Ә бит шул спектакль­ләрнең нигезенә алынган пьесалар­ның үзләренә мөрәҗәгать итсәк, бө­тенләй башка картина. «Карлыгач канат кага» — комедия; «Һиҗрәт» сатирик комедия, «Ай тотылган төн­дә»—трагедия. Калган өчесе—дра­малар. Күрәсез, режиссерлар һәм артистлар өчен нинди бай иҗат мәй­даны! Бу пьесалар буенча ничаклы оригиналь, бер-берсен кабатламас­лык спектакль тудырып булыр иде!..

Мин Хәй Вахитның «Карлыгач канат кага»сын һәрьяктан килгән, камиль сәнгать әсәре дип расларга җыенмыйм. Юк, алай ук түгел. Пьесада кытыршылыклар, каршы­лыклы урыннар байтак. Әмма бер нәрсә бәхәссез: әсәрнең нигезендә бик көлкеле, чын мәгънәсендә коме­диячел ситуация ята Режиссерга, әсәргә сукыр килеш иярмичә, автор белән эшләргә, аны чын комедия дәрәҗәсенә җиткерергә кирәк бул­гандыр. Шул чагында рәхәтләнеп көләрлек, җанлы спектакль туар иде. Хәзерге вариантында исә спек­такль (дөрес, анда көлдерергә ты­рышу бар) психологик драма канун­нары буенча куелган. Артистлар, өйрәнелгән гадәт буенча, бик җиңел һәм гади, табигый уйныйлар. Шу­лай да, комедия түгел, ә драма уй­ныйлар. Комедияләрне драма итеп кую бер безнең театр гына ачкан «яңалык» түгел. 50 елларда Хәмзә театры да Мольер комедияләре бе­лән шундыйрак хәлдә калган иде. Хәмзәлеләр бөек драматургның күп комедияләрен куеп карыйлар, ләкин берсе дә уңышлы чыкмый. Сәбәбе шул ук. Безнең театр кебек үк, алар да комедияне психологик драма планында чишкән булалар Нәтиҗә­дә, драматургик материал вагая, авырая, авторның «манерасы», ко­медиянең очкыны, тере җаны юга­ла. Әйе, комедиядә дә тормыш дө­реслеге сакланырга тиеш. Әмма комедия дөреслеген башка жанрлар дөреслеге белән бутарга ярамый. Комедиядәге дөреслек драманыкыннан аерылган кебек, трагедия жан­рындагы дөреслек тә водевильнеке белән бер үк төсле түгел. Бер кара­саң, Хәмзә театрының 50 елларда уңышсызлыкка очравы табигый кү­ренеш тә. Чоры башка, заманы баш­ка иде. Ул елларда театр сәнгате турында бик үк дөрес булмаган ка­рашлар яши иде. Барлык театрлар диярлек «МХАТ»ча булырга, психо­логик драма кануннары буенча гына эшләргә тырышалар иде. Лә­кин инде 1953 елның ноябрендә ук «Правда» газетасы:

«Сәнгатьтә бер генә төрле дөрес­лек юк. Сәнгать өчен иң куркы­нычлы бәлаләрнең берсе тигезләү, хәтта ул бик яхшы булса да, бер штампка яраштыру. Мондый ка­раштан чыгып сәнгать әсәре эшләр­гә тотыну индивидуаль аерымлык­ларны юа, иярүчәнлеккә, шаблонга китерә, иҗади фикер үсешен тоткар­лый. сәнгатьне эзләнүләр бәхетен­нән мәхрүм итә». — дип, театр сән­гате өлкәсендәге ялгыш карашлар­ны тәнкыйть итеп чыкты. Барлык совет театрлары күп төрле сәхнә алымнары һәм формалар эзләү бе­лән актив рәвештә шөгыльләнгән бер заманда, безнең театр әле һа­ман 30 еллар дәрәҗәсендә кала бирә. Бөтен пьесалар бер калыптан сугыла, трагедияне драмадан, дра­маны комедиядән аерып булмый, һәр әсәрнең үзенә генә ярарлык ачкыч табу юнәлешендә берни дә эшләнми диярлек, артистлар уены, да, режиссер трактовкасы да искечә. Алынган пьеса театрның еллар буе калыплашкан уен стиленә туры, тәңгәл килгән очракларда гына ае­рым уңышлы спектакльләр чыга. Безгә калса, «Чаткылар» һәм «Бер­туган Таһировлар» спектакльләре­нең уңышын әнә шул туры килү, драматургик материалның театр стиленә тәңгәл килүе белән аңла­тырга кирәк.

Фатих Хөснинең «Бертуган Таһировлар» драмасы турында төрле фикер йөри. Берәүләр аны эшлә­неп җитмәгән, ахырга кадәр чи­шелмәгән пьеса диләр. Ләкин, аның кимчелекләре, җитешсез яклары күпме генә булмасын, әһәмиятле, актуаль мәсьәләләр күтәрү ягыннан караганда, бу драманы һәм аның спектаклен заман темасына багыш­ланган иң уңышлы әсәрләр рәтен­нән санарга була. Әмма, кабатлап әйтәм, театрның эш методикасы бе­лән әсәрнең жанры туры килгәнгә генә спектакль шулай уңышлы чыкты.

Инде коллектив башка характер­дагы драматургия белән очрашкан­да, психологик драма рецептлары ярамый, алай гына да түгел, әсәрне харап итә. Югарыда сөйләнгәннәр­дән чыгып, мин һич кенә дә «психо­логик театр»ның кирәге юк дип әй­тергә теләмим. Аллам сакласын. Башка алымнар һәм стильләр ке­бек үк, ул да яшәргә хаклы. Яшәр­гә хаклы, ләкин үзе генә түгел, баш­калар белән беррәттән. Без стиль­ләр төрле булсын, һәр әсәрнең үзенә генә ярарлык ачкыч табылсын ди­гән карашта торабыз.

Мостай Кәримнең «Ай тотылган төндә» трагедиясе зур социаль яң­гырашка ия булган фәлсәфи әсәр.

Трагедия чынбарлык тормыш ту­рында тирән уйланулар белән языл­ган. Анда кеше, аның тормыштагы урыны, азатлыкка һәм бәхеткә хакы турында сөйләнә. Анда яңа, кыю проблемалар күтәрелә, ул тормыш­чан, тулы канлы һәм катлаулы ха­рактерларга бай. Әсәр гаҗәп эмо­циональ, темпераментлы. Труппа­ның күптән инде мондый көчле, камиль сәнгать әсәре белән очраш­каны юк иде. Киң җәмәгатьчелек, шулай ук театр коллективы да, әсәргә зур өметләр багладылар, та­машачылар спектакльне зур түзем­сезлек белән көтеп алды. Кызга­нычка каршы, психологик драма стиле бу трагедияне дә харап итте.

Салмак кына, акрын гына вакый­галар ага (спектакль, хәтта, рит­мик яктан да акрынайтылган).  Сәх­нәдә гади, уртача геройлар йөри, алар, берни дә булмагандай, көн­дәлек, гадәти тонда сөйләшәләр. Трагик вакыйгалар тамашачыга тәэсир итми, аны дулкынландырмый һәм ул сәхнәдә барган хәлләргә салкын, битараф кала Театрда та­гын бер күнегелгән, гадәтләнгән, төссез, чырайсыз көнкүреш спек­такле артты. Без ике гашыйкны һәлакәт юлына этәргән иске фикер­ле картлар турында тагын бер та­маша карадык. Ә башкорт дәүләт академия театры шушы ук әсәрдән менә дигән спектакль эшләгән иде...

Күренекле драматургыбыз Нәкый ага Исәнбәтнең «Һиҗәт»е дә бик кызыклы һәм үзенчәлекле әсәр. Әмма аңа да яраклы ачкыч табыл­мады, ул да чираттагы бер спек­такль, вакытлы сәхнә әсәре генә бу­лып калды, «Һиҗрәт» 20 елларда ук язылган. Режиссер, күптән иҗат ителгән шул әсәрне бүген сәхнәләш­терергә уйлаган икән, аның заман­ча яңгырашын да табарга тиеш иде. Совет властеның беренче елларында язылган әсәрне бүген ул чордагыча куеп булмый, билгеле. 20 елларда эмигрантлар турында бертөрлерәк сөйләргә кирәк булган булса, хәзер ул теманы башкачарак, заманга яраклаштырыбрак чишәргә кирәк иде. Революция җиңеп чыкканнан бирле 50 елга якын гомер узды. Чит илләрдә яшәп калган ак эмигрант­ларның авыр, драматизм һәм траге­дия белән тулы тормышы хәзер инде һәркемгә билгеле. Үз халкына, революциягә каршы чыккан кеше­ләр тормышының мәгьнәсезлеген, түбәнлеген фаш итүгә багышланган әсәрне һич тә күңелле, җиңел коме­дия. Гайнетдин хәзрәт гаиләсенең маҗаралары турындагы көлкеле спектакль итеп кенә куярга ярама­гандыр, мөгаен. Режиссерның ачык идея позициясе булмау әсәрне тар-кауландырган, каршылыклы иткән, артистларга тулы канлы образлар тудырырга комачаулаган. Гайнет­дин хәзрәт әсәрдә иң тулы, тирән эшләнгән образларның берсе. Хәз­рәтне уйнаучы Ф. Халитов урыны- урыны белән образның трагик асы­лын шактый әйбәт ача. Әмма спек­такльдә бөтенлек булмау аңа тә­мамланган образ тудырырга мөм­кинлек бирмәгән. Спектакльдә пье­саның характерына ятышлы бер­дәнбер образ — Абдулич образы. Р. Бикчәнтәев башкаруында, бер­нигә яраксыз һәм кызганыч, һава­ланырга яратучы бу мескен кеше­нең образы бик озакка күңелдә кала. Спектакльнең гомуми контек­стыннан аерым караганда, Мөфти (X. Уразиков), Зөһрә (Н Гәрәева), Сания (В Минкина) кебек образ­лар да әйбәт эшләнгән, уңай бәягә лаек. Ләкин контекст эчендә алар бөтенлек, җанлы организм тудыруга хезмәт итмиләр.

Күрәсез, баштан ахырга кадәр диярлек гел уңышсыз спектакльләр турында сөйләргә туры килә. Юга­рыда әйтелгәнчә, без спектакльләр­нең уңышеызлыгын драматурглар өстенә аударырга гадәтләнеп бет­тек инде. Бәхәсләшмим, начар пьесадан яхшы спектакль эшләү бик кыен эш. Әмма инде мастер­ларча язылган әсәрләрне мастер­ларча куя һәм уйный алмыйлар икән, һәм бу хәл һәр спектакль саен кабатлана икән — борчылмый, чаң сукмый булмый. Беркем дә «Дош­маннар», «Һиҗрәт», «Тормыш җыры», «Ай тотылган төндә» кебек, соңгы елларда сәхнәгә куелган әсәр­ләрнең драматургик материалы йомшак, начар дия алмас. Спек­такльләре? Шәп дигәндә — уртакул.

Режиссер уйлап җиткермәгән, ар­тистлар шәп уйнамый, оформлениесе начар — уңышсызлыкны менә шулай җиңел генә аңлатырга да мөмкнн. Ә нигә соң һәр спектакль­дә оформление начар була, режис­сер уйлап җиткерми, артистлар шәп уйнамый? Әллә безнең театрда күзгә бәрелеп торырлык, үзенчә­лекле талантка ия булган артист­лар азмы?!.. Кем Ф. Ильскаяны, Г. Булатованы, X. Уразиковны, Ф.Халитовны, Ш. Биктимеровны. Ш. Әсфәндиярованы, В.Минкинаны, Р. Бикчәнтәевне, Р Шәрәфиевне, Р. Таҗетднновны һәм башка ун­нарча артистларны сәләтсезлектә гаепли ала?!. Ныклабрак карасаң, театрның һәр артисты үзенчәлекле, кабатланмас талант иясе бит. Нигә соң әнә шул талантлы артистлар бар да бертөсле, сүлпән, күңелсез уйныйлар? Театрның бүгенге кол­лективы төрле буын артистлардан тора. Беренче төркемгә X. Уразиков, Ф. Ильская кебек өлкән буын ар­тистлар керә. Алар янына тагын, яшь ягыннан аерма зур булса да, В. Минкинаны кушарга кирәк. Бу беренче төркемгә кергән артистлар­ның уенына тормышчанлык һәм га­дилек хас. Мондый артистлар ту­рында сөйләгәндә, «фәлән артист уйнамый, ә сәхнәдә яши» диләр.

Икенче төркем — урта буын ар­тистлар — образ тудыру, уйнау рәвешләре ягыннан өлкән буыннан шактый аерылып тора. Аларда та­маша күрсәтү тенденциясе көчле­рәк, образны аның тышкы сыйфат­лары буенча тудыру өстенлек ала, һәм, ниһаять, өченче буын. Болар, нигездә, Щепкин исемендәге театр училищесында һәм ГИТИСта тәр­бияләнгән яшь артистлар. Мондый хәл бер бездә генә түгел. Мәскәү, Ленинград театрлары турында сөй­ләп тә тормыйбыз инде. Хәмзә, Руставили, Сундукян, Марджанишвили исемендәге театрларны алы­гыз! Һәрберсендә төрле буын ар­тистлар уйный. Шуңа карамастан, алар бөтен бер коллектив булып яшиләр, аларның һәрберсенең үз иҗат йөзләре, үз стильләре бар. Татар дәүләт академия театры ха­кында алай әйтеп булмый.

Менә ун ел инде театрның даими художество җитәкчесе, сәнгатьне тирән аңлаучы, югары эстетик зә­выклы режиссеры юк. Баш режис­серлар алмашына тора, театрның йөзе аз гына да үзгәрми. 20—30 ел­ларда Татар дәүләт академия театры Союзда иң яхшы коллектив­лардан санала иде. Инде бер тап­кыр әйтелгәнчә, ул әле һаман шул елларда ирешкән югарылыктан уза алмый. Кызганыч, бик кызганыч. Ныклы җитәкче-режиссер булмау репертуар мәсьәләсендә дә үзен нык сиздерә. Берәүгә дә сер түгел, театрның репертуары шактый ярлы һәм бертөсле бит. Бездә, күбрәк, бериш, беркалыптагы әсәрләр куе­ла. Театр дөнья һәм совет драма­тургиясенең бай мөмкинлекләрен­нән тиешенчә файдаланмый. Ни өчендер грузин театры Эврипидның «Медея»сын, Ануйлның «Торна баласы»н, Брехтның «Өч тиенлек опера»сын куя. Ни өчендер үзбәк театры Шекспир, Р. Тагор әсәрлә­рен сәхнәләштерә. Ә безгә ярамый. Мин безгә дә нәкъ менә Брехтны куярга кирәк, димим. Дөнья драма­тургиясе бик бай бит. Эзләнгәндә, әйбәт сәхнә әсәрләрен тугандаш әдәбиятлардан да табып булыр иде. Нишләп безгә дә, төп рольгә Ш. Әсфәндиярованы билгеләп, шул ук «Медея»ны куеп карамаска?.. Бәл­ки, П. Исәнбәт һәм Ш. Әсфәндияровалар белән үк, Н. Хикмәтнең «Хатыннар бунты»н да уйнап була­дыр? Эш тагын баш режиссер проблемасына килеп терәлә. Күптән түгел директор итеп Р. Җиһаншина куелды. Ул үз эшен начар башкар­мый. Ләкин директор режиссер тү­гел һәм аны алмаштыра да алмый. Бүгенге театрда режиссер, бигрәк тә баш режиссер — төп фигура. «Театр режиссерсыз яши алмый,— дип яза Г.Товстоногов. — Нәкъ менә режиссер театр белән җитәкчелек итә һәм аның ижат линиясен билгели. Театр сәнгатендәге теләсә нинди мәсьәлә режиссерга бәйле. Спектакль өчен иң зур җаваплы кеше — режиссер. Начар пьеса, на­чар уйнаучы артистлар өчен дә һәм тиешсез урыннарда көлеп утыручы тамашачылар өчен дә җавапны ул бирә. Театрда режиссерның роле, урыны турында күпме генә бәхәсләр бармасын, тормыш, беркем дә ки­ре какмаслык итеп, бер нәрсәне рас­лады: театрның бүгенгесе һәм иртәгеге көне нигездә режиссерга бәйле. Чөнки театрның яшәве өчен кирәк­ле барлык буыннарны режиссер ял­гый, ул тоташтыра. Режиссер зур мәгълүматлы кеше булырга тиеш. Ул музыканы һәм сынлы сәнгатьне, сәхнәне, хәтта хуҗалык һәм оеш­тыру мәсьәләләрен дә яхшы белергә тиеш». Безнең театрның шундый җитәкчесе юк та инде. Дирекция һәм артистлар коллективы күпме генә тырышмасыннар, күпме генә азапланмасыннар, талантлы ре­жиссердан башка театрда алга ки­теш булмаячак.

Безнең академия театры, реалис­тик сәхнә, сәнгать дөреслеге закон­нарына таянып иҗат итә. Әмма моннан 20 ел элек тормышчан, дө­рес күренгән әйберләрнең күбесе бүген инде искерде. Тормыш гел үз­гәреп тора, тормыш гел алга бара, һәм сәнгатьтәге дөреслек төшенчә­се дә, ниндидер, катып калган, бер дә искерми торган әйбер түгел. Бө­тен заманнар өчен дә бердәй ярар­лык сәхнә дөреслеге була алмый. Заманнар узу белән, театр сәнгате законнары да үзгәрәләр, искерәләр, алар урынына яңалары, тагын да камилрәкләре туа. Кайчандыр, ин­теллектуаль культурага, киеренке фикерләү сәләтенә аерым талантлар гына ия булган. Бүген бу сый­фатлар һәр артистта булырга тиеш. Безнең театрга, безнең күп кенә артистларга бу сыйфатлар җитми. Бер дә юкка гына татар ин­теллигенциясе академия театрын­нан бизмәде бит. Безнең күпчелек спектакльләрдә бүгенге тормыш па­фосын,, яшәүнең мәгънәсе турында­гы уйлануларны буш, әһәмиятсез акыл сатулар, ир белән хатын ара­сындагы низаглар каплап китә, һәм шуларның барысы бергә, ахыр чик­тә, заман тормышын, замандашла­рыбыз образларын берьяклы, бозып күрсәтүгә китерә.