Логотип Казан Утлары
Шигърият

Яңа шигырьләр

 

Казанга чакыру

Килегез, дуслар, Казанга!

Чакыруым сезгә җитсен өнен

Ничегрәк мактап язарга?

Юк,

монда

оста челтәрчеләр кулы үргән

ажурлы манаралар юк.

Даһи рәссамнар мәңге бизәп киткән

мәрмәр сарайлар юк.

Ят җирләрдән кайткан могҗизалар,

җиз баганалар юк.

Мактанмамын сезгә күрсәтеп мин

баскычланып югарыга ашкан «Сөембикә»не дә.

Бизәкләрен яңартып купшыланган

иске чиркәүне дә.

Әйдәгез,

иртүк үтик әле бер

уйчанланып

тын урамнардан.

Керик

сабыр гына карап торган

гади йортларга.

Узыйк

адымнардан ашалып беткән

иске баскычлардан.

Менә бу баскыч ташының тузаннары

җитез Ульяновның аягына

 ияргәннәр

һәм иске дөньяны җимергән бөек давылда

 өерелгәннәр.

Менә бу стеналар

Лобачевский миендә туган

искиткеч геометрик сызыклар энергиясен

 саннарның сихри көчен

кабул иткәннәр.

Яңа буыннар

еллар һәм планеталар аша

шуны яңа чорларга

һәм яңа галәмнәргә илтәләр.

Менә икенче университет.

Шунда —

карсак таш өйнең подвалында,

апара парларында

алган белеменнән

Горькийның

күп томлы

Тормыш фәне китаплары

дөньяга килгән.

Менә бу йортта

үзенең ятимлек янчегән

 юка күкрәгенә

халыкның бар моңын,

хәсрәтен, нәфрәтен

сөюен сыйдырган

 Бөек Тукай

үпкәсеннән тамган кан ялкыны белән

таш идәнне уйдырган.

Ә бу йортның стеналары

аның соңгы сулышын тыңлаган.

Анда хәзер Казанның яңа гражданнары беренче сулышны ала.

Алар беренче ишеткән авазга —

аналарының пышылдавына

бәлки Тукай сулышы да кушылып ишетеләдер һаман,

 шуңа буыннан-буынга артадыр

халыкның мәхәббәте Тукайга.

Менә бу тоташ пыялалы

 соры йортта

Җәлил белән бер «банкет»та

фашизмны җиңү хөрмәтенә   .

чәйле бокалын күтәргән

 һәм татар дусты белән

бер телем арыш ипиен бүлгән

Җованни Җерманетто.

Ишетәсезме,

монда әле дә җырлар яңгырый.

Ишетәсезме,

алар иңри —

алар Моабитта тоткын булганнар.

Ишетәсезме,

алар әрни —

алар, канга туза-туза,

чәнечкеле чыбык аша

концлагерьлардан

иреккә омтылганнар.

Ишетәсезме,

алар тантана итә —

 алар җиңү тәмен татыган.

Ишетәсезме,

алар гөрли —

тыныч хезмәт шатлыгы

һаман артудан.

Әйдәгез хәзер

шаулы урамнарга,

Идел ярларына!

Мин яхшы беләмен,

Бу җырлар белән сез

яхшырак күрерсез

Казанның ямен!

Күрәсезме,

диңгез кояшта ничек балкый

ефәк кебек,

күзне чагылдырып-чагылдырып ала.

Ә менә тегендә,

мехкомбинатның тәбанәк корпуслары

эчендәге ярларда

дөнья ярминкәләрендә чибәрләрнең күз явын алган

мех дулкыннары елкылдап ага.

Әнә портыбыз.

Бәхетебез кебек —

күпме төс балкый анда!

Ә нинди ажурлар

андагы мең кранда.

Күрәсезме,

нинди мәһабәт кораблар!

Безнең машиналарны.

мехларны,

китапларны,

хисләрне

диңгезләр.

океаннар аша

кырык илгә алып баралар.

Утырыгыз, дуслар, шул корабларга,

Килегез, дуслар, Казанга!

 

1964.

9 май 1965 ел

 

Кичерегез.

Күземә чыккан бер тамчы яшь минем

сәер ялтырый бәйрәм яктысында.

Чү, тыңлагыз, күпме иптәшем җавап бирми бүген

 тантаналы барлау вакытында.

Действительныйда каршы алып

 бу сугышның беренче көнен,

 безнең буын бөтен брестларда

беренче сулады сугыш төтенен.

Фашизмның сугыш машинасы

 аның күкрәгенә бәрелде.

Киртә булып ятты Мәскәүгэчә

 гәүдәләре яшьтәшләремнең.

Сталинградта атакага күтәрелеп,

алга таба карап, гөрс итеп

 ауды, ләкин аның кулы ябышты

Рейхстагның бугазына җитеп...

Арган аналар,

битләрен җил кискән сөйгән ярлар,

әрем баскан кырлар, саламнары коелган түбәле карт өйләр

— болар да

безнең буынны көтте

хәл алырга,

солдат күкрәгенә елышып еларга.

Мөмкин бүген ул елларның хаталарын,

кимчелекләрен дә эзләргә.

Ә без таңнан торып бригадага бардык

 күтәрәмгә калган атларны

иске сабаннарга җигәргә

 һәм буразнада атын да,

сабанын да үзебез сөйрәргә...

Менә шулай алып килдек илне

күпләр кызыначак җылыга.

Ләкин менә хәзер

авыр күтәрүдән җене өзелгән батыр кебек

 яшьтәшләрем минем егыла.

Таза иман небек ава тора —

 давыл өзгән гүя тамырын.

Бер юбилей күрми китеп барды

Шәрәф дустым, дустым Гамирым.

Тирә-якта шаулый яшь имәннәр,

карт имәннәр горур шыгырдый.

Миндәй урталары нигә сирәк?

Буш төп күреп тәннәр чымырдый.

Эш киеренкелегеннән

бераз арындыкмы, чир сагалый,

больница чиратында

анализлар нулга җыябыз.

Тукта, өзелеп-өзелел

 ютәлләмә болай, Зыя дус!

Әнә мәхәббәтебез дә безнең чиратта.

Кырык яшьтә төсе уңган. Какчаланган. Чалланган.

 Аңардан бүген нәфислекме сорыйк?

Орлык ташыды, салам ташыды ул,

 ат урынына җигелеп чанага.

Яшьлекне күрмәде, нартлыкка җайлашалмый бу буын.

Ирлек булды бөтен тормышы.

Китә, пенсиягә җитә алмыйча,

бакчаларда

 гамьсез яллар өчен

Верандалы йортлар салмыйча...

 

Дәһшәт

(Булган хәл)

Танк тора Лондон янында —

фашистныкы төсле тәреле.

 Кырда үскән гөлләр тәнендә

чәнечкеле чыбын әрнүе.

 

Киноларда — иеше үтереп,

хайван һәм кол санап адәмне,

 бозыклыклар эшләп, типтереп,

йөри изге Доллар әфәнде.

 

Мәктәпләрдә исбат ителә

прогрессның һәлакәтлеге.

 Шундый хәлдә алда ни күрә,

кая омтыла бала хәтере?

 

Йөдәп өметсезлек-сагыштан,

бер вакытны Темза ярында

 очрашып, дүрт малай ярышкан

батырлык һәм үлем хакында.

 

Аллан, Берди, Дэвид һәм Ричард

бәхәсләшеп куя шундый шарт:

атылып килгән  поездга каршы

 кузгалмыйча торырга басып!

 

Йөрәкләргә соңгы ут каба,

куркынудан йөзләр бозылган.

Атылып килгән поездга таба

 Сигез нәни йодрык сузылган.

 

Мәрхәмәтсез металл күкрәге

белән сытып бала гәүдәсен

 үтә поезд, канлы үләнгә

 бер минутка тешереп шәүләсен.

 

Ах, ямьсез шул үлем уены,

 тапаган ул аяк-кулларны.

Юкка көтә ана куены

баласының кулы сарылуын...

 

Танк тора Лондон янында.

Фашистныны төсле тәреле.

Кырда үскән гөлләр тәнендә

чәнечкеле чыбык әрнүе.

 

Мәктәпләрдә исбат ителә

прогрессның һәлакәтлеге.

Шундый хәлдә алда ни күрә,

 кая омтыла бала хәтере?

 

Аңлыйсыңмы икән, инглиз,

 нинди дәһшәт килә өстеңә,

 сабыйларның бозып күңелен,

 үлем юлларына өстерәп?

 

Аңлагыз сез, аңла, балалар —

Алланмы сез, Дэвид я Ричард;

 Батырлыкның башка исеме бар: Т

өзүче. Тикшеренүче. Космонавт!

1960.

*

* *

Соңга калган яз. Тау-тау кар. Янәшә

асфальттан күтәрелә җәйге кайнар рәшә,

 газоннар сыртыннан яшеллек тырпая,

чокырда зәңгәрләнеп җепшек кар муртая.

 Кешеләр киемендә нинди чуарлык:

мамык шәл, капрон шәл, французча яулык;

кышкы тун, көзге чикмән, җәйге җилән;

ефәк косынка, назланып, качмакчы салкын җилдән,

кояш нурлары гына аны иркәләп тынычландыра.

Кыш барыбер үлем куркынычыннан аңгыра

төнлә туңдырып җыя суларны,

үзен ашаучы яңа гөрләвекләргә ача юлларны.

Бу дөнья да, бер карасаң, шулай күренә:

Менә илләр чыкканнар азатлыкның кояшлы үренә,

 һаман яшелләнә, матурая баралар,

 ә кайберләре әле бозлы кар астында калалар.

Реакция төннәре туңдыра, кыса агымнарны,

тик иртән ул агымнар котырып ашый карлы ярны,

 империализм кантарына казый базны...

Соңгарак калды планета язы...

1960.

* * *

Ерак калган бер җыелыш минем истә:

Мәгънәсезлек хисе

шүрәледәй тенкәмне кытыклый,

күңелем бер курнынып китә,

бер —

тиледәй көлә, кыткылдый.

Син

торасың басып өстә:

  • Ач син безгә пычрак эшегезне!

 Штабыгыз кай төштә?

Әйт җитәкче кешегезне!

Синең бу шаяруыңа елмаеп,

күзеңә карадым, тутырып.

Ләкин анда елтырамый шаяру мае,

анда — ачу тутыгы.

Миңа да йоктымы шул тутыгың,

кинәт,

ачуым чыгып,

читкә борылдым...

  • Карагыз, масса алдында үз-үзен тотуын!

Аңладыгызмы, — дидең, — дошман булуын?

Ышандылармы сиңа,

белмим.

Әкрен генә,

берәм-берәм генә

күтәрелде куллар.

Комсомол түгел мин.

Кудылар.

Чыктым. Дөнья шундый матур.

Яңа төзелештә биек краннар,

күктә гөрләп узган уннарча мотор,

бар да шул көнгә дан җырлап торалар.

Кара кайгым минем

көннең яктылыгын, аклыгын

ныграк чагылдыра.

 

...Ул еллар илнең үсү шатлыгы

белән минем күңелдә калдылар.

 

...Менә бүген тагын җыелыш.

Син тагын трибунада, өстә.

Йөзең чытып, кашларың җыерып,

буйыйсың ул елларны кара төскә.

Шул каралык күләгәсенә

 үз мәкерлелегеңнеме яшерү өчен?

Ә мин ул елдан алам исемә

Москва каналының балкыган төсен,

 яңа заводлар, тезелешләр биеклеген,

 АНТларның күңелле гөрләвен...

 

Шул көннәрдән нур өстәлгәнгә килеп,

яктырак бүгенге көннәрем!

1964.

Иделдә

1

Карталарда

син —

бер зәңгәр сызык.

Яр буенда коенганда —

просто рәхәт, кызык!

Ләкин...

Менә чыктым мин

 пароходның палубасына.

Күрәм,

күкрәгең еш-еш күтәрелә, тын алу сыман.

Күкрәгеңне куеп кояшка каршы,

сулыйсың,

дулкынланып,

ярсып.

Син — тере!

Минем кебек үк

синең җаның бар!

Тоям, сиңа да таныш шатланулар.

Сиңа да таныш

Көю-янулар.

Сөеклем, Идел!

 

2

Тик мин күрәм,

син баерак, Идел, миннән.

Синең картлыгың да,

 яшьлегең дә үзең белән.

Әнә, кай җирләрдә

син карт төсле дә,

 бөек төсле дә:

эштән куылган татар хатыныныкы кебек,

 яшел бишмәтеңнән

ярларыңда

сары балчык бүселә.

Ә кай җирдә

син шундый яшь,

син шундый яшь күренәсең:

кыска күлмәк кигән бүгенге кыз кебек,

 туры сызыклы бетон күлмәгеңнән

ялтыр тезләреңне күрсәтеп,

сикеренәсең!

3

Кума мине, Нина, каютка...

Анда җылылык та, тынлык та,

шома язган шигырь шикелле,

тәнне, җанны рәхәт оета.

Ләкин нума мине каютка,

Мин үзем дә яхшы аңлыймын,

көне буе җилдә җилләгәч

көчәясен кичен авыруның.

 

Күңелем минем, ярсуларны сагынып,

 бүлмәләрдә бик күп тилмергән.

Җилдән куркып кына инде шагыйрь

ничек аерылсын Иделдән?

 

Кем туктатыр, әнә, дулкынны

ярга ярсып барган вакытында?

Дулкын дулкын инде ул. Ярга

 бәрелә. Чәлпәрәмә ватыла.

 

Дулкын дулкын инде ул,

ярсу өчен

кайналып ул астан калыккан.

Шулай булгач,

кума мине, Нина, каютка.

1964.

Җилдә агач яфраклары

Җилдә

сөйләшүдән

һич тыела алмый агач яфраклары,

бер туктаусыз сөйли алар —

кайчак — сикергәләп, канатланып,

кайчак — моңаеп, башларын аска иеп,

кайчак —

елап, сулыгып-сулыгып,

ә кайчакта — хәвефләнеп, ашыгып, өзгәләнеп,

агач ботагыннан өзелеп китәрдәй булып...

1962.

Шәһәрдә явымлы ямьсез көн

 

Күк — карасу-күксел,

Өйләр — моңсу соры.

Таш өйләр кочагында

Дерелди

Яшь каенның зифа сыны.

Юеш керләрнең канаты

 Бәргәләнә балконнарда.

Җылы

Кеше сүзе

 Посып тора

Түбәдәге антеннада.

 

* * *

Сиңа ничә яшь? дип сорыйсың син.

Җавап бирәм:

  • Унсигез яшь.
  • Ә битеңдә тирән җыерчыклар?
  • Аларга да унсигез яшь.
  • Ә башыңда күпме чал чәчең бар!
  • Аларга да унсигез яшь.
  • Ә йөрәгең нигә тигез типми?
  • Аңа әле бары унсигез яшь.
  • Ярсуыннан арып туктаса ул?
  • Күзеңә чыкса, шунда бер тамчы яшь,

Сагынып елмай:

  • Аңа, диген, бары иде әле унсигез яшь...

1964.

*

* *

Ничә тапкыр синең янга кердем,

Бик акыллы сүзләр сөйләдем.

— Тукта, әйт син минем сагынганны! —

Диде, ярсып типте йөрәгем.

Ләкин әйталмадым.

 

Бу минутта ара ерак безнең,

Шуңа артты төсле кыюлык.

Очрашканда тагын каушап калсам,

Сүз әйталмый, төшсәм коелып,

Аңла, аңла җаным.

 

Бер елмаеп кара күзләремә,

Уйнатып ал кара кашыңны,

Шул җитә бит миңа бөтенләйгә

Югалтырга җүләр башымны,

Шул җитә бит миңа.

1964

Мин оныттым сине

Мин оныттым, оныттым инде сине,

Ничә еллар — кичке җилләр истеме,

Тәкрарлыймын эчемнән мин гел шуны:

 «Мин оныттым сине,

  Мин оныттым сине».

 

 Мин оныттым бакчада язгы кичне,

 Йөрәгемдә шул кич уянган хисне,

Күңелемнән тәкрарлыйм бер сабак төсле:

«Мин оныттым сине,

Мин оныттым сине».

 

Сагынудан, әрнүдән арды бәгырь,

Бушанып-тынып налган күңелем хәзер —

Шундый таш язып нуелган бер кабер:

«Мин оныттым сине,

Мин оныттым сине».

1964.

 

***

Була шундый авыр чакларым да:

 Кирәгем юк кебек дөньяда.

Шигырь язсам, кемгә хаҗәте бар —

 Миндәй аны

ун,

йөз,

мең яза.

Халкымның да юлы ачык инде,

Үз бәхетен тапкан күптәннән.

Сугышасы юк кара көчләр белән,

Тукай кебек —

Кара каным савып үпкәмнән.

Кайберәүләр кебек гамьсез генә,

Бик ук бирелмиче уйларга,

Моңлы җырчы булып калыргамы,

 Чәйле-мәйле төрле туйларда?

Моның өчен ләкин тавышым дорфа,

 Җитми, диләр, аңа милли моң.

 Кафияләр серен аңламыйсың,

Җитми, диләр, моңа гыйлемең.

 Шигыремә кайбер гайбәтчеләр

 Кыла төрле-төрле ырымнар.

 Ситуацияләр шулай булгач,

Күңел төшәргә дә урын бар.

Ләкин... Хәтерлә син:

Көрәш дәрте

Арткан гына бөек шагыйрьдә

Төрле Тальниновлар 1 яла белән

Аны яралаган чагында.

Гамьсез җырлар җирне бассалар да,

 Читкә селтәп алар дулкынын,

Көрәш өчен корал булырлык җыр

 Эзләп суза эшче уң кулын.

Сиңа үрнәк:

ярминкәләр саен

Медальләрнең алтын-көмешен

Ала безнең туннар — кем онытыр

 Шуңа кергән Такташ өлешен!

Тагын бу агитка язган, диеп,

Тәнкыйтьчеләр сөрән салсыннар.

Шигъриятем! Көрәш фронтында

 Бул син корал тулы арсенал!

1957—65