Логотип Казан Утлары
Публицистика

«Уйларым һәм хисләрем-халык белән»

 

Таҗи Гыйззәтнең тууына 70 ел

 

 

Театрларыбыз сәхнәләрендә аның пьесалары, драмалары, либреттолары әле бүген дә уңыш белән бара. Таҗи Гыйззәт драматургиябезнең зур мастерларыннан иде. Алай гына да түгел, ул татар совет драматургиясен яңа сыйфатлар белән баеткан, театр сәнгатебезгә үз өлешен керткән новатор драматург иде. Ул безгә дистәләрчә әйбәт сәхнә әсәрләре, күп санлы әдәби образлар калдырды. Тормышның барлык якларын иңләргә омтылган,зур иҗтимагый  каршылыкларны гәүдәләндерүгә багышланган Таҗи Гыйззәт

драматургиясе әдәбиятыбыз үсеше тари,хында матур бер сәхифә булып тора.Таҗи Гыйззәт зур хисләр һәм зур проблемалар, монументаль полотнолар авторы иде. Соңыннан аның иҗатының бу көчле яклары бөтен татар драматургиясенең төп, асыл сыйфатларына әйләнде.

Быел, сентябрь аенда, РСФСРның һәм ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе, артист һәм драматург Таҗи Гыйззәтнең тууына 70 ел тула. Шул уңай белән, журналыбызның бу санында язучының киң катлау укучыларга моңарчы таныш булмаган кайбер язмаларын, Башкорт дәүләт академия театрының артисты һәм режиссеры Имашов Б. исеменә язган зур күләмле хатын урнаштырабыз, Бу документларның кыйммәте «Ташкыннар» драмасының һәм шул исемдәге трилогиянең язылу тарихын ачыклау белән генә чикләнми. Алар күренекле драматургның әдәби-эстетик карашларын өйрәнү өчен дә әһәмиятле чыганак булачаклар.

Материалларны журнал редакциясенә язучының улы Казбек Гыйззәтов

әзерләп бирде.

 

«Ташкыннар»

«Ташкыннар»  әсәре өстендә елга якын эшләргә туры килде… Авылның ярлы батрак, урта хәлле крестьяннарының империалистик сугыш, буржуаз февраль революциясе аша бөек Октябрь социалистик революциясенә килүләрен художество образлары белән бирү өчен бик күп укырга, шул заманны бик нык өйрәнергә, тормышта булып узган күренешләрне, аерым кешеләрне халык арасыннан тупларга туры килде.

«Ташкыннар» әсәре минем ижатымда иң күренекле урынны алырга тиеш. Чөнки мин аны халыклар азатлыгының егерме еллык бөек Октябрь бәйрәменә багышлап яздым һәм мин аның уңышлы әсәр булуына, тамашачылар тарафыннан зур алкышлар белән каршы алыначагына ышанам.

Таҗи Гыйззәт.

1937 ел, октябрь.

Иптәш Имашов!

Мин сезнең хатыгызны алдым. Бөтен сорауларыгызга шушы хатым белән тулы җавап бирергә уйлыйм. Мин көз көне Галимовның җибәргән хатына каршы җавап хаты язган идем. Шуннан соң минем белән хәбәрләшүче, хат язучы булмады, «Кызыл Татарстан»да чыккан рецензия турысында мәсьәлә болай. Мин сезгә рецензиягә кадәр үк анда күрсәтелғән кимчелекләрне төзәтеп җибәргән идем. Мәсәлән, Айсылу, Мирзахан, Артамоновлар турындагы соңгы төзәтмәләрне укыгансыз. Газетта күрсәтелгән кайбер моментларны тәнкыйть белән укырга кирәк.

…«Ташкыннар» әсәре театрда зур борылыш ясады. Шулай ук актерлар коллективының да күз өстендә тоткан әсәре булып тора. Ике ай эчендә 31 тапкыр куелып, шыгрым тулы тамашачы белән бара. Тамашачы караганда рәхәтләнеп көлә, рәхәтләнеп җылый, соңгы пәрдәләрдә үзенең эчке шатлыкларын аплодисментка биреп артистларга уйнарга уңайсызлый. Без хәзер ничек кенә булса да шул аплодисментларны киметүгә чаралар күреп ятабыз. Әсәр турындагы шау-шу Мәскәүгә дә ирешкән. Ашыгыч рәвештә тәрҗемә ителеп, Малый театрның филиалы режиссеры Каверинскийга җибәрелде. Ярый, мәсьәләгә күчик.

«Ташкыннар»га бездә музыканы Җәүдәт Фәйзи иптәш язды. Музыкасы бик яхшы. Әсәрдәге образларны, шул эпоханы күрсәтүдә мастерларча башкарып чыкты. Аның язган көйләре тирән эмоциональ хисләр белән бирелгән. Бигрәк тә Гөлчирә, Гайнавал белән Наһар солдаткалар җыры. Айсылу, рекрутлар көе тамашачыны үзенә җәлеп итеп, хәзерге көндә халык арасына таралып бара. Мин Мәсәлим абзый Вәлиевне начар композитор димим. Шулай да мин Җәүдәт Фәйзи музыкасы белән куюны теләр идем.

Мин бүген, Сезнең хатны алгач, Жәүдәт белән сөйләштем, Ул, әлбәттә, бик шатланды, ике арада килешү булгач һичбер тоткарсыз җибәрергә вәгъдә бирде. …Минем Уфага бару мәсьәләсенә килгәндә берничә көнгә куелу көннәрендә булырга мөмкин дип саныйм. Кайчан куелуы турында алданрак хәбәр итәрсез.

  Хәзер конкрет рәвештә бирелгән сорауларга җавап биреп китәргә уйлыйм. «Әсәрнең төп идеясе?» дигән сорауга болай дияр идем. …Мин «Ташкыннар» әсәрендә крестьян арасында Шәүлихан старшина семьясы, Әхтәри староста, Твардовский, Лашманов кебек эксплуататорлар булу белән бергә, крестьян арасыннан чыккан тотнаклы, аң-белемгә ия булган, революция чорларында крестьян арасында җитәкчелек иткән Мирвәли.

Артамонов кебек көчле большевик образлары бирергә һәм крестьян арасында төрле социаль катлауларның барлыгын һәм аларның сыйнфый көрәшләрдә нинди юллар белән революциягә килүләрен күрсәтергә телим. Қыскача әйткәндә, «Ташкыннар» әсәре крестьяннарның империалистик сугыш, буржуаз февраль революциясе аша бөек Октябрь социалистик революциясенә килүләрен күрсәтә. Дөрес, әсәр күләм ягыннан озын. Ләкин

спектакльне ун-унбиш, егерме минут алдан бетерү теләге белән әсәрнең эчтәлегенә, образларның тулылыгына һәм аның политик ягына кимчелек китерерлек кыскартуга барырга ярамый. Без үзебез дә беренче унбиш-егерме минутларда бетерәбез. Ләкин бездә (минемчә) урынсыз паузалар, озын антрактлар бар. Баштагы I-II пәрдәләр һәм соңгы ике картинаны антрактсыз алып барганда әсәр һичшиксез унике тулганчы бетә торган әсәр. Шәүлихан пәрдәсендәге Биктимер һәм «сату» турындагы күренешләр бик кечкенә, алар әсәр өчен, әсәрдәге образларны ачуөчен кирәкле моментлар булып торалар.

     Мирзахан хәзер ачык образ бит. «Кызыл Татарстан»да чыккан рецензия аның баш-тагы постановкаларына карата язылган иде. Чөнки баштагы берничә спектакльдә аны аңламыйча кул чабулар булгалады. Шуның өчен без аны ачыклату теләге белән икенче пәрдәдә спиртны аңардан бирдерү, өченче пәрдәдә Гөлчирә артыннан «ярый синдәй үч алучыларны минем күргәнем бар», дип кычкырып калуы һәм атасы белән булган талашында, үзе әйткәнчә, «строеннан риза булмыйча» түгел, ә бәлки «туып килә торган революциядән котылырга, үз сыйныфының интересларын саклап калырга» теләүче либераль буржуа вәкиле икәнлеген бик ачык аңлата

    Мирзахан, Ходаяр типлары… буржуаз милләтчеләрнең бер вәкиле бит. Шушы Мирзаханнар, Ходаярлар үзләренең кара теләкләрен тормышка ашыру теләге белән вакытында кайбер ташламалар ясап, уңай эшләр эшләгән булып, халык алдында, партия, совет власте каршында үзләренә ышаныч тудырдылар. Шул ышанычларына таянып, корткычлык, шпионлык эшләре алып бардылар.

    Мирзаханның ярлыларга бурычка товар бирү моментын төшерүгә каршы килмим.

    Айсылу образы хәзерге вариант буенча ачык: заводта торучы гади бер татар кызы булган, ләкин сирәк кешеләргә хас булган аңардагы тотнаклылык, акыллылык, аңлылык «Ташкыннар» әсәрендәге хатын кызларның берсендә дә юк. Аның Мирвәли өстеннән Биктимер картка әйтә торган сүзләре бар икән, беренчедән, ул Мирвәлине ярата, аңардан аерылмау теләге белән әйтә. Икенчедән, ул аны үзенең якынына - атасына сөйли бит. Өченчедән, кешеләр анадан туганда революционер- большевик булып тумыйлар. Алар тормыш кушуы буенча әкренләп үсәләр, үзгәрәләр. Һәрбер ярлы батрак, һәрбер эшче революционер булырга тиеш дигән сүз юк. Революционер-большевик булу өчен аң белем, сәяси тәрбия кирәк. Сәясәт ул бөек бер фән, аны үзләштерү өчен хәзерләнергә, тәрбияләнергә, аерым чыныгу кирәк. Айсылу образы менә шулай әкренлек белән үсә торган бер образ. Соңгы вариант буенча ул хәзер кооперациядә

эшли, авылларга собраниеләр уздырырга йөри. Бу, әлбәттә, гади бер татар хатыны өчен зур үсеш, Бездә ул бик матур бара һәм актрисасы да яхшы уйный (Ильская). Ул сәхнәдә сөйләгәндә тамаша залында чебен дә очмый. Язылган рецензия баштагы вариантка карата иде.

    Артамонов кем?

    Артамонов крестьян арасыннан чыккан, бераз белемгә ия булган крестьян революционеры. Соңгы пәрдәдә волость большевикларының җитәкчесе. Авылда Октябрь революциясен хәзерләүче төп көчләрнең берсе. Мирвәли җир комитетының председателе булса, Артамонов волком секретаре, элемтә мөдире һәм крестьян арасында зур авторитеты булган организатор. Мирвәли белән алар бер пландагы кешеләр. Аның образы Биктимерләр тормышына… бәйләнмәгәнлектән шулай йомшаграк тоела, Ләкин революционер-организатор булу ягыннан караганда, әсәрдә бик зур фигура булып чагыла.Япон сугышы вакытында бишенче елгы революциядә катнаша, урманда кассир булып эшләгәндә байлар белән урман кисүчеләр арасында көрәшне оештыра, сәяси яктан ышанычсыз кеше булуы өчен патша жандармасының поднадзорасында тора, паспорт алып читкә китү правосыннан мәхрүм ителә. Кантужен булып сугыштан кайткач сөй-ләгән монологында солдат арасында эшләгәне, бу сугышта рус мөнархиясенең җиңеләчәген, ләкин Россия халкының җиңәчәген ачык итеп күз алдына китереп бастыра.

Шулай ук революциягә кадәр аның крестьян арасында революцион эш алып барганы күренә. Мәсәлән, Мирвәли Гайнавалга акча биргәндә «менә бу хатны почтада эшләүче Артамоновка тапшыр. Ул сиңа ярдәм итәр, гомумән, сиңа аның белән бик нык бәйләнештә булырга кирәк», ди. Лашмановның старшинага Артамонов өстеннән сөйләгән сүзләрендә аның кандрашныйлар (ягъни алпавытта контракт белән ялланып эшләүче авыл хуҗалыгы эшчеләре),солдаткалар белән яшерен собраниеләр ясавы, алар арасында тәрбия эшләрен алып барганы (билгеле була). Шулай ук Февраль көннәрендә фронттан кайткан солдатлар, ярлы крестьяннарны оештырып, Шәүлиханнарны, земский начальникларны арестовать итә.

    «Ташкыннар» кебек 27 образ катнаша торган әсәрдә бер кешегә шул кадәр урын бирү җитсә кирәк дип уйлыйм. Аны эшче итүнең икенче куркыныч ягы бар, ул вакытта без татар  крестьяннарында Биктимер, Гайнавал кебек көчле типлар күрсәтеп тә, рус крестьяннарының революционлыгын смазывать итүгә барган булыр идек. Безнең әсәрдә эшче вәкиле булып Мирвәли тора, Артамоновны да эшче ясасак, бер-берләрен дублировать итә торган параллель образлар булып чыгарлар иде. Мирвәли турында газетта «ул атасы белән генә сөйләшә, крестьяннар арасында эш алып бармый», диелә, Бу дөрес түгел. Мирвәлинең бөтен тормышы революциягә, халык арасында эшләүгә корбан ителгән. Ул Лена вакыйгасы уңае белән булган демонстрацияне оештыра, партиянең кушуы буенча татар-башкорг эшчеләре арасында тәрбия эшләре алып бара. Беренче пәрдәнең башында Айсылу кереп: «Мирвәли сине бер хатын чакыра. Түбән очның Бәдернисасы», дип хәбәр итә. Атасы Биктимер болай ди: «Ә, Аблайныкылар жирен алдап алганнар иде, шул турыда киңәш-фәлән сорап килгәндер», Күрәсез, Мирвәлинең бу авылга кайтканына икенче генә көн булса да, ул инде халык арасына оеткы салып өлгергән. Кулак кабаласыннан котылырга ярдәм сорап аңа киләләр. Атасы белән булган бөтен күренешләрендә, энеләре белән объездчик турында сөйләшкәндә, хәтта Гөлчирәнең алпавыт урманыннан җыеп кайткан җиләге турында да агитация алып бара бит. Шулай ук ул чәкчәк ашарга килгән Ходаярларга халыкара хәл турында сөйләп, аның милләтчелек фикерләренә отпор бирә. Дүртенче пәрдәдә аның кайтканына бер генә көн. Шулай булуга карамастан, ул үзенә кирәкле кешеләрнең өенә кереп йөргән. Қаравыл өенә барып, җыйналган халыкка патша һәм начальстволар турында сөйләгән. …Дүртенче пәрдәдә атасы белән сөйләшкәндә берничә кеше кертүгә каршы түгел. Ләкин сәхнәгә кергән кеше сөйләргә тиеш дип саныйм. «Мирвәли Гайнавалга акча бирә, аталарына бирми», дисез. Аларга да ярдәм иткән дип аңларга кирәк. Әгәр дә шунсыз мөмкин түгел дисез икән, Айсылуның: «Аларның тормышлары бик начар, актык куәсләрен изделәр», дигән сүзләреннән соң: «Ярый, әле син кайтып бераз ярдәм күрсәттең», дип өстәргә була.

   Хөрмәтулла һичшиксез кирәкле тип. Ул кулакка үсеп бара торган зажиточный катлауның бер вәкиле булып әсәрдә күренә. Кулак, бай балалары ришвәт биреп сугышка бармый авылда калсалар, Хөрмәтулла кебекләр дә офицерларын, начальстволарын сыйлап денщиклыкта калалар. Ул гына да түгел, Хөрмәтулла шул сыйлаулары аркасында «батырлык» күрсәтүче геройга әйләнеп, георгиевский тәресе белән бүләкләнә. Соңгы пәрдәдәге аның Мирвәли белән сөйләшү күренеше, туган кардәшлеген читкә ташлап, үз сыйныфы интересын яклаучы дошман вәкил икәнлеген күрсәтә. Халыкча әйткәндә, «җан кардәш булса да, мал кардәш түгел бит». Икенчедән, бу күренештә Мирвәли, кияү, кардәш булуына карамастан, Хөрмәтулланың битлеген ертып ташлый. Аннан «Биктимер бик культуралы итеп сөйли» диелә. Аның «ләкин» дигән җөмлә башлары бар (дигәнсез). Аларны, әлбәттә, сызарсыз. Биктимерне эш өстендә күрсәтү мәсьәләсендә без үзебездә икенче пәрдәдә Мөршидә килү алдыннан дугалар сырлау эше белән шөгыльләнүен, өйдә берничә яңа дугалар күрсәтәбез. Сезгә дә аны кулланырга мөмкин. Ишек янында бер кечкенә станок кисәге һәм шунда столяр кораллары куя торган шүрлек бирергә була. Қызына кунакка бармыйча башка авылга эшкә җибәрү мәсьәләсе болай: ул бит кунакка бармый, Мөршидә аны, атасы булуына карамастан, эксплуатировать итү теләге белән алдап алып китә.

   Гөлчирә образыңың соңгы пәрдәдә йомшак булуы турында сүзегез белән килешә алмыйм. Чөнки Гөлчирә гади бер кыздан агитаторша булу дәрәҗәсенә үсә. Әгәр дә Айсылу очрап Мирзаханнан физик үч алу теләгеннән кайтармаган булса, ул, һичшиксез, Мирзаханның йөзенә кислота сипкән булыр иде. Ләкин аны җиңгәсе Айсылу белән абыйсы Мирвәлиләр бу фикердән кайтарып заводка алып китәләр. Кислота сибеп үч алуга караганда, Мирзаханнарның сыйныфыннан үч алу эшенә этәрүләре безнең өчен кыйммәтрәк.

   Мин үзем асылда башкорт, Алабуга өязендәге Асабар башкортлары дигән нәселдән. Әтиләр үзләрен башкорт дип йөртәләр иде. Бабай белән бертуган абыем 1871 елларда башкортлардан беренче солдат алу наборында солдатка алына, Ләкин безнең әйләнә тирәбез татар авыллары булганга, башкортның теле һәм гореф-гадәтләре бездә калмаган, «Ташкыннар»дагы өй Қазан татарларында да күренми, Әмма безнең хәзерге Алабуга, Красный бор, Әгерже районнарында мин бала чакларда шушындагыча иде. Кыз алу, егет өйләндерү түбәндәгечә була иде: (моны әлбәттә, ярлы-батрак өе итеп аңларга ярамый, хәлле кешеләр өе) башта кызны кодалар аңлашалар - ярәшәләр. Аңлашу мәҗлесендә тарту, бирнә, калым условияләре ясалып, туйның көне билгеләнә. Шуннан айлар буе ике якның туйга хәзерлеге башлана. Туй көне җиткәч кыз йорты, кыз нәселе (кыз торган авыл) кунак-кодаларга хәзинәсендә булган барлык байлыгын сарыф итә. Шул көнгә башка авыллардан кунаклар чакырыла. Бер көнне туй башлана. Егет ягы бөтен нәселе белән пар атлар җигеп, терлек, дирбияларын бизәп, кыңгыраулар тагып, биш-алты чанада кыз йортына туйга киләләр. Ашау-эчү башлана, никах укыла. Шул көнне кич белән кодаларны кыз як кодалары үз йортларына кунакка алалар. Шулай итеп кодалар, биш-алты төн өйдән-өйгә кунып, өйдән-өйгә йөреп, кунак булалар. Туй китә. Ике-өч көннән кызның атасы берничә ышанычлы батыр егетләрне атына утыртып кияү алдырырга җибәрә. Кияү йортында зур хәзерлек белән кияү алуга килүче егетләрне көтә, һәм шул мәҗлескә егет үз авылының фәкать егетләрен генә ашка җыя. Бу аштагы төп максат кыз йорты тарафыннан кияүгә җибәрелгән чәкчәкне ашау. Ашка килгән егетләр чәкчәкне авыз иткәннән соң, һәркем хәле хәленчә, чәкчәк котлап, табынга алдан ук куелган җиз подноска яисә зур тарелкага, чалтыр-чолтыр итеп, көмеш тәнкәләр салалар. Шушы мәҗлес үткәннән соң, кияү егетләре кияүне кыз янына алып китәләр. «Ташкыннар»дагы Хәйбул менә шуларның берсе. Яшь чагында Мирвәли дә бик күп кияүләрне кыз белән кавыштырырга катнашкан егет. Шуның өчен дә гореф-гадәтләрне бик яхшы белә.

   Соңгы пәрдәләрне һич кыскартырга ярамый. Үзегез беләсез, бу бик җитди, бик җаваплы пәрдәләр. Бу текст установить ителгән, безнең коллектив белән эшләнгән текст.Кайбер вак-төяк кыскартулар үткәрергә, кабатлана торган җөмләләрне сызарга да мөмкин. Ләкин гомумән алганда күренешләрне төшерү эшенә барырга ярамый.

   Мин иртәгә фотокарточкаларны җибәрү турында дирекция белән сөйләшәм. Ничек тә күндерергә тырышырмын.

Без быел «Төшемле урын», «Ташкыннар», «Фигароның туе», «Чик сакчылары» исемле нәрсәләр чыгардык. Тиздән Әблеев дигән иптәшнең «Шәмсекамәр» дигән әсәре әзер була. Аннан «Қорыч ничек чыныкты», аннан минем «Бишбүләк» исемле әсәремне куярга уйлыйлар. Шушылар белән быелгы эш планы чикләнә.

   …Быел безнең эшләр шәп, Халыкның театрга йөреше елдагыга караганда гаҗәеп рәвештә югары. Мәскәүдән чакырылган Фрид дигән зур режиссер «Фигаро» постановкасын куйды. Зур уңышлар белән бара. «Шәмсекамәр» дә яхшы, «икмәкле» әсәр булыр дип торабыз.

Хәзергә шуның белән сүзне бетереп эшегездә зур уңышлар телим. Бөтен иптәшләргә миннән сәлам диярсез. Хат язып торыгыз. Аңлашылмаган нәрсәләр булса сорагыз. Тагын бер үтенеч: «Ташкыннар» әсәрен уйнаганда, артык кайгы, хәсрәт якларга басым ясап, әсәрдәге батырлык пафосын җуюга барылмасын, Бигрәк тә Биктимер карт образында сак булырга кирәк. Соңгы пәрдәләрдә көрәшкә сәләхиятле булган көчле крестьян картын китереп бастырырга кирәк. Шушы хат белән Шәүлихан пәрдәсенә кечкенә генә бер төзәтмә дә җибәрәм.

   Шәүли хан. Унбиш ел старшина булып, берничә медальләр алган атаңа шундый сүзләр әйтергә как син имеешь право.

   Мирза хан. Бу сүзләрне, әткәй, мин генә түгел, илебезнең һәлакәттән, революциядән саклап калырга теләүче һәрбер укыган, аңлы кешеләребез шулай дип әйтәләр. Әгәр дә без тизлек белән чара күрмәсәк, тиздән өстебезгә кара халык талпасы ябырылып киләчәк тә, һәммәбезне җир өстеннән себереп түгәчәк. Үзең уйлап кара, әткәй, дәүләт аппаратларында эшсезлек һ. б.

Сәлам белән: Таҗи  Гыйззәт.

8 февраль, 1938 ел.

 

Автордан

   «Ташкыннар» драмасының беренче варианты 1936-1937 елларда язылын, бөек Октябрь социалистик революциясенең XХ еллыгына багышланып, Татар дәүләт академия театрында куелды.

   Заманында бу әсәр һәм аның постановкасы киң җәмәгатьчелек һәм тамашачылар тарафыннан зур алкышлар белән каршы алынды. 1941 елга кадәр өзлексез рәвештә татар һәм башкорт театрларында уйналып килде.

   1941 елның ноябрь аенда Мәскәүдә булачак татар сәнгате һәм әдәбияты декадасы өчен дә махсус рәвештә әзерләнгән иде. Ләкин немец фашистлары илебезгә искәрмәстән һөҗүм итү сәбәпле тәгаен ителгән. ул декада булмый калды.

   Автор бу әсәрен язганда бөтен крестьянкатлауларының 1914 елгы беренче империалистик сугыш, февраль буржуаз демократик революциясе аша бөек Октябрь социалистик революциясенә нинди юл белән килүләрен күрсәтүне максат итеп куйган иде. Ләкин илебездә булып узган бу өч зур вакыйганың бер драма әсәрендә бирелүе авторны канәгатьләндермәде. Шуның өчен ул 1942 елны «Ташкыннар» драмасын өч кисәккә бүлеп «Шомлы көннәр», ю «Даулы көннәр», «Данлы көннәр» исемнәре белән атап, трилогия язу эшенә кереште. Трилогиянең беренче һәм икенче серияләре 1943 елда язылып, журналда басылды, 1947-1948 елларда ике сериясе Татар дәүләт академия театрында яңадан куелды.       

     Өченче сериясен язу озаккарак сузылса да, автор аны быел тәмам итеп театрга һәм издательствога тапшырды.

1952 ел.