Логотип Казан Утлары
Роман

Муса (дәвамы)

 

IX

Демблин дигәннәре Висла елгасының калку ярына корылган борынгы крепость булып чыкты. Аның биек таш коймалары һәм артында шомлы сер саклагандай калын, авыр капкалары, ны­гытманы тыш яктан әйләндереп алган тирән канауда су тулып торуы һәм кайтарма күперләр аркылы гына эчкәре узарга мөмкин булуы Мусаны бик гаҗәпкә калдырды. Әллә кайчангы урта гасыр пәһлеван сарайлары, патша, герцог цитадельләре, хәтта атаклы һәм хөрмәтле Дон Кихот Ламанчский сугышып йөргән заманнар күз алдыннан кичте. Эчкә узгач аның беренче соравы да шул хакта булды. Бу ныгытманың «Әби патша» тарафыннан салдырылганын әйттеләр аңа. «Чынлап «та, борынгы икән шул бу,— дип уйлады Муса.— Рус феодал империясенең Польшаны йота башлаган чорларында туган яман чир икән. Бездәге Зөя каласы... Сәер бит, Казан җиренә басып кергәндә, башкаласының борын төбенә китереп Иван Грозный иң элек ныгытма корган, аннары Казан илен басып алган...»

Хәзер тирән тылда калган бу иске ныгытманы Гитлер коллар колониясенә әйләндергән иде. Әсирләр каберлеге өчен бик уңай урын булып киткән. Биек коймалар өстенә чәнечкеле чыбыклар да корып җибәргән­нәр, усал күзләр төшәрлек түгел. Шуңа күрә монда инде туксан алты мең әсир шешенеп, тиф бетләренә таланып һәлак булган диләр. Берәү дә күрмәгән, нәразыйлык күтәрмәгән...

«Беребез дә кайтмас, язмас микәнни?.. — дип пошынды Муса. — Юк, кайтырбыз, язарбыз, фаш итәрбез без аны! Дөнья белер! Тик Адольф үзе генә булмас, ул чакта күптән шакмараеннан асып куйган булырлар аны!..»

Кош аулаучылар бер үк читлекнең төрле бүлемтегенә төрле кош япкан шикелле, монда да милләтләрне төрле блокларга тутырганнар иде. Муса татарлар блогын эзләп китте. Аның кулындагы кәгазьләрдә Розенбергның үз имзасы һәм ОКВенең көнчыгыш бүлеге печатьләре булганлыктан, лагерь эчендә тоткарсыз йөри ала иде ул. Ныгытманың эче шактый киң булып чыкты, Мусаны блок башлыгына илтүче немец солдаты байтак барганнан соң озынча бер такта барак янына килеп туктады. Аның бер башындагы ишеккә часовой баскан булса, икенче башыннан үзенең бөтен ыс, төтен, сөрем һәм черегән бәрәңге сасылары белән бергә кушылып кухня исе килә иде. Солдат штабның шул баракта икәнен әйтте дә үзе китеп барды. Муса өс-башын кардан каккалап тор­ганда, аргы баштан олы гына чана тартып килүче кешеләр төркеме күренде. Алар якынайгач, часовой баскан ишектән бер ефрейтор җилтерәп чыкты да, төркемне туктатып, нәрсәдер тикшерергә тотынды. Тигез так­та төпле ломовой чамасына, әрдәнә шикелле дүрт почмаклап, биек итеп үлекләр төялгән иде. Аларның як-яктан тырпайган шәрә аяклары һәм  ялангач башлары туңадыр кебек тоела, кызгану хисе уята, һәм бигрәк тә, шул каны кипкән саргылт-ак аякларны нәрсә беләндер төрәсе килә иде. Ефрейтор әле һаман кычкырынуында, нәрсәгәдер бәйләнүендә бул­ды. Аңа ниндидер кәгазьләр, калайлар күрсәттеләр. Шуннан соң гына ул берхәтле тына төшеп, жигелгән әсирләрнең берсен үзе белән ияртте дә конторга табан атлады. Аның артыннан килүче урта буйлы, куе кара кашлы егетнең өстендә таланып беткән кыска тун белән тез күзләре бү­селеп чыккан сырма чалбар, аякларында әллә нинди алама чүпрәкләр белән урап кигән агач башмаклар иде. Март башыннан ук күтәртмә та­гып чыккан малай шикелле, башмагы белән бозлавык сукмактан шак-шок атлап килә ул һәм, озын борынын сузып, кухня ягыннан килгән кытыклавыч исне эченә җыя барган төсле күренә. Якынрак килеп җиткәч, Муса бу егетнең кара каш астындагы матур һәм үткен күзләре үзенә текәлгәнен сизеп алды. Ул ара да булмады, ябык һәм карт чырайлы бу егет куллары белән алга үрлеккәндәй итте дә:

  • Муса абый! —дип кычкырып җибәрде.

Муса аптырап, аны таный алмыйча торганда, немец үз командасын биреп өлгерде:

  • Һальт! Юлыңда бул, дуңгыз!..

Егет кинәт сүнде дә, иске-москылары эчендә бөрешеп, ефрейтор артыннан атлады. Шулай да аның күзләре Мусада иде әле: «Эх, танымадыгыз да... Әллә теләмәдегез инде...» диләр кебек иде. Алардан соң Муса да эчкә керде һәм, блок башлыгын табып, үзенә кирәк кешеләр турында сөйләште.

Блок башлыгы, кырыклар чамасындагы олы гәүдәле, кипкән сүсән чәчле немец, сыек зәңгәр күзләрен кыса төшеп, башын кашыды.

  • Мондагы блокта алар ун меңнән артык, әйе... артык... Ничек итеп, әйе, сезгә кирәкле шул ниләрне, музыкантларны, сайлап алырбыз икән?.. — диде, җансыз гына итеп. — Колоннага тезеп сорасак инде, әйе...
  • Ун мең кешенеме, әфәндем? —дип көлде Муса, аның теләр-теләмәс кенә чыга торган сүзләрен бүлеп. — Кирәкми. Сез бу эшне үземә тапшырыгыз. Миңа бит бик әллә ни күп кеше түгел, мин аларны болай да сайлаштырып алырмын. Тик миңа бүлмә сымак бер урын гына та­быгыз. Үзегез беләсез, ана телендә сөйләшеп, уйнатып карау кирәк ич... Һәм иң элек әнә шул баягы кешене китерсеннәр иде. Чөнки ул үзе дә миңа танышлыгын белдерергә теләгән шикелле тоелды.

Блок башлыгы, үзеннән югарылар белән сөйләшеп алгач, Мусага кабинетына яндаш буш бүлмәне тәкъдим итеп, өенә китте. Аның башы авыртынкырап тора икән, пирамидон белән кара кофе эчеп, бераз ятып торса, бәлки рәтләнеп тә китәр, бик авыр эш бит...

  • Әйе, әйе! —диде Муса, аны хуплап ишеккә озата-озата. Ифрат авыр! Ярый, хушыгыз, әфәндем. Әйтә китсәгез иде, теге малайны китерсеннәр миңа...

Муса, үзенә билгеләнгән бүлмәгә кергәч, әлеге шомлы чана кинәт тагын аның күз алдына килде. Ул тәрәзә яңагына килеп сөялде дә тышка карады. Тилмереп үлгәннәр штабелен бөкрәеп, алга сузылып, җан газабы белән тартып баручылар шактый ераклашканнар иде инде. Мусаның, ниндидер күз сукрайткыч нәрсәгә караган төсле, каш өсләре сызлап үтте. Ул тиз генә читкә борылды да ачы чырай белән пышылдый башлады:

Эх, сез, шомлы әбием әкиятләре.

Кая сезгә җитү чынлыкны?!

Сүз җитәрме сейләп аңлатырга

Бу йорттагы вәхшәт, коллыкны

Ишектә баягы егет күренде.

  • Әйдүк, дускай! — дип, кинәт үзгәргән якты йөз белән каршылады Муса аны. Әмма теге егетнең баягы дәрте сүнгән иде инде.
  • Чакыруыгыз буенча килдем... — диде ул, рәсми тавыш белән.
  • Бая мин сезне танып җиткерә алмадым, — дип дәвам итте Муса, гафу үтенгәндәй. — Ялгышмасам, сез минем янга беренче мәртәбә Гаяз Мансур белән килгән идегез. Кырыгынчы ел бугай, икегез дә Бәрәңге педтехникумын тәмамлаган, вуз студентлары булырга йөрисез һәм икегездә дә бер кочак кайнар шигырьләр! Шулаймы? Ә менә исемегезне, асыгыз-кисегез, валлаһи хәтерләмим...
  • Гайнан инде... Курмашев... — диде егет, бер дә кирәге булмаган нәрсәне әйткән шикелле генә, һәм бөкшәеп торуында дәвам итте.
  • Менә, менә, Гайнан Кормаш! Тел очымда гына тора иде, — дип көлде Муса, имән бармагын сузып. — Утыр, дустым.

Егет икеләнеп калды. Бая булса, беренче күрү куанычы белән ул аны кочаклап үбәргә дә, «абыкаем, синең дә язмышың бу яклардамыни?..» дип, елап җибәрергә дә әзер иде. Ә хәзер әллә нәрсә шунда. Күңеленә әллә нинди ямьсез уйлар килеп туларга да өлгерде. Нишләп йөри бу монда?.. Билгеле, югарыдан, Берлиннан килгән инде ул... Күрәсең, уры­ны җайлыдыр. Өс-башы бик ыспай күренә, үзләре шикелле үлек чанасы да тартмый инде ул... Эх, дөнья! Шундый кешеләр дә диген, ә?..

  • Я, ничек соң, монда да язгалыйсыңмы? — дип сорады Муса, аны йокысыннан уяткандай итеп. —- Берлинда газета чыга ич...
  • Туктагыз әле...—диде Кормаш, ниндидер тәвәккәл бер фикергә

килгән кеше кебек, кайнар күзләре белән аңа карап.— Без бер ил ке­шеләре, бер халык балалары, кайчандыр без танышлар идек, бер фикер- дә булган кешеләр идек, хәзер шушы коллыкка дучар булып йөрибез. Бәлки сез?.. Мин белмим, күрешмәгәнебезгә дә әллә мең ел тагы! Сез олылар, без яшьләр. Шулай булгач, иң элек үз халкыбызның изге йола­сын үтик әле, аннары теләсә ни булсын. Исәнмесез! — һәм ул, кайнар яшьләрен тыя алмыйча, Мусаны кочаклап алды. — Исәнме, Муса абый! Исәнме, безне кайчандыр поэзиянең серле бакчасына алып керүче! Исәнме, татар шагыйре!..     

Мусаның да күз төпләре елтырый иде. Ләкин нечкәлеккә бирешмәскә, көләргә тырышты ул.

  • Ай-яй, бик пафослы килеп чыкты бит әле бу! — дигән булды, теш тезмәләрен күрсәтеп. — Син болай бөтенләй камыр ясарсың кешене!.. Я, хәлләрегез ничек соң? Үлемне ничек алдыйсыз?..
  • Менә хәзер инде: «сорауларга җаваплар!» — дип куйды Кормаш та, ачы елмаеп.— Берәү үлми, берәү көн күрми, дигән мәкальне күптән ишеткәнем бар иде, әмма шуның туп-туры мәгънәсен хәзер генә ныклап төшендем. Минем иптәшләр чебен урынына кырылып торалар. Ачлык та, канлы эч китү дә, күлмәкләрне өстери торган бет тудырган тиф та, теш­ләрне кыра торган зәңгелә дә—бары да чалгы белән егып кына бара­лар монда кешене. Ә мин шуларның кесә төпләреннән, култык асты яки чолгау араларыннан килеп чыккан бер сынык сохарине кимерәм. Шуның белән, үземнекен дә кушып, җан асрыйм. Фәкать шуның өчен генә «капут команда»га язылдым, һәм мин анда үзем генә түгел... Менә шу­лай алдыйбыз үлемне... Ә калганы — бар да фани... Язу, дисез. Шушы чума базында йөрәкләр куырылып үлгәч — нәрсә ул шигырь? Аның бе­лән кемне уятасың да кемне юатасың?.. Ә газетагыз... Бик йомшак кына итеп әйткәндә, нитим өстенә, Муса абый. Без аны укымыйбыз. Нигә кирәк шайтан шулпасы? Безгә аны монда болай да чиләкләп чө­мертәләр!

Бу егетнең шушы хәтле ачы сүзләреннән Мусага мондагы хәлләрнең нинди булуы бик яхшы аңлашылды. Чөнки ул боларның һәммәсеннән үзе дә үткән. Лагерь эченә кереп, тирә-якка бер күз салу да җитә: нихәтле халык әрәм була! Ә шулардың гомерен саклап булса бит, сугыш беткәч өйләренә кайтыр иде, ил кешесе булыр иде алар...

Муса, бу егетнең каты сүзләрен бөтенләй ишетмәгәндәй, шактый гына уйланып утырды да:

  • Кемнәр бар соң монда? — дип сорады.—Музыкантлар, җырчы­лар, берәр артист халкы юкмы арагызда?

Егеткә бу сорау бик сәер тоелды: әҗәл капчыгында нинди сәнгать тә, нинди артист тагы?.. Монда бер генә көй патша ич...

  • Чын артистларны белмим, әмма хәзергә атказанып өлгермәгәннәрен табарга булыр иде, — дип җавап бирде Кормаш. — Фәхри Димски белән Зиннәт Хәсәнов «аяк сузу» көенә ярыйсы гына әйттереп җибәргәлиләр кайчакларда. Солтанай Фәритҗанов дигән егет, иске фанердан үзе мандолин ясап, шул ук көйне чиртә кебек. Рушатов та, мин эскрипкәдә уйныйм, дигән була...
  • Ә шуларның барысын да җыеп китереп буламы?

— Ник булмасын? Шефблок команда бирсә, үзем үк табып китерәм мин аларны.

Муса, күрше бүлмәгә чыгып, блок башлыгын сорады. Баягы ефрейтор аның адъютанты икән. Кеше чакыруны үзлегеннән генә дә эшли алачагын әйтте һәм шунда ук, ишек ярыгыннан күзен акайтып:

  • Алып кил барысын да,—дип кычкырды Кормашка.— Шнелль!
  • Айн момент! — дип җавап бирде Гайнан, китәргә җыенып.— Муса абый, монда Батталов дигән бер шагыйрь дә бар диләр, аны да эзләп алып килимме?

Муса чәчрәп төшкәндәй булды:

  • Ничек? Батталов? Дөрес әйтәсеңме? Бар, йөгер тизрәк, иң элек аны тап һәм монда җибәр!

Гайнан кош булып очты. Ә Муса, кинәт шулай дулкынлануыннан хәтта урынында утыра алмыйча, ишекле-түрле йөри башлады. Неужели Салих Баттал монда? Ул бит Ерак Көнчыгыш авиациясендә иде, япон­нарны саклап калган иде. Димәкки, бу якка ташланырга да һәм әсир төшәргә дә өлгергән була инде...

Көткән кеше тиз килми дигәннәр. Муса да Батталны көтә-көтә тас булды. Теге ефрейтор аны, аттестаты буенча кухняга чакыртып, ашатып та чыгарды. Шуннан соң гына, бервакытны, бүлмә ишеге төбенә хәтле ачылып китте. «Чынлап та, Баттал! —дип уйлады Муса. — Ул парашют машы да шулай ишекне төбенә кадәр каерып ачып керүчән иде бит...» Ишеккә сыймастай керүче үзе күренде: аның башында уңып, җәмшәеп беткән кубанка, өстендә сизерәп калган иске шинель, аякларында не­мец индустриясенең иң соңгы казанышы булган шул ук агач башмаклар, бу кешенең аксаклап атлавы аркасында, бигрәк тә тигезсез һәм ямьсез тавыш чыгаралар Муса аның уртачарак буйлы һәм битләре сипкелле булуына да игътибар итте. Ул аны танымады, чөнки бу Салих Баттал түгел иде. Әмма шул ук вакытта күзләренең чепиләнебрәк торуында, аскы ирененең, бөрмәсе сүтелгәндәй, кинәт салынып төшүендә Батталга хас ниндидер чалымнар барлыгын да күреп алды. Ә кубанкалы кеше аны керә-килешкә үк танып:

  • Исәнме, Муса абый! —дип кычкырды һәм, аксый-аксый алга ки­леп, аның кулын кысты.
  • Исәнме, туганкай,— диде Муса, уңайсызланып. — Ә мин сине танып бетерә алмадым әле.
  • Ник, Габдулла бит инде. Сәлих әбзинең энесе! Онытылсын дамы? Татбаш дивизиядә хезмәт иттем, үзеңнең яныңа да шылай бер җәйне килеп цыкканым бар, Союзыгызга, әтәм...
  • Ә-ә, искә төштең хәзер! —диде Муса, яшь кенә, җилкенчәк кенә табигатьле, беркатлы, гади һәм эчкерсез сүзле солдат егетне күз алдына китереп. — Хәтерлим хәзер, әйе!.. Шулай итеп, син Салихның энесе бу­лып чыктың. Ә соң аның үзен дә монда диләр ич... 
  • Китана-ан! Нишләп монда булсын ул? Җүләрмени Сәлих!
  • Һе, җүләрләр генә эләгәме?
  • Төгел, кәнишне, ә шылай да миннән акыллы берцәк кенә... Сәлих абый Дальни вастукта!
  • Ә миңа Гайнан Кормаш әйтте ич, шагыйрь Батталов та монда, диде, һәм мин аны чакыра җибәрдем.
  • Хә-хә-хәй! Мин утырттым аларны! — диде егет, рәхәтләнеп көлә-көлә. — «Шагыйрь Баттал мин булам!» дидем. Ышандылар, тинтәкләр. Үзем бик важный гына йөргән былам. Бу фриц дигәннәре дә, каз ши­келле муенын борып, борнын сузып баккан была минтаба. «Бакгыз, бакгыз, мәтәм, лейтенант абзагыз үзен танытыр әле сезгә!..»

Муса үзенең бу алдануына үкенмәде. Киресенчә, мәзәк бер хәл генә булып чыкты ул. Үзе коллыкта йөрү дә бик җиткән ич...

Чакырылган кешеләр берәм-берәм килеп беттеләр. Муса алар белән «Гумеров» дип танышты. Үзенә аптырап караган Кормашка күз кысып ымлап, шулай кирәклеген аңлатты. Ә Габдулла Батталовның моңа исе китеп тә тормады: «Шылай кирәк, кем икәнен цуртым да белмәсен!» — дип уйлады.

Муса барысының да сәнгать, әдәбият өлкәсендәге һөнәрләре белән кызыксынды, һәм шул уңайда, егетләрнең үзләренә сиздермичә, сугышта чакта кем булуларын да сораштыргалады. Башлап Габдулла сөйләп китте.

  • Мин Доватор кавалеристы, белсәгез әгәр! — дип җибәрде ул.— Фрицләрнең, әй боларның дигәнем, утлы боҗрасын Руза ягыннан танк­лар белән бергәләп өздек тә, әй кереп киттек, атакаем, тылларына, әй чабабыз яшендәй кылычларны айкап; әй ярабыз йелкә тамырларын, әй туныйбыз курыйк төпләрен! Күз дә ачтырмыйбыз үзләренә! Прифронтовой рейд диләр моны, деморализация тыла! —дип тә җиффәрәләр. Мына шында инде катып калган минем аяк бармаклары, кар өстендә, батинкә этчендә, үзем ранит ителгәч дип әйтәм... Да, барые, кәбәм, йөрегән чаклар!..

Габдулла тәэсиренә ияреп, калганнар да үзләренең сугыш тормышын­дагы серле пәрдәләрен аз-аз гына ачкалап куйдылар. Мусаның эчтән генә сынавынча, берәүнең дә астыртынлыгы, шикле нокталары сизелми иде.

  • Сез барыгыз да һәйбәт егетләр икәнсез, — диде Муса, сүзнең кыен өлешенә күчеп. — Кайсыгыз уйный, кайсыгыз җырлый, кайсыгыз бии, бик матур итеп сөйләүчеләр дә бар икән. Кыскасы — үзегез бер концерт, бер коллектив икәнсез. Ләкин монда кемгә күрсәтә аласыз бу һөнәрегез­не? Ә менә легионның өченче батальонында мәдәни көчләр, музыкаль капеллада эшләрдән кешеләр җитми...
  • Легионда?
  • Татар легионындамы?
  • «Идел-Урал» дигән бардактамы?—дип, менә хәзер үк боттан чу­кып алырга килгән ата казлар шикелле муеннарын сузып, берьюлы ысылдады егетләр. Фәритҗанов дигән карарак чырайлы егетнең күзләрендә аеруча зәһәр очкыннар күренде.
  • Сез безне кем дип торасыз, әфәндем?!—дип кычкыра язып, пы­шылдады ул. Гайнан аңа тилмереп карап куйды, нидер әйтергә теләде, ләкин тыелып калды. Күрәсең, ул аның дусты иде, Муса да аның белгән кешесе. Ул аларны яхшылап таныштыра алмады, ә хәзер менә нәрсә килеп чыга...
  • Юк инде, сатылмыйча гына үлсәк иде... —дип куйды тагын берсе.

Арада яшьрәк күренгән Димски дә, кысык кара күзләре белән беркатлы сымак хәйләкәр көлемсерәп, сүз кыстырды:

— Минем әби сөйли торган иде, — дип башлады ул. — Иблис ләгыйн әйтер икән ди: телисезме, мин сезгә оҗмахны, бөтен байлыклары белән, бөтен хур кызлары вә җегетләре белән шушы җир өстенә алып төшеп бирәм, дир икән, әмма ләкин шулар өчен иманыгыз белән җаныгызны миңа бирерсез дип әйтеп әйтер икән... ди торган иде... Карале, кем, ни, абзый кеше, сез шул Иблис дигәннәреннән илче-фәлән булып килмәгәнсездер лә?.. Мин үзем туганнан бирле бисфартийни кеше булганлыктан, ялгыш сүзләр ычкындырып ташлаган булсам, гафу иткәнсезләр...

Барысы да ширлекле тавыш белән көлешеп алдылар.

Муса бу мәсьәләнең шушылай төпкә килеп төртеләчәген алдан ук сизгән иде. Нишләргә соң, шайтан алгыры! Болар бик куркып сөйләшмиләр бит, көчле аргументлар кирәк монда! «Юк, иптәшләр, мин сезне көрәшкә, иреккә чакырам!» дип кычкырып булмый лабаса... Ул байтак уйланып утырды, тегеләргә кушылып, үзе дә елмайган төс чыгарды, хәт­та кайсыннандыр алып бер-ике тапкыр тәмәке суырып та карады. Ни­һаять, кыен урында су аркылы сикерүнең әмәлен тапкандай, яңадан сүзгә кереште:

  • Алайса мин дә сезгә Гыйльми әбиемнең бер әкиятен сөйләп карыйм әле,— диде ул, Димски көлдерүе тәмам тынгач. — Борын-борын заманда, кәҗә куманда, үрдәк үрәтник, саескан сотник, карга шутник, торна плотник булганда, яшәгән ди бер патша Сабаҗил ка­ласында. Булган ди аның өч улы, иң сөйгәне—кече улы. Олысы булган ди Умыран, уртанчысы — Тукыран, ә кечесе — Йомыран... Сез көлмәгез, мин үземнән чыгармадым бу исемнәрне, Гыйльми әби шулай сөйләде. Бер заманны патшаның үләр көннәре җиткән. Улларын янына җыйган да васыять әйткән. Менә, дигән, патшалыгымны кап өчкә бүлеп, өче­гезгә тапшырам. Тату гомер итегез, дигән, һәм үлеп тә киткән. Билгеле инде, патшаның өч малае — өч калай әтәч, тату яши аламыни ул: ара­ларында сугыш чыккан. Олысы тоткан да, боларның җирләрен басып, хатыннарын тартып алган, үзләрен богаулап зинданга салган. Кул-аяк­лары зынҗырлы, кыймылдар әмәлләре дә юк боларның. Ай яталар, ел яталар, әмма котылу юлы бер дә күренми. Бер савыт су белән бер телем икмәк кенә бирә икән боларга Умыран. Йөзтүбән ятып, елый да елый икән йомыран. Ә Тукыран һаман тәрәзәгә ыргыла, зынҗырларын ташка бәреп өзмәкче була, — ничек тә котылырга тели икән.
  • Һи-и, булмый инде ул, өзгәләнмә юкка-а, — ди икән төпчек ма­лай, — чыгалмыйбыз инде без...
  • Юк! —дигән Тукыран — Чыгам мин моннан, чыгам! Ирек бит анда, ирек! Якты дөнья, кояш нуры, кошлар, чәчәкләр, йолдызлар! Сөй­гән ярың!..

Шулай дигән дә, төнлә белән Йомыран йоклагач, Умыран патшаның вәзирен чакыртып, пышын-пышын гына үз гозерен әйткән...

Иртәгесен йомыран уянса, Тукыраннан җилләр искән!

— Ах, имансыз! —дип кычкырып җибәргән кече малай, гаҗәпкә калып. — Шул кара дошманга баш игән икән!.. Юк, мең тапкыр юк — мин­нән булмый... Шушында зиндан кортлары кимереп бетерсен, әмма үзем­нең саф вөҗданымны пычратыр хәлем юк! — дигән ул.

  • Ә Тукыран, иреккә чыккач, нишләргә кирәген үзе белгән... —диде Муса, бик мәгънәле генә итеп. — Умыранга хезмәт итә, әмма карурман эчләрендә үз кешеләре җыйнала моның. Менә бер заманны Умыранны әйләндереп төшерә бу. Әйләндереп төшерә дә зинданга чаба.
  • Күр, йомыран энем! Дөньяга таң атты, — дип кычкыра ул. —

Чык тизрәк бу тәмуктан! — һәм энесен кочаклап үбәргә тели. Ә Йомыранның битләре сып-суык, гәүдәсе таштай каткан — әллә кайчан үлгән булып чыккан ул...

Егетләр «Уф!» итеп тын алдылар. Бер-берләренә карашып куйдылар Аларның бу әкиятне сабыйларча бирелеп тыңлавы сизелеп тора иде.

  • Ирек бик кадерле нәрсә шул,—диде Гайнан Кормаш. — Минем бер китапта укыганым бар: бер народник, бугай ахры. Иркутски төрмә­сеннән бәдрәф аркылы кача. Төн урталарында ничектер бәдрәфкә чыга да, түгәрәк чокырына төшеп китә. Муеныннан арлык тизәккә чума, тын алыр хәле калмый, тончыга башлый. Нәкъ унике тулгач, «алтын» түгү­челәр килә дә, тышкы капкачны ачып, моңа озын черпак сузалар һәм шуның белән тартып чыгаралар. Кыш көне. Пар атлы чанага җигелгән олы-олы мичкәләр була. Шуларның берсенә кертәләр дә, «алтын» төйи- ләр һәм, тын алырлык кына тишек калдырып, капкалардагы охран күз алдыннан узып китәләр. Шулай котыла революционер.
  • Ә ничек белә ул «алтынчылар» киләсен?—дип сорады кемдер.— Әгәр базда тончыгып үлсә шунда?
  • Ә, юк,—диде Гайнан,— монда барысы да алдан хат аша сөйлә­шенеп эшләнгән була...

Күпмедер вакыт тын утырдылар. Һәрберсе авыр уйга чумды. Ике чикнең берсен сайларга кирәк: монда калып үлү — мәгънәсез! Йомыран язмышы. Чыгып китсәң дә, әлеге качкын кебек, нәҗескә буялачаксың. Хыянәт нәҗесенә! Әмма анда — яшәү бар. Яшәү булса — хәрәкәт бар, намусың буялмаса — көрәш бар, котылу бар!..

Кайсылары тәмәке кабызды. Чыккан төтендә, тәмәке исеннән бигрәк, мүк әчесе күбрәк иде. Ул әче зәңгәр төтен, аларның кыен уйлары төсле, баш очларында әйләнде...

  • Языгыз мине, кем, ни, Гумеров әфәнде, — диде Зиннәт Хәсәнов, тиктомалдан гына. —Мин риза..

Габдулла Батталов белән Гайнан да, аның артыннан Солтанай Фә- ритҗанов та шул ук теләкне белдерделәр. Калганнары да язылды. Кай­сы шагыйрь, кайсы җырчы, кайсы драматург, кайсы музыкант булды аларның.

Бозның болай кинәт кенә ватылып китүенә Муса гаҗәпләнмәде. Чөнки егетләр бу җәһәннәмнән берәр хәйлә белән ычкыну кирәклеген үзләре дә төшенәләр, тик кай башыннан башларга гына белмиләр иде кебек. Ә шундый чакта, бозга очлы тимер белән китереп бер төрткән шикелле, бер сүз дә җитүчән була. Егетләр җанланып ук киттеләр һәм, көлешә-көлешә, баскыч төбенә чыктылар да аннан тагын бер кеше җи­тәкләп алып керделәр.

  • Менә, Муса абзый,—диде Кормаш, мөмкин хәтле рәсми булырга тырышып. — Безнең тагын бер «сөннәтче» җырчыбыз бар әле. Монысы инде чып-чын артист. «Урман кызын» бик шәп җырлый.

Муса аның исемен һәм каян икәнлеген сорады. Теге кеше җавап бирергә ашыкмады. Аңа Баттал булышты:

  • Әйт, Борис, курыкма, үзебезнең абзый ул!.. — Шуннан соң гына җырчы иелә төшеп, пышылдап телгә килде: — Борис Соломонович Махачкалинскин... Шунда туып үскән, шундагы музтеатрда хор солисты булып хезмәт иттем, берәр ел гына, әлбәттә...
  • Алай икә-ән, — дип уйланыбрак калды Муса. Шпигельнең үзен чишендергән чаклары исенә төште. Ничек соң әле моны бу көнгә хәтле «фаш» итмәделәр икән? . Борисның йөзенә карады. Аның калын кара кашлары, җәенкерәк маңгай һәм битләре, шактый зур булса да туры борыны, аз гына кысынкырак күренгән караңгы күзләре яһудлеген бер- хәтле яшереп торган шикелле иде. Бәлки, аны шушы тышкы сыйфатла­ры моңарчы «СС» күзеннән сакларга мөмкинлек биргәндер; ә «Урман кызы»н җырлавы бөтенләй «тартарен» итеп җибәргәндер... Әйдә, моннан соң да «Урман кызы»н оста итеп җырлый бирсен...
  • Ярар,— диде Муса егетләргә елмаеп.— Бари Сөләйман улы Махач-калин, лирик тенор дип языгыз. Капелланың җырчысы булыр... Ри­замы?

Борис кул сузды.

  • Рәхмәт сезгә, тырышырмын, — диде.

Ишектән блок башлыгы килеп керде. Мусадан башкалары бар да аягүрә басты. Башлыкның, шактый ук төшереп йоклаган кешенеке шикелле, битләре һәм күз кабаклары шешенкерәп тора иде.

  • Ничек бара соң эшләр? — дигән булды ул, Муса янына килеп.
  • Менә шушы кешеләрне сайлап алдым, әфәндем. Болай әз-мәз һөнәрләре бар кебек...
  • Гу-ут, — диде башлык, егетләр өстенә карап, һәм бик тәмле генә сузып искәп куйды.—Үзләрен тотулары буенча шелтәләре юк микән, карарбыз... — Тагын искәп куйды. — Цурюк!.. — диде ул аннары, егетләр ягына кулып селтәп. Бу аның: «Урыннарыгызга таралыгыз!» дигән йом­шак сүзе иде. Егетләр чыгып киттеләр.
  • Әлбәттә, тикшерегез, әфәндем, — диде Муса, бик җитди төстә.
  • Мин дә Берлиндагы башлыкларыма доложить итәрмен, һәм югарыдан рөхсәт алгач, сез инде аларны легионга озатырсыз, майн һерр.
  • Йа, йа! — диде немец, һәм алар бик дусларча кул бирешеп аеры­лыштылар.

Баскыч төбендә аны Гайнан көтеп тора иде. Блок капкасына атлый- атлый, кыска гына сөйләшеп алдылар.

  • Муса абый, сез кем соң, Тукыранмы? — дип сорады Гайнан.
  • Йомыран түгел... Мин — Казандагы Муса. Ә син үзең?
  • Мин дә Йомыран түгел!.. Ярсу күңел юл эзли... Гайнанның сул кулы каты йомарланып, буын башлары агарган иде.
  • Чын дусларыңны оештыр. Бик олы эшләр тора. Үлемнән курыкмый торган егетләр кирәк. Озакламый күрешербез... Хуш.
  • Хуш, Муса абый. Табармын андыйларны!..

Муса чәнечкеле койманың тыш ягына һич тоткарсыз чыгып китте.

  • Аһ, ирек! —дип,  кайнар пышылдап калды Гайнан.

 

АЛТЫНЧЫ БАШЛАМ

I

Җепшек бураннары белән февраль узып, март кояшы күренә баш­лагач, безнең союзникларга да җан керде шикелле: һава тревогасы немецларны татлы йокыдан уятып, төн аралаш диярлек, бомбадан качу базларына йөгертергә тотынды.

  • Әһә, безнең дуслар да тере икән әле! — дип көлә иде Фоат, Алиш белән бергә базга чапканда. — Арт аякларына кояш төшкәч уяндылар.
  • Корыч кала хикмәте бу!.. — дип, мәгънәле генә җавап бирә Алиш. —Тегеннән шундый гарасат килә, оятларыннан да уянырга тиешләр.     

Берлин урамнарында җимерек йортлар күзгә күренерлек күбәя башлады. Кайбер кварталлардагы янгыннар тәүлек буе диярлек дәвам итә инде. Берлин һавасын ниндидер рәшә сыман сары сөрем саручан бу­лып китте. Немец газеталарының һәр битендә диярлек күпләп күренә башлаган кара дүрткелле исемнәр дә шул ук фаҗиганең шомлы хәбәре кебек тоела иде. 

Шәфи комитетындагы һәм газетасындагы хәрби әсирләрнең квартир­да торучыларына Берлин читендә булган ачык лагерь-баракларга күчү турында боерык бирелде. Аларның байтагысы инде күчкәләп тә өлгерде. Шыпырт Фәтхи дә үзенә әйбәт кенә урын тапты. Аны редакция тирәсен­дә күләгә шикелле тып-тын гына йөрү һәм Муса белән Алиш янында бөтенләй чит кешедәй аралаша алмый яшәү тәмам туйдырды булса кирәк. Шуның өстенә гел бомба явып торуы да опера музыкасы булмаганлыктан, баш саклау мәсьәләсе мөһим проблемага әйләнеп бара иде.  Шул көннәрдә Фон Зикендорф әфәнденең Шәфи Алмазга үтенеч хаты килгән икән. Дус дусны онытмый, бәйрәм ашы — кара каршы, минем ху­җалыкка бер 10—15 солдат җибәрүгә ризалык бирсәңме һәм шуларга башлык итеп, үз тирәңнән бер ышанычлы шәхес беркетсәңме, дигән мәгънәдәрәк язган иде ул. Шәфи, әлбәттә, ризалык бирде. Зикендорф әфәнденең Радомга йөртеп, аккош Магдалина белән таныштыру изгелекләрен онытып буламы соң? Уйланып утыра торгач, ышанычлы кешесен дә тапты. Шыпырт Фәтхи иң яхшы унтер булачак иде.

  • Барасыңмы? — диде Шәфи, аны чакыртып. — Монда йөреп үзең­нән рәт тә чыкмый, бик куркак та күренәсең; ничә ай Муса белән Алиш янында торып, бармакка чолгарлык мәгълүмат бирә алмадың... Әйдә, бар, ычкын, башың исән калыр!

Гаянов бу сүзләр өчен бер дә гарьләнмәде. Киресенчә, аның йөзенә сөенү билгесе чыкты. Чынлап та, Зикендорф дуңгызлары өстенә бомба төшмәячәк бит.

  • Баш өсте! —диде ул Шәфигә җавабында һәм иртәгесен үк Зикендорфның Дзерден тирәсендәге фермасына китеп тә барды, һәм үз уенча бик яхшы итте. Ул бит сугышка кадәр әйбәт кенә урыннарда эшләгән, үзе боергалаган кеше. Ә редакциядә аны ни өчендер санга сугучы бул­мады, коры тәрҗемәче итеп тик йөрттеләр. Зикендорфта, ичмаса, унбиш кенә кешегә баш булсаң да — барыбер баш булу. Буйсыну түгел! Самостоятельный объект!.. Аның максаты әнә шул иде...

Нәзир Һадиевка да бәхет үзенең җылы кулын сузды. Берлин өстендә бомбалар сызгыра башлагач, ул һәркөнне диярлек Шәфигә кереп ялына иде. Шул керүләрнең берендә, Алмаз, борынын сузып, искәнеп торды да:

  • Фу-у... сез нәрсә, доцент әфәнде!.. Дизентерия мәллә? — дип оялт­ты аны һәм шуннан соң озакламый яңа урын табып бирде. Познань фабриканты Яушев «камисар» сораткан иде. Теге мөселман егетләре яхшы полицай булу урнына үзләре шалтай-балтай килебрәк йөриләр икән, аларны акылга утырту кирәк. Менә шунда Шәфи үзенең «камисары» итеп Һадиевны җибәрде. Ул да бу эшне сөенеп кабул итте, чөнки Польшаның гадәти бер шәһәре Познань, башың исән калу ягыннан караганда, әлбәттә, Берлин түгел бит инде...

Шәфи Алмаз Алишларның фрау Вальдеста торуларын да хуп күрмәде, шәһәр читенәрәк күчәргә тәкъдим итте.

  • Минем йорт страхаулы, фрау Вальдеслар да шулай ук. Әгәр бом­ба төшсә, без акча алабыз, — диде ул. — Ә менә сез страхауланмаган, алай-болай була калсагыз, мин түләргә тиеш булам сезнең өчен. Юк, артык акчам юк, күчегез тизрәк...

Муса кайтканда Алиш инде үзләренең юклы-барлы әйбер-сәйберлә рен төйнәштереп куйган иде. Шул көнне үк алар Берлинның бер читен- дәрәк булган Албайнплацка күчеп киттеләр. Сирәк яшь агачлык ара­сына сибелгән лагерь-бараклар иде монда. Сәндерәләре, салам түшәк, салам мендәрләре һәм кандалалары белән атаклы иде бу сакчысыз ба­раклар. Шулай да Мусага монда иркенрәк булыр сыман тоелды. Агач­лык аралары тып-тын. Чыккалап йөрсәң дә, Берлин урамындагы ши­келле, билгесез колак, астыртын күз сине сагаласы түгел, һавасы да сафрак, кар торса, чаңгыда әйләнгәләргә дә мөмкин буласы.

Муса кайткач оешманы җыярга, утырып сөйләшергә кирәк иде. Ип­тәшләре аны сагынып көтеп торганнар. Әмма андый утырыш ясап сөй­ләшү заманнары ерак хатирә генә булып калганлыктан, аларга аягүрә генә сөйләшергә туры килде. Бу баракларда төрле милләт кешеләре яши, күбрәк өлеше шул ук комитетларда эшләп йөри иде. Һаман күзен очлайтып торучы немец булмаса да, Карип Ишбулдин һәм аның башка милләтләрдән булган ишләре дә шушында яши бит әле. Шуңар күрә Муса белән Алиш, бер көнне комитет эшеннән кайткач, урман юлына чыгып киттеләр. Алар артыннан Булатов белән Симаев та килеп ку­шылды. Урынлык усак корыгы сөйрәгән Шабаев урман эченнән аларның каршыларына килеп чыкты. Караңгы төшеп өлгермәгән иде әле. Сирәк-мирәк агачлар арасыннан әйләнеп узган юл өстендә йомрыла­нып каткан ат тизәкләре күрде Алиш.      

  • Шәп нәрсә таптым, егетләр! — дип куйды ул. —Әйдәгез, тырай тибәбез! — Һәм бер йомры кисәкне тибеп тә җибәрде.

Башкалар тырай артыннан йөгерделәр. Шулай туп тибеп уйнаучы малайлар шикелле шаяра-шаяра бараклардан шактый читкә китеп, агачлыктагы бер инеш бозы өстенә килеп төштеләр алар.

  • Яхшы урын икән бу, — диде Муса. — Алайса, комитетның тырай тибүле утырышын башлыйбыз. Каршылар юкмы?
  • Башлыйбыз! — диде калганнары, уен куанычына бирелгән тавыш белән. — Тип, әйдә!

Фоат тырайны тибеп җибәрде, башкалар аның артыннан йөгерде. Әллә ничә аяк берьюлы чәчкәләшеп, тырайны үзенә таба алып китәргә тырышты. Муса чокыр саклый иде. Шуннан файдаланып, легиондагы эшләрнең торышын аңлатып бирде. Тырай чокырга якын килә башласа, тиз генә читкә тибеп, тагын дәвам итте. Шәфи лекцияләрен, төнге «Катюшамны һәм «Сталинград матәме»н сөйләгәндә, бу сүзгә әллә нихәтле көлүләр катышты. Уен хәрәкәтләрен туктатмаган егетләр эсселәп китте. Бүрекләрне салып ташларлык дәрәҗәдә көн җылы булып тоелды.

  • Туктагыз әле, егетләр,— дип кулын күтәрде Алиш.— Карагыз әле як-ягыгызга!

Егетләр, сискәнгәндәй кыяфәт белән күзләрен төбәп, тирә-юньнәрен күзәтеп алдылар.

  • Беркем дә юкмы?.. — дип сорады Алиш, тагын да мәгънәлерәк

сыман итеп.        

  • Юк бит... — диештеләр аңа, аптыраган тавыш белән.
  • Юк шул! Соң шулай булгач, кемнән бу хәтле качынабыз?
  • Чынлап та!—дип, бот чапты Фоат, һәм алар берьюлы көлешеп җибәрделәр. Аннары, яр буена килеп утырдылар да, бүрекләрен колак өстенә генә кырынайтып, башларын җилләтергә куйдылар.
  • Урманда пышылдап сөйләшкән малайлар шикелле без,—дип өс­тәде Алиш. — Хәтерлисез микән: бәләкәй чакта урманга баргач, шулай ярым пышылдап сөйләшә торган идек, өстерилөк ишетеп килер дә тотып алыр, янәсе.

Муса үз хәбәрләрен дәвам итте.

— Батальоннарда оешма дүртлек тәртибендә төзелде, — диде ул.— Ә иң югары җитәкчелек — батальон командиры кулында. Беренче ба­тальонга бик әйбәт кеше туры килде. Элекке подполковник Онисим Гуриевич Актабанов, Казанда хәрби лагерь башлыгы иде. Олы яшьләр­дәге кеше. Иманы камиль, энергиясе бар. Сез ничек карыйсыз, баталь­он командирлыгына шуны расласак, ялгышмабызмы?

  • Ул да эләккәнмени? — дип сорады Алиш. — Минем дә күргәләгәнем булды аны. Ләкин мин лагерь башлыкларын да сугышка җибәрәләр дип уйламаган идем. Гаҗәп...

Егетләр уйланышып утырдылар. Өлкән офицерның әсиргә эләгү сәбәпләрен беләселәре килде. Муса аның хакында үзе белгәннәрне сөйләп бирде. Качып тотыла торгач, Бухенвальдка эләгүен, аннан үзе теләп легионга килүен әйтте. Хәзер культвзвод командиры, диде.

  • Безнең хәл әлеге кызныкы төсле инде,—дип көлде Шабаев.— Кияүнең нинди икәнлеген үз күзебез белән күрә алмыйбыз, шәригать кушмый. Әмма димчебез — диңгез кичкән кеше дигәндәй, безнең өчен дә күзләгәндер, тикшергәндер инде, һәрхәлдә кияү кылыймы, чулакмы, тинтәк-фәләнме булса, безгә тәкъдим итмәс иде!

Башкалар каршы килмәде. Икенче батальон командиры итеп бил­геләнгән Харис Уразаевны да шулай расладылар.

  • Өченче батальон төзелеп кенә ята. Анда безнең беркемебез дә юк әле, — диде Муса. — Шулай да анда Демблиннән берничә кеше җибәрел­де. Оешманың беренче күзәнәге шулардан яралып китәр. Шушы уңай белән миндә бер тәкъдим бар,— дип дәвам итте ул.— Булатовка «Идел-Урал»ның экскурсия эшләре тапшырылган бит, менә ул шушы мәдәни һәм сәяси көчләр өчен Берлинга экскурсия оештырсын иде. Сез дә алар белән яхшылап танышыр идегез, бер киңәшмә дә уздырып алыр идек. Моның өчен Булатовның хәзер үк батальоннарга китүе һәм кеше­ләрне үзе сайлап алуы кирәк булачак. Аңа ияреп Алиш та барса, газе­та өчен үзебезгә яраклырак хәбәрчеләр сайласа һәм аларны шулай ук бергә экскурсиягә алып килсә, тагын да шәбрәк булыр иде...

Бу тәкъдимне егетләр бик хуп күрделәр. Гарифның да андагы хәл­ләр белән танышып кайтасы килде.

  • Сиңа да йомыш табарбыз, — диде Муса, бераздан соң. — Шәфи Алмазның шәхси вәкиле булып Демблингә барырсың. Анда кешеләр ачтан һәм тифтән чебен урнына кырыла... — Мусаның аркасына суык кырмыска үрмәли башлаган иде, ул аягүрә басты, башкалар да калкы­нып, селкенгәли башладылар. Муса кар өстендә яткан трайны чөеп җибәрде. Калганнары аның артыннан йөгерде — җылынасы килә иде аларның. Нәкъ малайларча дәрт беләк бер-берен төрткәли һәм көлешә- көлешә,  трайны чокырга таба алып килделәр.
  • Шуларны ничек коткарырга? — диде Муса. — Безнең кешеләр әрәм була ич!..

Егетләр тукталышып калдылар. Берсе дә тиз генә җавап бирмәде. Әйе, беләләр. Чөнки алар булган лагерьларда да шундый ук хәл иде. Чынлап та,  ничек коткарырга соң аларны?..

  • Дөрес, халык кырыла, Муса, — диде Гариф, авыр гына сулап.— Ченстохово лагерена утыз мең казак әсире тупланган булган. Шуларның егерме сигез меңе инде тифтән кырылып беткән... Син әле, бәлки, ншетмәгәнсеңдер: Мостафа Чокай әфәндене дә шунда бет ашап үтер­гән, нинди мәһабәт хайван иде, мәрхүм... Әмма шунысы кызганыч: кот­кару— безнең кулдан килми торган эш.
  • Ә минемчә, коткарып булыр кебек, — диде Муса. — Һәм бу — синең эш булса кирәк, Шабай!

Бар да аптырап Мусага карадылар. Ничек инде ул? Шабай нишли ала? Ул түгел, хәтта Шәфи дә коткара алыр иде микән әле?..

Муса дәвам итте:

  • Андагы кешеләрне тиз арада легион солдаты итү кирәк һәм аны без эшләргә тиешбез!

Егетләр аптырап калды: нәрсә сөйли бу, саташкан мәллә? Ләкин Муса шул ук сүзне яңадан ныклабрак кабатлагач, йөзләренә ризасыз­лык билгесе йөгерде. «Юк, дөрес түгел бу сүзең!» дигән шикелле, баш чайкады кайсылары. Ә Симай тырайны җан ачуы белән тибеп әллә кайларга очырып җибәрде. Әйтерсең, бөтен гаеп шул ат тизәгендә иде. Аннары утлы күзләрен Мусага күтәрде дә:

  • Фашист эшли алмаганны без эшләргә тиешме?.. Бер сынык эрзац әпәй өчен меңләгән кешеләргә җан саттырыйкмы? Аш кыйбатмы, баш кыйбатмы? — дип ыжылдады ул. — Җинаять булачак бу!..

Башкалар эндәшмәделәр. Тынлык шактыйга сузылды. Тик шуннан соң гына Муса салкын тавыш белән салмак кына җавап кайтарды:

— Әйе, без эшләргә тиеш. Демблин, Седельце һәм башка шундый урыннар барыбер «легионга хәзерлек лагере» санала ич. Анда дошман үз вәгазен алып бара. «Риза булып язылу» уены уйнаткан була. Ә риза булмаганнар әнә шул ачлык һәм эпидемияләрдән кырыла тора. Болай караганда хәтәр сыман күренсә дә, коткарыйк халыклы, иптәшләр. Алар безнең таянычыбыз булыр.

Егетләр тагын тын калдылар. Бу юлы инде Муса сүзләрендә хак­лык бар шикелле тоелды. Чынлап та, ул кешеләрне ничек кенә булса да чәнечкеле читлектән чыгармыйча, тамакларына биреп хәл кертмичә торып, нишләргә мөмкин? Аннары алар үз юлларын үзләре дә ка­рарлар.

  • Мин бу хакта Шәфигә үзем сөйләрмен, —дип дәвам итте Муса. — Гади солдат аңламый, аларны легионга көчләп һәм тиз арада күчерергә кирәк, юкса, үлеп бетәләр, без солдатсыз калабыз, Чокай хәленә төш­мик, диярмен. Син дә шунда булырсың, Гариф. Мин сине шул лагерь­ларга йөртеп кайтарырга тәкъдим итәрмен. Ә Шәфи — ач күз. Строевой батальонга нихәтле күбрәк солдат куйса, шул хәтле күбрәк каера бит ул немецтан... Кирәкле мәгълүматлар алып кайтырсың. Шәфи шуның белән Розенбергка керер һәм фашистларның көчләү машинасын хутка җибәртер. Ә һәрбер көчләү — нәфрәт һәм каршы хәрәкәт тудыра. Бу инде безнең файдага...

Шуннан соң Муса музыка һәм җыр капелласына, мәдәни эшләргә нинди егетләр тупланганын сөйләп бирде. Аларның матур җырлавына һәм гомумән сәләтле булуларына сокланды.

Әле генә Муса тәкъдиме белән килешәсе килмичә бер кабынып алган Әхмәт Симаев тагын ризасызлык күрсәтергә ашыкты.

  • Все это слишком мирно и безобидно, — дип куйды ул, русчала­тып кына.—Музыка да капелла, җыр да бию, мәдәни агарту да культурный тазарту, кемнәрнедер тифтән коткарып немец солдаты итү, үгетләү дә вәгазьләү, онытканда бер листовка чыгарган булу... Юк, вак эшләр болар һәммәсе дә... культпросвет! Шулмы безнең эш?!

Бар да гаҗәпләнеп аңа карадылар, елмайган килеш аның нәрсә теләвен аңларга тырыштылар. Симай әле егерме алты яше дә тулып җитмәгән кызу табигатьле егет иде. Бәлки, шуңа күрәдер, аның күңеле зур­рак һәм шәбрәк эшләр, десантта йөргәндәге шикелле кыю һәм тәвәккәл хәрәкәтләр таләп итә иде. «Ничектер башкача әйләндерергә кирәк дөньясын!» дип баш вата иде ул.

  • Ә син нәрсә тәкъдим итәсең соң? —дип сорадылар аңардан.
  • Бар минем тәкъдимем! — диде ул, шактый горур тавыш белән.— Аны тормышка ашырганда —всему конец!
  • О-о!— диеште егетләр. — Йә, йә, сөйләп бир әле.
  • Ә сез көлмәгез. Аны булдырып була.
  • Йә, нәрсә соң ул?
  • Менә нәрсә: хәзерге көндә боларның тәгәрмәче артка тәгәри. Корыч кала дәһшәте йөрәкләрен алды. Менә шушы вакытта, чөй өстенә тукмак ясап, теге тинтәк жәфрәйтерне юк итәргә кирәк!.. — Егетләрнең күзләре шар булды, тагын да гаҗәпләнебрәк Симайга текәлделәр. — Ә сез шаккатмагыз, — дип дәвам итте ул. — Бу көннәрдә аның янына Рим каласыннан «Мөрсәлини» киләчәк. Аны каршылау өчен Шарлоттенбург вокзалына җәфрәйтер үзе барырга тиеш. Менә шунда инде ал­дан вокзалда уңайлы урынга качып каласың да тегеләр очрашкач кына кисәк чыгып өч порция «лимон» тондырасың һәм — вәссәләм, эшең бет­те, кодагый! Берьюлы ике куян — шалт! Иртәгесен үк сугыш та тына­чак!..

Егетләр кычкырып көлеп җибәрделәр.

  • Көлмәгез, пажалыста!—диде Әхмәт, җәберсенеп. — Бер дә көл­кесе юк!
  • Юк, — диде Фоат, — тәкъдимеңнән түгел, бик образлы әйттең...
  • Менә шул, — диде Әхмәт әле һаман ялкынланып.—Бу, әлбәттә! кыен эш, һәм аны башкарган кешенең һәлак булуы да бик ихтимал! ләкин эшләп була! Әгәр безнең «Дүртенче...» бу планны кабул итсә, тор­мышка ашыруны үз өстемә алам һәм намус белән үләрмен!
  • Менә шул шул: үләрсең! — дип кабатлады Муса.
  • Нигә, үлем куркынычмыни ул? Мин аның күзенә караганым бар.
  • Ансы һәммәбез дә таныш ул җанвар белән, — диде Алиш.— Мактанма.
  • Нигә мактаныйм, — дип карышты Симай. — Алайса, шул ук эш­нең икенче варианты да бар. Монысын хуп күрмәсәгез, бәлки анысы ярар?..
  • Анысы ничек тагы? — дип сорады Муса, көлемсерәвен сиздермәс­кә тырышып.
  • Анысы болай, — диде Әхмәт. — Волави бакчасына яшеренеп, җәфрәйтернең тал каерысы белән буяган йорттан чыгуын бик яхшылап кү­зәтергә һәм иң җайлы минутта гына шулай ук өчле «лимон» ашатырга... Монысын да үз өстемә алам!
  • Фантазия!—дип куйды моңарчы тын торган Гариф Шабаев.— Син, дускай, әкиятләр дөньясына кереп чумгансың.
  • Әхмәт, — дип эндәште Муса, йомшак кына. — «Халыкчы»ларны беләсеңдер инде син. Степан Халтуринны да, Александр Ульяновны да һәм башкаларны да... Аерым бер патшага «лимон» ашатып кына җәм­гыять тәгәрмәчен борып булмауны аңлатып тору кирәкме?.. Андый эш­не без алманнарның үзләренә калдырыйк инде. Ә үзебез җәфрәйтергә солдат бирмәс өчен эшлик!

Әхмәт Симаев барыбер килешергә теләмәде. Дөрес, террористик җилкенүе үзенә дә көлке сыманрак тоела иде хәзер. Ләкин монда да әллә ни кызыктырырлык нәрсә юк ич. Дошман тылындагы хәтәр шарт­ларда андый сыек хәрәкәтләр генә җитми, колач кирәк... Аңа ни өчен­дер эссе булып китте. Маңгай һәм муеннарын кулъяулыгы белән сөртеп куйды, тәмәке кабызды һәм, әле һаман да җиңеләсе килмәгән кебек:

—      Сүз белән генә революция ясап булмый, — дип куйды.

  • Була!—диде Муса, шундый ук бәхәс дәрте белән. — Сүз — беренче уяткыч, аң кертә, оештыра, нәфрәт ялкыны дөрләтә... Ә син беләсеңме, беренче батальон озакламый сугышка җибәрүләрен көтә. Менә шул батальонны тулысы белән үзебезнең якка алып чыгу мәсьәләсе көн тәртибенә куелды. Андагы егетләр шул юнәлештә эшли хәзер. Монысы уңышлы чыкса инде, калганнарына да юл табылыр!..

Егетләр сүзсез генә Әхмәткә карадылар. «Ничек, энем?» дигән сорау иде аларның күзләрендә. Хәзер инде Әхмәт шаккатты.

  • Шулай укмени-и?.. — дип куйды ул, байтак тын торганнан ары.— Ник аны баштан ук әйтмисез? Алай булгач, үз планнарымнан кайтып торырга туры килә инде... Эх, бик шәп иде ләкин!..

Иптәшләре тагын көлештеләр. Фоат, гадәтенчә шаян сүз кыстырырга теләп, әйтә куйды:

  • Тик мондый зур эш өчен «төкерткеч», «сиптергеч» шикелле һәр­төрле уенчыклар кирәк булачак, шуны да истән чыгармыйк, егетләр.
  • Анысын фриц агай үзе бирер әле, — диде Гариф.—Сугышка җи­бәрә бит, таяк тоттырмас.
  • Ну, баш синдә, малай,—диде Фоат, — Тубалың бер якта торсын!..

Тырай яңадан сикерә башлады. Оешма утырышы инде тәмам булды.

 

 

II

Муса өйдә югында да Көнчыгыш эшчеләре арасына «кызлар хаты» илтү өзелмәде. Әхмәт Симаев Сталинградта җиңү хәбәрләрен аеруча бер комарлык белән кабул итеп тора иде. Алиш белән Фоат аны русча да басып, кызлар арасына ташыдылар. Фая бик әйбәт кыз булып чык­ты. Иптәшләре ярдәме белән ул хатларны бик оста рәвештә генә тиешле кешеләренә тарата барды. Кыш булуга карамастан, алар һаман Аккүл буенда очрашалар иде. Шундый күрешүләрнең берсендә алар янына озын буйлы бер яшьрәк кеше килеп туктады. Алиш иң элек аның солы саламы төслерәк кашлары белән балта борынлырак булуына игътибар итте. Күзләре якты соры идеме, әллә сыек зәңгәрме — ачык билгели алмады. Аның Фая белән исәнләшкәндәге акцентына караганда, бело­рус кешесе булуы аңлашыла иде.

  • Утыр, Андрей, безнең белән, — диде Фая, гади генә итеп.—

Таныш булыгыз: бу — Абдулла Алишев, можно сказать, мой кавалер...— Алиш гаҗәпләнергә һәм каршы килергә дә өлгермәде, Фая елмаеп дә­вам итте:—А это — Андрей Шилов, тоже, можно сказать, мой ка­валер...

Хәзер инде егетләр икесе дә сәерсенеп калган иде. Көлешә-көлешә кул бирештеләр дә Фаяга бәйләнделәр.

  • Хәтәр сөйләшәсең, Фая, — диде Шилов. — Син безне сугышты­руың мөмкин!
  • Һич шиксез! — дип кызган булды Алиш. — Мин хәзер үк дуэль таләп итәм. Атышырга!
  • Бик күңелле булыр!—диде Фая көлеп.— Атышыгыз, әйдә... Берлин. Аккүл буе, карт тирәкләр... Бөтен табигый обстановка бар. Бик оперный чыгачак. Хәзерләнә торыгыз, ә мин сезгә секундантлар эзләп килим. — Бу аның ике егетне иркенләп сөйләштерер өчен юри китеп баруы иде.
  • Ваши «Девичьи письма» право замечательны! — дип сүз башлады Шилов, чынлап та белорусчарак акцент белән. —Алар бик күп кешеләр­нең күзен ачып, башларын турайтып җибәрде. Бик рәхмәт сезгә. Минем инде күптән үк сезнең белән танышасым килә иде. Безгә ныграк баг­ланышып эшләү яхшы булмас микән, дим.
  • Әлбәттә, — диде Алиш. — Бергә-бергә яхшырак инде ул. Миңа да Фая сезнең хакта әйткән иде. Ниһаять, бүген менә очраштык.

Ә шул хатларның полякчасын да эшләп булмыймы? — дип сорады Андрей. — Чөнки безнең арада поляклар да күп бит.

  • Без полякча белмибез шул, Андрей, — диде Алиш. —Андый ке­шебез юк.

Андый кешене Шилов үзе табып бирергә булды. Болеслав исемле бер поляк дустының русчаны яхшы белүен һәм ышанычлы булуын әйтте.

— Ярар, диде Алиш. — Без моны сөйләшербез. Бер иптәш коман­дировкада әле безнең. Ул үзе дә сезнең белән күптән үк танышасы килә иде...

Бүген Мусаны шунда алып китте Алиш. Аларга Фоат та иярде. Яз иде, мартның унбишләре генә булса да, бездәге апрель урталары дияр­лек, кояшлы җылы көн иде. Агач бөреләре тәмам бүртеп, кып-кызыл ял­тыравык нәфис тырнаклары ачылып китәргә җыена иде. Аккүл буендагы тирәкләрдә сыерчыкларның шулчаклы дәрт белән ярсынып һәм өзеп- өзеп сайраулары күңелләрне әллә кайларга, язның шул беренче җыр­чыларына, оя ясап йөргән малай чакларга алып китә иде. Әмма шуның белән бергә, аларның монда, немец җирендә, сайравы барыннан да гаҗәбрәк һәм сәеррәк тоела иде. Чөнки сыерчыклар фәкать безнең илдә генә, безнең өй артында гына сайрый торган үз кош булып сабый яшьтән үк күңелгә сеңеп калган кадерле бер төшенчә иде. Шулай да аларның дәртсенеп сайравы чит-ят җирләрдә дә барыбер матур бары­бер сокландыргыч булганлыктан, күл буена килгән егетләр байтак вакыт аларны тыңлап, сагыну хисләрендә онытылып утырдылар

  • Туктатыгызсана, зинһар, шул сыерчыкларны! — диде кинәт кенә Фоат, чын һәм шаянлык катыш ялвару белән. —Тыныч кына тыңлый алмыйм шуларны. Әллә плен төшкәннән бирле кош тавышы колагыма кермәгәнгә, әллә алар вәгъдә итә торган күңел куанычларының барын да җуеп бетергәнгә, үзем дә белмим нәрсәгәдер, шуларны ишеттем исә йөрәгем ургыла башлый, әллә кайларга ашкына, әллә нинди еракларга алып китә һәм моннан йөз ел элек беренче мәхәббәт уянган чакларны искә төшерә...
  • Ай-яй красивый әйттең!—дип елмайды Алиш. — Нәкъ өстенә бастың. Сыерчыкларны тыңласам, миңа да шулай тоела. Казанның бө­тен сыерчыклары Тельман урамына җыелган һәм шунда гына сайрый­лар кебек иде, чөнки ул урамда Өркыя тора иде...
  • Юк, агайне, ялгышасың, — дип бүлдерде аны Фоат. — Казанның бөтен сыерчыклары тугызынчы мәктәп ишек алдындагы яшь өрәңгеләр­дә сайрый иде. Чөнки анда Сәгадәт укый да мин укый идем!
  • Күрәсең, Тельман урамына сыймаганнары булгандыр инде,— дип куйды Алиш, исе китми генә.

Муса аларның бу сәер бәхәсләренә катнашмыйча, күзләрен шул кошларга беркетеп, тын гына көлемсерәгән килеш утыра бирде. Аның да күңеле еракларда иде, күрәсең. Тик ул үз хисләрен сүзгә әйләндермә­де. Әйе, сыерчыклар яки башка сайрар кошлар һәркемнең мәхәббәтенә килеп керә инде ул. Мусаның да үз кошы бар иде бит. Әминәләр йорты тирәсендәге агачлыкта сайрый торган сандугач иде ул. Әлеге сигезенче март бәйрәмендә танышканнан соң, куанычлы елның май айлары җит­те. Муса Әминәләр өенә йөри башлады. Менә шунда аны һәрвакыт бер сандугач сайрап каршылый иде. Кайдадыр бик якында, әнә шул кар­шыдагы шомырт куелыгында гына сайраган төсле. Муса аны, күреп булмасмы, дип эзләп китә, песидәй генә посып, һич кыштырдаусыз ат­лап, яфрак араларын күзәтә, ә сандугач әз генә тынып тора да бөтенләй икенче якта, икенче бер билгесез агачта сайрый башлый. Муса анда юнәлә, ә кош тагын юкка чыга... Әминәгә охшаган дип көлә иде Муса ул чакта. Чөнки Әминәдә шулай катоктамы, өйләрендәме, кинәт кенә юкка чыга иде ич... Шулай да Әминә дигән кошны барыбер тотты ул, тик сандугачны гына тота алмады... Ә хәзер инде... Хәер, хәзергесен уйлавы да куркыныч. Ургылып кайнап торган ут тавы аша сикерәсе бар. Тик шунда гына күрсә күрер ул үзенең ике былбылын. Ә сикереп чыгарга көч җитмәсә...

Муса, күзләрен сыерчыклардан аерып, күл өстенә карады. Аның тыныч яткан кара-яшькелт суы үз карнына бик күп шомнар яшергән төпсез упкын кебек тоелды. Сикереп чыга алмаса, бу упкын аны да йотар төсле күренде... Ул күзләрен читкә борды. Күл әйләнәсендә бай­так кына кешеләр, көз көнендәге шикелле үк, әлеге хәсрәт базарында гизмәктәләр иде. Ниһаять, алар каршына ике кеше килеп туктады. Алиш кузгалып аларның берсе белән күреште дә, «Танышыгыз, Шилов» дип, иптәшләренә тәкъдим итте. Шилов исә, үз чираты җиткәч, «Болеслав» дип, иптәше белән таныштырды. Алар сөйләшеп киттеләр. «Кыз­лар хаты»н полякча да булдыру иде сүз. Русча текстны Алиштан Фая алып кайтырга һәм Болеслав полякчага әйләндергәч, илтеп бирергә ти­ешле булды. Бу бик мәшәкатьле күренсә дә, башка юл юк иде. Болеславның редакция тирәсенә үзе барып йөрүе, әлбәттә, мөмкин түгел иде.

Аннары Шилов белән Муса, икенче эскәмиягә күчеп, үзләре генә сөйләштеләр. Муса Болеслав турында кабат сорады. Андрей аның ышанычлы егет булуын әйтте. Бу мәсьәләне бетергәч, ВКП(б) Берлин коми­теты төзелә башлавын хәбәр итте.

  • Чынлапмы? — дип сорады Муса, куанычлы гаҗәпләнү белән.— Менә монысы шәп булыр иде! Безнең хәлләргә дә әллә нихәтле ачыклык керер!

Шилов салкын кан белән генә сөйләде. Шушы максатлар белән «Ялкын» җитәкчесе «Бакшей бабай» Берлинга киләчәген аңлатты. Ул килү белән үк Мусаны аның белән очраштыру турында сүз куештылар. Йомышлары беткәч тә, Андрей белән Болеслав китеп барды. Мусалар да кайтырга жыеналар иде инде. Тик Алиш кына муенын төрле якка боргалый башлады.

  • Жәллим муеныңны, — диде Фоат. — Каерыла торгач, сынып китмәсә генә ярар иде...

Өчесе дә көлешеп алдылар. Гыйшык-мыйшыклары булмаса да, Алиш белән Фая чын иптәшләрчә дуслашып өлгергән иделәр, һәм аның күзлә­ре юкка эзләнмәгән икән, эскәмия яныннан китүләре генә булды, Фая үзенең бер көтү иптәш кызлары белән алар каршына килеп басты. Шаулашып күрешү китте. Әле генә Алиш муеныннан көлгән Фоатка да җан керде. Аның теге вакытта күз төшергән Фәридәсе дә бар иде анда. Шул күрешү арасында бөтенләй көтелмәгән бер хәл булып алды. Кызларның бер боек кына чырайлы, мескен генә булып читтә торучы «ак төтен» чәчлесе Мусага карап-карап торды да ачы һәм куркынган сыман тавыш белән кинәт кычкырып җибәрде:

  • Ай! Бу кем?! — Һәм куллары белән ике битен каплап, артка чи­генде.— Әллә саташам инде, ходаем?!—дип өстәде ул, хәлсез генә.

Муса да бер секундка аңа текәлеп карады һәм бөтен гәүдәсе белән аңа тартылган килеш:

  • Әлбидә! —дип кычкырды.
  • Муса абый! Бу чынлап та синме? Әллә күләгәң генәме?..

Кыз газап, хәсрәт тулы хәрәкәтләр белән аңа таба омтылды һәм үзенең фәкыйрь киемнәре, ямаулы жиңнәре белән пөхтә костюмлы, яшел эшләпәле Мусаның муенына сарылып, әле бер ягыннан, әле икенче ягыннан кайнар итеп үбә башлады. Аның күзләреннән өзлексез коелган яшьләр Мусаның битләрен, яңакларын яндырып алгандай тоела иде.

Бу хәлгә тәмам хәйран калып, һични аңлый алмыйча торган егет­ләр белән кызлар уңайсызлыктан читкә борылдылар. Кешеләрнең мон­дый изге минутларында шаһит булу әдәпсезлек кебек тоела иде...

  • Да-а, җитди булып чыкты әле монда эшләр! — дип куйды Фоат, көрсенеп. — Әйдәгез, әйләнеп килик, булмаса...

...Бер-берен үлде дип һәм коткара алмавына гаепле санап йөргән ике кешенең кинәт кенә яңадан очрашып куюы фәкать сугыш җирләрен­дә генә була торган гаять катлаулы, искиткеч куанычлы һәм тетрәткеч бер хәл иде. Әлбидә, әле һаман ышанып җитмәгән кебек, Мусаның кул беләзекләреннән, иңбашларыннан тотып карады, яңак һәм кашларын, маңгай өсләрен сыйпап чыкты. Кайбер урыннарга үзенең кытыршы бармак битләре белән озаграк тукталып, андагы җыерчыкларны язарга теләгәндәй итте. Гүяки, әле генә булган ниндидер һәлакәттә бердәнбер баласының исән калуына һаман ышанып бетмәгән мәрхәмәтле ана кал­тыранган куллары белән үз газизен шулай барлый, шулай капшана иде. Муса да Әлбидәдән бик озак күзен ала алмады. Моннан берничә ай гына элек яшьлек, шаянлык аңкып торган бу кызның матур йөзе ниндидер агулы сөрем эчендә саргаеп сулган чәчәкне хәтерләтә, бөтен төсеннән һәм килеш-килбәтеннән өмет яктысы калмаган боеклык, кайгы-хәсрәт тулы моңсулык күренеп тора иде. Ак һәм сөйкемле маңгаена пәрәвез җепләредәй нечкә һәм вак кына җыерчык челтәре сарылган. Сул яктарак, чәч төбеннән башын гына сузган селәүчән төсле, кызгылт җөй бүртеп тора. Шул җөй өстеннән нәзек кенә булып ак чәч бөртекләре үсеп чыккан да җил чуалткан сыек төтен төсле борыла-сырыла бөтен башына таралып киткән. Кайчандыр уйнаклап, шаян дулкынланып тор­ган коңгырт-кара ефәк чәчләр, үзләреннән бөтен купшылыгын җуеп, кызның үзе шикелле үк басынкыланып, боегып калганнар. Әйтерсең, аның маңгай өстеннән күтәрелгән нәзек сыек төтен чал бөртекләре тү­гел, ә бәлки бу гүзәл хәсрәтченең эченнән бөркелеп чыккан аһ-зар сөре­ме иде. Аның өстендәге иске жакеты белән шактый тузгдн күлмәкләре, тапталган башмаклары белән ямаулы тупас оеклары да кызның хәле ни дәрәҗәдә аяныч икәнен ачык сөйлиләр иде.

  • Син ничек исән калдың соң, Муса абый?—дип сорады Әлбидә, күпме караса да, һаман күреп туймас төсле гашыйк күзләре белән. — Мин бит сине үлде дип йөрдем. Алга аерылып китеп сине саклый алма­вым өчен үземне гаепле санап, күпме яшьләр түктем, күпме үкендем, гомергә үземне кичермәс кешегә әйләнә яздым...
  • Мин-мин инде ул, мине «капут команда» солдатлары теге дөнья­дан алып кайтканнар, — дип көлемсерәде Муса. — Менә син нинди мог­җиза белән исән калдың, әле дә аңымны җыя алмыйм: синең өскә бомба яуды бит, су һәм саз таулары күтәрелеп капланды. Киресенчә, мон­да мин гаепле: мин сине ялгыз калдырмаска яки андый хәтәр җиргә алып кермәскә тиеш идем. Сине югалтканнан бирле мин үземне җина­ятьче санап йөрдем. Күргән җәзаларымның һәммәсен дә синең өчен дип уйладым эчемнән. Кеше шундыйга да әйләнә ич монда...
  • Ә син минем «Муса абый! Муса абый!» дип кычкырганымны да ишетмәдеңме?
  • Кая ул, җанкисәгем, ишетү-ү!..
  • Ә миңа башта берни дә булмады. Шунда сине күздән югалткач, кычкыра-кычкыра кире чыга башладым. Теге каһәрләр яңадан килеп бомба койдылар. Шул чакта маңгаемны кечкенә бер кыйпылчык ертып киткән, ярый әле тирәнгәрәк эләкмәгән, беткән булыр идем... Хәер, ка­луымнан нинди куаныч булды соң? — Һәм ул үзенең фаҗигале хикәясен сөйләп китте.

Аны иптәшләре көн урталарында гына эзләп тапканнар. Түмгәккә капланып, аңсыз яткан хәлендә күтәреп алганнар да «Чәчәкләр яланы»на чыгарганнар. Анда, бит-күзләрен юып, каннарыннан арчып, бәй­ләп яткыргач, кичкә таба аңына килгән. Сугышчылар аңа, үзләренә юкны табып, авызларыннан актык сохарыйларын өзеп биргәннәр. Әлби­дә аякка басып, йөри башлаган...

  • Ләкин «Чәчәкләр яланы» коткару китермәде, — диде Әлбидә, үке­нечле тавыш белән, — ә менә монда китерде... Һәм без монда икенче бә­лагә килеп тарыдык. Без җинаять эшлибез: үз кешеләребезне үтерер өчен снарядлар ясыйбыз...
  • Әйе-е, — диде Муса, уйга калып, — без барыбыз да монда теге яки бу рәвештә җинаять эшлибез. Кайчан да булса аларның һәммәсе өчен дә җавап бирәсе булыр... Кыен, бик кыен...

— Мин дә шулай уйлыйм бу хакта, — дип көрсенде кыз. — Сез дә бик үзгәргәнсез. Бу кыяфәтегез белән элекке Муса абыйга бердә охша­мыйсыз... Хәрби әсир һәм сәяси эшче буларак, лагерьларда, черергә ти­еш идегез... Ә сезнең өстә менә дигән цивильный кием һәм үзегез Бер­лин урамнарында рәхәтләнеп иректә йөрисез икән... Моны ничек аң­ларга?..

Муса кыенсынып калды. Тиз генә җавап бирү һәм ышандыру өчен сүзләр көчсез булыр иде. Бар булганнарны бөтен бәйнәсе белән сөйләп бирү дә мөмкин түгел.... Ул аңа, дуслык күзләре белән көлемсерәп, озак карап утырды. Кыскача гына аңлатып та маташты, ләкин, чынлап та, сүзләрнең көче җитмәде, ахры, Әлбидә ышанмады.

  • Шулай әйтелә инде ул... — дип, тирән сулап куйды. — Без, ичма­са, куып китерелгән коллар: урам себертсәләр дә, металл кырдырсалар да — чарабыз юк. Ә сез?.. Егетләрчә үлә дә белмәдегезме?.. — Ул хәт­та Муса яныннан чигенебрәк утырды. Гүяки, «йогышы тимәсен бу әдәмнең!» дия иде.

Муса маңгай тирләрен сөртеп куйды. Суык иде ул тирләр. Бит иңкел­ләрендә ниндидер күгәренке тимгелләр төерләнеп уйнады. Башкалар­ның шикләнүе әле бер хәл иде, ә менә үзенә карата изге хисләр сак­лап йөргән бу михнәтче кыз да шулай уйлагач, нишләргә соң инде, аның күңелен ничек яктыртырга? Форманың эчтәлекне билгели алмавы белән генә инандырып булырмы аны? Ант итәргә тотынсаң да бик көлке килеп чыгачак...

  • Син бик рәхимсез һөҗүм итәсең бит әле, — диде ул, һәмишә кө­лемсерәп.— Әйе, егет үлеме егетчә булырга тиеш. Әмма егеткә кайчакта фәкать бет белән сугышып кына үләргә дә туры килә. Андый оч­ракта нишләргә сон?.. Хәтерлисеңме, Әлбидә, безнең Волхов разведчик­ларының бик матур маскхалаты була торган иде. Нәкъ табигатьнең үзе төсле! Аны киеп хәтта карнавал кичләрендә дә йөрергә мөмкин. Ә шундый ук маскхалат мондагы карнавал өчен дә кирәк булса?..

Әлбидә аңа үзенең моңлы күзләре белән бик ягымлы карап куйды. Юк, күңеле аның бу ямьсез шикләрне куарга куша иде.

  • Менә күптән шулай кирәк ләбаса! Яратам шушы карашыңны! — дип елмайды Муса. — Безнең әле, сайрар кошым, синең белән бик матур итеп күрешкән чаклар күп булыр, куанычлы эшләр дә табылыр!..

Әлбидәнең зур коңгырт күзләре тагын гаҗәпләнү белән тулган иде. Бу минутта аның тагын әллә кай җире генә, — шул матур күзләренең моңсу каравымы яки саран гына елмаюымы, — Әминәне хәтерләтә иде. Мусаның аны үз газизе итеп күкрәгенә кысасы килде.

  • Муса абый, җаным!—дип, Әлбидә аның иңбашына үзе сыен­ды — Сез бик катлаулы кеше: кыен да, рәхәт тә сезнең белән. Димәк, зур эшләр бар алайса?..

Муса туп-туры гына җавап бирмәде.

  • Исән-сау килеш керсез намус белән туган җирләребезгә кайтсак, без нинди бәхетле булачакбыз!.. Бергә кайтырбыз, яме, Әлбидә- кәй, — диде ул. Аның сүзләре ничектер үтә йомшак һәм ягымлы булып, җан рәхәте биргәндәй булып ишетелде.

— Җә, дип көлде Әлбидә, сабыйларча. — Бик кызык әйттегез, бала чаклар искә төшеп куйды. Әйтерсең, бәләкәй малай белән бәлә­кәй кыз сөйләшә...

Кайтырга вакыт иде. Иптәшләре әйләнеп килде.

—Йә, айныштыгызмы инде? — дип көлә башлады Фоат. — Ай-яй сезнең гыйшыклар каты икән! Бер-берен күргәч, чүт кенә аяктан егылмадылар.

  • Ләйлә вә Мәҗнүн! — дип кычкырды Сания.

Алиш аңа бармак янады.

— Кара, кызый, кем кәҗәсе кычкырса да кычкырсын, синең кәҗәң тик торсын! — диде ул. — Син бит үзең Ләйлә. Ә Мәҗнүнеңне юри алып килмәдек бүген.

  • Ул үзе дә юлны яхшы белә! — дип көлде Сания. — Зарыктырмый алай.       

Алар, һәрбере шулай үз өлешенә тигән уртак хәсрәтне эчкә йотып, бөтенләй шат күңелле яшьләрчә уен-көлке сөйләшкән булып тагын килергә вәгъдәләр биреп аерылыштылар. Юлда Фоат Мусаны һаман үтмәс пычкы белән кисә кайтты.

  •  Ай-яй, дустым, астыртын кеше икән син, ә! Шундый кыз хакын­да ләм-мим әйткәнең юк безгә.
  • Муса яшь егетләрчә ык-мык килде, кызарынды, нәрсәсен әйтәсең анын, фронт танышы гына ич, дип карады. Шулай да аны тындырма­дылар. Алиш та бәйләнде, һәм Муса үзенен Волхов хикәясен сөйләп бирергә мәҗбүр булды.

III

Яраткан кешең сиңа нинди генә якын һәм кадерле булса да, әгәр син аның инде дөньяда юклыгын, аның белән күрешү мөмкин түгеллеген яхшы белсәң, ул синең хәтер күгеңнән әкренләп кенә ерагая бара һәм, таң алдындагы йолдыз шикелле, офыкның иң аргы читләренә китеп, сизелми генә сүнеп тә кала. Әлбидәнең күңел күгендәге Муса да шулай сиздерми генә сүрелеп бара иде. Башта ул, аны саклый ал­мавы өчен үзен әрләп, агач араларында елап йөрде. Аннары немец са­молетлары килми башлагач һәм сазлыкның теге ягыннан атулар тук­талгач, билдән югары пычрак су — тимер тутыгы һәм кан төереләре төсле кызгылт күбекле болганчык сыекча — ерып, Мусаның үле гәүдә­сен эзләде; әллә нинди кул кисәкләре, сыйрак ватыклары, гәүдә кал­дыклары туры килде, әмма Муса мәете яки аныкын хәтерләткән пилот­ка гына булса да очрамады. Шуннан соң аның үксеп, әрнеп елаулары тагын да көчәеп китте. «Ник саклый алмадым? Ник алга киттем? Янә­шә генә барган булсам, ичмаса бергә үләр идек!» — дип үкенде ул. Елый торгач, яшьләре дә кипте, тик коры сулкылдау гына, сынык күңел генә калды, күзләре әчетә башлады. Кешеләрдән читкәрәк агач арасы­на китеп, сәгатьләр буе моңаеп утырды, боек тавышы белән әкрен генә «Сагыну»ны җырлау һәм теге зур авыл күле буендагы беренче очра­шуны ничектер якты, матур итеп искә алулар бердәнбер юаныч булып китте. Атауга чыккач та ул аның партбилетын кояшта киптереп, үзе­нең комсомол билеты белән бергә пергаментка төрде һәм күкрәк кесә­сендә йөртә башлады. Ә Муса биргән дәфтәрнең шәмәхә карандаш бе­лән язылган һәр битендәге шигырь, су белән җәелеп, бөтенләй таны­маслык хәлгә килгән иде. Никадәр генә тырышып киптерсә дә Әлбидә ул шигырьләрне укый алмады. Дәфтәрне ташлаудан башка чара кал­маган иде. Ялгыз моңаеп утырган чакларда шул дәфтәрне актаргалый да, ул һични сөйләмәгәч, партбилетны кулына ала һәм андагы бәләкәй генә рәсемгә озак-озак карап онтыла иде. Документ өчен формаль рә­вештә генә төшерелгән бу рәсем кисәге бик җансыз һәм хәтта бер поч­магына су табы җәелгән булса да, Әлбидәгә көлемсерәп карый, үзенең иң изге серләрен сөйли кебек тоела иде. Юк, кечкенә генә партбилет эчендә дә, кара туш белән кемдер тарафыннан язылган җансыз сүзләр түгел, Мусаның үз сүзләре: туган елын да, партиягә кергән вакытын да, бу билетны кайсы райкомнан алганын да, ай саен күпме взнос түләгән­нәрен дә үзе әйтеп бирә, һәм шул гади генә сүзләрдән дә рәхәт булып китә.

 Өмет үз учагының сүнеп барган күмерләрен яңадан тергезә башлый. Муса каядыр киткән генә яки икенче бер атауда бүленеп кенә калган, менә озакламый, шул кыяк һәм камышлар, таллар ара­сыннан кайтып та килер төсле тоела...

Әмма алай булып чыкмады. Көннән-көн көчәя барган гомуми бәла, гомуми гаҗизлек һәм михнәтләр Әлбидәне дә үз эченә бөтереп алды. Күпме генә омтылып карасалар да, сазламык һәм күлләрне ерып үзе­безнең якка чыгу юлы табылмады. Байтак вак төркемнәр, хәтта кире дә борылып кайта алмыйча, батып үлделәр. Рация-фәлән аша тыл бе­лән бәйләнеш, азык-төлек ташлату хыялы да барып чыкмады. Эфирдәге ниндидер өметле тавышларны тота башлагач кына, актык рациянең актык батареяләре бетеп, эштән туктады, төркем башлыгы ачуыннан аны күлгә үк ыргытып бәрде... Яшел үсемлекләрнең ашардае ашалып, күн итек кунычларына хәтле чәйнәлеп беткәч, коточкыч ачлык, тиф һәм дизентерия башланды. Көн саен дистәләрчә кешегә медицина ярдәме кирәк, ә даруларның иң гадиләре дә юк. Әлбидә шул кешеләрне үлем авызыннан тартып алмакчы булып, көн буе чабудан туктамый, тик ка­раңгы төшкәч кенә үз нараты төбенә килеп, ылыс түшәге өстенә ава. Ярый әле бердәнбер плащпалаткасы бар. Шул — яңгырдан да, төнге салкыннан да. озынборыннан да — һәммәсеннән дә саклый бирә.

Ниһаять, бу фаҗигый көннәрнең актык сәгатьләре дә килеп җитте. Немецлар алар өстенә ут ача башлады. «Чәчәкләр яланы» — «үлем яланы»на әйләнде. Мусаның да әнә шул камышлар артыннан гына ки­леп чыгу ихтималы юклыгы ачык иде инде. Әлбидә үзе дә шушында һә­лак булачак. Яралыларга һәм үлүчеләргә ярдәм күрсәтеп йөргәндә, очраклы бер тинтәк пуля яки мина кыйпыл чыгы бәреп егуын көтеп йөрде ул. Кыен мәсьәләнең иң ансат чишелеше шунда булыр кебек тоелды. Әмма ни өчендер андый пуля очрамады. Ә инде үз-үзенә касд кылу ши­келле куркыныч эшкә Әлбидәнең куллары, әлбәттә, бармаячак, чөнки аның табигате бөтенләй башкача яратылган. Бу утрауда нинди дә бул­са ярдәмгә мохтаҗ бер генә кеше калганда да, ни җаны белән Әлбидә аны ташлап китсен?..

Шуңа күрә алдагы билгесез язмышка буйсынып, аның нинди булачагын артык уйламастан, кызлар табигатенчә әз генә тәкъдир-фәләнгә дә ышанып: «Күрәсеңне күрмичә, кара гүргә кермисең», дибрәк яши бирде ул. Тик бер мөһим нәрсәне генә онытмады: моңарчы кесәсендә йөрткән ике билетны инде хәзер каядыр куярга кирәк иде. Ул үзе ни күрсә дә күрсен, әмма бу изге нәрсәләргә һичбер төрле пычрак куллар кагылмаска тиеш. Берсе бигрәк тә: Муса амәнәте... Хәер, үз билеты да шулай ук кадерле. Ул аның беренче чәчәктәй яшьлегенең истәлеге. Техникумда ул аны алган көнне үзен буйга җиткән санап, дөньяга сыймастай куанып йөргән иде, һәм шул кызыл тышлы билетын кер тидер­ми йөрткән кебек, яшьлек намусын да саф көенә саклап йөртте ул. Юк, очраклы хисләргә бирелмәде: малайларның матурлары да, кыюла­ры да, телгә осталары да туры килгәләде, әмма берсен дә үз итеп сай­лый алмады. «Ах, бу минеке!» дип әйтмәде йөрәге. Яшьлекнең беренче зәңгәр ялкыннары хәтта шулай сүрелә башлагандай тоелды. Ә менә монда, Волхов буендагы кара урман эчендә, сугыш дулаган бөтенләй урынсыз чакта — нәрсә булды соң аңа? Нигә болай кинәт кенә, көтел­мәгәндә генә кабынып китте аның йөрәге? Һәм тиле түгел диген: шул мөлаем көләч йөзле, бәләкәй генә буйлы шагыйрьне, Әлбидәнең үзен­нән күп олы яшьтәге кешене, сөйде дә куйды бит! Нигә кирәк иде? Ул — тигезсез сөю, бәхет, рәхәт китерми торган, кавышу мөмкин булма­ган мәхәббәт иде бит. Һәм бу татлы газап шунда ук киселеп тә калды. Ай күрде, кояш алды Мусаны. Юк инде ул... Күл төпләреннән эзләп тә тапмады...

Әлбидә үз наратының җәптәш тамырлары арасындагы чокыр урынны хәлсез бармаклары белән казып утырды. Ком катыш дымлы соргылт балчык һаман өскә өелә бара иде. Чокыр шактый тирәнәйде. Якында гына беркем дә юк, шуңа күрә аны һичкем тарыктырмады, ул иркенләп хәрәкәт итте. Күкрәк кесәсендәге билетларны чыгарды да, рәсемле бит­ләрен ачып, озак кына карап торды. Соңгы карау, соңгы саубуллашу иде бу. Аннары аларны пергаментка төреп, уртадан резин бау белән буды. Каяндыр ылыс астыннан даруы беткән пыяла банка тартып ал­ды да төргән билетларны колашаландырыбрак шуның эченә төшерде. Башына калай капкач киертте, аның өстенә тагын пергамент бөркәп, резин бау белән кысты. Шуннан соң банканы чокыр төбенә утыртты да күмә башлады. Бармаклары белән пыяла банка читләренә балчык өя барган саен уйлары тагын да куерып китте: партбилет күмә... Комсо­мол билеты күмә... Бу үзе генә дә нинди коточкыч хәл! Күмәр өчен би­релгәнмени алар? Ник аларны гомер буе үз яныңда йөртергә мөмкин түгел? Әлбидә аның партбилетын монда күмеп калдыра, ә ул аны кай­чан килеп алыр? Юк шул, килә алмас инде ул... Күрәсең, Әлбидә монда Мусаның партбилетын гына түгел, аның үзен күмеп калдыра... Йөрәге кинәт ялкынланып сөйгән шагыйрь абыйсын һәм аның белән бергә үзе­нең шундый үзәк өзгеч үкенечле мәхәббәтен күмеп калдыра. Нинди авыр. Күз яшьләрең булсын иде, ела идең бер! Ләкин алар, ком чүлен­дәге су тамчылары шикелле, әллә кайчан кибеп очканнар... Әйдә, бул­гач булсын инде, комсомол билеты белән бергә тамчы гөлдәй яшьлеге дә шул мәхәббәт янында күмелеп калсын. Кыска гомерендә бер генә тапкыр сөеп, бер генә тапкыр канатланган яшьлек — үз сөюе өстендә гөл бәйләме булып ятсын. Юк, бу нечкәләнү, төчеләнү түгел. Үз тирә-ягында бер генә таяныч та, бер генә өмет тә «алмаган кешенең үз кү­ңелендәге иң газиз хисләре белән актык мәртәбә бәхилләшүе генә...

Әлбидә чокырны күмеп бетерде. Өскә калкып тормасын өчен йодрыгы белән төйгечләп чыкты, аннары читтәге кыяк төпләреннән чирәм кисәкләре кубарын алып, «кабер» өстенә түшәде. Сизелеп тормасын дип эшләде ул аны. Әмма моның белән генә эш бетмәгән, нәрсәдер җитмә­гән кебек тоелды. Шуннан соң аргы баштагы ташландык кораллар яткан урыннан бер кәкре шомпол алып килде. Чыбык-чабык җыеп ут тергезде дә, шомполның сырлы башын утта кыздырып, нарат кәүсәсенә «Б» хәрефе басты. Ул аны бик тирән итеп, наратның сөягенә кадәр яндырырга тырышты. Монысы нигә иде соң? Башта ул аны үзе дә аңла­мады. Күп хәрәкәтләрен, айнык акыл кушудан бигрәк, ниндидер аңсыз инстинкт кушуы белән механик төстә генә ясады. Хәреф, каерыдан са­гыз исләре чыгара-чыгара, карт нарат тәнендә мәңге бетмәс билгедәй ыржаеп калгач кына, Әлбидә төшенеп алды: кара әле, ул бит монда кайчан да бер килергә җыена икән ләбаса! Үзе дә сизмәстән, яшәргә тели!.. Әйе, Мусаның коммунист булып үлүен бары тик Әлбидә генә күр­де бит. Ул аны нинди генә хәлләрдә дә актык сулышынча якларга ти­еш! Бу аның намус бурычы...

Шуннан соң Әлбидәнең күңеленә җиңел булып китте. Ниндидер тынычлык тагын да тирәнрәк урнашкан кебек тоелды, һәм шуның бе­лән бергә Муса образы да каядыр югары күтәрелепме, әллә күңел түре­нә сеңепме, ничектер ата-баба кабере сыман, кадерле һәм изге ерак­лыктан гына күренә башлады...

«Чәчәкләр яланы»ннан бер каршылык та күрсәтелми башлагач, не­мецлар ажгырып басып керделәр. Дистәләп кенә калган хәлсезләрне сөреп алып киттеләр. Волхов буйларыннан Берлингача җәяү атлап, мең михнәтләр кичереп килгәндә дә Әлбидәнең Муса өчен өзгәләнүләре та­гын да кими төшкәндәй булды, ул һаман еракта кала барды... Әсирлек газаплары, ачка интегүләр һәм әйтеп бетергесез бөтен мәрхүмлекләр аның йөрәк-бәгырен яндырып күмер иттеләр, тышкы чыраена картлык чалымнары сыздылар, кайчандыр дулкын-дулкын кабарып торган чәч­ләренә сыек төтен сиптеләр, кайчандыр балкып торган матур йөзле яшь Әлбидәне танымаслык хәлгә китерделәр.

Ул инде хәзер немец таләп иткәнне эшләп бирә торган җансыз һәм телсез машинага әйләнеп бара иде. Ул инде хәзер көлү, елмаю, куануларны гына түгел, кайчан да булса туган илгә кайту кебек иң гади өметләрне дә, Волхов буендагы «Чәчәкләр яланы»нда калган изге на­ратны да, аның төбенә күмелгән мөкатдәс хисләрне дә бөтенләй дияр­лек оныту дәрәҗәсенә килгән бер җан иясе иде. Муса сурәте айлар буе­на аның күңеленә дә килми хәзер. Кайчагында, әллә ничек, очраклы гы­на хәтеренә килгәндә дә: «Үлгән — беткән. Үземә дә үләр көннәр җит­кән» дип кенә куя, һәм бу кирәксез уйларны тизрәк күңеленнән куып чыгара башлый иде ул.

Шулай тәмам сүнеп беткәч инде, бары тик кешеләргә ияреп, инер­ция белән генә Аккүл буенда йөргәндә кинәт Мусаны очрату — аның өчен бер могҗиза булып, әллә кайчан үлгән кешенең кабердән кубары­лып кайтуы, яки, кинәт кенә зәңгәр күк түбәсе ачылып, оҗмах чәчәк­ләре җиргә коелуы шикелле, гайре табигый бер хәл булып тоелды. Бө­тен кеше алдында «Ай!» дип кычкырып куюы, күкрәк сөякләрен җиме­рердәй хәлдә йөрәге сикерүдән һәм саташу дәрәҗәсенә барып җитүдән иде. Аның башы әйләнеп, күз аллары караңгыланып китте, шунда ук тагын яктырды, вак кисәкләргә чәчелгән яшен утлары төсле күбәләк­ләр очкан сыман, шул күлдә аккошлар тавыш биргән сыман һәм Муса шушы секундта ук яңадан югалыр сыман тоелды, һәм ул һичнигә, һич­кемгә карамастан, исәпләшмәстән, Муса күкрәгенә капланды. Юк, йө­рәк үлеп бетмәгән икән лә! «Эһ» дигән бер сулыш эчендә терелеп өлгерде һәм үз газизен яңадан югалтудан курка да башлады...

Шул минуттан алып, ул көнне көн буе һәм төн буе Әлбидә ниндидер сихри төш һәм татлы саташу эчендә уздырды. Иптәшләреннән беркемгә дә рәтләп җавап бирә алмады. Ана карап, гаҗәпләнү белән көлемсерә­деләр. Ләкин ул: «И, зиһеннәрем бик таралган шул...» дип кенә куйды. Ә төнлә белән йокы дигән нәрсәне бөтенләй онытып ятты-ятты да, март салкынында эчке күлмәктән генә тышка чыгып, баскыч төбендә­ге эскәмиягә утырды һәм кычкырып җырлый башлады:

«Гөл чәчәкләрен өзәм мин,

Юлларыңа тезәм мин.

Бик сагындым, бәгырем,

Бик саргайдым инде,

Әле дә ничек түзәм мин!..»

Җырны ул тагын үз хәленә яраштырып җырлады. Үзенең, чынлап та, ут куырган гөл кебек, тоткында саргаюын, чиксез михнәтләр күрүен әйтергә, Мусага ишеттерергә теләде ул. Аның тавышы баштан калтыра­ныбрак, беркадәр карлыгыбрак чыкты, аннары көчәйде, тирәнгә һәм киңлеккә китте. Аның күптән җырлаганы юк иде, чөнки ул җырлап юану хәленнән дә узган иде инде.

Бәлки ул шунда таң аттырган да булыр иде, тик иптәшләре мөмкин­лек бирмәделәр. Сания чыгып алды аны. «И, диванакаем, әйдә керик, суык тиеп үләсең бит!» дип, урынына кертеп яткырды.

Шуннан башлап һәр көнне Әлбидә яшь кызлар түземсезлеге белән Мусаны көтте. Ана әйтәсе сүзләрен, үзе кичергән озын-озын хикәяләрен көн буе үзенә сөйләп йөрде. Күңелендә көннән-көн кыю уйлар туа бар­ды. Саф мәхәббәтнең юлын кисеп торучы гаилә киртәләрен җимереп ташлардай тәвәккәл һәм татлы хыяллар белән мавыга иде ул. Чынлап та, инде үлде дип, күпме үкенечле яшьләр түгеп, язмышның ниндидер бәхетле бер очрагы белән яңадан күрешкәч, Әлбидәнең соң Муса абый­сын ачыктан-ачык рәхәтләнеп сөяргә һәм мәңгегә үзенеке итәргә хакы юкмыни?.. Барын бар, әлбәттә... Ләкин әнә нинди бит әле ул... Әллә кем сыманрак күренә, элекке шикелле, чишмә суыдай тонык түгел... Нәрсә­недер әйтеп бетерми... Юк, ничек кенә булмасын, Мусаны сөяргә, үзе сөелергә барыбер хакы бар Әлбидәнең! Шушы каһәр төшкән җирләрдә, ичмаса, мәхәббәт җылысы белән яшәрләр, бер-берен бәхетле итәргә тырышырлар. Теләсә ни булсын, теләсә ни күрсен, ул инде ут эчендә тапкан сөеклесен һичкемгә бирмәс!.. Ләкин... Ләкин...

Әлбидәгә берәү дә каршы килмәде. Чөнки ул бер ялгызы уйлана иде. Әмма шулай да, аның фикерләренә кемдер каршы төшәр, аларның ялгыш икәнен фаш итәр, «Син үз бәхетең өчен икенче берәүләрне ела­тырга, гаилә җимерергә уйлыйсың!» дип әрләр кебек тоела. «Юк, ди Әлбидә, алай түгел, алай гына аңлау — артык сай!..» Һәм ул тагын бәхәскә кереп китә. Озак кына тартышканнан соң тынып кала. Тынып калгач, кинәт әллә каян төптән, бөтенләй яңа бер тавыш килә: «Һай, Әлбидә, нинди ямьсез уйлар белән пыскыйсың син!..» Кызның якты чырае дәррәү сүрелә, бизгәк тоткандагы шикелле туңып, тәннәре чымыр­дап китә. Бу нинди газап соң бу?..  

Әлбидә шундый авыр хәлдә ай буена диярлек Мусаны көтте. Аның тиз килмәвенә үпкәләмәде ул. Юк, нигә үпкәләсен, эше күптер. Алай тар холыклы булу — акыллы кеше гадәте түгел. Исән генә булсын—килер!..

Ә Муса чынлап та, тиз килә алмады шул. Бердән, Әлбидәнең шулай зарыгып көткәнен белмәде һәм шундый катлаулы уйлар белән алҗуын башына да китермәде ул.  Әгәр белгән булса, һичшиксез, барып юаткан булыр иде. Икенчедән, Муса күңелендә андый кайнар утлар янмый, Әлбидәне борчыган проблемалар аның өчен бөтенләй яшәмиләр иде.

Ул аны һаман да бары тик һәйбәт, акыллы кыз итеп, якташ һәм михнәт­тәш дус итеп, кай җирендер Әминәгә охшатса да, сеңелеседәй якын туган итеп кенә ярата иде. Шунлыктан Әлбидәйя белән күрешергә йөрү мәсьәләсе дә Мусаның күңеленә һәм вөҗданына кагыла торган мөһим нәрсә булмады. Менә бер бушаганда иптәшләре белән барып, хәлен бе­леп кайтыр әле... Һәм ул, Әлбидә белән саубуллашмаган да килеш, яңа­дан Польша җирләренә чыгып китте.

Бу хәбәрне ишеткәч, Әлбидә олы һәм тирән кайгыга төште. Күңеле нәрсәдер сизеп алды. Нәрсәдер түгел, салкынлык сизеп алды аның күңе­ле. Чөнки йөрәк һәрвакыт үз ялкынына каршы икенче бер якты ялкын­ның дөрләп кабынуын көтте. Әгәр шул ялкын булмаса, ул күкрәк чит­леген тарсына, борсалана башлый. Бөтен дөнья суык булып күренә. Әлбидәнең йөрәге дә шул ук хәлне кичерде. Кызга дөнья йөзе моңсу һәм куанычсыз булып күренде. Яратмый микәнни соң?.. Эх, бу йөрәк! Ник соң шул тынган килеш мәңгегә үлеп калмады, ник яңадан кабынып, яңа утлар эченә салды ул аны!..

Аннары ул үз-үзен тынычландырырга тырышты: мин бит инде олы кеше хәзер... Тукта, өзгәләнмим, сабыр итим. Сабыр төбе — сары ал­тын... Кайтыр, күрешербез, сөйләшербез...

IV

Шәфи Алмаз үз кабинетына Карип Ишбулдинны чакырып алды да туйганчы мыскыл итте:

  • Ишәк син! — дип башлады ул, аеруча бер зәһәр ләззәтләнү та­вышы белән. — Ишәк бине Ишәк Әл-Ишәки! Һаман сиңа күшәргә бул­сын да, әфиүнче хәлфәләр кебек сәрхушланырга булсын. Ә сәрхушлангач инде «кабарэ»дагы өч тиенлек «тәтәй»лэр булсын! Башкача син һични күрмисең, ишетмисең, белмисең! Алла сиңа кургаш күз биргән, чүбек колак, туң маңгай. Берсенең бер тиенгә ярарлыгы юк! Хәер, ходай сиңа эт теледәй салынып төшкән озын тел биргән тагын. Табак ялап гомер итәр өчен кирәк булыр дигәндер инде...— Шундый «тәмле» сүзләр тагын озак дәвам итте.

Ишбулдин бер агарды, бер күгәрде. Бу хурлауның нинди гөнаһ өчен булуын аңламады. Уенга алып, үзе дә көлгән булды. Алай да барып чыкмагач — кызарды, бүртенде дә:

  • Я инде, Гаптрахман абый, нәрсәдә соң минем шундый зур гаебем? Кичер инде,— дип ялына-ялвара башлады.
  • Нәрсәдә, имеш! — дип кычкырды Шәфи. — Кара әле, кемәй, эңкәш, син чынлап та шундый аңгыра бәрәнме, әллә юрамалый белмә­мешкә салына торган хәйләкәр шайтанмы? Астыртын гына бәльшәвик-ләр табагын да ялыйсыңмы?!
  • Гаптрахман абый! Җаным! Сез бигрәк хәкыйрь итәсез инде, биг­рәк усал әйтәсез...
  • Әйтәм икән — хакым бар! Мин сиңа Вермахт жалуниясеннән тыш өстәмә жалуния түлим, һәм гел бушка түлим. Чөнки эше нәрсә бит? Уен! Ә син шул бәйрәм уенын уйнарга да иренәсең, Хөрәсән ялкавы!

Карип Ишбулдин бигрәк тә аптырап калды. Нидер әйтергә теләп тә сүзләре чыкмаганлыктан, бөкеле мылтык тавышы белән авызы гына шапылдап куйгалый иде. Шактый азапланганнан соң гына сүз куәсе таба алды:

  • Гаптрахман абый, дим, алла хакы өчен кичерегез! Әйтегез, ни кушасыз? Валлаһи хәзер үк эшлим!
  • Нигә яңаны кушу? Иске кушканны эшләгәнең юк бит әле.
  • Һич төшенмим... — дип аптырады Карип.
  • Ах, тинтәк, тинтәк! Сиңа бит әллә кайчан ук инде Алиш белән дус булырга кушылган. Нинди изге һәм нинди ансат эш: кеше белән дус булу! Моның нинди кыенлыгы бар? Ә син, ахмак, оныткансың да шуны!

Ишбулдинның чырае тагын да караңгыланды. Алиш белән дус булу... Әйтүе генә җиңел! Бер дә онытмаган, көн-төн чаба Карип аның артын­нан. Тик бөтен фаҗига шунда ки, Алиш шома балык шикелле: дуслык җәтмәсенә эләктереп, инде саңагыннан алам дигәндә генә кулыңнан шуып чыга да суга чума! Хәер, алай гынамы соң әле: ул үзе Карипкә аяк чала. Ул үзе аны, керпе бияләй белән кысмакчы була!..

  • Бер дә онытмадым. Гаптрахмаи абый җаным!—дип өтәләнде Ишбулдин, җәберсенгән кыяфәт белән. — Мин инде, сайрар кош булып, аның авызына керердәй торам, аны сыйлар өчен күпме маркалар исраф иттем, ә ул һаман ышанмый да ышанмый...
  • Менә шул шул: ышанмый!—дип, тагын зәһәрләнде Шәфи.— Ышандыра алмыйсың! Сине дус санаса — бер үзе командировкага ки­тәр идеме ул? Син әгәр йоклаган җасус булмасаң, Алишның күләгәсе­дәй йөрер идең артыннан! Булат белән Шабай да китеп барды. Рәсми яктан караганда — йомышлары мөһим, ничек җибәрмәсен ОКВ? Ә кем күз-колак була аларга?..
  • Ә сез, Гаптрахман абый, үзегез дә миңа таяныч бирмисез... — дип теш күрсәтергә теләде Карип, — Алиш мине кыса. Минем язганнарны гәзиткә һәм әдәби журналга кертми калдыру ягын карый. Ул моның өчен әллә нинди оста һәм хәйләле җаваплар таба сезнең каршыда. Икәү генә калганда мине эт итеп сүгә: туган ил каршында оятың бармы синең әз генә, ди. Тенкәгә тия... Сез дә аны күп вакыт яклыйсыз...
  • Яклыйсыз, имеш!—дип үчекләде Шәфи аны. — Бар да синең үз җебегәнлегеңнән! Син аягүрә Сәвит сүгеп, камунис сүгеп кенә дан чыгармакчы буласың. Рәтлерәк талант бар икән — остарак кылан. Баллырак итеп имезлек каптыр легион солдатларына! Ә син күсәк бе­лән орасың алар башына. Алишка менә шул ошамый торгандыр. Чөнки ул акыллы егет, төпле итеп сөйләшә белә, ышандыра белә!..

Карип әйтер сүз тапмады. Шәфи дә дулавыннан тукталып калды. Карип өзми-төтми тәмәке суырды, йөткергәләп куйды. Шәфи, ниндидер кәгазьләр укып, кул куйганнан соң аларны өстәл астына тыкты да аягүрә басты. Карипкә карады, шуннан коры гына әйтеп салды:

  • Һич булганчы, кич булсын, дигәннәр.. Шулай да син, байгыш, иртәгә иртүк легионга кит. Очрат аларны, бергә бул. Ә калган ягын моннан соң үзең бел!
  • Бик яхшы, Гаптрахман абый, бик яхшы!—дип дәртләнеп китте Ишбулдин. — Була ул, бирдерегез самолет — бүген үк китәм!
  • Самолетка мәкинә төямиләр, эңкәш... Ярар, поезд белән кит­сәң дә...

Иртәгесен Карип Польшага китеп барды. Бу аның өчен үзе бер яңалык булды бит әле. Тукта, шушы тәти формаларын кигән килеш, элек үзе яткан Седельце лагерена да кагылып чыксын әле ул. Күрсеннәр анда калганнар Карип абзалары ничегрәк хәзер! Алишларның да күрер ул нишләп йөргәннәрен!

Карип Ишбулдинның хыяллары шулай матур иде матурлыгын, тик ул аларның ләззәтен генә татый алмады, чөнки ул киткәч, бер тәү­лектән соң Алишлар Берлинга кайтып төштеләр. Алар кайтып киткән булгач, ничек анда озаклап йөрмәк кирәк?.. Тагын Гаптрахман абзасы үтмәс пычак белән тунар инде...

Ә егетләр, чынлап та, күп эш башкарып кайткан булып чыктылар. Моны алар иң элек Мусага сөйләделәр. Ул әйткән кешеләрнең һәммәсе белән күрешү, яшерен эшләрне һаман көчәйтү чаралары өстенә, әллә ни хәтле яңа кешеләр тапканнар. Алиш ышанычлы егетләрдән унбиш­ләп хәбәрче сайлап алып, алар белән кыска бер семинар да уздырган. Шуларның иң кыю һәм иң таянырдай унлабын яшерен оешмага да тарткан.

Фоат Булатов исә беренче нәүбәттә Берлинга экскурсиягә киләсе төркемнәрнең исемлеген әзерләп, тегендәге командование белән хәл итеп кайткан, иң элек үзебезнең патриот хисле егетләр күздә тотылган. Алар белән монда, экскурсияне сылтау итеп, күп кенә эш алып барырга кирәк булачак... Муса боларны бик рәхәтләнеп тыңлап утырды.

  • Менә бу шәп булган егетләр! Бер баруда ук дөньясын әйләнде­реп җибәргәнсез, — дип көлде ул. — Икенче тапкыр барсагыз, легионда бөтенләй революция ясап ташлавыгыз мөмкин! Болай булгач, агачлар яфрак яру белән батальоннарны алып, изге сәфәребезгә юнәлергә дә мөмкинлек туачак!..

Тик Мусаның кордашы Гариф Шабаевның гына күңеле сүрән иде. Һәм менә хәзер ул ашыгып сөйләргә тотынды:

  • Китүен китәрбез, әмма Демблин белән Седельцедагы ач, авыру солдатларны нишләтербез? — диде ул, пошынып. — Ә алар безнең кешеләрнең чәчәге икән ләбаса. Мин аларның бик күбесе белән сөйләштем: хәтта ачлыктан үләргә дә риза булып ятулары легиончы булырга теләмәүдән икән.
  • Нәкъ теге вакытта без уйлаганча! — дип куйды Булатов. — Кыен шул андый адым намуслы кешегә, әгәр күңелендә бер максат тумаса.
  • Әмма боларның күңелендә индивидуаль бер өмет бар: янәсе, менә ул әзрәк рәтләнә дә җәй килеп җитү белән кача! Ә үзе көннән-көн үлем чокырына тәгәри барганын сизми.
  • Ничек соң, чеметкәләп карамадыңмы үзләрен? — дип сорады Муса, борчылып.
  • Авыз ачкалаган идем, сөяк тукмаклар ява язды ипи шүрлеге­мә,— диде Гариф. — Күзләре акая. «Безне сатып алырга килдеңме, сволочь немец койрыгы!?» — дип ысылдыйлар. Курыкмыйлар да! Шун­дыйларның берсен, үземне лагерь башлыгына озата барырга кушып, читкә алып киттем. Күзләренә текәлдем, күзләрендә әллә нинди шомлы ут яна: әллә мине сугып үтерергә тели тагы — аңламассың. Үзе кыртыш сөяк булып кипкән, олы гәүдәле, чигәләре ак, әллә нинди тимер сакал-мыек баскан, ике кулын да йомарлаган... Ул миңа акыллырак сыман тоелган иде башта талашканда. Күзләренә кадалып тордым-тордым да әйттем: «Син коммунистмы, әйт, анаңны сатыйм!» — дидем. Моның ач яңакларындагы сеңгер төерләре күгәреп чыгып, вак шайтаннардай биеп алды, йодрыклары калтыранырга тотынды. «Анда синең ни эшең бар? Ник өрәсең эт шикелле!» — диде бу. «Юк, мин әйтәм, эт кенәме соң, бүре булып улар хәлгә җиттем мин хәзер! Син яшерсәң, мин яшермим: коммунист мин! һәм мин мондагы хәлләрегезгә тәкатьсез калдым!» — дидем. «Кых-кых! — дип көлде бу. — Яңа әкият, диде: са­рык тиресе ябынган бүре түгел, бүре тиресе ябынган сарык! Фу, вал­лаһи! Ай-яй шәп шпиговать иткәннәр сезне!..»

Ләкин мин һаман һөҗүм иттем: «Телгә оста син, дус кеше, — ди­дем,— тик «үзең генә чагыр икән: үз борыныңнан арырак һични күрми­сең. Ник уйламыйсың бу меңләгән җаннарның язмышы турында? »

Каклап киптергән бу кеше, ниһаять, йомшара төште, йөзенә нинди­дер башка төс чыкты, сыңар күз төбендә сыңар тамчы гына яшь бөр­теге елтырагандай булды. «Бәгырьгә кададың...» — диде бу, сынык тавыш белән, һәм без аңлаштык. Урал кешесе булып чыкты. Карабаш колчедан шахталарында тау технигы һәм, чынлап та, коммунист икән. Оешкан төстә үзебезнең якка качу максаты барлыгын, шуңа хәзерлек барганын аңлаттым, үзенә ышанычлы иптәшләр табарга куштым, һәм үлсә дә иптәшләрен бирмәскә ант иттердем. Менә шул, — диде Гариф, озын сүзеннән тынып.

  • Син кызык икәнсең: кешене сөзеп егу методы белән эченә керә­сең икән, — дип көлеште иптәшләре.
  • Ярар,— диде Муса, — болай булгач, ул лагерьлардагы кешеләр­не коткару җиңеләя төшәр. Ә хәзер Шәфи патшага барыйк. Аны да котыртыйк. Сайлаган егетләрегезне аның теләгенчә күрсәтеп, мактап сөйләгез. Тиешле җирләргә чапсын, безгә кирәк эшне эшләсен.

Шәфинең кабинет тирәсендәге тәртипләр, үзенә калса, президентча куелган иде. Ишекнең ике кырыенда ике сәркатип утыра, килгән кеше иң элек алар иләгеннән үтәргә тиеш, шуннан соң гына, әгәр йомышы бик мөһим булса, Алмаз әфәнде кабул итә. Бүген алай булмады. Гариф Шабаев, үзе Шәфинең «шәхси сәркатибе» булганлыктан, туп-туры кабинет ишеген ачты да, ярыктан борынын гына күрсәтеп: «Мөмкинме?» дип кычкырды һәм эчкә узды. Аның артыннан Алиш, Муса һәм Фоат килеп керделәр. Үз кабинетында кинәт бу егетләрне күргән Шәфи аптырабрак калды:

  • Һаэ, — дип куйды ул, очкылык тоткан кешедәй. — Менә сиңа пәрәмә-әч! Кайттыгыз дамыни әле сез, тишекле бер тиеннәр?
  • Күрәсез, әфәндем, — диде Гариф, — тәгәрәп килеп алдыгызда ятабыз.

Шәфи Алмаз, хәленнән килгәнчә, көлдереп сөйләшергә тырыша иде. Гарифның шаян сүзенә ул да шундыйрак җавап кайтарды:

  • Ярар алайса, ятмагыз идәнгә, утырыгыз мендәргә, җә ярыкка төшеп югалырсыз...

Алиш белән Фоат Зикендорф әфәндедән Шәфигә сәлам тапшырды­лар һәм кунакка чакыруын әйттеләр. Аннары легион бүлекчәләрендәге эшләрне ал да гөл итеп сөйләп бирделәр, ике батальон солдатның бү­ген үк фронтка китәргә һәм бик гайрәт белән кызылларга каршы су­гышка әзер торуларын әйттеләр.

  • Кәефләре бик шәп егетләрнең!—диде Алиш. — Мин шулар ара­сыннан унбишләп егетне хәбәрче итеп хәзерләдем. Алар безгә фронттан да язып торачаклар. Монда каласы бүлекләрдән дә ун кешене билге­ләдем. Барысы белән дә семинар уздырдым, — дип мактанды ул.
  • Ә мин, — дип сүз башлады Булатов, — хәрби өйрәнүләрдә һәм дисциплинада, милли агарту эшләрендә иң яхшы яктан танылган утыз­лап егетне Берлинга экскурсиягә сайлап алдым. Андый һәйбәт егет­ләргә башкаланың тарихи урыннарын, сәнгать музейларын, бакчала­рын. үзебезнең комитет, гәзит эшләрен күрсәтергә кирәк, минемчә. Алар арасында җырчы һәм музыкант булгануары да байтак. Берлинда бер татарча концерт уздыру да начар булмас иде...
  • Аннары тагын бер мәсьәлә бар, Габдрахман агай, — дип бүл­дерде Алиш Фоатны. — Әнә шул һәйбәт егетләрнең үзләрен һәм эшлә­рен без газетабызда фото ярдәме белән күрсәтә алганыбыз юк. Бу без­нең минус. Димәк, безгә бер фотокорреспондент кирәк.

Шәфи икеләнебрәк калды. Бу егетләргә ул моңарчы гел шик белән карый, кичәге коммунистлар дип уйлый, шуңар күрә тыштан ышанган булып күренсә дә, эчтән көлә, артларыннан үзенчә гел күзәтеп кенә тора иде. Карипне алар эзеннән җибәрүе дә шуның өчен булды бит. Тик гамьсезлек ясады ул, шайтан алгыры: теге тинтәк кичә анда китсә, болары бүген монда кайтып төшкән: төп башына утырттылар Шәфине! Ә менә хәзер аларның сүзләрен тыңлагач, ул тагын да ныграк апты­рашта калды: чөнки Шәфи алар турында шулай начар уйласа да, Алиш белән Фоат әнә нинди кирәкле эшләр башкарып кайтканнар. Чын күңелдән «Идел-Урал» мәнфәгате өчен сөйлиләр, тегесен-монысын кай­гырткан булалар. Ышаныргамы соң боларга? Утыртмаслармы болар?.. Хәер, ышанмаслык урын да юк, тәкъдим иткән нәрсәләре дөрес бит. Бакчи син аларны: мөселманлык хисе бетмәгән үзләрендә!.. Ярый, та­гын берсен тыңлап карарга кирәк: анысы бигрәк тә кул астындагы кеше ләбаса.

  • Ә син ниләр күрдең, Гариф эңкәш? — дип Шабаевка мөрәҗәгать итте ул.

Гариф Шабаев үзенең Седельце һәм Демблин лагерьларында күргәннәрен тагын да дәһшәтлерәк итеп сөйләп бирде.

  • Бер Демблин лагеренда гына, ачылган көненнән алып, 95 мең солдат үлгән! — диде ул, имән бармагын югары күтәреп. — Бу бит үзе бер армия дигән сүз. Ә Седельце да нихәтле!.. Әгәр без резервларны шу­лай үтереп бетерсәк, киләчәктә солдат каян алырбыз? Бу бер ягы. Икенче ягы... — дип, тагын күтәрде ул имән бармагың, — шушы туксан биш меңнең ачтан үлүе аркасында безнең комитет күпме табышын югалткан? Безгә тиешле күпме сәрмәя җилгә очкан?.. — Ул Шәфи ал­дына цифрлы кәгазь китереп салды. Моны андагы штаб конторында кече писер булып эшләүче татар егете машинкада сугып биргән иде. Шәфи андагы айлыклап күрсәтелгән саннарга кат-кат күз йөртеп чык­ты һәм үзен әрләргә тотынды: нишләде соң әле ул? Кая китте бөтен дөньяга җитешә торган коммерсант Габдрахман? Әллә бу сәяси хадим булып кылану, президент куыгы белән кабару кешенең күзен, аңын томалый микән? Туксан биш мең кеше! Шул хәтле күп кырылуларын ул белми дә калган. Аларны исән-сау вермахтка тапшырганда, юк дигән­дә ярты миллион марка үз кесәсендә калган булыр иде бит!
  • Немецлар миннән яшергән моны, — диде Шәфи, үкенүле тавыш белән. — Белсәм, юл куймас идем!.. Ничек төзәтеп була соң? Тәкъдиме­гез ничек?..
  • Тәкъдимемне мин сезгә теге вакытта ук әйткән идем, президент әфәнде, — дип сүзгә кереште Муса. Менә хәзер конкрет мәгълүматлар үз кулыгызда инде. Сөйләшегез, зинһар: туену нормасын арттырсыннар! Бүген үк легионга керми дип, әсирне ачка үтерүдән ни файда? Кешене тиз генә боруы кыен. Бүген кермәсә, иртәгә керә ул. Менә бит. мисалы күз алдыгызда: безне дә Вустрау лагеренда шулай ачтан интектергән идегез, ә хәзер ничек? Күрегез: кичәге киреләр бүген сезнең итагатьле Хадимнәрегез! Седельце белән Демблиндаге әсирләр дә озакламый сез­нең солдат булачаклар: тик аларны юньлерәк туйдырырга һәм медицина ярдәме күрсәтергә кирәк. Легионга тизрәк керү өчен, ачлык белән тү­гел, башка чаралар белән бераз кыса төшәргә дә ярый. Менә без дә ярдәм итәрбез, фюрер командованиесенең дә андый чаралары табы­лыр...
  • Башка юл юк, Гаптрахман абзый, — диде Гариф. — Мин дә нәкъ Муса Гумеров тәкъдиме төсле үк фикерләр белән кайткан идем. Инде калган табышны гына булса да югалтмаска кирәк. Мин финанс эшчесе, чут сала беләм: саклап калсак, озакламый өстәмә батальоннар оешты­рып. комитет кесәсенә шактый гына сумма кертәчәкбез!—Аның имән бармагы тагын югары күтәрелде.
  • Хәерле булсын, — диде Шәфи, — тырышып карарбыз. Бүген үк Унгляубе беләк сөйләшим. Аны күндерсәм, бергәләп Розенберг әфән­дегә керербез. Эшлибез аны! —Ул дәртләнеп өстәл сугып куйды. —Тау тишү түгел.
  • Ә фотокор мәсьәләсе?—дип, Алиш яңадан үз тәкъдимен кабат­лады.
  • Фотомөхбир дисәңче, ичмаса. Гел урысча сукалау ягын карыйсыз! Ярар, анысы да кирәк. Аппаратлар алырбыз. Кемне куябыз соң?
  • Бездә ул эш белән Рәфикъ Гыйльфанов яхшы таныш бугай. Ул Казанда чакта ук бик яхшы төшерә иде.
  • Ярар,— диде Шәфи, — сөйләшермен үзе белән.— Ул, сәгатенә карап, урыныннан кузгала башлады.— Эшегезне хуплыйм. Рәхмәт. Милләт өчен шулай хезмәт итәргә кирәк. Тик йөрмәгәнсез, — диде ул, өзек-өзек җөмләләр белән. — Хушыгыз.
  • Үзегезгә рәхмәт, президент әфәнде! — диде Фоат, үкчәләрен сол­датларча куш бәреп. — Милләтебез өчен сез, президент әфәнде...
  • Әй, әй!—дип башын селкеде Шәфи. — Катык! Тумаган тай, ал­тын ияр — билен сындыра башладың, энкәш! Хуш, хуш!..

V

Муса икенче тапкыр Польшага баруында фәкать беренче батальон­да гына булып, Актабанов белән киңәште. Андагы хәлләр белән таныш­кач, үзенең рәсми хезмәте арасына кертеп, оешма эшләрен җәйде, подполковник билгеләгән кешеләрне барлап өйрәнеп йөрде. Батальон­ның озакламый фронтка җибәреләчәге солдат теленнән төшми башла­ган иде инде. Шулай да Муса монда озак тора алмады, озак торуның кирәге дә юк иде. Һаман немец күз алдында тулганып, шик тудыру гына мөмкин. Шуңар күрә ул, батальон юлга чыкканчы яңадан килмәкче булып, Берлинга кайтып китте. Теге вакытта Шилов белән таныш­каннан соң, әлеге «бабай» тиз генә килмәгэнлектән, икенче рәт күрешә алмадылар, шунда ашыгырга кирәк иде. Гомумән, яз җитү белән эш күбәеп китте, барысына да чабарга, өлгерергә кирәк. Борын төбендә җәй тора һәм шул җәйдә һәммәсе дә хәл кылынырга тиеш.

Берлинга кайту белән Шиловны күрергә ашыкты ул. Бу эштә аларга Алиш белән Фая булышты. Андрей аны караңгы кичтә трамвай тукта­лышында каршыларга тиеш иде. Фая Мусаны соңгы тукталышкача алып килде дә, хушлашып, үз юлына югалды. Болай очрашу хәвеф­сезрәк булыр сыман тоелды, чөнки трамвайга утырырга килә бит кеше. Шулай булгач, берәүнең дә шикләнүе мөмкин түгел.

Шилов озак көттермәде. Берлин күптән караңгылыкка чумган иде инде. Транспорт тукталышы шикелле кайбер мөһим урыннарда гына киң металл калпаклар астында янган сыек зәңгәр утлардан бик әз генә яктылык төшә һәм кешенең йөзен мәетнеке төсле җансыз, суык итеп күрсәтә иде. Шулай да Муса бик тиз танып алды. Шилов та туры аның янына юнәлеп, күптәнге танышларча гади генә сәлам бирде. Тук­талышта биш-алты кеше җыелган һәм аларның немецмы, башка мил­ләтме икәнен караңгыда ачык белү мөмкин түгел иде. Шыңкырап трам­вай килде, һәркем кабаланып эчкә керергә ашыкты. Кешеләр шул кабаланган арада Шилов Мусаны читкә алып китте.

— Хәтта тукталыштан кире борылганны да сизмәүләре яхшы,— диде Шилов пышылдап.—Сезгә күрсәтәсе кунак берничә көн монда инде...

Алар язгы кара җир белән тыгыз тоташкан һәм күзгә сыланырдай куе карангылык эченә кереп югалдылар. Әйләнә-борыла торгач әллә ннчә урамны узып, тар гына кирпеч тыкрыклар аша, әллә ниткән шомлы иске ярым җимерек биналар яныннан уздылар. Бу тирәләрдә йөрүчеләр дә бөтенләй юк иде шикелле. Аннары килеп гел шәрә сте­налар, алардагы ыржайган тәрәзә тишекләре, өгкә авардай булып кый­шаеп торган ватык колонналар, завод торбасыдай биек күренгән котельни морҗалары арасына барып керделәр. Хәзер ипле аяк асты тулы кирпеч ватыклары өстеннән атлыйсы һәм нинди дә булса сукмак билгесен әзләп тә маташасы юк иде. Муса иптәше артыннан ук атлый бирде. Бу хәрабәләр арасы аеруча авыр үле тынлык һәм шомлы сер белән тулган кебек тоела иде аңа. Кинәт каршыла ниндидер зур гына карачкы барлыгы һәм аның кәкре-бөкре аерым тармаклары, җил белән шыкырдый-шыкырдый, куркыныч тирбәлеп торганы күренде, Муса мо­ның нәрсә икәнен абайларга өлгермәде, ике-өч адым гына ал тай барган Андрей югалып та куйды. Кая китте соң әле ул? Муса күзләр белән караңгыны капшап, аны эзли башлады. Шунда ук пышылдау ишетелде:

  • Калма. Калайлар астына кер!..

Ә-ә, бу карачкы — түбә калайлары икән! Утта янып шулай бөгәр­ләнеп, калҗаеп беткәннәр, күрәсең. Кайсыдыр шәп кыйраткан монда! Бөтен бер квартал бит. Бәлки, әле безнең лачыннар булгандыр алар!

Муса өем астына керде, анда да һичбер сукмак эзе күренми иде. Киемнәрен әле бер калай тырнагына, әле икенчесенә эләктереп алга үрмәли торгач, чокыр пәйда булды. Шиловның күләгәсе шунда күмелде. Муса да аска төшә башлады һәм кирпеч ватыклары арасыннан түбән сузыла торган таш баскыч барлыгы беленде. Шилов тагын шактый вакыт карманып аска төшә-төшә уңга борылды, тагын бераз барды һәм дүрт тапкыр ниндидер юка тимергә чиртте, ул шыңгырабрак тавыш бирде. Эчтән тамак кырган тавыш ишетелде. Шуннан соң гына бу ка­раңгы базда сүрән генә ут сызыгы күренде. Күрәсең, Шилов аз гына ишекне ачты булса кирәк, шул ярыктан төшкән ут тасмасы Мусаның калган юлын чак кына яктыртып җибәрде. Муса иптәше артыннан бер адым да калмаска тырышты, караңгыда кабалана торгач, кулларын сыдырып, тезләрен орып, тубыкларын суеп бетерде. Шулай да бу ма­выктыргыч иде. Малай чакта йотылып укыган маҗаралы китаплары, Урал суының Оренбургтагы текә ярларыннан тау тишеге эзләп йөргән­нәре исенә төште. Ул чакларда табылмаган серле мәгарәләрнең бер­сендә менә хәзер йөри кебек тоелды аңа. Алда ниләр буласын ул әле белми иде. Ниһаять, Шилов сак кына ишекне ачты да, Муса аның яны­на килеп җитү белән, бөкрәеп эчкә керделәр. Рәшәткә баганасы рә­вешлерәк дүрткел кирпеч укмашкасы өстенә куелган калай савытта артык төтәмичә генә ак парафин яна иде. Аның дерелдәвек сүрән якты­сы, әллә нинди серләр яшергән сыман, бу куышның бөтен почмакла­рына төшеп тә өлгерми. Түрдәрәк ятак сыман тигез бер урынга иске көрән одеал җәелгән, бер башында урталай бөкләп салынган кыска тун ята. Уң якка камуфляжлы немец палаткасы корылган.

Алар монда кергәч күз ияләнер вакыт узуга палатка артыннан бер карт килеп чыкты. Муса тиз генә аңа борылып карады. Бу кешенең иң элек күзгә ташланган нәрсәсе: юл-юл ак су йөгергәндәй дулкынсырланып торган кара-коңгырт көрәк сакалы, калын чал чәчләре, шулай ук калын һәм чуалчык кашлары белән алар астыннан караган кечерәк җете күзләре иде. Шушы берничә чалымы белән ничектер Толстойны хәтерләтә иде ул.

Йөзе ябык һәм карт сыман тоелса да, гәүдәсе ыктымат һәм җиңел хәрәкәтле күренде. Шилов җәһәт кенә аңа таба атлады да:

  • Залилов Муса, таныш булыгыз, иптәш полковник, — диде.
  • Очень приятно, — дип кул сузды карт, җитди генә итеп. — Петр Бакшанов. Мин инде сезнең белән күптән таныш. Теге вакытта ук миңа бу егет һәммәсен дә әйткән иде. Яхшы, утырыгыз. Сөйләшик. — Бу сүзләрне әйткән арада Муса аның авызында фәкать ике алгы теше генә барлыгын күреп алды. Бу хәл аны, чынлап та, алтмыш-алтмыш биш яшьләрдәге карт итеп күрсәтә иде.
  • Мин тартып керер идем, рөхсәт булса, — диде Андрей. — Күзәткәләрмен дә шунда...

Полковник аңа кулы белән генә ишарәләп рөхсәт бирде. Муса кирпечләр өстенә утырды, Бакшанов аның каршына, әлеге тапчан сымак нәрсәгә урнашты.

  • Сезнең теге вакытта Шилов аркылы әйткән үтенечне яртылаш үтәдек дияргә була, — дип сүз башлады Бакшанов, әкрен тавыш бе­лән. — Мәскәүгә кеше җибәрдек. Бу мәсьәлә, әлбәттә, безнең өчен дә бик мөһим. Чөнки үзебезнең дә элемтә юк. Ләкин юллар бик әйләнгеч...
  • Аның барып җитүенә ышаныч бармы соң? — дип сорады Муса.
  • Ышаныч бар барын. Әмма мондый катлаулы сугыш барганда һич көтелмәгән мең төрле очраклылык килеп чыгуы мөмкин бит, —диде карт. Аннары ул Муса оешмасының хәзерге эшләре белән дә кызыксынды.

Муса кыска гына итеп үз хәлләрен сөйләп бирде. Үзебезнең як белән элемтә булмау эшне бик нык тоткарлавын әйтте.

  • Ичмаса, җитди һәм зуррак бер хәрби оешма белән берләшсәк тә, яхшырак булыр иде төсле күренә. Эшләү дә уңайлырак булыр иде, — дип төгәлләде ул сүзен.

Полковник Бакшанов беравык Мусага карап торды. Аның чуалчык кашлары астыннан нәни прожектордай туры юнәлгән очлы күзләре, Мусаның эченәрәк үтеп керергә теләгән кебек, сынаучан карыйлар иде: сәеррәк фикер йөртә бу шагыйрь. Тәҗрибәсе җитеп бетми, ахры. Каян аласың андый зуррак оешманы? Каян аласың җитәкче үзәкне? Берлин бу, дошман тылы...

  • Действуйте самостоятельно!—диде ул өзеп кенә,—Әзербәйҗан һәм әрмәннәргә дә шуны әйттек. Легионнар алдында ике бурыч: туган илгә атмау һәм оешкан төстә үзебезнең якка чыгу. Оешма эзлә­мәгез. Вак оешмалар да бик тирән яшеренгән... Мондый шартларда зур оешма белән эшләү мөмкин дә түгел. Аннары инде һәр оешманың үз бурычы бар һәм үзе өчен бик мөһим.
  • Ансы шулай...
  • Шулай булганга әйтәм дә. Сезнең бурыч кечкенәме? Әгәр шул батальоннарның берсен генә булса да, немец ягыннан сугыштырмыйча, үзебезгә чыгарып җибәрә аласыз икән—сезнең исемегез дә, Денис Давыдовныкы шикелле, онытылмас булачак, шагыйрь!

О, сез бигрәк инде! — дип көлемсерәде Муса. — Анысы турында уйларга вакыт юк, иптәш полковник...

— Ул да дөрес,— диде карт. — Дан турында баш ватканчы, алга килеп баскан проблеманы чишәргә туры килә. Менә мондагы лабораторный цехта «Фау» дигән яңа корал ясый башлаячаклар. Ул ракета-снарядлар 89 километр югарыга күтәрелеп, 250—290 километр ерак­лыкка очачак, имеш. Җимерү көче искиткеч зур. Безгә шул гына билге­ле. Әмма шунысы да җитәрлек. Моңарчы әле мондый коралның булга­ны юк...

Муса, гаҗәпкә калып, уйланып утырды. Чынлап та, мондый нәрсә­нең ишетелгәне юк ич. Димәкки, 250 чакрымнан ата торган авыр артил­лерия! Аның позициясе кайда икәнен пичек белеп, ничек бастырырга кирәк? Димәкки, немецлар өйләреннән торып, бу ракета белән Англия шәһәрләрен, кирәк булса Варшава, Париж, Брюссельне бомбалап ятачаклар. Безнең калалар өстенә дә барып җитүләре мөмкин... Әйе су­гыш нәрсә генә тудырмый! Менә кайда Исрафилевне кертәсе иде! Эзләп карарга микән әллә үзен?..

Бакшанов дәвам итте:

  • Безнең «меценатының бу уенчыклары өстенә көл сибәсе иде| Кыен мәсьәлә шунда хәзер. Ярый ла, һава кошлары вакытында килеп җитеп, бу эшне башкарып китсәләр. Ә килеп җитмәсәләр?.. Менә шуның өчен бу кыен операцияне башкаруга без ик ышанычлы, иң куркусыз биш кешене билгеләп торабыз. Исемнәрен дә әйтим: Тинакова Фая, Арбу­зов Виталий, Васильев Иван, Билялетдинова Аля, Самигуллина Сания. Барысы да комсомолецлар һәм алтын җанлы яшь лачыннар. Эш бик җитди һәм бик куркыныч. Мина аларны анда җибәрү гадәттән тыш авыр, йөрәк итемне кисеп биргән шикелле!.. Сез ничек карыйсыз? Анда сезнең милләттән дә ике кыз бар...     

Муса инде. Әлбидә белән Сания һәм Фая исемнәрен ишеткәч тә тәннәрен энә белән чәнчегәндәй утыра иде.. «Ничек карыйсыз?..» имеш. Кяшки мона ансат кына җавап биреп булсачы! Моңа кадәр ул бик күп егетләрне көрәш сафына туплады. Ләкин әле берәүне дә үлемгә җибәр­гәне юк аның. Моны ничек эшләргә соң? Җитмәсә, яшь кенә кызлар бит. Кызларны ничек үлемгә җибәрәсең? Мескеннәр, болай да икеләтә-өчләтә авыр ич аларга... Эх, Мусаның үзенә генә мөмкин булса иде! Бу күгәрченнәрне яшәү һәм сөю бәхетеннән мәхрүм иткәнче, бик рәхәтләнеп үзе барыр иде дә, ул куркыныч һәм кирәкле эшне үзе генә башкарыр иде!..

Муса, күзләрен түбән төбәп, шулай озак утырганнан соң, башын кал­кытты да Бакшановка карады:

  • «...Сезнең милләттән дә...» — дисез... Бергә яшәүче халыклар каршына яшәү яки үлем мәсьәләсе килеп басканда, әйтерсең лә, «мил­ли ризалык» сорап торып була?.. — диде Муса, кыза төшкәндәйрәк итеп. — Эш андамы соң? Эш аларның яшь кенә кызлар булуында һәм йөрәкләре тулы гыйшык җыры, үзләре дә тыя алмаган язгы мәхәббәт өермәсе булуында! Шундый чакларында шундый яшь күгәрченнәрне ничек без үлемгә юллыйк? Бәлки, ул эшне ир-егетләргә тапшыру ки­рәктер?..
  • Мин дә уйлаштырдым бу хакта... — диде полковник, шулай ук түбән карап. — Бик кыен... Бик кызганыч миңа ул балалар. Барысы та умырзая чәчәкләре шикелле! Һич кенә дә җибәрмәс идем, ләкин... гади хакыйкать: көрәш корбансыз булмый. Ә бу лабораториягә идән себерүче сыйфатында бары тик кыз балаларны гына кертү мөмкин.
  • Ә шулай да бу кызлар үзләре теләп барсалар гына җибәрергә кирәк. По доброй воле и по своей инициативе, — дип өстәде Муса.
  • Әлбәттә, шулай,— диде карт, Муса белән килешеп. — Без әле, гомумән, бик ашыкмаска да уйлыйбыз. «Фау» әле лабораториядә. Тәмам сыналып бетеп, цехларга куелмаган. Ә аңа хәтле авиация дә йокламас әле, бәлки, ә? Ике якның берсеннән килеп җитәргә тиеш. Тик менә алар озак килми торсалар гына инде... Ләкин ул очракта да без иң элек егетләрне урнаштырырга тырышачакбыз анда. Тик ул план барып чыкмаса гына, башка чара калмый... Ә кызлар өчесе дә үзләре сорап ул эшкә баралар...

Муса Исрафилев турында яңадан унлап алды, һәм шул уен сүз бе­лән әйтә куйды:

  • Без сезгә бер егет тәкъдим итсәк, ничек карыйсыз? Төгәл приборлар инженеры. Бу эшкә бик кулай булыр иде... Тик бу әле өзеп әйтү түгел, үзе белән сөйләшергә кирәк...
  • Бик шәп!—диде карт. — Давайте! Бәлки, ул корбансыз башкару юлын табар.
  • Гомумән безгә тыгыз бәйләнештә булу яхшы,— диде Муса.— Киңәшләшеп эшләү һәрвакыт файдалы. Ә Үзәк белән элемтәгә керүдә сезнең булышлык бигрәк тә кирәк безгә. Сезнең аңа мөмкинлек зуррак бит!
  • Аңлыйм һәм хуплыйм!—дип елмайды Бакшанов, Мусага кул сузып. — Союз!

Шуның белән аларның сүзе тәмамланды. Карт, моны аңлатырга теләгәндәй, әлеге көрәк сакалын җилфердәтеп, җиңел хәрәкәтләр белән урыныннан кузгалды. Шул ук вакытта Шилов та ишектә күренде. Кыш суыгы әле һаман сакланган тирән подвалда күшегеп беткән иде ул. Почмактагы чуен мич өстенә тизрәк кулларын сузып, «әх-әх!» дия-дия, җылынып алды. Бакшанов Муса белән хушлашты да чуар палатка артына кереп югалды. Шилов белән Муса әлеге сихри юллардан үрмә­ләп, кире әйләнеп чыга башладылар. Ниһаять, калайлар чормагыннан котылып, җир өстенә баскач, Муса иркен сулап куйды. Шилов әлеге «җир асты алласы» турында сөйләп китте. Күпне күргән кеше икән. Кайсыдыр укчы дивизиянең артиллерия начальнигы булган. Камалыш­та озак вакытлар сугышып, актык патроннары да калмагач, урман­нарда качып йөргәннәр. Ниһаять, тиф аяктан еккан һәм пленга эләк­тергән. Лагерьдан качу — аның өчен бакча киртәсеннән сикерү кебек кенә тоелган. Шуңар күрә авызында алгы ике теше генә калган, һаман тотыла торгач, Майданекка килеп эләккән. Полковникны аннан поляк­лар үзләре белән качырып алып чыкканнар һәм кулына ниндидер поляк картының чын документын биргәннәр. Шуннан бирле инде тотылмыйча, Одердагы Франкфуртта эшли икән. Польшадан эш эзләп килгән атлы крестьян, имеш. Рәсми фамилиясе Штефан Тадешка...

  • Аның Берлин хәтле Берлинга нинди юллардан килеп йөрүен үзен­нән башка һичкем белми, — диде Шилов, серле пышылдау белән. Оешманы да ул алып бара һәм, әйтергә кирәк, белеп йөртә эшне. Хәзер­гә бер провал да булганы юк... —Алар бераз тын бардылар. Төн шак­тый җылы иде. Урамга кергәч, Шилов тагын өстәп куйды: — Бу куыш­ны да үзе эзләп тапкан. Әз-мәз рәтләдек тә, шунда гына очрашабыз... Картның бер йомшак ягы бар: Толстойны бик ярата. Каяндыр табып алган «Война и мир»ны кирпечләр астында саклый...

Тукталышка трамвай килеп җитте. Мусага, тиз-тиз генә Шилов белән саубуллашып, трамвайга йөгерергә туры килде.

  • До скорого!.. — дип кычкырды ул. — Берегите детей!.

Трамвай сыкрый-шыңкырый китеп барды.

VI

Муса батальоннарга җибәрү һәм үзе белән алып китү өчен берничә төр яңа «кызлар хаты» хәзерләде. Әхмәт Симаев аларны үз егетләре белән тиз арада синтетик матрицага төшереп бирде. Төннәрен хәзер еш кына һава һөҗүмнәре булганлыктан, редакциядәге язу машиналары һәм башка шундый әсбаплар төнгелеккә Ферлагның тирән подвалына төшерелә иде. Фоат Булатовның да «аяк машинасы» шунда куелган хәзер. Алишның газета чыгарган кизү төне һәм Фоатның нәүбәттәге журнал битләрен тизрәк басып бетерү өчен «төнгә калып эшләве» бер­гә туры китерелде. Шул ике эш арасына өченче бер эш кереп китте. Булатов матрицаны валикка беркетеп, буяулап алды да аяк машина­сын әйләндерә башлады. Алиш кәгазьләр салып һәм басылган хатлар­ны уртага бөкләп, чүп кәрзиненә тутыра торды. Гариф Шабаев подвал баскычында сакта иде. Алай-болай Гарифтан сигнал ишетелә калса, Фоат шунда ук матрицаны кубарып кәрзингә ташларга, ә инде Алиш шуларның барысын бергә стена почмагындагы зур гына һава юллы­гына олактырырга тиеш...

Немецлар «бомбадан качкыч» ясаган бина подвалларында көчле һава агымы йөри торган вентиляция челтәре үткәргәннәр иде. Моннан файдалану мөмкинлеген иң элек Алиш уйлап тапты. Шушы базда газета чыгарган төннәрдә аның радикулетлы биленә һаман суык өреп йөдәтә иде. Эзләргә тотынды. Моторлары әллә кайда гүләгән юан һава торба­сыннан ыжгырып җил бәрә икән. Икенче почмактагы шундый ук торба янына барды. Әле монысы да өсти икән тагы! Абдулла анда да кулын сузып карады. Юк, монысы өрми, кулыңны суырып алырдай көчле итеп, эчкә тарта. Вәт әкәмәт! Ә-ә, берсе тыштан һава куа, икенчесе эшләнгән һаваны суырып ала. Хәйләле! Шуннан соң Алиш бу упкынга бер кәгазь йомарлап атты. Аны шунда ук һава очырып алып китте.

  • Әйбәт икән бу! — дип куйды Алиш, үз алдына көлемсерәп Анна­ры ул үзенең бу «ачышын» Фоат белән Гарифка күрсәтте. Фоат егерме­ләп кисәк буш кәгазьне берьюлы атып карады, көчле агым аларны да тәгәрәтеп алып китте.

Егетләрнең авыз ерылды.      .

  • Була бу,— диде Фоат. — Вентиляция юлыннан кереп алып чыга алмаслар, шито-крыто!

Бүген дә алар башта һава юллыгы янында репетиция ясап карадылар. Суыру яхшы иде, тик шуннан соң гына басарга тотындылар. Ул бу булмады. Илле минут эчендә бөтен эшләре тәмамланып та өлгерде. Буялган кәгазь чүп-чарларын яндырып, көлен һава юллыгына очыр­дылар.

Шабанның кайчандыр өйрәнгән тегүчелек эшенә осталыгы бар иде. Ул үзенең куртка эчлеген арка ягыннан кубарып, ике калак сөяге ту­рына яшерен кесәләр ясады. Бу кесәләрнең асты һәм өсте мамык белән капланганлыктан, анда «кызлар хаты» йөртү бик уңайлы, күп­ме капшап карасаң да кәгазь шыштырдавы ишетелми иде. Шундый ук кесәне Фоат белән Алишка да ясап бирде ул. Фоат белән Алиш хатлар­ның бер өлешен шул кесәләренә урнаштырдылар да баскычтагы Гариф­ка хәбәр бирделәр: «эш бетте», янәсе. Гариф, алар янына төшеп, үз өлешен аркасына тыкты да курткасын каеш белән бәйләп, чыгып та китте.

  • Сау булыгыз, егетләр.

Алиш белән Фоат, кыйнап кушкандай мәҗбүрилек белән, үзләренең «кәҗүнни» эшләренә керештеләр...

Шулай итеп, «кызлар хаты» да әзер булды. Хәзер инде батальоннарга китү өчен мөһим сәбәп кирәк. Чөнки Муса ул яклардан күптән түгел генә кайтты, аңардан элек Алишлар да шунда йөреп килделәр. Болай еш йөрүдән Шәфи ни дә булса сизенмәгәе...

Муса көн буе баш ватып йөрде. Уйлап чыгарган сәбәпләре бар да ясалма кебек тоелды. Кичке уңайда комитеттагы бүлмәсендә иягенә таянып утырды. Икенче кулы белән өстәлдәге кәгазь кисәгенә эт баш­лары, фил борыннары, кәҗә мөгезләре ясады. Боларның нәрсәгә кирәге бардыр, ул үзе дә белми иде. Шул чакта бүлмәгә ике егет килеп керде. Берсе, җәһәт кенә килеп. «Исәнме, Муса абый!» дип күреште. Муса аны танып алды. Кайчандыр Каунас лагеренда бергә бәрәңге чүпләп яткан һәм соңыннан Вустрауда очрашкан Гани Сәләхов иде ул. Димәкки, бу егетләр Познань шәһәреннән килгәннәр. Чөнки Сәләхов теге төр­кем белән шунда киткән иде бит. Өсләреңдәге ярым хәрби, ярым поли­цай киеме дә шуны күрсәтә. Икенчесе кем икән, Муса аны хәтерләми.

  • Нихәл, Гани дус! — дип, кул бирде беренчесенә Муса.— Познаньнян килдегезме? Ниләр бар анда сезнең?
  • Бер көйгә генә... — диде Гани, салмак тавыш белән. — Безне анда бөтенләй оныттылар, һичкем күренми... Хәтта гәзитләр дә җибәрмиләр. Менә шуңа дип килгән идек әле...

Муса ишек төбендә калган икенче солдатка карады. Ул егет, гел карадан буялган шикелле, куе кара кашлы, кара күзле, сөйкемле генә карасу йөзле, тыгыз гәүдәле, урта буйлы иде. Авыз почмагында нинди­дер хәйләкәрлек чалымы барлыгы да сизелә үзенең.

  • Карагыз әле, дус егет, нигә анда оялып калдыгыз, кунак кызы шикелле?—дип көлде Муса. — Килегез бире, утырыгыз! — Шуннан соң Муса тиз генә Сәләховка карап алды: «Кем бу?» янәсе.
  • Кил, Кәлим, болай таба, таныш. — диде Гани. Мусаның сораулы карашына җавап бирергә теләп. — Юк, кунак кызы түгел ул, бик кыю, бик хәйләкәр егет. Искәндәр агайны да төп башына утырткалый. Поляк­лар белән дә тел таба...
  • Шулаймыни-и?—дип, ул егеткә елмайды Муса. — Яхшы алай­са, сөйләгез, тыңлыйм.
  • Мулланур Гәрәевнең сезгә кечкенә генә хаты бар иде, без аны тапшырырга дип кенә сугылдык, — диде Гани, кесәсеннән бәләкәй конверт кисәге чыгарып. — Сөйләр сүзебез әллә ни күп түгел...

Муса шунда ук хатны ачып укыды.

«Хөрмәтле Муса абый! — дип башланган иде ул хат. — Без әкрен генә үз йомышларыбызны укмаштырып яткан булабыз. Әмма эшләрнең берничә төркемгә бүленеп, узаеры бару хәлләре дә бар. Моңарчы сезнең тарафтан бер хәбәр дә булмады. Киңәшкә мохтаҗлык зур, мәдәни агарту эшләрен юлга саласы иде. Үзегез килеп чыга алмассыз микән?..»

Муса уйга калды. Әйе шул, Познаньдагылар онытылыбрак киткән, күп кеше булмагангадыр инде. Әмма анда да эш барырга тиеш һәм бөтенләй башка юнәлештә...

  • «Идел-Урал» комитетыннан анда Һадиев җибәрелгән иде бит, ничек, булышмынмыни соң ул?—дип сорады Муса.
  • Әй, аның ише! — дип кенә куйды егетләр һәм кул селтәделәр.

Муса аның хакында артыгын сораштырмады. Шул кул селтәү дә

кирәген аңлата иде. Ул, үз кулындагы хатны әйләндергәләп, тагын байтак тын утырды. Аның башында бер фикер йөри, шуны эшләп ка­раса, ничек булыр икән? Бу бер уен сымак кына уй, зарарсыз шаяру гына. Ә шулай да сынап караса?..

  • Сез икегез дә бер сүздә була аласызмы? — дип сорады Муса егетләрдән.
  • Без гел бер сүздә! — диде, моңарчы оялчан күренгән Кәлим. — Без — ахирәтләр.

Муса көлемсерәп куйды. Тагын бу егет әллә кайсы төше белән генә оялчан һәм шаян күңелле бер кызны хәтерләтте. Әллә хәйләле елмаючан юка иреннәре белән, әллә инде шул соңгы сүзләре белән...

  • Ә кайсыгыз сезнең гарәпчә яза белә?
  • Ансы безгә эләкмәде...
  • Алай булгач латинча?
  • Икебез дә, — диде Сәләхов.
  • Алайса, яз,— диде Муса, өстәл астыннан бер бит кәгазь чыгарып. — Мин әйтеп торам:

«Мөхтәрәм Габдрахман Шәфи Алмаз әфәндегә.

Без, сезнең тарафтан Яушев әфәнде заводына полицай итеп җибәрелгән егетләр, ни сәбәбдиндер, шушы көннәргә кадәр үзебезнең «Идел-Урал» газетын укый алмыйбыз. Мәдәни агарту һәм милли тәрбия эш­ләре дә алып барылмый. Бу хәл күңелсез нәтиҗәләргә китерә, Һадиев әфәнденең үз эшләре күптер, ахры, безгә игътибар бирә алмый. Сезнең андагы комитетта мәдәни эшләр җитәкчесе Муса Гумеров әфәнде бар дип ишетәбез... Ул әфәндене безгә җибәреп, лекцияләр укытсагыз, тәрбия эшләрен юлга салдырсагыз, бик зур рәхмәт укыр идек.

Яушев заводындагы егетләр исеменнән унтерәфнсәр:

Мулланур Гәрәев».

  • Имзаңны чормавыклабрак куй,— диде Муса. — Формасы килә төшсен. Я, ничек? Шулай ярыймы?
  • Ышанса, ярар.
  • Ышаныр,— диде Муса. — Менә конверт. Эченә тыгып ябышты­рыгыз. Тышына «Президент Габдрахман Шәфи Алмаз әфәндегә» дип языгыз. Булдымы? Ә хәзер хатны аның кабинетына кертеп бирегез. Үзе кабул итмәсә, секретарена калдырыгыз. Гариф Шабаев дигән кеше булыр шунда. Ә Мулланурга, үзегез кайткач та, әйтегез: Шәфи әфәнде­гә язган хатыңны исән-сау тапшырдык, диегез.

Егетләр көлешеп чыгып киттеләр.

  • Хуш, Муса абый! Тиздән үзегезне көтәбез!
  • Була ул! — дип калды Муса.

Иртәгесен беренче һәм өченче батальоннардан да газета алырга килделәр. Алар арасында Мусаның күптәнге дусы Арыслан белән Демблинда танышкан яшь егет Фәритов та бар иде. Алар Муса бүлмә­сенә аерым-аерым җай табып керделәр. Чөнки алар үзләренең бер үк яшерен оешмада эшләгәннәрен белмиләр һәм бер-беренә белдермәскә . тырышалар иде. Алдан килеп кергән Арыслан, бүлмәдә Мусаның үзе генә булуын күргәч, «Һэнди һох!» дип кычкырып җибәргән булды.

  • Күрмисеңмени, бәләкәчем, фриц килә каршыңа, чистый фриц! — дип сөйләп китте ул аннары. Өстендәге яңа немец формасының төрле урыннарына шап-шоп суккалап куйды. — Тик менә әллә нишләп тәнне чәнчә, эченә арпа кылчыгы тутырылган шикелле, каһәре!
  • Булыр, булыр, — диде Муса, аның белән кочаклашып. — Сагы­нып беттем үзеңне!.. Байның туны төлке, ярлы кисә — көлке, диләр тү­гелме соң?
  • Көлгән әдәм көләдер, үз ямаулым — хөлләдер, дип тә әйтәләр бездә...
  • Шәп! — диде Муса. — Я, үзегездә ни хәлләр бар?
  • Хәбәрнең иң яңасы шул: безне озакламый фронтка озатачаклар. -— Арыслан тавышын әкренәйтә төште. — Актабанов иптәш шуны әйтергә кушты. Өйрәнү сәгатьләрен кыскарттылар, юлга җыена баш­лыйбыз, диде. Үзе килеп китүе бик кирәк, диде.

Муса тураеп куйды, йөзендәге шаян елмаю урынына җитди төс чыкты.

  • Шулай укмыни? — дип куйды ул. — Мин әле бу хакта бер ни дә ишетмәгән идем; күрәсең, мыштым гына озатырга телиләр. — Бармак­ларын өстәлдә биетеп алды. — Ашыгырга кирәк, алайса.
  • Кирәк, бәләкәчем, без киткәнче ничек тә шунда бул инде син!..

Алар сөйләшеп бетермәгән иде, ишек шакыдылар.

  • Мөмкин! — дип кычкырды Муса.

Ишектә яшь кенә, сөйкемле генә бер егет күренде. Аның иң элек кара янып торган күзләре һәм авыз почмагына ниндидер сынма сызык­лар чыгарып нык кысылган иреннәре күзгә ташлана иде. Шул ике билгесе аның бөтен карасу йөзенә аеруча җитдилек биреп тора. Теге чакта Демблнн крепостенда Гайнан Кормаш таныштырган иде аларны. Сәмәркандта вуз бетергән, математик диде бугай, һәм охшаган. Мате­матикларны шулай җитди була диләр ич. Сугыш башланганда Шепетовка тирәсендәге дотта булган. Бүленеп калгач та сугышканнар. Бөтен бит-күзләрен ут ялмап китеп, сукыр кала язган. Ай ярым лаза­ретта ятканнан соң гына дөнья яктысын күрә башлаган. Терелгәч, качмакчы булган өчен эткә талатканнар. Ул үзе бер дә теләмәсә дә, моны Мусага Габдулла Баттал күрсәтте... «Мна ведь, ти, Фәритовның ертык чалбарыннан шул урынны күрсәтеп. — Бер пешерерлек сум итен алып киткән алла суккан овчарка. Әл дә чокыр булып тора...»

Башкалар көлгән булса да, Фәритов ул чагында да көлмәде. Ул үзенең әсирлек бәхетсезлеген һәм мыскыл итүләрне бик авыр кичерә, эчтән көйрәп йөри иде. Мусаның легионга күчәргә димләве өчен ачулы һәм нәфрәтле күзләре белән ашардай булып карады ул аңа. Муса кит­кәндә дә ул әле соңгы сүзен әйтеп бетермәгән иде. Ә хәзер менә Берлинга килгән. Күрәсең, Кормаш аңлаткан һәм, ниһаять, күндергән үз дусын...

  • Әйдүк, Солтанай, — диде Муса аңа елмаеп. — Болай уз, утыр, сөйләп җибәр.

Егет, кыюсыз адымнар белән генә өстәл янына килеп, Алыпкуловка каршы утырды һәм авыз ачканчы аңа карады.

  • Сез таныш түгелдер әле, — диде Муса. — Бу абзыең беренче батальоннан килгән. Шул сезнеке төсле йомышлар белән. Ә үзе — ми­нем җан дусым. Волхов сазлыгында мине үлем авызыннан тартыл алган. Ул минем бишенче туганым, ә мин аның сигезенче браты.

Фәритов бу сүзләрнең мәгънәсен бөтенләй үк аңлап бетермәсә дә, Мусаның фронт дусы икәнен белгәч, ачылыбрак китте. Арысланга кул биреп, үзенең фамилиясен әйтте.

  • Я, Солтанай, сездә ниләр бар? — дип сорады Муса.

Без дә шул инде, Демблиннан чыгып, Едлинога килдек. — Фәри­тов тагын җитди төскә керде. — Шул үзегез әйткән кешеләр.

  • Ярый, — диде Муса, — дөрес иткәнсез. Тагын?
  • Тагын шул: Гайнан пьеса язды. Артистлар труппасы аны сәхнәгә куярга җыена. Рушатовны культвзвод командиры итеп куйдылар, Гайнан — режиссер. Алар икесе дә сезгә сәлам әйттеләр, үзегезне көтә­ләр. Пьесаны алдан карап чыгасы һәм цензурадан уздырасы бар, диләр.  
  • Ала-ай. —дип куйды Муса, тагын бармакларын өстәлдә бие­теп. — Што-то бик кирәкле кишер яфрагы булып китте әле бу Муса дигәннәре. Тегеннән дә сорыйлар, моннан да. Барысы да телдән генә. Ә ни өчен минем түрәләргә язмыйлар?

Егетләр, әлбәттә, җавап бирә алмадылар. Алар бит кечкенә кеше­ләр, белмиләр шул.

  • Алайса, болай итеп карыйк инде, — диде Муса һәм өстәл астын­нан кәгазь чыгарды. — Кайсыгыз гарәпчә яхшы яза белә?
  • Мин аны шытырдатып язам язуын да, — дип җавап бирде Арыс­лан, — ну, минем грамыт ягы фәләнчәрәк, бик үк дөрес язмавым бар...
  • Ә нәрсәгә соң ул? — дип сорады Фәритов.— Самарканд вузында чакта мин дә өйрәнгән идем аны, Олугбек кулъязмаларын укырга ки­рәк булгач...
  • Әһә, алайса син язып кара. Имля әйтүче хәлфәң мин булырмын,— диде Муса. —Тик икеле ала күрмә... Хуш, мелля кем, әзер­ләндеңме? Яза башла:

«Мөхтәрәм Габдрахман әфәнде.

Сезгә чук сәламләребезне күндерүдин соңра мәгълүм идәмез: Безнең өченче батальондагы артистлар труппасы беренче мәртәбә үз милли телемездә театр куярга хәзерләнә. Сәхнә әсәрен яшь әдип улачак егет Гайнан Кормашев язды. Әмма аны хөрмәтле немес әфәнделәргә аңла­тып, синзурадан үткәрү мәсьәләләре җәһәдендин Сезгә үтенеч вә ихтыяҗымыз гаять зур. Рәхим итеп үзеңез килә алсагыз, бик хуп улыр иде.

Ихтирам илә: музыкаль капелла җитәкчесе Хисмәт Рушатов».

  • Яздыңмы? — дип сорады Муса, егетләрнең икесенә дә күз кысып. — Менә конверт, печатьлә дә өстенә яз: «Президент Г. Шәфи Алмаз әфәндегә». Булдымы? Ә хәзер инде, шушы җитдилегеңне җуй­мыйча, үз кабинетына кертеп бир, Фәритов. Кабул итмәсә — секрета­рена калдыр, анда Гариф Шабаев булыр, шуңа бир.
  • Кызык була икән бу, — диде Арыслан. — Белмәс микән карт төлке?
  • Төлке, карт булса да, мондый эшләрдә әллә ни зирәклеге сизел­ми,—дип көлде Муса.— Менә инде тавык ите, каз боты мәсьәләләрен­дә — һич утырта алмассың!

Егетләр урыннарыннан кузгалдылар, үзләренең бүген үк кайтып китәчәкләрен әйтеп, хушлаша башладылар.

  • Дөрес, — диде Муса. — Бигрәк тә сиңа, Фәритов, ашыгырга

кирәк. Чөнки Рушатов үзенең хаты Шәфигә тапшырылганын тизрәк белеп торсын. Кайту белән үк сөйләп бир... Ярый, хушыгыз, хәерле юл сезгә. Алишны күрдегезме соң? Тиешле амәнәтләрне алдыгызмы? Яхшы, сак йөрегез. Дошманның күз каравыннан ук ниятен белергә өйрәнегез!       

— Үзегез тиз әйләнерсезме соң? —дип сорады Арыслан, ишектән чыкканда.

  • Бик тиз,— диде Муса.— Менә шул хатларның ашыгыч нәтиҗәсе булыр дип уйлыйм. Озакламый очрашырбыз.

Егетләр чыгып киткәч, Муса үзалдына көлеп утырды. Ул бүген ни өчендер шундый уйнак кәефле иде. Яз галәмәтеме, мондагы туң тор­мыштан алҗуымы — аны шулай ярсыта һәм, шук бала шикелле, тыел­ган нәрсәләр белән шаярырга, ниндидер берәр әйберне ватып ташларга күнелен кымырҗыта иде...

Кичкырын, эш бетәр алдыннан, Шәфи аны үз кабинетына чакыртты. Муса килеп кергәндә, ул үзенең алтын көянтәле пенснэсен тәрәзә яктысында елтыратып, ияк очында гына калдырылган «керпе»сен сыпыргалап утыра иде. Ниндидер уй-фикерләр белән мәшгуль иде, күрәсең.

  • Әйдүк, — диде ул, Мусага карап. — Менә монда сезгә кагылыш­лы хатлар бар. Шул эшләрне үтәп кайту кирәк. Мин үзем тиз генә чыга алмыйм, мөһим эшләр күп. Маһия апагызның да кәефе юк: кипкән ти­гәнәк шикелле гел күзгә кергән чагы...

Муса чак кына көлеп җибәрмәде. Аңа шундый җавап кына кирәк тә иде. Димәкки, ул иркенләп йөри алачак!... Шул куанычтан бик итагатьле хадимчә, һич сүз озайтмастан, тынып калды. Әлеге үзе яз­дырган хатларны бик дикъкать белән укып чыкты. Кирәкле урыннары­ның асларына сызгалаганда да көлмәде.

  • Яхшы! — дип куйды ул аннары. — Эшләү — безнең бурыч. Кушканнарыгыз һәммәсе дә үтәлер, хөрмәтле әфәндем!..

VII

Апрель ахырлары җитеп килә иде. Язгы гөрләвекләрдән соң сулар ташып, туктаусыз яңгырлар явып узгач, Балтикның озакка сузылган чи томаннары күтәрелгәч, яңадан матур җылы көннәр урнашты. Кош­лар тавышы тагын да күбрәк һәм дәртлерәк булып ишетелә башлады. Табигать кешеләрне үз кочагына чакырды. Аның өндәвен йөрәкләре белән ишеткән егетләр, ял көне җитү белән үк, Албайнплац тирәсендәге елга һәм күл буйларына балыкка киттеләр. Ә Симай белән Алиш Вайсензее  буена ашыкты. Мусаны да бик кыстап, шаян күз кысулар белән: «Сагынгандыр бит...» дигәләп карасалар да, урыныннан кузгата алмадылар. Ул өйдә калды. Аның ни өчендер күңеле салпы иде. Алиш хәтта борчылып та алды: «Нәрсә, әллә берәр күңелсезлек бармы?» — дип сорады ул. Юк иде, бер күңелсезлек тә юк иде. Моның нәрсәдән икәнен Муса үзе дә белмәде. Бүген-иртәгә дигәндәй юлга чыгасы һәм анда тагын шул кыен да, җаваплы да, куркыныч та эшләргә чумасы булган­гамы, әллә күңелләрне яз нечкәртеп, Чулпанын, Әминәсен сагындыр­гангамы, — моны ул ачык кына аңлый алмый иде.

Бүлмәдә ялгыз калган Муса тәрәзә каршында уйланып утырды. Кайчагында җәйге көн шулай тынып кала бит. Әле генә чәчәкләрне тибрәтеп, хуш исләрен урап йөргән шаян җил әллә кая гына китеп югала. Әле генә сине пешергән кайнар кояшка зур гына иске мамык юрган бөркәлгән була. Тып-тын калган дөньяны талгын һәм рәхәт бер моңсулык баса. Арка юлларыңнан җылымса салкын йөгерә һәм, аның рәхәтен тоеп бетерә дә алмыйсың, әкрен генә шыбырдап, бик тәмле, бер һәйбәт яңгыр явып китә. Әлеге моңсулык каядыр югалып, күңел­ләргә тагын куаныч тула. Әмма мондый хәл бер табигатьтә генә түгел, яшьрәк чакларында Мусаның үзе белән дә еш кына булгалый иде. Уен-көлке сүздән, кояшлы көлүдән туймаган яшь егет ялгыз юлда йөр­гән вакытларда яки редакциядә утырганда кинәт кенә тынып кала. Күңеле, җил өрсә өзелердәй сыңар бөртек ефәк җеп шикелле, чиксез нечкәреп китә, нәрсәдер җитмәгән, нәрсәдер кызганыч төсле һәм нинди­дер бик бәхетле бер минут көтелгән төсле булып, бөтен дөньяны җиңел бер моңсулык каплый һәм Муса, күзләренә тулган сабыйларча мөл­дерәмә яшьләрен тыя алмыйча, шундый татлы итеп, рәхәт итеп елап җибәрә, ә шуннан соң аның бөтен җаны-тәне җиңеләеп, эченә бер ярсу шатлык тулып кала иде.

Бүген дә ул үзендә шука охшашлырак хәл тойды. Күз төпләрендә яшь тамчысы хәзергә күренмәсә дә, күңеле артык дәрәҗәдә нечкәргән иде. Аның язасы килде. Инде әллә кайчаннан бирле кулына каләм тотканы юк бит. Күп вакытлардан бирле кесәсендә йөрүдән тышлары шомарып беткән, почмаклары ашала башлаган куен дәфтәрен чыгарып, өстәлгә салды. Дәфтәрнең язылмаган битләрен ачып куюга, аны тема­лар, уйлар, истәлекләр чорнап алды. Язасы килгән нәрсәләр шундый күп, ләкин аларның барысын да кәгазьгә төшерү мөмкин түгел. Иң кирәкләрен генә язасы иде. Менә ул иртәгә-берсекөнгә тагын батальон­нарга китәргә тиеш. Яңа шигырьләр алып барасы иде бит. Кешеләргә күңелле шаян сүз, җылы юмор да бик тәэсир итә. Шундыйларны бул­дырырга кирәк. Дөрес, шигырьләрнең берсендә дә дошманга каршы фикерне турыдан-туры әйтү мөмкин түгел, әмма үзебезнең илдәге тор­мыштан язылган әсәр үзе генә дә кешеләрне туган җирләренә бәйли, үзләрен шул тормышта итеп хис кылырга өйрәтә түгелме? Димәкки, бу инде барыбер дошманга каршы була...

Уйлар артыннан уйлар йөгерде. Язасы әйберне һәрвакыт берәр вакыйга, хис һәм истәлек тудыра. Ә инде шуны кәгазьгә төшерим дип утырсаң, ул синең күз алдыңа килеп баса. Бу юлы да шулай булды: Муса әле дәфтәр битенә бер тенә сүз дә язмаган килеш ерак һәм татлы хатирәләренә кереп югалды. Кеше күңеле һәрвакыт иң кадерлесен сак­лый. Муса да Волхов камалышында һәм әсирлектә узган көннәрен, ка­рыйсы килмәгән ямьсез бер картина шикелле, читтән әйләнеп узды да Казанга кайтып төште. Казан! Күпме матур чаклар анда, күпме оны­тылмас хатирәләр! Мөнә солдат шинеле генә кигән Муса, кыш уртасы суыгында ярым җәяүләп дигәндәй, Минзәләдән Казанга кайтып керә. Хәсрәтле, ябык чырайлы Әминәсе, аның каршына килеп, басынкы гына үбә дә башындагы ап-ак колакчынын салдырып, карларын кага, арка­сындагы яшел капчыгын ычкындыра һәм шыгырдавык бил каешын чишә башлый.

  • Чулпан кая соң? —ди Муса, күзләре белән бүлмәне гизеп.— Нигә күрмим?
  • Теге бүлмәдә ул, — ди Әминә, әкрен тавыш белән. — Авырып тора. Температурасы 39. Әллә нигә бер дә төшми. Дарулар да бирдем инде, югыйсә...

Муса тиз генә шинелен салып ташлый да тәрәзә астындагы бата­реяләргә кул җылытырга килә. Аларда җылы бик аз, ә бүлмә шактый ук салкынча. Рәтләп якмыйлар да икән шул. Ул, кулларын уа-уа җылытып һәм гәүдәсендәге суыкны җилпеп төшерергә теләгәндәй коча­гын ачып селкенгәли дә күрше бүлмәгә юнәлә. Юрганнарга төрелгән Чулпан караватта ята.

  • Чулпаным, йолдызым! Исәнме, балакаем? Авырыйсыңмыни, бәгы­рем, хәлләрең ничек? Әтеки кайтты бит, таныйсыңмы солдат әтине?.. ди Муса.

Чулпан аны таныды. Елмаерга теләгән кебек тә булды, ләкин елмая алмады, аның төсләре киткән, чырае сары, битләре үтә күренердәй юка, ябык иде. Муса аның шул битләреннән һәм чәчләреннән, «суыгым кагылмасын» дигәндәй, сак кына үбеп чыкты. Аннары кулын Чулпанның маңгаена куйды. Маңгае уттай кайнар һәм дымсу иде. Муса, бөтен дөньясын онытып, аның янында калды. Бер кулын Чулпанның маңгаена куйса, икенче кулы белән караватның салкын никеленә тотынып, уч төбе тәмам суынып җиткәч, аны тагын баласының маңгаена каплады, ә тегесен суытырга куйды. Үзе һаман кызын иркәләде, аны көлдерергә, күңелен ачарга тырышты. Шулай итә торгач, ике сәгать узуга, Чулпан­ның температурасы 37 гә төште, аңа җан керде, әтисе белән сөйләшә шаяра башлап, урыныннан ук торды да Мусаның муенына сарылды ...

Бу искиткеч хәл ул чакта Мусаны бөтенләй тетрәтеп җибәргән иде. Карачы, ата белән баланың бер-берен тирән ярату, сөю көче нинди кодрәткә ия икән! Мәхәббәт хастаны түшәктән торгыза! Гаҗәеп бер ачыш иде бу шагыйрь өчен, һәм бу, мәңге онытылмас көчле бер вакый­га шикелле, Мусаның күңел түрендә утырып калды. Чулпанның шулай терелеп китүенә ул чакта бик куанган иде Муса. Иң бәхетле кеше бул­ган икән ул! Хәзер менә, бөтенесеннән мәхрүм ителгәч кенә, моның шулай булганы бик ачык күз алдына килә һәм кайтару мөмкин булма­ган еракларда калуы йөрәген талап тора...

Ниндидер эчтән килгән кайнар дулкын аның күңел түрләренә, кан тамырларына тулды, иң нечкә кылларын һәм кайдадыр яшеренгән шигъри рухын тибрәндереп җибәрде. Балага иң саф мәхәббәт һәм рух көченең шундый могҗиза тудырып, авыруны җиңгән бу изге минутла­рын, ничектер әле сүз дә булып җитмәгән уйлар белән авыз эченнән генә пышылдый башлады ул. Ниһаять, өстәлдә яткан нәни дәфтәр би­тенә яңа гына туып килгән шигырьнең кайнар юллары агыла башлады:

Кыз авырды, тәне ут шикелле,

Сулыгып-сулыгып тибә йөрәге

Гаҗиз калды доктор, авыру кызга

Бер дару да файда бирмәде...

 

Яткан чакта авыру түшәгендә

Авыр төшләр белән саташып,

Ачылды да ишек, юл киеменнән

 Кайтып керде аның атасы.

 

Маңгаенда батыр яра эзе

Һәм билендә поход каешы.

Еллар буе кызны ялыктырды

Шул атаның йөрәк сагышы...

 

Таныш йөзне күреп кыз елмайды,

«Әти!» диеп аңа үрелде.

Шул төнне үк йөздән тире чыкты

Кызу кайтты, тәне сүрелде.

 

Гаҗәпләнмә, доктор, күреп кызның

Дару эчми кинәт савыгуын.

Белмәдекме: җирдә «сөю» дигән

Иң куәтле дәва барлыгын!

Әйе, сөю! Һәм ата һәм бала күңелендә, гомумән, кеше йөрәгендә булган тирән һәм көчле мәхәббәт бөтен дарулардан өстен, бөтен газапларны, бөтен кыенлыкларны җиңеп чыга ала, кешеләргә тау-таш киче­рерлек кодрәт бирә! Һәм шуңа ышану — үзе бер бөек ләззәт, юаныч!

Монда салынган хисләр легиондагы әсир күңеленә барып җитсә, аны да уятачаклар. Ул да үзенең еракларда калган мескен баласын сагы­ныр һәм шунда омтылыр. Әгәр шушыңа ирешсә — шагыйрь бәхетле булачак...

Яңгырдан соң иркенәеп киткән һава төсле, Мусаның да күңеле буша­нып калды. Кузгалып яңадан тәрәзә каршына килде. Кояшлы җирдәге үләннәр яшәреп маташалар, агач бөреләре, кызыл кабакларын ачып, яшел күзләре белән дөньяга карарга тырышалар. Каяндыр адашып килгән ялгыз күгәрчен ишек алды такырыннан җим эзләп йөргән була...

Шуларга сокланып торганнан соң Муса яңадан кәгазь өстенә бе­ректе һәм, сәгатьләргә сузылган иҗат газабы кичереп, «Бүреләр» шигырен язды. Ул бөтенләй икенче бер агылышта килеп туды. Аның аерым бер эпик пафос һәм көчле басымнар белән укылуны таләп итүе тыңлаучы күңеленә тагын да тирәнрәк йогынты ясарга тиеш иде. Моны инде үзара тар төркемнәр эчендә укыттыру кирәк булыр.

«Кешеләр егетнең тәненә

Кыздырып шомполлар бастылар.

Туйганчы жәфалап,

соңыннан

Ялгыз аккаенга астылар»—

дигән юллар аеруча тетрәтерлек итеп укылырга тиеш иде, моны Муса, әлбәттә, укучы егетләргә үзе аңлатып бирер.

Һәр иҗат кешесе, зурмы-кечкенәме бер эш башкарып чыкса, иң элек үзе куана, үзе канәгать була. Күптәннән бирле җыелып килгән эч пошулары таралып, рәхәтләнеп китә. Муса да, кулларын баш артына күтәреп, бармакларын аралаштырды да бер киерелеп куйды. Җиңел бу­лып китте аңа.      .

  • Яхшы булды бит әле бу! — диде ул, кем беләндер сөйләшкәндәй кычкырып. — Көн матурлыгы бик кызыктырса да, күл буена чыкмау­ның бер файдасы тиде!

Шул чагында сак кына ишек кактылар.

  • Рәхим итегез!—дип кычкырды Муса, һични уйламастан.

Ишек кыюсыз гына ачылды һәм шулай ук кыюсыз гына атлап керүче Әлбидә күренде. Муса, аны күрүгә, гаҗәпсенүле шатлык белән каршына барды.

  • Әйдүк, Әлбидәкәй, рәхим ит! — Кызны җитәкләп түргә алып кил­де, урын бирде. — Я, исәнме, ни хәлләр бар?
  • Әйбәт, Муса абый, — диде Әлбидә. — Менә көн озын Аккүл буен­да утырдым да, күңелем түзмәде, сезне эзләп үзем килдем. Сезнең бөтен иптәшләрегез анда, сез генә юк... Ә мин сагындым...
  • Менә бит... кәгазь буяп утырам, — дип көлде Муса. — Тиздән тагын Польшага җыенам... Солдатның күңелен ачарга кирәк!.. — Бу, әлбәттә, җавап түгел иде. Муса моны бик яхшы белгәнгә, үзенең уңай­сыз хәлен көлү белән капларга тырышты.
  • Шулай инде... — дип куйды Әлбидә, үпкә катыш тавыш белән- рәк, Мусага карап. — Солдат күңеле... — Ул шушы минутта тагын бик күп, бик күп нәрсәләр әйтергә теләде. Күл буенда табышканнан соң яңадан кабынып киткән кайнар хисләрен, фәкать аның белән генә юанып яшәвен, ә Мусаның әйтмичә дә китеп баруын, үпкәләрен аңла­тасы килде. Ләкин шуларның һәммәсе урынына: — Ичмаса бер шигырь дә укыганыгыз юк... — дип кенә куйды.
  • Шигырьме? — диде Муса, шул ук беркатлы елмаю белән.— Һи-и, әгәр эш шунда гына икән, шигырьне укыйбыз аны! — Һәм ул үзенең иң яраткан шигырьләрен Әлбидәгә укый башлады.

Әлбидәнең йөрәгендә үзе дә белмәгән шагыйрь ята иде. Ихтимал, шуның өчендер, ул чын шигырь матурлыгын бөтен нечкәлеге белән тоя һәм аңлый белә иде. Аның өчен шигырь юлларында мәгънә генә түгел, ә бәлки әйтеп бетергесез ниндидер музыка да яңгырый иде кебек. Муса әсирлек лагерьларында язган шигырен укыды. Ул юллар, шагыйрь та­нышы белән бергә кушылып, Әлбидә өчен үзәк өзгеч тирән сагышлар, әрнеткеч газаплар дөньясыннан яңгыраган, аның үз бәхетсез язмышын да әйтеп биргән авыр җыр булып ишетелде. Ул тетрәнеп Мусага сыенды, битләре буйлап кайнар кургашлар тәгәрәде «Муса абый, җаным, җитәр, телгәләмә бәгыремне!»—дип пышылдады ул. Муса аның йөзенә күз төшерде. Башка вакытларда акыллы сабырлык күрсә­тә белгән Әлбидәнең чыланган зур күзләре еларга яратучан сабый бер кызчыкны хәтерләтә иде бу минутта. Муса карагач, ул үзе дә мондый хәленнән оялып китте, ахры: түбән иелеп, бит-күзләрен тиз-тиз генә сөрткәләп алды, аннары көлемсерәп Мусага карады.

  • Гафу ит, Муса абый, — диде ул, яктырыла барып. — Кайчагында җылауның да бер тәме, бер рәхәте бар. Мин хәзер җылый алуым өчен үземне бәхетле саныйм. Ә теге вакытта, синең белән үлем авызында аерылышканнан сон, бәгырь менә янып сүнгән кисәү булып каткан иде. Җылый да, көлә дә алмый идем...

Муса аның аксыл-сыек төтен саргай чәчләреннән, иңбашларыннан бик ягымлы итеп, бик туганчыл һәм дус итеп, йомшак кына сыйпап куйды. Аның күңеле ниндидер изге хисләр белән, саф ярату һәм сок­лану тойгылары белән тулды. Бу минутта аның өчен Әлбидәдән дә ка­дерле кем генә бар иде икән? Ул аны, җил-яңгыр тидермичә, һич кем­нән җәберләтмичә саклап, туган-үскән җирләренә алып кайтасы һәм газиз әнкәсе кулына тапшырасы килде. Ул аны үзенең иң якын һәм иң ышанычлы дусты, сердәше санады, ләкин ул аңа гашыйк була алмады.

Әлбидә үзенең икенче тапкыр монда килүен мәхәббәт теләнчесенең бер сынык сөю эзләп йөрүе дип көлде, үзен түбәләде. Әмма аның бер генә адымында да оятсызлык, йөгәнсезлек сизелмәде. Аның һәрбер хәрәкәте чын матурлык һәм гыйффәт белән тулган, күкләр биегендәге сафлык белән бизәлгән иде.

Шулай да ул бүген аеруча кыю булырга, каушамаска тырышты. Бая гына мәми авызлык күрсәтүе өчен үзен әрләп алды. Әмма туп-туры гына тагын әйтә алмыйча, сүзен әйләнечтән башлады.

  • Муса абый, — диде ул, хәзер инде тыныч кына итеп. — Без иртә­гә зур эшкә керешәбез... Авиация көтеп эш чыкмады инде...

Мусаның йөзләре агарынып китте. Ул, җәһәт кенә торып, ишекле- түрле йөренә башлады. Менә бит ул: дәһшәтле минут килеп тә җитте. Теге чокырда Бакшанов белән ансат кына сөйләшкән сүз хәзер, ук шикелле, йөрәккә кадала икән! Бер дә соң башка җай таба алмадылар микәнни?... Ичмаса Исрафилов белән дә эш барып чыкмады. Муса эз­ләп баргач, лазаретта, диделәр, авыр контузия, диделәр...

Әйләнеп килешли бүлмә уртасында туктап, Әлбидәгә карады. Аның йөзе шундый тыныч, хәтта елмаеп утыра. Сиздермәскә тырыша, гөлкәй...

Әлбидә дә аңа күтәрелеп карады һәм Мусаның эчке газапланула­рын шунда ук укып алды. «Белә икән! Муса абый да белеп тора икән!.. Күрәсең, Бакшанов белән бергә уйлашканнар алар бу эшне. Менә аның теге вакытта әйтеп бетермәгән сүзләре... Легион солдатлары арасында да тиккә генә йөрмидер ул болай булгач!..» Һәм Әлбидә сөенеп куйды:, «Минем өчен хафалана... Димәк, сөя ул мине! Мин нинди бәхетле!»

  • Бер дә соң...—диде Муса тотлыгыбрак, — башка мөмкинлек... башка кешеләр табылмадымыни?..
  • Юк, Муса абый, мин әйтеп сезне борчырга килмәдем,—диде Әлбидә, аны тынычландырасы килеп. — Монысы аның сүз башы гына. Сез бер дә курыкмагыз... Мин үзем әйтеп, үзем теләп барам, һәм бар да ал да гөл булачак, менә күрерсез!..—Ул кыен бер тыныш ясап куйды. — Минем әйтәсе сүзем башка иде.. Әгәр иң соңгы минутта телеграф, телефон яки радио аша әйтү мөмкин булса, «эш»кә тотыныр алдыннан гына: «Муса абый, мин сезне сөям! Изге теләктә булыгыз!» дип кычкырыр идем дә җәһәннәмнең үзенә ыргылыр идем...

Муса баскан җирендә беравыкка тетрәнеп калды һәм шундук нин­дидер кызулык белән килеп, Әлбидәне күкрәгенә кысты. Көмеш төтен сибелгән баш түбәләреннән үпте, куллары белән аркасыннан сөйде. Бу минутның кайчан да булса бер киләсен ул инде күптән сизенеп йөри иде. Бу чакта куркак һәм вак җан булып калмаска, шулай ук кыз баланың ачык, саф гыйшкын фәкать вәхшиләрчә генә аңлап, нәфес колы да булмаска, аны пычратмаска кирәк иде. Олы җанның олы мәхәббәтен ничек кенә рәнҗетмәскә соң? Ничек кенә кырау тиереп куырмаска?..

  • Бәгырькәем! Гөлкәем! — диде ул, кабат аны күкрәгенә кысып.— Син минем иң яхшы дустым, йөрәк сердәшем. Бөтен саф хисләрем, изге теләкләрем синең белән минем! Алар сиңа сакчы булсыннар. Алар синең куркыныч юлыңда ярдәм итсеннәр!

Әлбидә әкрен генә башын күтәрде. Ул, моңарчы күргән газап утларында әле һаман да янып-көеп бетмәгән яшьлегенең бөтен матурлыгы белән балкып, сабыйларча бәхетле елмая иде. Елмая-елмая Мусаның күзләренә карый иде. Шуннан соң ул, күзләрен йома төшеп, башын аның иңсәсенә куйды да көчле тавыш белән жырлап җибәрде:

— Гөл чәчәкләрен өзәм мин.

Юлларына тезәм мин...

ҖИДЕНЧЕ БАШЛАМ

 I

Муса Радомнан Едельняга килү белән беренче батальонга ашыкты. Ул инде элекке килүләрендә үк мондагы немец командирларының ки- рәклерәкләре белән ныклап танышты, Берлиннан килгән рәсми түрә буларак, үзенең хәрбиләрчә җитди һәм катгый сыйфатларын да күрсә­теп киткән иде. Гомумән, батальоннарга килгәч тә иң элек немец коман­диры белән якынтын аралашу аның төп кагыйдәсенә әверелде. Чөнки шулай иткәндә генә немецта шик-шөбһә тудырмау, аның ышанычын ка­зану мөмкин.

Бу юлы да шулай башлады ул: туп-туры штабка, батальон команди­ры бүлмәсенә керде. Немец үзе генә борынын казып утыра иде.

  • О, унзере культурфюрер дип каршылады аны майор Краузе. —Исән килдегезме?

Алар күптәнге танышларча иркенләп сөйләшә башладылар. Муса, батальонның фронтка китәчәге турында әле бернәрсә дә белмәгән кеше булып, үзенең язгы-җәйге сезоннарда солдат арасындагы мәдәни эшләр­не яңа формаларга куеп җибәрү өчен килүен әйтте. Хәзер көннәр ма­турайды инде, солдатлар буш чакта төрле уеннарны — кичке концерт, киноларны ачык һавада оештырып җибәрергә дә мөмкин, дигән булды.

Майор көрсенеп, елмаеп утырды.

  • О, цивилишес глюкскинд! — диде ул. —Сез әле һаман үз фләйтәгезне уйнатасыз. Ә без инде тәгәрмәчләр өстенә мендек. Нах Остен!.. Анда инде башка төрле музыка булачак, һәм аяк белән түгел, корсак белән биергә туры киләчәк!
  • Шулай укмени-и? —дип сузды Муса, иң гаҗәпләнгән тавыш белән. — Карасана, миңа бу хакта Берлинда һични аңлатмадылар.
  • Алар нәрсә беләләр? Тыл күселәре бит анда! —диде майор пафос белән. —Менә алайса ишетегез инде: сезнең культвзводны да тараттык без...
  • Культвзводны да?.. — Мусаның кинәт күтәрелеп бәреләсе килде. Нинди кыенлык белән тупланган сәнгать көчләрен! Дуңгыз бу немец!.. Ләкин дуламады ул.
  • Болай булгач миңа эш тә калмаган икән монда, — дип кенә куй­ды,үкенечле кыяфәт белән.     

— Ә командиры Актабанофны үземә денщик итеп алдым, —дип дәвам итте Краузе, канәгать елмаеп.— Бик сүз тыңлаучы карт. Итек­ләрне бик шәп итеп чистарта, зеер культурелл 4. Кофены да искиткеч пешерә, каян өйрәнгән, сабакэ-эй! — (Бу сүзне ул русча әйтте )       

Шунлыктан аны сугышка кертмичә, үз янымда тотмакчы булам.

  • Әлбәттә, — диде Муса, — яныңда андый оста да, яхшы да лакнең булу — блиндажда интегеп яткан чакта үзе бер бәхет бит ул.
  • Андый лакей бик кирәк, — дип, авыз ерды майор. — Ул андагы руськи фраулардан яйко, млеко, курка табып китерү өчен дә бик шәп булачак!
  • Дөрес, бик уңышлы сайлагансыз...

Шул чагында ишектән Актабанов үзе килеп керде. Керү белән шәмдәй туры катып, честь бирде һәм шул хәлендә: «Аш әзер, ау кирәк- яраклары бар да әзер, майн хер!» —диде, немецчаны шактый җимер- гәләп.

Ул, денщик булгачтыр, ахры, яңадан мыек үстереп җибәргән. Ләкин мыеклар, элеккегә караганда җансызрак булып, шактый салынып төш­кән. Яңак һәм иякләре шома итеп кырылган булса да, картаеп киткән­леге, сызып ябыкканлыгы ачык күренә иде. Мусага күз кырыен гына төшереп, әз генә авызын кыймылдатты, исәнләшүен белдерергә теләде, күрәсең.

  • Гут,— диде майор.— Хәзер кайтам бүлмәгә.

Актабанов, солдатча җитез борылып, чыгып китте.

  • Ә сез ауга йөрүне яратмыйсызмы, майн һерр? — дип сорады не­мец Мусадан.— Ә мин бик яратам. Әйдәгез, теләсәгез алып барам. Фронтка чыгып киткәнче берәр тапкыр йөреп кайтыйм дигән идем, анда эләкмәс бит...

Муса ауны яратмыймы соң? Үлеп китә инде ул ауда йөрер өчен! Бигрәк тә, майор Краузе белән. Шундый күңелле компания булачак! Шул гына инде аның бөтен кайгысы, бүтән бер хәсрәте дә юк! Әнә бит, шайтан ялаган нәрсә, нишләгән? Подполковник Актабановны үзенә ла­кей иткән, культвзводны тараткан! Шулай итеп бөтен эшең чуалып, чыгырыннан чыккан булуы мөмкин. Ау кайгысы гына инде Мусада!..

Муса, чынлап та, аптыраштарак калган иде. Ничек икән соң монда хәлләр? Ләкин Краузега ул бөтенләй икенче төрле җавап бирде.

  • Ауда йөрү белән балык тоту өчен хәтта Рубикон кичәргә дә мөм­кин! — дип җибәрде Муса. — Мин аккош атар өчен Мәскәүдән Сибирия күлләренә хәтле китә идем. Чөнки аккош аулау искиткеч кызыклы һәм матур шөгыль! Ә инде омоль балыгы өчен хәтта Байкалга барып җит­кәнем бар. Фәкать Байкал күлендә генә шундый бер омоль дигән балык яши, эх, аның тәмлелеге! Хәтта бармакларыңны суырып йотарсың! — Ул өч бармак очын авызына китереп, чөңгереп куйды. Немецның моңа бик үк ышанасы килмәсә дә, күзләре уттай елтырап китте:
  • Сезнең анда колач җитмәс киңлек инде, әдәм аяк басмаган кыр­гын почмаклар бар, диләр. Шайтан алгыры, барып җитеп булырмы шун­да, юкмы бер!.. — Краузе көрсенеп куйды.
  • Әмма хәзер майн һерр, — диде Муса, шулай ук көрсенгән бу­лып,— бик теләсәм дә сезгә юлдаш була алмыйм. Бик үкенеч, әлбәттә, без бит бәйле кешеләр, ихтыяр гел үзебездә генә булмый. Өченче ба­тальонда солдат артистлар театр хәзерли икән. Миңа шул эшнең идейный җитәкчелеге тапшырылган. Сезне, әгәр китеп өлгермәсәгез, милли театр белән сыйларга исәп бар.
  • Дас ист интересант!  — дигән булды немец. — Гут, гут. Мин бик яратам разный солдат кәмитләрен! Яхшы алайса, хәзергә ауф видер- зейн.
  • Ауф... — диде Муса, кулын эшләпәсенә күтәреп.

Штаб баскычына чыккач, алар икесе ике якка китеп бардылар. «Күрсәтерләр әле алар сиңа кәмитне! —дип атлады Муса ком сибелгән сукмактан. —Әгәр эшләр таркалып китмәгән булса...»

Кояш үзенең җылы нурлары белән аның аркасына кагылды. Әз генә җил исә, агачларның яңа гына күзләрен ачкан сыек-яшел яфраклары сабыйларча үзалдына нидер сөйләшкән булалар, язгы дөньяның матур­лыгы күзгә кереп тора, әмма шулай да Муса аларга күтәрелеп сокла­на алмый, ул һаман пошынып атлый иде. Аның әйтәсе сүзләре тамак тө­бендә бөялеп калды. Ә ачуны эчкә йоту — таш йотудан да авыр! Ләкин йотмый хәлең юк... Хәтта аның яклы булып кыланасың... Көрәш баш ланып киткәннән соң, бу кагыйдә буенча эш итәргә тотынгач, Муса шактый зур борылыш ясаган кеше булып күренә башлады. Шәфи дә, Унгляубе белән Розенберг та һәм хәтта телләр корты фон Менде дә: «Безнең большевик шагыйрь уңга таба матур гына борыла бара, күчәр­ләре яхшы эшли!..» — дип, кулларын уалар иде.

Ә батальоннарда бу кагыйдәнең кирәклеге тагын да ачык күренде. Чөнки немец мондагы әсирләрдән үзе солдат әзерләгән була, ә үзе аларга азиат дип җирәнеп карый, ышанмый, кирәк булса, тиз генә ав­томат белән кырып ташларга да әзер тора. Менә шундый чакта син аның ул кабахәт автоматын оста гына кире кагып җибәр, шома һәм кыю рәвештә арасына кер дә түр башына менеп утыр һәм үзеңнең яс­мык камырыннан ясалмаганыңны күрсәтә бел! Ләкин моңа ансат кына ирешү мөмкин түгел, һәрвакыт бер каршылык килеп чыга, немец кире­легенә килеп төртеләсең... Бөтен эшеңне боза да ташлый...

Муса пошынып атлавында дәвам итте. Тар гына җәяүле сукмак аны урман эченә әйдәде. Муса, үз уйларына да сукмак табарга теләгәндәй, һаман эчкәрәк атлый бирде. Хәзер җепне ничек ялгап җибәрергә соң? Иң начар хәл — билгесезлек... Актабанов та күңелсез, картайган сыман күренде. Аны тагын бу немец ауга алып чыкса, күрә алмыйча да китеп барсаң?.. Ичмаса, ул Арысланны кайдан табасы икән?.. Культвзводны җимереп ташлаган бит, вәхши немец! Шуңа сөенеп утыра!.. Югарыдан килү хокукыннан файдаланып, эт урынына сүгәсе калган ул тинтәкне!..

Аның гәүдәсендә ниндидер талчыгу, авырлык сизелә иде. Ләкин, моңа игътибар итмәстән, ул һаман эчкәрәк атлады. Чуалчык уйларының ничек тә бер очын табарга тели иде ул...

Ә майор Краузеның Муса белән сөйләшүдән кәефе булган иде. Хәтта ул аның хакында яхшы уйларга чумды: укымышлы сөйли, сүзлә­рендә дошманлык хисе сизелми. Үзе тагын аучы да икән. Омоль өчен Байкалга барган! Шагыйрь диләр бит, андый халык тилемсәрәк була инде ул...

Кайтып табынга утыргач, аш алды ясап, әз генә кәефләнеп тә алганнан соң, тагын нигәдер Муса исенә төште. Ул аны ауга чакырды, әмма өстәленә чакырмады. Дөрес эшләдеме? Фюрер офицеры буларак, дөрес эшләде. Сафарий канлы офицер белән азиат шагыйрь бер та­бынга сыймый! Ә инде аучы буларак?.. Җитмәсә, ул да аучы... Ауда бит граф та, лакей да бер чирәмгә ятып ашый...

— Әй, Анисмин, диде Краузе. — Бар, әйт кухнядагыларга Бер­линнан килгән культфюрер Һумерофка аш илтсеннәр!

Актабанов солдатча кул күтәреп. «Есть!» диде дә чыгып китте. Шуннан соң майорның гуманист күңеле тәмам тынычланып калды. Ул, фрау Краузега елмая-елмая тәмләп ашый башлады

Онисим Гуриевич кухняда Арысланны куреп, савыт-саба әзерләргә кушты. Арыслан әле, гәрчә Берлинга газеталар өчен баргаласа да аш блогыннан һаман аерылмаган иде. Аны иптәшләре ничек кенә булса да шул урында сакларга тырышты, йөгенгәннәрне ныклабрак туйдыру кирәк булган чакта анда үз кешең булу бик мөһим иде.  

Майордан приказ: культфюрер Гумеровка аш илтергә!—диде Актабанов, рәсми төс белән. Блок башлыгы да, өлкән повар да шунда иде. Арыслан шул арада мискеләр тотып килде:

— Рөхсәт булса, үзем илтим, Һерр блокфюрер?..

Немец кул гына селкеде. Ул гел сызгырып йөрүче бер җирән Һанс иде. Арысланнан һәм кухняда эшләүче башка егетләрдән татарча сүзләр өйрәнеп ала да шуларны кызык өчен кабатлап йөргән була.

  • Яри, бар, кайт, кит, киль! — диде ул хәзер дә. Әмма күбрәк иҗекле сүзләргә ни өчендер теле әйләнми иде ул сыбызгының.

Арыслан, үзе булдыра алганча, ашның юньлерәген калай мискеләргә салып, җәһәт кенә чыгып китте. Актабанов та аның артыннан чыкты. «Теге ауга алып китмәсә, мин дә кагылырмын...» диде ул, ярым пышылдап, һәм шунда ук үз юлына юнәлде.

Арыслан шулай җәһәт кенә атлап барганда, янәшә сукмакта гестапочы Шпигель күренде.

  • Куды пшель? — дип кычкырды ул, һичбер кирәкмәсә дә.
  • Әбиең...нән сора, — диде Арыслан татарчалатып.
  • Вас ист дас?

Солдат аслы-өсле куйган мискеләрен күрсәтте.

  • Берлиннан килгән түрәгә аш илтәм, майор кушты.
  • Нинди түрә ул?
  • Культурфирур Гумеров.
  • Һумероф? У-у, сине, хәйләкәр тартарен! Беләм!..

Шпигель башкача бәйләнер сүз тапмады, тик нәрсәдер авыз эчен­нән мыгырданып кына калды. «Бу да безнең белән фронтка китәр ми­кән?— дип уйлады Арыслан. — Кети-кети уйнарыек үзе белән әзрәк. Бө­тен изгелекләре өчен...»

Баскычтан күтәрелеп уңга борылгач, Мусаның ишеген шакыды ул. Җавап ишетелмәде. Янә какты... Тынлык... Кайтып җитмәде микәнни соң әле һаман... Ак тузлы каен ботагыннан ясалган диванга утырып тә­мәке тартты. Арысланның күңеле бу араларда гел күтәренке һәм бер­кадәр җилкенүле иде. Фронтка җибәрелү хәбәрен ишеткәч тә, «кәнсә-кәнис, котылыр көннәр җитә икән!» дип куанды ул. Ә котылу нинди юллар белән килер — анысын уйламады да. Анда киткәч, дүрт як кыйб­ла булып күренде аңа. Гомуми максат билгеле иде, шуңа күрә иптәш­ләренә дә, үзенә дә ышанып фикер йөртте ул, һәм чынлап та, гади сол­дат буларак. Арыслан кемнәр белән генә сөйләшмәде. Икәүдән-икәү утырып тәмәке тартканда һәркемнең авызында шул бер зар иде: «Бу каһәр чокырыннан ничек котылырга?» Һәм һәркем үзенең котылуын фронтка китүдә күрә иде. Фәкать шундый сөйләшүләрне тәмле итеп алып бару өчен генә, гомердә тәмәке тартмаган кеше тәмәкегә өйрәнде: ничава, тыгыласың-тончыгасың да, суыра торгач, күнегәсең икән!

Тәмәкесе әллә кайчан тартылып беткән, ә ул һаман уйланып утыра, өч көннән үк өенә кайтып керәсе, барлык якыннары белән кочаклашып күрешәсе яшь шәкерттәй, хыялларда йөзә иде. Үзе ук сискәнеп китте. «Әй-й, аш суынып беткәндер инде, тиле-тинтәк!»—дип урыныннан сике­реп торды һәм тагын ишек какты. Ә Муса һаман юк иде.

Арыслан, борчылып, кабат шакыды. Шул чакта баскычтан күтәре­леп, Муса аның артына килеп басты.

  • Менәтерә вәт!—дип куйды Арыслан.—Ә мин сине йоклыйсың дип торам. Туп аттырсаң да уянмый икән, дип... Менә аш суынып бетте инде...

Алар «Зольдатенхайм»дә Мусага бирелгән бүлмәгә керделәр.

  • Нихәл, исәнме? Без әле күрешмәгән дә бит монда килгәч, — диде Муса. — Нинди аш соң бу?
  • Аллага шөкер, бәләкәчем, исән килеп җиттеңме? Кая югалып йөрдең болай, серле курай? — дип тезеп китте Арыслан. — Ашны майор әфәнде җибәрттерде.
  • Кара син аны! — диде Муса көлемсерәп. — Хәер, аучы дус бит ул минем, кадалып киткере. Актабановны үзенә лакей иткән, хәзер ничек күрәбез инде аны. Ул бит немец каршында биеп торырга тиеш.
  • Мин аны күрдем, — диде Арыслан. — Әгәр майор ауга алып, китмәсә, озакламый киләм дип әйтергә кушты.
  • Ә син миңа Берлинда бу хәлләрне әйтмәдең дә..
  • Бу хәлләр мин югында булган шул. Кайткач үзем дә аптырап кал­дым... Ярар, син аша, бәләкәчем. Бөтенләй суынып беткәндер, кырык минутлап көттем ишек төбендә. Мин китим, югалтканнардыр...
  • Тукта, хәзер китәрсең, — диде Муса. — Без бәлки кабат күреш­мәбез дә. Чөнки мин хәзер теге батальоннарга китәм. Сез кузгалганда күз көеге булмау яхшы... Ничек соң сезнең үз эшләрегез?
  • Бар да үз тәртибендә шикелле. Калганын сиңа Уничим Гуриич сөйләр... Я алайса, хуш, сау бул. Тукта, бер кочаклыйм әле үзеңне. Хуш, бәләкәчем, үзеңне сакла! Без исән-сау үз туган җиребезгә барып чыгар­быз, биргән булса. Сезне дә шунда көтәбез. Икенче кочаклашу шунда булыр!

Муса аны кысып кочаклап алды. Озак итеп күзләренә карап торды. Күпме вакытлар бергә михнәт чиккән гади дусты белән тиздән аерылышачагына күңеле ышанып та җитми иде әле аның. — Уңыш телим, дускаем! Хәерле юл! Акыл белән йөр, абайлап эш күр, — диде ул, киңәш өстенә киңәш биреп.— Гуриевичны ташлама... Адреслар бар. Исән-сау чыгып җитү белән минекеләргә нәни генә хат язып сал. Тиздән күрешер­сез, диген.

  • Һи, апаем, хат кынамы соң? Анда чыккач, атпускыга кайтам бит мин! Мәскәвен, Казанын калдырмыйча үзем эзләп табарым, барысын бәйнә-бәйнә сөйләп биремен! Күр дә тор!.. Җә, алайса, хуш!.. — Арыслан үзенең бетмәс-төкәнмәс шатлыгы белән уң кулың күтәреп, тагын да йөз кат хушлаша-хушлаша, чыгып китте.

Аш, чынлап та, суынып беткән иде. Шулай да аны Муса сыпырып куйды: тәмле тоелды, кәрбән генә салынган ит кисәге дә ачыккан кеше­гә бик ярады, Арыслан тырыштыргандыр инде. Менә бит, дус белән икен­че тапкыр аерылышу көннәре дә килеп җитте. Арыслан белән бергә булу һәрвакыт күңелле иде. Гүяки халыкның үз эчендә йөрисең, гүяки аның әйләнәсендә биш миллионлы татар халкы тора! Арысланның әти­се белән әнисе дә шундый булып хәтердә калганнар, исәннәр микән инде ул карткайлар?..

Ишек кактылар. Озын салынкы мыеклы Онисим Гуриевич үзе килеп керде. Ләкин аның артында тагын бер озын буйлы кеше бар иде. Тукта, ансы кем соң?.. Муса ишектән керүчегә карап-карап куйды да урыныннан сикереп торды:

—Габидуллин! — дип кычкырды ул. — Сөбханалла, күземә күренәсең мәллә? Ничек? Каян?..

— Күренәм, Муса абый, күренәм, —дип көлде Габидуллин басынкы тавыш белән. — Ә инде «ничек, каян» мәсьәләсе билгеле: сез узган юллардан... Биттә менә аю табаны хәтле генә печате дә бар. Югалыр-лык түгел, - Габидуллинның күз почмагыннан авыз почмагына һәм күзләренә хәтле уң бите - яңагы янган иде. Ул урын тире өстеннән эчкәрәк батып, тартылып һәм ямьсез булып көеп тора иде. Сул битенә һәм маңгай өстенә дә ниндидер вак-вак кызыл җөйләр сибелгән.

Габидуллиның очучы булганын белгән кешегә артык сорашасы да юк, күренеп тора самолетында яна башлагач, җиргә сикергән егет һәм немец тылын туры килгән.

- Чорт возьми бу сугышны! - дип куйды Муса. - Кемнәрне генә кая ташламыйда ничек кенә китереп очраштырмый! Кайда яттың соң син моңарчы?

Шулай да алар истәлекләргә бирелми булдыра алмадылар. Габидуллин үзлең Муса белән күрешкәннән соң күп кенә сугышларда булуын, үз хаында Муса язган очеркны тәки укый алмавын әйтеп, үкенеп

куйды. Дошман тылына мәтәлгәч, төнлә бер авылга кача-поса үрмәләп килеп, үзең очучы киемнәрен бер хатын белән иске тун һәм олтанлы киез итек алмашуларын, анда атна-ун көн буена дәваланып ятуын, ә инде аннан чыгып киткәч, урман юлында немец засадасына эләгеп, балтырын умырып киткән пулядан егылып калуын һәм шунда алар ку­лына төшүен сөйләп бирде...

  • Шуннан инде, йөртелә торгач, Седельцега килеп эләктем,— диде ул, сирәк тотлыгып сөйли-сөйли.— Сәндерәнең өченче катында, һичкем белән артык аралашмастан, качу юлын да таба алмастан, ачка үлеп ята идем, Гариф Шабаев дигән бер элек күз күргән кеше килеп чыкты. Сүкте үземне. «Ике аягың, ике кулың бармы?!.»диде. Шуннан инде сәндерәдән төштек тә монда килдек. Ул алып килде, һәм менә бу агайга тапшырды... — Габидуллин көлеп куйды. Аның әле уң ягындарак ике теше дә юк икән. Бу хәл көлгәндә бик шыксыз тәэсир калдыра иде. Моны күреп торган Муса Габидуллинны кызганып алды: нинди матур егет иде бит ул!..
  • Ә мин аны, төпченебрәк сөйләшә торгачыннан, үземә комиссар иттем. Коммунист, майор, сугышның һәм әсирлекнең майлы буткасын җитәрлек ашаган, минемчә: подходящий, — дип сүзгә кереште Актабанов. — Ничек, Муса иптәш. Дүртенче комитет раслармы?
  • Минемчә, раслар. — диде Муса. — Габидуллинны мин дә бераз беләм, яклармын. Иң мөһиме: үзе ничек сизә җаваплылыкны? Һәм фи­кердәшлегегез ничек?
  • Шәп!—диде Онисим Гуриевич җанланып. — Пекер килешә. Ини­циативасы бар. Эшне йөртә белә.
  • Алайса котлыйм! — диде Муса, Габидуллинның кулын кысып.— Кыен эшегездә уңыш телим сезгә, комиссар иптәш!.. Ә хәзер, дусларым, сөйләп бирегез: эшләрегез ничек тора сезнең?

Командир буларак, Актабанов сөйли башлады. Аның сүзенә караганда: батальон солдатларының җаны өчен каты көрәш барган. Фашист коткысына каршы — туган илгә мәхәббәт сүзе көрәшкән. Хәтта рәсми пропагандистлар да, мөмкин булган урында, үз сүзебезне кыстырып җи­бәргәннәр. Солдат күңеле үз иленә бер генә патрон да атмау ягында. Рота, взвод һәм бүлекчәләрдә немец «омандиры янына үз кешеләр куелган. Алар элекке офицер һәм сержантлар. Бары да диярлек комсомолец һәм коммунистлар. Бүлекчәнең кече командирлары взвод коман­дирын белә. Взвод командиры рота командирын белә, рота командир­лары Актабанов белән комиссарны белә. «Эш» башлану белән алар һәркайсы үз командирларына буйсынырга тиешләр. Санитарлар билге­ле, медперсонал арасында да күбесе үз кешеләрдән. Хуҗалык коман­дасының да немецтан башкасы безнең кешеләр икән.

  • Яхшы, — диде Муса, ике терсәге белән дә түгәрәк өстәлгә таян ган килеш. — Ә соң солдатта ялкын бармы?
  • Фронтка җибәрелү көне якынайган саен солдат психологиясе тынгысызлык кичерә, — диде комиссар. — Хәзер аңа икенең берсен сайларга кирәк: туган илгә атамы ул, немецка атамы? Әгәр туган илгә атса — анда кайту юк. Ул мәңгегә шушы чит җирләрдә калып, моңарчы үзенә газиз булган барлык нәрсәләрдән мәхрүм булырга, ятлар илендә туфракка әйләнергә тиеш. Качса яки коралын немецка каршы борса — ничек булыр?.. Тотып, җәзалап, җанын алмаслармы?.. Менә шул уйлар белән газаплана ул, һәрхәлдә, солдат хәзер яр якасына килеп баскан. Аны тартып алырга да, төртеп төшерергә дә була. Шул актык чик тәвакәллегенә җиткән солдатны без иң кирәкле моментта әйдәп ки­тәргә тиеш булабыз.
  • Әнә шул әйтеп китү мәсьәләгез ничегрәк тора? Оператив планыгыз бармы? Ничек башларга уйлыйсыз?—дип төпченде Муса.
  • Без бу хакта комиссар белән күп уйлаштык, — дип җавап бирде подполковник. —Планыбыз да бар барын. Әмма ул конкрет түгел әле. Чөнки «эш»не кайчан һәм ничек башлап җибәрү андагы обстановкага бәйләнгән. Мәсәлән, кайсы юнәлешкә илтәрләр? Анда урманмы, дала­мы? Поезддан төшкәч күпме барабыз — җәяүме, автомашиналардамы, көндезме, төнләме? Боларның барысын да шунда барып төшкәч кенә исәпкә алып бетерергә мөмкин, һәм конкрет план да окончательно шун­да өлгерер...
  • Батальонда күпме кеше бар?—дип сорады Муса. — Шулардан немец күпме? Коралыгыз нинди?
  • Батальон зур. Мең ике йөз штык. Бу үзе—тулы канлы бер полк дигән сүз. Шулар өстенә, барысын бергә җыйганда, йөз туксан алты баш фриц бар,— дип көлемсерәде Актабанов.— Алар, әлбәттә, баштан­аяк автомат кораллы. Ә безнең солдатларда рус винтовкасы, рус пуле­меты гына. Шуңа күрә «эш» башлау моменты һаман да башны авырт­тыра әле.
  • Сигналыгыз нәрсә?
  • Ул да хәзергә ачык түгел, — диде Габидуллин уңайсызланыбрак.— Ракета чөюме, һавага яктырткыч пуля сиптерүме,— кайсы ях­шырак булыр, әйтүе кыен...

Мусаның кәефе китә башлады.

  • Юнәлеш турында белмисезме? Картагыз да юкмы?—дип сора­ды ул, тавышын үзгәртеп.
  • Юнәлеш ачык булмагач, картаны ничек хәтерлисең? Әгәр безне ул тарафка җибәрмәсәләр? ..
  • Мин гаҗәпләнебрәк калдым әле, Онисим Гуриевич,—диде Муса, тынычлыгы җуела баруын яшерергә тырышып.—Моннан берничә сәгать элек, культвзводның таркалу хәбәрен ишеткәч, үкенгән идем мин, хәрәкәт үзәге югала дип курыктым. Ә инде сезне майор үзенә ординарец итеп алуын ишеткәч, сөенгән идем: димәкки, Краузены алыштырасы командир аның үз янында ук, һәрвакыт постка басарга әзер дип уйла­дым. Ә хәзер ничек килеп чыга? Соң сез денщик булып кына яшисезме­ни анда? Ә командирлык ролегез фәләнчә генәмени?..

Онисим Гуриевич аягүрә басты. Командиры алдындагы гади сол­датча җаваплы сизә иде ул үзен.

  • Алай ук борчылмыйчарак аңлашыйк әле, — диде ул, бик нык борчылып. — Минем колак һәм күзләр һәрвакыт Краузеда. Алар әле юнәлеш мәсьәләсен үзләре дә ачык белмиләр. Смоленск тарафына җибәрәләр икән дип утырды майор кичә Шпигельгә. Ә теге көлде: үзен командир, янәсе, үзең бернәрсә дә белмисең. Безнең азиатларны Ковпак партизаннарына каршы җибәрәләр. Карпатка хәтле барып йөри торган шундый бер атаман бар икән. Ә инде андагы регуляр частьларны Курск ягына озаталар, анда фюрер Шталинград өчен реванш алырга җыена... Менә шуларны ишеткәч, үзебезнең штаб писере Шәмсетдиновка шул тирәләрнең картасын кул астындарак тотарга куштым, майорга кирәк булуы бар, дидем. Шуннан ул үзе аңлый.—Актабанов, бераз җанланып, озын мыегын сыпырып куйды. — Карта мәсьәләсе төп про­блема түгел, —дип дәвам итте ул. — Краузеның планшеты миңа күчә­чәк... Ә менә сигнал мәсьәләсе катлаулырак. Көтмәгәндә ракета чөелсә яки һавага яктырткыч пулялар сиптерелсә, немец сискәнеп, шунда ук автоматына ябышачак. Бу ярамый. Без «эш»не башлап җиппәрмичә сизмәсен. Бер минутка булса да внезапность көче кирәк. Шул көч аларны паникага ыргытачак.
  • Һәм дөрес тә, — диде Габидуллин.—Андый чакта бер минутның көче бик зур. Көтелмәгән бер минутта — биш самолетны егарга була!..

Муса да бу хакта күптән уйлап утыра иде инде. Габидуллин дә шуңа килеп терәлгәч, бу ике солдатның өмете үзендә булуын тагын да ачыг­рак аңлап алды ул. Кызык бит элек кешеләрне ничәмә сугышларга алып кергән бу ике командир, хәзер шул ук эшне, дошман белән кара-каршы түгел — янәшә баскан хәлдә, аңа тойдырмастан башлап җибәрү мәсьәләсе кузгалгач, гомерендә берәүне дә сугышка алып кермәгән, ә фәкать җыр кочагына, поэма киңлегенә генә алып кергән шагыйрьдән ярдәм көтәләр. Әмма шагыйрь каян тапсын соң? Ул бит хәрби коман­дир түгел...

  • Сыбызгы турында уйлаганыгыз юкмы?—дип сорады Муса.— Әйтик, көтүче курае сыман гади бер нәрсә...

Актабанов елмаеп куйды. Нократ буйларында ат көткән чакта кара курайдан шундый сыбызгы ясаганы бар иде аның. Баш башына бөке тыгып, берничә тишек ясап сызгырта башлагач, көй килеп чыкты! Гади бер көпшә эчендә музыка ятуына шаккаткан иде үсмер Үничим. Шул курайны уйнатып, атларны бер табынга җыелырга өйрәткән иде ул хәтта!.. Ә менә хәзер шуның моңсу авазлары белән кешеләрне яуга күтәрә алсаң — нинди шәп булыр иде!

Шулай ук елмаю белән Мусага җавап бирде ул:

  • Курай әллә ярап куяр иде... Ясаган бар, кулдан килә...
  • Әгәр «эш» башлау көн яктысында булса, сыбызгыга мин дә кушылам,— диде Габидуллин.— Төнлә туры килсә, немецлар бу сызгыртудан тиз сагаерлар: партизаннар түгелме, янәсе. Төнлә булганда, команданы сүз белән генә тапшыру ничек булыр икән? Әйтик, сез, ип­тәш Актабанов, нәкъ урны һәм вакыты килеп җиткәч, «Башларга!» дип, җилкә аша гына татарча сүз тапшырасыз. Мин аны артымдагы үз командирга тапшырам һәм шулай строй буйлап китә. Бер минуттан һәркем белеп ала. Моның өчен колоннаның бер кырыена иң ышанычлы кешеләр куелыр. Солдатның да актив өлешенә бу сүзнең мәгънәсен алдан аңлатырбыз...
  • Менә ич!. — дип куйды Муса, куанычтан кулын шапылдатып.— Иң мөһиме шул: уңышлы башлап җибәрү. Эшне уңышлы башлый ал­сагыз, эз югалту белән тәмамларсыз һәм юлыгызга имин китеп барыр­сыз.
  • Без әле эш башлауны тагын күп тапкыр уйларбыз,—диде подполковник. — Безнең хәзер көн-төн уйлыйсы мәсьәләбез шул гына. Бөтен язмыш шуңа бәйләнгән.
  • Ә солдатларның максат белән танышлыгы ничек? Алар арасын­да шымчылар юкмы?
  • Солдатның дүрттән бере яхшы сыналган һәм аларга мәсьәлә аң­латылган,— дип җавап бирде Габидуллин.—Листовкалар да күп нәр­сә аңлатты, аларны солдат илдән килгән хат шикелле итеп укыды. Агитаторлар юлда тагын ике өлешенә аңлатачаклар. Барысына да мон­да ук туп-туры әйтсәң, тегендә рикошет белән маңгайга суктыруы мөм­кин, үзегез беләсез. Шымчылар булуы ачык беленми. Элегрәк ике ара­да буталып, шыңгырап йөрүчеләр, коткы салучылар сизелгәли иде. Без аларны берәм-берәм, сиздермәстән генә, тимер юл саклаучы, урман кисүче командалар арасына җибәреп бетердек, һәм моның ярдәме бик тиде...
  • Ә нинди коткы салалар иде алар? — дип сорады Муса.
  • «Безгә туган илгә кайту юк инде. Анда һәрбер әсирне җинаятьче саныйлар. Ә легион солдатын — бигрәк тә... Анда кайтсак, уныбызга бер пуля безнең...» — дип, шыңшый иде алар. Ә бу, чынлап та, иң нечкә урын бит безнең, —- дип, башын чайкап куйды Габидуллин. — Хәтерли­сездер, безнең анда, дөрестән дә, шундыйрак караш бар бит. Мәсәлән, без үзебез дә шулайрак уйлый идек түгелме?
  • Уйлый идек шул,—дип, тирән сулап куйды Муса. — Җиңелрәк акыллы идек, дөрес... Ә хакыйкать бөтенләй башкача икән...
  • Белмим, иске солдат булгангамы, андый сүзгә ышанмый идем мин, — диде Актабанов. — Ник дисәң, бер генә сугыш та пленсыз булмый. Бу минем өченче сугышта катнашуым. Һәр кайсында да һәр тараф­тан да әсир күп булды. Минемчә, үзе сугышның ни икәнен күрмәгән, йомшак креслода гына утырган кешенең карашы ул. Дөрес, вак җанлы сволочьлар да очрый очравын, әмма миллионнарча солдат бервакытта да хыянәтче булмый.
  • Без менә теге шыңгыравыкларны тазарткач, солдатка шул фикер­не аңлаттык та инде, — дип өстәде комиссар.
  • Туган җирләргә исән кайтсак, акыллырак булыр идек инде,— дип куйды Муса.— Без һәр адымыбызда артык дәрәҗәдә «кызыл», чәч­рәп торган ортодокс дип әйтимме, ниндидер шундый «ультра револю­цион» куыклар булып кылангаладык шул. Ә андый куыклар тиз шарт­лый икән. Волхов фронтында чакта шундый берәүне белә идем мин. «Смерш»та эшли иде. Көн-төн солдат арасында чабып, күзләренең агы белән генә карап, шпион һәм хыянәтче эзли иде. Ә беренче куркыныч килү белән, яшереп тә тормыйча, партбилетын ертып, якасындагы ку­бикларын өзеп, сазга ыргытты да кулларын күтәреп немецка качты. Ә ул шикләнгән гади солдат, камалышта калганнан соң да, ай ярым буена сугышып йөрде... Һәр төрлесен күрдек инде, дускайлар. Тик яңа­дан шундыйлар хөкеме астында калмасак кына иде.
  • Дөрес,— диде Габидуллин, моңа кушылып.—Алар безнең дә җелеккә тияр әле кайткач...
  • Ярый, дуслар, хисләргә бирелеп киттек, — дип көлде Муса.— Алары соңыннан инде. Сугыш беткәч, җиңгәч! Ә хәзер—хәрәкәткә! Әгәр бүтән мәсьәләләр булмаса, шушында төгәллик. Хәерле юл телим сезгә! Уңышлы башлагыз, уңышлы тәмам итегез!
  • Амин! — диде комиссар.
  • Амин!—дип көлде Актабанов. — Кайчан да ярый тагын бу сүз.
  • Эх, кызыгам сезгә! Үзем дә китәргә кызыгам, — диде Муса, мо­ңая төшеп.

— Ник, әйдәгез!

— Ярамый. Калганнар язмышы бар ич. Без озакламабыз...

Ишек ярыгыннан Арыслан тавышы килде. (Мондый чакта үзе бе­леп сакка куя иде ул үзен.)

  • Габидуллинны рота командиры эзләтә!
  • Хәзер!—дип кычкырды ул. — Ярый, Муса абый, хуш. — Исәнлектә күрешик!.. — Аның тавышы сынып китте, тамак төбенә нидер утырды, һәм ул, башка бер сүз дә әйтә алмастаи. җәһәт кенә чыгып китте...
  • Хуш, Оннсим Гуриич, —диде Муса. — Сез дә ашыгыгыз, я теге кайтып килер. Мин инде сез киткәндә яулык селкеп кала алмам... Үзегезгә мәгълүм... Әмма үзегезне саклагыз. Сездән башка солдат нишләр? Охранагыз бармы?
  • Ул хакта уйлаган юк, ник дисәң, үзем немецның охранасы бит мин, —дип көлде подполковник.— Денщикның сакчысы буламыни?
  • Биш кеше билгеләгез. Әлбәттә, иң активлардан. Һәм алдан ук әйтеп куегыз, — диде Муса, җитди төс белән. —Уен эш түгел!

Актабанов аны, күтәрә төшеп, кочаклап үпте.

  • Хуш, дустым, син дә нык сакла үзеңне! — Бу юлы ул солдатча җитез борылмады. Аерыласы килмәгән кебек, ниндидер салпы адым­нар белән генә ишектән атлады.

II

Гайнан Кормашев, Демблиннан батальонга килеп, җыр-музыка авазы ишетә башлагач, яңадан терелеп китте. Кайчандыр күптән күрелгән төш шикелле, канатлы яшьлеге юри генә кабатлана сыман тоелды аңа. Ул педагогия техникумыннан укытучы булып чыкса да, аның бөтен мавыккан нәрсәсе, бөтен гыйшкы, бөтен хыялланганы сүз сәнгате иде. Мари республикасындагы Бәрәңге татар техникумында чакта сәхнәгә чыгып Тукай, Такташ шигырьләрен уку, иптәшләре куя торган һәвәскәр спектакльләрдә берәр роль уйнау аның өчен иң зур бәхет иде. Өлкән курсларга табарак бу үсмер егетләр, әдәбият түгәрәге оештырып, анда үз шигырьләрен укый башладылар. Малайлар «шагыйрь!» дип көлсә дә, «сүндер инде утны!» дип ачуланса да, төн буе шигырь яза иде ул. Аның кесәсе саен урталай бөкләнгән шигырь дәфтәре булмыйча кал­мый, ә кайчакта шундый ук дәфтәр итек кунычында да йөргәли иде. Аларның җитәкчесе — өлкән курстагы Мансур Гаяз дигән егет. Ул инде танылып килә, аның шигырьләре хәтта Казанда да басылгалый. Әмма шулай да үзе бер дә мактанчык түгел, бик кече күңелле бер кеше!.. Шулай канатланып йөргәндә генә узды да китте ул чаклар. Техникумны тәмамлап, таралышып та беттеләр. Гайнан Актүбә каласына килеп, җидееллык мәктәптә укыта башлады, аннары завуч һәм шул мәктәпнең директоры да булып китте. Казан педагогия институтында читтән то­рып укучы булды, тик алай да аның әллә никадәр вакыты кала иде. Актүбә татар клубында үзешчән сәнгать түгәрәге төзеде, җитәкчесе булып спектакльләр куйды, ә төннәрен һаман шигырьләр һәм пьесалар язды. Пьеса язмый хәле юк шул, чөнки сәхнәдә уйнарга әсәр җитми. Казан язучыларын көтеп ятып буламы? Җитмәсә, утыз җиденче еллар бит әле ул. Аларның кайсы исән дә, кайсы «кунакка» киткән,— каян бе­ләсең?.. Гайнан җәй саен калын бер дәфтәр шигырь кыстырып, Казанга заочный сессиягә килә һәм үз әйберләрен күрсәтү өчен «чын шагыйрь» эзләп китә иде. Ләкин барган саен бер үк «кәтүк консультант»ка туры килә, ә ул әз генә «сәрхуш» күңелле була һәм, өстәл артыннан шыңгыравык борынын гына күрсәтеп, бер үк төрле җавапны шыңгырата бирә иде: «Шигырьләрегез батардай түгел, энем!»

Соңгы баруында гына Гайнан Тукай клубындагы ул пыяла ишекне читләтеп узды да икенче бер бүлмәгә кагылды. Анда утырган кеше үзен «Муса Җәлил» диде. А-а, менә бу «чын шагыйрь» инде! Гайнан аның күпме шигырь һәм поэмаларын укыганы, сәхнәдән сөйләгәне бар!

Яшь егетнең Актүбә хәтле ерак җирдән килгәнен белгәч, Муса аның калын дәфтәрен үзенә алып калды. Өч көннән керергә кушкан иде, ләкин Гайнан, зачетлары күп булу һәм күренергә куркып йөрү сә­бәпле, алтынчы көнне генә керде. Курыкмаслык та түгел: ул кеше бит Язучылар союзының җаваплы җитәкчесе икән! Ә Гайнан аңа үзенең шул хәтле язмаларын китереп тоттырды. Аның болай да эше муеннан­дыр!.. Шулай да караңгы чырай күрсәтмәде тагы. Инде алты көннән соң кергәч, Гайнанга үзе үк кул сузып күрешеп, кара диванга утыртты, үзе дә аның янына килеп утырды. Иң элек: «Бик күп язасың икән, дәфтә­реңнең авырлыгын кара әле!» дип, аны учында үлчәгәндәй итеп көлде. Аннары әз генә мактаган булды, кайбер шигырьләрнең кайбер уңыш­лырак юлларын күрсәтеп, әз генә өмет бирде, аннары кеше фикерлә­рен, тоймастан кабатланылган кеше юлларын китереп, нечкә генә че­меткәләп алды. Кыскасы, сөендерде дә, көендерде дә һәм канат та куеп, чыгарып җибәрде.

 Шул көннән башлап «чын шагыйрь» булу хыялында исереп йөргәндә генә, армиягә алын куйдылар. Ә солдат тормышы майлы бутка тү­гел инде ул. Аяк белән йөрүгә караганда, түш белән күбрәк йөрергә кушалар анда. Шулай да алты айдай сержант булып, ел ярым дигәндә кече лейтенант исеме алып, калганнарны үзе өйрәтә башлады ул. Шу­ның өстенә полкның үзешчән спектакльләрендә катнашырга да вакыт табыла. Иске офицерлар ролен уйнарга кирәк булса, һәрвакыт аны ку­шалар. Моның өчен аның ирләрчә матур һәм аксыл чырайлы төс-бите, килбәтле буй-сыны килешеп үк тора иде. Үз гомерендә кинодан башка беркайда да күрмәгән иске офицерны, чыннан да, бик ябыштырып уй­ный иде ул. Эх, кайда ул бәхетле чаклар хәзер!..

Эт чыдамас ничәмә этаплар аша килеп егылган Демблинда җаны белән дә, тәне белән дә үлеп бара иде инде Кормаш. Юк, андый исем әллә «айчан онытылган, ул бары тик «№ 93891078» генә иде хәзер. Муе­нына җеп белән асылган шул калай жетонны кулына тота да:

— Әби патша салдырган шушы калын һәм биек стеналы, шайтанның үзе дә кача алмаслык таш крепость синең мәңгелек йортың, «җылы» каберең, «якты оҗмахың» булачак инде, иптәш, номер фәлән-фәлән!» — дип, үз-үзенә ясый укый иде ул. Ә мондый сөйләнүләрнең ни белән тәмамланасы билгеле иде... Нәкъ менә шундый чакта Муса Җәлил килеп чыкты, йөрәгенә җылы салды, сер салды һәм, теге вакытта Ка­зандагы шикелле, кечтеки генә өмет шәме кабызып китте. Ул шәм яктысына да пычрак сулар кичеп, тигәнәкле юллар узып барырга икән әле. Булсын! Шулай да «номер фәлән-фәлән» дигән җан иясе үз исеменә кайтты хәзер. Аңа «Гайнан дус» дип эндәштеләр, һәм тетрәнеп уянып киткән Гайнан шагыйрь күрсәткән шул шәм яктысына үлем аша ба­рырга да әзер икәнлеген аңлап алды. Менә бит нинди кешеләр бар: башкаларны уятып йөриләр! Ә Гайнан, кабыргасына китереп төртми­чә, үз-үзен дә уята белмәде. Хәер, яшь шул, яшел шул әле ул, Лаеш шулпасын бер дә эчмәгән булган. Ә дөньяда кешеләрнең шулай бер­берен уятып, фикердәш булып, акыл һәм тәҗрибә бирешеп яшәүләре бик яхшы икән. Шунсыз җирдә яшәү дә, көрәшү дә, җиңү дә мөмкин булмас иде. Гайнан да, күзләре ачылу белән, үз иптәшләреннән унөч кешене ияртеп, легионга алып килде, һәм алар немец биргән «ирек»тән файдаланып, кайнар эшкә тотындылар, күңелләрендә яңадан дәрт кабынды. Инде өметсезлек томаннарына күмелеп, күңел күзеннән бөтен­ләй югала барган сөекле Дания образы да яңадан яктыга чыгып, аңа елмая башлады. «Күрешү мөмкин!» дигән өмет яңадан терелде. Әүвәл­гечә үк дәрт һәм ялкын белән Такташның «Алсу»ын, «Мәхәббәт тәүбәсе»н укыганда, легион солдатлары белән бергә аның каршында гүяки Даниясе дә басып тора иде. Хәтта ул аңа багышлап, аның образын да кертеп, сәхнә әсәре язды. Мондагы солдатның күңелен күтәрер өчен генә түгел, үзенең дә кайтыр юлларын шуның белән билгеләргә теләде ул...

Гайнан Кормаш шулай озак уйланып, үткәннәрен яңадан кичереп утырды. Батальон клубының сәхнә артында кечкенә генә фанер бүлмә бар. Шунда кереп, ялгыз гына эшләп утыруы бик рәхәт, бик тыныч була. Бүген дә ул, шушы хөҗрәгә бикләнеп, Муса килеп җиткәнче пьесасын тагын бер кат карап чыгарга теләгән иде, әмма булмады, канатлы аттай ярсу уйлары, әнә каплардан әйләндереп, аны яңадан сөекле Даниясе янына алып китте! Һәм Гайнан, әсәр төзәтү шикелле күңелсез эшне бөтенләй онытып, дәфтәр тышына карандаш белән Да­ния рәсемен ясап утырды. Җитмәсә, бик охшаган шикелле булып чык­ты! Аннары, шул ук карандашның икенче башын чәйни-чәйни, рәсем астына дүрт юл шигырь дә язып куйды:

Зэкгәр күзләреңне юлга текәп

 Көтмә әле, Даниям, матурым.

Халык өчен көрәш мәйданында,

Ут эчендә синен батырың...

Язуын язды, әле көтмәскә кушты, әмма үзе, әгәр мөмкин булса, дөньяның иң шәп самолетларыннан да җитезрәк тылсымлы канат белән очып, Даниясе янына шушы минутта ук кайтып төшәр иде ул!..

Культвзвод командиры Рушатов белән Муса килеп керде. Муса аны әдәбият-сәнгатькә кагылышлы һәр эш белән таныштыра бара иде. Чөн­ки сугышка кадәр ерак Кыргызстанда ветврач булган бу кешенең сән­гать өлкәсендәге барлык мәгълүматы буш чакларында мандолин чирт- кәләүдән генә гыйбарәт иде. Кара язмыштан котылу теләге монда ки­тереп, культвзвод җитәкчесе иткән, ул «белем» генә җитмәве күренде. Яшькелт-соры күзләре акыллы караш ташлаган бу олы гәүдәле, әз сүз­ле кешенең сабыр табигатьле булуы Мусага охшый һәм ул аңа, партия­сез дип тормыйча, ышанып карый иде. Ул аны бик күп яңа көйләргә, яңа җырларга өйрәтте. Композиторлар һәм шагыйрьләр дөньясын ачты. Элек шигырьне укый да белмәгән Рушатов Муса аркылы шигырьнең чын тәмен, образлар тирәнлеген аңлый башлады. Шулай итеп ул хәзер шактый ук сәнгать кешесе булып китте. Кормашның сәхнә әсәрен дә Муса килгәнче үк укып чыккан иде инде ул. Һәм алар аны автор белән икәүләп штабтагы немецча машинкада ике данә басып та алдылар. Мусага да укыр өчен җиңеләйде.

Гайнан үз әсәренә хөкем каты булыр дип курыккан иде, ләкин «бәйләнүләр» әллә ни булмады. Хәтта киресенчә, Муса бу яшь егеттән киләчәктә яхшы драматург чыгачагын сизеп алды. Әсәрне сәхнәгә ку­ярга тәкъдим итте. Чөнки андагы образлар солдат күңелендә илгә мәхәббәт көчәйтәчәк. Ә Дания исемле кыз аеруча җылы һәм ягымлы итеп сурәтләнгән иде.

Клубка «артистлар» җыела башлады. Алар арасында профессионал артист бары тик Борис кына булса да, немец штабындагы исемлектә һәркайсы: «фәлән театрдан», «фәлән филармониядән», «фәлән ансамбльдән» дип язылган иде. Электән таныш булганнары Муса Гумеров белән үзләре килеп күреште. Теге вакытта беренче батальонда концерт куешкан башкорт егете арыслан тавышлы Киекбаев та, «Пар ат»ны сөйләгән укытучы да һәм тагын башкалары да бире җибәрелгән икән. Калганнар белән Кормаш һәм Рушатов таныштырды.

  • Менә бу безнең Казан филармониясе җырчысы Фәхри Димски,— диде Гайнан. — Тавышы бик шәп, хәтфә баритон!

Муса каршына таррак җилкәле, буйчан гәүдәле, кабарынкы куе чәчле, әз генә дугаланып торган кара кашлары астыннан караучы кара җете күзле, юка, йомшак иренле һәм озынча йөзле бер егет килеп, кул бирде.

  • Бәй, — дип куйды Муса, кинәт башкортча. — Мин бу егетне Демблинда күрдем түгелме соң? Нигә ул чакта әйтмәдегез? Кайсы елларны эшләдегез Казанда? Нишләп мин хәтерләмим соң сезне?..
  • Мин, абый... — дип көлемсерәде егет, — туганнан бирле булганым да юк Казанда... Филармония дигән сүзне дә белми идем, менә болар бит... — Ул Кормашка таба ымлады да башкалар көлешкән арада чит­кә китеп барды.
  • Безнең шагыйрьләр дә күп монда, бер Кормаш кына түгел, — диде Рушатов. — Әнә килә тагын берсе. Сез аны әле белмисездер. Зин­нәт, кил әле бирегә!

Алар янына спортчыларча таза тыгыз гәүдәле, урта буйлы, үлем лагерьлары да йөзенә сары коя алмаган түгәрәк битле, урта яшьләрдәге бер кеше килеп басты.

  • Бу безнең шагыйребез Зиннәт Хәсәнов, таныш булыгыз.

Муса бу юлы да гаҗәпләнеп калды. Аны да бер күргән иде бит ул. Әллә шаярталармы болар?.. Шулай да җитди төс белән кул биреп:

  • Кайларда басылдыгыз? — дип сорады.
  • Мыскыл итәләр! — диде Зиннәт.— Олы җәһәннәмнән фашист оҗмахына чыккан чакта менә шундый тамга суктылар. Эмтыес механиге мин. Армиядә лейтенант... — Соңгы сүзләрен тавышын әкренәйтеп һәм як-ягына каранып әйтте ул. — Менә монда шигырь укыйбыз инде хәзер...

Габдулла Батталов, аксаклап килеп, үзе күреште.

  • Мин дә шайрь әлдә мында, алар гына түгел, — диде ул, Биләр мишәрләречә. —Мине янтайтмасыннар, Муся кәбәм.

Муса аны кочаклап алды.

  • Беләм инде мин сине, иске дус бит,—дип көлде ул.—Әйдә, сугыштан соң Казанда китабыңны чыгарырбыз.
  • Юк, кәбәм. — диде Габдулла кырт кисеп кенә. — Мин хәзер фокусник. Кайткач шыл хакта китап язам. Нинди фокуслар дисеңме? Һи, канятым, чуты юк. Например, җепне борыннан тыгып җибәрәм, авыз­дан тартып алам. Энәне бер битемнән кертсәм, икенчесеннән чыгарам. Шытырдатып лампа куыгы ашыйм, һәй, лампа куыгы гынамы? Пеше­реп китерсәләр, бер чокыр шурпа белән бер бозауны ашап бетерәм. Әмма китермиләр генә, каһәр. Үзем кәликә булсам да, сәхнәдә тәгәрмәч булып тыгыри алам, энә күзеннән дөя кичерәм, этнең һәртөрлесе булып өрә беләм, тик менә фүрир булып өрә генә белмим дә, кеше аса белмим
  • Ансы өчен үкенмисеңдер ич?
  • Үкенеп тә куям. — дип көлде Баттал. — Әҗәтне түләргә туры килүе мөмкин ведь...

Репетиция башларга вакыт җиткән иде. Гайнан аларны залга алып чыкты. Иң алдан Габдулла аксаклап атлады. Ул монда «артист»лыктан тыш, Берлиннан газета-журналлар ташучы булып та эшли иде.

  • Безнең Сәлих хакында цүп тә белмимсең?— дип сорады ул, арты­на борылып.—Мин аны фронтка киткәндә дә күрә алмый калдым.
  • Юк шул, — диде Муса. — Ул бит Ерак Көнчыгышта иде. Бу якка күчергәннәре ишетелмәде...
  • Сез репетицияне карыйсызмы, Муса абый? — диде Гайнан, алар- ның сүзен бүлдереп. — Безнең хәзер башларга исәп бар.
  • Ярый, башлагыз, — диде Муса. — Мин генеральныен гына карар­мын, йөрисе җирләрем дә бар...
  • Алайса... — диде егет, мәгънәле пауза белән. — Урман. Су яры. Чишмә... Карап кайтыгыз, матур урыннар... Кешеләргә әйтелгән... Һәм борылып китеп тә барды.

Муса шул «матур урыннар»га юнәлде. Клубтан чыгып сулга борыл­гач та, штабны узу белән, урман башлана иде. Ул, Берлиндагы бомба газларыннан соң, мондагы тыныч саф һавага гашыйк булган кешедән, бәхетле бер кыяфәт белән пинжәген җилкәсенә салган килеш, җилбер- җилбер атлап, ялангач башындагы җил тузгыткан чәчләрен уңайга сыпыргалап, урман эченә атлады. Ары табарак кечкенә генә инеш кү­ренде.

Чишмә үз җырын ишеттерергә ашыкты. Кайдадыр күзгә күренми  торган биектәге тургай тавышы сыман иде ул. Муса шул чакыручан тавышка таба борылды. Әнә кайда икән: өстенә юан нарат үскән ком­лы ташлар арасыннан челтерәп яткан була икән. Аның суы чаптырып аксын өчен бәләкәй генә улак та куйганнар. Муса кызыгып китте, бик тәмледер шикелле тоелды бу чишмәнең суы. Һәм ул җилкәсендәге пинжәген нарат төбенә ташлады да, улакка каршы басып, чишмә суын куш учлап эчә башлады. Тешләрне сындырырлык салкын су аның үңәчен яндырып төшкәндәй булды һәм каннарына йөгерде. Аннары шул ук боздай суны куш учлап битләренә сибәргә тотынды, муен һәм ачык күкрәкләрен чылатты, беләкләрен юды. Тагын кат-кат битләренә сибеп, иреннәрен бырылдата-бырылдата, малайлар шикелле шаярып, пошкыргалап куйды. Аңа монда бик ваемсыз кешедәй кыланырга ки­рәк иде: алай-болай чит күзләр сагаласа, гамьсезлеге әллә кайдан күренеп торсын!..

Муса, кесә яулыгы белән битләрен, муеннарын сөрткәләп, нарат төбенә утырды. Куен кесәсендәге хәтер дәфтәрен алып, нәни генә сызыклар белән чишмәнең рәсемен ясады. Астына: «Сандугач һәм чишмә» өчен... дип язып куйды. Шагыйрь күңеле бит...

Кемнеңдер тамак кырган тавышы ишетелде. Муса борылып карады: арт якта Фоат Сәйфелмөлеков басып тора иде. Ул, читтән үк әйләнеп, урман куелыгы аша килеп чыккан булса кирәк.

— Әйдүк, Фоат дус, — диде Муса, аны чакырып. —Якын кил, утыр.

Сәйфелмөлеков, кыюсыз гына килеп, ылыслы үлән өстенә утырды. Аның киң түгәрәк битләренә, йомры башына һәм тәбәнәк итләч гәүдәсе­нә немец формасы бер дә килешми, әллә ничек сәдәпләре өзелердәй тар, курач булып күренә иде. Бигрәк тә, аның баш очына гына эләгеп торган бәләкәй картузы, олы чәйник өстендәге кечтеки генә капкач шикелле, мәзәк булып күренде Мусага. Сөйләшә торгач, аның Сәмәрканд университетын тәмамлап, Үзбәкстан сәүдә наркоматында эконо­мист булып эшләгәне аңлашылды. Кормашлар аны үзләре белән Демблиннан алып чыкканнар. Ләкин һич кенә дә артистлык һөнәре юк икән егетнең, хәтта кубыз да уйный белми, сәхнә уены юк та юк инде!

  • Бөтен кеше дә артист булып бетми, — диде Муса. — Безгә баш­ка кешеләр дә кирәк. Син батальонның штатный пропагандисты булыр­сың, Фоат.
  • Ничек? Фашист пропагандистымы? Мин партия әгъзасы бит!— Аның бастырынкы тавышында ук калтырану сизелә иде.
  • Син бик куркак кеше мәллә, дускай? — дип сорады Муса, кинәт кенә аның күзләренә туп-туры карап.
  • Ничек дип әйтим... Куяннан да котсыз түгел идем шикелле... Ләкин бу бит — дошман коткысы сөйләү! Авызың ничек ачылсын аңа?.. Эх, артист булсаң! Чыгып бер җырлаган булдың, я биедең, һәм — эшең бетте! Ә монда фашист пропагандисты бул!
  • Менә шунда шул хикмәт, — диде Муса, имән бармагын күрсә­теп.— Син партия әгъзасы булганга һәм югары белемеңә күрә сине Зикендорф әфәнде раслаган рәсми пропагандист итеп билгелибез. Еланның агуын алып ташларсың да кеше үтерми торган кабыгы белән генә даруларсың. Ә кирәк урыннарда ул агуны нечкә шприц белән дошман­ның үзенә җибәрерсең.
  • Шулай да, барыбер фашист куйган рәсми пропагандист инде... Солдат мине шулай кабул итәчәк, — дип борчылды Сәйфелмөлеков.— Чөнки нәҗеснең кырыена бастың ни дә, уртасына бастың ни? Барыбер пычранасың. Ә минем гаиләм бар, балаларым бар. Минем шундый булуымны ишеткәч, алар нәрсә әйтер?
  • Эх, дускай! — диде Муса, әрләү тавышы беләнрәк. — Минем юк­мыни? Башкаларның юкмыни? Алайга калса, барыбызга да тик кенә ятырга кирәк, ходайның фирештәләре коткарганны көтеп. Бәлки мин ялгышамдыр?.. Бәлки син, чыннан да, куркасыңдыр?..
  • Икенче тапкыр әйтәсез инде шул яман сүзне, — диде егет җәбер­сенеп.— Алайса, белегез: «Куян булып күренсәм дә, арысланга атланам!»— дип әйткән ди бер үзбәк. Ихтимал, мин дә әле бөтенләй юкка чыкканнардан түгелмен! Эшлисем килә һәм эшләрмен, кушыгыз! — Тәвәккәл чалымлы иреннәрен кысып, нарат кайрысына йодрыгы белән сугып куйды ул.
  • Менә күптән шулай кирәк иде!—дип көлде Муса канәгатьләнеп. — Икеле-микеле — сукыр тәкә шикелле, дип әйткәндәй булса, әйбәт түгел бит, туган. Безнең якты йөз белм кайту юлыбыз шушы!
  • Әйе, Муса абый, башкача юл бикле безгә... — диде Фоат, җитди төс белән.—Әмма, мондый зур эшкә тотынганда, эчеңдәгене әйтмичә, иптәшен белән киңәшләшмичә булмый.
  • Әлбәттә, эчтә төен калмау яхшы,—дип җөпләде Муса, аның сү­зен.— Эшең, чыннан да, җитди синең. Башка бүлекчәләргә дә йөреп лекцияләр укырсың. Алдан ук язып, гыйльми нигезгә корып хәзерлә. Андый чакта Эзоп теле бик файда итәчәк.
  • Эзоп теле?
  • Әйе. Эзоп белән безнең язмышларда да шактый уртаклык бар: ул —коллыктан иреккә җибәрелгән шикелле, безне Гитлер абзаң, аяк­ларга озын җеп бәйләп, үз коллыгыннан иреккә чыгарды бит. Эзоп та үз фикерләрен ачыктан-ачьгк әйтә алмый торган «ирекле» мәсәлче булган, без дә үз сүзебезне әйтә алмаучы «азат» кешеләр. Шуңар күрә Эзоп читләтеп суктыруны, кыек атып туры тидерүне уйлап тапкан. Без­гә дә төп фикеребезне кай урында мамыкка төреп, кайчак төрле битлек кидереп әйтү һәм солдатка җиткерү кирәк. Безнең кешеләр акылсыз түгел, төшенерләр...     .
  • Улым, сиңа әйтәм, киленем, син тыңла! булып чыга инде алай­са? — дип көлде Фоат.
  • Нәкъ үзе!—диде Муса. — Җае килгәндә шундыйрак мәкальләрне дә кыстыргалап җибәр. «Колак белән тыңла, башың белән уйла» дигән сүз дә бар бугай. Тизрәк төшенерлек булсын.
  • Ярый алайса, Муса абый, уңыш теләгез миңа! — диде Фоат уры­ныннан торып. — Мин әле чиркәнчек алмаган бит. Шуңар күрә, чумарга куркып, яр буенда торган кеше төслерәк...

Фоат шуның белән китмәкче булган иде. Ләкин, үзләренә таба килгән Мичуринны күреп, каушабрак калды. «Безне монда күрүләре яхшы түгел инде...» дип уйлады ул. Ә Мичурин, нәкъ шуңа басым ясаган шикелле күзләрен кыскалап, әйтә салды:

  • Менә кайда заговор корып яталар икән болар! Җәһәннәм маши­насы кайсыгызда?..

Какча гәүдәле, урта буйлы, кылыч борынлырак бу кеше шактый кыю күренә һәм үзен иркен тота иде. Моңарчы да Муса белән очраш­каны бардыр, күрәсең.

Сәйфелмөлеков тагын китмәкче булды. Әмма бу юлы аны Муса тук­татты, әз генә сабыр итәргә кушты, үзе Мичуринны сөйләштерергә кереште.

  • Я, син ниләр бетерәсең?
  • Мин Англо-Америка плутократиясенең сакалын йолкырга уйлыйм,— дип башлады Гали. — Чистый тетмәләрен тетеп салырга исәп бар, тел дә кычытып тора, ачу да килә икенче фронт өчен...
  • Кирәк аларга, кирәк, — дип көлде Муса. — Сыртларын каезламыйча уянмаслар, ахры.
  • Ачу килмәслек тә түгел,— дип сукранды Мичурин.— Һаман икенче фронтны ачмыйлар. Пропаганда дәресендә болай дип әйтергә исәп бар әле: «Фүрирнең данлы гаскәрләре Сталинград шәһәренә ба­рып җитеп, бөек Идел-ананың бугазына ябыштылар, һаман бер ялгы­зы сугышкан Совет иле өчен иң авыр куркыныч көннәр килде. Ә теге плутократлар, сигара тартын, тыныч кына карап тордылар. Әмма инде, кайчан да кем, авыр кузгала торган урыс аюы җиңел сикерә торган немец пантерасын Идел буенда әйләндереп салган иде (вакытлыча гына, әлбәттә), менә тегеләр кул чаба башладылар. Бөтен дөньяда «Сталинград та Сталинград!» дигән алкыш китте. Американски сена­торлар, английски лордлар совет солдатын мактаудан туктамас булды. Әйтерсең лә, үзләре җиңеп чыкканнар! Кеше кулы белән утлы күмер чүпләү, кеше яккан утта кызыну — менә шул була инде ул! Безнең фүрир исән булса, кирәкләрен бирер әле аларның!..»
  • Ярый бу, — диде Муса көлемсерәп. — Монда эзопчылык бар әз­рәк. Рәсми пропаганда сүзе чүбек чәйнәү төслерәк булырга тиеш. Җае килгәндә шул чүбек арасына чын сүз кыстыргалау да ярый. Ә яшерен рәвештә, солдат белән бергә-бср калып, үз сүзебезне таратыгыз. Иң ях­шы агитатор — сводка хәзер, безнекеләр һаман болай таба килә.
  • Ул эшне дә рәткә салабыз, — диде Гали Мичурин. — Батальон­ның элемтә взводында радист булып безнең егет эшли.
  • Сез, рәсми пропагандистлар, ничә кеше соң? — дип сорады Муса.
  • Ун кеше, — диде Фоат.— Шулардан Гали белән без генә бу якта.

Ә калганнар безнең йогынтыда түгел...

  • Ниндирәк алар, бик шәрран яра ялчылар түгелме?
  • Артык сизелми. Бер хәтле пошыныбрак йөргән сыман күренәләр.
  • Алайса,— диде Муса, — сез ул егетләрне аерым-аерым ныклап өйрәнегез. Эч серләренә кереп, үз йогынтыгызга алыгыз. Бер-берегез­нең тезисларын, лекция һәм беседа планнарын үзара тикшерү тәртибе кертегез, һәм теге егетләрнең тезисларында илгә каршы начар урыннар очраса, төрле сәбәпләрен табып, кыскартыгыз. Солдат колагына пыч­рак сүз күп сеңмәсен. Бу — бер. Икенчесе: һәрберегез үзегезгә икешәр пропагандист хәзерләгез, аларга үз тезисларыгызны, үз планнарыгызны биреп өйрәтегез, дуслашырга тырышыгыз. Ниһаять, өлгертеп җиткер­гәч, минем белән таныштырырсыз. Ярардай табылсалар, оешмага алыр­быз.
  • Монысы тагын да кыенрак,— дип куйды Сәйфелмөлеков.— Кеше бит ул һич вакыт укып бетерү мөмкин булмаган китап шикелле. Аның яңа сәхифәләре һаман ачыла тора...
  • Бөтен хикмәт тә шунда шул, дускаем,— диде Муса.— Кеше өчен көрәш ансат түгел. Еллар буе сузылган яшерен көрәшләрдә партия эшчеләрне ничек туплаган? Хәер, сезгә политграмота укып тору кирәк­ми. Берегез югары белемле экономист, икенчегез хәрби юрист. Юлла­рын, әлбәттә, табарсыз.
  • Тапмый булмый, — диде Мичурин. — Без, Фоат, синең белән ки­ңәшебрәк хәрәкәт итәрбез, шулай җиңелрәк булыр.
  • Яхшы,— диде Муса, аягүрә басып.— Мин икенче килүгә сез яңа уңышларыгыздан хәбәр бирерсез. Ә хәзер, дусларым, сафка басыгыз. Без, туган илнең җиңелмәгән һәм баш имәгән яшерен солдатлары бу­лып, явыз дошманга каршы сугышка чыктык. Безнең изге антыбыз бар һәм ул антка без мәңге тугры булырга тиешбез! Мин әйтеп торам, сез кабатлагыз.

Егетләр, икесе янәшә туры басып, җитди төс белән тантаналы тын­лыкта калдылар.

  • Мин — Ватан солдаты, ант итәм!..

Кайнар дәрт белән кабатланган сүзләр, тын гына лепердәшкән яфракларга һәм челтерәп аккан чишмә суына кушылып, мең йөрәкләр­гә барып җитәрдәй яңгырап киткән кебек тоелды...

Муса аларны күңел түрендәге күркәм җылылык белән озатып калды.

  • Хушыгыз, дусларым, эшләрегез уң булсын!..

Аннары чуваш егете үзенең эшләре турында сөйләп бирде.

Иртәгесен Муса үзе вәгъдә иткән эшләрне тәмамлады да легион штабына юнәлде. Килгәннән бирле ул инде монда берничә мәртәбә кагылып караса да Зикендорфны туры китерә алмады. Хөрмәтле шеф әфәндегә хөрмәтле Шәфи Алмаз әфәнденең дуслык сәламнәрен тапшырырга кирәк иде. Аннары ул үзенең эшләгән һәм эшләячәк эшләре ту­рында да аның белән сөйләшергә тиеш. Ә Зикендорф әфәнде менә ике көннән бирле инде өйдә юк. Аны һаман икенче батальонда диләр. Нин­ди гыйшкы төште икән аның бу батальонга? Мусага да хәзер шунда барырга һәм үз кешеләрен күрергә кирәк. Шуның өчен Зикендорфның анда түгел, бу батальонда калуы хәерлерәк булыр иде. Әмма нишлә­мәк кирәк, шунда очрашырга һәм, эш планнарын аның белән килеште­рергә теләгәнлектән генә, тизрәк юлга ашыккан кеше булып күренергә туры киләчәк.

Муса, кунак йортка кайтып, үзенең кечкенә чемоданын һәм плащын алды да поездга ашыкты. Едлинодан Крушино станциясенә ике сә­гатьлек юл гына иде. Вак шәһәрләр арасында кылтыр-кылтыр сөйрәлә торган бу поездда кеше бик аз була, таланган поляклар немец күзенә күренеп күп йөрергә яратмыйлар иде. Муса, бөтенләй диярлек буш вагоннарның берсенә урнашып, кул чемоданын үзеннән читкәрәк өске сәндерәгә куйды да түбәнге каты урында черем итеп барды. Чемоданда «кызлар хаты» бар иде. Андый нәрсә йөртү Муса эше түгел, югыйсә. Моның өчен батальоннардан махсус элемтәчеләр билгеләнгән. Җитмә­сә, куркыныч та әле ул: оешма җитәкчесе буларак, зур эшләр башка­рырга тиешле кешегә листовка белән тотылып, көтелмәгәндә сафтан чыгу— кичерелмәслек хата булачак!

Мондый бәхетсез вакыйганың бик ихтималлыгын Муса яхшы төшенә, Алиш та аңа бу хакта кат-кат әйткәләде инде, әмма шулай да ул һаман үзенең бу дуамал гадәтеннән туктала алмый. Чөнки солдат ара­сына буш кул белән барасы килми аның. Нинди дә булса яңа сүз, яңа өндәү илтергә кирәк ләбаса. Ә «кызлар хаты» аның кулы белән языла. Андагы һәр сүзгә Муса үзенең җан җылысын, йөрәк тибешен куша, кайчакта алар нәсер белән язылган шигырь шикелле чыгалар. Менә шул йөрәк ялкының кушылган кадерле сүзләрнең солдат күңелендә дә тиз­рәк яңгыравын ничек теләмисең?..

Муса китеп, атна узганнан соң, солдатларның салам мендәре астыннан, тәмәке тарту бүлмәләреннән «кызлар хаты» табыла башлый. Тагын бер-ике көн узгач, шундый ук хатлар барак арасындагы юлларга сибелгән, почмакларга кнопка белән беркетелгән яки бәрәңге белән ябыштырылган булып чыга. Кайбер солдатлар хәтта үзләренең пилотка ярыгыннан да шул ук хатны табалар икән.

Шушы хәлләрне гел күзәтеп йөргән Арыслан кызык итеп сөйли моны: солдат хәрби өйрәнүләр беткәннән соң барагына кайта. Көн буе йөгерә торгач, эттәй арган була. Кичке ашка чаклы биш кенә минут булса да ятып алырга тели. Салам мендәрен чаштыр-чоштыр какка­лап, йомшартып маташканда гына нәкъ солдат хатыдай өч почмаклап бөкләнгән бәләкәй кәгазь кисәге идәнгә төшә. Ул аны иелеп ала да гаҗәпләнеп сүтеп карый, һәм шунда ук ялт бөгәрләп кесәсенә тыга, як-ягына карана: кеше күрмәдеме, янәсе. Шуннан кызу-кызу атлап ку-рилкага чыгып китә. Анда кешеләр бар. Нишләргә? Ә йөзендә каушау һәм кызыксыну галәмәте. Бәдрәфкә чират көтеп ала да шунда кереп бикләнә. Озак кына утырып чыга. Ә чыкканда инде йөзе балкыган, гәүдәсе, адымнары җиңеләйгән була Чынлап та, ул сөйгән ярыннанмы, туганнарыннанмы, ниндидер яшерен юллар белән чын хат алган диярсең! Шуннан соң ул, янчык төбен кагып, тәмәке төрә башлый, ә кулла­ры җиңелчә генә дерелдиләр. Үзе тәмәке төрә, үзенең күзе башкалар өстендә уйный. Караса, башкалар да аның хәлендә үк шикелле тоела. Я еш-еш тәмәке суырып, баскан урыннарында таптаналар, я тиз генә әбрәкәйгә кереп бикләнәләр дә озак горып, йөзләрен үзгәртеп чыгалар һәм тәмәкегә тагын тотыналар. Эчләренә әллә нихәтле ут һәм сер тул­ганлыгы күренеп тора, түгелергә генә кыймыйлар, бер-береннән тел яшергән кешеләрдәй, чыгып китәләр. Әмма ертылып ташланган яки немец кулына илтеп тапшырылган бер генә хат та булмый. Аларның әле бу хакта бер шау-шу да күтәргәннәре юк...

Йокылы-уяулы елмаенкырап барган Мусага шушы уйлар җылысыннан ничектер рәхәт булып китте. Шыгырдавык вагонның һәм ниндидер ачулы машинистның аны як-якка шәфкатьсез чайкавына карамастан, бәхеткә тарыган бәләкәй малай кебек, киерелеп-сузылып куйды ул. Шушы уңайсыз һәм шомлы юлларда көн-төн гизүнең, текә кыялы һәла­кәт чокыры кырыеннан күз йомып атлагандай гел куркыныч астында йөрүнең үзенә бер ләззәте, ни күрсә дә үкенмәслек мәгънәсе бар төсле тоела...

Инде әкренли башлаган поезд коры тактада сузылып яткан Мусаны идәнгә кагып төшерерлек итеп кырт кына туктап калды. Муса башын күтәреп тәрәзәдән карады. Җимерек бер стена кисәгенә ниндидер кара белән «Крушино» дип латинча язылган иде. Муса сикереп торды да, өс-башын рәтләп, эшләпәсен киде һәм, өстәге чемоданын эләктереп, ва­гоннан төшеп китте. Станциядә тыз-быз йөрүче немецлар гына күренә иде. Ләкин Муса алардан курыкмый, аның кәгазьләре немецның үзен өркетерлек!

Ул батальон казармаларына барып җиткәндә сәер бер тамаша күр­де, андагы бөтен солдат, дүрт почмаклап тезеп, мәйданга бастырылган. Уртада киң бушлык. Шунда шактый биек бер багана утыртылган. Багананың югары башында шулай ук шактый юан аркылы арата да бар. Читтән караганда, бу араталы багана поляк католикларының басу­ларга утырга торган мәһабәт тәресен хәтерләтә иде «Нинди тамаша икән бу?» дип уйлады Муса. Якынгарак килеп җиткәч, аркылы арата­ның ике башында ике зур тимер боҗра барлыгын һәм аларга түбән салынып төшкән ике бау кнгезелгәнлеген күреп алды. Аның йөрәге жуу итеп китте. «Я алла, дар агачы түгелме соң бу!..» —дип кычкырып җи­бәрә язды ул. Аны-моны уйлап тормастан, солдат сафын ерып, мәйдан эченә узды. Күзләре белән Зикендорфны эзләп, багана төбенә карады. Анда дүрт немец солдаты баулар астында өч-дүрт кенә басмачалы такта тумба куеп маташа, аларны кара киемле бер офицер өйрәтеп тора иде. Тукта, кем икән ул, Зикендорф үзе түгелдер бит? Хәрәкәтләре таныш шикелле, һәм Муса бик тиз танып алды: бу аның күптәнге «ду­сы» иде. Ах, йөзе кара! Шпигель икән! Нәкъ үз эшенә керешкән! Муса йөзен читкә чөерде. Кайда соң Зикендорф? Тизрәк аны табасы, беләсе иде бит. Нәрсә бу? Кемнәрне?... Ни өчен?.. Туктату мөмкин түгелме?

Муса ярсыган ачу тулы күзләре белән мәйданны тагын бер кат айкады. Сулдарак, тактадан эшләнеп, яшелгә буялган бер трибуна сы­ман урын күрде. Анда Зикендорф белән батальон командирлары басып тора иде. Ул шунда йөгерде, һәм йөгереп килешли үк: «Туктагыз!» дип кычкырырга теләде. Әмма шундук бу уйны кире какты. Кычкырырга түгел,  кесәсеннән «ТТ» чыгарырга да яшел трибунадагы шул шомлы өрәк­ләрне берәм-берәм чүкеп төшерергә кирәк! Моны да кире какты: мөмкин түгел иде, коры ярсыну гына иде. Шуннан соң ул, боларның һәммә­сен дә йөзеннән юып ташлап, көлемсерәү битлеге киде дә, тыны-көне бетеп килүен яшерергә тырышып, җиңел генә адымнар белән трибунага менде. Легион башлыгы белән күптәнге якын танышларча, ләкин шул ук вакытта дистанция саклап, ягымлы гына күреште, исән-саулык со­рашты, Шәфинең сәламен дә әйтеп өлгерде, башка офицерларга ике бармак белән честь бирде. Аннары, Зикендорфка елмаеп:

  • Тамашадан соңга кала яздым бит, майн һерр, — диде.
  • Юк, әле соң түгел, нәкъ вакытында өлгердегез, — дип көлде

немец.       

  • Ә нәрсә соң бу? Кемнәрне?.. — дип сорады Муса.
  • Ә-ә, маленки экзекуци... два черемис... — диде Зикендорф, ак пер­чаткасының бармак очыннан ниндидер кара чүп кисәген чиртеп җибә- рә-җибәрә. — Һундин!
  • Гаепләре зурмыни шулай ук?..
  • Карак, диверсант, дизертир! Асу гына да әз аларны!

— О-о! —дип куйды Муса, җирәнгән булып. Ә үзенең эчендә мең төрле сорау, мең төрле талпыныш һәм чарасызлык үкенече айкала иде. Нинди бәхетсез җаннар хәрап була икән? Әлбәттә, аларның кешелек каршында һичбер гаепләре юктыр, бу ерткычлар гына тагалардыр... Нишләргә соң, нишләргә? Эх, булсын иде хәзер бер «максимка!» Үзем ятар идем төбенә, үзем бер-ике генә тапкыр чайкап алыр идем! Күпме кирәк боларга!..

— Кыргыйлар, бет симертүче урман вәхшиләре, - диде Зикендорф.

Муса үзенең булмас хыяллары эчендә бата-чума йөзгәндә. - Ә бит үз­ләрендә яхшылык чаткылары да күренгәли алар халкының: унбишенче елны без Кокшан урманнарында агач кистек. Плен дип, үз илләреннән аерылган кешеләр дип, җәллиләр иде. Бәрәңге ашаталар иде. Бәйрәм­нәрдә хәтта самогон да сузгалыйлар иде. Әлбәттә, аларның ул сасы­сын эт тә эчмәс, әмма ул чакта мәҗбүр идек...

Мусаның күңелендә кинәт бер фикер уянды: әгәр үтенеп карасаң?.. Менә шул яхшылыклары өчен дип?.. Аннары кычкырып көләсе килде Иблисне иманга өндәү? Кертерсең иблискә иман!..

Ә шулай да бу уеннан бөтенләй үк арына алмады. Гомумән, бүген ничектер «хыялый»рак иде ул. Шаярган-көлгән булып кына әйтә салды:

  • Бәлки аталарының шул яхшылыклары өчен, мин әйтәм, бу экзе­куцияне башка бер җәза белән алыштырырга мөмкиндер?
  • Юк,—диде Зикендорф, кырт кисеп. — Закон. Калганнарга сабак булыр. Юкса бу батальонда шәләй-вәлэй күбәйде.

Мусага һаман үзсүзләнү уңайсыз иде. Аның шушындый богаулы иректә йозаклы тел белән яшәүгә ачуы килде. Нервлары калтырана башлады. Ләкин ачуны да күрсәтмәскә кирәк иде бит әле. Шуңа күрә ул гайре табигый тавыш белән көлә башлады, һәм көлә-көлә генә тагын бер сорау бирде.

  • Ә Шәфи әфәнде беләме? Президент кеше бит
  • Белә. Сөйләштек. Риза, — диде подполковник. Муса яна күрде: аның чины шулай иде хәзер. — Башка допросларыгыз юкмы, майн һерр Һумероф?

Муса уңайсызланып китте. Тыенкылыгы җитмәүгә үзен әрләп алды. Инде мәсьәлә дар агачына килеп җиткәч, аны туктатып буламы соң? Нигә бер генә көн алдан килә алмады ул, нигә?..

Ярый әле, Зикендорф аның күзенә озак карап тормады, шактый нәрсәләр укыган булыр иде. Муса үзенең шушы «кимчелеген» тиз генә юып ташлар өчен тагын гамьсез төс алырга, бу тамашадан тәм табу­чыдай шат күңелле булырга тырышты. Ә Зикендорф, бәйге башлыгы шикелле, һәрьякны күзәтеп, әле теле белән, әле кулы белән боерыклар биргәләп тора иде. Менә, әлегәчә дар баганасы төбендә ниләрдер эш­ләттереп маташкан Шпигель, хәрби адымнар белән кырт баса-баса, Зи­кендорф каршына килде дә, ике бармагым СС фуражкасының киң, озын кырыена куеп:

  • Бар да әзер! —диде. Аның йөзе ниндидер кыргый куанычлы тан­тана бозы белән каткан, тик күзләре генә, менә хәзер үләксә өстенә ябырылачак карчыганыкы шикелле, агына сибелгән бүртмәч кан тамырлары белән кызарып яна иде.

Зикендорф аның сүзләренә ияген генә селкетте һәм кулын күтәреп команда бирде:

  • Башларга!

Шпигель шундый ук кискен һәм кызу адымнар белән үз урынына китте. Шул ук вакытта якындагы гауптвахта бинасыннан кара киемлеләр чыгып юлга басты һәм ямьсез, шом бирә торган барабан тавышы ишетелде. Менә солдатлар сафының бер почмагы икегә аерылды да барабан сугып килүчеләр мәйдан эченә керделәр. Хәзер инде барын да ачык күрергә мөмкин иде. Муса трибуна кырыенарак килде. Алда кара формалы ике ССчы атлый, автоматларын әзер тотканнар. Алар ар­тыннан гәүдәләре кайгы белән бөкрәйгән ике мескен килә. Бил каешла­ры салдырылган, погоннары һәм яка трафаретлары йолкынган, башла­ры ялангач, куллары артка богауланган. Бу мескеннәр артында тагын дүрт ССчы, автоматларын менә хәзер үк сиптерердәй киереп тотып, барабан ритмына атлый. Алардан соң үзәк өзгеч әшәке тавыш белән барабан сугучылар тезелгән.

  • Шаңк! Шоңк!
  • Даңк! Доңк! Доңк!..

Мусаның башы һаман түбән иелә барды. Ул хәзер аларны күзләренең өске кырые белән генә күрә иде. Әнә ул җәһәннәм мәрасиме дар агачы төбенә килеп туктады. Әмма барабан һаман тынмый:

  • Доңк! Доңк! Доңк!..

Шул җан өшеткеч тавыш астында теге ике мескенне ике яктагы ике гумба өстенә меңгереп бастырдылар. Баш очларында торган бау элмәкләрен тартып төшереп, муеннарына салдылар... Мусаның бер кулы чалбар кесәсендә, икенче кул бармаклары белән пинжәк сәдәбенә тотынган. Ул бармаклар бер туктаусыз шул сәдәпне бөтерәләр. Әле бер якка, әле икенче якка... Кесәдәге кулы яулык уалый. Бармак ара­лары тирләгән шикелле була, шуны корытырга тырыша. Ә барабан һаман дәвам итә:

  • Доңк!... Доңк... Доңк...

Кинәт Муса берни дә күрми башлады. Күз төпләрендә түгәрәк ясмыктай гына ниндидер утлы пыяла бар төсле. Ул һаман ныграк ян­дыра. Күрергә дә, күзне йомарга да ирек бирми. Ә йөрәге тамак төбенә үк килеп кысылган да кычкыртып җибәрердәй сулкылдый. Сәдәп һаман ешрак бөтерелә, йодрыктагы яулык һаман ныграк бөгәрләнә: әгәр ул шушы секундта үзен борып җибәрә алмаса, бар да хәрап булачак. Аның бөтен эчке серләре фаш ителәчәк, «йотыл, яшем, сукрайтма күзләремне!.. Үл, йөрәк, үл!» — дип ялвара ул. Уйнак чырайлы, янында торган Зикендорф төсле таш елмаюлы булырга тиеш Муса! Яхшы әле, озын буйлы һерр подполковник янәшәсендәге бәләкәй Мусаның күзлә­ренә, йөзләренә иелеп карамый. Рәхмәт төшсен ул каһәр суккырыга! Ул һаман үз командалары белән мәшгуль. Әнә тагын нәрсәгәдер кулын һавага күтәрде...

Барабан шомы кинәт туктап калды һәм дөнья да, хәтта саңгырауландырырлык булып, тынып китте. Дүрт почмаклап баскан меңләгән кеше дә, әйтерсең, үлеп, тораташ булып каткан иде. Шул чагында, үзенең чалма-чапаннарын җилбердәтеп, шушы ук җәлладлар менбәренә Бикмулла хәзрәт килеп менде. Зикендорф шуны гына көткән булса кирәк, солдатларга таба кулын сузып, сүз башлады:

  • Легиончы солдатлар! Кадерле фюрер сезне әсирлек лагерьларында тоткын булып ятудан коткарып, тулы иреккә чыгарды. Туган җирләрегезне большевиклар изүеннән коткару өчен сезнең кулларга корал биреп, сугышчылар итеп хәзерләде. Менә нинди зур ышаныч сез­гә! Ә мондый ышанычны бары тик гуманистлар гына күрсәтә ала. Без Европада иң мәдәни халык һәм иң зур гуманистлар. Шуңа күрә дә без сезгә ышанабыз. Киләчәктә сезнең халыкларга тулы ирек вәгъдә итәбез. Әмма сез дә бу яхшылыкның кадерен белергә тиешсез. Легион­да тимер дисциплиналы, фюрер өчен үләргә торган батыр солдатлар булырга тиеш. Ә сезнең арагызда тәртип бозулар, менә бу сукбай чире­мне егетләре шикелле җинаятьчеләр күренә башлады. Ул бандитлар касса басалар, пушкаларны суга батыралар, ат урлап качалар, имеш! Бу була разбойник! Бу була диверсия! Бу була дизертир!

Муса кинәт айнып киткәндәй булды, йөзенә балку чыгып, гәүдәсе турая төште. Менә кемнәр икән алар! Ах, җанкисәкләрем, лачыннар икәнсез!.. Аның күзләрен тагын әлеге кызган пыяла ясмыклар яндыра башлады. Ә Зикендорф әле һаман сөйли иде.

  • Әмма моннан качып китү — иллюзия! Немецның күзе мең, мил­лион! Һәр немец дүрт күзле: икесе алда булса, икесе баш артында! Качып котылу юк! Моны исегездә тотыгыз! Менә бу бандитлар бүген дар агачына күтәреләчәк, бу сезгә сабак булсын!

Зикендорф үзенең бу кайнар нотыгын немецча башлап, урта арага русча да кыстыргалап, йодрыкларын еш-еш болгый-болгый ерып чыкты. Аннары муллага тәрҗемә итәргә кушты.

Муса кышкы килүендә бу «хәзрәт» белән очрашкан иде бит. Ул хәзер үз кешесенең ниләр әйтәчәген көтеп алды. Мулла, башта Зикендорфка мөрәҗәгать итеп, үзеннән дә берничә генә вәгазь-нәсихәт сүзе әйтергә рөхсәт алды, аннары тәрҗемәгә тотынды. Җилән астыннан коръән чыгарып, күкрәгенә куйды. Тәрҗемәсе беткәннән соң вәгазь сөйләде. Коръән сүзләре китерде. «Күршебез мари халкының бу бәхетсез улла­ры чит җирләрдә вакытсыз корбан булалар, дип кыстырды. Агяһ булы­гыз, бу бик гыйбрәтле хальдер... Онытмагыз моны, туганнар! Иманыгыз какшамасын!..» дип бетерде ул. Солдат арасында ниндидер җанланып алу, йөткергәләп кую булды. Боларның һәммәсен дә җитез күзәтеп торган Мусага җиңелрәк булып китте. Димәкки, хәзрәтне байтаклар аңлады: «онытмагыз, үч алыгыз!» диебрәк әйтергә теләгән иде бит ул.

Барабан яңадан «даңк-доңк!» килә башлады. Муса сискәнеп, йөрәге куырылгандай булып китте. Асучылар, ыгы-зыгы килеп, мари егетләре­нең гимнастерка һәм итекләрен салдырып маташалар иде. Шул кый­шаеп беткән итекләр дә, шул тузган гимнастеркалар да үлек өстендә әрәм калмасын, янәсе!

Бу мөһим эшләрне дә бетергәч, ике яктагы икешәр ССчы бауны тикшереп карады, Шпигель һаман шунда тыз-быз чабып, ниләрдер өйрәтеп йөри иде. Ниһаять, андый эшләр дә бетте булса кирәк, билге­ләнгән жәлладлар һәммәсе үз урыннарына басып, казыктай катып кал­дылар. Барабан да туктады. Зикендорф салмак кына кулын күтәрде, ләкин Мусаның күзләре анда түгел, ул аны болай гына тойды, аның күзләре дарга кадакланган иде. Тагын баягыча авыр, үле тынлык урнашты. Мәйдандагы меңнән артык солдат, әйтерсең, сулыш алмый иде. Менә хәзер шартлап китәрдәй дәһшәтле тынлык иде бу. Зикендорфның ак перчаткалы кулы, һаваны кылыч белән урталай ярган сы­ман, кинәт кенә түбән төште. Һәм шул ук авыкта ниндидер көчле йөрәк тавышы белән:

  • Виян лийже эрык!1 — дигән билгесез сүзләр яңгырады. Муса аларны ничек тә булса хәтерләп калырга тырыша иде. Шул авыкта бу сүзләр, әллә кайтаваз булып, әллә икенче егетләрнеке булып яңадан ка­батланды:
  • Виян лийже эр-р!.. — тик ахыры өзелеп калды. Җәлладлар боҗ­рага кигезелгән бауларны көч белән аска тарта башладылар. Шпигель исә шашкын җитезлек белән егетләрнең аяк астындагы тумбаларны читкә тибеп җибәрде... Тагын шашкын барабан сугылды:
  • Доңк... доңк... доңк...

Муса әллә кайчан баягы сәдәпләренә тотынган һәм туктаусыз бөте­рә торгач, башта берсен, аннары икенчесен өзеп чыгарган иде. Бар да бетте... Бар да бетте... Хушыгыз, батырлар... Бармакларының өченче сәдәпне бөтергәнен шунда гына күрде ул һәм гаҗәпкә калды: кайда өзелде микән аның бу ике сәдәбе? Әле иртә белән генә урыннарында шикелле иделәр бит?..

  • Энде процедур, майн һерр Мусза 2 — диде Зикендорф, бәйге мәйданын уңышлы тәмамлаган судьядай җиңел сулап. — Сез инде ачы­гып беткәнсездер.
  • Ә-ә, әйе, әйе... — дип көлемсерәде Муса, әче чырай белән. — Чын­лап та, бик ачыкканмын шул.
  • Әйдәгез алайса, бергәләп батальон командирына киттек. Сыйла­сын әле безне!

Ул аларның ашын бер генә дә капмас иде, хәтта табыннарына төке­реп чыгып китәр иде, бәлки. Бу минутта кеше тамагыннан ризык узуы мөмкинме соң? Алай гына да түгел: шагыйрьнең палачлар белән бер табынга утырып кәефләнүе, гомумән, мөмкинме? Шул табында, күрше батальоннан килгән «эшле» кунак буларак, хәтта Шпигель дә бар ич әле! Дөрес, ул хәзер тынган, өс-башын алмаштырган, аңардан хушбуй исләре генә килеп тора. Әмма кулларыннан, бармак очларыннан бары­бер кан тамчылап торадыр сыман тоела. Нинди усал шаяра бу язмыш! Теләсә дә, теләмәсә дә утырырга мәҗбүр ул. Көләргә, елмаерга мәҗ­бүр! О, белсә иде кешеләр! Шушы минутта үзлегеңне яшереп бер көлүгә караганда, каршыларына басып автоматтан сиптерү һәм шунда үзең дә үлү никадәр җиңелрәк булачагын белсә иде кешеләр!

Муса әз генә чемченгәләп утырса да, авызына эчемлек алудан бөтенләй баш тартты. Юкса аның үз-үзен тота алмавы, эчендәге бөтен давылларны чыгарып бәрүе мөмкин. Шуңа күрә ул сылтау тапты. Үзе­нең әле хезмәт башкарган вакыты икәнен, солдат, сержант, пропаган­дист арасында һәм хәзрәт янында буласы барлыгын әйтеп котылды.

  • Халык арасында йөргәндә, бигрәк тә, хәзрәт янына барганда, авызыңнан аракы исе килмәскә тиеш. Шәригать моны бик нык тыя безнең!—дип өстәде ул.

Иң башлап Зикендорф яклады аны:

  • Кунакны артык көчләмик, әфәнделәр, — диде. — Мин аны яхшы беләм. Бахус белән дуслыгы шәптән түгел. Дини гадәтләре кушмавы да дөрес. Аннары, Мусза әфәнде, русьча әйткәндә, бик службист кеше. Айнык булуны ярата...

Немецлар, әлбәттә, бу мәсьәләне артык куертып тормадылар. Бер азиатның эчү яки эчмәве алар өчен барыбер түгелмени? Һәм бокалла­рын күтәрә-кутәрә, үзара гөҗләшә башладылар. Тик Шпигель генә, өй кыегындагы күгәрченгә кызыккан мәче шикелле, иреннәрен ялмый- ялмый Мусага карап куя иде.

  • Бәбәге чергере! — дип тиргәде Муса эченнән. Тегеләрнең гөжләүләре тагын да кәефлерәк булып киткәч, шуннан файдаланып, уры­ныннан торды да:
  • Рөхсәт итегез, әфәнделәр, мин үз эшемдә булыйм инде, — диде һәм ишеккә атлады.
  • Арбайткомандага да яхшы пропагандист тапсагыз икән! дип үтенде аннан комбат һәм хәзрәтнең хәзер кайда торганын әйтте.
  • Тырышырбыз! — диде Муса. Төрмәдән ычкынгандай куаныч бе­лән чыгып китте. Ул, чынлап та, мулла янына ашыкты. Монда хәзер бараклар салып кергәннәр, пропагандистлар торагы штабтан ерак түгел кечерәк кенә бер бина, ә мулла шуның бер почмагындагы бүл­мәдә яши икән.
  • Нинди коточкыч хәлләр булып ята сездә? — дип пышылдады Муса, ишектән керүгә үк.

Бикмулла хәзрәт үзенең чалма-чапаннарын салып аткан да, ачык мич авызына чүгәләгән хәлдә, тәмәке пыскытып азаплана иде. Мулла кеше булгач, яшереп кенә тарта, күрәсең. Әмма бүлмәгә шактый ук сөрем җыелган, мөгаен, бу аның беренче сигареты гына түгел. Күре­шергә сузган куллары да дерелдәгән сыман тоела...

  • Исәнмесез, Муса иптәш, утырыгыз, — диде ул, тыныч күренергә тырышып. — Хәзер Уразаев та керер, сөйләшербез. Сезне күзәтеп чык­кан иде.

Муса тәрәзәдән карады һәм сискәнеп китте дә почмакка барып утырды. Теге ике бәхетсез, әлбәттә, һаман дар агачында иде һәм ничек­тер салмак кына чайкалып торалар шикелле тоелды. Аларны чайкар­лык көчле җил дә юк бит югыйсә... Озак тотарлар әле... «Сабак өчен» диде бит...

  • Ник бу тәрәзәңә өлеңге кормыйсың? — диде Муса, ачулы тавыш белән. — Бөтен кабахәт дөнья күренеп тора!
  • Солдатка өленге не положено.
  • Син мулла ич. Күп хокукларың бар, файдалан! Бүлмә эчеңне тыштан күзәтмәүләре дә яхшырак түгелмени?

Мулла акланып яки бәхәскә кереп тормады, «дөрес инде анысы...» дип кенә бетерде.

Харис Уразаев килеп керде. Аның да йөзе сары киндер төсле иде. Мусага сүзсез генә кул бирде. Әмма Муса сүзсез кала алмады:

  • Нәрсә бу? — дип сорады зәһәр пышылдап һәм йодрыгы белән те­зенә сугып куйды.
  • Булды инде... Безнең тарафтан бик зур упущение...— Һәм Ура­заев өстәлгә башын салындырып үксеп жибәрде. Муса беравыкка шак­катты. Ләкин шунда ук, аяусыз булырга тырышып:
  • Тукта, райком секретаре, нәрсә син, кызлар шикелле!..— дип кычкырды боерык интонациясе белән. Тик соңгы авазы кинәт сынып китте. Ул үзе дә ирексездән күзләрен түбән төшерде һәм пинжәгендәге өзелгән сәдәп урыннарын өйрәнә башлады. Немецлар белән утырганда ул аларны яшерү өчен пинжәген гел жилбәгәй жибәреп, уң як чабуын әйләндереп утырган иде. Ә монда инде күрсәләр дә ярый..—Аңлатып бир!

Уразаев, терсәкләре белән өстәлгә таянып, башын күтәрде. Сөйли башлады.

...Мари егетләре. Икесе бертуган Пекпулатовлар. Берсе Миклай, берсе Асан. Эшче командада булганнар. Качарга җай эзләп йөргән­нәр. Җай табылмаган. Үзләренең тагын бер-ике якташларына да әйтеп караганнар, тегеләрнең тәвәккәллеге җитмәгән. Ә күптән түгел генә язмышларын менә бу фаҗигага борып җибәрүче бер көтелмәгән ва­кыйга булган. Станциядән ун ат белән пушкалар алып кайталар икән. Шактый тирән һәм каты агымлы Ижня суына салынган агач күпер бар. Моңарчы шуннан күпме йөриләр, һич нәрсә булмый. Ә ул төнне исә, авыр йөкле пар-пар атлар кереп бетү белән, күпер сыгылып, кый­шаеп, суга ава. Пушкалар да су төбенә китә. Кешеләр һәм кайбер атлар йөзеп чыгалар. Иртәгесен тикшереп карасалар, күпер баганала­ры һәм өрлекләр киселгән була. Күрәсең, поляклар эше булгандыр. Әмма Зикендорф моны югары командованиегә белдермәскә тырыша. Чөнки бигрәк борын төбендә бит, гамьсезлеге белән күрмәгән булып чыга. Шуның өчен Зикендорф күпернең искереп җимерелүе һәм аны тиешле поляк общинасы вакытында карамавы турында шикаять белән югарыга рапорт бирә. Ә бу егетләргә, юри җимерек күпергә алып кергәнсез дип, концлагерь вәгъдә итә. Шунда ук озатучы булып йөрүче немец солдатлары да була. Әмма аларга җил дә тими. Кычкырып тор­ган гаделсезлек аркасында концлагерьда үләргә теләмәгән Миклай белән Асан тиз арада качарга җыеналар. Зикендорф концлагерьга оза­ту белән куркытса да, алар әле кулга алынмаган була, эшләп йөри­ләр, нәүбәтләре җиткәч, нәрәт торалар. Ул төнне Миклай бер немец солдаты белән хозкоманданың штаб канцеляриясендә, Асан исә атлар янында нәрәттә була. Төнге икеләрдән соң Асан абыйсы янына керә һәм Миклай шул минутта ук, үзенең иске рус мылтыгына беркетелгән рус штыгы белән, каршында калгып торган немецның эчен айкап таш­лый. Теге, черек тумран шикелле, шап итеп идәнгә ава. Асанның кулын­да балта булган икән, тимерләгән агач ящикны арттан каерып ача, кассадан юк кына суммада акча табыла. Кесәләренә тыгалар да, немецның автоматын алып, конюшняга йөгерәләр, һәм анда тиз генә үз атларын чыгарып атланалар да төн караңгысында юк булалар.

Тик тояк тавышлары гына ишетелеп кала. Болар һәммәсе дә күз ачып йомган арада эшләнә. Күрәсең, алар моны алдан бик нык уйлашып куйганнар. Төнге сакчылар нәрәте ике сәгатьтән ике сәгатькә алма­шына. Тик әнә шул нәүбәттәге алмаш килгәч кенә немецлар хәлне кү­реп алалар, һәм шау-шу күтәрелә, төрле якларга машиналар, мото­цикллар чаба. Билгеле инде, авыр йөк аты белән чапкан һәм рәтләп юл белмәгән, кулларында компаслары да булмаган егетләр күпме җир китә алсыннар? Тан атуга аларны тотып алып кайталар...

  • Менә шундый батыр егетләрне оешмага тарта белмәгәнбез, әрәм булдылар, мескенкәйләрем! — дип, тагын бер көрсенеп куйды Ура- заев.
  • Сәбәбе? — дип сорады әле һаман кырыс тавышлы Муса.
  • Сәбәбе гади: без эшче командадагы кешеләрне, әз дипме, карт- коры, аксак-туксак диебрәкме, исебездән чыгарып җибәргәнбез. Ә без­гә асыл кешеләрне бөтен почмаклардан берәмтекләп җыю кирәк булган икән. Хәзер менә, авыз пешкәч, өреп каба башладык инде!..
  • Мари егетләре нәрсә сөйли? — дип сорады Муса, күзләре мөлдерәвен тыярга тырышып.
  • Алар бездә унлап кына кеше. Әмма шул унавы да дөрләп яна. Каргыйлар: «Каһәр төшсен фашистларга!» диләр. «Бирмибез мыскыл итәргә үз кешеләребезне!» диләр.

Муса хәтерләп алды. Яз көне Волхов фронтына пополнениегә марилар килгән иде. Ак бүрек, ак тун, ак итек киеп йөрделәр. Күрәсең, аларны бу формага үз илләреннән үк киендереп җибәргәннәрдер. Әй­бәт сугыштылар, бердәм һәм туганчыл иделәр. Тик, үзләренең рухлары саф булганга, дошманның мәкерен, явызлыгын гына аңлап бетермичә, хәрап булалар иде. Дошман минасыннан берәр мари егете яраланса, калганнары шуның янына йөгереп килеп кызганышырга тотыналар, ә мәкерле дошман нәкъ шулай бергә өелешүне генә күзәтеп тора да берь­юлы берничә мина китереп сала, һәм бер яралы урынына ун яралы була иде.      ,

  • Булыр,— диде Муса, озак паузадан соң,— алар бик туганчыл халык. Нишләмәкчеләр соң?
  • Үлсәк шунда үләбез, бүген төндүк алабыз без аларны! — диләр.

Муса өчен бу яңа фикер иде һәм ул аны куандырып куйды. Юкса,

Зикендорф атна буена шунда тотып, солдат йөрәгенә курку сеңдермәкче була бит. .

— Ә бу — әйбәт идея! — дип, ачылып китте ул.— Шундый тәвәккәл егетләр булуы ни тора! Сез ничек уйлыйсыз?

Моңарчы тын утырган Жиһаншин үзенең муллаларча түгәрәк сакалын сыпырып куйды.

  • Шәп булыр иде бу!
  • Әгәр оештыра белсәк,— дип өстәде Уразаев.

Муса байтак кына уйланып утырды һәм әйтте:

  • Эшләгез. Немецлар бүген бәйрәм итәләр әле. Иртәгә якшәмбе

Шулай булгач, тантананың сузылуы да мөмкин. Зур чара үткәрүләренә һәм эксцеслар булмыйча тыныч узуына куаналар. Алар шул сөрем бе­лән иртәгесен торуларына дарда мәетләр булмаска тиеш. Эшегез чиста булсын!..

Аннары ул штабка килеп, Зикендорфка үз йомышларын язып калдырды да станциягә китеп барды. Бу үлем мәйданында төнгә калуның кирәге юк иде, егетләр ышанычлы — үзләре дә башкарырлар...

IV

Беренче батальон кешеләре үзләрен кай тирәләргә китереп буша­тачакларын һәм ничек файдаланачакларын алдан белә алмадылар. Әй­тик, тыштан алып кергән туң утынны шунда ук дөрләп янган мичкә ыргыткан шикелле, боларны да килешли үк сугышка илтеп тыгарлар­мы, әллә башта оборонага куеп киптерерләрме,— билгесез. Әмма мон­дагы солдатның күпчелеге үз язмышы алданрак хәл ителәчәге турында уйлый иде. Фронт сы зыгына барып уреашканчы, икенең җерсе булырга тиеш:я котылу, я үлү. Әлбәттә, берәүнең дә үләсе килми, һәркем үзенең нинди кыенлыклар белән булса да котылуын, алдан күзаллап та булмаган яшерен сукмаклар белән үзебезнең якка чыгуын һәм үз туганнары белән күрешү көннәрен хыялында күрә иде. Аларның күбесенә берәм-берәм аңлату булды: җитәкче кеше — подполковник, тәҗрибәле, ышанычлы командир, диделәр. Комиссары да майор дәрә­җәсендәге кеше икән. Шуңа күрә солдатның тәвәккәллеге тагын да ныгыды.

Подполковник Актабанов үзе дә юл буена шул хакта уйлап барды, үзенчә төрле планнар корды. Ләкин аның планнары, кабул булмаган ураза шикелле, күккә асылынып тора иде әле. Командир планын рас­лау өчен җир кирәк. Урынның рельефына карап рекогносцировка,— монысы инде җир өстенә аяк баскач эшләнер, күз һәм уй-хәрәкәткә әл­лә нихәтле үзгәреш кертер. Тик урман гына булсын иде. «Ради бога урман бир, кодаем!»— дип ялвара ул эченнән һәм үзе әз генә көлем­серәп куя. Малай чакларын, яшьлек елларын искә төшерә. Төн эчендә егерме биш чакрымны атта кайтып, Марҗи белән кавышканнарын хә­терли. Гаҗәп, шул чакларын хәтерләсә, күңеле ныгып китә, булмас­тай кыен эшләр дә җиңел генә булыр сыман тоела башлый, берәр хәй­ләсе табылгандай була.

Муса киткәч, күтәрелеш сигналы турында баш ватып утырганда да ничектер шул чакларын яңадан бер кат кичереп алды. Бәхетле көн­нәрне искә төшерү—һәрвакыт күңелле шул... Эзли торгач, әлеге кара көпшәсе дә табылды тагы. Поляк җирләрендә үсә икән ул. Аргы урман кырыендагы кечкенә бер болыннан тапты ул аны һәм үзенең сөяк сап­лы бәләкәй пәкесе белән төптән үк кисеп алды да, яфракларын чис­тартып, башын өзеп, аннары дүрт почмаклы дүрт тишек тишеп, сызгыр­тып карады. Бармакларын төрлечә баскалап маташа торгач, көй чы­гара башлагандай булды, Галиябану көе! Кырык биштән узган Акта­банов, унбиш яшьлек Уничим шикелле, сөенеп куйды. Як-ягына кара­нып алды: кеше күрмиме, адәм көлкесе! Юк, берәү дә күрмәде аны. Аннары ул шул ук урынга комиссарын алып килде. Көпшәне күрсәтеп, курай ясарга һәм ничек көй чыгарырга өйрәтте. Тиешле кешеләрне шушындый курай белән тәэмин итәргә һәм Галиябану көен өйрәтергә кушты.

  • Ә Сәйдәш маршының беренче мелодиясен өйрәтсәк? — диде Габидуллин.

—      Читен булмасмы соң ул, үзләштерә алырлармы?

  • Тырышып карыйк, нәрсә чыгар. Ләкин бик шәп булыр иде!
  • Җахшы алайсам, — диде Актабанов.— Әйдә, тырышыйк. .

Ә кичен инде оффицирсбурше  Актабанов бу уенчыгын үзенең майорына да сайратып күрсәтте. Татарларның бик яраткан милли көе, диде. Немец майоры көлә-көлә тыңлады да, бала-чаганы куандырган шикелле, диншигенең аркасыннан кагып куйды: егет икәнсең! янәсе. Актабанов исә үзенекен уйлады: ишетә тор, колагыңа ят тоелмасын. Вакыты җиткәч, сискәнмәскә яхшы булыр...

Вагонда немецлар бик шәп әйттерел килделәр. Эчемлекләрнең һәртөрлесе, бигрәк тә, офицер вагоннарында, агылып кына торды. Вагон яңгыратып акырулар, авыз гармонена биюләр, туры килгән җирләрдә «тәтәйләр» белән күңел ачулар хәттән ашты. Шул чакларда майор Краузе үзенең һөнәрле диншиген дә онытмады: әледән-әле уйнаттырып кына торды. Азиатның кыргый музыкасын тыңлау-хзе бер экзотика,үзе бер хозурлык иде...

Шулай шәп кенә күңел күтәреп килгән бу эшелонны Орша белән Витебск арасындагы Дерюги станциясенә туктаттылар. Анда батальон, вагоннардан бушатынып, автомашиналарга төялде дә Чикләвек кү­ленә килде. Тагын бушатындылар; чөнки, алдагы утыз-кырык чакрым­да гел күлләр дә сазлыклар гына булганлыктан, үз аягы белән йөрер­дәй кешеләрне машинада ташу түгел, алгы сызыкны кораллар һәм азык-төлек белән өзлексез тәэмин итү дә шактый кыен икән. Җитмәсә бит әле, болар немец солдатлары да түгел, азиатлар! Атлый бирсеннәр тәпи-тәпи!

 

Шулай итеп батальон алгы сызык тирәсендәге Осинторф пунктына җәяүле марш белән юнәлергә тиеш булды. Моңа Актабанов белән Габидуллин бик сөенсә дә (чөнки машинага төялгән килеш хәрәкәт башлау бик кыен булыр иде), немец офицерлары ризасызлык күрсәт­теләр. Ничек инде майор, капитан, оберлейтенант һәм башка немец офицерлары утыз сигез чакрымны җәяү атласын? Шуннан соң аларга иярле атлар таптылар. Майор хәтта үзенең диншиген дә онытмады: Актабанов та бер тимгелчуарга атланды. Чөнки ул һәрвакыт үзенең командиры янында булырга тиеш бит Тик немецның унтерлары һәм гади солдатлары гына җәяү калдылар.

Көндезге сәгать икеләр иде. Батальон Чикләвек күлендә төшке аш ашаганнан соң юлга чыкты. Батальон командиры, тагын берничә офи­цер озын торыклы, елдам йөрешле атлар өстендә алдан баралар. Җилкәсенә немец автоматы аскан Актабанов та үзенең тимгелчуарында алардан әз генә арттарак атлый. Аннары, роталап-взводлап, би­шәр кешедән тезелгән озын колонна сузыла. Рота һәм взвод коман­дирлары үз бүлекчәләре башында. Немец һәм татар унтерлары кырый­лардан киләләр. Колонна койрыгында гестапочы Шпигель белән тагын берничә кара киемле унтер шулай ук ат өстендә теркенлиләр. Беренче ротаның башында, уң флангта, Габидуллин. Ә койрыгында, шулай ук уң яктан, Арыслан бара. Ул бер генә минутка да күзләрен комиссар­дан алмый һәм колакларын торгызып курай көтә

Баткак җир өстенә агач түшәлгән тар гына юлдан ике автомашина кара-каршы узарлык түгел. Андый урыннар торымнан-торымга гына эшләнгән. Юлның ике ягында җир өсте генә түгел, агачлары да мүклә­неп торган калын урман. Инде иртәгә май башы булуга карамастан, мондагы язгы сулар әле һаман кипшереп бетмәгән, шактый урыннар­да агач юл өстенә дә ниндидер яшькелт күләвекләр чыгып тора. Солдатлар «чап-чоп» итеп аларнын күзләренә басып узалар. Атлый тор­гач инде ун-унбиш чакрым юл кителгәндер. Чыршы-нарат урманы һа­ман калыная бара. Куе яшел төстәге калын шәл өстенә сыек кына саргылт-яшел бизәк сибелгәндәй агач яфраклары да отыры сирәк кү­ренә хәзер. Ә җирдә котырып яшь үлән үскән. Кыяк, камыш, шылан шикелле саз үсемлекләре, нарат төпләрендәге кара-кучкыл абагалар, әле бик озын булмасалар да, сәгать саен өскә үрмәлиләр төсле. Бу тирәләрдә зуррак авыл урыннары да күренми. Әллә нидә бер очрый торган өч-дүрт йортлык бәләкәй хутор урыннарында да кайбер морҗа калдыклары гына ыржаеп тора. Тирә-якны ныклабрак күзәтә барган саен Актабановның тамырларына кан тула, нервлары киерелә, йөрәге кысыла бара кебек тоела. Әнә колонна да ниндидер тирән тынлык эчендә калды төсле. Гадәттә солдат, сафка тезелеп ерак юл алганда, үзара әкрен генә нидер мыдырдап баручан була. Урман күләгәсендәге умарта кортларының үзара тыныч кына кайнашуларыннан да шундый тавыш килә бит. Әмма колоннада бу гамьсез серләшү дә ишетелми. Алар, сулышларын яшергәндәй тын алып, көтәләр, күрәсең. Тик кы­рыйдан һәм арттан килүче немецлар гына ара-тирә кыйгылдап куйгалыйлар. Иң койрыкта килүче интендант һәм медпункт обозларында ат пошкырулары да бу дәһшәтле тынлыкка үзгәреш кертә алмый. Моңарчы арьергардта шактый ук шукланып килгән автоматчылар төрке­ме дә, немецлар белән катнаш булуга карамастан, тынып калды. Актабанов өчен арьергард шактый ук куркыныч нокта иде. Чөнки анда барган немецлар, эш башлану белән, колоннаны арт яктан кыра баш­лаулары мөмкин. Шуның өчен күп кенә сәбәпләр табарга һәм, үз командирлар аркылы сөйләшеп, немец автоматчылары янына әсирләр­дән хәзерләнгән автоматчылар төркеме дә ябыштырырга туры килде. Хәзер инде арьергард өчен бик ул хәтле кайгырырга кирәкми иде. Лә­кин ничек кенә итсәң дә шактый корбансыз булмас инде. Ник дисәң, колоннага җәелер урын юк, мөмкин дә түгел. Нинди команда бирергә кирәклеген дә белер хәл юк. Чөнки юлда бара торган колоннаның кинәт кенә коралга тотынып, үз янындагы кешеләр белән сугыша башлау мисалы бер генә хәрби уставта да юк шикелле. Бу бары тик шушы сугышта туган факт булып кына калачак...

Колонна өстенә сарылган бу кургаш тынлык майор Краузены да баса башлады булса кирәк, җилкәләрен селкеткәләп, атын яртылаш борды да немецларгамы, Актабановкамы, кемгәдер эндәште:

  • Нәрсә болай, үлек күмгәндәге шикелле, тынып калдылар? Әллә ардылар дамы? Бик иртә!.. Яле, Анисмин, уйнап җибәр кураеңны, кү­ңелләре ачылсын азиатларның!..

Онисим Гуриевич, немец майорына ихлас күңелдән хезмәт иткән ке­шедәй киң елмаеп, мыекларын сыпырып куйды, үткен күзләрен кыса төшеп, як-якка, Габидуллинга һәм башка үз кешеләренә күз йөртеп алды, көпшәсе түбән асылынган автоматын җайлаштырган булып (гүя­ки ул аңа бик комачау итә) бот өстенә салды, аннары атын шулай ук яртылаш борып, кунычыннан кураен тартып чыгарды, өргәләп карады һәм шул ук елмайган килеш майорга күз төбәп:

  • Була ул, майн һерр! — диде, гадәттәгедән катырак тавыш белән. Аннары, нихәтле генә сиздермәскә тырышса да, чак кына калтыран­ган куллары белән кураен авызына китерде. Итагатьле елмаюы сүнде һәм: «Хәерле сәгатьтә!» дигән сыман җитди төс белән атаклы маршның беренче мелодиясен уйнап җибәрде:
  • Ләл-ләл-лә-лә-ләл-лә-лә-ләу-ләу!..

Шул ук сулышта колонна буйлап та шундый ук нечкә тавышлы курай моңы яңгырады. Бу тавышта малайлар сыбызгысы да, болын өс­тендә әйләнеп очкан тәкәрлек авазы да, көмеш яфраклы тал куелыгына качкан сандугачның сызгырып куюы да, шул ук вакытта йөрәкне кинәт ашкындырып җибәрүче моң да бар иде шикелле. Ләкин кешеләрнең бу аһәңнәр белән ләззәтләнергә вакытлары булмады, алар фәкать ярсу чакыру авазын гына ишеттеләр. Тик майор Краузе гына авызын ерып җибәргән иде, әмма шул ук сулышта ниндидер шашкын тизлек белән каяндыр сибелгән яшен утлары аны урталайга кисеп ташлады, майор янындагы ике офицер да шунда ук башлары белән җиргә кадалды­лар. Яраланган атлары, үрле-кырлы сикереп, чыйный-чыйный, юл буй­лап чабып китте.

Актабанов инде сикереп җиргә төшкән, үлеп яткан Краузеның планшетын алып кигән иде. Аның һәрбер хәрәкәте автоматыннан сибелгән яшен чаткылары тизлегендә булды. Атылып колонна эченә килеп керде ул. Монда атыштан бигрәк штык сугышы бара, кул белән буыш бара иде.

  • Кыр дошманны! Бетер!—дип кычкырып җибәрде ул.

Немецларның шактый өлеше юл читендәге агач, куак төпләренә ятып өлгергән һәм автомат, пулемет уты белән безнең солдатларны кыя иде. Уттан качар урын юк, винтовка белән бер пуля атканчы не­мец биш-алты кешене кырып сала. Менә, чакрымга сузылган мең җанлы, мең куәтле колонна кинәт бер мәһабәт тибрәнеп алды да, ике якка аерылып, ут нокталары өстенә ташланды. Алар тына төште һәм буылган дошманның үлем ачысы белән чыккан соңгы гыжылдавы гына ишетелә башлады. Шул ук мәһабәт дулкын белән бергә ташлан­ган Арыслан җиргә тигән салынкы ботаклы карсак бер чыршы төбендә автоматтан сиптереп яткан Шпигельне күреп алды. Күреп алуы

  • А-а, майн хер! Фашист көзгесе, исәнме! — дип бер кырыйдан аның өстенә ябырылды. Көпшәсеннән тоткан винтовкасы белән болгап башына тондырырга чамалаган иде ул аның. Ләкин Шпигель автома­тын бора башлагач, ашыгыч сугылган приклад немецның беләкләренә туры килеп, коралын кагып төшерде. Арыслан автоматка үрелгән генә иде, гестапочы кинәт аның өстенә ташланып, озын бармакларын абзый­ның бугазына батырмакчы булды. Аста калган Арыслан көч белән тыпырчынып, әллә нинди еландай боргалана-боргалана ычкынды да:

— Булмас ул!—дип кычкырды.— Сузма пычрак кулларыңны! — Һәм ничектер җаен китереп, тегене башы белән чөеп җибәрде. Төслә­ренә, күзләренә чыккан чамасыз ярсу белән аягүрә басты. Басты да Шпигельнең якасыннан үзе эләктереп алды. Алар көрмәкләшә башла­дылар. Башкаларның моны күрергә вакытлары юк, һәркем уз эше бе­лән мәшгуль иде.

  • Җаның җәһәннәмдә, энекәем, барыбер! — диде Арыслан, һәм Шпигельнең бил сөякләрен сындырырдай шытырдатып кысып алып, бөтергәләде дә әллә кая атып җибәрде. Сабан туенда көрәшәмени! Әмма хәл уен түгел иде. Әле һаман үз этлегендә булган Шпигель ав­томатына таба үрмәләргә маташты. Арыслан да үзенең мылтыгына ташланды. Ләкин аны корып торырга вакыт бармыни? Пулялары әллә кайчан атылып беткән. Шуның өчен ул аны тагын көпшәсеннән алды һәм чукмарлы бүре күсәгедәй болгап китереп, Шпигельгә алданрак тондырып өлгерде. Бу юлы приклад туры төште. Фашистның биек тү­бәле, үләксә сөякле картузы урталай янчелде, нәрсәдер «чыррк!» итүгә, тамак астыннан эләктергән сагалдырыгы шартлап өзелде. Шул ук се­кундта картуз астыннан кызыллы-аклы ниндидер куе күбек күренде. Шпигель башта чайкалды, аннары тезләре сыгылды да саз каены ши­келле «гөрс» итеп җиргә ауды. Арыслан үләксәдән җирәнгән кешедәй йөзен чытып бер төкерде дә башкалар янына ашыкты. «Эх, бәләкәчем, күрсәң иде син бу сабан туйларын! — дип сөйләнә иде ул үз-үзенә.— Менә «Көзге» дустыбыз да ватылып, оҗмахның түренә сәфәр китте. Көзге булгач, хур кызларының кесәсендә генә йөрер инде ул анда...»

Атыш тора-бара тәмам тынды. Актабанов планшет өстендәге ком­пас белән янәшә беркетелгән сәгатькә карады: эш башлануга егерме минут вакыт узган иде. Беләгенә ак марля бәйләгән комиссар килде.

  • Тәмам,— диде ул, тыныч тавьгш белән.— Йөз туксан биш.
  • Туктале, дустым, беләгең нәрсә синең? Башта шунысын әйт...
  • Пустяк!—дип көлде Габидуллин.— Арыслан, җиңми торып, яра­сын яламас, диләр бугай. Без дә яраларны җиңгәч санашырбыз инде.
  • Йөз туксан биш, дисеңме? Сталь быть, бер генә немец кача алган? Бу бик яхшы. Артта да, алда да хәзергә һични белмиләр. Развед­ка командиры! Алга да, артка да яна дозорлар билгелә! Интендант командиры Арыслан Алыпкулов! Азык-төлек обозларын урманга тарт­тыр! Рота командирлары! Колоннаны урман эченә; яралылар һәм үлгәннәрне траңспортлауны тәэмин итәргә! — Ул шулай кыска-кыска командалар бирде дә тагын комиссары белән сөйләшә башлады:—Ә бездән күпме үлгән, күпме яралы?
  • Күп шул, Онисим Гуриич,— диде Габидуллин.—Позициясез су­гыш булды бит. Просто бутка. Солдат үзен аямады. Үлгәннәр йөз дә ике кеше. Уртача һәм җиңел яралылар туксан өч, эчләрен автомат өзеп киткәннәр — биш. Аларны коткара алмабыздыр...
  • Нишлисең бит, корбансыз мөмкин түгел,— диде Актабанов, ти­рән сулап. Аннары фуражкасын салып маңгай һәм муеннарын сөртте дә, Габидуллин каршына басып:
  • Исәнме, дустым! Котылуның беренче минуты белән котлыйм! — диде. Тегесе аны кочагына кысты һәм алар ике як битләреннән алмаш- тилмәш үбешеп алдылар...

Батальон колоннасын урман үз карнына йотып бетерә язган иде инде. Кояшның кичке сары ефәге нарат башларындагы иң биек ботак­ларга эленгән иде. Әле генә шашынган мылтык тавышларыннан куркып качкан булсалар кирәк — кошлар сайравы да ишетелми иде. Немец офицерларыннан исән калган атларның барьгсын да обозга биреп, Актабанов белән Габидуллин да, рота командирлары да шул тынлык­та колонна белән бер сафта җәяү атладылар.

Беркаян да куа килү билгесе сизелмәде. Немецлар әле хәбәрсез иде, күрәсең, һәм шулай булырга тиеш тә. Чөнки колоннаның Осинторфка килеп җитүе төнге уникеләргә генә билгеләнгән. Андый-мондый сигнал булмаса, төн уртасы урынына иртәнгә хәтле көтүгә дә немец­лар гаҗәпләнмәячәк. Тик шуннан соң гына алар уйлана башларга тиеш. Әмма алар уйлана башлаганчы, шушы төн эчендә үк икенче бер участокны кинәт өзеп, максатның соңгы өлешенә ирешү кирәк...

Ни дисәң дә, бәхетле башлангыч иде бу. Краузеның азиатиш мюзикны үзе сорап уйнатуы, бик вакытлы булып, дошманны тойдырмастан кыра башларга юл ачты. Сугыш һәрвакыт шулай бит ул: кем алдан ора? Дошманың бер генә минутка йоклап, синең беренче хәрәкәтлә­реңнән үк абайлап алмаса, син инде операцияне яртылаш оттың, дигән сүз. Чөнки беренче сугу көче белән бергә йөрәк кыюлыгы да, мораль көч тә синең якта була!

Батальон юлдан җиде-сигез чакрымнар эчкә кергәч, бәләкәй бер үргә тукталды. Меңләп солдат көрәге эшкә тотынды, һәм Белорус җире тиз арада үзенең йомшак комсу балчыклы озынча куенын ачты. Үл­гәннәрне рәт-рәт тезеп, шунда салдылар. Командир Актабанов баш кие­мен кулына тотып, ике-өч кенә авыз сүз әйтте:

  • Газиз дусларым минем! Сез ирек өчен батырларча корбан булдыгыз. Туган ил сезне онытмас! Без әле монда яңадан килербез. Ки­лербез! һәм дошманны себереп түгү белән, каберегез өстенә онытылмас һәйкәл кую — безнең солдатлык бурычыбыз булыр! Хушыгыз, туган­нар, хушыгыз!..

Аннары ул балчык өстенә тезләнде. Аның артыннан меңләп кеше озынча кабер якасына чүкте. Солдатның традицион залпы яңгырама­ды, мылтыклар тын калды. Тик командир авызында әлеге нечкә генә тавышлы курайның сыкрап кына моңайганы ишетелде. Аңа башка курайлар да кушылды. Үсә барды. Баштарак Галиябануның Хәлил гәү­дәсе өстендәге актык җыры, актык мәртәбә йөрәк сыкравы күз алдына килде, аннары бу моң ниндидер икенче интонацияләр белән кинәт көчәеп китеп, башны югары күтәрергә, иреккә ыргылырга, үч кайтарырга, утка керергә чакырды. Гаҗәеп, кайчандыр саф сөю рәхәтендә күгәр­ченнәрдәй гөрләшкән татар кызы белән татар егетенең иң бәхетле минутларында йөрәкләреннән түгелгән күңелле бер көй дип һич кенә дә әйтерлек түгел иде бу. Аның эчендә урыны белән бөтенләй икенче төрле яңгырый торган дәһшәтле кыллар да бар икән... Ул бары тик бер генә минутка сузылды. Шулай да мең мылтыклы залптан көчлерәк яңгырый сыман тоелды. Ул өзелгәннән соң, аның кайтавазын тыңлап калгандай, бөтен батальон беравык тирән тынлыкка күчте. Тик шун­нан соң гына Актабанов, әкрен генә басып, солдат көрәге алды һәм ка­бер эченә беренче балчыкны ыргытты. Калганнар да шуны ук кабатлады, һәркем ярты гына көрәк булса да үз өлешен салып калырга тырышты. Тигез җирдә озынча калкулык хасил булды. Бер башка кечкенә такта суккан казык утыртып калдырдылар. «Без сезне онытмабыз!» — дип язылган иде анда...

Кухня кешеләре чәй өлгерткәннәр иде. Һәр солдат берәр кружка кайнар чәй белән коры паегын чәйнәп алды да яңадан аякка бастылар. Батальон командиры әйтте:

— Урман серен немецлар әле белмиләр, һәм таңга хәтле белмәү­ләре дә ихтимал. Шуннан файдаланып, без шушы төндә үк үзебезнең якка чыгып өлгерергә тиешбез. Туп һәм минометларның авырларын калдырырга туры килер. Төп корал — винтовка, пулемет, автомат. Пат­роннар— муеннан булсын! Азык-төлек һәм санчасть обозларын үзебез белән тарттырабыз — ышанычлык өчен яхшы булыр. Яралыларны, бала бишегедәй уртада саклап, жил-яңгыр тидерми алып чыгарга. Бу безнең изге бурыч. Хәерле юлга, иптәшләр!

Рота һәм взводларда да команда тавышлары тонык кына кабатла­нып узды. Мең кешелек батальон, урманның язгы тере гөрләвеге ши­келле, агач араларыннан боргалана-сыргалана үзенә юл табып, төнге сәфәренә юнәлде, һәртөрле көтелмәгәнлек, бәхетсезлекләр тулы караң­гы урман эченнән, күлләр-баткакларны әйләнеп, кояш чыгышына таба атлый торгач, төнге икеләр җиткәндә дошманның эчке оборона­сын уздылар. Монда эш кыен булмады, эчке оборона дигәннәре сыек иде, постовойларның йокылары да тәмле иде булса кирәк. «Зайнеген»  дигәч, «алгы сызыкка» дигәч, немец киемендәге бу колоннаны бик төп­ченеп тормыйча, уздырып җибәрделәр. Тышкы оборонаны аеруча сак һәм сиздерми капшарга кирәк иде. Батальон вак төркемнәргә бүленеп, ут нокталары, блиндаж һәм дзот араларын сайлый-сайлый, алга саркыла башлады. Төнге салкын чыктан тезләренә хәтле чыланган һәм авыр юлда болай да талчыккан кешеләргә бу хәвефле тирәләрдән ар­тык киеренкелек белән атлау, сират күпере кичү шикелле, кыен һәм хәтәр булып тоелды. Хәтта, бер дә эссе булмаса да, әлсерәп төште алар. Шулай да актык җегәрләрен туплап, бер генә урында да эленке-салын­кы сузылмыйча, бу шомлы ояларны җәһәт-жәһәт кенә сикереп узарга тырыштылар. Инде кешеләрнең байтагысы «иясез» зонага саркып өлгерде, командир Актабанов белән комиссар Габидуллин да алар арасында иде. Инде бәхет, җилкәңә килеп кунаклаган урман күгәрчене шикелле, колак төбендә генә сихри аваз белән гөрли иде. Инде солдат­ның байтагысы: «Исән-сау уздык бугай, тиздән үз якыннарыбыз белән күрешербез!» дип хыяллана иде. Ләкин дә алай ук була алмыйча кал­ды шул. Кинәт уң флангта коры нарат ботаклары шытырдап сынгаңдай тавышлар ишетелде. Шуны гына көткән шикелле, бу коры тавыш бөтен сызык иңенә сикерде. Яшелле-кызыллы якты бөҗәкләр агыла башлады. Баш очында, колак төпләрендә яна чыккан тычкан балала­ры чинаша кебек иде. Чучкадай улап килгән миналар, тимер чыңы белән һаваны кискән снарядлар гөрселдәп ярылырга тотынды. Ба­тальон җиргә сеңде. Әмма таң алды караңгысында шуышып, агач төп­ләренә, чокыр һәм үзәннәргә посарга команда бирелмәде, каршы ут ачарга кушылды. Чөнки батальонның шактый өлеше һәм алар белән бергә яралылар обозы сызыкны узып бетмәгән иде әле. Аларны кал­дырмаска, ничек тә коткарырга кирәк иде. Ул ара да булмады, безнең яктан да давыл купты: батальон ике ут арасында калды. Баш калкыту мөмкин түгел иде. Комиссар, мылтык башына үзе ак чүпрәк бәйләп, бу якка өч парламентер җибәрде.

— Барыгыз, үрмәләгез, җылан булып шуышыгыз, ак флагыгызны болгаудан туктамагыз, тик белдерегез: «Үзебезнекеләр!» дигез..

Алар кайтмадылар, тагын җибәрде, тагын кайтмадылар... Ут кыз­ды. Кешеләр дистәләп кырыла иде...

Инде арбалардагы азык-төлекләрен әллә кайчан ташлап, кичке яралыларны төягән Арысланның бөтен атлары үлеп бетте. Арбалар ут эчендә туктап калдылар, яралылар кабат яраланып һәм күпләре үлеп баралар иде. Нишләргә соң Арысланга! Алай чапты, болай йө­герде, ниндидер усал кигәвеннәр әле ботын, әле балтырын, әле белә­ген. әле колак яфрагын ачы чеметтереп тешләп уздылар, моны абай­ларга вакыт та юк иде. Ул, арбалар өстенә мәһабәт калкан булып, үзе капланырга теләде. Тик файдасыз иде бу. Нишләргә соң Арысланга! Шуннан соң ул үз тирәсеннән узучы кешеләрне мылтык белән тукта­тып, арбаларга китерде, һәркемнең җилкәсенә авыр яралыны коч­тырды.

  • Үрмәлә һәм алып чык! — дип әмер бирә иде ул.

Күрәсең, немецлар, я үзләре сизенделәр, яки хәбәр килеп җиткән булырга тиеш: үз формаларында булуга карамастан, икеләнеп тә тормыйлар — котырып ут ташкыны гына түгәләр. Ниһаять, Арысланның актык якалысы калды. Ул аны үзенең олы аркасына кочтырды да, озын буе белән мәһабәт кәлтә еланыдай җитез боргаланып, төптән түм­гәккә, түмгәктән иңкелгә поса-поса шуышып китте. Әлеге утлы ки­гәвеннәр һаман аның тирәсендә кайнашалар, һаман аңа гына ябыры­лалар кебек иде. Аркасындагы яралы солдат авыр бер ыңгырашып куйды, тагын да авырайгандай булды.

  • Түз, җаным, түз әз генә. — дип пышылдый иде Арыслан. Әмма аркасындагы кеше шул ыңгырашудан соң җавап бирмәде, түзәргә булды, күрәсең.

Шулай мең кыенлыклар эчендә иза чигеп сугыша торгач, ниндидер могҗиза беләнме, әллә бетмәс-төкәнмәс яшәү инстинкты беләнме, ут өермәсеннән исән котылды ул. Кешеләр җыелган сайрак кына үзәнгә төште. Монда комиссар белән командирны да күреп алды. Яралылар­ны озатып бетерүе турында хәбәр итәргә теләп, җилкәсендәге кешене сак кына җиргә куйды.

  • Менә кайтып та җиттек, дустым,— диде ул, чалкан яткан яралылыга карап. Тегесе тагын эндәшмәде. Арыслан аның өстенә үк иелде. Күзләре йомык булуын шәйләде. Тиз генә маңгаена кулын куйды, суык иде, шул ук кулын яралының күкрәгенә салды — анда да суык нде. Тагын да иеләрәк төшеп, сулышын тыңлады: ул әллә кайчан үлгән иде инде...
  • Эх, дускынаем, белтеки генә сабыр итсәң соң...— дип үкенеп куй­ды Арыслан, тирләгән бит һәм яңакларын учы белән сыпырып. Шун­да учының канга буялганын күрде. Тагын капшангач, колай яфрагының йомшак ите өзелгәнен аңлады. Икенче кул аркасына да җиң эченнән нәзек кенә юл ясап, кан агып төшкән иде.— Карале бу нәләт кигәвен­нәрне! — дигән булды ул.

Немецлар һаман шашынып ут яудыралар. Батальон төркемнәре, шушы кечкенә үзәнгә ышыкланып, әкрен-әкрен артка чигә, ут зонасын­нан котылырга тели иде. Габидуллинның дүртенче тапкыр җибәргән кешеләре дә кайтмады. Тик шулай да безнең яктан ут кими төште. Егетләр барып җиткән идеме, әллә инде, немецлар уты безнең алгы кырыйга яумагач, анда тынычлана төшкәннәр идеме — билгесез. Тик бу хәл солдатларга бер сулыш алырга мөмкинлек бирде.

Актабанов өчен бәләкәй генә чокыр казылган. Бу аның команда пункты. Ул шунда чүгәләп, инде икенче тапкыр майор Краузеның кар­тасын карый. Кесә фонаре төрле урында бии. Бая ялгышмадым микән дип уйлый ул. Әмма ничә генә караса да ул картада бу урыннар юк икән шул, эләкмәгән. Инде нишләргә соң? Рельеф таныш түгел. Ләкин из, бик тиз моннан китәргә кирәк. Немецлар йөз-йөз илле метрда. Ут ташкыны туктамый, кешеләр һәлак була, таң беленә башласа — бө­тенләй хәрап! Үзән буйлап китсәң дә куркыныч, чөнки ул — ут сызы­гына буйдаш яткан, яңадан алар өстенә килеп чыгуың яки мина кы­рына эләгүең бик мөмкин. Комиссар белән киңәш итте. Ул да яңа фи­кер әйтә алмагач, берәмләп йөгерү-үрмәләүләр белән үзәннең аргы ягына, снаряд һәм миналар ярылып торган ут мәйданына күтәрелүдән башка чара калмады. Кайсы якка борылсаң да бер үк хәл иде.

  • Батальон! Берәмләп минем арттан! — дип кычкырды ул һәм ал­га йөгерде. Солдатлар аны капларга теләде, ләкин ул аларга таралыр­га кушты. «Барыгыз бергә үләргәме?» диде ачуланып. Дошман уты тагын да котырды. Миналардан башка эре калибрлы пулемет һәм ав­томат пушкалар уты аеруча җан койгыч иде. Арыслан шулай да аның артыннан калмаска тырышты. Азык-төлек запаслары теге якта ук кал­гач, озаткан яралыларның да күбесе ут кичкәндә һәлак булганлыгы беленгәч, ул бөтенләй эшсез кеше булып калган иде. Яралыларны оза­тып бетерүе турында доложить итәргә дә туры килмәде аңа. Нәрсә дип мактанасың?.. Үзенең «кигәвен тешләгән» җирләрен бәйләштерде дә солдат юлын дәвам итте.

Бер йөгереп, бер ятып, һаман Актабанов артыннан барды ул. Сул яктарак, башы кыелып төшкән юан агач күренде.

  • Әнә шул агач төбенә тизрәк сыеныгыз! — дип кычкырды ул ты- ны-көне бетеп.

— Ориентиргамы? — дип көлде командир. — Үләсең килсә... — һәм алга үрмәләвен дәвам итте, һәр солдат аны күзәтә һәм артка калмас­ка тырыша иде.

Кинәт, баш очында гына, кадалып җиргә төшә торган берничә олы калибрлы минаның әшәке чыйкылдау тавышы ишетелеп калды. Алда, якындарак кына, кап-кара төтен һәм балчык гөмбәзләре күтәрелде. Бер минут чамасы җиргә сеңеп калган солдат төркеме шул урынга йө­герде. Бер үк чокырга икенче мина килеп төшмәячәген солдат яхшы белә бит. Озак та үтмәде, шул ук чокырга бит-күзләре кап-кара корым, балчык булган Арыслан да килеп төште. Үзенең легиондагы дусты һәм командиры Актабановны күтәргән иде ул.

  • Әйттем бит мин сезгә, җыландай телләремне чыгарып әйттем...— дип офтана иде Арыслан.— Ниндәен әйбәт иде шул агач төбе кана... Үзе мыгырданды, үзе тиз-тиз хәрәкәт белән командирның китель һәм эчке киемнәрен чишеп, ярасын ачты. Анда төерле-төерле кара кан, тетмәләнгән эч кисәкләре иде. Солдатларның кайбере үкси башлады. Арыслан ярсу күзләре белән аларга борылды:
  • Нәрсә сез? Кечтеки балалар шикелле! Читкәрәк! — диде ул һәм тагын үз эшендә булды: умырылган бүректәй ярага бинт тутырырга теләде. Әмма анда олы бер ак җәймә тутырсаң да капланмас иде.

Шул ук минутта Габидуллин да чокырга сикереп төште һәм, командир каршына тезләнеп, пульсен тыңлый башлады. Медфельдшер килеп җитте. Кызыл айлы сумкасыннан әйберләр чыгарып, канны туктатырга тырышты. Тирә-як һаман гөрли иде. Фельдшер комиссар өчен генә башын чайкады: сүзсез дә аңлашыла иде бу...

Бераздан Актабанов күзләрен ачты. Зур тирән чокырдагы шактый кешене күреп, чыраен бозды.

  • Нигә җыелдыгыз? — диде ул, әкрен генә, хәлсез генә тавыш бе­лән.— Юлыгызны дәвам итегез... Боерам...— Күзләре тагын йо­мылды.

Солдатлар беравык эчендә тып-тын басып тордылар да, күзләрен җиргә төбәп, чокырдан чыгып киттеләр. Кычкырып елардай булып ал­га йөгерде алар.