Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЛЕОН НЕБЕНЦАЛЬ КАЗАНДА

 

Татарстан язучылары союзы чакыруы буенча Казанга немец язучысы һәм жур­налисты Леон Небенцаль килде. Аның исеме совет укучыларына куптән таныш.

1945 елдан алып Небенцаль немец һәм совет халыклары дуслыгын үстерү юлында эшли. Башта ул Совет хәрби администрациясендә хезмәт итә, Германия Демократик Республикасы оешкач, яшь хөкүмәтнен матбугат ведомствосына эшкә күчә, аның Со­ветлар Союзы һәм халык демократиясе илләре бүлегенә җитәкчелек итә. Советлар Союзының яңа җәмгыять төзүдәге бай тәҗрибәсе белән немец халкын таныштыру максатын куеп, Леон Небенцаль «Советлар Союзы матбугаты» исемле журнал оештыра һәм сигез ел буе шул журналның редакторы була. Ул журнал Хезмәт Кызыл байрагы ордены белән бүләкләнә. Бу — журналның максатына ирешүе турында сөйли торган матур факт.

1957 елдагы коммунистлар һәм эшчеләр партияләренең Мәскәү Киңәшмәсеннән соң, шул партияләрнең органы буларак, «Тынычлык һәм социализм проблемалары» журналы чыга башлый. Хәзер бу журнал 22 телдә чыга. Германиянең Социалистик Бердәм партиясе Үзәк Комитеты бу журналның немец телендә чыга торган басма­ларына баш редактор итеп Леон Небенцальне билгели. Небенцаль хәзер дә шунда эшли.

Бик күп еллардан бирле Германия — Совет дуслыгы җәмгыятенең Үзәк правлениесе члены буларак, Леон Небенцаль немец һәм совет халыклары арасындагы дус­лык багланышларын үстерүдә нәтиҗәле хезмәт күрсәтә. Рус теленнән немец теленә ул бик күп политик һәм әдәби әсәрләр тәрҗемә итә. Аның немецчага тәрҗемә иткән әсәрләре арасында В Гроссманның «Степан Колчугин» романы, Нагишкинның «Бонивур йөрәге», Кремлевның «Революция солдатлары», Е. Дробкинаның «Кара сохарилар»ы, Авдеенконың «Кара чаңнар»ы һ. б. бар. Хәзер ул Майскийның «Совет диплома­тының истәлекләреннән» дигән китабын тәрҗемә итә.

Леон Небенцаль Муса Җәлилнең немец фашистлары тылында алып барган керәш тарихын ачыклауда да күп эшләде. Герой шагыйрьнең керәш биографиясен өйрәнүдә, Муса белән очрашкан немец һ. б. көнбатыш халыклары вәкилләрен эзләп табуда ла гаять куп көч куеп эшләде һәм шул юлда эзләнү эшен дәвам итә. Муса Җәлил белән бер камерада утырган бельгияле Андре Тиммермансны, Шпандау төрмәсендә Муса һәм аның сугышчан көрәштәшләре белән бер камерада утырган һәм батырларны эшафотка озатып калган италияле Рениеро Ланфрединины эзләп табуда күп көч куя. Алар бе­лән язышу материалларын Небенцаль Язучылар союзына тапшырды. Анда Тиммерманс Һәм Ланфредининың үз куллары белән язган хатлары бар. Бу хатлар Муса, Алиш­ларның батырлыкларын күз алдына бастыра торган оригиналь документлар.

Муса Җәлил һәм аның яшерен оешмасы турында өйрәнү нәтиҗәсендә Леон Не­бенцаль Германия Фәннәр Академиясендә «Муса Җәлил — шагыйрь һәм көрәшче» дигән гыйльми доклад белән чыга. Бу доклад бездә рус телендә һәм татар телендә басылып чыкты. Аның «Җәлилнең соңгы көннәре» исемле икенче мәкаләсе дә «Литературная газета»да русча һәм бездә татарча басылды. Бу мәкаләләр «Муса турында истәлекләр» китабында урнаштырылган.

Леон Небенцаль Муса Җәлилнең тормышы һәм көрәшенә багышлап диапозитив­лар эшли һәм анын аннотациясен бастыра, газета-журналларда публицистик мәкалә­ләр белән чыгыш ясый. Боларның барысын да автор Татарстан язучылар союзына тапшырды. Казанга килгәндә дә ул Муса Җәлилнең 60 еллык юбилеена әзерлекне истә тоткан, Муса турында яңа материаллар туплау, аның истәлегенә^ бәйле урыннарны күрү максатын куйган.

Леон Небенцаль, Казанга килгәч, Мусаның дуслары — язучылар белән очрашты. Муса яшәгән, эшләгән урыннарда булды. 26 нчы мәктәптә Мусага салынган һәйкәлче ул бик кызыксынып карады. Дәүләт музеендагы Муса Җәлилгә багышланган күргәзмә фондлары анда яхшы тәэсир калдырды. Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры да аның игътибар үзәгендә булды.

Кунак В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетында Ленин бүлмәсен карады.

Герой шагыйрь яшәгән шәһәрдә байтак урыннарда булганнан соң, Леон Небенцаль Муса Җәлнлнең туган илендәге яңалыклар белән танышырга теләвен әйтте. Шул уңай белән Идел һәм Кама буйлап Чаллыга барды һәм Түбән Кама шәһәрендә химия комбинаты төзелешендә булды. Әлбәттә, «Дружба» нефтепроводы белән кызык­сынды. Германия Демократик Республикасына барып җиткән «Дружба»ның башлан­ган җирендә — Әлмәттә булды, инженерлар белән сөйләште.

Җәлил шәһәре Л. Небенцальнең игътибарын аеруча нык тарта иде. Кунак яңа типта салына торган, шагыйрьгә мәңгелек һәйкәл булачак ул шәһәрдә да булды һәм үзенең аннан канәгать булып кайтуын әйтте.

Казаннан китәр алдыннан Леон Небенцаль телевидениедән чыгыш ясады. Үзенең чыгышында, Татарстанга килү һәм Татарстанның районнары белән танышырга мөм­кинлек биргән өчен, Татарстан язучылар союзына рәхмәт әйтте һәм Муса Җәлил эзләре белән йөрүе турында кызыклы вакыйгалар сөйләде. Соңыннан ул Муса Җәлил юбилеена карата:

— Без, немец язучылары. Германия Демократик Республикасында бу датага нык­лап әзерләнәбез. Без Муса Җәлилне фашизмга каршы көрәштә үзебезнең союзнигыбыз итеп таныйбыз. Мин радио һәм матбугатта чыгышлар ясау өчен шактый бай ма­териал җыйнадым,— диде.