Логотип Казан Утлары
Публицистика

Кирәкле һәм файдалы китап

 

Татарстан язучыларының VI нчы съезды ачылган би­нада съезд истәлеге итеп китаплар сайлаганда, күзем «Ике тел хәзинәсе»  исемле китапка төш­те. Китапны кулыма алып, гадәтем буенча, элек эчтәлеге белән таныш­тым, аннары кайбер битләренә күз йөртеп чыктым. Шушы кыска гына арада китапта әдәби тел мәсьәлә­ләре һәм тәрҗемә эше буенча шактый әйбәт фикерләр әйтелгәнлеге күренде. Бу мине магнит кебек үзе­нә тартты. Китапны алып кайттым һәм зур дикъкать белән укып та чыктым. Китап чыннан да укучы­ның күңелен биләрлек итеп языл­ган.

Бу хезмәтнең шундый көчкә ия булуы нәрсәдә соң?

Минемчә, моның сәбәбе, беренче­дән, авторның китапта яктыртылган мәсьәләләрне теоретик һәм практик яктан гаять тирән һәм әтрафлы бе­лүендә; икенчедән, әсәрдә кузгатыл­ган һәр мәсьәлә турында әйтелгән фикерләрнең кыска, ачык, тәмам ышандырырлык итеп, логик эзлек­лелек белән бәян ителүендә һәм дәлилләнүендә; өченчедән, татар теле­нә тәрҗемә итү өлкәсендә ирешелгән уңышларны һәм кимчелекләрне, тәрҗемә принципларыннан һәм әдә­би телебезнең үзенчәлекләреннән чыгып, объектив билгеләвендә, ким­челекләрне киләчәктә төзәтү өчен файдалы тәкъдимнәр ясавында, ки­ңәшләр бирүендә. Менә шул яклары белән бу хезмәт укучыны ышандыра һәм ихтыярсыз үзенә буйсындыра. Минемчә, китапны укучылар да бу бәя белән килешерләр.

«Ике тел хәзинәсе» тәрҗемә итү эшенә гомеренең 45 елдан артык өлешен биргән (ул тәрҗемә эшен 1918 елдан башлаган), бу өлкәдә бай тәҗрибә һәм материал тупла­ган һәм аны гыйльми эшкәрткән, марксизм-лениннзм әсәрләрен татар теленә тәрҗемә итү буенча алгы сафта торып армый-талмый эшлә­гән, коры тәрҗемәче булып кына түгел, бәлки тәрҗемә кадрлары әзерләү юлында зур эш башкарган Сәгыйт иптәш Фәйзуллин тарафын­нан язылган

Китап алты бүлектән тора: 1) Әдә­би телебезнең үсеше юлына карата, 2) Ике тел ачкычы; 3) Сүз һәм аның мәгънә күләме турында; 4) Алынмалар турында; 5) Тезмә- җөмлә — контекст; 6) Дөрес бул­сын, матур булсын. Аннан соң Г. Ахунҗанов тарафыннан язылган «Мәкальләр тәрҗемәсе турында» исемле мәкалә бирелгән.

Бүлек исемнәреннән дә күренгән­чә, китап башлыча көндәлек хезмәт­ләрендә ике тел белән эш итүче про­фессиональ тәрҗемәчеләр өчен языл­ган. Бу хезмәт гомумән тәрҗемәче­ләр, матбугат работниклары, тәр­җемә эшенә әзерләнүче яшьләр өчен билгеле дәрәҗәдә кулланма була­чак. Алар бу китапта көндәлек эш процессында очрый торган кыен­лыкларны чишү, эшләрендә дөрес юл алу өчен кирәкле материал, кыйммәтле күрсәтүләр таба алачак­лар. Алай гына түгел, «Ике тел хә­зинәсе» хәтта телчеләр, тел укыту­чылары өчен дә файдалы чыганак булачак дип әйтәсе килә.

Китапның кереш өлешендә автор тәрҗемә эшенең әһәмиятенә туктал­ган. Өстән караганда, тәрҗемә эше­нең әһәмияте һәркем өчен ачык һәм билгеле шикелле. Ләкин аның әһә­миятен төрлечә һәм төрле күләмдә аңларга мөмкин. Әнә шушы яктан караганда, авторның бу мәсьәләгә карашы киңлеге һәм тулылыгы бе­лән игътибарны үзенә тарта. Шуңа күрә бу турыда китаптан кечкенә генә бер өземтә бирү һич тә артык булмастыр дип уйлыйм. «Әгәр әдә­би тәрҗемәләр булмаса, без үз иле­бездәге һәм чит илләрдәге төрле халыкларның әдәбияты һәм сәнга­те, фәне-техникасы һәм, гомумән, тормышы белән ничек таныша алыр идек? Үзләре дә, телләре дә югал­ган борынгы халыкларның рухи иҗат хәзинәләрен ничек белә алыр идек? Кешелек белеменең иң берен­че баскычларыннан хәзерге югары­лыкка үсүен җанлы күренеш итеп ничек күз алдына китерә алыр идек? Тәрҗемә безне шул бөек мирас бе­лән дә, хәзерге заманның искиткеч казанышлары белән дә таныштыра. Шулай итеп, һәр халыкның рухи дөньясын киңәйтә, башка халыклар­ны ихтирам итәргә, дус күрергә өй­рәтә. Татар укучысы Ленинның бөек тәгълиматын, Ленин партиясенең тирән акылын тәрҗемә аша үзләш­терә, рус һәм башка халыкларның фән һәм иҗат казанышларын тәр­җемә аша үзенә кабул итә» (6 бит)

Бу турыда сүз алып барганда, ав­тор тәрҗемә эшенең әдәби телебез­не лексик, стилистик яклардан үсте­рүгә ярдәм итүен фактлар нигезен­дә күрсәтә.

Китапның алдагы бүлекләрендә тәрҗемәчеләр, вакытлы матбугат работниклары өчен гаять әһәмият­ле мәсьәләләр яктыртыла. Анда әдә­би телебезнең үсешендә, тәрҗемә эшенең барышында ирешелгән зур казанышлар һәм ул өлкәдәге кимче­лекләр, бигрәк тә шәхес культы ел­ларында тәрҗемә практикасының, әдәби тел нормаларыннан читкә ки­теп, сүзгә сүз яки механик тәрҗемә юлына басуы, шуның аркасында әллә нинди ясалма «тәрҗемә теле» барлыкка килүе турында гаять кы­зыклы фикерләр әйтелә. Бу бүлек­ләрдә сүз һәм аның мәгънә күләме, алынмалар мәсьәләсе буенча да тел өстендә һәм тәрҗемә өлкәсендә эш­ләүчеләр өчен гаять кыйммәтле фи­керләр бар. Кыскасы, китапның эч­тәлегенә салынган төп мәсьәләләргә карата әйтелгән фикер һәм караш­лар тәрҗемә эшләре буенча якын киләчәктә язылырга һәм матбугат мәйданына чыгарылырга тиешле кулланма яки кагыйдәләр китабы­ның нигезенә салынырлык принци­пиаль фикерләр булып яңгырыйлар. Без ышанабыз ки, Татарстан китап нәшрияты якын киләчәктә китап­ның авторы Сәгыйт иптәш Фәйзуллин җитәкчелегендә бер группа оештырып, әнә шушы «Ике тел хә­зинәсе» нигезендә гомумән тәрҗемә­челәр һәм тәрҗемә эшенә мөстә­кыйль рәвештә яки махсус курслар аркылы әзерләнүче яшьләр өчен бер кулланма төзү эшенә керешер, шулай итеп, бу өлкәдәге зур буш­лыкны каплар. Мондый бер китап­ның булмавы, ә булырга тиешлеге турында автор үзе дә бу хезмәтендә берничә урында телгә ала һәм бу кимчелекнең яшәвендә нәшриятны гаепли. Ул болай ди:

«Бу нәрсә... бездә тел һәм тәрҗе­мә мәсьәләләренә игътибар җитәр­лек булмаудан килә. Телчеләребезнең гыйльми эшләре күбесенчә көн­дәлек әдәбият һәм матбугат практи­касыннан шактый ерак тора әле. Тәрҗемәнең принциплары ничек бу­лырга тиешлеге бөтен тирәнлеге бе­лән тикшерелмәгән, һәр елны йөз­ләрчә тәрҗемә китап чыгаручы нәш­риятның тәрҗемә турында әлегә чаклы бер генә китап та биргәне юк. Ә практикларга килгән чагында, бу эшкә гыйльми күзәтү һәм җәмәгать контроле җитәрлек булмагач, төрле буталчыклыкка киң мәйдан кала, һәр эштәге шикелле, биредә дә үз­ләренең кимчелекләрен «принци­пиаль» нигезләр белән акларга ты­рышучылар табылып тора» (9 бит). Авторның бу зарлануы гаять урынлы. Тик Тел, әдәбият һәм та­рих институтының телгә алынмавы гына аңлашылып бетми. Билгеле булганча, әдәби телебезнең үсеше һәм әдәби телнең үсешенә бик ты­гыз бәйләнгән тәрҗемә эшенең ба­рышы һәм торышы бик күп яклары белән шушы институтның эшчәнлегенә бәйләнгән. Шунлыктан тәрҗе­мә эшләре буенча хәзергәчә бер кулланма да булмау өчен җаваплы­лык, Татарстан китап нәшрияты бе­лән беррәттән, институт өстенә дә төшсә кирәк.

Китапта автор әдәби телебезнең терминологиясе мәсьәләләренә дә туктала һәм бу өлкәдә күп кенә уңышлы эшләр эшләнгәнлекне канә­гатьләнү белән билгеләп үтә. Шу­ның белән бергә бу мөһим өлкәдә кимчелек һәм чуарлыкларның да аз булмавын күрсәтә. Матбугатта икенче телләрдән кергән кайбер сүз һәм терминнарның төрлечә кулла­нылуын тәнкыйтьли. Мәсәлән, дә­реслекләрдә Һиндстан, Мисыр дип, ә газеталарда, русчалатып, Индия һәм Египет дип язалар. Бу — әдәби тел дисциплинасын какшата, ди. Бу чуарлыктан котылу өчен автор акыллы чара да күрсәтә: газета һәм дәреслекләр арасында мондый аер­ма булганда, дәреслеккә өстенлек бирелергә тиешлеген, моның фор­маль яктан да, методологик яктан да дөрес, практик яктан уңайлы булачагын әйтә һәм бу тәкъдимен дәреслекләрнең мәгариф министр­лыгы тарафыннан расланулары бе­лән дәлилли. Безнеңчә, авторның мәсьәләне болай куюы, һичшиксез, игътибарга лаек.

Китапта вакытлы матбугат теле турында да кискен фикерләр әйте­лә. Газеталарның теле шактый авыр, кытыршы һәм коры булу өс­тенә, анда алынма сүзләр кирәген­нән артык еш кулланыла, шулар арасында халыкка авыр аңлаешлы яки бөтенләй аңлаешсыз ялтыра­выклы сүзләр һәм тәгъбирләр, мәсә­лән, кичерешләр палитрасы, көрәш патетикасы, мәхәббәт линиясе кебек тезмәләр еш очрый, ди автор (14 бит).

Вакытлы матбугат телендәге мон­дый кытыршылыклар турында газе­та битләрендә язылгаласа да, аларның һаман кабатланып торуларын, редакцияләрнең тәнкыйтькә игъти­бар биреп җиткермәүләрен әйтә.

Шул ук 14 нче биттә публицисти­ка теленә карата да күп кенә дөрес күрсәтүләр бар. Автор бу өлкәдәге уңышларны дөрес күрә. Ләкин шу­ның белән бергә, анда сугышчан публицистика жанры телен үтмәс­ләндерә, аны чүпләндерә торган фактларның еш кына күзгә ташла­нуын, бу мәйданны андый чүпләр­дән арындырырга бик күптән вакыт җиткәнлеген ачыктан-ачык әйтә.

Автор, гомумән матбугат, аеруча публицистика телләрендә булган кимчелекләрне тудырган сәбәпләр­нең берсе һәм иң зурысы итеп үз вакытында махсус рәвештә матбу­гат, тәрҗемә кадрлары әзерләү ча­ралары күрелмәүне, шуның арка­сында бу эшкә, еш кына, кем очраса шуны тарту юлы тотылганлыгын күрсәтеп, болай ди:

«Тәҗрибәнең әле аз булуы, тәрҗе­мә теориясе мәсьәләләренә әһәмият бирелмәү, бу эштә җәмәгать контро­ле җитмәү аркасында тәрҗемә өл­кәсендә уңышсызлыклар шактый булгалады. Болар арасында иң зу­рысы — сүзгә сүз тәрҗемә бәласе. Яңа гына эшкә керешкән тәрҗемәче өчен бу әле бердәнбер юл булса, тәҗрибәле тәрҗемәчеләрнең байтагысы өчен бу иң тиз, иң ансат юл булды. Әгәр срогы да ашыгыч бул­са, гонорар да мул «тамса», нигә баш ватып торырга — тотарга да сүзнең беренче булып уйга килгән мәгънәсен язарга яки сүзлектә әй­телгән берничә мәгънәсе арасыннан беренче туры килгәнен алып куярга» (15 бит).

63 нче биттә: «Бездә үзара сөй­ләшкәндә генә түгел, газета һәм ки­тап битләрендә дә тел сафлыгына тиешле игътибар бирелеп җитми»,— дигән җөмлә бар. Бик урынлы әй­телгән. «Ике тел хәзинәсе» авторы тел сафлыгы турында сөйләгәндә марксизм классиклары карашла­рыннан чыгып эш итә. Марксизм классиклары киң катлау укучылар­га төбәлгән әсәрләрендә чит сүзләр белән бик сак эш итәләр, аларны иң зарур булганда гына куллана­лар, матбугатта чит сүзләрне күп куллануга каршы сугыш игълан итәләр, ди.

Автор, әдәби тел мәсьәләләрендә тар милли чикләнгәнлеккә принци­пиаль каршы булганы, кирәк бул­ганда икенче телләрдән сүзләр, хәт­та тәгъбирләр алуны яклаганы хәл­дә. гомумән тел белән эш иткәндә, аеруча тәрҗемә эшендә, милли әдә­би телнең үз байлыгыннан, аның үз мөмкинлекләреннән һәм нечкә үзен­чәлекләреннән киң файдалану тиеш­леген хезмәтнең башыннан ахырынача хаклы рәвештә яклый. Мәсә­лән, телебездә халыкка бик аңла­ешлы булган буа сүзе урынына пло­тина сүзен; югары сүзе урынына верховный сүзен, музыка коралла­ры, террор акты, оппортунистларча лыгырдау, симпатияле тон, сарказм төсмере, иронияле мөнәсәбәт форма­сындагы тезмәләр урынына музы­каль инструментлар, террористик акт, оппортунистик лыгырдау, симпатик тон, саркастик төсмер, иронистик мөнәсәбәт... шикелле формалар алуны уңышсыз күренеш, форма­лизм белән мавыгу яки морфологик фетишизм дип бәяли. Алынма сүз һәм формаларны куллануда эзлек­лелек сакланмавын каты гаепли. Тәрҗемә эшендәге әнә шундый тис­кәре күренешләр турындагы сүзлә­рен автор болай дип тәмамлый: «Гомумән, морфологик фетишизмга бирелмичә, тел чараларын һәр кон­крет очракта дөрес кулланырга ки­рәк... Сүзгә сүз тәрҗемә безнең бер зур кимчелек булса, морфологик фе­тишизм тагын да зуррак кимчелек. Чөнки иң матур, иң дөрес сүзләрне дә, кушымчаларын дөрес сайлама­ганда. күңел биздергеч формага кертеп була. Күп хәлләрдә бу — мәгънәгә дә зыян китерә» (59—60 битләр).

Автор телебездәге кушымчалар­ны икенче телләрнең грамматикала­ры тәэсиренә бирелеп куллануны уңышсыз алым, әдәби телебезнең матурлыгын, аның үзенчәлекләрен җимерә торган күренеш дип бәяли. Вакытлы матбугат битләрендә еш очрый торган тегү фабрикасы кыз­лары хоры, Мөслим совхозы парт­оешмасы секретаре шикелле тезмә­ләрне. татар теленә туры килә тор­ган итеп, тегү фабрикасының кыз­лар хоры, Мөслим совхозының парт­ком секретаре формасында кулла­нуны матуррак та, дөресрәк тә, ди. Гарәп көнчыгышы, крестьян хәрәкә­те, партизан сугышы тибындагы тез­мәләрне гарәпләр көнчыгышы, кре­стьяннар хәрәкәте, партизаннар су­гышы формасында йөртүне дә автор уңышсыз үрнәкләр дип атый, мон­дый формаларның матур әдәбиятта да күренүе аеруча кызганыч икәнен әйтә (30 бит).

Тәрҗемә телендә әнә шундый уңышсыз үрнәкләр, татар әдәби те­ленең үз нормаларына туры килми торган кытыршы формалар булма­сын өчен, автор тәрҗемәчеләр алды­на телләрне белү мәсьәләсе буенча зур һәм гадел таләпләр куя. Тәрҗе­мәче оригинал телен дә, тәрҗемә те­лен дә нык үзләштергән булырга, оригиналдагы сүз һәм формаларга тәрҗемәдә нинди сүзләр һәм фор­малар туры килгәнлеген тирән аң­ларга тиеш, ди һәм моңа ике телнең дә лексик, грамматик һәм стилистик нормаларын яхшы белгәндә генә ирешеп булганлыгын ышандырыр­лык мисаллар өстендә аңлата. Шу­ңа бәйле рәвештә, тәрҗемәченең сүзлек белән генә тәрҗемә итү юлын да тәнкыйтьли. Бу юл тәрҗе­мә эшен механик процесска әйлән­дерә, ә тәрҗемә эше — ул иҗади эш. шуңа күрә телләрне яхшы бе­лүче тәрҗемәчеләр сүзАккә сирәк мөрәҗәгать итәләр, ди. Бу турыда В. Ганиевнең «Совет әдэбияты»ның 1963 нче елгы 12 нче санында «Тәр­җемәдә төгәллек һәм нәфислек» исе­ме астында басылган мәкаләсен ис­кә төшерү урынлы булыр. Ул мәка­ләдә Г. Тукай поэзиясен рус теленә тәрҗемә итүчеләрнең оригинал те­лен җитәрлек белмәүләре, күбесен­чә подстрочннк яки сүзлек ярдәмен­дә эшләүләре аркасында тәрҗемә­нең һич тә канәгатьләнерлек булып чыкмавы көчле дәлилләр белән исбатлана.

Фикер һәм фактларга бай бул­ган бу китапның эчтәлеген кыс­ка газета яки журнал мәкаләсендә бөтен киңлегендә ачып бирү мөмкин түгел. Моның кирәге дә юктыр. Ан­дагы фикер һәм фактлар байлыгы белән тулы танышу тик әсәрнең үзен уку яки өйрәнү аркылы гына мөм­кин. Шуңа күрә без китапның эчтә­легенә караган кайбер фикерләре­безне югарыда әйтелгәннәр белән чикләргә булдык.

Югарыда әйтелгәнчә, китап бездә, гомумән, уңай тәэсир калдырды. Анда без төп мәсьәләләр буенча зур кимчелекләр күрә алмадык. Шулай да кайбер мәсьәләләрдә автор бе­лән килешеп бетмәгән моментлар бар. Хәзер шулар турында берничә генә сүз әйтәсе кала.

Беренчедән, авторның газета теле турында: «Ләкин газеталарның те­ле шактый авыр, кытыршы һәм ко­ры булып чыга», — дигән сүзләрен өлешчә генә кабул итәргә мөмкин. Автор, ихтимал, бу карашын газета теленең үткән этапларына карабрак әйткән булыр. Соңгы елларда бу өлкәдәге алга китешне инкарь итеп булмастыр. Ләкин бу, билгеле, газе­та телендә җитешсезлекләр бөтен­ләй юк яки бик аз дигән сүз түгел. Алар, әлбәттә, бар.

Икенчедән, китапның 57 нче би­тендә, алынмалар мәсьәләсенә бәй­ләп, грамматик род турында сүз кузгатыла. Автор татар телендә аның булмавын кискен рәвештә рас­лап үтсә дә, сүз барышында рус теленнән кергән женский родтагы кайбер исемнәр алдында килгән сыйфатларны исем белән родта яраштыру фикерен алга сөрә. Мо­ңа мисал итеп массовый партия, массовый кампания тезмәләре алы­на һәм аларның бу формада кулла­нылуларын автор килешсез саный; ә менә генеральный линия тезмәсен­дә инде ярашу ипсез тоела, ди. Ди­мәк, авторча массовая партия, массовая кампания формалары килеш­ле яңгырый, ә генеральная линия формасы исә килешсез яңгырый булып чыга.

Югарыда китерелгән өч тезмәнең икесенең «килешле яңгыравын», ә соңгысының «ипсез тоелуын» бил­геләгәндә автор нинди критерийдан чыгып эш итә соң? Монысы уку­чыга һич тә аңлашылмый. Мәсьәлә­нең эченә тирәнрәк кереп карасаң, монда бит сүз ике-өч тезмә турында түгел, бәлки татар теленә грамма­тик род категориясе кертү турында бара. Мондый җитди бер мәсьәлә турында сүз алып барганда «ки­лешле яңгырый», «ипсез тоела» ши­келле саф субъектив карашлардан чыгып кына эш итү килешеп бетәр­ме икән? Чөнки берәүләргә тезмә­ләрнең родта ярашкан формасы, ә икенчеләргә ярашмаган формасы «матур яңгырый» булып күренергә мөмкин. Билгеле нормаларга ия булган мөстәкыйль бер телгә аның грамматик төзелешенә бөтенләй ту­ры килмәгән род категориясен өсте­рәп кертү аның үзенә хас булган за­кончалыклар нигезендә яшәвенә орыну булмыймы? Безнеңчә, югары­да китерелгән өч тезмәне моңарчы кулланылып килгән массовый пар­тия, массовый кампания, генераль­ный линия формаларында куллану телнең үзенчәлегенә нәкъ туры килә һәм начар яңгырамый. Аннары аларны масса партиясе, масса кам­паниясе, генераль линия формала­рында куллану да телебез өчен бер дә чит булмаячак, һәм мәгънә дә бозылмый шикелле. Автор үзе дә ки­табының бик күп урыннарында мон­дый формадагы бәйләнешне яратып алга сөрә.

Өченчедән, «Алынмалар...» бүле­гендә автор, А. М. Горькинйың: «Алынма сүз алучы телнең фонетик калыбына якынрак торса, ансатрак үзләшә», — дигән сүзләрен китерә дә, аңа үзеннән: «Бездә сүзләргә күп кушымчалар ялганганга күрә, кыскарак сүзләрне алынма итеп үз­ләштерү җайлырак чыга, шуның бе­лән бергә биредә сүзләрдә басым­ның соңгы иҗектә булуы кебек бер үзенчәлек белән дә хисаплашырга туры килә», — дигән сүзләрен өстәп, Горький фикерен хуплый (56 бит). Горький сүзләре дә, автор өстәмәсе дә, безнеңчә, каршылыкка очрар­лык нәрсәләр түгел. Боларны теле­безгә икенче телләрдән сүзләр ал­ганда истә тоту зарарлы булмас­тыр. Ләкин авторның шул ук 56 нчы биттә: «Соңгырак заманнарда без­дә, рус теле мәктәпләрдә һәм тор­мышта киң урын алгач, русчадан кергән яңа алынмалар күбесенчә русча формаларында үзләшәләр»,— дигән сүзләре сәеррәк тоела. Берен­чедән, тормышта башланып кына киткән бер күренешкә таянып, ха­лыкның бер өлешенең алынма сүз­ләрне ул халыкның үз телендәгечә әйтә алуларына карап куна, мөстә­кыйль яшәештә булган телнең фоне­тик һәм морфологик нормаларын исәпкә алмыйча, аның сингармонизм һәм басым системасы үзенчәлекләре белән санашмыйча, ул сүзләрне алу­чы телнең лексик составына шул килеш алу — әдәби телнең мөстә­кыйльлеген, аның йөзләрчә еллар буена дәвам итеп килгән яшәү за­конын бозу яки җимерү булмыймы? Югарыда китерелгән мотивлар гы­на бөтен телләр өчен уртак булган тел законын юк итү өчен нигез була алалармы? Икенчедән, башка тел­ләрдән, шул җөмләдән рус телен­нән, алынган сүзләрне алучы телнең фонетик-морфологик нормалары та­ләпләренә зарур күләмдә буйсын­дырмыйча, аның аһәңенә килешмә­гән яңгырашта алырга көчәнүнең нинди әһәмияте бар, һәм ул нәрсәгә кирәк? Алынманы алучы тел үзен­чәлекләренә зарур күләмдә буйсын­дырып алу барлык очракларда да алынманың морфологик структура­сына һәм мәгънә ягына аз гына да зыян китерми ләбаса. Мәсәлән, кирпич, кукуруза, минута... сүзләре телебездә кирпеч, кукуруз, минут... формасында үзләшкәннәр икән, мо­ның мәгънә күләменә аз гына да тәэсире юк бит. Шулай булгач, хә­зерге шартларда бу турыда артык киңәеп китү табигый юл белән үсеп бара торган әдәби телнең законлы юнәлешенә киртә генә булыр иде. Аннары, икенче телләрдән сүзләр алу безнең телебезгә генә хас нәрсә түгел, һәрбер тел — рус теле дә, немец теле дә, шулай ук башка бик күп телләр дә икенче телләрдән сүз­ләр алалар, чөнки моны телләрнең үсеш законы таләп итә. Ләкин алар- ның һәркайсы алынма сүзләрне үз таләпләренә зарур үлчәүдә буйсын­дырып ала. Бу хәл тел белемендә дә бер хакыйкать яки гомуми бер факт булып танылган. Билгеле, мо­ны һәрбер алынма сүзгә карата мәҗбүри төстә кую дөрес булмас иде.

Алынмалар һәм алар белән эш итү хурында күп кенә яхшы фикер­ләр әйткән автор, ни өчендер, бу мәсьәлә буенча кискен һәм ачык бер фикер әйтеп үтүне кирәксенмә­гән, урынсыз саранлык яки саклык күрсәткән. Ә тел үсеше, алынмалар турында сөйләгән китапта алынма­ларны алучы тел үзенчәлекләренә буйсындыруның кирәк яки кирәк тү­геллеген, кирәк булганда, ни дәрә­җәдә кирәклеге турында хәзерге тел белеме куелышыннан чыгып кискен бер караш әйтеп китү һәм урынлы, һәм файдалы булган булыр иде дия­се килә.

Сүз ахырында бер генә тәкъдим: китапта «Ике тел ачкычы» исемле бүлек бар. Монда, татар теленә тәрҗемә итү эшенең кайчан баш­ланып китүе турында беркадәр та­рихи материал бирелгән. Бик әйбәт. Ләкин бу мәсьәләгә махсус бүлек биреп аны киңрәк яктыртырга иде. Бездә Бөек Октябрь революциясенә чаклы ук рус теленнән тыш, гарәп һәм башка көнчыгыш халыклары телләреннән татар теленә тәрҗемә­ләр бар иде. Алар дини китаплар тәрҗемәсе түгел. Мәсәлән, гарәп те­леннән «Кәлилә вә Димнә» исемле әдәби китап тәрҗемә ителгән. Тәр­җемәчесе — Габделгалләм Фәезха- нов. Һинд шагыйре Рабиндранат Тагор шигырьләренең татарчага тәрҗемәсе дә бар (Г. Рәхим тәрҗе­мәсендә). Гарәп теленнән «Тәхрирелмәрьә» исемле китап тәрҗемәсе­нең барлыгы да мәгълүм. Соңгысы гарәп көнчыгышында хатын-кызлар азатлыгы мәсьәләсенә багышланган. Аннары «Шура» журналы битләрен­дә турыдан-туры гарәп теленнән та­тар теленә тәрҗемә ителеп басыл­ган мәкаләләр барлыгы да билгеле. Болар барысы да безнең тәрҗемә тарихыбызны баета торган матери­аллар булып торалар.

Татарстан китап нәшриятының «Ике тел хәзинәсе»н бастырып чы­гаруы бик вакытлы һәм бик күңел­ле факт. Бу китап татар теленә тәр­җемә итү өстендә эшләүче кадрлар­ның белем дәрәҗәсен күтәрүгә, шу­ның аркылы тәрҗемә эшенең сый­фатын яхшыртуга уңай этәреш ясар дип ышанырга кирәк.