Логотип Казан Утлары
Публицистика

ХАТЛАРДАН ЮЛЛАР...

 

 

Журналыбызда Габдрахман Әпсэләмовның «Ак чәчәкләр» исемле яңа рома­нының эле беренче бүлекләре генә басылган иде. Редакциягә һәм авторга иле­безнең барлык почмакларыннан хатлар килә башлады: Урта Азиядән һәм Кав­каздан, Ерак Көнчыгыштан һәм Уралдан, Мәскәүдән һәм Курган өлкәсеннән...

Кемнәр, нинди генә профессия кешеләре юк алар арасында?! Мәктәп балалары һәм студентлар, эшчеләр һәм колхозчылар, солдатлар, врачлар.. Арада, Ш.Мөхәммәдъяров кебек, Г Тукай, Ф Әмирханнарны якыннан күреп белгән өлкәннәребез дә бар.

Роман басылып беткәннән соң,  хатлар тагын да күбәйде. Ул хатларда «Ак чәчәкләр» турында бик күп җылы сүзләр язылган, аларда укучылар әсәрне укыганнан соң туган фикерләре, тәэсирләре белән уртаклашалар. Хатлар белән танышканнан соң, бер нәрсә ачыклана матур әдәбият сөючеләр Габдрахман Әпсәләмовның бу яңа романын да яратып укыганнар.

Без, никадәр генә теләсәк тә, ул хатларның барысын да журналыбызда бастырып бетерә алмас идек, билгеле. Алар йөзләрчә, алар бик күп. «Казан утлары»ның бу санында әнә шул куп санлы хатлардан кайбер өзекләрне һәм аерым юлларны сайлап укучыларыбызга тәкъдим итәргә булдык.

Күп кенә иптәшләр бездән «Ак чәчәкләр» романындагы Гөлшаһидә җырының ноталарын җибәрүне сораганнар. Без аларны да шатландыра алабы. Күптән тү­гел РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе, композитор Җәүдәт Фәйзи Габд­рахман Әпсәләмовның ул җырына көй язды. Журналыбызда композиторның яңа көен дә урнаштырабыз.

Спорт теле белән әйтсәк, мин «Казан утлары» журналының иң хәтәр болелыцигы. Журналның һәр санын түземсезлек белән, зарыгып көтеп алам. «Казан утлары»нын 1965 елда чыккан саннары исә аеруча кадерле булды. Чөнки ул саннарда яраткан язучыбызның «Ак чәчәкләр» романы басылды. Белмим, тәнкыйтьчеләргә ничектер, әмма безгә Габдрахман Әпсәләмовның, башка әсәрләре шикелле үк, «Ак чәчәкләр»е дә бик бик ошады

3. С ә ү б ә н о в а.

Казан.

Сезнең барлык әсәрләрегезне дә яратып укып барам. Әмма берсе дә «Ак чәчәкләр» кадәр үк тәэсир итмәде, бугай. Романдагы кешеләрне — образларны бөтенесен дә йөрә­гемнән кичереп укыдым. Кайбер урыннарын елый-елый укыдым. Әсәрдәге геройлар бе­лән бергә шатландым, кайгырдым, яндым, көйдем. Тормыш! Әйе, аның юллары безнең заманда да шактый сикәлтәле шул әле. Кемгә дә бәхетне алдан әзерләп куймаганнар. Бәхет өчен көрәшергә кирәк. Мин журналда Р. Мостафинның Сезнең турыда язган мә­каләсен («Совет әдәбияты» журналы, 1964 ел. II сан) укып шаккаткан идем. Язу өс­тәле артыннан купмыйча, 1014 сәгать эшли аласыз, дип яза улСезнең хакта. Шулай да,6 исәнлегегезне сакларга, яңадан ул каһәр төшкән чир белән авырмаска тырышыгыз инде. Сезнең яшәү халык өчен кирәк бит.

Т. Заманова.

Аксубай районы.

Мин «Искра» колхозында бозау тәрбияләүче булып эшлим. Буш вакытларда ма­тур әдәбият китаплары укырга яратам. Шушы көннәрдә өлкән язучыбыз Габдрахман ага Әпсәләмовның «Ак чәчәкләр»ен укып чыктым. Роман миндә зур тәэсир калдырды. Анда кеше гомерен саклау өчен үз-үзләрен аямыйча эшләүче совет врачлары турында сөйләнелә.

Барлык укучыларга да бу әсәрне укырга тәкъдим итәм.

X. Мозаффарова.

Әгерже районы.

Күп еллар буена больницаларда дәваланырга, врачлар, авырулар белән күп очра­шырга туры килде миңа. Минем гомеремне саклап калу өчен дә врачлар зур көч куйды­лар. Бу романда Габдрахман Әпсәләмов әнә шул хөрмәткә лаеклы әйбәт кешеләрнең образларын тудырган

В. Минабетдинов.

Чистай районы.

1964 елда беренче мәртәбә Татарстанда булдым. Казаныбыз белән, Әлмәт белән таныштым, театрларда, музейларда йөрдем. Мни ул кадәрдер дип уйламаган идем: культурабызның, сәнгатебезнең дәрәҗәсе мине таң калдырды. Хәзер «Чаян», «Азат хатын», «Казан утлары» журналларын даими рәвештә укып барам. Журналның 1—5 саннарында басылган «Ак чәчәкләр» романы мине аеруча дулкынландырды. Халкы­бызның Габдрахман Әпсәләмов кебек язучылары булуына горурланам мин.

Р. И б л а е в а.

Дүшәнбе.

Бүгенге көн темасына язылган бу роман миңа бик ошады, башкалар да яратыр дип уйлыйм. Профессор Әбүзәр Таһиров романның көзгесе дияр идем. Гөлшаһидәне дә, Мансурны да олы юлга чыгаручы кеше шул бит.

Ә. Мөлеков.

Башкортстан.

Әсәр эчтәлек ягыннан да бик кызыклы. Врачлар, больница шартларындагы кеше­ләр турында язылган әсәрләр күп түгел иде. Әбүзәр Таһиров — безгә таныш Әбүбәкер Терегуловтыр инде?.. Зур хөрмәткә лаек кеше ул. Татарның элеккеге интеллигенциясенә караган әсәрләребез дә моңарчы юк иде. Алар турында язып, Габдрахман Әпсәләмов дөрес эшләгән.

Ш. Мөхәммәдъяров.

Ташкент.

«Ак чәчәкләр» романындагы Гөлшаһидә Сафина, Әбүзәр һәм Мансур Таһировлар кебек образлар хезмәт сөючән булулары, намуслы эшләре белән безне чиксез соклан­дырдылар. Алар белән без горурланабыз.

А. Гәрәева, Ф. Мухаметова,

С. Мингазова.

Туймазы.

Романдагы Әбүзәр Таһиров, Гөлшаһидә, Мансур, Асия, Юматша, Диләфрүз кебек образларга сокланмаска мөмкин түгел. Якын көннәрдә «Ак чәчәкләр» романы буенча укучылар конференциясе уздырабыз.

Ф.Корбанаев.

Башкортстан, Янаул районы.

«Ак чәчәкләр»егезне бик дулкынланып укыдым. Ифрат матур әсәр булган бу. Сез­нең романыгызны укыгач, мин терелеп сәламәтләнеп киттем. Мең мең рәхмәт Сезгә. Сез миңа яшәргә көч бирдегез.

X. Мәхмүдова.

Казан.

«Ак чәчәкләр» романыгызны укыганнан соң туган хисләремне ничек аңлатырга да белмим. Сусаганда эчкән су кебек, йотлыгып укыдым мин аны.

Н.Краснов а.

Чаллы районы.

Ышандырырлык, тормышчан итеп язылган әсәр — үзе бер дөнья. Ул яшәргә көч би­рә, тормышка ямь өсти. Сезнең «Ак чәчәкләр» исемле яңа романыгыз да — әнә шундый әсәрләрнең берсе. Аны укыган саен укыйсы килә, андагы һәр вакыйга — үзенә бер тарих...

Хөрмәтле Габдрахман абый!

Әбүзәр абый, Габделкәрим кебек намуслы, халык өчен яшәгән кешеләребез, яхшы квартиралар күрмичә, үлеп тә киткәлиләр шул. Янгура кебек әшәке, мәкерле кешеләр бер яхшыдан икенчегә күчәргә тырышалар Нинди кызганыч!

Тагын шуны әйтәсем килә: Гөлшаһидә белән бергә тора башлаганнан соң да, Ман­сур тоныкланып кала. Ничектер, бәхетле булуын, шатланганын күрмибез без аның. Китап итеп чыгарганда, бәлки, минем фикерне дә искә алырсыз.

Т. Гомәрова.

Балтач районы.

Тәрбияви образлар бирүегез өчен шатланабыз. Бүгенге чорыбызны чагылдырган әсәрләрегез безгә коммунизм төзүче совет кешеләрен тәрбияләүдә бик күп ярдәм итә. Без Сез иҗат иткән образларны әдәбият дәресләрендә файдаланабыз.

Юсупов а, Каһирова, Акмалетдинов, Сабиров, Солтанова, Борхаева.

         Башкортстан. Янаул районы.

Менә ике көн инде палатада Габдрахман Әпсәләмовның «Ак чәчәкләр» романын укыйбыз. Дөресрәге, мин укыйм, башка апалар тыңлый. Укып бетергәч, барыбыз да сүз­сез генә үз уйларыбызга чумып утырдык. Соңыннан инде фикер алышулар башланды. Гөлшаһидә, Мансур, Юматша, Диләфрүз кебек образларны без бик яраттык. Тормышта Әбүзәр абый шикелле кешеләр күбрәк булсын иде! Янгура, Салах ише врачларга һәм капризланырга яратучы авыруларга карата бездә ачу хисләре туды.

Без барыбыз да «Ак чәчәкләр» романының русчага тәрҗемә ителүен сорыйбыз. Рус­часы чыгу белән үк, мин аны үзебезнең Җитен комбинаты врачларына бүләк итәр идем. Үзләре турында язылган әсәрне укысыннар иде.

Күпләгән авырулар исеменнән.

А. Аз и з о в а.

Казан.

Романда Әбүзәр абый, Гөлшаһидә, Мансурлар искиткеч матур сыйфатлары белән бирелгәннәр. Гөлшаһидәнең яраткан кешесенә тормышка чыгуына мин чиксез шатлан­дым. Тормышта бөтен хатын-кызлар да Гөлшаһидә кебек бәхетле булсыннар иде. Мин шуны телим...

Мансурның Гөлшаһидәне яратканлыгын күңел белән, йөрәк белән тоеп, сизеп тора­сын. Шулай да, язучы Мансурны тагын да ача төшсә, яхшы булыр иде.

       3. С а б и т о.в а.

Зеленодольск районы

Нн өчен Мансур хатын-кызга карата шулай салкын, игътибарсыз икән?

Н. Корбанова.

Башкортстан.

Күп кенә уңай образлар белән бергә, романда Янгура, Салах кебек әшәке типлар да бар. Аларны күрсәтеп, язучы бик дөрес эшли. Кызганычка каршы, андый әшәке, ялагай врачлар байтак әле, бигрәк тә район больницаларында. 1960 елда, балам авырып кит­кәч, мина больницада ятарга туры килде. Без бер палатада 13 кеше идек. Кысан иде, әлбәттә. Әмма моңа берәү дә зарланмады, түздек.

Шулай бер көнне больницага райком секретаре хатынын салдылар. Аның да бала­сы авырган икән Карыйбыз, аңа бөтенләй башка караш, бөтенләй башка мөнәсәбәт. Аңа читен, тар булмасын дип, ул урнашкан палатадан авыруларны күчерергә тотындылар. Кайберләрең башка палаталарга, икенчеләрен исә, турыдан-туры, коридорга урнаштыр­дылар. Врачларның шулай ялагайлануларын күреп, безнең никадәр нәфрәтләнгәнебезне белсәгез иде!.. Аңа гына ошамый, аңа гына кысан, имеш.

Әсәр турында тагын бер искәрмәм бар. Романда укучыларга аңлашылмый торган сүзләр байтак. Сүз дару исемнәре, медицина терминнары турында бармый, билгеле. Алардан башка да, мәгънәсен аңламаслык сүзләр очрый. Мин үзем, мәсәлән, сәхти­ян, ә г ъ л а, өрфия кебек сүзләрне, никадәр тырышсам да, аңлый алмадым...

М. Сөнгатуллина.

Татарстан.

Бүген, 22 майда, «Ак чәчәкләр» романын укып бетердем. Романыгызны үзебезнең врачларга да укырга тәкъдим итәргә уйлап торам әле. Укысыннар, белсеннәр, гыйбрәт алсыннар, дим. Чөнки безнең больница врачлары авыруларга игътибарсыз карыйлар, җанны әрнеткеч сүзләр әйтергә дә күп сорамыйлар. Шулай бер елны, кинәт авырып кит­тем дә, больницага барырга туры килде. Килсәм, эш сәгате бетеп килә икән. Врач, за­рымны игътибарсыз гына тыңлап торды да, миңа туп-туры карап, тыныч кына тавыш белән:

— Нигә иртәнге яктарак чирләмәдең соң? Эш сәгате бетте бит инде,— диде.

Әгәр безнең больницада да Әбүзәр абый кебек врачлар күбрәк булса, бәлки, мнп дә болай озак авырып йөрмәс идем, дип уйландым әле.

       С. Җиһангирова.

Татарстан

Ничек Сез, Габдрахман абый, Салах Саматовны һич тә көтмәгәндә әсәрдән төше­реп калдырдыгыз? Мин үзем һәм иптәшләрем андый әшәке кеше тиешле җәзасын алыр дип көткән идек. Шулай ук профессор Янгураны да болай буш кына калдырмаска иде.

Солдатлар исеменнән

Ф. Г ыйләҗев.

«Ак чәчәкләр» романында медицина терминнары һәр очракта да дөрес, татарча язылмаган. Әсәрдә «инфаркт миокардо» диелгән, аның татарчасы «мнокарда инфарк­ты» буладыр инде? Анда шулай ук «кордиалин уколы ясады» дигән фраза бар. Бу — шулай ук хата. Беренчедән, «кордиалин» түгел, ә «кордиамин». Икенчедән, врачлар «укол» терминын кулланырга тиеш түгелләр, чөнки ул медицина сүзе түгел.

М. Ш а м м а сов, врач.

Әгерҗе районы.

Романның геройлары белән бергә, миңа Гөлшаһидәнең «Акъярым» исемле җыры, ул жырның сүзләре дә бик ошады. Сагыш та, әрнү дә, өмет тә бар бу җырда. Аның көе дә, сүзләре кебек үк, әйбәттер тоела.

Кадерле редакция!

Мөмкин булса, журналның берәр санында бу җырның көен дә чыгаруыгызны үтенәм.

Ә. Фазлиәхмәтова.

Бәләбәй педучилищесы

Без, Кызылбай сигезеллык мәктәбе укытучылары. Сезнең «Ак чәчәкләр» исемле як» романыгызны бик яратып укыдык. Тагын шундый яхшы романнар иҗат итегез, озак яшәгез!

Нуретдинова, Уразаева, Ниязова, Ишмухаметова.

Курган өлкәсе.