Логотип Казан Утлары
Шигърият

ГӨЛШАҺИДӘ ҖЫРЫ

 

Җәүдәт Фәйзи музыкасы Габдрахман Әпсәләмов сүзләре

(Габдрахман Әпсәләмовның «Ак чәчәкләр» романыннан)

Сызлама, әрнемә юксынып, йөрәгем,

Сагынып, саргаеп өзелмә, үзәгем.

Мәхәббәт бер генә, килми ул гел генә,

Карлыгач шикелле кичекми һәр язда.

Ак күңел, пакъ күңел, бу кадәр ярсыма,

 Тилереп, шашынып дөньяны тарсынма.

 Син чыда барсына, сөюен хакына,

Ул килер, баш ияр бер заман каршыңда.

Хәзергә белми ул, хәзергә күрми ул.

Янганын, көйгәнең гел аның утында.

Җил исә тын гына, ай йөзә моң гына,

Күңелдә ул гына, йөрәктә ул гына.