Логотип Казан Утлары
Шигърият

Гамь төсмерләре

Көн яктысын кырыкка сындырган Кырык кырлы алмаз кебек донья, hap кырына уз төсмере сыйган. Төсләренә карап йөз ел уйла. Йөз ел уйла! Алсу төс—гамьсез төс, Сабыйлар иртәсе, Уеннар көтәсе, кызыклар көтәсе, Абыйлар нркәсе, апалар иркәсе. Җылы җир, җылы нур гомергә җитәсе. Алсу төс җылы төс, Гомерләр иртәсе. Хыяллар киртәсез, еракка китәсе... Шатлыклар көтәсе. Бәхетләр көлтәсе, Мәхәббәт, зөфафлар кичәсе. Ак тос пакь төс, Беренче кар төсе, Он төсе, сөт төсе, гөнаһсыз яр төсе. Риясыз, хәрамсыз, хәйләсез чак төсе, Кояштан иңгән иң изге тап төсе, Тормышның шат төсе, хак төсе. Яшел төс ямьле төс, Гомерләр бизәге: Уҗымнар гөжләве, урманнар җилләве. Яшәү һәм яшәрү, өмет һәм яз төсе. Сөю һәм сөелү, иркәлек, наз төсе, Озонлы айлы төн, яфраклы җил төсе, Төчкелтемәче, әчкелтем-төче, Кыяр, кузгалак, кычыткан исле, Үлемгә үчле, тереклек төсе. Зәңгәр төс—тыныч төс, Аяз көннәр төсе, Болытсыз, офыксыз, төпсез төннәр төсе, Чая чаткылы сихри күзләр төсе, Рәшәле болыннар, зур диңгезләр төсе, Серле эзләр төсе, Иртәнге томан һәм кичке эңгер төсе, Бәхетле мәхәббәт, ләззәтле сер төсе, Җитлеккән акыл, сабыр холык төсе, Аккошлы күл, ерак киңлек, уйчан болыт төсе, Бик чибәр кыз, якты йолдыз, мәңгелек боз төсе. Кызыл төс—дәһшәтле, Көрәш һәм кан төсе, Чамасыз кыюлык, ярсыган җан төсе, Янгын һәм һәлакәт, борчулы таң төсе, Тынгысыз көч, кичке шәфәкъ, тәмуг уты төсе, Нәфис чәчәк, кыргый кеше, мамонт сырты төсе, Борынгы җир, сугышлы чор, социаль аң төсе, Яралы вөҗдан, хәвефле ял төсе. Сары төс—моңсу төс, Әбиләр чуагы— Җимешнең мул чагы, дөньяның моң чагы, Сары ай сагышы, балигълык төсмере, Җитлегү, хушлашу, күз яше бөртеге, Көрсенү, үкенеч ямьнәре—үз сере. Кара төс—кыйгач каш, Сөрмәле күз төсе, Урланган мәхәббәт, яңгырлы көз төсе, Туган туфрак, затлы кием, шомлы төн төсе, Янаулы, мәкерле, зәһәрле он төсе, Ачы агу кебек хәйлә-хыянәт төсе, Явызлыкның канәгать төсе, Чукмар тоткан вәхши, Надан ир, Ачы тир төсе. Соры төс—пассив төс, Кол төсе, көл төсе, Таланган, изелгән, ирексез ил төсе, Кыргаяк ите төсе, мумия бите төсе, Бетү төсе. Кон яктысын кырыкка сындырган Кырык кырлы алмаз кебек тормыш, һәр кырына дөнья гаме сыйган, Исен-төсен төсмерләргә тырыш, Тырыш! ШИГЫРЬЛӘР Чишмә башы Бер эсседән качып, Бер суыктан, Кыргыйлыктан җаннар көйгәндер. Тау астыннан чишмә тибеп чыккан,— Бер яхшылык булсын дигәндер. Тау итәген ярып чишмә типкән, Салкын гына суы саф көмеш. Челтер-челтер итеп агып киткән, Дөнья буйлап киткән саф килеш. Ярларына яран гөлләр үскән, Юлаучылар ятып су эчкән, Төннәрендә ай шәүләсе төшкән. Иң кадерле нигъмәт -су икән. Анда килеп намаз укыганнар, Мосафирлар дога кылганнар. Чишмә башы—изге урын диеп, Тәсбих әйтеп торган урманнар. И хилафсыз, И хәйләсез дөнья, һәр чәчәгең көләч, шат була. Талларыңа асыл кошлар куна— Идеал да шулай саф була. Күктә кояш аңа карап торган, Шат йолдызлар аңа күз кыскан, Ана булып торган кара урман. Саф энҗеләр тамган болыттан. Челтер-челтер чишмә көләдер, һәй, Яшен атып болыт киләдер, Бу гөнаһлы җиргә, бәхет теләп, Изгелекләр шулай иңәдер. Еракларга агып киткән чишмә, Гасыр-гасыр гомер буенча. Ярларына тинтәк тирес түккән, Аны-моны уйлап тормыйча. Төрле чүп-чар җыеп бара-бара, Килеп җитә чишмә елгага, һәр тармагы яфрак яра-яра. Идеал да шулай болгана. Гомер бакый дигән гөлбакчада Сандугачлы таңнар яктыра. Ага-ага суы болганса да. Чишмә башы һаман саф тора. Бик читен Тар сукмак белән Тауларга менәм, Ерактан күрәм күк читен. Бик кирәк, димен, Түз, йөрәк, димен. Тауларга менү бик читен. Үзәнгә төшәм. Түбәнгә төшәм, Бик якын күрәм күк читен. Нихәл итәсең. Кая китәсең, Түбәнгә төшү бик читен. Елап туганмын, Елак булганмын, Дөньяга килү бик читен. Сөенеп китәрмен, Дөньядан китү бик читен. 100 яшь тулгач язачак җырым Күз алдымда шаулап 100 ел үтте, Тел зиначылары үлеп бетте,— Ялганчыга дөнья тар икән. Күңелем һәр көн илгә бәхет көтте, Бәхет көтеп, уй киләбен сүтте. Эшчәннәргә бәхет бар икән. Кичләр зәңгәр, таңнар ал икән. Ничаклы даһилар дөньяга килде, Ничаклы нәбиләр дөньядан китте,— Mini һаман да эшлим, мин исән. Көнгә карап көлеп йөргән өчен, Кешеләргә шатлык биргән өчен, Йөрәгем яшь, күңелем шук икән, Әллә мина үлем юк микән? Үзем өчен генә шигырь язам, Шигырь язмый тора алмаганга. Каләмемне ай нурына манам, Агачларда яфрак шаулаганда. Айлы кичтә зәңгәр утта янам. Йөрәгемдә хисләр кайнаганга. Үзем өчен генә шигырь язам. Шигырь укыр дуслар калмаганга. Каләмемне таң нурына манам, Агачларда яфрак шаулаганда. Үзем өчен генә шигырь язам, Шигырь язмый тора алмаганга. Чәчәкләрдән нәфис төсләр алам, Агачларда яфрак шаулаганда. Үзем өчен генә шигырь язам, Хыялымны тормыш алдаганга. Каләмемне үт суына манам, Йөрәгемдә нәфрәт кайнаганда. Яшен булып, яшел тауда янам, Болыт килеп, дөнья шаулаганда. Әҗәл упкынына каршы барам. Акыл, намус җирдә аунаганда. Ядрә кебек кайнар шигырь язам, Мәхлук булып тора алмаганга.