Логотип Казан Утлары
Публицистика

ГАЛИМҖАН АБЫЙ ҺӘМ АНЫҢ БЕЛӘН УЗГАН КӨННӘР ТУРЫНДА

 

 

1923 елның көзендә, Томскидан Казанга килеп, өлкә юридический курсларга укырга кергәндә, минем үземнең дә балалар өчен пьесалар язып, язучы бу­лырга хыялланып йөргән чагым иде. Шуна күрә, ул чорда әле Таграбфакта, әле Комклубта еш кына уздырылган әдәби кичә һәм диспутларга бик кызыксы­нып йөри идем. Гадәттә, ул кичәләрдә күбрәк Шамил Усманов, Һади Такташ, Кави Нәҗми, Гадел Кутуй кебек яшь язучылар була, торган иде. Бер тапкыр Комклубта оештырылган кичәләрнең берсенә, ничектер, Галимҗан Ибраһимов та килде Беренче мәртәбә шунда күрдем мин танылган язучыбызны. Ул,  төсе-бите беләнме, кай ягы беләндер, миңа портретлары буенча таныш Максим Горькийны хәтерләткәндәй булды. Игътибарымны, барыннан да бигрәк, Галимҗан Ибраһимовның бераз кырыс, шул ук вакытта бик акыллы күз карашы җәлеп итте.

Ә танышуын соңрак (1924 елның язында булса кирәк), «Безнең юл» журналы ре­дакциясенә эш илткәндә таныштым. Эш дигәч тә, әллә ни эш кыйрату түгел иде инде. Ул елларда, татарча язу машинкалары булмаганлыктан, наборщиклар танымаслык кулъязмаларны күчертеп яздыралар иде. Һәм мин дә редакцияләрдән шундый эшләр алгалый идем.

Бара-тора. бигрәк тә. мин Кави Нәҗмигә тормышка чыкканнан сон. бу танышлык көннән-көн тирәнәя барды. Галимҗан Ибраһимов безнең күнелдә абыебыз, якын дусы­быз һәм киңәшчебез урынын алды.

Галимҗан абый, авырып, Казаннан Ялтага күчкәннән соң да арадагы бәйләнеш өзелмәде. Өзелмәде генә түгел, хәтта тагы да ныгый төште. Бу бәйләнеш, бердән, хатлар аша дәвам итте. Икенчедән, Кара дннгез якларына юл төшкән саен, ә кайчак та, ерак юлны якын итеп дигәндәй, Галимҗан абыйның хәлен белер өчен, махсус Ялтага бара торган булдык. 1929 елның җәй ахырында Кавказ, Кырым якларындагы тугандаш республикалар буйлап сәяхәткә чыккан бер төркем татар язучылары да (композитор Салих Сәйдәшев, артист Шакир Шамильский һәм бер-ике журналист та бар иде безнең арада). Кырымга җитү белән үк, Галимҗан Ибраһимов белән күре­шергә, аның хәлен белергә бардылар. Каты авыру, хәлсез булуына да карамастан, Галимҗан абый безне бик шатланып, ачык чырай белән каршы алды һәм сәяхәтебез­нең ничек үтүе, кайларда кемнәр белән очрашу, ниләр күрүебез турында төпченеп сораштырды.

Ә 1930 елның җәендә Кави белән Сочига ял итәргә баргач, һич уйламаганда, Уфа язучылары Сәйфи Кудаш һәм Булат Ишемгуловны очраттык. Нәкъ шул көннәрдә Галимҗан абыйның Кавига 13 августта язган җавап хатын алган идек. (Ул хат «Совет әдәбияты» журналының 1936 елгы 10 санында басылды.) «Сочидан Ялта аркы­лы кайтып, безгә керсәгез күңелле булыр» дигән юллар да бар иде ул хатта. Бу безгә җитә калды, озак уйлап тормый, җилкенеп, Сәйфи Кудаш, Булат Ишемгуловлар белән бергә дүртәүләп пароходка утырып, Ялтага киттек. Галимҗан абый белән бу очрашуны Сәйфи Кудаш «Онытылмас минутлар» исемле истәлекләр китабында шактый тулы искә төшереп үтә...

Ялтага 1932 ел бару хәтердә аеруча яхшы сакланган. Хәер, ул баруда бер-ике сәгать яисә бер-ике көн генә түгел, бер айга якын торылды шул анда. Ул елның апре­лендә мин, Мисхордагы «Коммунарлар» санаториясендә дәваландым да, путевка срогы тулгач, Ялтага Галимҗан абый квартирына күчеп килдем. Берничә көннән, отпуск вакыты җитеп, Казаннан Кави дә килеп төште. Безнең гостиницага күчәргә уйлаганны белгәч, Галимҗан абый:

— Ник анда күченеп маташырга? Минем бер бүлмә буш бит әнә, тора бирегез шунда, чирем йогудан курыкмасагыз. Сезнең белән миңа да күңеллерәк булыр, - диде

Бер ел гына элек Галимҗан абыйның бердәнбер баласы — яраткан Рөстәме үлгән иде. Аның ялгызлыгын һәм күңеле әле дә шактый төшенке булуын искә алып, без Галимҗан абый квартирында торып калдык. Ул һаман шул Халтурин урамындагы 5 нче йортның икенче катында, ике бүлмә һәм верандалы квартирда тора иде. Дәвала­ну режимын элеккечә нык саклый һәм сәламәтлеге дә элекке еллардагыга караганда бераз яхшыра төшкән иде ул чакта (Без Казанга кайтып киткәч, бер-ике айдан соң (30. VII) язган хатында: «Үзем тазарам, үлчәү һаман арта бара» дип әйтеп үтә ул.)

Галимҗан абыйның йорт эшләрен шактый олы яшьтәге, былкылдап торган тулы гәүдәле бер украин карчыгы (исеме хәтердә калмаган) башкара. Ул иртә килеп кич китә. Болай үзе шат күңелле, бертуктаусыз сөйләнә, ләкин еш кына, кәефе кырылып, мыгырданырга ярата. Галимҗан абый, аның холкын һәм шапшаклыгын өнәмәсә дә, түзәргә мәҗбүр, чөнки яраклы кеше табуы җиңел түгел.

Гадәттә, көн шул карчык килүдән башлана. Мин барып ишек ачуга, ул, һәркөнне диярлек, көр күңел һәм шактый калын тавыш белән: «Тетя Соня, тетя Соня! Вам посылка из Херсона! А в посылке три миллнона, аяй,  яй», дип такмаклап (ул чорда андый такмаклар модада иде) килеп керә. Аннары коридор буйлап туп-туры веран­дага уза да, уң як почмактагы (иске ак киндер чаршау белән бүленгән ул почмак кухня хезмәтен үти иде) өстәл өстенә кулындагы кәрзинен куеп: «У вашего чабана хлеба-соли нема, а у нашего чабана всего-всего полно», дип сөйләнә-сөйләнә, базардан алган әйберләрне бушатырга тотына. Ә кайбер көннәрдә ул тантаналы тавыш белән:

— Вот и птички,— дип, кәрзиннән бер-ике бүдәнәне алып, кулында бераз селкеп торганнан соң, өстәл өстендәге яшелчәләр янына куя (Ит, азык- төлек мәсьәләсе Ялта кебек зур курорт шәһәрендә аеруча читен иде ул елларда. Шуңа күрә Галимҗан абыйга, Ялта партия, совет оешмалары тарафыннан бирелгән паегы беткән чакларда, еш кына шул йодрык хәтле бүдәнәләр белән ризыкланырга туры килә. Ләкин яз көне ул бүдәнә дә бик сирәк, җитмәсә тагы үтә ябык була торган иде.)

Шунда әбинең тавышын ишетеп, күгелҗем халатын иңбашына гына салып, үз бүлмәсеннән Галимҗан абый да килеп чыга һәм бераз вакыт кухня өстәле өстендәге «натюрмортка карап тора. Ул арада әби базардан нәрсә алганын, ул әйберләрнен һәркайсына күпме түләгәнен бер-бер артлы тезеп, хисап бирергә тотына. Карчык ана гадәттә «хозяин!» дип эндәшә. Бу сүзне Галимҗан абыйның җене сөйми иде. Исәп-хисабын бетергәннән соң, әби. керосинка ягып, иртәнге аш әзерләргә керешә. Иртәнге аш өлгергәнче, Галимҗан абый белән Кави я верандада, я ишек алдындагы бакчада сөйләшеп утыралар. Ашап-эчкәннән соң, яңа килгән газеталар белән танышалар. Ан­нан Галимҗан абый, үз бүлмәсенә кереп, бераз ял итә дә, караватында аркасын мен­дәргә терәп утырган килеш, китап укый, ә кәефе яхшы булган көннәрдә язарга утыра. Ничек өлгерә иде икән ул, белмим. Ләкин шул авыру хәлендә дә матур әдәбият өлкә­сендә яңа чыккан китапларның һәркайсын диярлек укып, яисә һич югы күздән кичереп барырга вакыт таба иде.

Ул, гомумән, китап җыярга яратса да, үзенең Ялтада яшәвен вакытлы бер хәл дип караганлыктан булса кирәк, анда үзенә аеруча кирәкле китапларны гына сатып алып, гадәттә шәһәр кигапханәсеннән файдалана. Хәер, бу чорда аның акча ягы да шактый кысан һәм квартирында артык шкаф куярлык урыны да юк иде. Ялта шәһәр китап­ханәсенең архивы сакланган булса, ул еллардагы картотекалар буенча, Галимҗан Ибраһимовның ул китапханәдән даими рәвештә файдалануын һәм нинди китаплар алып укыганлыгын белергә булыр иде.

Китап дигәннән, шул 1932 елны, Ялтада торганда, күнелсез хәлгә тарыдым мин бер тапкыр. Көннәрдән бер көнне Галимҗан абый миңа:

        —Укымаган булсаң, Николай Тихоновның бу китабын укып чык әле син, Сәрвәр, - дип, «Сугыш» исемле повестьны бирде.

        Ул минутта мин, ниндидер йомыш белән, Набережная урамына барырга җыена идек. Кайтышлый шәһәр бакчасында ял иткәндә укырмын дип, китапны үзем белән алып киттем. Һәм бакчада утырып укый да башлаган идем мин аны. Ләкин, гөнаһ шомлыгына каршы, әле күптән түгел санаториядә бергә даваланган хатын очрады да, аның белән сөйлашә-сөйләшә эскәмяиядән торып киткан чакта, китапны онытып калдырганмын. Ярты юлга җиткәч, исемә төшеп, кире йөгереп бардым баруын, ләкин китап­тан җилләр искән иде инде...

Галимҗан абыйга шунда ук әйтергә курыктым, билгеле. Иртәгесен китап кибе­тенә дә барып карадым, булса сатып алырмын дигән идем. Ләкин анда да юлым унмады. Галимҗан абыйның китапларга карашын, аларны шундый кадерләп тотуын белмәсәм, ул дәрәҗәдә борчылмас та идем. Китапханә китабы бит әле җитмәсә! Шулай эчемнән генә ут йотып йөргәндә, Галимҗан абый:

— Я ничек «Сугыш»? Ошадымы? — димәсенме.

— Ярыйсы кебек. Укып бетермәдем әле, — дидем дә, каушавымны сиздермәс өчен, чаршау артына кереп киттем.

Ә икенче көнне инде ул:

— Китапханәгә төшеп менмәссеңме, Сәрвәр? Аннан алган китапларның срогы тулды бит. Менә тагын боларын алып кайтырсың, — дип, кулыма берничә китап исеме язылган кәгазь кисәге тоттыргач, мин, җир ярылса, җир тишегенә керердәй булып, «Сугыш» повесте белән казага калуымны сөйләп бирергә мәҗбүр булдым.

Галимҗан абыйның чырае кинәт әллә ничек кырысланып китте.

    —Их, исәр! Оятлы иттең син мине. Моннан сон ул китапханәгә барганда ни битем белән күренермен, — диде дә борчулы уйга талгандай булып тынды.

    — Сез гаепле түгел бит, Галимҗан абый, үзем барып сөйләрмен, аңлатырмын. Бөтенесе рәтләнер, борчылмагыз, зинһар, — дип, аны тынычландырырга тырыштым

Сүзгә Кави дә кушылды. Ул китапны, ничек тә, Мәскәүдән табып җибәрергә вәгъдә иткәч, Галимҗан абый бераз тынычлангандай булды-булуын, ләкин чырае бөтенләй үк ачылып җитмәгән иде әле. Шуңа күрә китапханәдән кайтуыма верандада Шакир Даутовны  күргәч, бик шатландым. Үтә тыйнак, тыныч табигатьле, бик сөй­кемле бу иптәшне Галимҗан абый ифрат ихтирам итә һәм, бертуган энесе кебек күреп, ярата иде. Даутов иптәш үзе дә, Галимҗан Ибраһимовка тирән ихтирам белән карап, кирәкле даруларны табу, азык-төлек паегы белән тәэмин итү кебек эшләрдә бик күп ярдәм итеп, аның турында еллар буе өзлексез кайгыртып торды. Шундый җаваплы урында эшләвенә, үзенең төп эше дә муеннан булуга да карамастан, Даутов иптәш, әледән-әле Галимҗан абый янына килеп, аның хәлен белергә, озаклап сөйләшеп уты­рырга да вакыт таба иде.

Анын турында Галимҗан абыйның:

   — Чын ленинчыл большевик ул безнең Шакир! Татар әдәбиятын да укый әле үзе! — дип, шатланган да, гаҗәпләнгән дә кебек әйткән сүзләре хәтеремдә калган.

Инде кояш баеп килә. Галимҗан абый, Кави, Шакир Даутов өчесе верандада бик иркенләп сөйләшеп утыралар. Әби кайтып киткән иде, мин чәй әзерләргә керештем. Чәйдән соң Галимҗан абый:

    —  Карта уйнап алабызмы әллә, егетләр, әй? Шакир, синең вакыт ягын ничек, ашыкмыйсыңмы? — диде.

Кәефе аеруча күтәренке чакларда ул ара-тирә алтмыш алты уйнарга ярата. «Карта уйнаганда баш ял итә, бүтән бернәрсә турында да уйламыйсың», ди торган иде.

Өстәлне бушатыр өчен, тиз генә табынны җыярга керештем. Галимҗан абый үз бүлмәсенә карталар алырга кереп киткән арада, Кавине бер читкәрәк алып китеп:

   — Синең белән без бер яклы булыйк яме? Отарга тырышмыйк, — дидем (Үзе сер бирмәскә тырышса да, отылган очракта Галимҗан абыйнын чын-чыннан кәефе кырылганын белә идек ). Ләкин андый чакта, үч иткәндәй, яхшы карта керә бит әле. Кави белән үзара сүз куешуга да карамастан, бер-ике тапкыр отмый да булмады. Шулай да шаулашып, көлешеп бик күңелле утырдык, һәм мин теге повесть турында артык сүз кузгалмас дип уйлаган идем инде. Ялгышканмын икән. Даутов кайтып киткәч, Галимҗан абый тыныч кына:

- Я, ничек? Эшне җайладыңмы, Сәрвәр? Җайласаң ярый. Хәзер минем сиңа бер тәкъдимем бар. Тихоновның ул повестен Кави Мәскәүдән табарга булды биг. Сез аны ике данә алыгыз. Берсен миңа җибәрерсез. Берсен син үзең ал да, Казанга кайткач, татарчага тәрҗемә ит. Әсәре дә бик үзенчәлекле, кирәкле әсәр... — диде дә, бераз тынып калганнан соң, көлемсерәп, — Ялтада уздырган көннәрнең дә истәлеге булыр, — дип өстәде. Синең өчен гыйбрәтле истәлек булыр. Китап кадерен белергә кирәклекне исеңә төшереп торыр ул», дип әйтергә дә теләгәндер, бәлки, эченнән генә.

Һәрхәлдә, ул вакыйга минем өчен онытылмаслык бер сабак кебегрәк булды. Ә «Сугыш» повестен Казанга кайту белән үк тәрҗемә итәргә тотындым. 1933 елда ул басылып та чыкты. Һәм әле хәзер дә китаплар актарганда шул ловестьне күрсәм, 1932 елның язы, Ялта, Галимҗан абый үзе һәм аның белән бергә үткәргән көннәр җанланып күз алдыма килеп баса.

*

* *

Ялтага шул баруыбызда ук Галимҗан абый алдында тагын бер тапкыр һәм элек­кесеннән дә битәр адәм көлкесе булдым әле. Шулай беркөнне әби, базардан гөрләп, шаулап кайтып керде дә, черешня өлгерүен әйтте. Чәй эчәргә утыргач, Галимжан абый, сүз арасында гына:

   — Вареньесы тәмле була торган иде ул черешняның. Ләкин әлеге шул шикәр... — дип куйды.

  — Кайнатырбыз. Кави шикәр алып килде бит, — дидем мин аның сүзен куәтләп. Кави Казаннан үзебезнең паек шикәрен алып килгәч тә, аның бер-ике килосын шул ният белән җыеп куйган идем. Шунда ук базарга да йөгермәкче идем инде, ләкин Галимҗан абый:

   —Тукта әле, ашыкма. Беренче көннәрдә әле рәтләп тәм дә кереп җитмәгән була ана, бәясен дә яхшы каералар ... — дип, бераз сабыр итәргә кушты.

Ике-өч көннән соң, бик олыдан кубып, черешня алып кайткан идем дә, изелә тор­ган сорт булып чыкты. Әби мондый черешнядан варенье кайнатырга кинәш бирмәде. Ара шактый ерак булса да, икенче тапкыр барырга туры килде. «Булгач булгач, ботка булсын» дим инде, үземчә. Нинди ботка буласын белмим әле...

Шулай, базар белән ике арада киләп сарып йөри торгач, ярты көн үтеп тә китте. Ниһаять, аш пешеп, чәй кайнап, керосинка бушаганнан соң гына, вареньены кайнатыр­га тотынырга туры килде.

Ул көнне кич Ялта шәһәр театры бинасында, нинди уңай беләндер, бер җыелыш булырга тиеш, һәм анда Галимҗан абый белән бергә без дә чакырылган идек. Җые­лыш башланырга бер сәгатькә якын бар иде бугай әле, Галимҗан абый верандага чыгып:

     — Әйдә киен инде, Сәрвәр! — дип, мине ашыктыра башлады.

     — Иртә бит әле, Галимҗан абый,— дим, вареньеның күбеген ала-ала.

     —Минем кичегеп йөрергә яратмавымны беләсең бит. Минем йөреш белән анда барып җиткәнче дә байтак вакыт кирәк. Әйдә җыен. Көзге алдында озак маташма тик! — дигәч, керосинканың утын баса төшеп, бүлмәгә кереп киттем. Үзем киенгән ара­да варенье җай гына кайный торсын, янәсе. Ләкин мин өсбашымны да алыштырып өлгермәдем, Галимжан абый бүлмә ишеген шакып:

        — Булдыңмы, Сәрвәр! Киттек. — диде.

Коридорга чыксам, ул инде пальтосын да, эшләпәсен дә кигән, бер кулына таягын, икенче кулына өн ачкычын тоткан килеш, ишекне бикләп чыгып китәргә әзер тора.

Өчәүләп театрга таба киттек. Без барып җитүгә озакламый җыелыш башланды. Галимҗан абый президиумда иде. Җыелышның рәсми өлеше беткәннән соң, ул безнен янга партерга күчеп утырды. Исеме хәтеремдә калмаган, ниндидер ике пәрдәлек пьеса әзерләгәннәр икән. Аны да карарга булдык. Галимңан абыйның кәефе күтәренке иде.

Шулай тыныч кына театр карап утырганда, кинәт яшен суккандай булды. Керо­синкам янган килеш калган бит! Шул вакытта ук кайтып китәргә генә иде миңа. Галимҗан абыйга дөресен әйтсәм, кинәт курку, борчылудан аңа, авыру кешегә, бер­бер хәл булмагае дим. Нинди дә булса бүтән сылтау эзләп табарга башым эшләмәде. Пьесаны карап бетергәнче, инә очында утыргандай, боргаланып утырдым. Ниһаять, спектакль тәмам булуга, сабырсызланып урынымнан сикереп тордым да:

    — Өй ачкычын бирегез, Галимҗан абый. Сез җай гына атлап кайтканчы мин чәй кайната торырмын, — дигән булдым. Чәй кайнатудан бигрәк, алдан үзем кайтып күрәсем килде өйдәге хәлне.

Пальто кесәсеннән ачкычны алып биргән чакта, ул:

   — Әйе шул. Варенье белән чәй эчәрбез, әле әйбәтләп, — дип, эчтә янган утны та­гын да дөрләтеп жибәрде.

Мин, бер сүз-дәшмәстән, күземә ак-кара күренми, театрдан чыгып чаптым. Ул ча­гындагы кичерешләремне тулысынча тасвир итеп бирү дә читен хәтта. Варенье турын­да уйламыйм да инде. Шикәре бик кадерле булса да, аннан да ваз кичкәнмен. Өйгә якынлашкан саен берсеннән берсе куркыныч күренешләр күз алдыма килә башлады.  Керосинкадан чаршауга ут кабынган булуы бик ихтимал бит. Кухня өстәленнән ерак түгел ич ул чаршау. Хәзер йорт дөрләп янадыр, йорт, андагы бөтен әйберләр һәм шунда кинәт кылт итеп, Галимҗан абыйның кулъязмалары искә төште дә, әллә ничек башым миңгерәүләнеп китте, тез буыннарым калтырый башлады. Керосинканың ян­ган килеш калуы исемә төшкәч үк кайтып китмәвем өчен үз-үземне әрли-әрли йө­гердем.

Ниһаять, Халтурин урамы чатына да җиттем. Янгын машиналары күренмәгәч, эчемә аз гына җылы кергәндәй булды. Тәмам эштән чыгып, әлсерәп кайтып җитеп, мәтәлә-кадала баскычтан менеп ишекне ачып җибәрсәм... коридор, веранда җирдән төтен. Бәхеткә каршы, ярый әле мае янып бетеп, керосинка үзе сүнгән булган. Ә варенье... ташкүмергә әйләнгән диярлек. Ансы, ансы! Эмальле кастрюль бөтенләй эштән чыккан, адәм карарлык түгел. Төтен таралсын өчен, тиз генә веранда тәрәзә­ләрен ачып җибәрдем. Керосинкага якадан керосин салып, чәйнекне утыртуга, Галим­җан абый белән Кави кайтып керделәр. Өйдәге хәлне аларга озаклап аңлатып торырга туры килмәде. Төтен таралып бетмәгән иде әле.

Шунда Галимҗан абый минем хәлне чыраемнан анладымы, белмим, ләкин бер генә авыр суз дә әйтмәде, шелтәләмәде.

      — Ашаттың варенье! — дип кенә куйды. Аннан бераздан, мине юатырга теләп­ме: — Миндә дә гаеп бар. Мин ашыктырдым шул. Ярый, хәерле каза булсын, — диде

Аның каравы, иртәгесен әби бирде кирәкне... Нибар байлыгы ике кастрюльдән торган йортта шуның берсе эшкә яраксыз булып калу бик сизелерлек каза иде шул. Хәзер, безнең кибетләрнең киштәләре генә түгел, хәтта идәннәре дә савыт-саба белән тулган заманда, бу бик әһәмиятсез һәм, бәлки, көлке бернәрсә булып тоелыр .Ләкин ул елларда көнкүреш әйберләрен җитәрлек эшләп чыгару мөмкинлеге юк иде шул әле. Шуңа күрә әбинең, ике кулсыз калгандай булып, мине Ялтадан киткәнче һәркөнне диярлек табалавы бик табигый иде. Соңыннан, Казанга кайтышлый, Мәскәүдән бер кастрюль табып җибәреп, Галимҗан абыйдан бигрәк әбине ризалатканбыздыр дип уйлыйм. Ялтада исә торгсин магазинында туры китерә алмаган идек аны.

 

***

Торгсин дигәч, искә төште әле. Бер тапкыр мнн Галимҗан абый өчен дә фай­далы, үзебезгә дә тансык ризык дип, Ялтаның торгсин магазиныннан берәр банка куе сөт белән какао алып кайткан идем. Шуны кайнатып табынга куйгач, Галимҗан абый, мина күтәрелеп карады да:

    — Каян алдың моны? Паекка бирмәгәннәрдер ич? —дип сорады.

    — Юк, — мин әйтәм. — Торгсиннан алдым.

     —Нәрсә? Йөзегеңне бирепме әллә?

     —Юк ла. Үзебезнең совет акчасына.

      —Бернәрсә дә аңламыйм. Ә-ә! Бона сатып алыпмы? Ул хакта, ничектер, колагыма кергән иде бугай бер. Күпме тора соң ул бона дигәннәре?

    — Төрлечә була, мин әйтәм, — алтын исәбе белән бер сумлык бонаны бүген 37 сумнан саталар иде.

     — Чеп-чи спекуляция бит бу! — диде Галимҗан абый ачуланып. — Күрәсеңме. Кави, спекуляциянең баш тыкмаган җире юк. Ә сиңа андый паразитлар белән алыш-биреш итмәскә киңәш бирәм, Сәрвәр.

Аннан ул, бераз уйга чумгандай булып утырды да, тагын сүз башлады:

   — Карап-карап торам да, акчаны бик абайсыз туздырасыз сез икегез дә. Кирәккә дә, кирәкмәскә дә... Бер дә алдын-артын уйламыйсыз. Ай саен аз-азлап экономия ясап, саклык кассасына сала барырга кирәк. Русларның «на черный день» дигән гыйбарәсе бар бит. (Бу сүзләрне ул шулай русча әйтте.)

Аңа каршы Кави:

— Безнең заманда нинди кара көн булуы мөмкин. — дигәч. Галимҗан абый:

           — Мин дә туры мәгънәсендә әйтмим аны, ләкин дөнья булгач, ни булмас! Аннан тагын берәр нәрсәгә тоташ акча кирәк булып куюы да бар бит. Хәер, мин күргән хәтле нужа күрмәгәнсез шул сез. Акча кадерен белмисез. Бер шырпыны дүрткә ярырга туры килгән чакларым булды минем заманында. — дип сүзен очлады.

Шул көнне микән, әллә иртәгесен микән, ансын ачык хәтерләмим, аштан сонгы чәйне эчкәч, Галимҗан абый:

— Көн бик әйбәт. Набережнаяга төшеп, дингез буенда йөреп кайтмыйбызмы? — дигән тәкъдим кертте.

Аның кәефе яхшы көннәрдә без, ара-тирә, шулай йөрергә чыгып керә идек. Башта яр буенда, тын диңгез өстенә карап, сөйләшә-сөйләшә, озак кына ял итеп утырдык. Шунда диңгез буе аллеясында рәсемгә төшереп торучы бер фотограф бәйләнде үзе­безгә. Ул көнне рәтләп төшеме булмаган, күрәсең. «Ярый әйдә, бер истәлек булыр» дип. өчәүләп рәсемгә төштек. Мине урындыкка утыртып, Галимҗан абый белән Кави икесе ике якка басып төшкәннәр иде. 5—10 минутта эшләп тә бирде аны фотограф. Ләкин, кызганычка каршы, ул рәсем миндә, ничектер, сакланмаган. Берәр сәгать чамасы ял иткәннән соң, кичке ашны да ашап чыгарга булып, юл өстендәге кафе-ресторанга кердек. Кечерәк кенә, бик чиста бу ресторанда гадәттә кеше аз була һәм без, йөрергә чыкканда, һәркайчан диярлек шунда кереп ашый торган идек.

Ишектән керүгә швейцар, Галимҗан абый белән исәнләшеп, аның хәлен сорашыр­га тотынды. Алар икесе сөйләшкән арада, Кави белән без, эчкә үтеп, официантка за­каз бирә тордык. Ашыкмыйча, озаклап утырып, кичке ашны ашаганнан соң, кайтырга киенгәндә, Галимҗан абый, гадәтенчә, швейцар картка күпмедер, һәрхәлдә шактый мул, чәйлек бирде.

Урамга чыккач:

    — Сезнең эшләпәгез белән таягыгыз бик кыйбатка төшә болай булса, Галимҗан абый. Кави белән мине юкка-барга акча туздырган өчен шелтәлисез. Ә үзегез ашарга кергән саен шул картка әллә нихәтле чәйлек бирәсез, — дигән идем, ул:

   — Анысы бөтенләй икенче эш. Ул татар язучылары ярлы икән дип уйламасын дим. Мин —бай, шайтан —ярлы дигән сүз бар бит. Чәйлек бирүне гомумән хупла­мыйм да мин үзем. Ләкин гасырлар буе килгән ул йоланы бетерер өчен байтак көрә­шергә туры киләчәк әле. Аннан соң тормышы да бик авыр ул картның, дип җавап бирде.

Бер тапкыр Галимҗан абый белән икебезне Кави утка-суга салды әле. Май ае. Виноградның искесе беткән, яңасы өлгермәгән чак. Врачлар Галимҗан абыйга виноград суы эчәргә киңәш биргәннәр иде. Аны, күбесенчә, Массандра шәраб подвалының Ялтадагы магазинында табарга була. Ул магазинның директоры Рәхмәтуллин (Татар­станныкы иде бугай ул үзе) Галимҗан абыйны белә, бик ихтирам итә, кайчакта:

— Менә монысы Галимҗан Ибраһимовка минем күчтәнәч. Үзе эчмәсә дә, читтән килүче кунаклары булгалый бит аның. Чын Кырым шәрабын татып күрсеннәр,-дип, сатуга сирәк чыга торган, әллә ннчәшәр еллык шәрабларның берәрсен биреп җибәрә иде.

Беркөнне Кавинең Набережная урамына төшәргә җыенуын күреп, Галимҗан абый:

    — Рәхмәтуллин янына да кереп чык әле син, Кави. Юл өсте ич. Бер-ике шешә виноград суы алып кайтырсың, — диде.

   —  Ярый. Була ул. Галимҗан абый!—дип, Кави чыгып китте.

Китте дә югалды бу. Ике-өч сәгатькә якын вакыт үтте. Һаман кайтмый да кайт­мый. Без инде моңа ни булды икән, дип борчыла башладык. Галимҗан абый:

   — Йөзә белә бит ул Кави?! — дигәч, куркынып киттем. «Диңгезгә коенырга төшеп, суга батмадымы икән» дигән уй бер минем башыма гына килмәгән. Галимҗан абый белән икебезнең дә күңелгә бер үк тәшвиш төшкән икән. Инде көн кичкә таба авыша башлады. Берничә тапкыр урамга да чыгып карадым. Галимҗан абый да веранда тәрәзәсеннән күзен алмый. Шулай, без тәмам аптырашып, нишләргә белми торгандыр, ниһаять, тирләп-пешеп, Кави кайтып керде бер заман! Ләкин кыяфәтенә әдәм карар­лык түгел. Өстендәге ак кителенең иңбашлары, бигрәк тә күкрәк турысы, ермач-ермач булып пычранган.

Аны күрүгә:

— Сиңа ни булды? — дип, икебез берьюлы кычкырып җибәрдек.

Кави, туктагыз, сулу алырга ирек бирегез дигән сыман, бер-ике минут дәшми утырганнан соң, портфеленнән ике шешә виноград суы чыгарып өстәлгә утыртты.

 — Менә булды, Галимҗан абый! Тик бу юлы шактый кыйбатка төште бу шифалы су! — дип, көлемсерәп куйды.

Һәм шуннан соң инде, үзенең нинди хәлгә тарыган булуын бәйнә-бәйнә сөйләп бирде.

Рәхмәтуллинны кибетендә туры китерә алмагач, Кави, өенә ашарга киткәндер ул, мөгаен, дип, аның квартирына барган икән (Магазиннан ерак түгел иде анын торган җире.). Анда ишек шар ачык булгач, Кави, «керүеннән элек чыгуыңны уйла» дигән сүзне онытып, аны-моны уйламый, өйгә керә. Караса, беркем дә юк. Хуҗалар ишек алдындадыр, ахрысы, хәзер керерләр дип, биш-ун минут көтеп утырып та карый. Аннан инде, бер дә кергән-чыккан кеше булмагач, китәргә булып, ишек янына баруга, әллә каян бозау чаклы овчарка килеп чыга да, үрә баскан хәлдә «һав!» дип, алгы аякларын Кавинең инбашына терәп, аны артка чигендерә. Бу көтелмәгән хәлдән Кавинен коты алына, билгеле. Ләкин нишләмәк кирәк? Ул, диванга утырып, төрлечә план корырга тотына. Сикереп төшеп булмасмы дип, тәрәзә янына да барып карый. Ләкин ул утырып торганда, йокымсырагандай булып, тыныч кына идән уртасында сузылып яткан эт, Кави кузгалып, янындагы портфеленә кулын сузуга, бер күзен генә ачып карый да, ди, ул урыныннан торды исә, дәррәү, зобаныйдай булып, каршысына килеп баса икән. Кави бер торып, бер утыра. Утыра торгач диванда бераз черем итеп тә ала. Чарасыздан хуҗаларның берәрсе кайтканны көтәргә мәҗбүр була.

Бу маҗараны, мин шул вакытта безгә Кави үзе сөйләгән төсле, оста тасвир итә алмыйм, билгеле. Ул аны, бөтенесен аермачык күз алдына китерерлек, җанлы итеп һәм үзенә хас юмор белән сөйләде. Ул сөйли, без тыела алмый көләбез. Бер-ике тапкыр Галимҗан абый да:

   — Тукта, Кави! Көлдереп үтерәсең бит инде!—дип куйды хәтта.

Кави исә, Рәхмәтуллин өендә шулай «әсир» булып утырганда башыннан кичкән хәлне сөйләп бетергәннән соң:

— Кителем китель генә түгел иде! Кардан ак, сөттән пакъ иде. Харап итте, ка­һәр! Күрегез инде моны!—дип, урындык артына элгән кителен, кулына алып, җәеп күрсәтте.

Шуннан соң, Рәхмәтуллинны телгә алган саен, Кави белән булган шул маҗараны искә төшереп, тагын бер рәхәтләнеп көлә торган идек. Һәм без виноград суына ба­рырга җыенган саен, Галимҗан абый:

— Озак йөрмәгез. Теге зобаный янына кермәгез тагы! — дип, көлеп озатып кала иде.

(Байтак еллардан соң, Бөек Ватан сугышы вакытында, Казанда очраштык әле без иптәш Рәхмәтуллин белән. Кырымга немец гаскәрләре керер алдыннан, хөкүмәт кушуы буенча, Массандра подвалларындагы аеруча кадерле, кыйбатлы шәрабларны үзләренең ничек итеп самолетларда тылга озатуларын һәм калган өлешен дннгезгә түгүләрен сөйләде ул безгә. Казаннан Бөгелмәгә киткән иде, хәзер кайдадыр, исәнме­дер — белмим.)

***

Кичен, йөрергә чыкмаган көннәрдә, Галимҗан абый верандада ял итеп, гәпләшеп утырырга ярата. Ара-тирә аның хәлен белергә килүче иптәшләр дә була шунда. Кеше булмаганда өчебез генә сөйләшеп утыра торган идек.

Кнчке эңгер-меңгер чак. Веранданың ачык тәрәзәләреннән диңгез сулышы керә. Төрле-төрле хуш исләр бөркелә. Магнолияләр, розалар чәчәк аткан. Күңелгә рәхәт тә, шул ук вакытта бераз ямансу да. Чөнки безнең, Галимҗан абыйдан аерылып, Казанга кайтып китәр көннәр дә якынлашып килә иде инде. Шундый кичләрнең берсе хәтердә аеруча яхшы сакланган. Бер тапкыр шулай, җай гына гәпләшеп утырганда, Галимҗан абый ничектер Троицкин, кайчандыр мин укыган Дарелмогәллимәт турында, аның кайбер укытучылары турында сүз башланды. Безнең уртак танышлар байтак булып чыкты. Шәехзадә Бабичның Троицкида яшәгән чагы белән дә кызыксынып сораштыр­ды ул.

Шунда Кави дә сүзгә кушылып:

 —  Мәҗит ага Гафури да байтак торган ул Троицкида. Берничә көн генә булса да Тукай да булган анда, Дәрдемәнд, Бабич... Менә шулар турында «Дүрт шагыйрьнең Троицк чоры» дипме, ничек тә бернәрсә язарга кулым кычытып йөри әле, Галимҗан абый. Сез ничек карыйсыз моңа? — дип сораган иде.

Галимҗан абый:

— Гомумән, кызык идея бу үзе. Ләкин сиңа, күңелеңне чуарлатмый, беренче чи­ратта «Гаринзон»ны очлап чыгарга кирәк. Башка нәрсәләр белән мавыкмый тор хә­зергә. Ул «Дүрт шагыйрь...»гә дә өлгерерсең әле. Исәнлек кенә кирәк. — диде дә, тирән көрсенеп куйды.

 

***

      Шулай көн артыннан көн туып, бер ай вакытның үткәне сизелми дә калды. Без, Казанга кайтырга җыенып, извозчикка утырып чыгып киткәндә, Галимҗан абый:^

— Хәерле юл, туганнар! Тагын килегез. Казанга, андагы иптәшләргә сәлам әйтер­сез. Кайтып җиткәч тә, хат язып салырга онытмагыз! — дип, капка төбендә моңаеп озатып калды. Аның бу кыяфәте әле бүген дә күз алдымда.

Озак вакыт бергә булу безнең араны тагы да якынайткан иде. Галимҗан абыйны ялгыз калдырып китү күңелгә авыр, ямансу булды. Һәм озакламый Ялтага абыйсы килгәнен белгәч, без дә шатландык. («Миндә хәзер абый кунак булып ята. Ай була­чак», дип язган иде ул,  югарыда телгә алынган хатында.)

      Аннан соң, Кави белән 1933 ел башында тагын Ялтада булдык. Бу баруда да шактый озак тордык. Ләкин Галимҗан абыйның кәефе, элекке елдагыга караганда, начарлана төшкән иде һәм, хәтерем ялгышмаса, без баргач та санаториягә керде бугай ул. Шуңа күрәдер, бәлки, ул көннәр турында әллә ни телгә алып сөйләрлек истәлек­ләр калмаган. Хәер, ул вакыт мин үзем дә авырый идем. Ялгага барганнан кайтканчы врачларга һәм төрле процедураларга йөрүдән бушамадым диярлек.

       Галимҗан абыйны, шул 1933 елны күргәннән соң, яңадан күрү насыйп булмады миңа. Олы йөрәкле чын кеше иде Галимҗан абый! Һәм аның турында хәтердә бары тик якты истәлекләр генә сакланган.