Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЙОЛДЫЗЛАР АСТЫНДА

 

Газиз Мөхәммәтшин китап сөюче­ләргә, күбрәк, кыска хикәяләр язучы буларак билгеле, «Йолдызлар астын­да» исемле бу кечкенә җыентыкта да ав­торның унөчләп хикәясе урнаштырылган. Ул хикәяләрнең кайберләре белән без Га­зизнең элекке җыентыкларында ук очраш­кан идек, икенчеләре исә яңалар, соңгы ел­ларда иҗат ителгәннәр. Яңа җыентык Г. Мөхәммәтшинның хикәяләү стиле һәм почеркы ачыкланганнан-ачыклана баруы, әдәби осталыгы да үсә, камилләшә килүе турында сөйли.

Язучы без барыбыз да күреп-очратып йөргән, янәшәбездә генә яши-эшли торган гади кешеләрдән күңелдә калырлык, матур әдәби образлар тудыра, тормышта адым саен диярлек очрап торган гадәти вакый­галардан эчке мәгънә таба, аларны сән­гать дәрәҗәсенә күтәрә белә. Гомуми интереслар белән янып яшәүче укытучы Са­фихан абзый («Ялдан кайтканда»), үзенчә­лекле характерлы, шул ук вакытта бик ягымлы Төер Гәрәй («Яз башы») һәм ке­шеләр язмышына аталарча кайгыртып ка­рый белүче Мортаза карт («Балта остасы») кебек образлар шул турыда сөйли. Г. Мөхәммәтшнн, күп төрле әдәби-сурәтләү алым­нарыннан оста файдаланып, үзенчәлекле, оригиналь хикәяләр язган «Балта остасы» исемле хикәядә, мәсәлән, төп образ үзе кү­ренеп кенә кала. Аның кем, нинди кеше булуын без Мортаза карт сөйләве аша гына беләбез. Хикәядә, шул ук вакытта, төп образ белән беррәттән, әйбәт, мөлаем кеше буларак, Мортаза бабай үзе дә ачыла.

«Автобус кичегеп килә» исемле хикәя дә әйбәт тәэсир калдыра. Иртыш елгасындагы бер пристаньнан пассажирлар төяп, ерак Себернең Имәнле районына автобус чаба. Автобуста — үзенә бер тормыш, төрле кешеләр, төрле характерлар... Татарстаннан килеп, Себер авылларына укытучы булып баручы Фәез, Ленинградтан килгән яшь врач кыз Нәсимә, атаклы аучы Янбай һ. б.

Шофер халкының, ни өчендер, болай да яманаты чыккан инде. Аларны аракы белән дус булуда гаеплиләр, шоферлар алдашыр­га, «сулга» эшләргә ярата дип тә өстиләр. Башта бу автобус шоферы турында да кайбер пассажирлар бик ук әйбәт фикердә булмыйлар. Болай уйларга сәбәпләре дә бар кебек. Әнә бит, тукталышка ул шак­тый кичегеп килгән, автобуста урын булмаса да, өстәмә кешеләр утырта. Юлның бик начар бер урынына җитеп, автобус ка­науга барып төртелгәч, пассажирлар арасыннан: «Әнә, ярты литрны сыптырган да, хәзер изрәп төшкән, рәхәтләнеп гырылдый, нахал!» дип, шоферны әрләргә тотынучы­лар да табыла. Ә чынлабрак карасаң, шо­фер бөтенләй гаепсез икән бит. Ул сугыш елларында Ленинградны саклауда катнаш­кан һәм шунда каты яраланган булган. Хәзер әнә шул яра кузгалган...

Рульгә Фәез утырырга мәҗбүр була. Авыруны якындагы больницага чак илтеп җиткерәләр. Килсәләр, анда хирург юк икән, операцияне Нәсимә ясый.

«Автобус кичегеп килә» дигән хикәядә әнә шундый көтелмәгән авыр шартларда үзара танышып, дуслашып киткән юлчы­ларның ышандырырлык образлары белән танышасың. Фәез белән Нәсимә һәм әсәр­дә хәтта исеме дә әйтелмәгән шофер егет онытылмаслык булып истә калалар.

Г. Мөхәммәтшинның юмористик һәм са­тирик хикәяләре дә байтак кына. Яңа җы­ентыкка бу төрдән «Шикаять», «Дару», «Яну», «Шаһгали нервысын саклый» кебек хикәяләре кертелгән. Язучы бу хикәяләрен­дә әйбәт кешеләребезнең кайбер сәер га­дәтләреннән, үз-үзләрен тотышларыннан дусларча көлә, тормышыбызда очраштыргалый торган төрле эгоистларны, әрәм та­макларны, җинаятьчеләрне сатира уты ас­тына ала.

Җыентыктагы хикәяләр, сәнгатьчә эш­ләнешләре, күтәргән мәсьәләләренең әһә­мияте ягыннан булсын, барысы да бер үк дәрәжәдә түгел, әлбәттә. Беренче карашка, «Күңелдәге таш» исемле хикәя үткен сю­жетка корылган, анда оста каләм белән язылган һәм укучыга көчле тәэсир итәрлек аерым урыннар бар. Хикәядә вакыйгалар Себер авылларының берсендә бара. Ике дус егет — Таһир белән Фәрух — тайгага ауга китәләр. Ләкин тайга урманнарында күп куркынычлар күргән кыю аучылар бу юлы авыр хәлдә калалар... Котырган аю башта Фәрухка ташлана һәм аны җиргә бөтереп сала. Таһир тиз генә дустына яр­дәмгә ашыга, әмма ярсыган ерткыч аннан җитезрәк булып чыга. «Таһирның берьяк яңагын утлы кисәү көйдереп алгандай бул­ды. Күзләреннән яшен утыдай якты очкын­нар көлтәсе атылып чыкты. Ике-өч адымда­гы юан чыршы, меңнәрчә вак кисәкләргә чәрдәкләнеп, әкрен генә берьякка янтая башлады. Таһир соңгы минутта корыч пы­чагының аю корсагына салмак кына бата баруын һәм уң җилкәсенең, ничектер, сәер рәвештә чытырдап китүен генә сизеп кал­ды. Ерткыч һәм кеше, канга буялып, кар өстенә икесе дә бергә аудылар...» (156 бит). Аннан соң — больница, лаклы ак түшәм...

Шушы урынга кадәр хнкәя әйбәт бара, бирелеп укыла. Ахырга таба инде автор үз геройларын, аларның рухи хәлләрен, үзара мөнәсәбәтләрен ышандырырлык, дөрес итеп сурәтли алмаган. Таһир, айлар буе больни­цада ятып, ниһаять, сәламәтләнеп кайта. Ләкин авылдашлары аңардан йөз чөерә, аның белән сөйләшмиләр яки аңа йөрәк әрнеткеч авыр сүзләр әйтәләр, «куркак!»дип хурлыйлар. Ни өчен, диярсез. Үзенең иптәш егете Фәрух гайбәт тараткан, «аю миңа ябышкач, Таһир, ярдәмгә ташланасы урында, йөгереп кача башлады. Шунда яю мине җибәреп, үкерә-үкерә аның үзенә ыргылды. Мин килеп җитеп аюны чәнечмәсәм, бөтенләй беткән иде егет. Бәлагә тарган иптәшен, күрә торып ташлап качты»,— дип сөйләгән! (158 бит). Кызганычка кар­шы, Таһир өстенә ташланган гайбәтне юкка чыгару өчен беркем берни эшләми диярлек. Таһир үзе эчтән яну белән генә чикләнеп кала. Хәтта үзен чыннан да гаепле саный (?),  өзелеп сөйгән кызы Саниядән дә баш тарта, аңа «сниең белән юлларыбыз аеры­ла, син хәзер теләсә нинди егетне сайлар­га хаклы» дип хатлар яза... Туган авылын­нан китеп, зәңгәр атаудагы кеш фермасы­на эшкә керә.

Соңыннан автор барысын да аңлатып бирергә тырыша, әлбәттә. Санияне Фәрух та яратып йөргән һәм кызны, Таһирдан биздереп, үзенә карату өчен, ул иптәше өс­тенә шундый коточкыч яла яккан икән. Хи­кәя Таһир белән Саниянең үзара аңлашу­лары, яңадан кавышулары белән тәмамла­на. Ләкин мондый ситуацияләргә укучыны ышандыруы кыен. Чөнки вакыйгалар тор­мышта булганча яки булуы мөмкин бул­ганча түгел, ә авторга ничек кирәк, шулай үзгәртелгәннәр, ясалганнар.

«Хуҗалар» исемле хикәя, гомумән, ярый­сы гына язылган. Тормышның чын хуҗа­лары Эльфак кебек обывательләр түгел, ә бәлки, Әнисә белән Бәйрәм кебек, үз эш­ләренә намус белән караучы, җәмгыятебез­нең алдынгы кешеләре, димәкче автор. Тик бу яхшы хикәянең күзгә ташланып торган бер кимчелеген әйтмичә үтеп булмый. Әни­сә дә, Эльфак та, образ, характер буларак, асылда, диалогларда ачылалар. Укучы баш­та Әнисә белән хикәядәге «мин» (хикәя беренче заттан язылган) арасындагы җит­ди әңгәмәләр, төрле шаяртулар белән ук­машып барган диалогларны бик табигый рәвештә, җиңел генә йотып бара. Ә менә Эльфак белән Әнисәнең ике биткә сузылган сөйләшү-анлашуларына килгәндә исә моны әйтеп булмый. Эльфак үзенең мәхәббәтен белдерә, Әнисә аны кире кага Монда бер­нинди уен-көлке, шаяру юк; һәр ике як бик җитди рәвештә үзләренең тормышка караш­ларын ачып салалар; ике төрле характер, ике төрле фәлсәфә, тормышка ике төрле караш чарпылыша. һәм һәр икесе бик төп­ле итеп, бик шома әдәби тел белән, бик тө­гәл сүзләр, җөмләләр ярдәмендә тирән мәгънәле бәхәс алып баралар. Монысын ниде персонажлар түгел, ә алар өчен автор үзе сөйли. Әйбәт хикәяне нәкъ менә шушы урыннар бозып тора. Әннсә белән Эльфак- ның үзара мөнәсәбәтләрен, дөньяга караш­ларын. характерларын автор арттырмыйча, реаль булган бүтәнчәрәк алымнар белән дә ача алыр нде бит. Моңа аның сәләте дә. осталыгы да җитәрлек ич.

Ә гомумән, кыска хикәяләр кебек авыр жанрда эшләп, соңгы елларда күзгә күре­неп үсеп баручы, күп яза торган яшь автор Г. Мөхәммәтшин иптәшнең иҗатын төрле яклап тикшерү өчен материал җитәрлек. Бу күзәтү исә — аның шушы соңгы бер җыентыгы турында кайбер фикерләр белән уртаклашу гына.